Логотип Казан Утлары
Кыйсса

МАНСУР ХӘЛЛЯҖ КЫЙССАСЫ

 

 

Татар әдәбияты тарихы гаҗәеп бай безнең. Ул шактый тулы өйрәнелгән шикелле тоелса да, борынгы мирас җәүһәрләре һаман табылып тора. Сүзебез соңгы вакыттагы табышларның берсе турында.

Татарстан Милли китапханәсенең Казан дәүләт университеты белән берләштерелгән, халкыбызның кулъязма истәлекләрен туплау максатындагы фәнни-археографик экспедициясе 1998 елның җәендә Оренбург өлкәсендә эшләгән иде. Әсәкәй районы Яңа Солтангол авылында яшәүче Халисә Нәҗмиевадан алынган кулъязмадагы шигъри әсәр игътибарыбызны җәлеп итте. Анда Мансур Хәлляҗгә багышланган, безгә таныш түгел бер кыйсса язылган иде. Кулъязмада әсәрнең башы юк, ә төп өлеше һәм ахыры бар. Россиядә эшләнгән, зурлыгы 16x22 сантиметрны тәшкил иткән кәгазендәге су билгеләрендә 1784 һәм 1785 еллар күрсәтелгән. Димәк, бу кулъязма XVIII гасыр ахырына нисбәтле. Аның сакланышы уртача, берничә бите генә төбеннән аерылган. Бу кулъязмада әсәрнең 743 бәйте язылган. (Ул хәзерге вакытта Милли китапханәдә «1860 т» шифры белән саклана). Әлеге кызыклы поэманың тексты тулаем сакланмаган булуы пошаманга төшерде.

Тик бу халәт озак дәвам итмәде. Чөнки 1999 елның язында Кукмара районының Уразай авылында яшәүче Имаметдин ага Ибраһимовлардан Татарстан Милли китапханәсенә алынган язма истәлекләр арасында Хәлляҗ турындагы шул ук кыйсса бар идее. Иң әһәмиятлесе—монысында әсәрнең Оренбург кулъязмасында булмаган башлангыч өлеше сакланган. Дәверләр кичкән кулъязма җыентыкларның берсендә борынгы татар әдәбиятының ике ядкәре: мәшһүр суфый Мансур әл-Хәлляҗга багышланган күләмле поэма тексты (16—116 кәгазьләрдә) һәм Казан ханлыгы чорында яшәп иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы ( 12а—286 кәгазьләрдә) теркәлгән. Әлеге кулъязма җыентык 15.5x19.5 см. зурлыктагы. 1701—1710 елларда Ьолландиядә эшләнгән юка саргылт кәгазьдә. Кәгазенең эшләнгән вакытына нигезләнеп фикер йөрткәндә, бу әсәрләр җыентыкка XVIII йөзнең беренче чирегендә күчереп язылганлыгы аңлашыла. Барлык текстлар да бер үк кеше кулы белән язылган. Кулъязманың сакланышы уртача. Әлеге кыйммәтле ядкәр Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «1116 т» шифры белән саклана. Анда әсәрнең барлыгы 288 бәйте бар.

Менә шушы ике кулъязманы җентекләп өйрәнгәч. Мансур әл-Хәлляҗ турындагы кыйссаның тулы тексты 867 бәйттән (ягъни 1734 шигъри юлдан) гыйбарәт булуы ачыкланды.

Иң аянычлысы, текстның үзендә аның авторы кем булуы һәм кайчан иҗат ителгәнлеге күрсәтелмәгән.

***

Иранда дөньяга кидгән Мансур әл-Хәлляҗ (Әбел-М огыйс әл-Хөсәен бине Мансур әл-Бәйзави, 858—922) Ислам тарихында «әнә әл-Хак» (М и н —Хак) дигән сүхзәре белән мәшһүр суфыйчылык юлбашчыларыннан Суфыйлар карашынча, илаһи мәхәббәттә эреп, Аллаһ бөеклегенә ирешеп, аның белән кушылу (ягъни, «әнә әл-Хак»)—суфыйчылыкның иң югары дәрәҗәсе дип саналган. Суфыйчылык галимнәре Хәлляҗне илаһи серләрне ачканлыгы һәм могҗиза- кәрамәт күрсәтүе өчен гаепләгәннәр. Чөнки суфый юлбашчылары халык алдында хикмәтле эшләр күрсәтүне катгый тыйганнар. Андый гамәлгә Мөхәммәт пәйгамбәр генә хаклы булган дип, шулай ук суфый кеше үзенең рухи халәтен башкалар алдында фаш итмәскә тиеш дип каралган.

Хәлляҗ югары сыйныф (хакимлек һәм дин башлыклары) тарафыннан гаепләнсә дә, фәкыйрьләр арасында үзенә күп тарафдарлар тапкан. Гади халыкнын күпчелеге анын фикерләренә ияргән. Фәлсәфи чыгышларында экстаз халәтендә «әнә әл-Хак» дигән күп мәгънәле сүзләр дә әйткән. Галимнәр фикеренчә, бу сүзгә төрле мәгънәләр салынган. Ягъни, «Мин—Хак булган Аллаһ», «Мин—хакыйкатьнең нәкъ үзе» һәм «Мин—Хакның барлыгы белән бәйле үзгәрмәс һәм бер» Вәгазь-нәсихәтләрендә ул шәхси гөнаһлары өчен генә түгел, ә барлык мөселманнарның гөнаһлары өчен корбан булырга әзерлеген белдергән.

Хәлляҗ нотыклары җәмгыятьтә үзгәрешләр ясау турында уйланырга этәргеч биргән. Хакимнәр һәм рухани башлыклар, мондый коткы салучының халык арасында чуалышлар китереп чыгаруыннан куркып, Хәлляҗне эзәрлекли башлаганнар. Бәгьдадта булып узган берничә баш күтәрү һәм сарайдагы эчке фетнәләрдә аны һәм яраннарын гаепләгәннәр. 911 елда Хәлляҗне тотып Бәгъдад төрмәсенә япканнар. Хөсәен бине Мансур әл-Хәлляҗ Ислам диненең төп өйрәтмәләреннән тайпылуда гаепләнгән һәм 922 елда аңа үлем җәзасы чыгарылган. Җәза ысулы итеп камчы белән суктыру һәм гәүдәсен тураклап яндыру билгеләнгән. 922 елның 26 мартында Хәлляҗнең кул-аяклары чабылган, гәүдәсе гыйбрәт өчен ларга асылган. Икенче көндә башы чабып өзелгән һәм гәүдәсен яндырып, көлен су буендагы манарадан Тигр елгасы өстенә җилгә очыртканнар.

Ачыктан-ачык аңа ияргән тарафдарлары шулай ук җәзалап үтерүгә хөкем ителгән. Качып котылган санаулы фикердәш һәм шәкертләре Урта Азиягә килеп сыенган. Алар аша хакыйкый хәбәрләргә гадәттән тыш төсмерләр өстәлеп, бөтен мөселман дөньясына Хәлляҗнең әүлиялыгы турында риваятьләр таралган, үзенең исеме дә Мансур әл-Хәлляж буларак шөһрәт тапкан.

Хөсәен бине Мансур әл-Хәлляҗнең 11 бүлектән гыйбарәт «Китабет-тавасин» исемле кечкенә бер әсәре һәм тагын берничә язмасы фәнгә билгеле. Суфыйчыл фәлсәфи «Китабет-тавасин» хезмәте илаһи берлекне дәлилләүгә багышланган Хәлляҗ,  кеше үзенең җисмани барлыгыннан ваз кичеп, даими камилләшеп һәм рухи сафланып, Аллаһ белән кушылуга омтылырга тиеш булуы, шулай ук дәрвишлекнен башка сыйфатлары турында мантыйкый фикерләүгә нигезләнеп һәм схематик символлар аңлатмасы ярдәмендә язган.

Ислам динен тоткан төрле халыкларның авыз иҗатында һәм суфыйчылык әдәбиятында Мансур әл-Хәлляҗ шәхесенә зур игътибар бирелгән, әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Төрки телле суфыйчылык әдәбиятының Әхмәт Ясәви, Юныс Әмрә. Нәсими кебек күренекле вәкилләре үз әсәрләрендә Мансур Хәлляҗне зур хөрмәт белән искә алганнар. Танылган фарсы шагыйре Фәридетдин Гаттар (1230 елда вафат) «Тәзкирәтел-әүлийа» исемле әсәрендә Хәлляҗнею тормыш юлы. тәгълиматы, фаҗигале үлеме һәм аңа бәйле риваятьләрне туплап калдырган. Гаттар, аерым алганда, Хәлляжнең диндар булып кыйланган руханиларны әче тәнкыйтьләвең, ә бервакыт зиндандагы богаулы өч йөз тоткынны могҗиза белән азат итүе һәм берүзе качмыйча калуын, аны дарга асарга китергәч, йөз мең кеше җыелганлыгы, жәлладның кул-аякларын чабуны тасвирлаган, шулай ук Хәлляжнең гәүдәсен яндырып көлен чәчүне, Дижләгә (Тигр елгасына) көле төшеп елганың ташып чыгуы, бары тик Мансурның хиркасен (дәрвишләрнең өс киемен) суга салгач кына суның элекке хәленә кайтуы турында язган. Менә бу вакыйгаларның бөтенесе дә яңа табылган Мансур Хәлляҗ кыйссасында шигъри бизәкләр белән үтемле итеп сөйләнгән. Ягъни, Мансур турында татар телендә язылган поэмага Гаттар мәгълүматлары нигез итеп алынганлыгы ачык күренә.

Оренбург өлкәсеннән һәм Кукмара районыннан табылган кулъязмалардагы поэма тексты фәндә моңарчы билгеле түгел иде. Дөрес, төрек шагыйре Акмөхәммәднең «Кыйссател-Мансур әл-Хәлляҗ» исемле әсәре әдәбият тарихында мәгълүм, тик аның эчтәлеге бүтәнчә. Акмөхәммәд кыйссасында Мансур әл-Хәлляҗ вакыйгалары шундый ук язмышка дучар булган әзәрбайҗан шагыйре Гыймадетдин Нәсиминең (1369—1417) фантастик биографиясенә бәйләп тасвирланган. «Татар әдәбияты тарихы- китабының икенче томында (Казан, 1985) Акмөхәммәд иҗат иткән кыйссаның фарсыча проза әсәренә ияреп язылганлыгы әйтелгән. Төрек авторының «Кыйссати Мансур әл-Хәлляҗ» исемле ул әсәре Казанда беренче мәртәбә 1857, аннан соң 1859, 1866, 1889, 1904 һ.б. елларда 16 битле җыйнак кына китапчык рәвешендә басылып чыккан.

***

Мансур Хәлляҗгә багышланган, яңа табылган кыйссаның эчтәлеге белән кыскача танышып үтик. Тик суфыйчылык әдәбиятында сүзләр берничә төрле яшерен символик мәгънәгә ия булганлыгын алдан ук искәртеп куйыйк. Шул сәбәпле бу поэмадагы кайбер гыйбарәләр турыдан-туры үз мәгънәсендә генә бирелгән дип кабул ителергә тиеш түгел. Мәсәлән, суфыйлар телендә «сер» сүзе—ул кешенең илаһи барлыгы. Мансур Хәлляҗнең серне фаш итүе турында сүз барганда нәкъ менә шул мәгънә күздә тотылган. Суфыйлар гарәп әлифбасындагы хәрефләргә дә аерым символик мәгънә биргәннәр. Әйтик, «саф» сүзендәге беренче хәреф (сад) суфыйлар карашында илаһи сафлыкның, ягъни үзлегеннән чистарып котылган. Аллаһ белән кушылган дигәнне белдергән. Мансур Хәлляҗ да «Китабет-тавасин» әсәрендә гарәп хәрефләрен Аллаһның билгеләре (тамгалары) дип атый һәм аерым хәрефләрнең серләрен шәрехләп бирә.

Поэмада «нур» сүзе илаһи нур мәгънәсендә кулланылган. Суфыйлар (шул исәптән Хәлляж карашынча), бөтен галәм илаһи нур белән тулган, шунлыктан бөтен нәрсә кебек үк, һәр кеше дә Аллаһның бер өлеше, кисәге итеп каралган.

Суфый әдәбияттагы кайбер гамәл һәм хәрәкәтләр дә символик мәгънәгә ия булган. Мәсәлән, суфыйчылык юлбашчысы үз хиркасен (киемен) алмаш булып калачак мөриденә бирү традициясе булган һәм бу күренеш әлеге поэмада да бар. Әсәрдәге шәраб һәм исерү турындагы сүзләр күчерелмә мәгънәсендәге илаһи эчемлек. Аллаһка гашыйклыктан исерүне күздә тота. Шулай ук зилзилә, яшен, елганын ташуы һ.б вакыйгалар—бөтенесе дә илаһият белән бәйле символикага нигезләнгән.

Кыйссаның кереш өлешендә Аллаһка һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә дан һәм мактаулардан соң, илаһи мәхәббәтнең асылы аңлатылган. Шуннан соң автор:

Җан колагың тот сүзең әсраренә,

Беләсән кем—суз нәдер, әсраре—нә?!

—дип, төп хикәяләүгә керешә. Мансурның Бәгъдадка барып зур галим булып җитешүе, илаһи гашыйклыкка ирешеп, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән сүзләре бәян ителә. Мансур болай ди:

Җандан үзгә нәснәм юк, йа, Илаһ,

Лотфың илә кыйл кабул, әй, Падишаһ!

Аллаһы Тәгалә ана җавабында шартларның катгыйлыгын белдерә:

Бәңа гашыйк уланны улдерүрем,

Җөмлә мәхлукы аңа көлдерүрем.

Парә-парә туградурым җисмени,

Мәхү идәреч исмени вә рәсмени.

Мансур, карарында нык торып, үзлегеннән ваз кичә һәм Аллаһ таләпләренә һичсүзсез риза була. Шуннан соң Аллаһның әмере белән Мөхәммәд пәйгамбәр Мансурга гыйшык шәрабен эчертә. Җаны-рухы белән Аллаһка тулаем кушылган Мансур дөнья халкына игълан итә:

Хак—бәнем. Хак бәндәдер, йа, кауме дүн,

 Шәйлә кем, Хакулды бәңа раһнәмун.

Хакка ирдем, җан-у-башым нәйләрәм?

Җөмлә Хак улдым, «әнә-л-Хак» сөйләрәм.

Бу хәлдән соң галимнәр җыелып, Мансурның илаһи серне фаш итүенә пошынып, хәлифә янына киңәшкә баралар.

Диделәр кем «Әй, хәлифә! Хале күр—

 Ошбу Мансурың дидүке кале күр!

Ки дәлү улмыш, «әнә-л-Хак» чагырыр,

 «Хак—бәнем» дир,нәгърә орур-багырыр.»

Галимнәр Мансур үтерелмәгән очракта, дөнья халкы фетнәгә батачак дип белдерә. Хәлифә үзе Мансурга барып, аны үгетләргә алына.

Диде Мансура хәлифә: «Әй, олу,

Әй, мәгани тәхте үзрә бәхетлү!

Гыйлем эчендә галиме Рәббани сән,

Шәйлә кем, җан тәхтенең солтаны сән!

Имди бу дәгъва сезәлаек дәгүл,

Бу сүзең мәфһүме баек дәгүл.»

Әмма Мансур сүзеннән чыкмаячагын кистереп әйтә:

Бинишанны белдем—улдым бинишан,

Бән—Ул улдым. Ул—бәнем. безең гайан!

Хак—бәнем. Хак—бәндәдүр. Хак сөйләрәм,

 Зате Хәййем бән ки, мотлак сөйләрәм

 Бу сүзүм Хакдан дорур. хакдыр, белең

Һәр нә кем кылырсәңез, имди кыйлың!

Мондый көфер сүзләре өчен аны богаулап зинданга ябалар.

Җөмлә галимләр голү итде рәван,

Диделәр «Тотың буны, вирмәң әман!»

Дотубән Мансуры чөн бәнд итдезәр.

Гыйшык йебен буйнына такуб китдезәр.

Зинданга барышлый бер мәзиннең манарадан азан әйткән тавышын ишетеп Мансур хафага төшеп ярсый. Ул мәзиннең теле «Аллаһ» сүзен әйтергә лаек түгел дип белдерә.

Дил кәрәк «Ал заһу әкбәр!» димәгә.

Кани агыз, шәһде шәкәр йимәгә!»

Ягъни, шикәр ашау өчен авыз кирәк булган кебек. «Аллаһу әкбәр!» дияр өчен йөрәк саф булырга тиеш. ди. (Ф. Гаттар язган мәгълүматта Хәллҗжнең ялган диндарларны тәнкыйтьләве турындагы сүзләрне искә төшерик) Мансур үзе азан әйтеп күрсәтә һәм кайбер хикмәтләр күрсәтеп халыкны тан калдыргач, сихер һәм җеннәр белән эш итүдә гаепләнә.

Диделәр: «Сихер әймешсән, әй, кеши!

Җенләр берлә кыйлурсән һәр эши.»

Аларга жавап итеп,

Диде Мансур: «Эш—бәнем, кодрәт—бәнем,

Белең, хаким, эш—бәнем. хикмәт—бәнем.»

Гыйшың йебе буйнында, алыб китделәр.

Та зиндан капусына йитделәр.

... зиндан ңапусын беркетделәр,

Йәнә халык, эшлү—эшенә китделәр.

Зинданда ятучыларны Мансур хикмәтле кодрәте белән азат итә. Үзе зинданда кала, сакчы бу хәлгә аптырап, аңа сәҗдә кыла. Мансур Аллаһка шөкерана укый:

Бәне зиндана салан гыйшкың дорыр,

Бәнлекем бәндән алан гыйшкың дорыр.

Гыйшык илә кылдуң бәшарәт җаныма,

 Төхфә илттүм җанымы җананыма.

Бу вакыйгага таң калган Бәгьдад халкы жыела. Суфый галимнәр шәехе Шибли икенче бер шәех Жүнәйдкә барып (ә болар чынлыкта Хәлляҗнең замандашлары: берсе—остазы, икенчесе сабакташы булган) мөрәҗәгать итә:

Имди сән, лотыф әйләеб, Мансура вар,

Диң—ңылмасун «әнә-л-Хак» ашикяр.

Кемсәйә әсрарне белдермәсүн,

Бу җиһан халкын безә көлдермәсүн.

Бер нәсыйхәт вир аңа ихлас илә,

Шаять ула, ошбу гауга басыла.

Җүнәйд зинданга бара.

Ачдылар зиндан ңапусын шул заман,

Эчрә керде ул шәйхе кямәран.

Лотыф илә ул вирде Мансура сәлам,

 Диде: «Әй, Мансур! Бозылды низам—

Заһир әйләдең «әнәл-Хак» серрени,

Мөнтәшир кылдың бу вәхдәт дөррени.»

Күпме әүлиялар һәм күпме пәйгамбәрләр килеп тә, бу серне ачмадылар бит, инде син дә белгертмә, сүзләреңнән ваз кич дип, Җүнәйд Мансурга ялвара:

Сүземез рәдд әйләмә, әй, җанымыз,

Без—колуз, сәнсән—безем солтанымыз!

Мансур, икесе арасында булган әңгәмәдән соң, Җүнәйдкә хакыйкатьне халыкка аңлатырга куша. Тик аптыраган Җүнәйд бер сүзләшмичә, Шибли янына килә һәм аның үгет-нәсихәт биреп каравын үтенә. Шәех Шибли белән әңгәмә дә файда итми. Мансур үзен һәлак итәргә фәтва чыгара.

Хөкем идүб галимләр шул дәм рәван,

Дар агачын декделәр ул заман.

Мансурга алар:

Парә-парә әйләрүз назүк тәнең,

 Сәңа чөн ярулмады гаклың сәнең

 Диде Мансур «Уш Хакка сондым элем,

Иллә белең кем—бәңа юкдыр үлем!

Чөн үзүмдән фани улдум мотлакка.

Юлымы тугры илтәм ул Хакка»

Изге әүлияләр Мансурны хуплап, дар янына килеп, елашып, «Дар—синең өчен мигьраж (күккә ашу) булсын!» дип теләкләр телиләр. Шунда Мансур халыкка мөрәҗәгать итеп:

Шәрхә-шәрхә парәләң ошбу тәни.

Бу тәни соң кинә булам бән бәни.

Кәсең имди әлүме-айагымы.

Таки җөзем бәндүме вә багымы

Күрмәз улсун—чыкаруң күзләреми,

Һәр нә дидүм—сез тотың сүзләреми

Соңра гыйшык ибен дакуб бәрдар идүң.

Юклыгымдай кортарубән вар идүң.

 Индүрүб ахыр, җисмем яндырың.

Җанымы абе хәятә кандырың

Йилә каршы саурың көлем рәван,

 Таки хушнуд ула сездән Мөстәган.

Җәллад башта Мансурның кулларын, аннары аякларын кисә. Әмма, ни гаҗәп—кан аккан саен туфрак өстенә «Әнә әл-Хак» дигән сүз языла һәм халык хакыйкатькә ышана.

Акдыгынча кан «әнә-л-Хак» язылыр.

Бакдыгынча тар күңүлләр язылыр

Мансур җәлладка эндәшеп, күзләрен чыгарырга куша:

Кәлде җәллад иләрү Бәс, нәйләсүн?

Сүзе калмады, нә дисүн-сөйләсүн?

 Тотды чыкарды мөбарәк күзләрен,

Дыңлаңыз. Мансур имди сүзләрен.

Диде Мансур «Әй. хәлаикъ. шад улың,

Варуң имди, госсадин азад улың!

Тән кузене вирдем ул Хак юлына,

Җан күзе илә бакыла Хак юлына.»

Мансур барлык халык өчен Ходай каршында үзе җавап тотуын белдереп, һәммәсен ярлыкауны сорап Аллаһка ялвара. Бу хәлдән тәэсирләнгән халык аһ-зар елый:

Олу-кече ул дәм улды бикарар,

Яшь идүбән агладылар зар вә зар.

 Шәйхе Җүнәйд, шәйхе Шибзи баш ачар,

Күзләрендән яшь йиренә кан сачар.

Шул вакыт бөтен жир һәм күкләр тетрәп, дөньяны зилзилә каплап ала:

Җәмегъ улуб галимләр ул дәм, әй, ачу!

Чөн хәлифә катына килде каму.

Диделәр кем «Әй, хәлифә, нәйдалүм,

Чарасыз калдук, нә тәдбир идәлүм? »

Хәлифә тынычландыра:

Сез варың, Мансур өчүн кайгу йыймаң,

Ул тередер, сез аны үлде димәң!

Ул нә дирсә, сүзе хакдыр аның.

Һәр кәляме дәхи мотлакдыр аның.

Сезә ул димәк—«Җиемем яндырың,

Җанымы аба хәятә кандырың!

 Һәм йимыш көлүм саурың йилләрә,

Бу хәбәр варуб беленсүн илләрә!»

Чөн хәлифә сүзен анлар алдылар.

Йәнәул дар агачына килделәр.

Халык уттан калган көлне җыя һәм:

Бер йүчә йирә чыкубән, әй, гаму,

Ул көле йилә саурдылар каму.

Кодрәте Хак ул көле нәйләде—

Канда акдисә «әнә-л-Хаң» сөйләде.

Көлнең бер өлеше Диҗлә елгасына төшеп, су ташып чыга, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкри. Елга шул кадәр ташый ки, аздан гына бөтен Бәгьдадны батырмыйча кала. Барча халык куркышып кан-яшь түгә. Ә Мансур бу хәлләрнең булачагын белеп, үзенең бер мөриденә алдан сөйләп, әйтеп куйган була. Ягъни, су ташып шәһәрне басканда үзенен хиркасен алып, аның жиңнәрен елгага батырырсың, шуннан соң су тынар дип өйрәткән була. Ул мөрид халыкка хикмәтне аңлаткач, һәммәсе аңа ялвара:

Диделәр кем: «әй, Хак әһле, чара кыйл,

Өстемездән афәте әварә кыйл?!»

Хирканең жиңнәрен Диҗләгә төшерүгә су элекке хәленә кайта. Шулай итеп барча халык афәттән котыла.

Шәйхе Җүнәйд, шәйхе Шибли шул заман,

Күзләрендән яшь акузды рәван.

Эшләренә һәп пошиман улдылар.

Аглашубән зар-у-гирйан улдылар.

 Тәүбә ирмагында йывындылар каму,

Дыңла, имди нәйләделәр, әй, гаму!

Әһле Багдад анда кыйлды иттифак,

Диенелкән җәмегь әйләделәр бинифак

 Заһидан-у-габидан. шәйх-ү-имам.

Бер йирә җәмегъ улдылар бонлар тәмам.

Өч көн, өч кичә зыяфәт кыйлдылар.

Ул диярың халкыны туйладылар.

Диделәр «Дәрдә дәрига, әй, Хода!

Аһ, кем Мансурдан дөшдек,җөда.

 Күрүклү йөзендән аның улдык ерак,

Та кыямәт җанымызига фирак.

Без гөнаһкярүз, үгүш кыйлдук гөнаһ,

Рәхмәт ит вә ярлыка, әй, Падишаһ?!»

Әсәр, шул рәвешчә, халыкның бердәм булып, үз гөнаһлары өчен тәүбә итеп, ярлыкау сорап, берләшүе һәм шатлык-куанычы, тугры юлга күнүе белән тәмамлана.

Берләшү—поэманың үзәк максаты итеп куелган һәм әсәрдә бердәмлеккә дан җырланган. Ягъни үзара низагларга, эчке тарткалашуларга, таркаулыкка каршы көчле чара буларак берләшү тәкъдим ителгән. Автор әсәрнең ахыргы юлларында Аллаһ юлында, изге максатлар өчен җанны кызганмау кирәклеген тагын бер кат искәртә.

Әй, бәрадәр, дыңла җан илә йәнә,

Җан фидаулсун, сүзе аңла йәнә!

Югарыда китерелгән өзекләрдән авторның тел-сурәтләү чараларын мул куллануын һәм шигърият хәзинәсенең байлыгын күзаллап була. Тагын берничә шигъри юлга игътибар итик.

Дордылар чөн калъб-ү-кальб вә саф-у-саф,

Санки бер йирә екылды күһе Каф.

Ягъни автор халык турында Каф таулары бер урынга өелгән кебек саф-саф чолгап тордылар дип, кызыклы чагыштыру үткәрә. Әсәрне иҗат итүче «гыйшык даруханәсе» дигән кызыклы гыйбарә дә куллана:

Гыйшык даруханәсендән килерем,

Гашыйкың дәрд-дәвасын белерем.

Түбәндәге юлларның шигъри янгырашы, гүя Мансурның йөрәк тибешедәй, фикеренең какшамаслыгын көчәйтә.

Әмер—Аныңдыр, эш—Аның, хикмәт—Аның,

Кадыйр—Улдыр, һәр эшә кодрәт—Аның.

Әсәрдәге менә боларга охшаш шигъри сурәтләү чаралары авторның иҗади алымнарны зур осталык белән кулланганлыгын күрсәтә. Фикеребезчә, бу әсәр—татар суфыйчылык әдәбиятының иң күренекле истәлекләреннән берсе дип бәяләнергә хаклы.

***

Әсәрнең алда язылып үтелгән өзекләреннән күренгәнчә, тел үзенчәлекләре, шигъри аһәң һәм куәсе ягыннан бу поэма Казан ханлыгы чоры әдипләре әсәрләрен хәтерләтә. Хәлляҗга багышланган поэма, аерым алганда, Мөхәммәтәминнең «Могжизнамә», Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» әсәрләре белән аваздаш.

 Хәлляҗ турындагы әлеге күләмле әсәрнең хәзергә без ачыклаган кулъязма күчермәләреннән берсе 1701 — 1710 еллардагы кәгазьгә теркәлгән булуы әсәрнең шул вакытка кадәр ижат ителгәнлеген белдерә. Ул җыентыкта Мөхәммәдьярның «Нуры содур» әсәре дә теркәлгән булуы шулай ук әһәмиятле. Чөнки язма җыентыкларда, гадәттә, бер чор-дәвергә караган әдәби истәлекләр тупланган.

 Мавыктыргыч сюжетка корылган һәм шигъри яктан төзек булган Мансур Хәлляҗ кыйссасының авторы текстның үзендә тәгаен күрсәтелмәгән дидек. Шәрык-мөселман һәм төрки-татар әсәрләрендә авторның үз исеме яисә аның кушамат-псевдонимын күрсәтү хас булганлыгы билгеле. Авторның кем булуы еш кына әсәрнен ахырындагы юлларда аталган, ә кайчагында текстның башындарак та күрсәтелгән. Әмма татар әдипләренең әсәрләрендә иҗат иткән авторын язу һәр очракта да тотрыклы сакланмаган. Менә бу кыйссаның авторы да исемен белдермичә калдырган Һәрхәлдә, Мансур әл-Хәлляҗ турыңдагы әсәрнең безгә мәгълүм булган күчермәләрендә авторының исеме юк. Әдәбиятыбыз тарихында мондый табышмаклар, әлбәттә, шактый. Әмма нәкъ менә бу әсәр очрагында, автор исемен күрсәтмәүнең сәбәбе, ахрысы, ниндидер битарафлыктан яисә иҗади традиниязәргә илтифат итмәүдән түгелдер. Мансур Хәлляҗ карашлары ислам дине тарихында «көферлек» буларак бәязәнгәнгә һәм кыйсса үз эчтәлеге белән иҗат ителгән дәверендәге дин юлбашчылары тарафыннан кискен ризасызлык тудыру ихтималы булганга, аның авторы исемен белдермичә калуны мәгъкуль күргән дип фаразласак, ялгышмабыз шикелле.

Мондый төстәге әдәби әсәрнең авторын ачыклау шактый кыен. Тик шулай да, авторлары төгәл билгеле булган бүтән әсәрләр белән чагыштыру ысулына нигезләнеп, бу мәсьәләне чишүгә омтылыш ясадык. Җентекләп өйрәнүебез нәтиҗәсендә, Мансур турындагы кыйссаның авторы «Могҗизнамә» исемле (1515 елда иҗат ителгән) күләмле әсәрне язган Мөхәммәтәмин булгандыр дигән фикергә килдек.

Мөхәммәтәминнең 1518 елда вафат булганлыгын исәпкә алганда, «Мансур Хәлляҗ кыйссасы» XVI гасыр башында язылган дип билгеләргә мөмкин. Мәгълүм ки, Мансур әл-Хәлляжнең тарих мәйданында пәйда булып, гыйсъянын карашлары белән танылуы гарәп хәлифәлегенең каршылыклы чорына туры килгән. Гаять катлаулы эчке һәм тышкы сәясәттән кайнап торган Казан ханлыгында мондый эчтәлектәге әсәрнен барлыкка килүе очраклы гына түгел. Казан ханлыгы чоры әдипләренең тарихта булып үткән охшаш вакыйгаларга мөрәҗәгать иткәнлеге фәндә мәгълүм.

Мөхәммәтәмин тарихта мәгълүм шәхес. Ул Казан ханлыгы дәверендә яшәп, 1487—1496 һәм 1502—1518 елларда Казан ханы булып торган. Мөхәммәтәмин ханлык иткән чор төрле катлаулы вакыйгаларга бай булган. Аның «Могҗизнамә»дән тыш, «Гыйкаб» исемле шигыре билгеле булуын һәм әдәбият-сәнгатькә мөкиббән хөкемдар булганлыгын искәртәбез. «Могҗизнамә» әсәрен галим Мәсгуд Гайнетдин өйрәнеп, 2004 елда Татарстан китап нәшриятында 295 битле күләмле китап итеп бастырып чыгарган иде.

Мансурга багышланган кыйссаның авторы турындагы фикеребезне куәтләү өчен кайбер дәлилләргә игътибар итик. «Могҗизнамә» белән Мансур Хәлляҗ турындагы кыйссаның сүзлек составы бер-берсенә бик якын. Рифмадаш сүзләрнең бердәйлеге бу әсәрләрнең авторын ачыклауга ярдәм итә торган дәлилләрдән. Ике әсәрдә дә «кеше = эше, каму = гаму, олу = бәхетлү, сафа = Мостафа, падишаһ = Илаһ, мәгәр = могтәбәр, вөҗүд = сөҗүд, сүз — күз, ачылыр = сачылыр, җан = кан, таш = баш. насиб = табиб, хас-у-гам = тәмам, дәм = дәдәм, җәлил = зәлил, әйләде = сөйләде, гаҗәб = Чәләб» кебек рифмалар очрый һәм кабатлана. Шулай УК, «сәлам, тәмам, рәван, заман, һаман, әман, җәван, җәһан, җан, җан-җәһан, җанан, җан-у-тән, гайан, бәйан, гөман, зыян, елан, яман, фиган, ниһан, нишан, мәкян, нагяһан, бигиран, мәрдеман, җавидан, шадиман, һомам, тәгам, мәкам, никнам, низам» кебек һәм «хәбәр, мәгәр, пәдәр, писәр. ширнә,  әшикяр, Кәрдигяр, һөнәр, пөр һөнәр» һәм боларга охшаш бүтән сүзләр «Могҗизнамә»дә һәм Хәлляң кыйссасында үзара гаять еш рифмалашып килгәннәр. Дөрес, андый рифмалар Мөхәммәдьярда (бигрәк тә «Нуры содур»да) һәм ул чордагы башка авторларның әсәрләрендә дә бар. Ләкин охшаш рифмаларның һәм сүзлек хәзинәсенең тәңгәллеге ягыннан, «Могҗизнамә» белән Хәлляҗ кыйссасы дәрәҗәсендә, бер-берсенә гаять якын әсәрләр юк.

Чагыштырып карау өчен кайбер шигъри юлларны күчереп китәбез. Хәлляҗ кыйссасындагы шигъри юлларның поэмадагы бәйт саннары, ә «Могҗизнамә» әсәренен 2004 елда басылган китап битләре курсив белән җәяләр эчендә күрсәтелде.

Мансур Хәлляҗ кыйссасында

«Могҗизнамә»дә

(8) Кем анын дустлугына улды җиһан. Жөмлә варлык әшикярә вә ниһан

(238) Беленез кем, анчалаен, бу җиһан, Каим улды әшикярә вә ниһан

(113) Ки гаҗәб мәҗнүн улубдур ул кеше. Йухса качан кыйлды ошбу эше?

(80) Ничәсәр кыздан тугар кари кеше! Ничә шәхс ула ки, кыйлды бу эше?

(140) Тулды ул хапвәт «әнә-л-Хак»дан тәмам. Күрделәр бу сирре җөмлә хас-у-гам.

(71) Ул ләгыйнь йиглырлы шәһр әһлен тәмам Хәзер улды анда җөмлә хас-у-гам

(153) Шәрп» арасындан купрудын чөнки таш. Таш йиренә корсун ана Мансур баш.

(59) Чөн ишетте бу нидае анда таш, Һәрбере, илан кеби,күтәрде баш

(160) Һәр кем ул дәрйала гарык уллы тәмам. Җан-у-баш фәрекъ әйламәз, әй, һомам!

(187) Ягъни: Вирдем нигъмәтем сәна,тәмам. Динене һәм кямил иттем, әй һомам

(175) һәрберенә Хак биребдүр бер насиб. Кемесе—рәнжүдер, кемесе—табиб

(60) Дәрдә дәрман улмаз улырса насиб. Кем, шифа өчен, аңа нитсен табиб

(204) Диде Мансур анлара Әй, мәрдеман!Хак сезе кортарур, сез тотман гөман

(68) Диде «Тәхкыйк итенез әй мәрдеман. Берлекенә юктыр ул Хакнын гөман

(205) Вакыт ирешде, ул Чәләб лотыф эшлән. Сезе азад әйләйеб багышлан

(286) Чөн Хак ана, күр, нәчә эш эшләя: Беренә—йөз, йөзенә—мен багышлая

(296) Ачлылар зиндан капусын шул заман, Ичрә керле ул шәйхе кәмран.

(34) Чөнки бер кач дүнде бер дәүре заман, Хак аны дөньяда кыйллы кәмран

(315) Бәнле сурәтдә әсир улса кеше. Улмайа бу мәгънәдән бәхшаише.

(286) Һәм дога кылды анын өчен ул кеше Әйдәсен Халикъ сәна бәхшаише!

(419) Варыб Мансурдан алам бән хәбәр. Ул хәбәрдән сорам хален, могтәбәр.

(172) Равилардан заһир улды бу хәбәр. Сөйләмсшләр һәм сарих. могтәбәр

(479) Имди тәгьҗил әйләсүнләр бу эше, Калмайа такем уларун тәшвише

(101) Та, Рәсүлә димәясән бу эше Улмая сәгъйен габәс, куй тәшвише

(519) Сәҗдә кыйлуб дорды йирендә шу дәм. Дыңла, Мансуры нәйдәрләр, әй, дәдәм'

(101) Олысы кечесенә димсш у дәм: Углагы күр. нәчә үлдерде дәдәм

(548) Чөнки Мансур ошбу сүзе сөйләде. Ул хәляикъ, аглайуб, аһ әйләде.

(169) Ул моны безә васыять әйләде. Нәчә ки, мәхсулә хәлен сөйләде

(558) Йәнә чагырлы «әнә-л-Хак» шул заман. Шәйлә кем—вәжед улдылар пир-ү-жәван

(159) Ләшкәренә диде Жәмһүр ул заман Бу—нә сөйләр? Күрен, әй пир-ү-жәван!

(618) Безә белдүр бу эши, әй, пөр һөнәр, Деләрүз кем, вирәсән бондан хәбәр

(251) Диде ул гаурәт ана «Әй пөр һөнәр, Өч йөз елдыр—монда мән, белгел хәбәр

(642) Йәнә жәллад ул заман килде иләрү. Диде Мансура: «Айагын кәлтүр бирү'*

(212) Типте атын, ул дәм Харис иләрү Диде Лафы нә диерсен? Кил бирү

(659) Бу хәрабен соны мәгьмүр улисәр, Ошбу зольмәтдән кәчүб нур улисәр

(167) Өче дәхи ахирәттә улисәр; һәүле мәхшәр рәстәлеккә улисәр

(760) Бу нә кодрәтдүр ки кыйлдун, йа, Илаһ. Сән гыйнайәт кыйл безә, әй. Падишаһ'”

(162) Олуглыгын хөрмәте чөн. йа Илаһ. Хажәтем әйлә кабул, әй Падишаһ'

(772) Һәр йирә кем дөшде, ул көлдән һаман Чагыруб диде: «Әнә-л-Хак» бигә ман

(183) Диде чөнки Мән кире килдем, һаман.

Яттыгым йир эссе иде бигөман.           

(795) Бонлара шул рәсмә чөн дөшде фәган. Яшь йиренә күзләрендән аклы кан

(157) Диде Беленез, кемнеңдер бу фәган'’ Дәрт илә гамышн улыбтыр бәгьре кан

(839) Гәр безе бу гамьлән азад идәсән. Рухы Мансуры, кәрәк шад идәсән!

(231) Дошман тотмыш икән, азат |гтәсән. Баш вирел. гамьлән аны шат итәсән

 

Хәлляҗ турындагы поэмада һәм «Могҗизнамә»дә рифмаларны бер-беренә охшаш рәвештә уйнату күренеше дә бар. Мәсәлән, «Могҗизнамә»дәге (275 бит)

Бакмагыл, Максуды, дөнья хәленә,

Халк илә күр, ул фәнаның хәле нә?

—дигән юлларга охшаш алым Хәлляҗ кыйссасында да очрый. Андагы 50нче һәм 534 бәйтләрдә түбәндәгечә язылган:

Гыйшкы Хак тугмышде аның серренә,

Дыңла имди, кәндү кемдер, серре нә?

Талиб улың сурәтең мәгънәсенә,

 Мәгърифәтсез сурәтең мәгънәсе нә.

Хәлляҗ кыйссасында матдилеккә караганда рухи як өстенлек итәргә тиешлеге әсәрнең башыннан-ахырынача кабатланып килә. Автор, укучыга мөрәҗәгать итеп, болай ди:

Җан күзе илә күр сән—гыйбрәт нәдер,

Җан колагы илә ишет—хикмәт нәдер!

Мансур Хәлляҗ кыйссасындагы «Дот колагын имди гыйшык әхваленә» (39 бәйт), «Җан колагын дотың, Кодрәт нәйләде» (80 бәйт), «Дынла җан илә сүзе, әй, бәхетдар!» (277 бәйт), «Дынла имди җан илә, әйдәм сәңа!» (827 бәйт) кебек, бик еш кулланылган гыйбарәләр «Могҗизнамә»дә дә бар. Мәсәлән, «Тот колагын, мөстәмигъ улгыл моңа» (131 бит), «Дынла, әй жан, сөйләем хали гаҗәб» (29 бит), «Һәркем аның җан илә дынлар сүзен» (57 бит), «Сабыр итәм җан илә, Хактан киләнә» (121 бит).

Укучының игътибарын тагын да җанландыру өчен автор кулланган бу сүзләрдән тыш, бүтәнчә гыйбарәләр дә бар. Мәсәлән,

Мансур Хәлляҗ кыйссасында

«Могҗизнамә»дә

Дынла имди, нә улисәрдүр маҗара!» (579 бәйт) Йәнә Мансуры күр имди—нәйләди (639 бәйт)

Сән хәбәрдар ул , нә улмыш маҗара! (126 бит) Хикмәте Халик күр, ул дәм нәйләде (98 бит)

 

Ике әсәрдә дә охшаш гыйбарәләрнең кулланылуы шулай ук поэмаларның бер үк автор каләменә нисбәтле икәнен раслый.

Мансур Хәлляҗ кыйссасының күпчелек өлеше әңгәмә ысулына корылган.

Ягъни, анда тасвири хикәяләү аз булып, вакыйгалар агышы күбрәк җанлы диалог рәвешендә бирелгән. Бу үзенчәлек «Могҗизнамә» әсәренә дә хас. Әңгәмәдәшләрнең бер-берсенә түбәнчелек һәм хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән сүзләренең мул һәм охшаш булуы шулай ук әлеге ике әсәрнең авторы бер кеше дигән фикерне ныгыта.

Мансур Хәлляҗ кыйссасында

«Могҗизнамә»дә

Диде Мансур: Әй, Ходавәнди җиһан (58 бәйт)

Диделәр ки: Әй Ходавәнд-и җиһан (204 бит)

Диде Мансур анлара :Әй, мәрдеман!(204 бәйт)

Диде: Мәгълүм итенез, әй, мәрдеман (62 бит)

Диде Мансур аңа, әйдер: Әй, һомам! (236 бәйт)

Сөйләде итеп тәвазегь: Әй һомам (235 бит)

Диде Мансур: Әй, Ходайи Мөстәган! (248 бәйт)

Диде ул дәм: Әй, Рәсүле Мөстәган (215 бит)

Диде Мансур аңа: Әй, җан жиһан! (310 бәйт)

Диде Газраил: Әй, җан җиһан (200 бит)

Диделәр Мансура кем :Әй, гыйшык эри! (509 бәйт!)

Мәрхаба харбенә, әй мәйдан эри! (227 бит)

Диделәр Нәйләрсән, әй, сахиб кәрәм? (612 бәйт)

Бәс, Рәсүлә диде: Әй әһле кәрәм (166 бит)

Иләрү керде, әйде: Әй, җани мән! (617 бәйт)

Атасы диде: нә дирсән, җаны мән? (133 бит)

Диде Мансур аңа: Әй, әһле якыйн, (625 бәйт)

Диде ки: Әй, галиме гыйльмел якыйн (72 бит)

 

Монда китерелгән мисалларга өстәп, Хәлляҗ кыйссасында киләчәк заман фигыль формасының борынгыча бирелешен дә (күрисәр, улисәр, булисәр, куписәр һ.б.) әйтеп китәргә кирәк.

Югарыда тасвирлап үтелгән тел-сурәтләү үзенчәлекләренең Мөхәммәдьяр әсәрләрендә дә шактый очравы табигый. Чөнки М.Гайнетдин язганча (Могҗизнамә, 12—13 битләр), Мөхәммәдьяр шагыйрь буларак Мөхәммәтәминне үзенең рухи остазы итеп таныган һәм үз әсәрләренең сюжетларына «Могҗизнамә»дәге вакыйгаларны нигез итеп алган.

***

Яңа табылган поэманы текстологик яктан өйрәнү дәвамында Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемеңдәге фәнни китапханәсендә Мансур Хәлляҗ кыйссасының ике кулъязма күчермәсе һәм Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институты фондында (Петербург) бер күчермәсе барлыгын ачыкладык.

Әсәрнең Казан университеты китапханәсендә саклана торган күчермәләренең берсе күләмле генә җыентык эчендә. Ул китапханәгә 1968 елда Буа районынын Күл Черкене авылында Рабига Минһаҗевадан алынган. «2213 т» шифры белән саклана торган әлеге кулъязма  җыентыкның 16—276 кәгазьләрендә Хәлляҗ турындагы поэма язылып, аның исеме «Мансур китабы» дип күрсәтелгән. Кулъязма җыентыкны Исмәгыйль бине Мөхәммәт исемле кеше 1828 елда мулла Габденнафигъ бине мулла Габделморад мәдрәсәсендә күчергән. Анда мәдрәсәне төзеткән кешенең исеме дә—мулла Сәйфелмөлек бине мулла Ибраһим Тархани дип язып куелган. Бу кулъязмада поэманың 834 бәйте бар. Әсәрнең башы һәм бетем өлешләре булса да, ягъни ул, беренче карашка, тулы кебек тоелса да,  аның 33 бәйте җитешми.

 Поэманың шул ук китапханәдә «397 т» шифры белән саклана торган икенче нөсхәсе китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Кыйссати Мансур әл-Хәлляҗ» дип исемләнгән һәм башы-ахыры ю к дип искәртелгән. (Әмма әсәрнең башы булмаса да, ахыры бар, аның бары тик битләре генә буталган) XVIII гасыр ахырына караган, ундүрт кәгазьдән гыйбарәт бу кулъязманын la —I2a, 1. За—146 кәгазьләрендә Хәлляҗ турындагы поэма язылган. Бер битендә «Авык кыйссасы» язылган Кулъязмада Мансур кыйссасының 447 бәйте теркәлгән. Шуны искәртергә кирәк, әлеге текст бик хаталы язылган. Аның Казан вилайәтендәге Көчек авылында мулла Илкәй бине Мостафа мәдрәсәсендә мулла Нигъмәтулла бине Габдессәлам тарафыннан күчерелүе күрсәтелгән. Бу кулъязманын танылган археограф Сәет Вахиди (1887— 1938) китапханәсендә булганлыгын раслый торган автографлары бар, галимнең түгәрәк мөһере сугылган.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтындагы кулъязма җ ы ен ты кн ы ң башындагы бер бите җуелган. Сакланган беренче кәгазенең түбәнге өлеше дефектлы (ертылган). Калган битләрендә тексты тулаем диярлек сакланган, ахыры бар. Бу кулъязманың 16 кәгазендә 41 һәм 42 бәйтләр арасында «Кыйссаи Мансур» дип, әсәрнең исеме язылган. Кулъязманың башында 1 — 17нче һәм текст эчендәге кайбер бәйтләре язылмыйча калуы сәбәпле, бөтенесе бергә 25 бәйте җитешми. Ә сакланган бәйтләр саны—842. Бүтән кулъязмаларга хас булганча, текстта хаталар, төзәтүләр һәм палеографик үзенчәлекләр бар, язуы уртача камиллектә. Җиде урында бәйтләрнең урыннары үзара алыштырылып язылган. Әсәр ахырында хаталы язылган колофонда аның Мазарбаш исемле авылдагы Фәтхулла әфәнде мәдрәсәсендә Бүкәнбай угылы Кылычнияз тарафыннан күчерелүе күрсәтелгән. Төгәл датасы юк. Ләкин аның XIX гасырның беренче чирегендә күчерелгәнлеген билгеләп була. Кулъязманы институтка татар археографы Сабир Алимов (1871 — 1939) тапшырган. Ул институтның штаттан тыш хезмәткәре сыйфатында, 1935—1939 елларда иске кулъязмалар җыю белән Әстерхан шәһәрендә һәм анын янәшә-тирәсендәге төбәктә шөгыльләнгән.

Мансур кыйссасының без ачыклаган биш күчермәсе дә татар җирлегендә табылуы—аның тагар әдәбияты ядкәре булуын куәтли торган көчле дәлил. Бу әдәби ядкәрнең тулы тексты. Татарстан милли китапханәсендә саклана торган ике кулъязма нөсхәсе нигезендә, аерым китап итеп бастыруга әзерләнә. Ул «Милли китап» нәшриятында чыгып килә торган «Татар археографиясе» сериясенең алтынчы китабы буларак дөнья күрәчәк. Шуннан соң филолог галимнәребез әсәрне гөрле җәһәттән өйрәнеп, Мансур Хәлляҗ кыйссасы турында тагын да дәлиллерәк һәм нигезле фикерләрен әйтерләр дип өметләнәбез.

Кыйссаның эчтәлеген тасвирлаган өлеше өчен сүзлекчә:

абе хәятә кандырың—тереклек суына сал

аглашубән—елашып

алан—алган

әймешсән—әйттең

әл—кул

әсрар—серләр

баек—ачык, анык

бәнд—тоткын

бәндәдер—миндә

бәрадәр—туган

бәшарәт—шатлыклы хәбәр

бинифак—ялгансыз, чынлап

бинишан—билгесез (Аллаһ)

варуң—барыгыз

вәхдәт дөрре—бердәнберлек энҗесе

вирмәң әман—тынычлык бирмә

гайан—ачык

голу итде рәван—нык ярсыды

госса—кайгы

гөнанкярүз—гөнаһлыбыз

 дәгүл—түгеп

дәлү—мәҗнүн

дәм—вакыт

дәрдә дәрига—газап-үкенеч

дередүр—тере

дидүке кале—әйткән сүзе

дийар—илләр

димәк—дигән

диң—әйт

дорур—торыр

дотубән—тотып

дөшдек җөда—аерылдык

дыңла—тыңла

җанан—сөекле (Аллаһ)

җан-у-баш—җан һәм баш

җәмегь улуб—җыелып

зате Хәййем—үлемсезмен

занир ә иләдең—белдердең

зыяфәт—кунак итү, бәйрәм

ибен дакуб бәрдар идүң—җебен тагып ас

иләрү—тагын

индурүб—иңдереп

ирдем ирештем- кушылдым

ирчаг—епга

йилә сауруң—җилгә очыртыгыз

йүчә йирә чыкубән—биек җиргә чыгып

йывынды—юынды

каму—барлык

канда—кайда

кауме дүн—түбән дәрәҗәлеләр

кәлям—сүз

кәсең—кис

кемсәйә—кешегә

кинә—янә

колуз—колбыз

кортарубән—коткарып

курүклү—күркәм, матур

кылмасун ашикяр—ачмасын

кямәран—бәхетле

лотф—мәрхәмәт

мәгани тәхтезрә—мәгънәләр тәхетендәге

мәфьүм—мәгънә

мәхү—юкка чыгу

мөнтәшир—чәчү, тарату

Мөстәган—ярдәм көтелгән зат (Аллаһ)

нәдер - нәрсә

нәйдәлүм—нишлик

нәйләрәм—нишләтим

нәснә—нәрсә

раннәмүн—юлбашчы

Рәббани—Алпаһның

рәдд ә иләмә—кире какма

салан—салган

сезә—сезгә

сөйләрәм—сөйлим

та зиндан капусына—зиндан капкасына хәтле

таки җозем бәндүме вә багыми—йөзем белән бәйләп торган буыннарга хәтле

 та кыямәт җанымызига фирак— кыямәткәчә җаныбыз аерылды

 тәдбир –чара

 төхфә—бүләк

туградурым—турашырмын

улан—булган

үгүш—күп

Хак бәнем—мин—Хак

 хале—хәлне

хушнуд ула—канәгать була

һәп—һәммәсе

шайәд ула—шәт файдасы булыр

шәрхә-шәрхә—вак кисәкләр

шөйлә кем—шундый ки

чагырыр—кы чкыра

эб—җеп, бау