Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР

Тотып ярырлык итмәдек

Китте замана... Әйтик, сез шәһәрдә яшәсәгез йортлар идарәсе түрәсенә, авылда яшәсәгез—район хакиме янына уптым гына барып керә аласызмы? Ай-һай! Ә без теге чакларда кызыл билетны күрсәтеп, партия, Хөкүмәт һәм Югары Совет органнарына бик ансат керә идек.

...Эреләндерелгән Саба районында дүрт битле гәзит чыгару мәсьәләсе кузгатылгач, мине, яшь журналистны, партия өлкә комитетына чакырып китерделәр. Бүлекләрдә кыскача әнгәмә ясадылар. Эшкә билгеләп, кулыма юллама да тоттырдылар. Соңгы үгет-нәсихәт өчен партия өлкә комитетының икенче секретаре Салих Гыйлемхан улы Батыевка (ул идеология эшләренә җаваплы иде) алып керделәр

—Синмени инде ул Гумеров?—дип гаҗәпсенде түрә. —Артык яшь, минемчә Ну, ярар. Ялганнарыңны укып барам. Тик син, малай, кара аны, кая барганынны чамала. Сабалар укымышлы, культуралы халык. Тәртипле йөр! Кызларына кагылсаң, үзем тотып ярырмын!

Менә шулай диде Салих ага. Һич арттырусыз әйтәм. Теләсәң ничек аңла! Байлар Сабасында өч ел эшләү дәверендә үземне ничегрәк тотканмындыр—анысы онытылган инде. Узган эшкә салават. Ун елдан соң кабат очраштык. Батыев белән. Ул инде ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе иде. «Социалистик Татарстан» гәзитенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәр. Җаваплы редактор (ул чакта шулай аталды) Шәмси Хамматов югарыдагы кайбер җитәкчеләргә гәзитнен юбилей уңаеннан Мактау грамотасын тапшыруны ни өчендер миңа йөкләде. Барып кердем түрә бүлмәсенә. Булдыклы кешеләрчә сәламемне җиткердем. Тагын да батыраеп китеп:

—Салих Гыйлемханович кешеләргә Мактау грамотасын күпләп өләшә. Бүген үзенә дә тапшырып карыйк әле,—дип, түргә үк уздым

—Кара, син теге Гумеров түгелме соң?—диде бу,танып

—Әйе, Гумеров, ләкин уртага бөгелә торганы түгел,—дим, үземчә шаяртып.

—Вәт наян! Бөгәрсең сезне. Йә, ничек анда? Саба кызлары елап калмадымы артыннан?—Теге чактагы сөйләшүен онытмаган икән.

Алга таба язып тормыйм. Дәүләт бинасында иң кәттә түрәләрнен берсе белән бик тә күңелгә ятышлы әңгәмә булды. Юбилей грамотасын үземчә шәп итеп тапшырдым...

— Шулай да чибәр бит Саба кызлары!—диде Салих Гыйлемханович саубуллашканда.

«Саба кызын сөяр булсаң,

Онытырмын диеп уйлама,—

дип, мин дә мәгълүм җыр юлларын кабатладым...

Сәркәтиб кенә димә...

Бауман урамы Матбугат йорты. Бишенче кат Язучыларның Г.Тукай исемендәге клубы. Өске каттагы китапханә бүлмәсе. Китаплар белән мәш килеп ятам. Ишектән минем хәтле генә кыска буйлы, чандыр гәүдәле, шомырт кара чәчле, ак йөхте, бик тә фырт киенеп йөрүче, беркадәр дан-шөһрәт һәм хакимлек яратучы язучы Газиз Иделле (үз фамилиясе Усманов) килеп керде. Утлы күмергә баскандай дерт итеп китте.

—Бу ни бу?!

—Госман ич,—диде китапханә мөдире, балалар язучысы Әминә апа Бикчәнтәева.— Бибколлектордан үзем сорап алып мендем. Китапларны квалификацияли менә.

—Никтер раслатмадың, Әминә,—дип кисәтүне кирәк тапты Язучылар берлегенең партоешма җитәкчесе Г. Иделле.

—Ни бит, Газиз, Госман безнең штатта тормый, миңа булыша. Рәхмәт әйтик егеткә!

Хакимлеген күрсәтергә теләде, ахрысы, сәркәтиб. Шулай да шәп кеше иде Газиз Иделле. Кара кәчтум, ак яка дигәндәй, бик ыспай киенеп, вәкарь белән генә йөрүче язучы яшь авторларга аеруча игътибарлы булды. Тикмәгә генә Язучылар берлегендә фирка сәркәтибе итеп санламаганнардыр инде үзен. Ә сәркәтибләр кылана белде ул заманда.

Хәнәви кем дә, майор кем?

Хәзер артистлар бушка җырламый. Ул заманда, уракчыларга концерт бирегез, дип филармония аларны төркем-төркем итеп авылларга чыгара иде. Зөһрә Сәхабиева бригадасы Тәтеш районына туры килгән. Элекке район үзәге Олы Тарханга капкаларга афишалар ябыштырылган. Артистлар килгән, ә каршы алучы юк. Үзләре ач. Инде сәгать төнге уннар тирәсе. Аптыраган болар. Миңа юлыгуларына куандылар. Журналист кеше бит Колхозның партком секретаре иптәш Ышна (гаҗәпләнмәгез, ата-бабасыннан килгән фамилиясе шулай) белән хуҗалык рәисенең өенә киттек. Бөркү кичтә ишекләрен шар ачып, йокларга җыенып йөри. Куптардык тегене тәки. Халыкны җыеп, 2 сәгать буе концерт куйдырдык. Соңыннан мин «Сандугачларны да көнләштерделәр» дигәнрәк баш астында гәзиткә дә язып чыктым.

Сыйлау димим, артистларны ашатмадылар да. Әнә, Зөһрә үзе шаһит. Район үзәгенә алып кайтып, кунакханәгә урнаштырдым, төнге ризык белән сыйладым боларны. Чын дуслыгыбыз шул көннән башланды Хәнәви Шәйдуллин белән. Дуслыкның кадерен белә торган инсан иде, мәрхүм. Дөнья нуҗасы (бала чагыныкы) бик иртә алып китте үзен.

Тегенең белән Идел буе районы милициясендә очраштык бер көнне. Төсе качкан Нидәндер шүрли, ахрысы.

—Нишлисең монда?—дип сорыйм.

—Менә чакырдылар,—ди,—Үз акчама сыра эчим дип, чиратсыз алданрак баскан идем. Тотып китерделәр. Бүген штрафка чакырдылар кабат 7 яшемнән бирле интектерә шушы кавем.

—Көтеп тор шушында,— дим.

Кереп киттем бер бүлмәгә, майорның үзенә.

—Миңлехан энем,—минәйтәм,—тегендә Татарстанның халык артисты Хәнәви Шәйдуллин (ул чакта әле анын мондый исеме юк иде) калтырап тора

—Беләм,—дип бүлә майор сүземне.

—Алайса, ник тоткарлыйсың?

—Бездә тәртип...

—Ә намус дигәнең кайда?

Ну-у...

—Хәзер үк чык та гафу үтен үзеннән. Кайтарып җибәр артистны.

Котылды Хәнәви.

—Ну, малай, бар икән үзендә куәт,—дип шаккатты Хәнәви дустым.

Җырчыга майорның безнен авыл малае икәнен әйтеп тормадым.