Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛЬШАДАГЫ ТАТАРЛАРГА ҺӘЙКӘЛ КУЕЛДЫ

 

25 ноябрьдә Польшаның Гданьск шәһәрендә Республиканың Леон Крычинский исемендәге Татар мәдәнияте үзәге бинасы урнашкан паркта татарларга һәйкәл куелды. Атка атланган хәрби киеше татар угланының сыны Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендә тарихи җиңүенә 600 ел тулу уңаеннан, полякларга сугышта өстен чыгарга ярдәм иткән татарларның батырлыгы хөрмәтенә барлыкка килде.

 

Бу олуг тантанада Польшада яшәүче милләттәшләребез, илнең президенты Бронислав Коморовский, Кырым татарлары Милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге вәкиллек, Литва, Беларус татарлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Владимир Васильев, Уфадан татар морзалары оешмасы җитәкчесе Зөфәр Әюпов катнашты. Һәйкәл ачылу тантанасы кысаларында Польша Республикасы татарлары берлеге татарларның Европага йогынтысы мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырды.

 

Әлеге чара барышында Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мшикевич дога укыды. Гданьск мэры Павел Адамович Польша татарларының мәдәни үзәгенә рәхмәтен белдерде. Президент Брониелав Коморовский әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Ядвига Коморовская кунаклар белән очрашу вакытында әтисе ягыннан татар булуы белән горурлануын да җиткерде.

 

ПОЛЬША  ПРЕЗИДЕНТЫ БРОНИСЛАВ КОМОРОВСКИЙНЫҢ ҺӘЙКӘЛ АЧУ ТАНТАНАСЫНДАГЫ ЧЫГЫШЫ

Бирегә җыелучыларны—рәсми вәкилләрне һәм йөрәкләре кушканга килүчеләрне—һәммәгезне дә сәламлим. Шулай ук күп гасырлар дәвамында хәзерге Польшаны төзүгә ярдәм иткән Польша татарларының нәселләренә сәламемне җиткерәм.

Мин үзем бирегә йөрәгем кушканга кил­дем. 600 ел дәвамында Польшага тугрылыклы хезмәт иткән Польша татарларынын нәсел дәвамчыларына чын күңелемнән рәхмәтемне белдерер өчен әлеге һәйкәлне ачу тантанасын­да катнашырга теләдем.

Мәгълүм ки, татарның ир-егетләре ат өстендә туа—моны бүген Польша татары хөрмәтенә ачылган һәйкәл дә раслый. Без барыбыз да Польша татарларының—дөньядагы иң яхшы җайдакларның Речь Посполита, дәүләт таҗы һәм Литва дошманнарын ничек итеп тар-мар итүләрен хәтерлибе. Без аларның батырлыгына, сугышчанлыгына һәм гаять югары кимәлдәге хәрби осталыкларына соклансак, дошманнарда бу гадәттән тыш курку тудырган.

 

Польша татарлары Речь Посполитага дан китерде. Речь Посполита тарафыннан игътибар һәрвакытта да булып тормауга карамастан, алар аңа һәрчак намус белән хезмәт иттеләр. Һәркемгә дә билгеле бит: әгәр татар кешесе ярата икән, ул бар йөрә­ген биреп ярата инде. Польшада төпләнеп калган татарлар да безнен илне нәкъ менә шулай ихластан яратты. Аларның данлы эшләре китабын Грюнвальд бәрелеше ачып җибәрә. Бүгенге тантана уңаеннан ул сугышны искә төшереп үтәсем килә. Ул чакта алар Литва гаскәрләре составында сугыша. Соңрак яңа җиңүләр килә, нәүбәттәге яу-бәрелешләр кабатла­на. Шулай итеп алар үзләренең яңа ватаннарына—Польшага үзләрен тулысынча хуҗа итеп тойган һәм дусларча мөнәсәбәт хөкем сөргән яңа өйләре өчен бик күп корбан­нар белән түлиләр. Татарлар монда ул заманнарга хас булмаганча дин­нәрен һәм мәдәниятләрен саклау хокукына ия булалар.

Речь Посполитанын бер генә дошманы да аларның корал көчен татымыйча калмады. Татарлар москальләрне, шведларны һәм итальяннарны тар-мар иттеләр, бер диндә булуларына карамастан, кирәк чакта төрекләрне дә аямадылар.

Польша татарларыннан башка шанлы Вена җиңүе булмас иде. Бу җиңүдән сон король Ян III Собеский аларны аеруча ярата башлый. Татарлар үзләре дә аны их­тирам итә. Кайнар татар каны Костюшко баш күтәрүләреннән алып, барлык милли восстаниеләрдә дә түгелде. Ул 1918 елда торгызылган Польша дәүләте—икенче Речь Посполита нигезенә дә сеңеп калды. Без күргән татар нәкъ менә шул хөрмәткә маршал Пилсудский угланы мундирын кигән дә инде. Аны 1939 елның сентябрь бәрелешләрендә кат­нашкан Вильнюс угланнарының 13нче полкы һәм татар кавалерия­се эскадронында да кигәннәр. 1939 елның сентябрендәге Монте Кассинодагы бәрелешләр­дән башлап, Речь Посполита гражданнары булган Польша татарлары Икенче бөтендөнья сугышының барлык фронтла­рындагы яуларда да катнашты­лар. Монте Кассинодагы зиратка килүчеләр ахыргы минутларынача Польшага намус белән хезмәт итүчеләрнең каберләрен күрә ала. Анда алар соңгы солдатларынача тугры калган Польша мөселманнары каберенә дә тап булачак.

Катынь урманында атып үтерелүчеләр һәм полякларның башка бик күп хәрби зиратларында ятучылар мәңгелек сакта калачак.

Бүген без ачкан һәйкәл хәтеребезнең саулыгын һәм соңгы 600 ел өчен аларга хөрмәт һәм ихтирам белдерүебезне раслый. Бу ватаныбызның күп халыкларның уртак Речь Посполитасы булган вакытларын яд итү дә әле. Ул төрле халыклар, диннәр һәм мәдәниятләрне очраштырган «зур казан» булды Һәм алар барысы бергә ага-энеләрдәй яшәделәр, төрлелектән, үзгәлекләрдән илһам һәм көч алып, һәйкәл ачуда катнашучылардан бер төркем Уртада Бөтендөнья татар конгрессы Башкариа камитеты рәисе Ринат Закиров туган илебез куәтен ныгыттылар. Нәкъ менә төрлелек бергә яши белүчән Речь Посполитага бик зур эчке һәм тышкы куәт бирде. Шушы үзгәлекләр берлеге хөрлек һәм демократияне ул чакларда Европада күзәтелмәгәнчә мул тараткан Польша дәүләте төзелешенә сөйкемлелек өстәде.

Бу мирас—безнең олы уртак горурлыгыбыз, һәм без аны башкаларга да кыю рәвештә күрсәтергә тиешбез. Әлеге традицияне Европа берлегендә Польшаның ярты ел дәвамында президент булуы алдыннан искә төшерү аеруча мөһим. Президентлык итү вакытында ватандашыбыз Иоанн Павел Икенченең Люблин униясеннән Европа бергәлегенә илтә торган тарих күпере турындагы сүзләрен девизыбыз итәргә кирәк. Люблин униясе безнең, шул җөмләдән борынгы Речь Посполитанын көнчыгышында яшәгән татарларның да, уртак тарихы, гореф-гадәт­ләре һәм мәдәниятенә яшәеш бирде.

Бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән халыкларны берләштергән Речь Пос­политаның  казанышларын искә төшерү бүген бик тә мөһим. Шулай ук яңа Польша да аны хәтерләсен иде. Юкса күреп торабыз, бергә яшәү, хезмәттәшлек итү һәм янәшә яши алу сәләте һәркемгә дә би­релми. Төрле халыкларны үзенен канаты астына алган Речь Посполита безгә толерантлык һәм кооперация үрнәге булып тора. Бүген әнә шул сыйфатлар һава сыман кирәк. Әгәр аларны үзебездә эзләп тапмасак, «Бердәмлек»нең бөек җиңүе нәтижәсендә язмыштан һәм тарихтан кабул итеп алган гаҗәеп мөмкинлекне кулдан ычкындырачакбыз. Поль­шаның бердәм була алуына шикләнүчеләрнең барысын да 30 ел элек могҗизалы көчне—«Бердәмлек»не тудырган, димәк ки фикер-карашлары, симпатияләре төрле- төрле булган кешеләрне берләштерә алган Польша яр буйларына чакырам. Барлык шикләнүчеләрне менә монда да—татар ир-егете һәйкәле янына да чакырам, татар җайдагының, икенче Речь Посполита кавалеристының гаярь сынын күреп, Поль­шаны хәтта бер-берсеннән бик үзгә кешеләрнең дә зур бирелгәнлек белән ярата һәм аңа намус белән хезмәт итә алуын тойсын алар.

Акласак, төшенсәк иде: ватанпәрвәрлек бер генә төрле булмый ул. Тарих менә ни дип өйрәтә: Польша ватанпәрвәрлеге—ул бер-берсеннән күп яктан үзгә булган кешеләрнең ватанпәрвәрлеге. Моңа ышанырга һәм үз мөмкинлегеңне низаглар үрчегән җирдә түгел, үзара килешү хөкем сөргән урыннан эзләргә кирәк.

Гданьск шәһәре хакимиятенә һәм Орунья районы идарәчеләренә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Татарлар турындагы хәтерне һәм иң мөһиме—күп милләтле, төрле мәдәниятләр, диннәр һәм телләрне берләштергән Речь Посполита рухын сыендырган өчен шәһәр халкына зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Монда килгән һәркем, татар ир-егете һәйкәленә карап, без, полякларның башыннан кичкән матур тарих турында уйланыр. Бүген без, узган гасырларның тәҗрибәсенә һәм мирасына таянып, үз тарихыбыз белән хәзерге заманның барлык интеграция процессларын уздырган мизгелләрне күрсәтә һәм башкаларга үрнәк була алабыз. Тагын бер кат ул традициянең мөһимлегенә басым ясар идем. Һәм анда ин бәһале нәрсә шушы җөмләне әйтә алу мөмкинлегедер дип уйлыйм: сүнмичә ян, борынгы Речь Посполитанын үзенә тартып торган берләштерүче яктысы!

Рәхмәт.