АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Багыш
Багыш авылы Апае районында, район үзәге Апастан —34, җирле үзидарә советы үзәге Чирмешән авылыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан.
Археологлар Багыш авылы янында борынгы Болгар чорларына нисбәтле авыл хәрабәләре тапканнар.
XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә алган белешмәдә (Д.А. Корсаков) Багыш авылы Өченче Чирмешән дип тә атала. Бу чорда авылда 117 йомышлы, 5 ясак түли торган 11 һәм 3 керәшен татары күрсәтелгән. Багыш, Югары Балтай,Урта Балтай, Түбән Балтай, Зур Бакырчы, Кече Бакырчы, Кара Борнаш. Чирү, Каратун, Колчык, Көлкәш, Чирмешән, Чәтбаш, Коллар, Шәмәк., Күкшем, Тутай, Аксу, Дәүләки авыллары июнь урталарында Кушкапка исемле жыен бәйрәмнәре үткәргәннәр.
Аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл XVI йөз урталарында оешкан. Аны иң беренче булып нигезләгән кеше. Багыш баба булган. Элек авыл урынында калын урман үскән. Авыл яныннан Чирмешән суы ага Багыш аксакаллары сөйләвенә караганда, Явыз Иван 1552 елда Казан ханлыгын яулап алганнан соң, аның тарафдарлары Тәрбит авылы халкын Орым суына куып кертеп, барысын берьюлы чукындырырга омтылып караганнар. Христиан динен кабул итәргә теләмәгән. Тәрбит мөселманнары шыпырт кына Багыш авылына күченеп килеп утырганнар. Авылның кыйбласы нык, халкы эшчән, булган кешеләр Күл урамы, Яңа Акбай, Иске Акбай, Усак, Арттагы урам, Өчмунча, Күл, Карга, Үрмәт урам-җыеннарында (җыен дип халык урам исемнәрен атый) авылны нигезләгән кешеләрнең һәм чукындырудан качып килеп утырганнарның ерак оныклары тыныч кына яшәп ята.
Багыш авылында хуҗалыклар саны 100дән артык. Анда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, китапханә, кибет, мәдәният йорты бар.
Хәзерге вакытта авылда мәчет эшли. Бу мәчет «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләре» дип аталган китапка кертелгән. Авыл халкы әби-баба, ата-ана күмелгән зиратны кадерләп саклый, карап тора.
Базарлы Матак
Базарлы Матак авылы—Әлки районының район үзәге. Ул Казаннан 152 чакрым ераклыкта урнашкан.
Әлки районы 1965 елда оеша. Ул республиканың көньяк өлешендә 1993 елда Базарлы Матакта 4,2 мең кеше яшәгән. 1989 елда Әлки районыңда 61,7 процент татарлар, 21,3 процент чуашлар, 16,5 процент руслар көн күрә. Районда 21 җирле үзидарә советы һәм 73 торак пункт бар.
Район җирләре буйлап Алексеевск—Базарлы Матак—Болгар автомобиль юлы үтә. Игенчеләр бодай, арыш, солы, арпа, борчак игәләр. Терлекчеләр мөгезле эре терлек һәм дунгыз үрчетү белән шөгыльләнә. Район үзәгендә кирпеч заводы һәм типография эшли, урман хуҗалыгы бар.
Авыл Актай суының Кара елга дип аталган кушылдыгы ярына утырган
Олы буын кешеләре сөйләвенә караганда, элек авыл урынында чуашлар яшәгән. Соңыннан бу урынга әкренләп татар-мишәрләр дә килеп утыра башлаганнар.
Авыл тирә-юнендә Кара тау, Җиләкле тау, Нарат урманы, Кыр урманы, Чуаш урманы, Олы юл. Туры юл дип йөртелгән географик берәмлекләр бар.
Базарлы Матакта мәдәният йорты, китапханә, хастаханә, даруханә, балалар бакчасы, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә.
Мәчет салынган, теләгән кеше мәчеткә йөри.
Яңа Дума
Яңа Дума авылы Аксубай районында, район үзәге Аксубайдан—7, җирле үзидарә советы үзәге Яңа Кармәттән 3 чакрымда урнашкан.
Дума атамасы тарихи чыганакларда очрый. Рус галимнәре А.Артемьев һәм С М.Шпилевский Яңа Дума авылы янында борынгы шәһәрлек урыны күрсәтәләр. Д.А.Корсаков (XVIII йөз) Яңа Дума авылында 97 йомышлы татар яшәгәнлеген күрсәтә. Шунда ук номерсыз гына Иске Дума да искә алына. Анда 21 керәшен татары яшәгән.
Авыл халкы сөйләвенә караганда, элек бу тирәләрдә тоташ нарат урманы булган. Биредә кеше яшәмәгән. 300 еллар элек кенә өч гаилә килеп, Кара чишмә тирәсен ошатканнар һәм шул тирәгә утырганнар. Авыл нигездә шушы өч төптән оешкан. Алар кабыктан 5 өй корганнар. Өчесендә үзләре торган, икесе мал-туар өчен булган. Соңыннан алар йортларын бүрәнәдән салалар.
Авыл нигезләүчеләрнең бер тармагын алатырьлар. икенчесен мыгриннар. өченчесен кузюрлар дип әйтәләр. Алатырьларның йөзләре карарак, күз-керфекләре кара, сабыр холыклы таза халык, күп сөйләшмиләр. Мыгриннар буйга кечерәк, ак чырайлы, чәчләре дә аксыл, күзләре зәңгәр, чибәрләр, чисталар. Кузюрлар бөтен яктан мәдәниятле, сәнгатьне нык аңлыйлар, кап-кара чәчле, озынчарак йөзле, холыкларында көнчелек бар, кызу канлы кешеләр.
Авылда тагын морза һәм татарлашкан чуаш нәселләре дә бар дип сөйлиләр. Халыкның бер өлеше чукындырылган булган. Ләкин алар яңадан исламга кире кайтканнар. Керәшен татарларын элек халык мөртәтләр дип йөргән. Аларның зиратлары аерым булган, халык аларга кыз бирмәгән һәм кыз алмаган. Хәзер авылда татарлар гына яши.
Авыл янында тарихи һәм изге урыннар, иске зиратлар, елга-инешләр, чишмә- кизләүләр, күл һәм күлләвекләр хәйран күп.
Авыл янындагы тау өстендә Мәүлем Хуҗа, таш баганалы урында Җәдәйхан Хуҗа каберләре бар. Алар изге урыннар дип йөртелә. Туган туфрак—изге туфрак.
Шагыйрь, прозаик, публицист, әдәбиятчы-тәнкыйтьче. тәрҗемәче, педагогикага караган хезмәтләр авторы Нәҗип Думави (1883—1933) Яңа Дума авылында туган.
Дәвамы киләсе саннарда.