СӘЯХӘТ
Казан университетының татар бүлеген тәмамлаган Илшат Сәйфуллин дистә елдан артык милициядә эшләде Буш вакытларында ул балалар өчен шаян хикәяләр, шигырьләр яза иде. Узган ел Илшатның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы дөнья күрде Шаян шигырьләрдән торган икенче җыентыгын да әзерләгән иде ул. Язучылар берлегенә дә керергә хыяллана иде
Язмыш аяусыз. Чечняга, хезмәт командировкасына киткән милиция капитаны кире туган ягына әйләнеп кайта алмады 39 яшендә аның гомере өзелде
Илшат Сәйфуллинның редакциябез папкасында сакланган бер хикәячеген бүген сезгә тәкъдим итәбез
шаян хикәя
Бу хәл бик-бик күптән, моннан 7-8 еллар элек булды Мин яшьтәшем Сәрия белән укырга да кермәгән, ә Милис беренче сыйныфны тәмамлап килә иде Безгә, әле борын асты кипмәгән, еламыйча ашый да белмәгән сабыйларга Милис ул вакытта зур акыл иясе, галим булып тоела иде. Моңарчы колак ишетмәгән нәрсәләр, яңалыкларны ул сөйләде. Шуна да Милиснен мәктәптән кайтканын һәркөн зарыгып көтә идек. Ә беркөнне ул. гадәттәгечә безне күргәч:
—Беләсегез килсә, җир тү-гә-рәк!—дип кычкырды Безнен ачык авызлар, шакмак күзләр Милискә яхшы тәэсир итте булса кирәк, ул тагын
—Жир шары тү-гә-рәк,—дип. куллары белән һавада зур түгәрәк сызды
—Әллә туп кебекме"’— дип өстәдем мин, кулымдагы әти туган көнгә бүләк иткән кызыллы-зәңгәрле тупны әйләндерә-әйләндерә
—Алма кебекме, туп кебекме, без моны, теләсәк, белә алабыз!—диде Милис. серле караш ташлап Шул вакытта без Милиснен башында яна план туганын сизеп алдык
Ничек белә алабыз9—дидек Сәрия белән бсртавыштан
Фәүзия апа әйтте, без авылның бер башыннан чыгып китсәк, икенче башыннан кайтып керергә тиешбез
—Причум монда сезнен сыер"’
—Ул да иртән авыл башына таба китә дә. кичен икенче яктан арып-талып кайтып керә
—Димәк, көне буена бөтен дөньяны әйләнә, әле ул акрын гына чирәм ашап барадыр—дип. Милис уйлана башлады —һәм. димәк, без дә бер көндә дөньяны әйләнә алабыз'—дип кычкырып ук җибәрде
Шулай итеп, без өчәүләп җир тирәли ике кон эчендә сәяхәт кылырга бутлык Ни өчен ике кон. сыер бер көштә әйләнеп кайтканны, диярсез инде сез Милис бит. йөргәч-йөргәч башкаларга да файдасы булсын. Африка дигән илне узганда сабантуй бәйрәме оештырып алырбыз, диде Бәйрәмнән сон куна калмасак. андагы кешеләр үпкәләр, дип тә остәде Мона шатланып ри за булдым Бер яшькә олырак булса да. көрәштә Милисне җинәм мин Тегеләрнең татарча көрәшә белмәгәннәрен истә тотып, батыр калып. Африка тәкәсе алырга ниятләдем
Якшәмбе көнне юлга чыктык Әмма күпме генә барсак та. авылыбыз тиз генә күздән югалмады Кояш баеп, тирә-юнь караңгылана башлагач кына бер басуга килеп чыктык Милис тиз генә басу кырыендагы эскерт башына менеп китте дә. кулын каш өстенә куеп еракка күз салды
—Бездә төн булганда, аларда кон була. Димәк, африкалылар безне күрмәсә дә, без аларны күрергә тиеш,—диде Милис белдеклеләнеп, һәм:—Тик нигәдер күренмиләр,—дип, үз сүзенә үзе каршы килде.
Сәрия елый ук башлады Бик кызгандым үзен Сәяхәт кылырга аны мин күндергән идем шул. Сабантуй батыры буласым килсә дә, кызны кызганып, авылга кайту турында уйлана башладым.
Ничек эскерттә төн кунуыбызны, һәр кыштырдаган тавыштан куркуыбызны сөйләп тормыйм. Икенче көнне авылнын кайсы ягыннан чыгып китсәк, шул ягыннан кайтып та кердек. Әти-әниләребездән, көне-төне эзләгән авыл халкыннан, милициядән безгә ничек эләккәнен үзегездә чамалыйсыздыр.
...Әйе, вакыт тиз үтә. Сәрия белән җиденче сыйныфка җиттек. Күп нәрсәләрне үзебез укып, ишетеп беләбез. Вакытыбызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Төрле кешеләр белән очрашабыз, сәяхәт кылырга яратабыз. Африкага ук барып җитмәсәк тә, үткән җәйдә генә укытучылар белән күрше мари авылы мәктәбендә сабантуй уздырып кайттык. Бик күнелле булды
Тик теге күптән булып узган вакыйгалар Милиснен күңелендә тирән эз калдырды Күп фәннәрне яхшы гына укыса да, география укытучысы белән гел бәхәсләшә Үз тәҗрибәсеннән чыгып, җирнең түгәрәк булуына әле дә ышанмый
Бала чактан ук балык тотарга ярата торган идем мин. Тынычлык: беркем дә комачауламый, син үзең дә беркемгә дә кирәкмисең. Үзен дә син табигать белән берлектә, һәр тавышны ишетәсең, жилнен тыныч кына исүен сизәсең.
Кыш көне дә тотам мин балыкны. Салкын, суык. Урамда буран булгангамы, әллә тагын нәрсәгәдерме, белмим, ләкин күңелдә ниндидер борчу, җанга тынгы табып булмый. Ялгыз агачларны көчле җил як-якка иелдерткән төсле, баштагы уйлар бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына әрле-бирле йөрергә мәҗбүр итә. Шулчак өстәлдәге аквариумга күзем төште. Кечкенә генә балык су чирәме арасыннан салмак кына йөзеп йөри. Аның бер кайгысы да юк, ана рәхәт. Шушы бәләкәй генә мәхлукка карап җәйге бер мәлне искә төшердем.
Ул вакытта таң сызыла гына башлаган иде. Бар тирә-якны уятучы монлы әтәчебез дә йоклый әле, мин исә барлык әйберләрне җыеп күл буена, балык тотарга төшеп киттем инде. Иртәнге тынлык. Салкынча һава йокыдан тәмам айнытып бетерә, яшел үләндәге чык аяк киемен чылатып тәнне талгынлата, сафландыра сыман Күл өстеннән күтәрелгән томан болынга ак пәрдә сыман җәелгән. Әйтерсең лә хәзер шушы пәрдә җыелыр да, күл, андагы балыклар, үсеп утыручы камышлар күренер сыман. Ләкин томан ашыкмый, көндезге спектакльне башлар вакыт җитмәгән ате Тынлык. Хәтта кайвакыт чирәм арасыннан елан яки катгә барганын да ишетә аласын.
Әмма ашыгырга кирәк. Борынгы бабаларыбыз әйтүенчә, нәкъ менә шушы мәлдә чуртан шәп каба икән. Тынычлыкны бозарга теләмичә, әкрен генә кармакларны сүтәм. Күл өстендә чыбыр-чыбыр килгән һәрбер тавышны ишетәсең. Әйе Балыкнын тамагы ачкан. Хәзер абыең ашата сине, көтеп кенә тор. Таләкә суны икегә аерып сабантуендагы колга сыман су өстендә төп-төз басып тора. Шушы вакытта башындагы булган барлык юк-бар уйларны чыгарып ташларга кирәк. Фәкать балык турында гына уйла. Бер тапкыр үзем дә шулай бүтән әйбер турында хыялланып утырганда, шушы ук урыңда олы бер чуртанны ычкындырдым. Бүген алай булмас, хәзер мин дә өйрәнеп җиттем шул...
Чү, тәләкә батты Аннан шундый ук тизлек белән кире калыкты Шул хәл берничә тапкыр кабатлангач, балыкнын ләккәненә шигем калмады. Менә ул мизгел. Ин рәхәте' Балык чыгару! Качарга теләгән мескен балык йә тегендә, йә монда йөзә, бәргаләнә. Кармак сабы кинәт жинеләеп китте, аннан сон шунда ук тагын авырайды Бу вакытта
башта бер генә уй: ычкындырмаска, ничек тә булса тартып чыгарырга. Ун минут көрәшкәннән сон чуртан җинелде Судан күтәреп алганда соңгы тапкыр сикереп куйды куюын, ләкин беренче тапкыр тоткан шундый олы балыкны мин җибәрмәдем инде
Тик нишләптер, шушы чуртаннан сон мина бүтән бернинди балык та ләкмәде. хәтта чиртеп тә карамады. Ләкин кәефем барыбер күтәренке иде. чөнки ул вакытка ин олы чуртанны мин тоттым Өйгә кайтып кергәч, әти мактады. Соныннан гына балыкнын эче кабаруына гаҗәпләнде ул. Гадәттә чуртаннар ашагач кына шулай «тазаралар» Ә иргә таңнан нинди ашау ди инде. Шулай да эчен ярып карарга булдык. Яруым гына булды, идәнгә кечкенә балыклар сибелде. Сеңлем шундук табак алып килде. Бәләкәй табан балыкларын җыеп шул табакка салдык Игьтибарлабрак карасам, өчесе әле тере икән Банкага су тутырып шунда салган идем, бер яктан бер яккаәйләнгәләделәрдә. йөзеп киттеләр Соныннан мин ул балыкларны аквариумга күчердем. Ике-өч атнадан сон икесе үлде. Әллә су килешмәде, әллә чирләделәрме, белмим. Ләкин өченчесе әле һаман да яши
Инде олы булды хәзер, үзе дә нәкъ теге чуртан төсле Күлгә алып барып җибәрергә телим мин аны. Димәк, яшәү теләге менә нинди олы көчкә ия икән'
Урамда яз Кар эрегән тизлек белән кешеләрнең башлыклары да каядыр югала башлыйлар. Күмер төсендәге чем-кара чәч кояш нурында алтындай ялтырый Шуларга карап бер үзенчәлеккә игътибар иттем. Бу инде замананын тәэсиреме, әллә тагын берәр нәрсәнекеме, белмим, ләкин яшь егетләр башларында төрле-төрле рәсемләр. сырлар ясый башладылар. Нинди генә бизәкләр очратмыйсын. Кибеттә йөргәндә күрдем, берсенең чәчен хәтта шахмат тактасы сыман кискәннәр Уйлап- уйлап тордым да. үзем дә шундый сырлар ясатырга булдым Тик бу дөнья дигәнен майдан пычак белән үткәргән сыман гына бармый шул Башны «матурландыру» өчен әти-әнинен дә орышуларын, дусларнын «Син нәрсә, акылдан яздынмы әллә»,—дигәннәрен дә йөрәккә якын китермичә тынларга кирәк булды
Монарчы чәчнен арт өлешен калдырып үстерә идем Чәчен озын булу шәп ул. Кыш көне муенга салкын кертми, дәрестә утырганда да аркага карандаш яки каләм белән төртмиләр, чәчтән генә тарталар иде Сырлар булгач чәчне кыскыртмаслар дип уйладым мин. әммә чәч кисүче апанын бер кулында кайчы, икенчесендә тарак күргәч, ник килгәнемә үкендем Урындыкка утырткач «Күзеңне йомып тор Эш тәмамлангач әйтербез».—диде ул Белгән бар догаларымны укып «караңгылык дөньясы.на чумдым Артта кайчынын «Чирт'» иткән тавышын ишеткәч, йөрәгем •Доп!» итте Булды бу' Хәзер инде чәч белән теләсә нәрсә эшләсәләр дә ярый иде Гел пеләш калдырсалар да исем китмәс булдым. Алты ай буе карап, көн саен тарап үстергән чәчеңне бер мизгелдә кисеп атсыннар әле'
Машина, кайчы тавышлары тынгач күземне ачтым һәм үземне танымадым Бер карасан. берни дә үзгәрмәгән сыман, башның авырлыгы да шул ук. икенче яктан карасаң, колак өстендә өч сыр матурланып тора «Озын чәч үстерү модадан чыкты инде Кызлар хәзер «сырланган» егетләргә карыйлар!»—диде чәч кисүче апа Чыннан да, дусларымның фикере үзгәрде, урамда очраган кешеләр дә борылып карый башладылар. Хәтта әти белән әнигә дә бик ошады
Егетләр! Үз чәчегезне төрлечә итеп кистереп карагыз, бизәк, рәсем ясатулардан курыкмагыз.
Динар ВӘЛИЕВ,
КДУ студенты