Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШЛАШУ СҮЗЕ

2010 елнын 26 июлендә татар әдәбияты зур югалту кичерде—озакка сузылган каты авырудан соң 87нче яшендә күренекле балалар язучысы, әдәби тәрҗемәче. публицист Ләбибә Ихсанова вафат булды.

Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елнын 23 августында Киров өлкәсенен Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә 1941-43 елларда Татарстанның Кукмара бистәсендә тәрбияче, колхоз бригадиры булып эшли 1943-48 елларда ул Казан дәүләт университетында белем ала. Студентлык чорында Л.Ихсанова әдәби ижат һәм журналистлык эше белән шөгыльләнә башлый, республика матбугатында балалар өчен язылган беренче хикәяләре, мәкаләләре басылып чыга. 1948-78 елларда әдибә Татарстан радиокомитетында, Татарстан китап нәшриятында. «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналларында җаваплы вазифалар башкара.

Ләбибә Ихсанова үзенен ижат гомерендә утыздан артык китап бастырып чы­гара. Анын «Якты уйлар», «Нияз мәктәптә». «Робинзоннар лагерында». «Сарадан малайлары», «Гөлләр кояшка карый», «Ил кызы» һәм башка повестьлары, күпсанлы хикәяләре татар балалар әдәбиятында лаеклы урын алды Язучы үзенен һәр әсәрендә балаларның уй-хыялларын, белемгә, батырлыкка омтылышларын романтик чаралар белән сурәтли, яшь укучы күңеленә гуманистик хисләр сеңдерә

Ләбибә Ихсанованың аерым әсәрләре рус. украин, эстон, чуаш, башкорт теллә­ренә тәрҗемә ителде. Ул үзе дә рус язучысы Л.Кассиль һәм чуаш язучысы .АТалвир әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.

1998 елда әдибәнен «Кемгә сөйлим серләремне* дигән автобиографик повесте дөнья күрде.

Ләбибә Ихсанова 1958 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1965 һәм 1973 елларда ул халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана. 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була 1972 һәм 1983 елларда ана Татарстанның һәм Россия Федерациясенең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың бай иҗаты һәм анын якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы,

Татарстан Язучылар берлеге