Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЫНАЛАБЫЗ, ӘММА СЫНМАБЫЗ

 

Баш мөхәррир сүзе

 

Әле кайчан гына дулкынланулы хисләр белән «Казан утлары» ныд 1000нче санын әзерләп мәш килеп йөргән идек. Сез яңа гына кулыгызга алган бу журналның тәртип саны инде 1059га житкән! 5 елга якын гомер җил кебек үткән дә киткән. Дөрес, күңелләргә гел бәлзәм генә салып китмәде бу еллар. Казанышлар белән беррәттән татар мәдәниятендә (хәер, бер бездә генә дә түгел), бигрәк тә көндәлек матбугат һәм китап дөньясында әллә никадәр сәер үзгәреш-метаморфозалар, кемнәрдер әйткәнчә, реформатар булды. Нәшрият һәм газета-журналлар даирәсендә бигрәк тә ачык чагылды бу хәл. Оптимизация шаукымында, кушылулар (нәшриятларны әйтүем), күченүләр, кыскартулар дисеңме. Шуңа өстәп, язганына каләмхак түләмәү, шул сәбәпле талантлы кешенең иҗатка дәрте сүрелүе. Илдә эзлекле милли сәясәт булмау, булса да, аның шовинистик юнәлештә булуы... Санасаң, күп инде хәлләр. Кыскасы, мәдәни иҗат эшендәге зыялыларның хәле мактанырлык түгел хәзер. Матди байлык рухи байлыкны тезләндерүен дәвам итә. Илдә кыргый капитализм үр алды. Гражданлык җәмгыяте хыялда гына кала бирә.

Шундый вәзгыятьтә эшләргә һәм иҗат итәргә туры килә. Яшәү девизыбыз бер: үзебезгә ышанырга, халыкка таянырга. Әмма халыкны уятырга, канатландырып торырга да кирәк әле. Бу җәһәттән «Казан утлары»н тылыбыз—телебез сагында торган эре калибрлы рухи корал дип саныйм мин. Әйе, замана тегермәннәрендә тартылабыз, бәргәләнәбез, хәтәр җилләрдә сыналабыз, асылда, чыныгабыз. Әйе, сыналабыз, әмма сынмыйбыз. Чөнки, тоткан мәсләгебез, барыр юлыбыз дөрес. Киләчәккә өмет-ышаныч яшәтә безне, иманлы максат көч-куәт бирә. Моны безнең «Казан утлары» мисалында да күреп була. Язучы авторларыбыз, шөкер, актив иҗат итә. Алар тудырган әсәрләр арасында тарихта калырлык хөр фикерлеләре, тирән мәгьнәлеләре дә байтак. Журналга тәкъдим ителгән кулъязмаларның күплеге—сайлап алып бастыру мөмкинлеге тудыра. Гасыр башында яңа яшь исемнәр ешрак күренә башлады. Бу да куандыра. Тиражыбыз да кимемәде әлегә. «Казан утлары» һәр яктан—эчтәлеге, тышкы кыяфәте, таралышы ягыннан әдәби журналлар арасында ил күләмендә беренчеләрдән санала. Болар безне, әлбәттә, сөендерә, иҗади дәрт бирә, горурлык уята. Мисал өчен Мәскәүдә чыга торган федераль журналларның тиражын карыйк: «Москва»—3400, «Октябрь»—2500, «Нева»—2300,«Молодая гвардия»—2000, «Дружба народов»—2000

Соңгы чорда газета-журналлар нык үрчеде, әмма иҗтимагый бәяләре очсызланды. Күп басмалар, заманына җайлашып, әллә ничә мәртәбә маяк-ориентирларын алыштырып, әллә нинди төсләргә кереп беггеләр... Бу яктан, шөкер, безнең «Казан утлары» халыкнын рухи көзгесе булып, һаман да шул юлдан баруын дәвам итә. Тотрыклылык зур нәрсә. Бәлки шуңадыр да Ватан сугышы елларында СССРда бөтен әдәби журналлар бөтенләй диярлек ябылып торганда да, безнең басма чыгудан туктамаган

«Казан утлары»—энциклопедик характердагы журнал.Анда бүгенге татар әдәбиятының өр-яңа әсәрләре белән беррәттән, фәнгә, тарихка, сәнгатькә, спортка, гомумән җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә кагылышты аналитик хезмәтләр дә дөнья күрә. Шулай да, ул иң әүвәл язучылар журналы. Язучыларсыз аны күз алдына китерү кыен. Бәхетебездән, бүгенге көндә менә дигән оста каләм ияләре бар. Минемчә, тарихта калырлык классик әсәрләр тудырырга сәләтле берничә дистә азучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз бар. Бу зур байлык. Заманалар никадәр генә катлаулы булмасын, азучыларыбыз туктаусыз иҗат итеп килә. Хезмәтеңнең тормыш алып барырлык әҗере булмаслыгын белә торып та иҗат итә ату—фидакарьлек ул. Әйткәнемчә, һәрберебез өчен иң кыйммәт хәзинәбез—туган телнең, әдәби телнең сагында торучылар бит алар. Әгәр талант кадерсез икән, димәк, җәмгыять үзе сансыз. Шулай да оптимист булыйк: рухын какшамаслык нык икән, аны җиңәр көч юк ул. Шикләнмим, юлыбыз дөрес, эшебез хак, уңышлар безгә юлдаш булыр. Хәерле Яңа еллар һәммәбезгә!

Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Татарстанның халык шагыйре,

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире.