Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

 

Хикәя дип, хикәя үк түгел инде, хикәячек - күләме... 1800 хәрефтән артмаска тиеш. Язуы да авыр түгел инде: түбәндәге өч вариантның берсен очлап кына куясы. Аның каравы, иң җилле әсәрчек яза алган өч автор мактаулы һәм саллы (саллылыгы ике кило авырлыкта булуда гына түгел!) «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китап белән бүләкләнәчәк.

Менә ул башламнар:

1) Йокыдан уянып та җитмәстән Наилнең (Наиләнен) башына шундый бер уй килде...

2) Төн уртасы булгач, шәһәр автобуслары йөрми иде инде. Юл читендә берүзе басып торган. Алия янына номерсыз машина килеп туктады...

3) Идел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камил (Камилә) «Fantа»дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды...