Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

***

Бик күп вакыйгалар

Керми әсәрләргә—

Бәндәлекләр булып

 Ята дәфтәрләрдә.

 

Тик алар да әле

 Барсын сыйдыра алмый.

Язмыш елгалары

Ага кайный-кайный.

 

Кала бозлар утырып

Күңел ярларында.

Тормышның иң чыны

 Бары җаннарымда.

 

Ә җаннарны һич тә

Булмый киереп ачып.

Яшибез гел шулай

 Үзебездән дә качып.

 

Җуелганны тергезсәк...

Көндәлекләрне кайчан яза башлаганымны хәтерләмим. Шунсын гына әйтә алам күп алар миндә. Ачынып-әрнеп язганнары да, шатлыктан очынып язганнары да. Кызганыч, көндәлекләремнең күбесе юкка чыккан. Бары тик 1981 елда язылган бер дәфтәр һәм соңгы еллардагы егермеләп дәфтәр генә сакланып калган. Хәтта 1981 елдан соңгы еллардагы көндәлекләрнең лә дүрт дәфтәре юкка чыккан. Шул югалтуларны әзме-күпме тулыландырыр өчен хәтергә мәңгелеккә уелып калган вакыйгаларны кәгазь битләренә төшерәм.

 1958 ел, 17 июль. Красноярск краеның Канский шәһәре. Мин шунда хәрби шәһәрчектә укчы радистлыкка укып йөрим. Спорт белән шөгыльләнәм, парашутган сикерәм һәм 17 июльнең ул край вакыты белән кичке сәгать тугы пар тирәсендә кинәт билгесезлеккә очам. Бары тик хәрби санчастънең каты тапчанында гына аңга киләм. Күземне ачканда ике пар күз мина карап тора иде.

—Су!—дидем беренче сүз итеп һәм кызлар кулындагы стаканга үрелмәкче булдым. Шунда гына кулларымның мина буйсынмавын аңладым.

 Кызларның берсе кулын минем баш астына тыгып, башны калкытмакчы булды. Мин:

 —Алла!—дип кычкырып җибәрдем.

—Син татармы әллә?—диде ул. Мин керфек кагып кына җавап бирдем. Аннары кызлар сузып торган стаканнан бер-ике йотым су эчтем. Муенның сызлавына чыдар хәл юк. Җитмәсә, санчастьның ятагы каты, бүлмәсе бөркү. Кызлар минем хатне анлап мине чишендерә башладылар. Муен тирәсенә куллары якынлаша башласа—кычкырып жибәрәм.

Бу кызлар медчастьтагы дежур медсестралар булып чыкты. Берсе минем күг битенә укол чәпәде. 10-15 минутлар үтүгә авыртуым бераз басыла төште. Кызлар да минем белән шаяртып сөйләшә башладылар.

—Чибәр егет, нишләп моңарчы безгә бер дә килмәдең?

—Менә иртәгедән килеп йөри башлармын инде. Ләкин кайсыгыз янына килергә соң?

—Кайсыбызны ошатасың, шуна инде. —Кызлар халатларын салып каршыма бастылар.

Аларнын икесе дә мина бик чибәр күренде. Армиядә кызларга сусап торасың, бәлки, шуңадыр.

—Сез икегез дә миңа бик ошыйсыз. Ике калактагы пар алкалар кебек.

 —Алайса, икебез янына да килерсең.

—Мондый чибәрләрнең егетләре күптер шул. Кабыргаларыңны санап җибәрерләр.

 —Санаттырмабыз!—диде кызлар.

—Алайса, иртәгә мин сезнең янда булырмын.

Мин ул чакта әле гомерлеккә урын өстендә ятып калырмын димим, менә-менә муенымның авыртуы бетәр дә аякка басармын дип уйлый идем.

 18 июль. Күләгәдә үскән чыбык төсле нечкә һәм төссез бер капитан керде. Ул врач икән, резина башлы чүкече белән аякларга-кулларга бер-ике суккалады да:

 —Одевать!—дип команда бирде. Шул арада шүрәледәй шыксыз бер хатын килеп басты һәм тарткалап-йолыккалап мине киендерергә тотынды. Мин авыртуга түзә алмыйча акырдым-бакырдым. Кичәге кызлар киендерсен дип таләп иттем. Ләкин гади курсантның таләбе буыны катмаган капитан белән шүрәле нәселеннән булган затның ачуын гына арттырды.

 —Молчать!—дип акырды алар икесе ике тавыш белән Капитанның тавышы ыслаган еланныкына ошаса, шүрәле затыныкы авызына су капкан гөберле баканыкына охшаш иде.

Капитан белән теге усал хатын мина берни әйтми чыгып киттеләр. Мин шул каты тапчанда ятып калдым. Башыма төрле уйлар килде. Нишләп бу муенның авыртуы һаман басылмый икән? Шул авыртудан туктаса, чыгып качар идем. Нишләп кешеләр шундый мәрхәмәтсез була ала икән? Юкса мин бит аларга бернинди начарлык эшләмәдем. Дөньяда 20 яшь ярымга кадәр яшәп минем кешеләргә түгел, малларга да усал тавыш белән эндәшкәнем булмады. Сүгенү сүзләрен башкалардан ишетсәм дә, колак яфракларым кызышып кызара иде.

Авыртуларымны онытып шундый уйларга бирелеп ятканда теге капитан белән носилка күтәреп ике солдат килеп керде. Капитан мина карап алды да, солдатларга ымлады. Солдатлар тычкан тотарга җыенган мәче тизлеге белән миңа ташландылар. Берсе куллардан, икенчесе аяклардан күтәреп алып носилкага салдылар. Шул чактагы авыртулардан исән калырмын дип уйламаган идем. Күздән яшен утлары чәчрәп чыкты. Аннары бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Уянып китсәм, мин брезент белән каплаулы машина әрҗәсендә Кански шәһәренең асфальтсыз юлыннан аэропортка барабыз. Носилканы бау белән әрҗә кырыена асканнар. Бусы иңде авыру турында кайгырту дип атала. Әгәр машина әрҗәсе төбенә салсалар, носилка тагы да катырак сикерер, бер баштан икенче башка шуышыр иде. ә бауда бары тик сикереп-сикереп кенә аласың.

Кырыйларында командирлары булмагач, солдатларның бераз теле ачылды.

 —Сине Красноярск хәрби госпиталенә илтәбез.

—Әле моннан бер атна элек кенә синең кебек муены сынган бер егетне илткән идек.

—Әйе, ул ике метрлы таза егет иде. Тирән суга чумам дип башы белән сай җиргә төшкән. Баргач очрашырсыз әле.

—Әйе,—диде солдатның берсе ни өчендер көрсенеп.

Без аэропортка килеп җиткәндә 10-13 пассажир сыешлы самолетта берничә кеше утыра иде инде. Аларны бер якка күчереп, теге солдатлар минем носилканы урындыклар өстенә куйдылар.

Без, кайчандыр суында коенган, ташлы урамнарында марҗа кыдтары белән үбешеп йөргән Канскийны мәңгелеккә калдырып, Красноярскига очтык. Самолет һава бушлыкларына төшеп киткәндә күкрәкләр кысыла, эчләр актарыла, сынган муенны башы-ние белән алып ташлыйсы килә.

18 июль, кичке 4ләр тирәсе. Ниһаять, самолет җиргә төште. Самолет утыргычларына төрттерә-төрттерә алып төшеп киттеләр. Анда мине нәкъ Канскиидагы кебек әрҗәсен брезент белән төргән йөк машинасы көтә иде. Красноярск хәрби госпиталенә килеп кергән чакта ни үле, ни тере түгел идем.

Шулай да гимер кебек каты рентген өстәленә салып әле бер, әле икенче якка әйләндерә- әйләндерә рентген ясауларын хәтерлим.

Палатага кертеп салгач, газапларым бетәр дип уйлаган идем, әле тәмугның ишегалды гына булган икән. Палатада тимер карават өстенә такта җәйделәр. Аннары караватның баш ягын ярты метр күгәртеп һәм тышлыгы нинди төстә икәнлеге беленми торган түмгәк-түмгәк булып оешкан матрас салдылар да минем өстемдәге киемнәрне кайчы белән кисеп алып, карават өстенә ыргыттылар. Ләкин мине җәзалау монын белән генә бетмәгән икән әле. Үгез суючы адәмгә охшаган таза бер ир кулына брезент тасма тотып яныма килде. Ул дәшми-гынмыи гына тасманы минем култык астарыма тыкты, ниндидер элмәк ясап башка кидерде, аннары тарттырып карават башына бәйләде. Минем эчәсем килә, тыным кысыла, өстәвенә ике көн сигән юк. Теге үгез суючы чыгып киткәч, медсестрамы, врачмы кереп утырды.

 —Йә, нихәл, егеткәй?

—Сиясем килә,—дидем.

Минем янда утыручы «шәфкать иясе» өстемә ябылган одеалны ачып, монарчы беркемгә дә күрсәтмәгән җиремне тотып карады, бармагы белән сидек куыгына бәргәләп алды да минем өстемне дә япмыйча чыгып китте. Шунда ук идән юучы яшь кенә бер кыз мина карап-карап куя. Оятымнан кызарынып ятам. Җитмәсә, чебеннәр нәкъ шул җирне тешләп ала. Куып җибәрергә куллар эшләми.

 Ниһаять, каталка тартып ике кыз керде. Алар мине кысан гына тәрәзәсез бүлмәгә алып керделәр. Түшәмдә тонык кына лампа яна.

 —Син татаринмы әллә?—диде кызларның берсе.

—Ясное дело,—диде икенчесе,—вот же обрезанный.

Мин инде хәзер оялудан уздым. Төрле яклап тикшереп чыккач, алар үз эшләренә тотындылар. Мин түшәмгә карап ятам. Нәрсә эшләгәннәрдер, бер мәлне кызлар кызыксынган җир ачыгып, авыртып алды һәм мин сиеп җибәрдем.

Мине палатага кертеп салдылар. Шушы көннән соң гомерлеккә сузылган газаплар башланды. Ике тапкыр муен умырткаларына наркозсыз-нисез операция ясаулар, кузгатырга ярамый дип клеенкага җәелгән чүпрәк өстендә ятулар тәнне тәмам черетте. Кечкенә чактан сула коену, мунча керүләрне төштә күрергә генә калды. Шулай да, врачлар белән тарткалаша торгач, өч айдан соң мунчага алып бардылар. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, мунчада су юк икән, мине юындырырга дип алып барган санитаркалар котельныйга китгеләр. Алар китүгә минем өстемә душтан салкын су коела башлады Шушы «мунча»дан соң температурам 40 градуска күтәрелде һәм ул атна буе төшмәде. 9 ай хәрби госпитальдә ятып, исән калу чаткылары беткәч, миннән котылырга теләп туган якка җибәрергә булдылар.

1959 елның 9 мае. Салкын яңгыр явып тора. Өскә кием киеп булмый. Иске-москы җәймә һәм балык сөзәргә генә ярарлык тишек-тошык одеалга төреп вагон сәкесенә илтеп салдылар. Вагонның икенче сәкесендә күзен ярым йомып берәү ята иде. Ул миннән бер атна элек су коенганда муенын сындырган Маслов фамилияле егет икән. Грозный шәһәреннән, Уфага чаклы бергә кайттык. Безне ике солдат, бер медсестра озата барды. Без Маслов белән адресларны да алышкан идек. Ләкин безнең поезд Уфада биш минутка гына тукталыш ясый икән. Бик ашыгыч рәвештә генә поезддан төшерделәр. Адреслар һәм хезмәт иткәндә язып барган куен дәфтәре мендәр астында Грозныйга китеп барды. Бер солдат һәм шәфкать туташы Грозныйга Масловны озата китте. Мине икенче поездда бер солдат озата барды.

         1959 ел, 12 май. Урыссу станцасында мине Баян җизни, әни һәм абыем Фәһим каршы алдылар. Якын кешеләремнең якты чыраен күргәч, күңел күтәрелеп китте. Ләкин бу күтәренкелек, Урыссу больницасына килеп кергәч, өреп сүндерелгән керосин лампасыдай, бик тиз сүнде. Чөнки мине каршылаучы табиб һәм шәфкать туташларының чырайлары көл төсенә керде.

— Берсеннән котылып тын алырга азгермәдек, икенчесе.

Күрәсең, миңа хәтле умыртка сөяген сындырып кемдер яткан булган.

Минем үземнең дә Урыссу больницасына кайтасым килмәгән иде. Ләкин гади солдатны Мәскәүгә җибәрмиләр шул. Юкса мин госпиталь башлыгына: «Мине йә Мәскәүгә, йә Казанга җибәрегез!»—дип күпме ялындым. Алар: «Сиңа туган якларында яхшырак булыр»,—дип, үтенечләремә колак салмадылар. Һич югы Баулы хастаханәсенә салсалар, туганнар, дус-ишләр килеп йөрергә әйбәтрәк булыр иде.

Урыссуга салуның сәбәбе: Н. Хрущев хакимияткә килгәч, «оптимизация» дигән нәрсә башлап җибәргән иде. Безнең Баулы районын, Ютазыны һәм Бөгелмәне бергә кушып, без Бөгелмә районына кереп алдык. Берничә елдан ул оптимизация үзен акламады. Кире тарката башладылар. Без бераз Югазы районы кешеләре булып тордык. Ә Ютазының район хастаханәсе Урыссуда иде.         1959 елның сентябрендә, ниһаять, Баулы хастаханәсенә күчтем. Билгеле инде, анда мине сөенеп каршыламадылар. Шулай да туганнарга, дус-ишләргә килеп йөрергә якын иде. Баулы хастаханәсендәге хәлләр «Җилкәннәр җилдә сынала» повестенда шактый чагылыш тапты. Дөрес, әдәби әсәр буларак күп кенә вакыйгалар гомумиләштереп бирелде. Укучылар андагы геройларның чынбарлыкта ничек булганын сорыйлар. Авыр вакытта ташлап киткән Фәүриягә нәфрәтләнәләр. Укучылар гына түгел, укытучылар да әдәби әсәр белән чынбарлыкның берүк түгеллеген анлап җиткермиләр. Әлбәттә, минем тормышта әдәби әсәр кысаларына сыймастай хәлләр күп булды, һәм әле дә булып тора.

Кайбер вакыйгалар көндәлекләргә керде, кайберләре күпмедер үзгәртелеп, хикәя- повестьларда чагылыш тапты.

Көндәлекләрнең кайберләре югалса да, хәтердә мәңге җуелмаслык вакыйгалар күп. Аларның бөтенесен язып тормыйм, чөнки көндәлекләр урынына истәлекләр яза башлавым мөмкин.

Тагын бер вакыйганы язмый калдырсам, көндәлегемдә өзеклек килеп чыгар.

1961 ел, 12 апрель. Гагаринның космоска очкан көне. Нәкъ шул көнне мине Баулы хастаханәсеннән «очырып» чыгардылар. Моңа шигырьләр язуым сәбәпче булды.

1962 елның июненә кадәр авылда әни һәм туганнарым янында яшәдем.

1962 елның июнендә Казанның «Иске клиника»сына китереп салдылар. Монда килгәндә инде минем хакта газеталарда М.Шабаев, Шевченко язган мәкаләләр һәм үземнең шигырьләрем укучы күзенә күренгәли башлаган иде.

 Шушы көннән минем Казан тормышым башланып китте. Түбәнсетүләрнең, кимсетүләрнең бер этабын үтеп, күтәрелү юлына килеп кердем.

 

Көндәлеккә ни языла?

 

Көндәлекне әдипнен автобиографиясе, автор шәхесен күпмедер дәрәҗәдә ачучы, аның тормышка, яшәешкә карашы, яши-яши әдипнең фикерләү эволюциясенең борылышлары, үзе белән аралашкан кешеләргә мөнәсәбәте дияргә мөмкин. Ләкин көндәлек әдәби әсәр булмаганлыктан, авторның фикерләре субъектив. Көндәлек ул истәлек тә, тормыш вакыйгаларын шәрәләндереп бирү һәм тарихка әйләнеп баручы вакыйгаларның чагылышы да.

Бер уйлаганда, язучылар, шагыйрьләр үзләренең күргән-белгәннәрен хикәя-повестьларында, шигырь-поэмаларында теге яки бу формаларда чагылдырып бара. Әйе, бу шулай. Ләкин зур шәхесләрнең, дөньяны киң колачлап язган язучыларның шәхси тормышлары, әдәбият кануннарына сыймаслык вакыйгалары, эчтән кичереп йөреп тә башкаларга әйтәсе килмәгән уйлары, фикерләре була. Кайвакыт бик якын дусларың да берәр этлек эшләргә, сиңа аяк чалырга мөмкин. Арадагы мөнәсәбәтләр бозылмасын дип, үз принципларына каршы килеп булса да, аралашып йөргән кешеләреңнең чын йөзләрен дөньяга фаш итмисең. Шунсы да бар: сиңа начарлык эшләгән кешенең башка берәүгә яхшылык кылуы мөмкин. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик катлаулы. Гомумән, тормыш турында гына түгел, аерым кешеләргә биргән бәяләребез дә субъектив бәя. Шуңа күрә үзеңнең шәхси тормышыңны ничек булган шулай көндәлеккә генә язып була.

Көндәлекнең кыйммәте шунда—анда вакыйгалар кайнар килеш бирелә. Күп вакытта теге яки бу шәхескә интуитив рәвештә көндәлеккә теркәлеп куелган бәяләр еллар үгкәч объекте бәягә әверелә Көндәлекнең иң әһәмиятле ягы—аны язучының үз шәхесен ачучы документ булуында. Ул кемнәр белән аралашкан, нинди китаплар укыган; рухи һәм матди байлыкка ничек карый; кайсына өстенлек бирә, нинди шартларда үскән, язучылык сәләтенең ачылып китүенә кемнәр яки кемнәрнең әсәрләре ярдәм иткән һ. блар, һ. б лар. Кыскасы, көндәлек ул—язучының биографиясе. Ләкин әдәбиләштерелмәгән, яна туган баладай шәрә һәм гөнаһсыз. Монда сәясәткә, хакимнәргә яраклашу юк. Укучы өчен көндәлек шунысы белән кыйммәтле. Телиме-юкмы. көндәлегендә язучы үзенә бәя бирә. Көндәлекләр аша анын эрудициясен, фикер зигзагларын, тышкы дөнья, ягъни сәясәт, иҗтимагый тормыш аның акыл үсешенә ничек тәэсир иткәнен күрәсең.

Мина көндәлекне иҗат белән бер чорда яза башларга туры килмәде. Һәр нәрсәнен җае бар, шалканның да мае бар, диләр бит. Көндәлек язарга башта җаем булмады. Беренчедән, армиядә хезмәт иткәндә гомер буена сузылачак имгәнү алып, үлем белән яшәү арасында ятканда көндәлек язу кайгысы башка да килмәде. Андый уй туса да яза алмас идем: кул-аяклар эшләми. Муеннан аркага кадәр сузылган умыртка баганасын ачып операция ясаулар, авызга алюмин кашык белән кайнар аш тутырулар, ашаганнан соң бер уч таблетканы авызга салып, аларны мин төкереп ташламасын өчен санитаркаларның идән юган кулларын ак икәнлеге дә беленми торган халат итәгенә сөртеп, дарулар эреп беткәнче авызны каплап торулар; караватның буеннан-буена сузылган клеенка өстендә ятулар, шул кузгалмыйча ятуларның нәтиҗәсе буларак тәндәге бөтен итнен череп таркалуы һәм бер ай эчеңдә 65 килолы егетнең 35 килога калуы—тышкы дөнья барлыгын оныттырды.

Бераз рәтләнә төшеп, хәрәкәтсез бармаклар арасына каләм кыстырып кәкре-бөкре хәрефләр белән булса да яза ала башлагач, күңелгә яшьтән тупланып килгән тәэсирләр, кичерешләр шигырь юллары булып иреккә бәреп чыга башлады.

 Шунда мин системалы белем алу кирәклеген аңладым. Казан шәһәренең 18нче эшче- яшьләр мәктәбе укытучылары минем укырга теләгемне белгәч 9-10 класслар программасы нигезендә больницаның кысан палаталарына килеп миңа дәрес бирә башладылар. Мин бер елда ике еллык программаны үзләштереп, больницадан өлгергәнлек аттестаты алып чыктым. Мине кеше итәргә теләп үз вакытларын җәлләмичә һәм шул хезмәтләре өчен бер тиен хезмәт хакы алмыйча зур сабырлык белән укытып йөрүче ул укытучыларга мен-мең рәхмәт. Алар мине укытып кына калмадылар—университет ишекләрен ачарга ачкыч тоттырдылар. Билгеле, больница шартларында көндәлек язу мөмкин түгел, һәркөн дәресләргә хәзерләнәсе, сәгатьләр буена сузылган системалар, яраларны бәйләүләр бөтен вакытны һәм көчне ала иде.

Шулай да үземдә ниндидер көч табып, кулга каләм тотып нидер язган булам. Китаплар укыйм. 60 нчы еллар китап уку чоры иде. Газета-журналларнын зур тиражлар белән чыккан чагы. Укыган саен укыйсы килә. Күңелнең баеганы сизелә. Хәзер бит инде мина өметле яшь шагыйрь дип карыйлар. Ә моны акларга кирәк. Мин университетка керергә әзерләнә башладым. Яныма килеп йөрүче яшь шагыйрьләр Тәүфикъ Камалиев, Рушания Арслановалар әзерләнергә ярдәм итешәбез дип тора.

Тәүфикъ үзе үк минем исемнән Казан дәүләт университеты ректоры Нужин исеменә гариза язып, миннән кул куйдырды да гаризамны университетка илтеп бирде. Беренче керү имтиханын өемә килеп галим һәм шагыйрь Зәет абый Мәҗитов алды.

 Больницада ятканда Сибгат абый Хәким, Абдулла ага Гомәр, Шәүкәт Галиев,  Илдар Юзеевлар үзләренең китапларына автографлар язып миңа бүләк иткән иде. Палатаның тәрәзә гөбе, янымдагы тумбочка китаплар белән тулды. Бер бүлмәле хрущевкага күчкәч, ул фатир миңа хан сарае булып тоелды.

Иң беренче эш итеп бер китап шкафы алып куйдым. Татарстанда чыга торган барлык газета-журналларга язылдым. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») минем бәләкәй чактан укып үскән һәм сигезенче класста укыганда беренче шигырьләремне җибәреп, «яз да яз әле» дигән хат алышкан журнал. Беренче булып шуңа язылдым Һәм баштан ахырга кадәр бер җөмләсен дә калдырмый укый идем.

 1962 елда, әле мин Республика клиникасында ятканда, яныма Хәсән Сарьян килде. Кулыңда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы Хәсән Сарьян ул вакытта «Азат хатын» журналында җаваплы секретарь булып эшли иде. Ул берничә журнал һәм минем журналга җибәргән кулъязма хикәямне алып килгән.

—Синмени инде Фәнис Яруллин дигән кеше,—диде ул һәм:—Мин Хәсән Сарьян булам,—дип килеп күреште.

Миңа аның кырыс чырае һәм миеңне тишәрдәй булып карый торган күзләре ошамады. Ул минем хикәямне селтәштереп «Синең бу хикәяң ике җирдә басылды бит иңде, җитмәсә әле монда искитәрлек вакыйга да юк»,—диде. Минем ачу килде. «Синең үзеңнең хикәяләрең өчәр җирдә чыга бит Башкортстанның «Һәнәк»не ачсаң да син, «Агыйдсл»дә дә син. Инде синең шул ук хикәяләрең безнең Баулы һәм Ютазы район газеталарын басты. Хәзер шуларны «Азат хатын»да бастырып ятасың»,—дидем. Ул чакта мин Башкортстанда чыга торган «Агыйдел», «һәнәк» һәм «Кызыл таң» кебек газета- журналларны укып барам һәм сирәк-мирәк булса да «Һәнәк»тә кыска юморескаларым, «Кызыл таң»да шигырьләрем дөнья күргәли иде. Хәсән Сарьянның Башкортстаннан килгәнлеген белми идем. Ул минем сүзләрне тыныч кабул итте.

—Башкортстан әдәбияты белән дә танышмени әле син? Ярый, ярый, әйбәт. Үзеңнең әсәреңне шулай кайнарланып яклавында ошый. Миңа әйткән сүзләреңдә дә хаклык бар. Ә синең бу хикәяңә килгәндә, ул әле йомшак. Казанның таләпләре зур аның. Синең бит шигырьләр шәбрәк. Әзер шигырьләрең булса, бир, алып китәм,—диде.

Әзер шигырьләрем юк идее, бераздан соң хат белән салдым. Ул минем шигырьләрне журналда чыгарды. Ләкин «Доктор әткәмә» дигән шигырьгә карата мондый сүзләр язып җибәрде: «Үзең турында артык зур фикердә икәнсең, доктор булалсаң бик шәп әле ул»,—диелгән иде хатында. Мин аңа: «Бу бит шигырь, автобиография түгел»,—дип яздым аның хатына каршы.

Хәсән Сарьян белән бер кызны да «бүлешергә» туры килде безгә. Нәсфия исемле бер чибәр кыз килеп йөри иде миңа. Чибәр кызларга мин битараф карый алмыйм. Хәсән Сарьянның да ул кызга күзе төшеп йөри икән. Кыз, мактанырга теләпме, үзенә багышлап язган шигырьләремне Хәсән Сарьянга укыткан. Шуннан безнең арага салкынлык керде. Хәсән Сарьян белән аралашмый башладык. Шулай да ул безнең туйга килде. Озын көйләр, башкорт җырлары җырлады. Ә теге чибәр кыз каядыр «очып» киткән иде инде.

Күрәсең, минем сүзләрне авыр кабул иткән булгандыр, туй вакытында тост әйтергә рюмкасын күтәргәч: «Фәниснең ачы теле кебек шушы ачы аракыны эчеп куйыйк әле»,—диде.

 «Азат хатын»да ул ничә ел эшләгәндер, хәтерләмим, аның урынында Марс Шабаев эшли башлады. Ул да минем иҗатка бик таләпчән булды. «Үзең ничек кенә авырсан да иҗатың авыру булмасын»,—диде ул һәм мин бу сүзләрне һәрвакыт истә тоттым.

Университетта мин алты ел укыдым һәм аны 70нче елда тәмамладым. Анда мине Н. Юзиев, М. Мәһдиев, 3. Мәжитов, В. Хаков кебек зур шәхесләр укытты. Университетка кергән елны, ягъни 1964 елны беренче китабым чыкты. Бу шигырьләр авыруым белән көрәшеп, төрле больницаларда язылган шигырьләр иде.

60 нчы еллар башында Баулы район больницасында ятканда 90 битлек, амбар кенәгәсе дип йөртелә торган зур дәфтәрне шигырьләр һәм больницада эшләүче кешеләр турында төрле язмалар язып тутырган идем. Ул дәфтәр кулдан-кулга йөрде һәм, ниһаять, шәфкать туташлары кулына, аннары дәвалаучы табибларга барып җитге дә юкка чыкты. Аның юкка чыгуына исем китмәде. Чөнки андагы кайбер шигырьләр 1960 елда Баулы район газетасында басылган иде инде. Андагы язмаларда, зур әһәмияткә ия булмасалар да, минем өчен иң авыр чорның кайбер төсмерләре чагылмый калмагандыр. Ләкин иң кыйммәтле нәрсәсен—сәламәтлеген югалткан кеше өчен бер дәфтәр язма югалту—анализга кан алганда бер-ике тамчы канның читкә тамуы кебек кенә иде. Дәфтәр югалган икән—минем бит әле хәтер бар. Ә хәтердә балта белән дә юнып альт булмаслык вакыйгалар саклана. Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: иң гуманлы һөнәр ияләре мине алдау-йолдау юлы белән больницадан чыгардылар. Имеш, алар мине Казанга җибәрергә җыеналар. Ә аңарчы миңа туган-тумачаларым янында ял итәргә, авыл һавасы суларга кирәк. Ә мине Казанга алып китәчәк самолет бер-ике атнадан килеп җитәчәк икән. Ул бер-ике атна дигәне ел ярым булды. Үкчәдән алып муенга кадәр сузылган яраларны әни һәркөн бәйләп торды. Абыем Фәһим күгәреп мунчага альт барды. Яманлык белән яхшылык янәшә йөргәнлеген шунда барлык күзәнәкләрем белән татырга туры килде. Өйдә сәгать саен бер яктан икенче якка әйләндереп яткырулар, мунчада чабына-чабына юынулар, ә иң мөһиме—сиңа артык кеше итеп карамаулар үзенекен итте: җәрәхәтле урыннарның мәйданы кимеде. Шигырьләр, хикәяләр туып кына торды. Шигырьләрне мин гадәттә төнлә уйлый идем. Кайбер төнне икешәр-өчәр шигырь туа, ә иртән аларны сеңлем Һәнүзәдән дәфтәргә күчертәм. Аннары аларны бөтен гаилә белән кычкырып укыйбыз, бәхәсләшәбез. Гаилә «редколлегия»сендә әйбәт дип табылганнарын Баулы, Ютазы һәм Башкортстанның Октябрьский каласында чыга торган (газетаның исеме онытылган) газеталарына җибәрәбез. Район газеталарының таләпләре бик югары булмагандыр, күрәсең. Жибәргән шигырь-хикәяләремнен күбесе басылып чыга иде. Район газеталарында дөнья күргән әсәрләремнең берсен дә китапларыма кертмәдем. Әмма ул газеталар минем күңелемдә зур ышаныч уяттылар. Өйгә хатлар һәм төрле авыллардан яшь кызлар килә башлады.  Мин кыюлана төштем. Шигырь- хикәяләремне республика газета-журналларына да юлларга тотындым. Казаннан безгә язучылар килә башлады. Бу хакта «Сөенечләр бүлешү» дигән китапта язылганлыктан, кемнәр һәм кайчан килүләре, ничек ярдәм итүләре турында язып тормыйм. Бары тик «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасыннан Марс Шабаев килеп, ике көн буе минем хикәя-шигырьләремне укып, кайберләрең күчереп алып Казанга атып китүен, ә Казанга кайткач «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарына зур-зур мәкатәләр язуын һәм шигырьләремне бастыруын кабатлап булса да әйтми кала алмыйм. Республика газеталарында шигырьләрем чыгу миңа яңа дәрт өстәде.

Иҗатымның башында ук шактый шигырьләрем рус теленә тәрҗемә ителеп. Мәскәү газета-журналларында фоторәсемем белән басылуга, рус кыхтарыннан хатлар, фоторәсемнәр ява башлады. Авиация формасында бик горур кыяфәт белән чыккан фотомны күргәч, кызлар мине бик гайәр егет дип күз алдына китергәндер, күрәсең Ленинградтан Инна Латынина дигән бер кыз белән шактый хатлар алыштык. Ул минем авыруымның диагнозын сорап язды һәм диагнозны Ленинград профессорларына күрсәтеп, Ленинград больницасына алырга да теләгән идее, ләкин барып чыкмады. Больницага алмадылар. Аннары ул Инна үзе килде. Мине күргәч, «аһ» итте. Чибәр яшь кыз. Ә мин 35 килолы сөяк җыелмасы. Ул минем өскә ябылган одеалны ачып карады да тәгәри-тәгәри елады. Безнең Нурсөя белән өйләнешмәгән чак. Чибәр Инна елап туйгач: «Мин иртәгегә Ленинградка кайтырга билет алырга барам, кунарга сезгә кайтам»,—дип чыгып китте дә юк булды. Күрәсең, аның нияте мине сәламәтләндерү генә булмаган, егет кеше буларак мин ниндирәк, шуны үз күзе белән күрәсе килгәндер. Мине кызлар нишләптер урын өстендә генә ята дип күз алдына китерми иде. Күбесе: «Син бераз йөрисендер инде»,—диләр иде. Мин шаяртып: «Кай көннәрдә кызлар озатып кайткалыйм»,—дия идем.

Мин көндәлекләрнең баштарак ни өчен язылмавы турында сүз башлаган идем. Хәер, көнс-сәгате белән укылган китапларны, килгән кешеләрне көндәлек формасында дәфтәргә теркәп барырга вакыт та калмый иде. Көне буе кешеләр килә: кемдер миннән киңәш сорый, кемдер үземә киңәш бирә.

Шигырь, хикәяләр иҗат итәргә, газета-журналларга яңа шигырьләр әзерләп бирергә, китап нәшриятына яңа җыентык туплап тапшырырга, университетта укырга, димәк, күпме контроль һәм курс эшләре язарга кирәк. Җитмәсә әле кайбер укытучылар укыган китапларга конспект язуны таләп итәләр иде. Яза идем инде, язмасан, имтиханны алмыйлар. Уку авыр. Ләкин бер башлагач ташлыйсы килми. Үзеңнең офыкларыңның киңәя баруын сизәсең. Психологик моментларны сурәтләгәндә кайсы язучы нинди ысуллар кулланган, табигать белән кеше гармониясен кемнәр ничек тасвирлаган— шуларны өйрәнәсең. Ләкин бу аларча язу өчен түгел. Киресенчә, элгәрләрне кабатламас өчен кирәк. Тора-бара шуны аңладым: кешегә таләпне никадәр күбрәк куйсаң, ул шуның кадәр күбрәк эшли. Кешенең мөмкинлекләре чиксез. Марс Шабаев: «Син күп язма, ашыкма»,—ди иде. Без бу мәсьәләдә еш кына бәхәсләшә торган идек. «Бер шигырьне ун көн язсаң, ул ун төрле була, кайнап торганда гына ул әйбәт чыгарга мөмкин», дия идем. Университетта укыган алты ел өчендә мин атты китап чыгарганмын. Беренчесен әйткән иңем инде. «Мин тормышка гашыйк»,—1964. Шигырьләр җыентыгы.

1966— Май төне. Проза.

1967— Бакчалар бәскә төренә. Шигырьләр.

 1968— Минем елмаю. Балалар өчен шигырьләр.

1969— Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр.

1970— Гел ашыгам. Шигырьләр.

Дөрес, алар калын түгел, йомшак тышлы, кечкенә форматлы китаплар. Кечкенә булып чыгуларының сәбәпләре бар. Беренчедән, мин ике жанрда берьюлы эшләдем. Ә нәшрият хикәя белән шигырьләрне бергә чыгармый иде. Икенчедән, миңа таләпне бик зурдан куйдылар. М.Шабаев беренче килүеңдә үк, «Синең әсәрләрең сәламәт кешеләрнекеннән, кимендә ике башка югары торса гына дөнья күрәчәк. Таза кешеләр үз әсәрләрен яклап редакцияләргә, нәшриятка бара алалар. Кайберләре редакторларны туйдырып бетереп булса да әсәрләрен бастыралар. Ә син алай итеп йөри алмыйсың. Икенчелән, авыру кешегә киләчәге юк кеше дип карыйлар. Тагын шул: син артык күп язасың. Күп эшләгәндә, җибәрмим дисәң дә брак китә»

М. Шабайның бу сүзләре белән мин килешмәдем. Күбрәк язган саен остарасың, дидем.

«Бакчалар бәскә төренә» китабы мин Бәкер курортында дәваланып ятканда чыкты һәм аны Разил Вәлиев тиз арада күреп алып, миңа почта белән җибәргән иде. «Фәнис абый,—дип язган иде ул хатында,—менә, бер уч шигырьләрең  китап булып басылып чыккан. Мин ул шигырьләрне бер сулышта укып чыктым. Синең өчен шатландым. Үзең дә шатлана торсын дип почта белән китабыңны үзеңә җибәрәм. Миңа шигырьләрең ошады. «Яратмыйм ясатма чәчәкне» дип башланган шигыреңне ятлап та өлгердем».

Разил мижа карата нишләптер бик игътибарлы булды. Унынчы класста укыганда бер иске мотоцикл белән Бәкер курортына мине күреп, сөйләшеп утырыр өчен килгән идее. Үзенең йөрәгендә шигырь уты дөрли башлаган чак булгандыр инде. Гомумән, Разилдә кешене шатландырудан тәм табу хисе көчле. Мондый сыйфат киң күңелле кешеләрдә генә буладыр.

Күп кенә шагыйрьләр китабын чыккач исәнләшми дә башлыйлар. Китапларым ел саен чыгып торгач: «Син авыру кеше булганга, җәлләп чыгаралардыр инде»,—дип әйтүчеләр дә очраштыргалады. Андыйларга мин болай дип җавап бирә торган идем: «Менә син аяк-кулларынны селкенмәслек итеп бәйләт тә һич югы бер-ике ай түшәмгә генә карап ят. Авызыңа ашны хатынын алюмин кашык белән салып торсын. Түшеңә дәфтәр белән каләм куйдыр. Бер бармагың да селкенмәгән килеш шигырьләр, хикәяләр яз, китаплар укы. Университет укытучыларына имтихан бир. Атналык «Литературная газета», журналлар укы. Нәрсә яза алырсың икән һәм язганнарыңны сине кызганудан басарлар микән?!» Әле бит бәйләнеп яту авыру дигән сүз түгел, бәйләнгән кеше үзен бер чишәселәрен белә. Авыру исә өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөнья күрә алмаслык дәрәҗәдә нәфрәтләнергә, сәламәт кешеләрнең бөтенесен үзе кебек авыру итәргә теләргә мөмкин. Шушы түбәнлеккә төшмичә, упкыннарны сикереп үтү һәм үзеңне түбәнгә сөйрәүче канлы яраларны ялый-ялый күтәрелү кирәк иде. Ә моның өчен фани дөньянын ваклыкларын иңнәреннән коеп төшереп, хыялын белән булса да һавада очкан аккошларның канатына утырып диңгезләр кичәргә, Робинзон Крузо кебек үз утравыңны табып үз дөньяңны корырга һәм һәр иртәне сине олы дөньяга азып чыгучы караб килүенә өметләнеп яшәргә кирәк. Җанында өмет угы булганда кеше барлык авырлыкларга да түзә ул.

Университетта укыган вакытта һәр көнне бер китап укып чыгуны үземә максат итеп куйдым. 300 битлекме, 400 битлекме—шуны укып, эчтәлеген күңелдән сөйләп чыгам. Шунсыз өлгереп булмый. Әле бит дистәләрчә газета-журналлар көтеп тора. Китап- журналлар укыйммы, үз әсәрләремне язаммы—андый чакта минем янда бер кеше дә булмаска тиеш. Башка авторларны укыганда ла, үзем язганда да бөтенләй башка дөньяга чумам: Э. Хемингуэйның балыкчы карты белән диңгездә йөзәм; Д. Лондон геройлары белән ерак сәфәрләргә чыгып алтын эзлим; Драйзер персонажларына сабын сатышам; П. Мерименың Дон Жуаны белән сөяркәләр кочагына керәм; О. Бальзак героиняларын монастырьдан алып кайтышам, Л. Толстойның Наташасына гашыйк булам; А Пушкиннан Натальясын тартып алам; Гогольның Ревизоры булып йөрим; Г. Тукайга әверелеп яланаяк салкын идәннәрдә басып торам; Г. Ибраһимовнынң Алмачуарына атланып хыялыма чабам. Кыскасы, һәркөн мин кемдер булам; кемнедер җиңәм, кемнәндер җиңеләм.

Болары әле язучылыкка әзерлек кенә. Төннең кара пәрәнҗәсе күк йөзен каплагач, мин хыял дөньясына чумам. Көндез яныма килеп йөргән кызларга гашыйк булам. Аларга багышлап шигырыәр язам. Ул образлар минем төшемә кереп, мина мәхәббәтләрен аңлаталар. Бергә булыйк дип кулларын сузалар. Тик куллар-кулга тоташырга өлгерми, әллә каян төн ефәгенә очкын төшә дә пәрдә дөрләп яна башлый. Сузылган куллар тартып атына. Ике арага бушлык эленә.

         Әмма тамырларда кайнар кан агудан туктамый. Хыял аты мине Каф тауларына алып менеп китә. Тауның иң биек кыясына шигырь язам, ә уянгач, истә калганнарын дәфтәргә төшерәм.

Врачлар: «Ятып уку күзеңне бетерә»,—дисәләр дә, башкача уку һәм язу мөмкинлеге булмагач, ятып укырга, ятып эшләргә, ятып ашарга туры килә. Бер уйласаң, ятып уку- язуларның файдасы бар икән. Язу өстәле кирәкми, кухняга чыгып ашыйсы юк; артык урындык һәм артык урын кирәкми. Шуңа күрәдер инде, миңа озак еллар буе кухнясы 5 кв.метрлы хрущевкада яшәргә туры килде. Елый белгәннәр тиз арала фатирдан фатирга күчтеләр. Халык: еламаган балага имчәк бирмиләр дип дөрес әйтә. Мин елый белмәдем.

 Алтмышынчы еллар ахырында мина «Крутушка» санаториена путевка бирделәр. Аңа кадәр инде мин биш мәртәбә «Бәкер» курортында дәваланып яткан идем. Казан больницасыннан соң монда миңа оҗмах булып тоелды. Авыруларга мөнәсәбәт әйбәт. Аш- сулары мактап бетергесез. Ә иң шәбе—монда яшь кызлар эшли, һәр елмаеп караучыга гашыйк булам. Кич белән кызлар мине кресло-караватка яткырып табигатькә алып китәләр. Мәхәббәт анлашулар, татлы үбешүләр.

 Йә, ярый, боларын сөйләп тормыйм. Мактануга китә. Ә менә «Бәкер»гә Илһам Шакировлар, Габдулла Рәхимкулоалар килеп концерт куюларын онытырлык түгел. И.Шакиров әле гармунчы белән генә җырлый иде. Кулын кая  куярга белмәгәнлектән, шырпы кабы кебек бер нәрсәне ике куллап тотып, сәхнәдә селкенмичә дә басып җырлавы хәтердә. Әле мин сәламәт чакта безнен авылга Фәридә Кудашеваның, бераздан Рәшит Ваһаповның килгәне бар иде. Атар сәхнәдә үзләрен иркенрәк топылар Рәшит Ваһаповның концертын клуб мөдире магнитофонга яздырып алган иде. Аны үзебезнең колхоз радиосы күп тапкырлар кабатлады.

 Ә. Рәхимкулов «Бәкер»гә Наҗия Теркулова белән килгән иде Эмоциональлеге тәэсир иттеме, аны халык яратыбрак тынлады. И.Шакиров моңа үпкәләмәс дип уйлыйм: артистнын концерты тамашачыдан тора. Клубка бит татарлар гына түгел, башка милләт халкы да килә. Бәлки И.Шакиров концертында башка милләт халкы күбрәк булгандыр. Алтмышынчы елларда әле И. Шакиров танылып кына килә идее.

 Без «Крутушка»га әни белән бардык. Нурсөя заводта эшләгән чак. Мине карарга кеше кирәк. Әмма мине берничә кеше ята торган палатага салдылар. Әни шунда бер тапчанда ята. Ә минем ашау-эчү һәм башка эшләр карават өстендә эшләнә, мин әни белән икебезгә аерым бүлмә сорасам да, үтенечемә колак салучы булмады. Әмма кайвакыт бәхет кояшы да елмаеп куя бит ул. Мин тышта раскладушкада яткан чагында кырыема ике кеше килеп туктады. Боларның берсе Габдулла Шамуков,  икенчесе Мәсгуть Имашев иде. Г. Шамуков: «Кемне күрәм, Фәнис туган, син түгелме соң бу?—дип кочагына алды. —Теге вакыт авылыгызга килгәч, тәнеңне сыпырып карарга кыймаган идем, бик ябык икәнсең, туганкай»,— дип, ул өскә япкан юка җәймә өстеннән бөтен гәүдәм буйлап кулын йөртеп чыкты. Аннары мине М.Имашев белән тыныштырды. Сөйләшә киткәч, минем кайсы палатада икәнемне сораштылар. Дүрт кешелек палатада икәнне белгәч, Г. Шамуковның ачуы чыкты. Без сөйләшеп торганда әни читгәрәк иде. Г. Шамуков әнине күреп алды да: «Ә-ә. апа да монда икән, бик әйбәт,—диде һәм:—Әйдәгез әле, апа, бер кабинетка кереп чыгыйк. Мәсгуть, син дә ияр»,—дип, әнине санаторийның баш врачы утыра торган кабинетка алып кереп китте. Берничә минуттан күзләрен яулык чите белән сөртә-сөртә әни, аның артыннан минем яна дусларым килеп чыктылар.

 —Булды,—диде Габдулла абый,—сезне аерым палатага салачаклар.

 Әнинең күзләре шул сөенечтән яшьләнгән икән. Безне ике кешелек бүлмәгә күчерделәр. Артистларның дәрәҗәсе язучыныкыннан зуррак икән дип уйладым. Бәлки бу тама-тама ташны тишүче тамчы булгандыр. Чөнки мине аерым палатага салу өчен санаторийда эшләүче врач Магаз Галиәхмәт улы Галиәхмәтов та тырышып иөри иде. Магаз Галиәхмәтович, мине элек Бәкер курортында дәвалаган табиб, нигәдер мине якын итә иде. Монда, «Крутушка» санаториенда, аңарга ике бүлмәче фатир биргәннәр. Санаторийдан киткәндә «Киләсе елда үзебезгә кунакка килегез, балыкка йөрербез»,—  дип калды. Без Нурсөя белән аларда бер атнага якын кунак булып яттык. Урманга, су буйларына бардык. Балык каптырдык. Су коендык.

 Жәйнең матур вакыты иде. М.Имашев белән Г.Шамуков урманнан сабагы белән каен җиләге җыеп безгә алып керәләр. Без төрле мәзәкләр сөйләшеп чәй эчәбез.

 Шулай 26 көннең үткәне сизелми дә калды.

Дәвамы киләсе саннарда