ГАСЫРЛАР БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ...
Ни генә юк таш энәдән алып—
Чуен ядрә, тупка кадәрле!
Тарих өчен чуен гасыры да,
Таш гасыр да—изге, кадерле.
Татарстан Республикасы Милли музееның
ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ
Казан шәһәр фәнни-промышленность музее буларак, 1984 елда оеша.
Рәсми төстә 1985 елның 5 апрелендә ачыла. Башкалабызның Кунак сарае (Гостиный двор) бинасына урнашкан.
М узей фондларында барлыгы 800 меңгә якын экспонат саклана. Алар тарихи һәм тематик яктан 22 коллекциягә тупланган. Күргәзмә заллар 2000 кв.метр чамасы мәйданны тәшкил итә.
Узган ел (2010) музейга һәм аның бүлекчәләренә барлыгы 25 меңгә якын кеше килгән.
Музейның адресы: 420111, Казан, Кремль урамы, 2.
Интернет-сәхифәсе: ww: talar.museun. ru
Голчәчәк Рәхимҗан кызы НӘҖИПОВА,
Музейным генераль директоры, тарих фәннәре докторы:
—Баш музейдагы хәзинәләрне сөйләп-санап-аңлатып бетерерлек кенә түгел, билгеле. Шулай да безнең иң зур байлыгыбызның берсе —кешеләр, ягъни музей-йортыбыздагы залларны, күргәзмә, экспонат һәм коллекцияләрне карарга килүчеләр. Бездә алар тарих белән күзгә- күз очраша, үзләренә бай мәгълүмат һәм өр-яңа тәэсирләр ала. Музейлар—кешелекнең хәтерен, белемен ныгытуга хезмәт итә, еракта калган гасырларны бүгенге көнгә китереп ялгый. Музей ишеген ачып керүчеләр—безнең көтеп алган һәм иң кадерле кунакларыбыз.
***
Әле кайчан гына XX гасырда яшәгән идек.
Инде менә яңа-XXI гасырның да беренче унъеллыгын вакыт хәтеренә төйнәп куйдык. Ә Вакыт галиҗәнапләре, үзенең яңа тамгаларын калдырып, һаман алга таба чапмакта..
Тормыш дәрьясында уелып калган вакыт тамгаларын югалтмас һәм саклап калыр өчен ярый әле музей дигән тылсым сараен уйлап тапканнар! Музейга аяк баскан кеше биредә үткәннәр белән очраша, ерак бабаларыбызның яшәү рәвешен һәм энергетикасын тоя, тарихи хәтерен яңарта. Биредә кеше үзен гасырлар чатында басып торган кебек хис итә.
Татарстан Республикасының Милли музее. Өлкәнлеген, анда сакланган хәзинәләренең муллыгын, тарихи-мәдәни эшчәнлегенен колачын күздә тотып, аны хаклы рәвештә Баш музей дип тә йөртәләр.
Гадәттә, зур һәм мактаулы эшне һәрвакыт кемдер яисә кемнәрдер башлап йөри Казанда музей төзү мәсьәләсен XIX гасыр азагында Казан университеты галимнәре күтәреп чыга. Ә нәрсәдән башларга? Бәхеткә күрә дип әйтикме, булачак музей көтмәгән-уйламаганда үзе өчен кирәкле олуг хәзинәгә тап була. Россия флотынын вице-адмиралы И.Ф.Лихачев үзенең туганы-археолог, тарихчы, туган як белгече, коллекционер Андрей Федорович Лихачевның 40 меңлек коллекция тупламасын бүләк итә. Болар Европа һәм Россия рәссамнары ижат иткән 425 данә картина, тарих һәм сәнгатькә кагылышлы 1.5 мең китап, борынгы Болгар заманындагы
уникаль экспонатлар, корал, ф арф ор һәм башкалар. Саран, үзе өчен генә яшәүче бүгенге көннең кайбер байлары белән чагыштырганда, бу ике туганның меценатлыгы гайре табигый хәл. әкият шикеллерәк кабул ителә.
***
Үзенең эш көннәрендә музей ишекләре һәркайчан һәм һәркем өчен ачык. Шунысы куанычлы, нинди һөнәр иясе булуларына карамастан, кешеләр музей сукмакларын онытмыйлар. Күргәзмә яисә галерея залларында чал чәчле өлкәннәрне дә, мәктәп яшендәге балаларны да күрергә мөмкин. Тарих хәтере буыннан-буынга әнә шулай күчә. Музей-гасырларның телен, вакыт сандыкларын ача. Биредә кеше үзе өчен күп ачышлар ясый, гыйбрәт ала. Балалар һәм үсмерләр өчен дә биредә «Эврика!» мизгелләренә мәйдан җитәрлек.
Менә "Татарстанның борынгы тарихы» дигән экспозиция. Ул 40 мең еллык дәверне, ягъни палеолит (таш гасыр) эпохасыннан алып тимер гасыр башланган вакытларга кадәрге чорны үз эченә ала. Шунысын да әйтик, музей хәзинәсендә хәтта безнең эрага кадәрге экспонатлар да бар... Болар бит барысы да-үзе бер могҗиза лабаса!
Сугышлар яисә туфан афәтләре нәтиҗәсендә кешелекнең, аерым алганда, татар дигән кавемнең дә күпме авыл һәм шәһәрләре һәлак булган, җир астында мәңгелеккә күмелеп, йомылып калган.
Инде бу темага кереп киткәч, кораллар коллекциясе турында аерым сөйләү урынлы булыр. Музейда алар күп түгел, аз да түгел-барлыгы 900 берәмлек. Тере җан ияләрен (кешеләрне дә) кыру-үтерү өчен уйлап табылган салкын һәм утлы кораллар гел камилләшә барган. Менә туры почмаклы яисә ромб рәвешендәге ташбалталар ук һәм сөңге очлыклары, кистән, таш ядрәләр. Шушы борынгылар янәшәсендә инде чагыштырмача -яшьрәк- күренгән шлём (очлым), тимер сөңге Алтын Урда кылычлары, төрле калибрдагы мылтыклар, пистолетлар Дуэль пистолетлары исә ату коралына караганда күбрәк сәнгать әсәрен хәтерләтәләр. (Аларны күргәч, ирексездән Пушкин, Лермонтов һ. б ның дуэльдәге хәтәр мизгелләре күз алдына килеп баса). Ассириядә туган, соңрак Россиягә дә үтеп кергән тимер көбәләрдән исә сугышның салкын сулышы бөркелә кебек Кеп-кечкенә кылыч йөзләрендә олы тарих күгәреге посып ятканын күргәч, бер мәлгә телсез калгандай буласың.
«Максимка» пулеметы, пушкалар, тып тын яткан снаряд, гильза, каска рәтләре безне өлкәннәребез яшәгән гасырга таба якынайта. Их, боларны гына түгел, бүгенге танк һәм самолетларны, дөньядагы барлык-барлык дәһшәтле коралларны да кырлар-полигоннарда түгел, бары тик музей залларында гына күрәсе иде, дип сабыйларча хыялланып та куясың бу мизгелләрдә. Шунысын да искәртик, Милли музей татар халкы тарихына һәм Татарстанга бәйле хәзинәләр белән генә чикләнми, аның йөзләгән -киштәләре»ндә борынгы цивилизация һәм Россия тарихына кагылышлы гаҗәеп хәзинә үрнәкләре дә саклана. Кыска гына язмада боларның барысы хакында да тулаем сөйләп чыгу кулдан килмәс. Аннары, күк йөзендәге йолдызларны санап чыгу мөмкин булмаган кебек, музей-сарайдагы барлык экспонатларны атап-тасвирлап чыгу да мөмкин хәл түгел. Иң яхшысы-боларны үз күзләрен белән «тере» килеш күздән кичерү, нәтиҗә ясау, әлбәттә.
Ә йтик, археологик казылмалар хәзинәсендә генә дә 200 меңнән артык берәмлек бар. Билгеле ки, боларнын байтак өлеше Алтын Урда һәм Болгар заманнарына карый. Бу дәүләтләрнең Европа һәм Азия уртасында, Идел буйларына урнашкан булуын искә төшерсәк кенә дә күп нәрсәләр аңлашыла. Биредә һөнәрчелек һәм сәнгать үскән, мәдәният чәчәк аткан, алар күрше дәүләтләр, илләр белән ныклы рәвештә сәүдә иткәннәр. Археология димәктән, килер бер көн: кулларына көрәктән гайре корал тотуны белмәгән археолог галиҗәнапләренә һәйкәл салынмый калмас, мин моңа ышанам.
Тагын шунысы бар: татар халкының тарихын, мәдәниятен, тормыш-көнкүрешен ныклап торып һәм фәнни-системалы рәвештә өйрәнү 1920-30 елларда гына башлана. Әмма утызынчы елларда музей хезмәткәрләренең күбесе репрессия корбаны була яисә эштән азат ителә.
...Урак, сука, җеп эрләү станогы кебек эш кораллары, чүлмәк, сандык, төсле металлдан чүкеп ясалган эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, этнографик материаллар-болар һәммәсе дә әби-бабаларыбызның элеккеге тормышы турында сөйли, халыктагы легенда һәм риваятьләрне искә төшерә. Фарфорлар коллекциясе белән таныш канда аларнын Кытай, Япония, Германия, Франция, Англия, Австрия кебек илләрдә һәм шулай ук Россия заводларында эшләнгәнен беләбез.
Китаплар һәм язма чыганаклар хәзинәсе безне тагын бер өр-яңа дөньяга алып керә. Борынгы китап тышлыкларының («күлмәге»нең) агачтан, тиредән яисә тарттырылган тукымадан эшләнгән булуы күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. XVI гасырларда ук басылган Библия, Еванглие (Инҗил) китаплары... Хәттатлар кулы белән күчерелгән татар мәҗмугалары һәм кулъязмалар Казан ханы Сәхибгәрәйнең (1523 ел) гарәп имласы белән татар телендә язылган ярлыгы... Академик Арбузов һәм беренче космонавт Юрий Гагарин култамгасын салган истәлекле китаплар...
Сирәк әйберләрдән-мамонтның теш казнасы, Әби патша каретасы, татар хатын-кызларыннан Сорбонна университетын тәмамлаган С.Шәкүлованың архивы һәм шәхси коллекциясе, М. Җәлилнең атаклы «Моабит дәфтәре» нөсхәсе һәм башкалар.
Ярый, хәзергә тукталып торыйк. Уйландыра: әгәр менә шушы тау чаклы хәзинәләрне киләчәк буыннар өчен саклап кала алмаган булсалар, без никадәрле байлыктан, матди һәм рухи мирастан мәхрүм калган булыр идек...
Форсаттан файдаланып, шәхсән үземә кагылышлы бер нәрсәне дә әйтеп китү урынлы булыр кебек. Беренче татар балеты «Шүрәле»не язган Фәрит Яруллин турында ЖЗ/1 сериясеннән роман-хроника язарга керешкәч, композиторның әтисенә һәм хатынына карандаш белән (сугыш кырыннан!) язган хатларын һәм сирәк фотоларын мин нәкъ менә үзебезнең Милли музей фонды архивыннан табып алдым...
Музей эшчәнлегендә информатика, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр куллану тәҗрибәсе арта, үсә, киңәя бара. Күп кенә галереяләрнен заманча җиһаз ланган, сыйфатлы эшләнгән сурәт-картиналар базасы гамәлдә, болар исә файда ланучылар өчен бер дигән чыганак. Республикабызның дистәдән артык кечерәк музейларын үзенең канат астына җыйган. Россиядәге коллегалары һәм ЮНЕСКО белән тыгыз багланышларда яшәүче Милли музей хаклы рәвештә тәҗрибә-методика мәктәбе һәм фәнни-тикшеренү үзәге булып тора, заман белән бергә атлый.