Логотип Казан Утлары
Шигърият

И ТАТАРЛАР!

 

Бөре җыры

Табигатьнең бөек яңарышка

Әзерлеге тоела һәркайда,

Хәтта очкан кара каргаларның

 Күләгәсе зәңгәр бу айда

Р.Фәйзуллин.

Бездән башлана һәр язда яңа чор,

һәр яңа чор сорый бездән яңа җыр.

 

Безнең байрак—яшел яфрак, җырлыйбыз,

Җырыбызда чорыбызны зурлыйбыз.

 

Без Ходайга сәҗдә кылып яшибез,

Шуңа яз саен яшәреп—яшьнибез.

 

Сезнең дә бар байрагыгыз, җырыгыз,

Ләкин бездән үзгә сезнең чорыгыз.

 

Без җилләрне сәламлибез шаулашып,

Давыл купса, йөгәнлибез даулашып.

 

Без яшел яфрак илендә бәхетле,

Чөнки һичкемгә бирмибез тәхетне.

 

И татарлар!

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,

Яшик бергә гомер бакый җыр көйләп!

 

Юл

Аталарның соңга калган акыллары,

 Ялгышлары белән баеп без яшибез.

 Хәтерләтә бер максатсыз такыр юлны.

Чит бәйрәмне—ялыктыргыч тормышыбыз .

М.Ю.Лермонтов (тәржемә)

 

Татар дөньясы чикләрен

Җимереп эчтән-тыштан,

Биш гасыр байлыгын талап,

Типтереп яши дошман.

 

Бүген аньң йөрәгенә

Каплан булып ятты ул,

Һәм телен йолкып ташларга

 Мәкерле җай тапты ул...

 

Ул биш гасыр яскаланды

 Динен таптап сытарга.

Булмагач, телен йолкыйм дип,

Ябышты ул татарга.

 

...Кем—алдан куркып, калтырап,

Күтәрде соң кулларын?

Кем алдап, ташларга кушты

Мөстәкыйльлек коралын?

Кем бар—ишәктәй иелгән

Дошманының йөгеннән?—

Шәм шикелле төз гәүдәсе

Көянтәдәй бөгелгән?

 

Юл бер: дауларга хаклыкны,

Йә сайларга коллыкны.

Алдалап булмас халыкны:

«Телсез татар» атын алмас,

Үз-үзен якламый калмас,

Зур тарихыннан югалмас,

Дәүләтен торгызмый калмас,—

Күтәрмәс ул хурлыкны!

 

Җепсәдәге урак

Ай урагын салып иңбашыңа

Кояш нурларыннан нур алдың:

 Кояш нурларыннан нур алдың да

 Салкын чишмәләрдән су алдың

Н. Исәнбәт

Бар иде ду китереп,

Ашлык урган чакларың:

Көлтәләрең нинди сылу

Яшь кызлар кочаклады.

 

Алтын сары иде сапларың,

Энҗе-тигез тешәвең.

Уттай урак өсләрендә

 Ал-ял белми эшләдең.

 

Эшчән син-уракның йөзе

 Бизәкләнеп какланган...—

Анда әнкәйнең күп еллар

Тамган тире сакланган...

 

Урак өсләре җитсә дә.

Ял итсә дә җепсәдә,

Яшь чакларың искә төшә,

Кызлар карап үтсә дә.

 

Кайчак җилкендерә сине

«Дон», «Нива» тавышлары.

Уянадыр айлы кичтә

Шатлык, моң, сагышлары.

 

...Җепсәдә торсаң да үзең,

 Ял итсә дә җисемең,

Дан булып яңгырый синең

«Урак» дигән исемең.

 

Кайтаваз

 

Кузгалалар эшафотка таба

 Бу гомернең соңгы «әкбәре».

Сукты сәгать! Һәммәсенең бүген

Легендага күчкән мәлләре.

Р.Зәйдулла

Адәм башы—агач башы түгел,

Кызганмыйча кисеп атарга.

Фашист җәлладлары котырынып

Балта кайраганнар татарга.

 

Исән калыр иде җәлилчеләр

Тез чүксәләр, башны исәләр.

Белгән алар : гильотиналарда

 Иелмәгән башны кисәләр.

 

Алар исән калган булса, безнең

 Суырырлар иде җелекне.

Тез чүксәләр, башны горур тотып,

Бүген йөри алыр идекме?

 

Ярсып-шашып балта кайраганнар

Иелмәгән татар башына:

Ничә гасыр денсез кавем аның

Канын койган нигез ташына.

 

Казан татарына—палач Иван,

Кырым татарына—Сталин,

 Плетцензееда—Гитлер фашисты...

Калдыклары гүя бүген әйтә:

«Без ул эшкә әзер—баш өсте».

 

Бөтен дөнья башын ия бүген

Иелмәгән татар башына.

Без барабыз җәлилчеләр белән

Мәгърур төстә тарих каршына!

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез, шагыйрь («Абага чәчәге», «Күңел ялкыны», «Яшел чирәм» исемле китаплар авторы), галим-педагог, филология фәннәре кандидаты Хәнәфи Бәдигыйга 70 яшь тула. Аңа яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек теләп калабыз.