Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шигырь—тәмәке түгел!

 

Сталин лагерьларыннан кайткан Хәсән Туфаннын тәүге визиты, әлбәттә инде, Матбугат йортына булды Язучылар берлеге идарәсендә булганнан сон, иркенләп утырырга дип, ул 5нче каттагы Тукай клубына менде. Мин анда, китапханә мөдире Әминә апа Бикчәнтәена үтенече буенча, китапларны системага салу белән мәшгуль идем. Исәнлек-саулык сораштык. Шагыйрь яшь егетнен кемлеге белән кызыксынды. Нык кына якынаеп киттек Хәсән ага белән.

Бер килүендә Хәсән аганын ижаты белән кызыксындым Болай да аз сүзле шагыйрь бик үк җәелеп китәргә ашыкмады.

—Ничек инде, ике дистә елга якын берни дә язмадыгызмыни анда?—дип сорыйм.

—Яздым. Исән калган 200 шигыремне папирос мөштеге эченә яшереп алып кайттым,—диде шагыйрь —Ни хикмәт, тентүчеләр шигырьләремне тәмәке итеп суырмадылар.

Пәһлеван шагыйрь

Ниһаять, Муса Жәлилнен әсирлектәге халәте, анын кемлеге беркадәр ачыклана төште шикелле. Шагыйрьнең тууына 50 ел тулуны зурлап үткәрделәр Казанга күп кунаклар чакырылды Килүчеләр арасында Әзәрбайжаннын халык шагыйре Сәмид Вургун да бар иде. Кичәдә ул Моабит каһарманына багышланган ялкынлы шигырьләрен укыды.

Хикмәт Сәмид Вургуннын үзеңдә. Беренче көнне үк анын пәһлеван гәүдәсен, мул итеп бәйләнгән арыш көлтәседәй әкәмәт зур, ап-ак чәчләрен күреп хәйран калган идек Татарстанда Вургун белән чагыштырырлык затның бүгенгәчә күренгәне юк. Шулай да шагыйрь Нури Арсланда бераз гына кавказлы чалымнары бар иде шикелле

Мәскәүгә китәр алдыннан Кавказ пәһлеваны, коллегалары белән саубуллаш) өчен, Татарстан Язучылар берлегенә сугылды. Идарәдәге әнгәмәдән сон, 5нче каттагы Тукай клубына күтәрелде. Анда эшләүче китапханәче егеткә, ягъни мина сүз кушып, ничек эшләвем, кайда укуым белән кызыксынды Шунысы кызык: әнгәмә өч телдә дәвам итте—татарча, әзәричә һәм урысча. Шагыйрь әңгәмәбезне болайрак түгәрәкләде

—Барысы да яхшы. Сина жинелрәк, егет. Ә мин 13 яшемдә Бакудан Мәскәүгә поезд вагоннары түбәсендә бардым. Бер кабым ризыксыз Урыс агае (ул аны брат диде) куса да, типкәләсә дә, түздем, һәм менә Сәмид Вургун булдым. Бу җирдә үз исемеңне табарга тырыш, егет!

Шагыйрьнең әлеге сүзләре чәчем агарып беткәч, кабат искә төште...

Кыска гомер, кыска җыр

Болак буендагы 2нче урта мәктәп бинасына эшче яшьләрнен кичке 19нчы мәктәбе урнашкан иде 7нче сыйныфта укырга дип шунда бардым. Кая ул?! Соболев дигән усал директор алмалы, бнчыны бетергәнгә белешмән дөрес түгел, диде. Шулай булгандыр анысы Яңгырга эләгеп бозылган ул, дип тә карадым, юк икән, юк инде. Рәхмәт Һади Такташның Маһруй исемле апасына (үз улы кебек ярата иде), уку-укыту бүлеге мөдире Галина Анаемовна белән сөйләшеп, тәки мәктәпкә урнаштырды үземне. Мин каян белим: баксаң, Галина Анаемовна дигән завучыбыз шагыйрь Һади Такташның хатыны Гөлчәһрә ханым булган икән. Ул арада мәктәптәге 7нчеләр 2 урынына 4 сыйныфка җыелды Бүлеп, шәһәр мәктәпләренә
тараттылар Мин Казан киез һәм киез итек фабрикасы подвалына урнашкан кичке мәктәпкә эләктем. Болак буенда Ташбулат Шакиров калды, әнә. Татарстанның сәүдә министры булгач. «Победа» машинасында гына йөри

Калучылар тагын да булган икән. Еллар узып. Татар дәүләт жыр һәм бию ансамблендә эшли башлаган яшь талантлы җырчы Таһир Якуповны «Соииатистик Татарстан» гәзите редакциясенә кунак итеп чакырдык

  • И-и, син мондамыни? Теге чакта әллә кая китеп югалдың.—дип гаҗәпсенде Таһир. Аннары шаяртып әйтеп куйды
  • Безнең мәктәптә калган булсан. минем күк җырлап йөрер илен менә. Хәзер язарга туры килә инде сина.

Яздык та. Ул гына озак җырлый алмады—Ходай биргән монын үзе белән алып китте.

Бурят үкенүе

Бүген ана йөз унбиш тирәсе булыр иде Целен Цебудиев—пәһлеван гәүдате (балки, кыпчак токымыннандыр9) бурят, карт бапшәвик. республика гәзитенен. ул замандагыча әйтсәк, җаваплы редакторы. Бурятия партия өлкә комитеты бюросы әгъзасы Үзләрендә Совет хөкүмәтен урнаштыруда алтатар уйнаткан Шуңа күрә дә башкала җитәкчелеге «Социалистик Татарстан» гәзитенен 50 еллык юбилеена Ц Цебудиевны чакыруны кирәк тапкан Җаваплы мөхәрриребез Ш Хамматов кунакларны бурят Цеден Цебудиев, үзбәк Мөхетдин Жәләлов, әзәри Асиф Мамедоаларны минем кулга тапшырды Кунакларны шәһәр гиздердем. Ленин белән бәйле урыннарга алып бардым Кичен Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Зәңгәр шәл» спектаклен карадык «Казан» ресторанына кайткач. Цеден агай әйтеп куйды

  • Сәнгать өлкәсендә без татарлардан йөз елга калышабыз Бәлки күбрәктер дә ’
  • Анын каравы, сездә шаманлык куәтле,—ди Мөхетдин әкә. юмор беләнрәк
  • Шулай шул. коллега. Октябрь революциясенә дә 50 ел менә Мин инде бурятларны үзгәртә алмаячакмын!.

Инкыйлаб эшләп бетерә алмаган нәрсәләр өчен үкенә иде бугай карт бурят

Алтатар заманы

«Социалистик Татарстан» гәзитендә эшләгәндә хәбәрчеләрем арасында карт бәлшәвик, фамилиядәшем Ләбиб абзый Гомәров та бар иде. Урта буйлы, төп шикелле базык гәүдәле, яше җитмештән узса да. көчен-куәтен. гайрәтен саклаган бер инсан Кыяфәтеннән ниндидер хакимлек бөркелә. Алга китеп әйтим, күрсәткән •батырлыклары» өчен аны Татарстанның җир эшләре комиссары иткәннәр Әмма чын түрәлек инде күптән киткән үзеннән. Кайчандыр җирдә аның заманы булган Бер галимнең мәкаләсеннән укып. Ләбиб агайның яшьлегендә дөньяны шактый тугылаганын белә идем Әйтик, ул милләтебез азатлыгы өчен җан атып көрәшкән сәясәтче, патша армиясе офицеры, прапорщик Ильяс Сәетгәрәй улы Алкинны сонгы тапкыр (унынчы мәртәбә!) кулга алуда катнашкан Алга китеп әйтим, бу каһарманыбызны 1937 елда Сталин зинданында атып үтерәләр

  • Ничек килеп чыкты анысы?—дип кызыксындым мин Ләбиб абзыйдан шул хакта.
  • Без ул чакта алтатар тагып йөрдек,—диде элеккеге НКВД вәкиле

—Алтатарың Алкинны коткара да алгандыр ич9

  • Коткару түгел, утырту' иде безнең бурыч

-Атып үтерү, диегез

Анысын мин эшләмәдем

Кылган гамәлләре турында Ләбиб абзый бик ансат җавап бирде Ә намусы белән нишләгәндер, анысы миңа карашы Ул вакыйгаларның үзе шикелле

Госман IОМӘР