ТАМЫР БУЙЛАП АГА ХӘТЕР...
ТАМЫР БУЙЛАП АГА ХӘТЕР...
Тәрҗемәи хәлемә кереш
Аллаһ ирке белән яшәп ятса
янәшәдә тагын бер дөнья,
шунда кабат гомер кичәр идем,
ап-ак биттән башлап барын да.
Әмма белмим җанын өргән мәлдә
Күкнең нинди ният кыласын.
Бирми калмас бит Ул янә сынау
сораганга насыйп кол хакын.
Ярты төшкә дәвам уйлап тапкан
фалчы халәтенә иш хәлем.
Мине анда көтеп тора кебек
гомер җитми калган эшләрем.
Тиздән һиҗрәт итәр инсан төсле,
моңсу карап алам артка да...
Дәхи туа калсам, беркем үзен
җайсыз тоймас минем аркада.
Әнкәемә тулгак тоттырмыйча,
кендегемне үзем кисәрмен.
Кабатланыр өчен бакыйлыкта
сизәм канда үҗәт көч барын.
Шигырь итеп, бәлки, түкмәс идем
мәҗрух күңелдәге бар гамьне,—
җитмәгәнме гамәл дәфтәремә
мәләкләрнең язып барганы?!.
Соңга калып килде минем язлар,
йөрәк вакътым аз-маз кичекте.
Ярый әле, салмак фигыль белән
яшьли ал бирмәскә көч җитте.
Кызыл йоккан аңга озак сеңә:
телгә—ана, илгә—ир терәк.
Кешелеккә татар икәнемне
игълан итәр идем иртәрәк.
Җитди аслың илдә кемгә кирәк,
шамакайлар яши җайлырак.
Инде бераз шаян булу лазем—
миннән арганнарга ял кирәк.
Сабыр төбе бигрәк тирән икән,
әллә ничә тапкыр баш ярдым.
Ихлас кылган савап эшем өчен
байтак кына кыен ашадым...
Менә шулар искә төшкән саен
маңгаемнан салкын тир ага.
Әгәр мине яңа дөнья дәшсә,
кат-кат басмам бер үк тырмага.
Анда гомер үзгә шартта үтәр,
үзгәрмичә калмам үзем дә.
Канча еллар яшреп сөйгән ярны
яратырмын халык күзендә.
Аллаһ ирке белән яшәп ятса
янәшәдә тагын бер дөнья,
юлны башлар идем, истә тотып
алган сабакларның барын да...
Чормавыклы хәтер чоңгылында
мең югалып, мең кат табылам.
Кайчак чит-ят якта йөргән чакта
үтә таныш хәлгә тап булам.
Әллә җирдә шушы рәвеш белән
мин... икенче тапкыр яшимме?
...Сорау аша күккә баккан мәлдә
кальбем тулук ачы яшь иде...
Тәкъдиргә язылмаган үкенеч
«... Күрше агаемыздан бер алтатар
сорарга кичтән ният итеп яттым »
Габдулла Тукай
Әйдә әле, бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...
Ул бит күпме фасикъ затка багышлаган чын ясин,
шуннан инде үзең аңла ниләр килеп чыгасын.
Хәер, кат-кат уйлангандыр шулай ният иткәндә,
читен халәт—дошманнарың артып китсә эттән дә.
Әйтер патша охранкасы: «Кушаматы—«Биик усал»;
якасыннан гына тотма, кулларына богау сал!»
Бәгырендә бәргәләнсә дәверләрне гизгән гамь,
чыпчыклар'ны атып йөрмәс капиталга кизәнгән...
Утлы корал табу уе килгән аңа Арчада,
ярар Ишми ишеләрне куркыткалап алса да.
Бәлки, үчле Карәхмәтнең йодрыгына тап булыр,
тора-бара татар канлы Дантеслар да табылыр...
Милләтчеләр аһәң белән кисеп әйтер: «Ул аткан!
Күккә атып, безне гафләт йокысыннан уяткан!..»
Кодрәт чәчеп торган каләм бармас мондый гарь эшкә,
ләгънәтләнгән Нәмруд угы булып очмас гарешкә.
Үкенечкә салыр иде ул сөекле халкын да,
ярый әле, кала белгән туры Тукай хәлендә.
Менә шулай бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...
Коръән-хафиз
Бисмилләәәһир-рахмәәәнир-рахииим.
Коръән ятлый угыл ялгыз гына,
ризалыгы өчен Алланың;
түгелгәндәй була күңеленнән
әллә шатлык хисе, әллә моң.
Ниятләгән сүрә аятьләрен
хәтеренә бикләп барганда,
әллә ничек истән чыгып тора
фани дөньядагы бар гамь дә.
Җаны өчен җайсыз рәвеш алган
манарасы килә зир-зөбәр.
Зиһнен ачып кергән һәрбер сүздә
хикмәт нуры сеңгән энҗе бар...
Япь-яшь башы кинәт чатнап куя,
дәррәү чәнчегән күк мең инә,—
бөтен галәм агып керә төсле
йодрык кадәр генә миенә.
Аслын аңлап ятлый откыр угыл,
сокландырып сыный Хак юлы.
Мөкатдәслек тулы могҗизаны
сыйдырырмы адәм гакылы?!.
Бәгырь өнен якты моңга төреп,
үзалдына хәтем кылганда,
тагын пакьлек аша үтә кебек
ана сөте белән кергән дә.
Укып киткән һәрбер хәреф саен
насыйп итәр аңа ун әҗер.
Талибанә күккә таянганның
исәп тоткан эше уңадыр.
Ул кальбенә уйгач әл-Китабның
ахыргача утыз парәсен,
килеп басар мең дә утыз сөаль:
дөнья кая таба бара соң?..
Гарше әгъля күрми сабак аша
фашлап күрсәтәдер барсын да;
Җиргә вәхи булып иңгән хөкем
кайнап тора япь-яшь башында.
Коръән ятлый угыл ялгыз гына...
Күчемле фигыль
Кардәшлекнең һәрбер кайтавазы
алысларга китә кан аша,—
бабалары әлүн тәгамләсә,
оныкларның теше камаша.
Тамыр буйлап аккан ачы суттай,
күчә бара хәтер—барсы хак.
Элгәрләре кыен ашаганга,
варислары шулай басымчак.
Иман белән пакьләп күпме юма,
юк, барыбер эчтә кер кала.
Аталары шәраб уртлаганда
улларының теле көрмәлә.
Татар башын татар ашый икән,
милләт җаны күккә ашачак!..
...Инде тәшвиш килми торсын бераз—
авыз ачар вакыт—ахшам чак.
Җен куу
Газап чигеп яшәү ай-яй читен—
бәгыремә кемдер үч күмгән.
Куштаннары, көн төн туктамыйча,
җенне кумакчылар эчемнән.
Уттай өтеп алган зәһәр үттә
миңа тагын күпме кайныйсы?..
Гаҗәп түгел, йөрәк тетрәп торса—
тамыр куптарылу—кан эше.
Аң-зиһенне юа әгъвалары,
әфсеннәре җанны өшетә.
Әллә дөнья гамен җуеп барам—
кулдан иң кадерле эш китә...
Үзгәртмәкче алар үзләренчә
Күктән иңдерелгән хөкемне.
Ярар, сынап карыйк—ахыр чиктә
яклавына алыр Хак кемне?..
Бүген хәлем менә шундый әле:
бәгыремә кемдер үч күмгән,—
миңа насыйп кыйлган... Шигырь җенен
куып чыгармакчы эчемнән.
Хәерлегә булсын...
Allegro
Ошбу шигырьдә үзен танып алачак
көйязар ханымга
Яшен ташы кебек тота каба
иңде икән сиңа кем җаны?!
Инде хәзер гомер итә бирче,
ашыктырып фани дөньяны.
Әмма тәкъдир сүзе шундый саллы—
килеп бетмәс синең көеңә.
Илаһ җаен хаклап таңнар ата
һәм моң гына сүнеп көн иңә...
Күпләребез бии кубызыңа,
уйнак кулың җитә бар җиргә!
Фәрештәләр кылган гамәлеңне
өлгералмый язып барырга.
Эчең поша хәтта матәм маршын
гел-гел шулай акрын уйнауга.
Насыйп җенең өстәп торган дәртне,
бүлсәң, җитәр иде ун җанга...
Көнем бетәр диеп хафа чикмә,
фигылеңә мәңге тугры син,—
олуг нәби сурга өргән чакта
нота битен ачып торырсың.
Әкияти юллар кисешү
(Сәйяр вагантларга ияреп)
Болын буйлап июль туе узган—
хозурлыкка ничек түз монда!
Әллә ничә истән биһуш булып,
Алып ята кибән төбендә.
Уйный рәшә сихри көзге кебек,
(әгъвалавы бетәр өч көннән).
Кызыл башлык кигән җитү кызый
чыгып килә урман эченнән.
Көйли батыр (мондый җырны аңа
кемдер биреп торган бурычка):
«Билең нечкә, җанкач, чыдар микән
язмыш бүләк иткән бер кичкә?!»
Мәгърур таудай торып баса егет,
«Алып!» дип ул әйтә атын да.
Чая кызның җавап сүзе әзер:
«Тычкан үлми кибән астында...»
Болын буйлап июль туе узган,
сихри исләр калмас өч көннән.
Әллә кемнәр килеп чыгар төсле
могҗизалы рәшә эченнән.
Ишарәт
Күбәләк канаты кагылып киттеме,
тетрәтеп үттеме бибекнең өн-моңы,—
ишелде кинәттән... кып-кызыл күбәдәй,
чирәмдә утырган багалма өеме.
Аптырап көндезге тәгамгә ашыктым,
янәдән гаҗәпкә калдырды өй мине:
бернинди сәбәпсез ишелде табында
телемләп киселгән ипекәй өеме.
...Сентябрь яңгыры. Кыйблага караган
тәрәзәм ничәнче мәртәбә юылды.
Аңыштым, ниһаять—мин газиз әнкәмне
төшемдә күптәннән күргәнем юк иде.
Агыш
Бормаланып чишмә ага әрәмәдән,
тирә-юньгә җофар исе бөркелә.
Яргаланган җиде улак эргәсендә
бер карт белән ике малай гөр килә.
Бабалары, кабат-кабат бисмиллалап,
багалмалар тәгәрәтә иң өстән.
Өметләнеп аста тора оныклары:
«Коры калмыйк безгә тиеш өлештән!»
Ә дәүәти, инде зекер әйтә-әйтә,
торыннары хозурында ант кыла.
Тегеләре тәкатьсездәй тәкрарлыйлар:
«Улак буйлап алма озак акты ла...»
Агымсулар соңгы вакыт аксакалның
төшләренә гелән кереп йөдәтте;
көрсенгәндәй кабатлады күңеленнән:
«Балачакның алмалары тиз акты,
аһ, шулкадәр тиз акты!..»