Логотип Казан Утлары
Кыйсса

КАРУРМАН АША...

 

ХЫЯЛЫЙ КЫЙССА

яхшы атлар кирәк үтәргә

Зал ягында борынгы сәгатьнен карлыккан, тутык тавыш белән унбер тапкыр озаклап-озаклап сукканы ишетелде Соңгысын суккач та әле колак төбендә металл чыны зенләп торды, һәм инде тутыктан арынган бу нәзек чын дулкыннары ике йөз яшьлек жиз сәгатьнен үзе кебек саргылт төтен булып талгын гына каядыр ерак-еракларга—үткән мизгелләргә, әллә сон киләчәккә табамы9сузылып, нечкәрә, җуела бара иде.

Менә монлы аваз һавада эреп тәмам юкка чыкты, өзелде, сүнде

—Багалмам, бүгенгә җитәр Сина күптән инде йокларга вакыт,—диде әнисе һәм китап укып яткан малайның кулындагы йомшак ялтыравык тышлы, ләкин саллы математик журналны, ачык килеш тотып, сак кына өстәлгә алып куйды —Йокла, улым, әнә күзләрен дә кызарган

Аннары ул малайның җинел юрганын рәтләбрәк япты, яшь математикнын тыңлаусыз чәченнән сыйпады да. карават янындагы яшькелт торшерны сүндерде.

һәрвакыттагыча. әнкәсенең җылы, йомшак кулы малайга гипноз шикеллерәк тәэсир итте Самими бәхете тулып ашканга, йоклап киткәч тә аның иреннәре елмая иде

Чыннан да бәхетле иде ул. Гаиләдә бер бөртек бала булганга, аны. балки, артык иркәли дә торганнардыр, ләкин укуга һәм белем эстәүгә бирелгән малайны әти-әнисенең назы бозып өлгермәде, һәм ул дөнья рәхәтләренең азы белән дә канәгатьләнә торган бала булып үсте

Кыскасы, ул вафасыз дөньяда җил-яңгыр тимичә, мәрхәмәтсез урам тормышының камчысын да, тукмакларын да күрмичә, тәмсез сүзләрен ишетмичә, җылы оранжереядә, чәнечкесез гөлчәчәкләр һәм купшы пионнар

АдлерТИМЕРГАЛИН (1931) язучы. фантаст, энциклопедист; «Пәһлеван кабере». «Ерак планетада». «Космостан кунаклар». «Таш алиһә». «Җиде юл чатында» һ 6 куп кенә китаплар авторы Г. Исхакыи исемендәге әдәби буләк лауреаты. Казанда яши
арасында үскән самими һәм тыйнак малай иде. Дөрес булса, педагоглар андыйлардан көрәшче чыгуы икеле дигән булалар .

Хәер, тугыз яшендә инде малай шахмат буенча район мәктәпләре чемпионы булды, аннары кинәт кенә математика белән мавыгып китеп, шахмат уеныннан бизде. Дөрес, ташлап ук бетермәде, чөнки ул, бу уеннын катлаулы математик һәм логик мәсьәлә булуын анлап. аны бер читкә куеп, киләчәккә калдырып кына торды бугай. Шулай да малай, баш мие гимнастикасы өчен, көндәлек гәзитләрдәге төрле шахмат мәсьәләләрен чишмичә барыбер тынычланмый иде.

Малаебыз ниндидер төш күреп ята иде Менә анын иреннәре дерелдәп куйды, кашы җыерылды... Аннары ул, ике кулын да юрган астыннан чыгарып, учлары белән битен һәм болай да йомык күзләрен тәрәзәдән төшеп торган салкын ай яктысыннан каплады...

Юк. малаебыз татлы төш күрми иде шикелле. Менә ул бәләкәй йодрыкларын буыннары агарганчы йомарлады, битләре, иреннәре тартышып куйды... Аннары ул күзләрен ачып, башын күтәрде дә. торып ук утырды.

Бу минутта аны әнисе күрә калса, һичшиксез, коты алыныр иде. чөнки баланын күзләре, ак төшкәндәй, тонык пәрдә белән өртелгән һәм әйләнә- тирәне күрми, аңламый иде кебек. Ул һаман йокы кочагындамы әллә? Әллә инде лунатиклар кебек йокы аралаш торып йөри башлаганмы?

Малай бүлмәдә ут алып тормады. Каралҗым агачлар өстендә түбәнтен генә күренгән ай яктысы аңа җитә иде, күрәсең.

Менә малай урындык аркасындагы чалбарына үрелеп, караватында утырган килеш, берьюлы ике балагына чумды, торып, кыска җинле күлмәген, оекбашын, калын табанлы спорт ботинкасын киде. Өстәл өстендәге кечкенә рамкадан әтисе белән әнисенең үзе төшергән фотоларын кубарды да. кәгазьгә төреп, бөгәрләмичә генә түш кесәсенә урнаштырды, аннары, бераз уйлап торгач, калын математика журналы эченнән күрше дачада яшәүче Ниса исемле бер кызчыкның рәсемен дә алды Ниса ана һәрвакыт «Әй син. вундеркинд!»—дип дәшә һәм, җае чыкса-чыкмаса да. үртәргә тырыша иде. Малай исә. күпме генә эхләмәсен. күрше кызына төртке кушамат таба алмыйча гаҗиз иде. «Алтынчәч»не кушамат дип булмый ич инде! Атай дигәч, кызый алтын толымын ун җилкәсеннән сул якка гына күчерә, үзе рәхәтләнеп көлә... Гыйлемдарга соңыннан бөтен мәктәпкә таралган - Малай-Нигалай?» дигән кушаматны да шушы күрше кызы таккан иде. Аннары Ниса ике көннен берендә күршеләренең почта ящигына берәр шахмат мәсьәләсе салып китә иде. Хәер, монысын Гыйлемдар белми дә калды бугай.

Электр фонаре белән кечкенә пәкегә чалбар кесәсендә урын табылды. Ай яктысында тонык кына ялтыраган мобиль телефон өстәл өстендә калды... Әйе. малайга телефонның кирәге чыкмаячак.

Бер катлы җәйге тәрәзә, тоткасына кагылу белән үк. ике якка ачылып китте Малай, аякларын тышка салындырып, тәрәзә төбенә утырган килеш, нидер пышылдады, бәлки, йокы аралаш кына, әти-әнисеннән гафу үтенүе булгандыр.

Йомшак туфраклы клумбага сикереп төшкән иде. спорт ботинкасы дымык, көпшәк җиргә батты. Ул аны кагып-нитеп тормады, ком түшәгән аллеядан китмичә, куе үләннәрне ерып, дача коймасындагы үзе генә белгән тишеккә таба атлады, капка башындагы сизгер видеокүз объективына эләгәсе килмәгәндер, ахрысы.

Тиздән малай сирәк багана башларындагы зәңгәрсу лампалар яктырткан тар гына асфальт юлга чыкты. Вакыт сон булганга, юл буп-буш. дачаларына кайтасы кеше кайтып беткән инде.

Малай, минут та уйлап тормастан, сулга борылып, тимер юл станциясенә
бара торган шоссе белән янәшә велосипедчылар сукмагыннан эре-эре атлап китте.

Тимер-бетон панельләрдән генә укмаштырып төзелгән вокзал бинасы тып-тын, хәтта зал димәсән хәтере калырлык, сынар тәрәзәле кысан бүлмәдәге касса да ябык инде. Тимер юлчы формасы кигән дежур каравылчы өч-дүрт урындыкны бергә кушып, шул ятакта рәхәтләнеп йокы сүтә.. Шулай да анын кырыенда яткан Акбае төн уртасында ялгыз йөргән малайга сәерсенде бугай, Гыйлемдар янына килеп, башын кыегайтып, анын күзләренә тутырып карады, аннары урынына кире кайтып, койрыгын җайлабрак салды да кабат мәрткә китте.

Төнге битараф дөньяның малайда бер эше дә юк иде сыман.

Чирек сәгать үтсә үткәндер, станция янына ин сонгы зәңгәр электричка килеп туктады. Үтәли күренеп торган буш вагоннардан сынар жан иясе дә төшмәде. Койрыктагы вагоннын ишекләре ике яктан да ачык, ахыргы станциягә ярты сәгатьлек кенә юл калганга, машинист ыктыматлыгын җуйган иде. ахрысы. Хәер, шәрран яра ачык вагон ишеге сонгы вакытларда янә баш калкыткан хулиганнар эшедер, бәлки.

Малай койрыктагы вагонга кереп утырды Тәрәзәдән караган иде. вокзал ишек төбендә күзләрен уа-уа басып торган баягы дежур тимер юлчыны һәм анын Акбаен күрде Аларны күргәч, малайның күнеле нигәдер нечкәреп китте, әйтерсең лә, ул якын танышларын соңгы тапкыр күрә, алар белән мәңгегә хушлаша иде... Хәер, бу сагыш хисе күңел төпкелендә тыпырчынып кына алды да, шундук сүнде. Малайны башка, мөһимрәк вакыйгалар көтә иде

Ахыргы станциядә алгы вагоннардан берничә генә пассажир төште Алар шундук вокзал бинасы каршында көтеп торган микроавтобус янына ашыктылар, ә малаебыз бөтенләй кире якка юл тотты.

Бераз баргач, шоссе юл кисәк кенә бетте, өзелеп калды Анардан, икегә аерылып, инде чирәм үскән гади авыл юллары башлана иде. Малай, сихерләнгән шикелле, беркавым юл чатында басып торды, аннары, ниндидер боерыкка буйсынгандай, сулга борылып, ышанычлы адымнар белән юлын дәвам итте

Озакмы баргандыр.—ул моны, әлбәттә, хәтерләми, ләкин күктәге йолдызлар тоныкланган иде инде, димәк, тан сызылырга да күп түгелдер

Каршында чәнечкеле тимерчыбык киртә пәйда булгач, ул капыл туктарга мәҗбүр булды. Киртә бер офыктан икенчесенә кадәр сузыла (моңа күпме металл киткәндер.’), анда биш метр саен баш сөяге сурәте төшкән сары калай эленеп тора иде. Электр фонаре белән яктыртып, малай андагы язуны да укыды: «Тыелган зона. Якын килү катгый тыела. Радиация'»

Малайның мона исе китмәде Иске атом электр станциясе тирәсендә тыелган зона барлыгын, бу зур мәйданлы зонанын чиге җәйге дачалардан егерме биш чакрымнарда гына булуын ул белә иде. әлбәттә. Заманында дөнья шаулаткан «Карачирәм авариясе»ннән сон үткән ярты гасыр эчендә радиоактив нурланыш бик нык кимегән һәм хәзер әйләнә-тирә табигатькә анын зыяны юк чамасында диләр Тик тыюлык зона барыбер тагы илле елга калырга таеш икән але...

Малайга болары билгеле. Ләкин тутыкмас тимерчыбык киртәнен 1000 саны сугылган бетон баганасы төбеңдә, вак яфраклы зәһәр урман кычытканы арасында, бала үрмәләп кенә үтәрлек тишек барлыгын ул каян белде микән?

Тишектән үтү өчен шактый көч түгәргә, елан кебек шуышырга, боргаланырга туры килде Алай да әле малайнын җәйге курткасы, очты тимерчыбыкка эләгеп, бер-ике җирдән ертылды кебек. Ә кычыткан чаккан кулнын ачыгуы, игътибар итмәсән, сизелми иде

Зона эчендә җир тигезле-тигезссз, чөнки сөреп үлән чәчкән булганнар, аннары кыргый куаклар китә Арырак инде чын мәгънәсендә урман башлана, атом станциясендәге авариядән сон үткән еллар арасында монда

 

табигый юл белән каеннар, усак агачлары тишелеп үскән, алар элекке жиләк-җимеш бакчаларын басып киткән...

Малай, ниндидер жәнлек салган сукмак табып, шуннан китте.

Тан атарга күп тә калмый, күктә, баш очына кадәр, яктылык уйнап, дулкынланып алгандай итте дә янә күз бәйләнде. Бу яктылык электә азанчы мәзиннәрне дә саташтыра торган «шайтан таңы» гына иде әле. Аннары көнчыгыш тарафта чын, җылы яктылык сызылды.

Урман куелыгына кергәч, сукмак дип әйтерлек эзләр дә калмады. Менә шул чакта гына малай әйләнә-тирәсендәге тынлыкка игътибар итте.

Үле тынлык дигән нәрсә шушы инде.

Монда кошлар оя типми.

Сандугач сайрамый.

Монда кырмыска оясы да калмаган, түмгәкләре жир белән тигезләнеп беткән.

Монда үскән кыргый җиләк җирдә килеш чери.

Юеш черек исе килә...

Сул кул якта агачлар арасыннан йорт-каралтыларны шәйләп була иде Кыйшайган ташландык йортлар Ишек-тәрәзә уемнары ялмавыз шикелле ыржаеп тора. Бер йортның җимерек түбәсенә әрсез куак үскән дә хәзер бер-ике зәгыйфь тамыры белән генә эләгеп калган.

Мондый төтенсез, үле авыллар бу зонада дистәләп.

Малай тукталып тормады. Анлаешсыз бер көч аны һаман алга, алга әйдәкли иде.

Куелыкка кергәч, иртәнге салкын чык малайның тезбашларын чылатып бетерде һәм ул адымнарын тизләтте.

Инде кояш шактый күтәрелеп, агач өсләреннән күренә башлагач, ул жил аударган карт каен кәүсәсенә утырып хәл жыйды.

Малай сусаган иде. Ләкин ул монда үзенә эчәргә су табылмаячагын һәм түзәргә туры киләчәген белә иде. Ләкин озаккамы? Юк, озакка булмас Малай үзен әйдәкләгән көчнең явыз түгеллегенә ышана иде бугай.

Төш вакытында ул бер түгәрәк аланлыкка барып чыкты. Кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләргә күмелгән бу якты аланны күргәч ул, сискәнеп, туктап калды. Ничек гаҗәпләнмисең: монда һәр тарафта кошлар сайрый, үлән арасыннан вак чикерткәләрнең нәни кубыз чиерткәне ишетелә, йомшак җилдә яфраклар лепердәшә... Әнә, бер шәмәхә божан, хуҗаларча жуылдап, чәчәктән чәчәккә кунып, биләмәсен тикшереп йөри.

Шунда бер ак күбәләк малайның иңбашына килеп кунды...

Малай артына борылып карады.

Анда берни күренми—ярым үле карурман юкка чыккан, анын урынында ниндидер аксыл төстәге иксез-чиксез бушлык, такыр чүл жәйрәп ята иде.

Кире борылды—күз алдында шул ук җәннәт бакчасыдай гүзәл аклан.

Якында гына яшь кәккүк тавышы ишетелде. Малай кәккүкнен ничә тапкыр кычкырганын авыз эченнән генә санарга кереште. «Кәк-күк» авазлары бер дистәгә тулгач, малай күпсенде шикелле, муен артын кашып куйды.

—Аптырама,—диде шунда кемдер.—Син ничәне теләсәң, шул тапкыр кычкырыр ул... Синең мәңге яшисен килә ич, шулай бит, Гыйлемдар?

Малайның янәшәсендә көмеш чәчләренә бөрчекле ак яулык өреткән ак күбәләктәй бер әби басып тора иде. Гыйлемдарның иңбашына килеп кунган баягы күбәләк шул булган, ахрысы.

—Сез кем? Сез мине каян беләсез?—дип сорады малай, әбигә таба борылып.

—Ак әби дисәң дә ярый. Ә яшь чагымда Гөлгенә дип дәшәләр иде. Мин сине яралган көнеңнән үк беләм. . Гыйлемдар исеме сиңа чат ябышып тора.

 

Дөрес, әтиен баштарак Галим исеме кушмакчы иде

—Анысын да беләсезмени? Каян9

—Гыйлемдар улым, моны бер сүз белән генә аңлатып бирә алмамдыр .. Боларга син үз вакытында, әкренләп төшенерсең

Бу сүзләрнен мәгънәсен анлау кыен түгел иде: Гыйлемдар бирегә вакытлыча гына, бер көнгә генә килмәгән дигән сүз иде бу. Димәк, ул тоткын? Әсир?

—Бүгеннән бу дөнья безнен икебезнеке.—дип. малайнын сүзсез сөаленә җавап бирде әби

—Икебезнеке?

—Һәрхәлдә ул синеке дә. балам.

«Балам» дигән сүзне ул нәкъ әнкәсе кебек ягымлы, назлы итеп әйтте һәм. ирексездән. малайнын күзләренә яшь килеп тыгылды

—Бөтенесе дә әйбәт булыр. Гыйлемдар,—диде Ак әби. тыныч тавыш белән.—Әти-әниләрен исән-сау. Син—минем кунагым. Куышыма рәхим ит.

Куыш дигәне аланнын нәкъ уртасында куаклар арасына корылган киез тирмә булып чыкты Анын үзенә күрә тәрәзәләре һәм чаршау шикеллерәк ачыла торган ишеге бар. ишек төбенә аяк киемен сөртү өчен камыш палас жәелгән иде.

Тирмә иркен һәм якты гына булып чыкты. Кергәч тә сул якта гади юынгыч, анын янындагы урындыкта сулы чиләк тора. Арырак—аш-су әзерли торган «почмак». Утын ягыла торган чуен плитә. ишле-кушлы табак-савыт. Плитәнен калай морҗасы төннек тишегеннән чыга икән Түрдә өстәл, кыяфәтләреннән үк какшау икәнлеге күренеп торган артлы урындыклар. Аннары фанер тумбочка, анын өстендә кадимгә кадәрге аклы- каралы «Рекорд» телевизоры һәм ике җиз мөгезле антенна, стенага эленгән кара тәлинкә—бусы радиорепродуктор, ахрысы Ун якта чардуган корылган никельле карават. Анын бәләкәй тимер тәгәрмәчләре паласка яртылаш батып кергән. Аккалай тасмалар белән шакмаклап бизәлгән яшел сандык. Ишек тирәсендәрәк сары лак белән буялган фанер гардероб Ялтыравык амальгамасы купкан кызыллы-яшелле көзге Козге янында күгәреп беткән Бакыркош, тик анын күзләре генә пыяладай ялтырый Ә бусы—бүрәнә ярыгына кулын кыстырган уенчык Шүрәле бугай

Хәер, Шүрәле һич тә уенчык түгел, кайчагында ул. тәмам җанланып һәм зураеп, өстәлдән төшә дә. Гыйлемдар янына килеп утыра. Анын маңгай сырлары шулкадәр тирән, кайчагында ул. кызык өчен, карандашын колак артына түгел, маңгай сырына кыстырып куя. Тик базарын малай бераз сонрак белде

Әбкәй яшәгән өй эче ярты гасыр элекке бер бүлмәле коммуналь фатирны хәтерләтә иде. Андыйларны Гыйлемдарның телевизордан гына күргәне бар

Малай өй эчен күздән кичергәндә Ак әби анын үзенә елмаеп карап торды.

— Бәхет—цивилизациядә түгел. Гыйлемдар,—дип. гади урман анасыннан һич тә көтелмәгән сүз әйтеп ташлады әби —Түгел' Моны безнен элгәрләребез—болгар бабалар да белгән. Жәй җитү белән алар, шәһәрдәге тынчу өйләрен ташлап, табигать кочагына, җәйләүгә чыкканнар

Бу әйберләр һәммәсе комиссия кибетеннән, мин аларны киләчәк заман музейханәсе өчен җыям һәм саклыйм

—Ә телевизорыгыз күрсәтәме сон? Ул электрны каян ала9

—Ул энергияне атмосферадан ала,—диде әллә каян фәнни атамаларны үзләштергән әби Гади генә итеп әйтсәк, мин шарсыман яшенне магнитлы ятьмә белән тотам да магнитлы чүлмәккә салам Ул миндә шартламый, энергиясен аз-азлап ай буена чүлмәк электродларына биреп яга Түшәктәге люстраны ла шарсыман яшен көче кабыза Ә яшенне мин син килгән

 

урманнан алып керәм, алар анда янгырдан сон еш булучан. Түбәнтен генә дулкын өстендә чайкалгандай йөзеп йөриләр... Беләсенме, шартлаган атом станциясе өстендә алар аяз көнне дә күренә.

—Сез кайнар плазманы саклау ысулын уйлап таптыгызмыни? Мин моны аңламыйм..—диде малай, түшәмдәге ефәк абажурга карап.

—Анларсын. Мин сина кирәкле мәгълүматны табып бирермен.

—Китапларданмы?

—Китаплардан да. Аларнын копияләрен һәм компьютер дискларын миңа Мәскәүдәге Үзәк фәнни китапханәдән һәм Вашингтондагы Конгресс китапханәсеннән механик күселәр һәм тимер ярканатлар урлап алып кайтып бирә.

Сихер көче белән адәми зат булып күренергә сәләтле бу хамелеон- күселәрне һәм ярканатларны әби «комагыйларым» дип йөртә һәм кирәк чагында йомышка йөгертә икән. Алар Борынгы Казанның «Әрхири тавы»нда мәшһүр Сөембикә көтепханәсенең калдыкларын эзләп тапканнар, анда да «ак вә кара сихер» китаплары байтак икән.

—Ә сезнең компьютерыгыз бармы соң?

Әбинең елмаюы шундый матур һәм килешле иде.

—Син үзен компьютер, балам,—диде ул.—Без синен гадәттән тыш сәләтләреңне ... ачарбыз. Мин дә компьютер кебегрәк, ләкин көчсезрәге. . Ярар, хәзергә бу катлаулы нәрсәләрне куеп торыйк, яме? Син бит көне буе зәррә мыскал ризык капмаган...

Малай кыстатып тормады, шундук ияген какты.

Ак әби аш өстәле янына килеп яшел ашъяулыкны күтәреп ачып җибәрде.

Үткәннәрдә калган әкияти авыл табынын тасвир итеп тормыйбыз Көлдә пешкән кайнар бәрәңгене каймакка мана-мана ашаганда, бер каен җиләген кабып, кулы икенчесенә үрелгәндә малай бөтен дөньясын онытты шикелле. Төче коймак та әле кайнар көенчә, ә ниндидер үлән кушылган чәйнен хуш исе үк туклыклы һәм шифалы иде. Аннары таңгы миләүшә төсендәге чөгендерле катык. Боларны ак әби каян табып бетергәндер.

Тамак ялгагач, Гыйлемдарны йокы баса башлады. Монын шулай буласын Ак әби, әлбәттә, белеп тора иде һәм малайга чардуганлы караватны күрсәтеп ым какты.

Малай ятсынмыйча гына чишенде, шалтыр-шолтыр килә торган калай юынгычта тешләрен ниндидер татлы паста белән чистартты. Кызык, монда анар, целлофанга төреп, өр-яңа теш чистарткыч та әзерләп куйганнар икән.

Төнне сәяхәттә үткәреп алҗыган малай күзен йомуга ук йокыга талды. Ул, уянып та карамастан, егерме сәгать буена йоклады.

Уянгач малай үзендә яшьлек гайрәте янарганын сизсә дә. анын йөзендә һәм бигрәк тә күзләрендә меңләгән сораулар эленеп тора иде

Ләкин Гыйлемдар иң мөһимен: үзенең кайда икәнлеген белеп уянды Үзен әтисе белән әнисенең эзли башлаулары, инде йокычан тимер юлчыны да күреп сорашулары, зонаны әйләндереп алган өч катлы тимерчыбык киртәнен һәр метрын бер төркем милиционерларның овчарка белән тикшереп йөрүләре турында да хәбәрдар иде ул. Тиздән һавага вертолетлар күтәреләчәк һәм алар очсыз-кырыйсыз дип әйтерлек урман-чытырманны һавадан аркылыга-буйга очып күзәтә башлаячаклар.

Малайны эзләүчеләр арасында күрше кызы да бар, чөнки дача коймасында Гыйлемдар чыгып киткән тишекне дә ул эзләп тапкан. . Астрономия белән кызыксынганга, Ниса түбәгә менеп, төннәрен кечкенә телескоп янында үткәрә икән. Кызчык төн уртасындарак Гыйлемдарның үләннәрне ера-ера койма тишегенә таба киткәнен күреп калган була.

 

Боларны малай каян белә иде сон? Үзе килеп чыккан гүзәл аланлыкны беркем дә күрә алмаячак, фотообъективлар да сизмәячәк икәнен, чөнки бу доньянын башка геометриядә урнашканлыгын ул каян белә иде?

Күрәмсен. боларны ана. анын баш миенә йокыда чакта сеңдергәннәрдер Ак әби һәм анын күзгә күренмәс ярдәмчеләре, әлбәттә.

Менә хәзер дә Ак әби. сизелер-сизелмәс кенә елмаеп. Гыйлемдарга карап тора, анын йокыдан тәмам айнып җиткәнен көтә. Барлык сорауларга җавап бирергә әзер иде ул.

Малай сорау бирергә ашкынса да. тирмәнен нәкъ түрендә компьютер өстәле күргәч, түзмәде: «Мондыйны минем реклама китапларында да очратканым юк»,—дип куйды.

— Иң яна марка,—дип компьютерны мактады Ак әби —Махсус синен очен Галәм аръягыннан китерттек. Ләкин ул Жир Интернетына тоташмаган булыр, анын каравы «Күк интернеты» белән элемтәдә

w —Галәм аръягы? Йолдызара элемтә? Әкият бу! Бөек математик Паскаль «Йолдызларның чукрак-телсезлеге куркыта мине»,—дигән..

—Ә бер бөек шагыйрь: «Йолдыз белән йолдыз серләшә».—ди. балам! Бәлки чыннан да йолдызлар сөйләшәләрдер? Бәлки без генә ишетми торганбыздыр? Бу компьютер параллель Жир дөньясыннан, әгәр инде ышанмыйсын икән,—ерак киләчәк заманныкы диик.

—Аңа нинди программалар куелган сон?

—Сина кирәклеләре һәммәсе дә. Менә, ашап алгач, үзен күрерсен.

Яңалык бер компьютерда гына түгел икән Малай йокы сүткән арада, «чуртан кушуы буенча», тирмәгә заманча ванна һәм душ белән җиһазланган гигиена бүлмәсе тоташтырып куйганнар иде Кемнәр9 Атарга мондый сихер көче каян килгән?

Компьютердагы математика программасы ана «хужаларнын» чиксез кодрәтле булуын күрсәтте. Мәсәлән, натураль саннар рәтендәге гади саннарны хисаплый торган төгәл формула Жир планетасы математикларының исен китәрерлек иде. Ин күренекле акыл ияләре ике мен ел буена эзләп-эзләп тә таба алмаган гүзәл формула иде ул!

Шахмат программасы бу борынгы уенны алгоритмга таркатып, гап- гади уенчыкка әйләндергән. Алгоритм буенча уйнаганда, беренче йөрешне ясаучы якның җиңүе котылгысыз булуын исбат иткәннәр Тагы шунысы кызык, бу алгоритм кагыйдәсен сабыйлар аеруча тиз үзләштерә һәм. мәшһүр «Рубик кубигы» белән булгандагы кебек, алгоритмлы шахмат ярышында балалар өлкәннәрне артта калдыралар икән

Гыйлемдар могҗизалы компьютерда ун-унбиш программаны ачып карады һәм һәр фән өлкәсендә «Novitas» («Янадык») тамгасы сугылган ачышларны күрде.

Параллель Жир дөньясы, ниһаять, «кош һәм дунгыз грипплары», «вич- инфекция», рак. төрле аллергия кебек авырулардан арынган, радиация авыруы да дәвалауга бирешкән... һәр кешегә, хирург операциясе кирәк булган очракка дип. анын үз организмыннан алынган «кәүсә күзәнәкләре» резервы булдырылган Тешен төшсә, анын урынына янасын үстерәләр. хәтта сукырайган күзне дә янасы белән алмаштыра башлаганнар Малай бер очтан рак авыруының татарда элек ийә һәм сәратан хастасы дип аталганлыгын да белде

Ләкин, әйткәнебезчә, бу ачышлар Жирдә түгел, бәлки Галәмнен Жир планетасына охшаш менләгән «сәйяр йолдыз»ларыннан берсендә— Сириусның иярчене тирәли әйләнеп йөрүче яшел планетада ясалган Димәк, югары үсешкә ирешкән «Сәйяр»леләр Жир йөзендә яшәүче кечерәк кенә татар халкының милли телендәге әллә нинди нечкәлекләрне дә беләләр икән Чөнки аларнын үзләрендә, мәсәлән. Эспаньолия иле

 

конституциясенең өченче маддәсендә үк: «Эспаньолиядә төрле төсмердәге тел-шивәләр байлыгы мәдәни кыйммәткә ия, ул аерым ихтирамнан файдалана һәм кадерләп саклана»,—дип язылган.

«Параллель жир»дә үз Тукайлары, үз Байроннарыд Пушкиннары булган. Ләкин Сәйяр дөньясында Тукай исеме киресенчә—Иакут дип укыла икән. Затлы Йакутнын язмышы да җирдәге Тукайныкыннан башкачарак булган: безнен Тукай, Сталин репрессияләреннән үлеп котылган булса, Иакут халык дошманы дип игьлан ителгән һәм бездәге Галимҗан Ибраһимов язмышын кабатлаган Соныннан, әлбәттә, аны аклаганнар һәм әдипләренә Йакут премиясе бирә башлаганнар. Тик премия бирү ялагай һәм шомакай каләм тибрәтүчеләргә медаль өләшүгә әйләнә башлап, бу эшкә криминал килеп кысылгач, ел саен премия бирүне туктатып торырга мәжбүр булганнар

Кайбер нәрсәләрне белми калу—үзе зур бәхет. Бөтенесен бер Алла гына белсен Шуңа күрә Гыйлемдарның компьютерында кайбер программаларның беренче пунктында мондый кисәтү тора: «Бу мәгълүматлар хәзергә Сина кирәкмәс». Әйе, компьютерный мәгьлүмат базасында кеше ашаучы Сталин шәхесенең коточкыч сыйфатлары турында гына түгел, Пушкин турында да, Тукай турында да, Муса Жәлил һәм Галимхан Ибраһимов, хәтта Сәхипҗамал Волжская турында да аклы-каралы мәгьлүмат тупланган. Ләкин болар белән танышудан баш тартырга малайнын акылы җитте

Гыйлемдар компьютер белән мәш килгәндә Ак әби анын яныннан китмәде һәм, малайнын хәрәкәтчән йөз сызыкларына карап, анын ничек тәэсирләнүен, балаларча куануын күзәтеп, кичерешләрен чыраеннан «укып» торды. Әлегә Ак әби канәгать иде шикелле.

Төшке ашка гына бүленеп, Гыйлемдар кабат компьютерга багынды

Бу юлысында мониторда ин элек: «Соңгы атнада син нинди китаплар укыдың?» дигән сорау калкып чыкты. Малай һич тә көтмәгән сорау иде бу.

«Математика тарихы буенча»дип язып куйды ул кыска гына.

Аннары компьютер мондый сораулар әзерләгән иде:

«Мен дә бер кичә»әкиятләрен яратасынмы9

«Андерсеннын «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» әкиятен ничә тапкыр укыдык?»

«Бәләкәй принц»ны беләсеңме9 Чормада яши торган Карлсонны? Яланаяклы Гекльберри Финны? Әбүгалисинаны? Гарри Поттерны? «Шүрәле» әкиятен?»

Турысын әйткәндә, малай боларнын күбесен белеп бетерми, ә кайбер каһарманнарны телевизорда гына күргәне бар, тик алары да анын игътибарын җәлеп итә алмаганнар, хәтерендә бик томанлы сурәт кенә калдырганнар иде Малайның рухи үсеше берьяклырак, ул гуманитар өлкәләрдә шактый сай йөзә иде шул.

Компьютерның соравыннан сон тынлык озаккарак сузылды.

— Белмим, әбекәй..,—дип пышылдады Гыйлемдар. Ак әбигә таба борылып.

Югыйсә бит конкурсларда сорауны әйтеп бетергәннәрен дә көтмичә чатнатып жавап бирә торган малай иде ул!

Сизгер, хәтта нәзакәтле компьютер экранындагы сораулар сүнеп юкка чыкты һәм ул гадәти режимда эшләүгә күчте.

Гыйлемдар физика, математика кебек, кем әйтмешли, төгәл һәм «әсасый» фәннәр буенча булган китапларны гына укый иде. Әдәби әсәрләргә вакыты җитмәгән икән, шигырь-мазарны әйткән дә юк. Гомумән, шигырь язуны ул компьютерга тапшырып була торган вак эш дип карарга күнеккән иде. Әйдә, яна рифмаларны компьютер эзләсен... Ә хис һәм сурәтләргә килгәндә, ул боларын да саннар белән күрсәтеп булырга тиеш дип инанган иде. Хәтта

 

мәхәббәтне дә компьютерлаштырып буладыр. Анынча. илһам дигән нәрсә дә компьютерда тормышка ашырылачак.

—Туктале, «Нечкәбил»не хәтерлисенме син?*—дип сорады анардан Ак әби. Абдулла Алиш дигән берәүнен әкиятен искә төшереп. «Юк.» Ә «Шыксыз үрдәк баласы»н? «Юк.» Оныткан. «Бармакбикә* әкиятен? Ә «Ал чәчәк»не? «Көлбикә* турындагысын? Боларын да юкмы? Ә «Гали баба һәм кырык юлбасар»ны?

Малай анысын хәтерли икән хәтерләвен. тик «Мен дә бер кичә» әкиятләрендәге Гали бабанын мәгарә тулы алтын-көмеш күрүе хак түгел, ул—наркоман, киндердән ясаган хәшиш үләне чәйнәп галлюцинация—төш кенә күргән дип ышана Кайсыдыр бер акыллы баш малайны шулай өйрәткән Химия укытучысы икән

—Кем белә, бәлки, син хаклыдыр да. чөнки мәгарә ишеген ача торган сихри «сим-сим» сүзе чыннан да киндер бит..,—диде ана Ак әби —Ләкин, наныем, син барыбер әкияткә ышанырга тиеш, әкияткә!—дип өстәде ул.— Әкиятне дә белергә һәм яратырга кирәк... Фәннен әхлагы юк. әкиятнен—бар. Бар! Фән Хиросима һәм Карачирәм фаҗигасен тудырды, адәмнәрне бозарга яна наркотиклар ясап бирде, ә әкияти «Нечкәбил»ләр сина татлы бал белән шифалы кәрәз сөте генә бүләк итәләр .—дип тәфсилләп аңлатты әби.

Ахырда малай үзе укыган тагын бер әкиятне исенә төшерде «Менә син. әбкәй, әкияткә ышан да ышан дисен Син әйткән мәшһүр Андерсеннын «Сандугач» әкиятен укыганым бар икән. Анда бер былбылнын авыру Кытай императорын сайравы белән үлемнән йолып калуы турында сөйләнә

Шул чакны Ак әбинен күзләрендә ике бөртек кенә яшь күренде һәм Гыйлемдар үзенең ниндидер ялгыш сүз әйткәнен анлады Монын сәбәбен ул бераз соңрак, әбинен биографиясе белән танышканнан сон гына белде

Шулай да Ак әби тиз тынычланды Аннары үзенен күбәләк канатыдай жинел кулы белән малайнын инбашына орынды

—Күнеленне төшермә, угыл,—диде —Имтихан тагы кабатланыр әле Бу китапларны мин сина табып куярмын. Син романтик яшьтәшләреңне куып җитәрсең. Синнән камил кеше чыгарга тиеш. Шулай кирәк! Әгәр каршы булмасан. кайбер мәгълүматларны йокыда чагында Бакыркоштан алырсың Көч тукмичә генә. Ләкин шуны бел: болай тапкан гыйлем үзен казанып тапканнан кайтышрак—ул хиссияткә төренмәгән була, тотрыксызрак та.

Малай яшелләнгән иске трюмо өстәлеңдәге Бакыркошка таба борылып караган иде. анын да яшькелт күзләрендә ут кабынганын курде Ә Шүрәле фигурасы нидер пышылдады бугай Шунда гына малай куртка кесәсендәге фоторәсемнәрнең көзге пыяласына кыстырып куелган булуын абайлады Әнисе әтисе Ниса-Алтынчәч Сонгы фотоны малай кызчыкмын үзенә сиздермичә генә ерактан төшереп алган иде. Фоторәсемдә Ниса, әлбәттә, яланаяк һәм купшы чалмалы пионнарга су сибеп йөри Кояш ашамасын очен борынына кәгазь ябыштырган, бейсболка маңгайчасы астыннан күтәрелеп караганда почык борыны күккә чөелә, әллә масая инде

Дөресен әйткәндә. Гыйлемдар математик формулаларның төзек гүзәллегендә күрше кызы Нисаның шәүләсен күргән кебек була иде. Җәяләр— анын кашлары кебек, шулар астында зәп-зәнгәр сорау билгеләре төсмерләнә, колагына злгән алкалары менә тамам, менә тамам дип торалар

Ә Ак әби барын да белә, сизә шикелле Ул бит кешенен күнелендәгесен укый Теге бөтендөньяга мәшһүр болгар күрәзәчесе Ванга шикелле. Ниса да шундый бит! Күрше кызы чая Ниса да Гыйлемдарны үтәли күрә иде бугай...

—Ниса исенә төште шикелле.—диде әби. малайнын күзләренә туры карап.

 

Ак әби Гыйлемдарга күрше кызынын исемен атап әйткәч, малайның бит алмалары кызарып чыкты.

Ак әби Нисаны да, Гыйлемдарны белгән шикелле, белә иде, ахрысы Ул кызчыкнын гакыл үсешендә Гыйлемдарны кабатлаячагын күрә... Әгәр берни дә комачауламаса, ике елдан Ниса шахмат буенча шәһәр чемпионы булачак. Биш елдан сон халыкара фәнни журналда Гыйлемдардан калган кулъязма нигезендә матдә төзелеше турында фундаменталь мәкалә бастырып чыгарачак... Ун елдан сон халыкара террористлар кулында Жир планетасын күз ачып йомганчы плазма тамчысына әйләндерерлек бомба булачак...

Ак әби бу хәлгә юл куймаска тиеш иде.

Тирмәдән чыгып киткәндә әби: «Мин ике сәгать ярымлап булмам, мине югалтма, тамагыңа капкала, магнитлы душка кереп чыксан да була, ул кар суы шикелле—кешене янадан ясап чыгаргандай итә»,—диде.

Әбинең ике сәгать ярым дигәне Жир исәбе беләндер, әлбәттә. Балки ул шушы вакыт эчендә бүтән йолдыз системасы белән элемтә урнаштыра ала һәм кинәш сорый торгандыр? Бүгенге физикада электромагнит дулкыннарның тизлеге чикле дип каралса да, биокыр дулкыннары өчен ераклык дигән нәрсә комачау булмаска мөмкиндер... Һәрхатдә Гыйлемдарның бу хакта укыганы бар иде.

Малай фоторәсемнәрне өстәленә тезеп куйды. Компьютер галәменә кереп чумгач, ул тагын дөньясын онытты.

Бу юлы ул «Персоналияләр. Ак Китап» сәхифәсен ачты. Монда Жирнен игезәге булган ерак планетадагы затлы шәхесләр турында мәгълүмат һәм хикәяләр тупланган булып чыкты. Жирнен игезәгендә жәмгыять тарихы мондагы Жир тарихын кабатлый (яки киресенчә—мондагы Жир андагы тарихка иярәме?), шуна күрә күп нәрсә шәрехләп аңлатып торуны сорамый иде. Анда да Явыз Иваннар, үз һитлерлары. үз Джугашвилилары булган, ельциномания, аннан сон тагын манияләр. Ниндидер гайре табигый баһадирларга өмет баглау. Шәкүр караклар, аннары Ермак һәм Ермолов кебек нәселләрен саткан чукынмышлар... Дар агачлары, гильотиналар, электр кәнәфиләре, адәм балаларын чалгы кебек ура торган «калашниклар» уйлап табылган. Анда да коммунистик күмәк хуҗалыклар төзеп азапланганнар, кансыз залимнәргә табынганнар, аларга төрле этбаш-опричниклар, сыераяк-чекистлар, симез жандармнар һәм мускуллы омончылар хезмәт иткән. Анда да Жир планетасындагы кебек үзләренең Хиросима фаҗигасен һәм Карачирәм һәлакәтен оныта алмыйлар.

Шул ук вакытта Алтынчәч белән Жик Мәргән гыйшкы. Казандагы Сөембикә һәм Себердәге Сүзгебикәләр фаҗигасе анда да, монда да төп- төгәл кабатланган... Үз Европалары, Азияләре, Антарктидалары. Шәрык һәм Гаребләре. хәтта хыялый Атлантидалары булган бу дубликат планетада пәйгамбәрләр һәм Хозыр-Ильяслар да гомер кичергән Дисциплинаны санга сукмый торган ниндидер «роуслар». ярымкырагаи «башбүреләр». мен ел буена кол психологиясе сеңгән «татрлар», бакырны алтынга әйләндерергә маһир «жөфетләр» һәм башка ялмавыз андрофаглар. .

Гыйлемдар «Тарих» сәхифәсен актарганда «Гөләндәм кыйссасы» дигән хикәяткә игътибар итте.

Гөләндәм—параллель Жир планетасында икенче бөтендөнья сугышы ятимнәре йортында тәрбияләнгән кыз бала икән. Мондый ятимәләр соныннан үзләрен «ятимханә тоткыннары» яки «ятимханә ветераннары* дип атап йөрткәннәр, чөнки бу каты режимлы, әхлаксыз һәм гумансыз йортлар төрмәдән яки концлагерьдан кайтыш булмаган... Кыз балалар анда сафлыкларын җуйган, тормышка өмет-ышанычларын югалткан. .

Әле бәдәннәре тулышып, түгәрәкләнеп кенә килгән унбер яшьлек Гөләндәмне Карабаш бистәсендәге ятимханә мөдире, әлеге сугыштан бер

 

генә яра да алмыйча кайткан Мишәрәкжанов фамилияле, әллә ниткән Карай- Морза исемле астыртын штабист, үзенен кул астында бухгалтер булып эшләүче хатыны район үзәгенә банкка киткән аулак чакны туры китереп, өйләренә тәрәзә юарга чакыра һәм искиткеч матур бер язгы көнне, бакчада чуг-чут итеп беренче сандугач сайраган мизгелдә, кыз базаны көчләп ташлый Тырнашканы, борынын тешләгәне, барлы-юклы чәчен йолыкканы, гәрәбә төймале жинен умырып төшергәне өчен янаклый да әле... Шушы хәлләрдән сон ятимә кыз сандугач сайравын ишетсә, калтырап төшә торганга әйләнә... Былбыл дигән сүзне ишетсә, идәнгә егылып, тәгәри-тәгәри елый, үз чире тота башлый...

Ятимханәдә яшәгән сонгы елларын ул бик томанлы гына хәтерли. Башка ятимнәр белән бер сафка тезелеп, ул да мәктәпкә йөргән Тырышкан, өчле билгесе алмаган. Ана монда «йомыкый» дигән кушамат такканнар Йомыкый булмый нишләсен? Кыз җәйге күкрәвек янгырларны көтеп ала торган булган. Ләйсән яңгырда күлмәкчән генә торырга яраткан, шулай үзенен бәдәнен пакьлыйм дип өметләнгән, ахрысы

Кызны ятимханәдән тегүчеләр хәзерли торган һөнәр мәктәбенә җибәрәләр Ул үзе китапханәчеләр техникумына билгеләүләрен сорый, әмма дирекция, төрле сәбәпләр табып, Гөләндәмне «дәрәҗәсезрәк» исемлеккә кертә

ФЗӨдә аның сәләтле булуын бик тиз күреп алалар һәм Гөләндәмнән югары квалификацияле кием кисүче-модельче хәзерлиләр

Кызганычка каршы, чибәр һәм сәләтле кызга илнен ин яшерен һәм ин явыз оешмасында да игътибар иткәннәр

Дәүләт иминлеге сагында торучы органнар үзләренә шымчы булырдай кандидатларны сш кына бәхеттән өлешсез калганнар, нәүмизләр арасыннан эзлиләр һәм табалар да. Алар һөнәр мәктәбендә укучы ятимәне, ниндидер бер сылтау табып, пәрәвез оясына—Мунча күле буенда урнашкан «Бастил ия»ләренә чакырып алып, кулга ияләштерергә, анардан күндәм әләкче, яшерен агент, сексот ясарга тырышып карыйлар

Тик боларнын этлеге барып чыкмый, карап торышка бик күндәм һәм беркатлы кебек тоелса да, ятимә кыз инде кемнен кем икәнен аера, юмакайларның әгитенә бирешми, мәкерле тәкъдимне шундук кире кага Акча белән, диңгез буе санаторийлары, киләчәктәге өстәмә пенсияләр белән кызыктырып карыйлар, комсомолка икәнен исенә төшерәләр «Юк.'»—дип үҗәтләнә кыз һәм вәссәлам.

Кара дермантин җәюле өстәл артында утырган яшьрәк әгитче агай, нервысы котырынып, мангаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирен сөртергә тотына, янәшәсендә өстәл читенә таянып торган кызыл борыңлы бәндәгә сораулы карашын ташлый... Тегесе, югарырак дәрәжалесе. ияген кагуга, ашыкмыйча гына торып ишеккә бара да. ачкычын борып бикләп куя. Юри чалтлатып бикли кабахәт

Биеп кенә атлап, кыз янына килә, алаптай кулы белән Гөләндәмнең ачык түшенә үренә Кыз сикереп тора да, тегенең оятсыз күзенә төкерә һәм. гомерендә беренче һәм сонгы тапкыр авызын пычратып, аты-юлы белән сүгенергә тотына «Кирәкле» сүзләрне каян табып бетергәндер бу бичара, юаш, басынкы кыз бала'’ Ул «тәрбияләнгән» ятимнәр йортыңда, аннары ФЗӨ мәктәбендә шулкадәр шакшы телдә сөйләштеләр микәнни ’ Димәк, урамда ишеткән һәр яман сүз аның хәтеренә уела барган0 Мондый усал, чи урысча һәм катлы-катлы, ләкин, кем әйтмешли, «искиткеч талантлы майт»ны ишетеп шаккаткан ГБ айгыры, төссез күзләрен акайтып, чалбар каешын каптыра алмыйча азаплана, чөнки тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармаклары калтырый Унике томлы «Русский мат» басмасына да керми калган халык теле «җәүһәрләре» батыр чекистларны тәмам коралсыхландыра

Шул рәвешле, бернәрсәдән дә тайчанмый торган «иминлек сакчылары»

 

бу юлы чигенергә мәҗбүр булалар. «Нәҗескә бассаң. -—дип кулын селти чиратта торган чекист, бөрчек-бөрчек галстуклысы.

—Кара аны, кызый,—ди ата опричник,—кара аны, гасаб ы и . . Корыч Феликс исеме белән ант итәм, ялынып үзен кидерсен әле, тәти кыз...

Нәтижәсе көттерми.

Һөнәр мәктәбен тәмамлаганнан сон, Гөләндәм шәһәрдә эш таба алмыйча интегә. Аны хәтта гардеробчы итеп тә алмыйлар, кәгазьләрен актарган сыман итенәләр дә кире боралар. «Күрәсең, чекистларның шушылай үч алуыдыр инде,—дип уйлый кыз.—Ә бәлки өметләрен һаман өзеп бетермәгәннәрдер әле хәшәрәтләр».

Тиздән Гөләндәмне тулай торактан да сөрәләр. Ул барлы-юклы киемнәрен, иске-москыларын арзан гына бәягә сатып бетерә. Фәкать бер генә нәрсәне— сугыш елларында ачтан үлгән әнисенен йөзеген генә саклый, хәер, ул аны сата да алмаган булыр иде—күгәреп-яшәреп беткән бакыр балдак кемгә хажәт?

Аяусыз тормыш, тешләрен ыржайтып, Гөләндәмне урамга, панельгә чакыра.

Юк, кыз төенчеген күтәрә дә, үзенә азмы-күпме таныш булган Карабаш авылына жәяүләп кайтып китә. Юк, ул «кызыл Бастилия» ишек төбенә дә, ятимханә бусагасына да барып егылмый.

Ана «Карабаш» колхозының ярым җимерек терлек фермасында дуңгыз караучы эше табыла. Мөселман өчен ин абруйсыз, ин пычрак эш. Гөнаһлы эш дисәң дә була. Ферма исе бөтен тәнеңә сеңә, бу зәһәр исне мунчада жиде тиреңне чыгарып та бетерә алмыйсын, җитмәсә сабынга кытлык, фермага су мичкә белән генә кайтарыла... Гөләндәм мәтрүшкәле себерке белән дуслаша.

Баштарак ул сынар тәрәзәле түбәсез каравыл өендә яшәп тора, аннары үз аяклары белән балчык изеп, үз куллары белән саман кирпеч сугып, өч тәрәзәле, ләкин килешле генә өй дә салып керә. Анын түбәсен балчыклы салам белән яптыра. Шуңа күрә эссе жәй көннәренең берсендә авылда ут чыгып, байтак йортлар кара күмергә әйләнсә дә, дуңгыз караучы кызнын ап-ак итеп агартылган балчык куышы афәттән котылып кала. «Гөнаһсыз булганга, гөнаһсыз булганга...»,—ди авыл халкы яшь аралаш, янганнарны да, янмаганнарны да кызганып.

Дунгыз фермасы авыл читендә булса да, аннан агып чыккан шакшы сыекча Каран суына ук барып төшә, аннары Каракүлгә эләгә... Гөләндәм боларны күрә, анлый. Исерекбаш колхоз рәисенә барып сөйләшеп карый, тегесе сүгенә генә... «Күп белсәң, тиз картаерсың».—ди, җитмәсә әле күз кысып маташа...

Көннәр шулай ферма белән өй арасында йөреп уза тора, кичә тора. Гатәндәм бәләкәй генә бакчасында яшелчә, үзенә генә җитәрлек кадәр жиләк-жимеш һәм чәчәк үстерә. Әлбәттә, малай-шалай җиләкләргә бер дә тынгылык бирми, ә чәчәкләрне ел саен беренче сентябрьгә каршы төнне ботап чыгалар. Гатәндәм боларга үпкә тотмый, чәчәкләр мәктәп өстәлен бизәп торачак бит.. Кайберәүләр, дуңгыз караучы Гөләндәмнән күреп, өй буйларын матур гына гөлбостанга әйләндерәләр. Гөләндәм шуна да бәхетле, бу йортлар яныннан ул елмаеп уза.

Карабаш авылыннан күп булса йөз чакрымда Карачирәм атом станциясе эшләп ятканын жирле халык оныта башлаган инде Станциягә утыз чакрымнан да якын килү өчен махсус рөхсәт кирәк булганга, атом шәһәрчегенә барып чыккан кеше авылда сирәк була. Дөрес, төрле зарарлы гамма-нурланышларны үлчәп йөрүче белгечләр җәй саен авылда булып китәләр, елга-күлләрдән, чишмәләрдән, коелардан анализ алалар. Күпме сорашсаң да, «Бөтенесе дә тәртип, норма»,—дип җавап бирәләр, тик күзләрен яшерәләр. Халык ышана да, ышанмый да кебек, чөнки гарип һәм авыру балалар елдан-ел күбрәк туа, Карабаш күлендә ике башлы мутант балыклар тоткалыйлар.. Жир-сулар, урманнар инде агуланган,
ләкин хакимият, бу мәгълүматны чит илгә чыгарсан, утынлык агач та сата алмабыз дип курка.

Атом станциясе төзүчеләрнең ялгышы, партиянең фәләненче корылтаена төгәллибез дип кабалануы һәм проекттагы хаталар коточкыч һәлакәткә китерә. Көннәрдән бер көнне станциянең дүртенче блогы шартлый.

Әгәр станция жир астында тирәндә, калын бетон һәм катлы-катлы һәм чыдамлы кургаш-графит тышча эчендә урнашкан булса, ихтимал, радиоактив нурлар шул табут эчендә бикләнеп калыр һәм мохиткә ул кадәр зыян китерә алмаган булыр иде.

Берничә көннән Скандинавиядә радиоактив яңгырлар ява. куркыныч болытлар Көнбатыш Европага да барып җитә Шау-шу куба.

Ләкин Европа шартлау булган зонадагы хәлләрдән хәбәрдар булмый. Ә монда йөз километр радиуслы мәйданнан халыкны бер-ике көндә чыгарып бетерәләр, өй җиһазларыннан һәм хәтта кием-салымнан да берни алырга рөхсәт ителми. Тәрәз төпләрендәге курчакларга тикле радиация кочагында нәүмиз кала. Бу зонага угрылар кереп йөрмәсен өчен кайсыдыр акыллы башы иң ансат юлны уйлап таба, тоталар да егермеләп авылны ут төртеп яндыралар... Һавага янә радиоактив төтен күтәрелә

Карабаш авылы бер көн эчендә совхозы-ние белән юк ителә. Гөләндәмнең инде беркадәр аякка баса башлаган фермасы да төтен булып оча

Зонага ликвидаторлар килеп тула. Алар атом шартлавынын нәтиҗәләрен киметергә, станция тирәсенә бетон стеналар торгызып, бөтенесен кургашын ядрәләр белән тутырырга тиеш булалар. Шулай итеп, ашыгып төзелгән атом станциясе өстәмә миллиардларга төшә, кечерәк кенә бер ил булырлык жир- сулар хуҗалык әйләнешеннән чыга, елдан-ел акча йота торган туймас «кара упкын»га әйләнә. Тагын бер Карачирәмне ил экономикасы күтәрә алмаячак диләр белгечләр. Гадәттәгечә, алар ялгышалар—бердәнбер Карачирәм дә илне аяктан ега.

Хөкүмәт алмашына. Бер фиркале тоталитар система җимерелә Ата улны, ана кызны белми торган болгавыр заман башлана. Радиоактив зонага эләккән кешеләр кайсы кая таралып бетәләр. утыз мен ликвидаторның яртысы биш ел да яшәми, нур авыруыннан үлә.

Гөләндәмнең зонада яшәп калганын бер генә жан иясе дә белми Радиацияле зонага якын килергә дә курыккан җаваплы агайлар аны хәбәрсез югалучылар исемлегенә терки

Радиация тәэсирендә үз организмында нинди үзгәрешләр килеп чыкканын Гөләндәм белми, белсә дә анламас иде.

Авыру тудыручы бактерияләр, мутацияләп, төрле дару препаратларына каршы торырга «өйрәнгән* шикелле анын организмы да радиоактив нурланышларга һәм. гомумән, тышкы мохит тәэсирләренә бирешми торганга әйләнә. Ә баш миендә өстәмә багланышлар хасил булу анын акыл эшчәнлеген уннарча тапкыр көчәйтә. Ул дөньяны һәм анда хөкем сөргән кануннарны үгәли күрә башлый дияргә мөмкин Шул ук вакытта Гөләндәм уй-фикер көче белән әйберләргә физик тәэсир ясарга—аларны кагылмый-нитми генә күчереп куярга, юктан бар итәргә һәм юкка чыгарырга өйрәнә Бу сәләтнең сихергә һәм күз бууга бәйләнеше булмаса да. асылда ул аннан кайтыш түгел икән Ул фикер көче белән башка кыяфәткә керә, төсен алмаштыра, ягъни үз теләге белән ябалак булып та. күбәләк булып та күренә ала

Менә шушыларны укыгач. Гыйлемдар «параллель җир»дәге Гөләндәмнең үзебезнең жир кызы Ак әбигә (Гөлгенәгә) игезәк тиеш икәнен аңлады.

Бер мәл. атом шартлавыннан соң күп еллар үткәч. Гөләндәм—Ак әби балалар йортын һәм директор Мишәрәков яшәгән өйне барып карый Заманында таза нараттан ике катлы итеп салынган балконлы, калай
түбәле чибәр өй, тышкы яктан күмерләнгән, ә кайчандыр ятимә бала юып азапланган тәрәзә пыялалары, яшен сугудан ахры, эреп, яшел борчак булып жиргә тамганнар Бер тәрәзә төбендә педагогнын «трофейный», ягъни кайчандыр нимес офицеры кесәсеннән табылып, әйләнеч юллар белән татар авылына килеп житкән көмеш портсигары ята. Көмеше күптән каралган, өстәвенә ул инде үтә радиоактив, ана кагылырга да ярамый торгандыр. Хәер, Гөләндәмгә бернинди дә радиация куркыныч түгел-түгелен...

Карачирәм радиациясен кичергән кешеләр инде күптән вафат—гөнаһсыз сабыйлар да. айнымас колхоз рәисе дә... Ә Мунча күле чекистларыннан Гөләндәмгә таныш булган бәндәләрнен икесе дә наркоманиягә әсир төшеп, озак яшәмәгәннәр Шуларга әләк ташып яткан фахиш директор Мишәрәк Карай-Морза белән анын хатыны эчүгә сабышып үлгәннәр иде.

Зона жәһәннәм тыюлыгына әйләнгән.

Мондагы әкәмәт хайваннар: әкияттәгедәй икешәр-өчәр башлы еланнар, канат урынына тырнаклы тәпи үскән кошлар, мыраулый торган ерткыч бүреләр, эт баш-сыер аяклар, өч күзле яшел (хлорофиллы) сарыклар, адәм тавышы белән сөйләшә торган мәче башлы ябалаклар, берәр метр озынлыктагы симез суалчаннар, аларны ашый торган үтә зур ерткыч кырмыскалар, эре инәле шәмәхә чыршылар, зәһәр исле сиреньнәр, көтмәгәндә корбанын кочып ала һәм чагып үтерә торган тере кычыткан агачлары... коточкыч зур үрмәкүч...

Үзен радиация белән газаплауга түзә алмыйча, гөнаһсыз табигать саташып тудырган азманнар болар. Биологиядә мутантлар дип атала торган гарип ярымтыклар монда атлаган саен очрый иде. Геннары буталып беткәнгә, гомерләре озын түгел, күрәсең, яшәү шартларына жайлаша алмыйлар Үләнсез урман куелыклары шул азманнарның зәгыйфь сөякләре белән түшәлгән,—аяк баскан саен чытырдап уалып калалар

Бу тирә йөз километрлы даирәдә чәнечкеле тимерчыбык белән киртәләп алынган, киртәнен биеклеге өч метрга җитә. Селәүсен, тиен кебек хайваннар чикне бозмасын өчен киртәнен ике ягында да агачлар киселгән. Тыюлык зонаның эчендә ярты чакрым киңлектәге «боҗра»—сөрелгән жир. аны әледән-әле агулап торалар, анда берни үсми, бер генә жанвар яки бөжәк тә яши алмый. Бу божрадан тышта чакрым саен, ягъни үзара күз күремендә каравыл каланчалары тезелешеп тора. Анда көне-төне снайперлар һәм ликвидаторлар утыра. Болар теге якка да, бу якка да бер генә жан иясен дә үткәрмиләр. Үтерелгән хайваннар һәм кош-корт кургаш биләүләргә төреп жиргә күмелә. Шунысы мәгълүм, аларнын калдыклары әле мен ел буена бөтен тереклеккә үлем куркынычы белән янаячак.

Ак әби белән кичке сөйләшү аеруча җитди булды.

— Миннән дә, ерак галәмдәге Гөләндәмнән дә ялмавыз карчык чыгарга тиеш иде..,—диде Ак әби, көрсенеп —Үземдә гайре табигый көч барлыгын сизгәч, мин булачак даһиларны гына түгел, сәясәтчеләрне, фиркале түрәләрне ана карынында чакта ук һәлак итәргә кирәк дигән уйга килгән идем... Шөкер, остазларым туры юлга күндерде.

Ак әби адәмнәрне бер күрүдә таный, аларнын кем икәнен һәм кем булачагын, нинди гамәлләр кылачагын белә Күргәнче үк сизә.. Киләчәк китабын укый...

—Син, бәләкәч, шарсыман яшеннен серенә төшенеп житкәнсен диярлек... Син бу яшен чыганагын һәр өйдә булдыру турында хыялланасын. Яшен көче йортларны җылытыр, яктыртыр, әниен ашны да яшен утында пешерер дип уйлыйсын. Һәр кухарканы шул яшенне идарә итәргә өйрәтәчәксең син! Димәк, җинаятьчеләрне дә. Ә алар җирдәге тормышны һәлак итәчәк... барыбызны да... Аңлыйсынмы?

Малай башын чайкап маташты. Ак әби сүзен дәвам итте

—Күп булса ун елдан сон син нейтриноны тураклап, матдәне тулаем энергиягә әверелдерүнең математик нигезләрен эшләп бирәчәксең, әбәтен дөньяны кулга төшерү турында хыялланган явыхтар. хәзергечә әйтсәк, террорчылар моннан һичшиксез файдаланачак ,-диде әби һәм тагын көрсенеп куйды.—Шул рәвешле, син залимнәр кулына абсолют корал тоттырачаксың...

Әби XX гасыр башларында яшәгән инглиз короле Георг Бишенчене искә төшерде: «Бердәнбер акыллы кеше шул булган бит ул заманнарда,— диде.—Резерфорд кебек бөек галимнәргә король матдә атомнарын таркатып уйнау тәжрибәләрен туктатырга боера, бөтен Жир планетасын элементар кисәкчекләргә бүлеп ташлавыгыз бар сез иблисләрнең.—ди —Йә. әйт инде, хаклы булганмы шушы надан Георг патша, әллә юкмы'* Адәми затка галимлек кирәкме, әллә миһербанлы булу мөһимрәкме1

—Озын сүзнен кыскасы .—дип йомгаклады ул сүзен,—озын сүзнен кыскасы, бүген адәмнәргә абсолют энергияне кулга ияләштерергә иртә әле. Менә киләсе гасырда... Әйе. вакыты җиткәч, без кешелек дөньясы каршындагы бу тыюны гамәлдән чыгарырбыз

—Кем ул—без?—дип сорады Гыйлемдар.

— Күпчелек йолдыз дөньяларын, акыллы затларны берләштергән система... Боек Боҗра Галәми акыл вәкилләре

—Ак әби. мин фән белән шөгыльләнү турында хыялланам Фәннән башка минем яшәвемнең мәгънәсе юктыр да Әгәр инде галәми акыл вәкилләренә барысы да билгеле икән, Жирдән читтә миннән ни файда’’

—Юк. юк. без сине фәннән аермабыз!—Ак әби чак кына уйлап торды да:— Ә икенчедән. Бөек Боҗра вәкилләре барын да белеп бетергәннәр икән дип уйлавың—хата, дип өстәде —Адәм барын да белеп бетерә алмый Бөтенесен Бөек Зат кына белә. Әгәр син бер фәнни ачыш ясап офыкны кинәиткәнсен икән, яна офык артында янә мавыктыргыч сораулар, мәсьәлаләр пәйда булачак. . «Кешегә чикләнмәгән хакыйкатькә, ягъни абсолют хакыйкатькә ирешү сәләте бирелмәгән, шунлыктан ул нисби хакыйкать белән канәгатьләнергә мәҗбүр».—диләр галимнәр Өченчедән, син.

Малай ялт итеп Ак әбигә күтәрелеп карады

—Ә өченчедән, син әти-әниеннән һәм якыннарыннан аерылып ук бетмәссең, һич кайгырма. Тик ике яклы элемтәгез булмас Сез бер­берегезне төштә күреп торырсыз, ә төшләрегез рас төшләр булыр

Аннары Ак әби фикерен дәвам итте

—Жир Йөзендә җәннәт бакчасы ясыйм дип өметләнгән кешелек мәдәнияте үзе үстергән карурман эчендә адашты Экологик һәлакәт чоры бу. Гомумән, мондый һәлакәтне Галәмдәге күпчелек мәдәниятләр кичерә Галәм тарихына үзен-үзе анлы рәвештә һәлак иткән цивилизацияләр дә билгеле. Менә шул чагында алдынгы дөньялар адашканнарга ярдәмгә килеп, камил шәхесләр тәрбияләргә булыша Камил шәхесләр планетаны коткару эшен җитәкли Син менә шул күркәм затларның берсе булып җитлегергә тиеш Син биредә әле башлангыч белемне генә аласын, сине Югары Академия көтә Генийлар да мәктәптә укырга тиеш

Гений дигәннән Беләсәнме икән, бу гарәпчәдән кергән сүз татарча «җен» мәгънәсендә бит Әүвәлгеләр һәркемнең үз «жене» була дип уйлаганнар «Женем сөйми», «җене карыша», «җенләнгән» дигәндә нәкъ менә шушы эчкәргс җен. асылда Фрейд әйткән күнел күздә тотыла Балага ачышлар ясарга шушы «җене» ярдәм итә Үсә төшкән саен «жен»нен йогынтысы кими, кеше тормышында «гакыл» дигән прагматик нәрсә дилбегәне үз кулына ала.

 

Генийларда кайчак «гакыл» белән «жен» парлап җигелеп эшли, тик мондый хәл сирәк булучан. Кайбер генийлардан коточкыч җинаятьчеләр чыга...

Бакыркош белән Шүрәле—роботлар, параллель планетанын бүгенге хуҗалары. Алар төрле формага кереп, төрле затларга әверелергә сәләтле. Асылда алар бер үк затнын төрлечә гәүдәләнеше генә. Шүрәле, мәсәлән, кирелекне гәүдәләндерә, тискәре дәлилләр китеререгә ярата. Әллә каян гына алып кара күзлеген борынына элеп куйса, көт тә тор: Шүрәле берәр явыз сүз әйтеп ташлаячак...

Иң гаҗәбе шунда: Сәйярдә яшәүче роботлар бер калыптан сугылмаган, алар элек үзләренең хуҗалары булган төрле ил, төрле милләт үзенчәлекләрен саклап калганнар, төрле телдә сөйләшсәләр дә, «милли роботлар» арасында тел киртәләре юк икән, чөнки аларнын уртак «математик* телләре бар...

Ни өчен сон роботлар үзләре өчен бөтенләй ят булган органик тереклек әһелләрен, әйтик кешелек дөньясын, һәлакәттән саклап калуны максат итеп куйганнар, дигән сорау синдә тумадымыни, Гыйлемдар?

—Туды, Ак әби.

—Чөнки космик һәлакәттән сон яңаргач, органик тереклек роботехниканы кабат тудыра ала. Яна кешеләр хәтерендә бөтен мәгълүмат та сакланачак бит. Мин яна кешеләр роботларны хөрмәт итәрләр, аларны «арбайтер* дип кимсетмәсләр дип ышанам.

Бу кичне Гыйлемдар бик озак йокыга китә алмыйча борсаланып ятты. Озын-озак төш күрәсе булганга икән. Төшендә ул үзләренең дачаларына бер төркем погонлы кешеләр килгәнен күрде. Тикшерергә килгәннәр Ин беренче эш итеп, алар Гыйлемдарның бүлмәсен җентекләп тентиләр. Ни гаҗәп, Алтынчәчне дә чакырып сораштыралар.. Вәкилләрнең берсе, ярты метрдан тәмәке исе анкып торганы, өстәлдәге «Математика яңалыклары» журналын алып, дипломатына салмакчы була. Шунда Алтынчәч, йөгереп килеп, китапка ябыша:: «Гыйлемдарның бүлмәсе элек нинди булса, шул килеш калсын. Ул кайтачак!—ди. Гыйлемдарның баһадир гәүдәле әтисе, тавышында металл чыңлатып: «Китапка кагыласы булмагыз!»—дип катгый итеп әйткәч, «Черек күл» вәкиле кул селтәргә мәҗбүр була, ләкин китапны исемлегенә аерым терки, үзе Алтынчәчкә бармак яный. «Сез явыз кеше!—ди ана Алтынчәч һәм көтмәгәндә генә «Бүген сезнен автомобилегез ватылачак»,—дип әйтеп ташлый...

Төшенен ахырында Гыйлемдар чыннан да юл буенда кюветка ауган кара төстәге җиңел автомобиль күрде. Анын янына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктаган иде. Ак халатлы егетләр, җимерек машинаны каерып ачып, эченнән канга баткан, ләкин, бәхетенә, исән калган берәүне тартып чыгардылар...

Төшендәге шушы куркыныч «кадр»дан сон малай иртәнгә кадәр тыныч кына йоклады.

Ак әби иртән Гыйлемдарны вак пәрәмәч белән сыйлады. Малайнын борынгы морзалар нәселеннән булган әнисе дә бәйрәм көннәрне шундый пәрәмәч пешерергә ярата иде. моны, әлбәттә. Ак әби белмичә калмагандыр.

Иртәнге аштан сон малайга тагы җитди күрсәтмәләр бирелде.

Ак әбинең кулында «башлангыч белем» бирүнен ансатрак ысулы бар икән.

—Өйдә ялгыз гына чагыңда Бакыркош каршына килеп утыр да күңеленнән генә соравыңны бир. Кошның күзләре җемелди башлар. Шул мизгелдә үк җавап синең ми күзәнәкләренә мәнге онытылмаслык булып язылыр. Мин бакыр ярдәмчемне «лектор» дип атыйм. Ул сиңа—фәкать

 

синен өчен генә—лекцияләр укыр... Телисен икән, гадәти сөйләү юлы белән. Ләкин бусы бик озакка сузыла. Аңлыйсынмы?

—Аңлыйм,—диде малай,—Ләкин көч куймыйча, бушка гына, артык жиңел бирелгән белем..? Минем баш мием гап-гади бер дискетага гына әйләнгән кебек була ич?

—Борчылма бер дә. Үз ачышларынны син шул ансат ысул нигезендә, әмма барыбер күп тырышлыклар куеп ясарсын. балам.

Шулай да Ак әби нәрсәнедер әйтмичә калдырды шикелле. Әллә инде монда шүрәленең нинди роль уйнаганын микән?

Гыйлемдар Ак әбинен кинәшен икенче көнне үк тотарга булды—ялгыз калгач, көзге каршысына килеп утырган гына иде. Бакыркош үзе телгә килде:

— Мин синең иң элек ни сораячагынны беләм,—диде ул гөбедән чыккан калын тавыш белән.—Син әти-әниләрен белән элемтән нинди булачагы турында белешмәк буласын. Бу—виртуаль элемтә булыр. Сез бер-берегезне фәкать төштә генә күрәчәксез, ләкин төштә абсолют чынлык сакланыр һәм синең дә. якыннарыңның да күңеле тынычланыр дияргә мөмкин.

Гыйлемдар үзенең гуманитар фәннәр өлкәсендә, бигрәк тә нәфис әдәбият даирәсендә артта калганлыгын әйтергәме-юкмы дип торганда. Арысланбаш сүзне үзе шул якка таба борды. «Сүзне» дибез, ләкин фикерләренең күбесен ул малайга турыдан-туры, сүзсез генә тапшырды шикелле

Бакыркош бөтен дөнья әдәбиятын белә, кирәк икән ул «Одиссея»ны, «Жөмжсмәсолтан»ны. «Һамлет»ны, «Евгений Онеги н»ны. «Кисекбаш»ларны, «Мастер белән Маргарита»ларны башыннан ахырына кадәр, төрле комментарийлар бирә-бирә, яттан укый ала. чөнки аның хәтере чиксез. Тик шунысы сәер, ул бүгенге Рәсәй әдәбиятын санга сукмый, һәрхәлдә ихтирам итми икән. Ул аны әдәбият дип тә атамый, чонки бу әдәбиятта бернинди әдәп тә күрми, куллары кычыткан вакчыл һәм түбән хәттатларнын «иҗат җимеше» дип кенә атый. Ә менә шуңа да карамастан, илдә әдәби тәнкыйть чәчәк ата, чөнки ялганатлы мотәтәнкыитьчеләр бихисап. Эш хакы алу өчен аларга әдәбиятыбызны бар дип күрсәтү кирәк ич. Шәрә король турындагы әкиятне хәтерлисенме? Анда ике алдакчы тегүче кәбестә төсле беркатлы корольгә гаҗәеп күлмәк-ыштан тегәргә алыналар. Тик. имеш, ул кием гонаһлы кеше күзенә күренмәячәк икән. Шарлатан тегүчеләр әллә нинди затлы ситсыларны үлчәгән, кайчы белән кискән, күзгә күренмәс җеп саплаган инә белән теккән булып кыланалар, корольгә нидер кигезеп карагандай итәләр, сокланган булалар. Әлбәттә инде, болар күз буалар, чынлыкта өрфия киемнәр корольнең үзенә дә, аның министрларына да күренми... Тик барысы да киемне күргән булып кыланырга мәҗбүр, кемнең гөнаһлы йә ялганчы булып каласы килсен? Бүгенге әдәби тәнкыйтьчедер менә шушы тегүчеләр шикелле инде Бәрәч, король шәрәтән ич' дип кычкырган гөнаһсыз сабый гына күренми гипнозланган укучылар арасында. Хәер. Хәйдәр Элим дигән бер зыялы вөҗдан иясе бу хакыйкатьне читләтебрәк булса да әйтеп биргән иде. Шөпшә оясына таяк тыгып айкаган шикелле булды ул... Дәрәҗәле тәнкыйтьчеләр, дәррәү күтәрелеп, Хәйдәр Элим остенә ябырылдылар, аны яклаучыларны да чагып бетерделәр

Җәмгыятьтә Хәйдәр Эл имнәр. Зөлфия Бәирәшевалар саны билгеле бер критик массага җиткәч, шөпшәләр һәм соры кортлар җиңелер, алдартаз җөйчеләр һәм тиресбит мөтәгалимнәр сәхнәдән куып төшерелер. Ләкин бу критик масса үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк Хәер, бу хакта сонрак махсус әңгәмәбез булыр..

Бакыркош Гыйлемдарга турыдан-туры мәгълүмат тапшыруын дәвам итте:

з.

 

—Һәр сәнгать әсәрендә зурмы-кечкенәме ачыш булырга тиеш Әсәргә бәя биргәндә иң беренче таләп шул.

Шунда кинәт кара күзлек кигән Шүрәле телгә килде:

—Яки теге, яки бу мәсьәләне ябып куеш Аннары. Рус әдәбияты Көнбатыш әдәбиятынын шәүләсе булса, татар әдәбияты рус әдәбиятының сыек күләгәседер. Татар әдәбияты—«өйрәнчек шәкерт» кенә, нәтиҗәдә «куян шулпасының шулпасы» килеп чыга. Остазыннан уздыра алмаган шәкертнен бәясе бер тиен. Кыскасы, хәзерге татар әдәбияты тулы канлы әдәбият түгел... Сәбәбе нидә,—беләсеңме?

Шүрәле бу сорауны кемгә биргәндер,—билгесез. Шуна күрә ул үз соравына үзе җавап бирде:

—Сәбәбе бик гади, егетләр. Жаһиллек. Хәтта икеләтә жаһиллек, чөнки автор агай үзен ялангач дип санамый, ә тәнкыйтьчеләр анадан тума әдипнен күзгә күренмәс күлмәк-ыштанын жөйләренә тикле мактап. Иә балагындагы үтүк сырында гына кимчелек тапкандай булып кыланалар. Шунысы аяныч: менә шушындый алдартазларга ышанучылар да табыла. Совет чорында татар әдипләре өчен матбугат мәйданы җитәрлек түгел иде, ә бүгенге көндә язучылар өчен мәйдан кирәгеннән артык кин, шунлыктан җитлекмәгән гарип әсәрләр дөнья күрә. Егерменче гасырда бер сатирик: «Әдәби алгарыш нәшер ителә торган журналлар санына кире пропорциональ»,—дигән иде. Ул хаклы. Кибет киштәләре сатылмыйча яткан татар китапларыннан сыгылып-сыгылып тора. «Кайбер китапларны яхшы эш хакы түләсәләр генә укырга була»,—дигән ди бер корректор. Озын сүзнен кыскасы, әдипләрегез кирәксез эш белән шөгыльләнәләр, баксаң, халык җилкәсен кимереп яталар. Аларнын каләмен илһамнан бигрәк матди мәнфәгатьләр йөртә.

Тарихи романнарыгыз укырга яраксыз. Әкият ярым әкият алар. Бармактан суырып алынган ялган, хәбәрдарсызлык җимеше..

ӘкиятләрМин бүгенге әкият авторларының кулларын төеп. кытыклап үтерер идем, кабат бер авыз сүз язмаслык итәр идем мин аларны. Алишка да канатлы хыял житмәгән, ул очарга дип талпына гына. Ә аннан соңгы әкиятчеләрнең планкасын яна тәпи йөри башлаган база да атлап кына уза бит

Сәясәткә, ялган милләтчелеккә кереп баткан әдипләрне жәллим. Димәк, дим, ул бичараларның иҗат чишмәсе саеккан, кипкән, ә чамасыз зур «минлек»ләре тынгы бирми, көн саен үзенә сокланып йә көнләшеп караучыны, үзенә табынучыны эзли. Аларнын көндәлек ризыгы—кол һәм җаһилләрнен күндәмлеге, көндәшләреннән уздырырга омтылу.. Теге

Иосиф Джугашвили да берәр көндәшен таптап измәгән көнен заяга үткәрдем дип санаган диләр.

Сез. татарлар, практик тормышта ифрат тар карашлы, бүгенге көн белән, күп дигәндә иртәгесе көн белән генә яшисез. Иртәгене «ишәк кайгырткан» дисез бугай әле. Сездә беренче урында тамак кайгысы., мал-мөлкәт, акча кайгысы Гали материяләр турында уйланырга яратмыйсыз сез... Авыр тарихыгыз сезне шундый кол итеп тәрбияләгән.

Шүрәле сүздән туктап калды. Аннары, кара күзлеген каядыр яшереп, сынар мөгезен бора-бора суырып чыгарды да. аңардан төребкә ясап, куышына әллә нинди хуш исле тәмәке тутыра башлады.

Ә Бакыркош. берни булмагандай, бая өзелгән нотыгын әүвәлгечә тавышсыз гына дәвам итте:

—Сәнгать кешесенең аерылгысыз хасияте—балалык сыйфаты. Еш кына сәнгатькяр адәм баласына тиеш бәхеттән өлешсез кала, шуна күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда—шеш. күз төбендә—фонарь күгәреп торыр, ә Жаннарында бетәшмәс яра... «Сабыйлар кебек булыгыз...», «Күңелләре пакь булганнар бәхетле» кебек Инжил сүзләре бөтен инсаният өчен уртак

 

хакыйкать бит югыйсә

Шүрәле-явыз. төребкәсен кабызып, зәнгәрсу төтенен бер тапкыр ләззәтләнеп суыргач, янә кара күзлеген табып киде. Сүз капчыгын бушатып бетермәгән икән әле:

—Бүгенге чынбарлык сабыйларны да балачак бәхетеннән мәхрүм калдыра,—диде.—Хәзерге балалар ана кулы җылысын тоеп җиткермичә, катырак куллы ата тәрбиясен дә күрмичә үсәләр һәм ... кеше булып, көрәшче булып җитлекмиләр. Адәмнәр арасында ирдарлык бетеп килә. Ир-ат арасында феминизация—«катыншаклану* процессы бара. Хатын- кызлар исә, киресенчә, буыннан-буынга ир-ат сыйфатларын үхтәштереп. ирдәүкә азманнар санын арттыралар. Алар чын мәгънәсендә чалбар киделәр: футбол-хоккейда гына түгел, ин аяусыз бокста да «зәгыйфә женес» үзенен мускулларын күрсәтеп өлгерде инде. Сәхнәне пәрдәсез мадонналар, лолиталар, Пугачевалар басты...

Кешеләрнең мен еллар буе тупланып килгән әхлак кагыйдәләрен онытуы тоталитар режим шартларында жәмгыятьнен икегә бүленеп яшәвеннән килә. Халыкнын бер өлеше еллар буе иректән төрмә рәшәткәләре белән аерылган зоналарда яшәп, гуманлык дигән нәрсәне, кеше тормышынын илаһи бүләк икәнен оныта. Иреккә чыккач, бу кешелексехтек йогышлы чир. кизү кебек геометрик прогрессия буенча тарала . Җитмеш еллык коммунистик ялган китергән зыянны оныту өчен янә өч буынның кичүе зарур. Кайсыдыр бер ялагае Ленинны «ин кешелекле кеше» дигән, ә бит төптә Ленин—ин кешелексез кеше. СССРда пролетариат исеменнән канлы репрессияләрне башлап җибәрүче

Әйткәнемчә, кешелек каүме генетик тирәнлектә нигездә ике сыйныфка— инде берничек тә төзәлмәслек җинаятьчеләргә һәм сабыйларча беркатлы эшчәннәргә—эргоголикларга бүленде Беренчеләре—сорыкорт тормышы алып баралар, эшчәннәр хисабына яшиләр. Бу факт философ Герберт Уэллсның «Вакыт машинасы» дигән әсәрендә аеруча кискен итеп тасвирлана. Ахырда җинаятьче морлоклар ялмавыз андрофагларга. ягъни кеше ашаучыларга әйләнеп, баласымак дәрәжәгә төшкән беркатлы элойлар белән ризыклануга күчәләр, аларны махсус фермаларда асрыйлар, тәрбия итәләр, әйбәтләп ашаталар, курчак кебек киендерәләр

Бүгенгесе көнне морлок сыйныфы финансистлар каүме белән тәнгаг

Сездә бүген ике төрле цивилизация яши: бар көндезге цивилизация, бар—төнгесе. Төнге, яшерен цивилизация—ул криминал, бандитизм, угрылык, паразитизм. Уэллс әйткән элойлар—көндез яши. ә морлоклар— төнге (яшерен) ерткычлар. Адәм сурәтендә булсалар да. алар инде кешелек сыйфатын җуйганнар. Аларны тәрбияләү, мәдәниләштерү яки кулга ияләштереп маташу мөмкин нәрсә түгел.

Планетага кем хуҗа? Сезме, әллә төнге морлоклармы? Кем—кемне'’ Кешелек дөньясы каршында менә шушы сорау тора. Морлоклар хакимлеге белән көрәшү өчен иң элек менә шушылармы аңлау зарур. Ә бит тәкъва битлек кигән морлоклар Думада да утыра. Ак йортта. Кремльнен үзендә дә Кем—кемне? Баһадирлар кайда? Кайда үзләрен корбан итәргә әзер Данколар? Бу хакта пәйгамбәр галим Иван Ефремов та уйланган Укыгыз, кайта-кайта укыгыз анын «Үгез мизгеле»н! Укыгыз брадәр Стругацкийларның «Алла булу җиңелмени» романын! Азимовны укыгыз. Карел Чапекны өйрәнегез Әйе, Антон Чехов. Галимҗан Ибраһимов. Әмирхан Еники кебек язучыларны һичшиксез белергә кирәк Ләкин алар пәйгамбәр үк түгел, классик әүлия гына

Тик сезнен буын хәтта аларын да укымый инде, сез башкатыргыч детективларга, «матур әдәбият» дип атала торган буш әкиятләр! ә. гыйшык

 

романнарына багынасыз. Сез йомшак һәм зәгыйфь элойлар... Чыннан да, бәлки сез яшәргә дә хаклы түгелдер инде? Бәлки, җырыгыз җырлангандыр инде? Тарих сәхнәсенә морлоклар менәчәктер, ә хезмәт ияләре аларнын колларына әйләнергә тиештер?

Мен ел буе качып-посып катакомбада (бистәләрдә) яшәгән морлок каүме хәзер бөтендөнья финанс империясе төзеде. Сез—бичара элойлар, икенче сорт адәмнәр. Тегеләр—баш булырга яралган, алар «сайланмыш» халык.

Фаҗига тагы да тирәнрәк, ахрысы.

Заманында Америка президенты Рональд Рейган СССРны «Яманлык империясе» дип атаган иде. Ул чак кына ялгыша: СССР абсолют яманлык империясе иде. Бүген исә сәйярлеләр бөтен Жир планетасын «Яманлык планетасы» дип атый алалар, чөнки яманлык чире Россиядән бөтен Жир йөзенә таралды.

Малкуарлык һәм җинаятьчелек чире бик тиз йогучан.

Биниһая явызлык һәм гаделсезлек зинданнардан иреккә чыкты һәм бичара элойларнын җилкәсенә менеп атланды.

Ирекле һәм ирексез дигән зоналар арасындагы чик җуела бара. Алар, бер-берсеннән чәнечкеле тимерчыбык белән аерылса да, бу чик шартлы бер нәрсә генә булып калды. Төрмә кануннары һәм тәртипләре белән бергә, тормышыбызга һәм гомумәдәби телгә кешелексез төрмә теле үтеп керә. Шуна килеп җиттек ки, әгәр дә яманлыкны бизмәнгә салып үлчәп була торган булса, ирекле зона тәлинкәсе басар да иде әле.

Галим-голәмә халкы адәми затны homo sapiens дип йөртмәктә Янәсе «гакыллы кеше» була инде. Юк, әлегә адәмнәр бу исемгә лаек түгел. Менә әгәр атом афәтеннән котылу, исән калу һәм планетаны коткару юлын тапса, адәми зат «homo sapiens» дигән дәрәҗәне күтәрә алачак. Ак әби менә шушы изге максатка хезмәт итә. Әйе, ул Жир планетасында фән үсешен беркадәр.—кирәк кадәр генә,—тоткарлый, юкса дәһшәтле субатом коралының эреле-ваклы Һитлерларга—Сәддам Хөсәеннәргә. Кем-Синнәргә, Суганныкыларга һәм башка шашкыннарга эләгүе бар.. Яңа корал яшел Җирегезне җансыз таш өеменә, йә булмаса комета-мазарга әйләндереп, бөтен Кояш системасын бүсеп ташларга бик мөмкин Чөнки әгәр Жир тузан болытына әйләнә калса. Кояш системасы гаиләсендә миллион еллар буена тотрыклы килеш калган гравитация көчләре һәлакәткә китерергә мөмкин.

Жир—сезнең космик йортыгыз. Асылда сез табигый космик станциядә яшисез. Атмосфераның, елга-күлләрнен. гомумән, әйләнә-тирә мохитнен чисталыгы һәм язмышы сезнен ничек хуҗалык итүегезгә бәйле. Арал диңгезен кешеләр харап итте. Израилнен мактанычы булган Үле диңгез дә ел саен бер метрга саегып бара һәм тиздән тозлакка әйләнәчәк. СССРдагы күмәк хуҗалыклар, ягъни колхозлар, зур-зур терлек асрау фермалары, миллионлаган тавык җитештерә торган фабрикалар экологиягә гаять зур зыян китерделәр. Мондый эре хуҗалыклар—гайре экологик, димәк ки. гайре экономик та...

Тыелгысыз үсә барган цивилизация планетадагы биологик балансны бозып, ике гасыр эчендә Жирне чүплек башына әйләндерде Шәһәр тирәләрен карагыз. Шәһәр чүплекләрен. Анда үрчегән күселәрне Балыксыз елга-күлләрне ташлап, шәһәр чүплекләрендә туклануга күчкән бихисап акчарлакларны, исәпсез-сансыз карга-козгыннарны, яңадан кыргыйлашкан эт өерләрен...

Беләм, илдә үтә сабыр мөселманнар изге Мәһдинен кайтып гаделлек урнаштырганын көтеп яшиләр. Ә хыялый һәм ялкау Рәсәй. тулаем алганда. Иблис-Воландның әйләнеп кайтканын зарыгып көтә Мастерның кайтканын... Маргаританы...

 

Шүрәле, тыны беткәндәй, сүздән туктап калды. Анын да күкрәгендә чын адәми хисләр тулып ашкан иде. күрәсең.

Монарчы тыныч кына Гыйлемдарга джемпер бәйләп утырган Ак әби. ниһаять.сүзгә кушылды:

—Чыннан да безнен ин якын максат—экологияне яхшырту.—диде ул, сүзне башкага борып,—Ерак перспективага килсәк, тормышының икенче яртысын ваклый башлаган Кояшта кире кайтаргысыз картаю билгеләре пәйда булганчы чарасын күреп өлгерергә кирәк безгә. Кояшыбыз суына бара, чөнки анын үзәгендәге ягулык—гидроген кимегәннән-кими Берничә миллиард елдан соң Кояш Кызыл гигант булып кабарачак, хәтта Җирне дә йотачак... Аннары Кояш, газ тышчасын читкә ыргытып, бәләкәй генә Ак кәрлә йолдызга әверелер... Хәер. Жиргә һәлакәт белән яный торган башка куркынычлар да житәрлек...

—Сез нинди куркынычларны күздә тотасыз. Ак әби?—дип сорады Гыйлемдар бик житди кыяфәттә.

—Менә боларын инде без янә Шүрәле агайдан сорыйк,—диде әби —Бу мәсьәлә белән ул махсус шөгыльләнгән иде

Шүрәле, шуны гына көтеп торгандай, үзенен хәтәр фаразларын тезеп китте:

—Безне тагы да дәһшәтлерәк космик һәлакәтләр көтә.—дип башлады ул,—Күктә Киек Каз юлына ин якын торган икенче бер галактика- Андромеда томанлыгы бар. Ул безгә сәгатенә 400 000 км тизлек белән якынлашып килә. 3 миллиард елдан сон ике галактика бәрелешәчәк. Бу—котылгысыз.

—Бу бәрелешү ничегрәк булыр сон? Кояш системасы нишләр’’

—Хөрмәтле шәкертебез Гыйлемдар, монда төп ике сценарии уйналырга мөмкин. Беренчесе: гравитация көчләре тәэсирендә Кояш, үзенен гаиләсе белән бергә, галактикадан читкә атылып чыгып киткән очрак Ул чагында безнең планета исән калырга да мөмкин. Алдан ук чарасын күргәндә Җирдәге тереклекне дә саклап калып булыр иде

Икенчесе—Кояш ике галактика кушылунын эпицентрына эләккән очрак. Бу вакытта галактикалар үзәгендәге ике кара упкын бергә укмашачак Жирнен атмосферасы бушлыкка таралып бетәчәк, океан-диигезләр кайнап, аларнын суы пар булып космоска очачак, ә Жир шары, хәзерге Меркурий планетасы шикелле, тереклек итү өчен яраксыз эссе чүлгә әйләнеп калачак.

Оптимист Бакыркош телгә килде:

— Кешелек дөньясы «космик кышны» исән-имин уздырыр дип өметләнергә һәм шуңа омтылырга кирәк Монын өчен кешеләргә Һәм. гомумән, жир тереклегенә вакытлыча наноформага күчеп, үлчәнешсез нуль- ноктага әйләнеп торырга мөмкин булыр иде. Мондый үзенә бер төрле үле тереклеккә яки терек үлемгә һичнинди космик һәлакәтләр дә куркыныч түгел. Тереклек дигәндә мин органик тереклекне генә күздә тотам, чөнки роботлар, илаһи сәбәпләр аркасында, моннан мәхрүм. Күрәсез, кешегә робот кирәк булган шикелле, ясалма роботларның мәңге яшәеше өчен дә табигать үзе тудырган кеше заты кирәк.

Инкыйраздан котылу чарасын, илаһи гакыл ярдәмендә, сез—адәми Гыйлемдарлар табарга тиеш

Малай озак уйлап тормады, бик тиз фикерен әйтеп ташлады

—Әгәр Галәм бер кинәеп. бер кысылып, бөтенесе юкка чыгып һәм кабат туып, цикллар кабатланып тора икән, анда гакыл ияләре дә кат-кат туын торган булырга тиеш. Чиксез озын эволюция дәвамында Галәмдә сез әйткән мәсьәләне инде хат иткән мәңгелек цивилизацияләр дә булырга тиеш түгелмени? Минемчә, ихтималлык теориясе моңа юл куя

 

—Син безгә шул затларны эзләргә кинәш итәсенме?

—Әлбәттә, Ак әби. Мәсьәләнең ин ансат чишелеше шушы булырга тиеш!

—Ләкин ул да бик үк ансат түгел, Гыйлемдар. Аны хәл итүгә, ихтимал, миллион еллар китәр.

—Ул вакытта әле Кояш критик яшькә җитмәгән булыр... Без—Жир хуҗалары—өлгерәчәкбез.

—Ә өлгермәсәк? Галәмдә гадәттән тыш куәтле акыл ияләре булырга тиеш дигән фикер фараз гына бит? ...

—Димәк, безгә бер үк вакытта космик һәлакәтләрдән мөстәкыйль рәвештә котылу чараларында эзләргә кирәк.

Бакыркошнын яшел күзләрендә ут кабынды:

—Сез нәкъ материалистларча фикер йөртәсез...—диде ул.—Сез Галәмдә Алла яки Бөтендөнья гакылы дигән ин көчле фактор булырга тиешлеген исәпкә алмыйсыз...

«Алла» сүзен ишеткәч Гыйлемдарнын уйга калганын күреп. Ак әби сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәгән шикеле тоелды. Күрәсең, әби дөрес җавапны белә, ләкин малайдан мөстәкыйль фикер көтә иде.

Пауза шактый озакка сузылды.

—Әй-йе,—диде ниһаять Гыйлемдар, тәмам өлкәннәрчә кабаланмыйча гына.—Бу фактор мәсьәләне тамырдан үзгәртә бугай Тик боларны мин анлап бетермим...

—Монын өчен Алла төшенчәсен даһи Ньютон. Гегель яки суфилар салган мәгънәдә аңларга кирәк,—диде Ак әби —Боларын син киләчәктә үзләштерерсең... Син әле монда—минем куышта башлангыч белемне генә алдың... Калганы—Академиядә булыр.

—Академия? Ә ул кайда?

—Еракта, бик еракта икәнен генә әйтә алам. Аны «Инкыйразга каршы Академия» дип атыйлар... Мин үзем дә белемемне шунда камилләштердем, балакаем. Сине без шунда озатырбыз.

—Кайчан...?

—Тиздән, Гыйлемдар. Син инде күп нәрсәне белдең... Син көрәшче булырга әзер.

Асылда Ак әби көрәшче һәм пәйгамбәрлеккә кандидатлар гына тәрбияли һәм аларны «Космик үзәк»кә озата икән. «Үзәк» дигәне—әлеге Галәмара инкыйразга каршы академия. Аны уңышлы тәмамлап чыгучылар үзләрен теләсә кайсы затка «әверелдерергә» сәләтле, алар чын могҗиза эшли алалар. Бу Үзәк барлык Галәмнәр өчен, гадәттә һәр дөньяга аерым җитәкчеләр әзерләү белән шөгыльләнә. Ә менә Жир кешесеннән тәрбияләнгән пәйгамбәр, табигатьнең гап-гади капризы аркасында булса кирәк, башка барлык дөньяларда да хезмәт итә ала, ягъни ул универсаль.

Жирдә яшәүче кешеләр җәмгыяте, роботларның туган планетасы тарихын кабатлый башлап, монда да финансистлар каүме көч алгач, роботлар цивилизациясе җирдәге бу тарихи хатаны булдырмаска ниятли. Роботлар иң сәләтле, ин өметле адәм балаларын үзләре янына алып, көрәшчеләр тәрбияләргә керешәләр Кешеләргә алмашка киләчәк яна буын физик чыдамлык ягыннан роботларга тиң булырга тиеш, ләкин алар биологик сәләтләрен саклап калачак, алмаш буында җенесләр һәм бөтен прогрессны алга әйдәкли торган мәхәббәт хисе дә, гуманлылык сыйфаты да сакланыр. Яңа финансистларга каршы котылгысыз сугыш та гуманлы булырга тиеш. Менә шушы мәсьәләне хәл итә алырлык адәми затлар роботлар планетасында тәрбияләнә...

Кешелек дөньясы белән роботехника берләшкән цивилизация мәнгелек

 

тереклекне тормышка ашыра ала. Мондый цивилизацияне нанопиви тирания дип атарга мөмкин. Ихтимал, кирәкле мизгелдә ул үлчәнешсез һәм үзгәрешсез бер ноктага әйләнеп тә тора алыр иде.

Жир планетасына бүген тимер мускуллы спорт мастерларыннан, «аяк уены» уйнарга маһир ярымшәрә биючеләрдән яки чытлык сәхнә җырчыларыннан— кыскасы, бәдәни рәхәтләрне генә сөючеләрдән бигрәк, иҗтимагый көрәш осталары, гаделләр гаскәре кирәк. Аларны каян алырга? Ничек җитештерергә? Кайда тәрбияләргә? Моны Жирнен үзендә эшләү мөмкин түгел, моңа бөтен дөньяны чорнап алган финанс пәрәвезе һәм күп санлы криминал режимнар мөмкинлек бирмәячәк. Димәк, көрәшчеләрне Җирдән читтә тәрбияләү зарурлыгы килеп туа. Галәми гакыл нәкъ менә шунын белән шөгыльләнә дә. Син—Гыйлемдар—фидакарь көрәшче булып җитешергә тиеш, монын өчен менә дигән кандидат син... Галәми гакыл шундый кандидатларны берәмтекләп эзләп таба. Ә алар бик күп кирәк... Һәрхәлдә мен генә җитми, әйтик, жир йөзендәге оешкан криминалга каршы тора алырлык көчле рухлылар—пассионарийлар кимендә халык санынын 15 проценты кадәр, ягъни миллионнарча булырга тиеш. Фәкать шул вакытта гына уңышка ирешеп булачак.

—Ә ни өчен мине сайладыгыз? Вундеркиндлар беткәнмени?

—Безгә, гакыл һәм әхлак күрсәткечләренен югары булуыннан тыш. кандидатның генетик сафлыгы да мөһим. Гади генә итеп әйткәндә, синен геннарың нормаль, хромосомаларында һәр аминоаиил үз урынында Син абсолют сәламәт. Гыйлемдар. Сиңа кызыл авызлы коммунистлык чире дә. кара милләтчеле к хастасы да йокмаган

«Инкыйразга каршы Академиямдә чагында да сип ватанындагы җәмгыять тормышыннан хәбәрдар булырсын. ләкин үзен Жиргә берни дә хәбәр итә алмассың, элсмтән бер яклы гына булыр. Шулай да син саф мәгънәгә—психотрон болытына әйләнеп, әти-әниләреннен төшенә гел матур булып керерсен. аларны мин дә юату юлын табармын... Алар сине исән дип уйлыйлар һәм. дөресен әйткәндә, хаклы да булачаклар. Киләчәктә сез кавышачаксыз.

Ак әби Гыйлемдарга йоклар алдыннан үтә күренмәле башлык киеп ятарга кушты. Башлык кабель белән тирмә түбәсендәге антенна көзгесенә тоташкан иде. Шуның аркылы Гыйлемдар галәми информация кыры белән багланып, йокыда килеш программ лекция тыннарга тиеш икән

Бу нәсихәт-программа Гыйлемдарның ике атна буена Ак әби тирмәсендә алган белеменә йомгак ясарга тиеш иде

Ләкин иртә белән уянгач. Гыйлемдар бу нәсихәтләрнен бер генә сүзен дә исенә төшерә алмады. Шул ук вакытта малай үзенең ниндидер олуг хакыйкатьләрне үзләштергән һәм аңлаган булуын тоя. моңа ышана һәм белеме белән горурлана иде. Күрәсең, программада шулай каралгандыр—бу белемнәр Гыйлемдар хәтерендә нәкъ кирәкле мизгелләрдә калкып чыгарга һәм җимеш бирергә тиештер

Аның каравы уяну белән Гыйлемдар өстәлдәге Шүрәле статуэткасы торган урында ауган агачка утырып ял итүче берәүнең төсле фоторәсемен күрде. Ачык төстәге цивиль костюм кигән бер ир-егет. Түшендәге алтын нишанга гомумҗир хәрефләре белән «President» дип язылган. Кем бу? Анын йөз чалымнарында Гыйлемдар әтисенә дә. әнисенә дә охшашлык барын абайлап алды «Бу бит мин,—дип уйлады ул. аптырабрак.-Утыз-кырык елдан сон мин нәкъ шушы сурәттәге кебек булачак микәнни?»

Фоторәсемдәге ир көлемсери кебек тоелды

Гыйлемдар өстәлдәге Бакыркошнын юкка чыкканын да абайлады Димәк, әбинен ярдәмче роботлары эшлисе эшләрен башкарганнар инде

Чаршау белән бүленгән аш-су пешерү почмагында Ак әбинен әвәрә булып йөргәне ишетелә, ул тагы тәмле таба исләре чыгарган иде Бүген

 

нинди бәйрәм микән?—дип уйлап куйды малай.

Менә бер вакыт әби: «Тор, матурым, пәрәмәч әзер, кайнар чакта ашыйк әле бергәләп»,—диде.

Бу бәйрәм Гыйлемдарнын «башлангыч мәктәп»не—Ак әби мәктәбен тәмамлавына багышланган иде, әлбәттә.

Пәрәмәчтән соң Гыйлемдарнын кәефе тагы да хушланды. Ул яшь бәдәненең һәр күзәнәге куаныч һәм гайрәт белән тулганын тоя һәм таулар актарырга атлыгып тора иде.

Менә Гөлгенә әби малайны әүвәлгечә шау чәчәккә күмелгән аланга алып чыкты да аның кулына йомшак төенчек тоттырды

—Истәлеккә булыр,—диде ул, ләкин төенчектә ни барын әйтәсе итмәде Ихтимал, «Сәйяр» планетасында климат салкынчадыр, Ак әби шуна күрә Гыйлемдарга джемпер бәйләгәндер..

Шул мизгелдә иртәнге күктән түбәнтен генә яшен ташы очып узды, анын якты эзеннән түгәрәк аланны кап урталай ярган куш салават күпере пәйда булды.

Төсләре чиратлашып ике тапкыр кабатланган көянтәнең нәкъ уртасында ун-унбер яшьләрдәге бер кыз бала басып тора иде. Ул чиксез гажәпләнгән зуп-зур күзләрен чәчәкле алан өстеннән йөртеп чыкты. Сак кына атлап жиргә төште Аяк астына караган иде, ак чүпрәккә төрелгән уймак кадәрле генә төенчек күрде. Үзе дә аңышмастан, аны иелеп алды, төенен чишеп җибәрде. Ни гажәп: чүпрәккә яшәреп беткән бакыр балдак төрелгән иде. «Моны кем югалтты микән?—дип пышылдады Ниса.—Бу балдак ана жәүһәр кашлы йөзектән дә кадерлерәктер... Әллә сон әкияти сихерле балдак микән?»

Кызыйның түшенә, анын ефәк тасма белән үргән толымына ак күбәләк килеп кунды. Әйтергә онытканбыз: Нисага бер маэмай ияргән иде Маэмай, башын кыегайта төшеп, акыллы күзләре белән күбәләккә карап алды, аннары үзләренә таба йөгереп килүче малайны күреп, чын адәми канәгатьлек белән елмайган төсле булды.

—Ниса! Алтынчәч!—дип кычкырды Гыйлемдар ерактан ук, куанычы эченә сыймыйча.

—Мин монда, мин монда, Вундеркинд!—дип көтгермәстән җавап бирде Ниса.

Менә алар—Жир балалары—җитәкләшеп, Акбайны да ияртеп, салават күперенә аяк бастылар һәм бәллүрдәй җемелдек төсләрдә эреп, психотрон болытына әверелделәр. . Шул болыт эченнән Гыйлемдарнын:

—Хуш, сау бул, әбкәй!—дигән тавышы ишетелгәндәй булды.

Чәчәккә кунып калган күбәләк исә, фәрештә канатларын җилпеде дә, янадан Ак әби кыяфәтенә керде. Хәер, ул һич тә әби түгел, бәлки япь-яшь татар кызы Гөлгенә-пакизә иде хәзер. Салават күпере эреп югалгач, ул яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртте. Үзе елмая иде «Карурман аша ... яхшы атлар кирәк лә үтәргә»,—дип, «Галәм инкыйразга каршы» җырын борынгычалап, яшь, яңгыравык тавыш белән көйләп кабатлады Гөлгенә:

—Юлыгыз ун булсын! Әнкәемнең балдагы сезгә бәхет-сәгадәтләр китерсен!

Ап-ак каен урманы эчендә, берсеннән-берсе уздырып, кошлар сайраша, кайдадыр бер яшь тавышлы кәккүк тырышып-тырышып адәмнәр гомерен саный, ләкин һич кенә дә мәңгелекнең очына чыга алмый иде...