Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

 

 

1910 ел

 

Кыш—яз. Тукайның дусты һәм замандашы Вафа Бәхтияров истәлегенә караганда, шагыйрь 1910 елның кышында 4—5 ай чамасы «Амур» номерларында (хәзерге Киров урамы, 70 нче йорт), 3 нче катта, 33 нче бүлмәдә яши «Ачы тәҗрибә авазы», «Авыл җырлары», «Ник? Нигә?» исемле шигырьләрен монда яза.

1 гыйнвар. «Татар мөхәрриренә» исемле шигырен яза. И.Нуруллин: «Тукай 1910 елны... гаять тәшвишле шигырь белән каршы ала»,—дип искәртә.

М. Бигиев «Рәхмәте илаһия гомумияте хакында борһаннарым» дигән күләмле мәкаләсенә эпиграф итеп Тукайның «Васыятем» шигыреннән дүрт юлын китергән:

Дустларым, кордашларым! Сез муллаларга әйтегез

 Шул ике юлны мин улгәч укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем:

«Күр, нә рәсмә тулган иман илә Коръән садремә!»

3 гыйнвар. «Татар мөхәрриренә» шигыре басылып чыга.

7 гыйнвар. «Нәсыйхәт» шигыре басыла.

12 гыйнвар. Г. Ибраһимовның «Габди» имзасы белән басылган «Татар матбугаты» дигән тәнкыйть мәкаләсендә Тукай шигырьләре, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны һәм укучыларның бу иҗатка мөнәсәбәтләрен күрсәтеп язылган мондый юллар бар: «Хәзер шигырь мәйданында ин шәүкәтле вә галәбәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки: татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була. Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә. Халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гади ноктада тора... шулай булуы табигыйдер, чөнки табигый талант вәһаби истигьдад янында әһбабе һәвәс вә әҗ-ваф яшәргә мөмкин түгел». Бу озын мәкаләдә Г.Тукайдан тыш, Г Исхакый, Ф Әмирхан һ. б. язучыларның иҗатына да күзәтү ясалган.

19 гыйнвар. «Идел» газетасы Тукайнын шигырьләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан игълан урнаштыра: «Балалар күңеле» ибтидаи сыйныф балаларына укытыр өчен Габдулла Тукаев тарафыннан тәртип ителмеш дәрес китабы, шигырьләр мәҗмугасыдыр. Гаять гыйбрәтле вә гаять файдалы, балаларның рухларын вә милли хиссиятләрен уйгатуга хезмәт итәчәк».

 4 февраль. «Яшен» журналы чыгудан тукталганнан соң, 8 ай үткәч, демократик яшьләрнен һәм Тукайнын тырышлыгы белән Әхмәт Урманчиев «Ялт-йолт» дигән сатирик журнал чыгарырга рөхсәт ала.

 «Мәҗрух указ» шигырен яза. Ул элекке Самар губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе) Бозаулык шәһәре мулласы, язучы Галиәсгар Гафуровның (Чыгтайның) «Исабәт» исемле китабына каршы күтәрелгән шау-шу уңае белән язылган. Кадимчеләрнең басымыннан куркып, Чыгтай, үзенең фикерләреннән кайтып, китабын яндыра һәм «тәүбә» итү һәм указын саклап калу өчен. Уфага Духовное собраниегә бара.

 7 февраль. «Мәҗрух указ» шигыре басылып чыга.

23 февраль. «Кәҗә тугрысында» шигыре «Шүрәле» имзасы белән дөнья күрә.

 15 март. Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында һәм нәширлегендә, секретаре Г.Тукай булган рәсемле сатирик «Ялт-йолт» журналының 1 нче номеры чыга.  Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр дәвам итә.

Истәлекләрдә (мәсәлән, К. Бәкер, Г. Камал) бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы, үлгәнчегә кадәр журналда аның берьялгызы эшләве әйтелә.

23 март. «Җәйге таң хатирәсе» исемле шигыре басыла. Әсәр рус шагыйре А. М. Федоровның «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.

 26 март. «Яңа әсәрләр» исеме астында рецензия басылып чыга. Биредә «Кәшшаф Патин шигырьләре» исемле җыентыкны мактап язылган Кәшшаф Патинның ибатын Тукай белән чагыштырып: «Г. Тукайдан соң беренче шагыйремез»,— диелә.

 1 апрель. «Ялт-йолт» журналының икенче номеры басылып чыга. Биредә Тукайның түбәндәге әсәрләре урнаштырылган: «Шүрәле» имзасы белән «Авыл җырлары» (дүртенче көлтә) шигыре. «Догачы шүрәле» имзасы белән «Яшен» мәрхүм» исемле мәкаләсе.

 Шунда ук «Тиле» имзасы белән «Ихтар», «Шүрәле», имзасы белән «Авыл җырлары» (дүртенче көлтә) урнаштырылган. «Үзе сәркатип булган журналда ике әсәре арасына башка берәүнең биш-алты юллык кына текстын кертеп җибәрмәс иде Тукай. ...«Ихтар»—һичшиксез, аныкы «Тиле» имзасы текстның эчтәлегеннән чыгып куелган»,—дигән фикер әйтә 3. Рәмиев.

12 апрель. «Күнелле сәхифәләр» исемендә рәсемнәр белән бизәлгән, балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы басылып чыга. («Мәктәп мөкяфәте»ннән 4 нче китап. Казан, «Сабах» көтепханәсе. «Милләт» матбагасы. 16 б , 5000 данә.) Бу китапта «Имтияз алган бала», «Һәр ялтыраган алтын түгел», «Безнең гаилә», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач», «Һәркемнең ашыйсы килә», «Ялкау Маэмай», «Шаян Песи», «Кызыклы Шәкерт», «Бичара Куян», «Ак Бабай», «Кичә һәм Бүген» дигән шигырьләр кертелгән.

8—13 апрель. Йолдыз газетасында «Лекция. Ушбу тиз арада «Шәрык» клубы залында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты тугрысында лекция укыячак»,— дигән игълан урнаштырыла

15 апрель. «Йолдыз»да «Катиле нәфескә» шигыре басыла һәм шунда ук игьлан-реклама бирелә:

 «Бүген, пәнҗешәмбе, 15 апрель, кич 9 сәгатьтә «Шәрык» клубында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак. Билет бәясе утыз тиеннән унбиш тиенгә кадәр».

Тукай «Шәрык» клубында үзенең «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Тыңлаучыларның күбесе Казанның зыялы яшьләре һәм шәкертләрдән гыйбарәт була.

 Язучылардан Гафур Коләхметов катнашканлыгы мәгълүм.

 Лекциянең тарихын ул үзе болай аңлата: «Мин халык әдәбияты тугрысында лекция укыйм»,—дип әйткән идем. Ул, шунар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән, дип, могтәбәр гәзитәләребезнен берсенә язып та өлгергән.

 Мин, ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагы, дип әйтергә онытканмын.

 Менә шулай итеп, ялгыш, уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге гәзитә хәбәрен тәкзибкә-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм».

 Татар теле һәм фольклор галиме, профессор Хуҗа Бәдигый Тукайның әлеге лекциясен тыңлаган кеше, үзенен истәлегендә болай яза «Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа бик ошады. Тукай үзенең лекциясендә, хәзерге күзлектән караганда да, халык әдәбиятының (фольклорның) эчтәлеген яхшы ук дөрес билгеләп бирде»

21 апрель. «Ачы тәжрибә авазы» шигыре басылып чыга.

 29 апрель. «Халык моңнары» исемендә халык җырларын эченә алган китабы (Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы) «Җыючысы Шүрәле» дигән имза белән басылып чыга.

Бу җыентыкка кыска һәм озын көйләргә җырланган халык җырлары, «Сак-Сок» бәетләре кертелгән.

1 май. «Ялт-йолт» журналының дүртенче саны басылып чыга. Биредә: «Киләчәктә «Яшен» журналының мөштәриләренә «Ялт-йолт» җибәреләчәк»,—дигән игълан урнаштырылган. Бу факт Әлеге ике журнал бер-берсенен традицияләрен дәвам иттерүче икәнлеген тагын бер кат раслый.

Бу санда шагыйрьнең:

Биек тауның башында күренәдер бер авыл:

Хатын өстенә хатын асрау менә шулай була ул.—

дигән ике юллы шигыре рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Аска «Авыл жырлары»ннан» дип куелган. Рәсемдә татарча җыештырылган бүлмә. Сандык өстенә мендәр өелгән. Стенада Мәккә-Мәдинә сурәте. Ике хатын өстәл кырыенда бер-берсенә артларын куеп утырганнар; әле генә кычкырышканлыклары аңлашыла. Кәҗә сакаллы, кара түбәтәйле ир-ат пары чыгып торган самовар күтәреп килә.

Шунда ук «Тутый» (3. Бәшири) имзасы белән «Мулла» дигән шигырь басылган. («Г. Тукаевның «Ишан» шигыренә гыйлавә» дип куелган.)

 2 май. «Кайчакта» шигыре басылып чыга.

12 май. «Гомер юлына керүчеләргә» шигырен яза.

16 май. «Гомер юлына керүчеләргә» шигыре басылып чыга.

20 май. «Вакыт» газетасы игълан урнаштыра.

«Яңа китап...«Халык моңнары» «Шүрәле» әфәнденең камил муаффәкыять илә интихаб иткән, һәркемнең милли хисләрен кузгатырдай җырлар мәҗмугасыдыр».

 22 май. «Өмидсезлек» шигыре басылып чыга.

Май. Г Тукай Ташаяк ярминкәсендә була, карусельдә әйләнә. «Туйганчы бала чакта эләкмәгәннең «үчен алдым»,—дип сөйли азактан дусларына.

Петропавловскида җәдид мәктәбе укытучысы Кәшфи Мостафин хосусый рәвештә русча укыр өчен Казанга килә. Тукай белән танышып, аннан киңәш сорый. «Репетитор профессионал» студент Моисей Адольфович Берлин турында сораштыра. Тукай аңа: «Ул студент бөтен фәннән берүзе өлгерү аттестаты алуга әзерли ала, өч-дүрт тел белә Ул гыйлем тәпәне инде. Мин сезгә аннан укырга кинәш итәм»,—ди.

Кәшфи Мостафин белән Панаев бакчасына спектакль карарга баралар. «Бу вакытта Тукай «Болгар» кунакханәсендә яши иде»,—ди истәлек авторы.

Җәй. Замандашларының истәлекләренә караганда, каләмдәш дуслар—Г. Тукай, Ф. Әмирхан, В. Бәхтияров, Я. Байбурин Казанда Ботаник бакча (хәзер Зооботаника бакчасы) каршында квартира алып, дача сыман итеп яшиләр. Тукай һәм Әмирхан аерым-аерым бүлмәләрдә. Вафа белән Якуб бергә торалар. Алар янына еш кына дуслары, интеллигентлар килеп йөриләр.

 1 июнь. «Акыллы башлар» исемле фельетоны «Гөмберт» имзасы белән басылып чыга.

6 июнь. «Хале хазир» исемле шигырен яза.

10 июнь. «Хале хазир» шигыре дөнья күрә.

20 июнь. «Халык әдәбияты» китабы (Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 43 б.,  2000 данә) басылып чыга.

Китапка нәширләр тарафыннан язылган кереш сүздә мондый юллар бар: «Габдулла әфәнде бу әсәрендә халык әдәбияты, халык җырларының нидән гыйбарәт идекене вә аның сонгый әдәбият вә сонгый җырлардан ничек аерылдыгы хакында ачык вә төпле мәгълүмат бирә.

Татар халәте рухиясенең анларга теләүчегә бер данәсене алып уку һәм бөти кебек үзе илә саклау лаземдер».

28 нюнь. «Үкенеч» исемле шигырен яза.

1 июль. «Үкенеч» шигыре басылып чыга. «Нечкә хиссият» әсәре.  Шүрәле дип белгәйсез» дигән имза белән. «Фәлсәфи сүзләр» әсәренең беренче кисәге «Фәйлә-сүфләр»  имзасы белән басылып чыга.

 2 июль. «Хасият» шигырен яза.

2 июль. Вакыйф Җәләлның «Истикъбаль өмидләре» (Тукаевнын «Өмидсезлек» әсәренә каршы) шигыре басыла. Оптимистик рухта, төшенкелеккә бирелмәскә, киләчәккә өмет белән карарга чакырып язылган бу шигырьдә автор Тукайны ялкынлы шагыйрь дип атый.

 6 июль. «Хасият» шигыре басылып чыга.

 9 июль. «Әдәбият» исемле шигырьләр китабы («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр. 2 нче басма. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе) дөнья күрә.

13 август. «Яңа әсәрләр» дигән рубрика астында «Идел»дә Тукай әсәрләренә реклама рәвешендә игълан басыла: «Халык моңнары». Мәшһүр җырчы «Шүрәле» әсәре. «Халык әдәбияты» китабы—бәетләр, җырлар хакында, бөтен булмаса да, күңелле мәгълүмат биргән бер китап. Беренче шагыйрьләребездән Г. Тукаевның әсәре Ул, «Шәрык» клубында Тукаев тарафыннан лекция итеп укылганнан соң, «Сабах» көтепханәсе тарафыннан табгы ителеп нәшер ителгән».

 15 август. «Сибгатуллин» шигыре, «Гөмберт» имзасы белән «Бозау кадәрле зур фәлсәфә» исемле фельетоны басылып чыга. Тукай бу әсәрен үз чорында Россиянең төрле өлкәләрендә чыккан газета-журнал, китап бастыру оешмалары, типографияләр, әдәби әсәрләр исемнәренең сүзлек мәгънәләрен файдаланып язган.

 22 август. «Иссез чәчәк», «Баскыч» шигырьләре дөнья күрә.

23 август. «Бер мән» шигырен яза.

15 сентябрь. «Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле нәсере басылып чыга (1910 елның көзендә (7 ноябрь) Л. Н Толстойның вафаты уңае белән язылган нәсер.) Л. Н. Толстойның үлемен Тукай бик авыр кичергән, аны олы кайгы итеп, тетрәнеп кабул иткән. Бу зур югалту турында хисләрен белдерү өчен нәсер жанрына мөрәҗәгать итүне үзенең вөҗдан эше дип караган. Әсәргә китергән эпиграфта шагыйрь:

Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве,

Мәсьәлә бик зур—сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве, —

дигән. Толстой иҗатын Тукай бәяләп бетергесез әхлакый кыйммәт дип саный, аны «бөтен җанварларның җаны һәм бөтен инсаннарнын вөҗданы» дип олылый. Нәсеренең башыннан алып азагына кадәр Толстой һәм кояш образларын янәшә куеп тасвирлый. Аның үлеме турында йөрәк өзгеч хәбәр килгәч, бөтен дөньяны караңгылык һәм салкынлык чолгап ала: «Кояш йөзен чытты. Елады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар... »

Тукай Л. Н.Толстойның рус әдәбияты тарихындагы урынын бик тә югары куя, аны рус әдәби «дисбесенең» Мәрьям анасы, Имамы, ягъни рухи җитәкчесе дип атый.

«Милләткә файда урынына зарар» мәкаләсе «Гөмберт» имзасы белән басыла. Ул шагыйрь Мәҗит Гафуриның «Милли шигырьләр», «Кызларга махсус милли шигырьләрем» исемле шигырь җыентыклары басылып чыгу уңае белән язылган.

 22 сентябрь. «Актык тамчы яшь», «Бер мән» исемле шигырьләре басылып чыга.

5 октябрь. «Яңа кыйраәт» исемле китабы (үзгәртелгн,  өстәлгән 2 нче басма Казан, «Үрнәк» матбагасы) басылып чыга.

 15 октябрь. «Мөфти җүбәләе» исемле фельетоны имзасыз басылып чыга. Биредә 1886 елда Россия һәм Себер мөселманнарының дин башлыгы итеп сайланган мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның (1827-1915),  мөселманнарның дин эшләрен, көнкүрешләрен рәткә салуда берни дә эшләмәсә дә, 25 ел мөфти булып торуын юбилей ясап билгеләп үтүдән көлә.

1 ноябрь. «Шура»ла «Яңа кыйраәт» әсәренә аннотация басылып чыга: Яңа кыйраәт»—(икенче табгы) Габдулла әфәнде Тукаев әсәре булып, балалар укыр өчен күңелле хикәятләр вә гүзәл шигырьләр җыелмыштыр. Ушбу китап Казанда «Мәгариф» тарафыннан нәшер улынмыштыр».

 5 ноябрь. Г.Камалның әдәби эшчәнлегенә 10 ел тулу мөнәсәбәте белән үткәрелгән юбилей кичәсендә катнаша.

«Ушбу сәнә 5 ноябрьдә «Новый клуб» залында «Сәйяр» мөселман артистлары тарафыннан Галиәсгар әфәнденең 10 сәнәлек әдәби вә милли каләм хезмәте Шәрәфенә аның «Бәхетсез егет» драмасы илә «Бүләк өчен» комедиясе куелды».

Тукай, бу пьесаларны карап, үзенең бәяләмәсен дә яза: «Галиәсгар әфәнденең бу ике әсәре чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар булып, хосусән «Бүләк өчен»дәге угылын өйләндерә торган татар хатынының халәте рухиясен белү, анын издиваж кеби олугъ бер эшкә ничек бер уенчык кына итеп караганын күрсәтү вә шул хатын авызыннан кыз атасы тарафыннан киләчәк бүләкләрне Әлхәм укыган кеби яңлыштырмый. гармонично санату фәкать, фәкать Галиәсгар әфәнденең нечкә хиссенә вә тирән күрүенә генә хас бер эш булганга, аннан соң «Сәйяр» артистларының сәхнәдә һәрвакыт, һәр җирдә, һәр шәһәрдә күрсәтәчәк мабиһил-ифтиһарлары шушы Галиәсгар әфәнде әсәрләре булганга, шул сәбәпле алар күп уйналганга, бу әсәрләрне уйный белүдә артистлар бөтенләй мөтәхассыйс булып киткәнгә, табигый, уен яхшы чыкты».

13 ноябрь. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исеме белән матбугатка әзерләгән дәреслек-хрестоматия рәвешендә төзегән китабына кереш сүз «Мөкаддәмә» яза.

20 ноябрь. «Төш» шигыре басылып чыга.

29 ноябрь. «Өзелгән өмид» шигыре басыла. Хөр фикер эзәрлекләнгән реакция елларында иҗат ителгән бу шигырь моңсу, хәсрәтле кичерешләр белән сугарылган. 24 яшьлек Тукай инде иҗатының җитлеккән чорына аяк баскан шагыйрь кебек хис итә. Аның өчен әшьяләр төсе дә үзгәргән. Гасырлар дәвамында шагыйрь халкы өчен илһам чыганагы булган мәхәббәт тә, җир гүзәлләренең матурлыгы да анда иҗат дәрте уятмый. Лирик герой образы белән тәңгәл килгән шагыйрь үз җисми яшәешенең һәм моңлы сазының, ягъни шигъриятенең кыска гомерле булачагын пәйгамбәрләрчә алдан сизә.

И Мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!

1 декабрь. «Кайда? Кем?» шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга. Анда шәхескә кагылышлы мондый юллар да бар:

 Кем, дисез, бу фетнәле эшләр башы?

Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы?

Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?—

 Түнтәр аулы чалмачы карт марҗасы.

15 декабрь. «Кушмый ишан җилкәсендә...» дип башланган дүрт юллык рәсем- карикатура асты итеп басылган. Рәсем өстенә «Әннәсолул хәдидә» кайда тәсниф ителгән?» дигән баш куелган. Чалмалы, түбәтәйле искеләр тезелешеп утырган, уртада Гыйлаҗ мулла (өстенә «Әннәсолул хәдидә» язучы» дип куелган .) «Кушмый хәзрәт бер китап җазарга кушкан иде»,—ди. Реакцион мулла Гыйлаҗетдин Мөхетдинов-Сәрдәи язган «Әннәсолул хәдидә ли-иб татыйль ысулы жәдидә»не. («Ысулы җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап») исемле китап турында сүз бара.

18 декабрь. «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (Әдәбияттан хрестоматия. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы) басылып чыга. (Тышлыкта—1911 дип куелган). 144 б, 5200 данә.

 Китапка сүз башында («Мөкаддәмә»дә) автор болай ди: «Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, ушбу «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем Сабый балаларымызның кулына... шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирелергә тиештер.

Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күнелләре дә назик вә ләтыйф булып, анчак гүзәл вә мөкалдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр.

Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.

 Рус тәрбия голямасынын соң заманда мәйданга китердекләре «Живое слово» нам кыйраәт китабы минем «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нен тарзы тәртибендә рәһбәр итеп тотылды.

152 сәхифәлек бу китап «Мәктәптә милли әдәбият дәресләремнең беренче кыйсьмедер... киләчәк кыйсемнәр тәртип ителсә, аларга күбрәк хезмәт кертеләчәк вә шаять мәшһүр кешеләремезнең тәрҗемәи хальләре вә рәсемнәре дә дәрж улыначактыр»,—дип, бу өлкәдә киләчәккә планнарын күрсәтә.

Китапның титул битендә Тукайның:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.—

дигән юллары китерелгән.

Ноябрь—декабрь. Дуслары һәм фикердәшләре Г.Газиз һәм Г. Коләхметов белән өчәүләп фотога төшәләр.