ДӨНЬЯЛАР СЕРЛЕ, СЕРЛЕ...
***
Аһ, мин шундый шашып яраттым шул,
Үз-үземнән ташып яраттым.
Җиргә генә хисләр сыялмагач,
Галәмнәргә ашып яраттым.
Галәмнәр дә кысан булып чыкты,
Кысанлыкка инде түзмәдем,
Җиде катлы күккә күтәрелгәч,
Сигезенче катны эзләдем.
Бар галәмнең иң-иң түбәсенә
Күтәрмәкче идем югары,
Баш әйләнә, диеп торып калды—
Ул җир кызы булган нибары...
***
Карында шундый шәп иде,
Хәтта сүз әйтәсе юк.
Тамак та тук, өс-башка да
Кием юнәтәсе юк.
Тугыз айдан—эшләр харап,
Зәһәр җилләр истеләр:
Үземнән сорап та тормый
Кендегемне кистеләр.
Яхшы көннәр тәмамланды,
Чыда гына, түз генә.
Барча дөнья мәшәкате
Урап алды үзенә.
Карындагы чакны уйлап,
Дөньядан үтеп барам.
Кемгә ялганырга белми,
Кендекне тотып барам.
«Бәхет» елгасы
Уйладым: бәхет елгасы
Ярлардан ташар тулып
Һәм шунда йөзәрмен дидем
Балыктай чумып-чумып.
Чынлыкта, өлешкә төште
Бары тик камчы, камчы...
Бәхет елгасы дигәнем—
Күздәге тозлы тамчы.
***
Язның иң-иң күркәм чагы,
Бар табигать гөрләп тора.
Кошлар бала чыгарганнар—
Оялары җырлап тора.
Кешеләр дә кошлар кебек—
Бер үк тәкъдирнең юллары;
Безнең өй дә нәкъ шул оя—
Бала-чага чыр-чулары...
Көзләр җиткәч, кошлар китте,
Оя-оя тезелешеп.
Артларыннан карап калдык
Күзләр төбәп, өзелешеп.
Безнең кошчыклар да үсте,
Канатлар нык. Әнә! Әнә! ...
Салкын кышта буш ояда
Ике карт кош бәргәләнә.
***
Табигатьтә тагы да яз,
Кыш китмим дип елап ята.
Күз яшьләргә карамый җир
Ак толыбын салып ата.
Гөр-гөр килеп гөрләвекләр
Кемузардан ага, ага.
Һәм тамырлар баш калкытып,
Рөхсәт сорап җирне кага.
Дәрт-дәрманнар тугарылып,
Һич баш бирми ташып бара.
Хатын-кызлар сыешалмый
Киемнәрдән ташып бара.
Күләгәгә поскан карлар
Куырылып эреп бара.
Кәлтә булып гөрләвекләр
Офыкларга кереп бара.
Бер көн килеп, соң тамчылар
Мөлдерәшеп күзгә бага...
Тамчы булып вакыт тама,
Гөрләвектәй еллар ага.
***
Биек-биек мәгърур таулар,
Сырлы-сырлы сыртлары.
Болытларны яулык итеп
Шул сыртларны сөртмәле.
Елга ярлары да шулай—
Сырлар-ярлар тирәли.
Чал дулкыннар талгын гына
Шул сырларны иркәли.
Ул сырларны кемнәр уйган?
Дөньялар серле. Серле:
Ярлары да, таулары да,
Минем маңгайдай сырлы...
***
Яфраклар булып коела
Җанымның сагышлары.
Вакыт—дәвалаучы, диләр,
Каплар әле кышлары.
Ахры, чынлап, минем хәлгә
Кышлар колак салдылар,
Сары яфраклар күмелеп,
Кар астында калдылар.
Вакыт—дәвалады, дидем, —
Йөрәкне уа-уа.
...Сары яфраклар төялгән
Ташкыннар мине куа.
***
Күч-күч кәгазь арасыннан
Эзләгәндә яшьлек татын.
Килеп чыкты унсигездә
Миңа язган сөю хатың.
И самими, садә хисләр,
Һәр хәрефе шундый кайнар.
Без кавышмый калгангамы,
Алар шулай саргайганнар.
Елгаларны бора ала,
Һәм тау күчерә алсак та,
Әмма кире кайталмыйбыз
Һич кенә дә без яшь чакка.
Коръән-Кәрим арасына
Бөгәрләнеп кереп ятты
Яшәвемдә яшьнәп алган
Ак көннәрнең сары хаты...
Редакциядән:
Бу айда Уфада яшәүче шагыйрь Мөнир Вафинга 50 яшь тула. Каләмдәшебез, журналыбызның даими авторын ихлас котлыйбыз, аңа яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.