Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАЯН ФИЗИК

Бишенче курста укыганда ук обсерваториядә эшли башлаган идем. Телескопның да бик кызыклысы насыйп булды, горизонталь телескоп дигәне. Аның бик озын, сигез метрлы торбасы һәрчак горизонталь яссылыкта көньяк юнәлештә була, ә күк йөзенең төрле өлкәләрен күзәтер өчен зур диаметрлы ике ярдәмче көзге кулланалар. Телескоптагы электр җиһазларының бер өлеше әлеге торбага параллель урнашкан икенче торба эчендә иде. Кайчагында электр схемасын тикшерү өчен шул икенче торба эченә кереп шуышып йөрергә кирәк булла. Шундый очракларда мин фәкыйрегез үзен АКШ ның атаклы физигы Роберт Вуднын мәчесе белән чагыштыра иде.

«Вуд мәчесе» хакында миңа кемдер сөйләгән идеме, әллә башта ук үзем ниндидер чыганактан укып белгәнмендерме, анысын хәтерләмим дә инде. Галимгә берзаман спектроскоп атамалы җиһазның торбасын анда җыелган чүп-чар, тузан һәм пәрәвез җепләреннән чистартырга кирәк була. Зирәк шәхес шундук бер мәчене тота да, торбага кертеп, аның шул очын ябып куя. Мәче торбанын зәгыйфь кенә яктылык биреп торган икенче очыннан чыгарга мәҗбүр була, юл унаенда эчтәге чүпне дә үз тиресенә җыеп чыга.

Роберт Вуд хакында шактый күп китаплар һәм мәкаләләр язылган. Аңа «физика Моцарты» дигән кушамат та ябыштырганнар. Озын гомерле, һәрдаим иҗат ялкынында яшәгән галим 250дән артык анарчы билгеле булмаган яңа ысуллар нигезендә гамәли тикшеренүләр башкара һәм нәтиҗәләрен махсус журналларда фән даирәләренә җиткерә. Аны «эксперимент виртуозы», «заман оптикасының атасы» дип таныйлар.

Р. Вудка Совет галиме Петр Капица кебек тәҗрибәләр өчен көтелмәгән яңа алымнар куллану да хас булган. Мәсәлән, берчак ана тоз кристаллыннан бик юка пластинка әзерләргә кирәк була. Тонык пыялада ышкып ярты миллиметр калынлыктагы пластинка булдыргач, галим аны балавыз белән шырпы очына ябыштыра да стакандагы суга тыгып тота. Андый четерекле нечкә эштә пинцет куллану мөмкин булмый. Тозның бер өлеше суда эрегәннән соң пластинка тиешле дәрәҗәдә юкара.

Шунысы кызык, галим көндәлек тормышында да физика һәм химияне һәрдаим кулланып яши. Берчак, тротуардан тротуарга тиклем урамда җәелеп яткан сулык аша чыкканда, үзенә комачаулаган сукбайлар төркемен бик кызык итә ул: кинәт ютәлли башлаган була да су өстенә төкереп куя һәм шул ук мизгелдә, кесәсендәге калай савытыннанн алып, күрсәтмичә генә суга кечкенә шарчык ташлый. Кинәт су өстендә ялкын кабынып китә, чаткылар чәчри, шартлаган тавышлар ишетелә. Вудны иблис дип уйлаган сукбайлар төрлесе төрле якка чабышып таралалар.

Укучыларыбыз андый галим бала чагында нинди булган икән дип уйлыйдыр, мөгаен. Ул кечкенәдән үк гадәти, балалар өчен ясалган уенчыклар белән уйнарга яратмаган. Аның каравы, әтисенең дусты, һава куучы машиналар әзерләүче гигант завод хуҗасы ун яшьлек сабыйга теләсә кайсы цехта йөрергә, җаны теләгән нәрсәне эшләргә рөхсәт биргән. Бала карамагында гидравлик пресслар, төрле станоклар «уенчыклар» ролендә булган! Кыскасы, зирәк олылар баланың тәрәккыяте өчен иң кулай шартлар булдырган.

Студент елларында һич кенә дә үрнәк булмаган студент унтугызынчы белән егерменче гасырлар чигендә Висконсин университетында эшләп, аннан соң кырык елга якын Балтимордагы Дж.Гопкинс университетының профессоры була. Физика өлкәсендәге тәҗрибә остасы химия белән дә дуслыгын җуймый. Кышкы салкын көннәрдә салкын су тутырылган шешәгә күкерт кислотасы кушып, аны кайнау халәтенә тиклем җиткерә. Сөеклесенең салкыннан күшеккән нәфис кулларын җылытырга бик ярап куя бу «химия». Мәхәббәте хакында шул замандагыча хат язып тормаган Роберт, Эдисон уйлап тапкан фонографны кулланып, үзе сөйләгән ялкынлы сүзләре язмасын оннан бушаган калай савытка салган да почта аша юллаган.

 Бер шәхестә дус яшәгән физика һәм химиягә мәхәббәт тормышта башка, тискәре төсмерле очракларда да ярдәм иткән. Берчак аның белән бер пансионатта яшәгән күршеләре хуҗабикәдән ул иртәнге аштан калган ит калдыкларын җыя да төшке аш азыкларына кушып яңадан бирә дип шикләнә башлыйлар. Моны ачыклау өчен галим иртәнге аш вакытында сиздермичә генә ит кисәкләренә тозга охшаган, организм өчен зыянсыз хлорлы литий порошогын сибә. Көндезге аштан соң Роберт берничә ит кисәген лабораториягә алып китә һәм спектраль анализ үткәрә.

Чыннан да, бу матдәгә хас булган кызыл сызыкча спектрда күзәтелә. Хуҗабикә фаш ителә.

Язмамның исемендә галимнең шуклыгы беренче планга куелган. Моны раслар өчен ике фактны атау да җитәдер. Беренчесе: озынлыгы өч метр чамалы һәм юан очы алтмыш сантиметрлы рупор ярдәмендә кичке урамнарда сирәк йөргән кешеләрне һәм полисменнарны шаккатыра. Ике квартал аша килгән иронияле репликаларын кешеләр күктән иңгән тавыш дип аңлаган. Икенчесе: XX гасыр башында Вуд «Кошларны ничек чәчәкләр белән бутамаска» исемле, шаян рәсемнәр белән бизәлгән китап нәшер итә, аның берсен АКШның шул чактагы президенты Теодор Рузвельтка җибәрә. Рузвельт рәхмәтләр әйтеп, авторның башка китапларын да укыйсы килгәнен яза. Галим дәүләт башлыгына үзенең «Физик оптика» исемле китабын җибәрә.

Р.Вудка, армиягә бернинди катнашы булмаган кешегә, аның гамәли тикшеренүләрен АКШ армиясендә киң кулланулары сәбәпле, майор дәрәҗәсе биргәннәр. Кыскасы, галим фән дөньясында гына чикләнеп яшәмәгән, үзен нинди күренеш кызыксындырса, озакка сузмыйча аны тикшергән, тикшерү нәтиҗәсендә файдалы җиһазлар ясаган.

Атаклы галим 1930 елда СССР Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы итеп сайланган. «Буржуаз» галимнәргә мондый хөрмәт ул заманнарда бик сирәк күрсәтелгән.