Гомер симфониясе
ПОЭМАДАН ӨЗЕК
Җыр-дәрьямның башы? Чишмә ташы—
Горур Урал итәгенең чаты—
Кемнәр сыенмаган ул җиргәТ!
Чукынудан качкан күп мөселман,
Минем токымым да әнә шуннан,—
Баш имәгән төшкән җәбергә.
Нәсел җебен әткәй барлый килгән.
Хәтер дәфтәрендә болай дигән:
«...Токым башы Чистай җиреннән:
Алты гасыр чамасыдай элек
Без—Чистополь өязеннән китеп,
Өем-өем качкан тәредән...»
Җирле башкорт халкы тора-бара
Күпсенгәндер—кискенләшкән ара,
«Килмешәк»кә булмый якты йөз.
Горур татар кимсенүгә түзми,
Изелүдән чыгу җаен эзли—
Ерак офыкларны күзли күз.
Байкыбаш, Яугилде, Көндәшледән,
Уразайдан—Бөре өязеннән
Унҗиде гаилә җыелып,
Унсигезенче гасыр башларында
Эз төшмәгән урман якларына
Күчәргә уйлашкан бер булып.
Күз алдына баса үткән заман:
Ерткыч оя корган кара урман
76
Урын булган яңа өйләргә.
Исем кушылмаган якты елга—
Бал, балыклы җиргә юлыгырга,
Исем алып, килгән ярдәмгә:
Карурманны кисеп, авыл коргач,
Төпләрен яндырып, җир сугаргач,
Исем кушкан Яңа Мөслим, дип.
Халык Чистай токымыннан булгач.
Анда якты Ык елгасы аккач,
Елгасын атаган Эк диеп.
Әткәй мәрхүм хәтер дәфтәрендә
Унҗиде гаиләнең һәрберен дә
Тәгаенли нәсел атасын.
Кемнәр таралышкан һәр нәселдән.
Кемнәр авылыбызда бүгенгедә...
Тик киткәннең белми кайдасын.
Гомре буе авыл шәҗәрәсен,
һәрберенең тәүге фамилиясен
Әткәй дәфтәрендә саклады.
Истә: җыелышып тик ир-атлар,
Өстәл тирәсендә аксакаллар
Шаулап-гөрләп буын барлавы.
Дулкынланган алсу йөзле картлар
Бусаганы ләззәт чигеп атлар,
Гүя үтеп Ходай кушканын:
Татар нәселләре буталмаган,
Никах шәригатьчә юлдан барган
Саф саклаган халык үз канын...
Ак кәгазь
Нинди аңга юлыгырсың, ак кәгазь?
Пакь җанлымы бирер синдә пакь вәгазь?
Бушка юрап, тезмәсләрме шагыйрьләр,
Ах, вәземле, әмма тозсыз шигырьләр?
Йә ябышыр өсләренә якты хат,
Эчке зәрен уртаклашса адәм-зат...
Тагар бәгъзе асыл затка яманат,
Көнчеллеген җиңә алмый ничә кат.
Вәйранлыкка өндәмәстер—зиһене бар:
Ун дистә ел гомернең дә чиге тар.
Чарлар өчен тәңре биргән үткен чар,
Корыч каләм... ЭМИ көтә кайчак дар...
Аңлы җаннан уңыш ким-р. ик кәг.пь,
Син тик төргәк, таратмасаң пакь вәга ib.
Син көчләрең—• к ен ябык ка\ыпны.
К-, гвр к\ \ын сонып чиккән халыкның!
77
«Ак калфак» гимны
(«Ак каен»
Озын еллар югалышып калган.
Куе томаннарда ил гизеп.
Әнкәйләрнең ак калфагы кайтты,
Энҗе-сәйләннәрдән нур сибеп.
Әнкәйләрнең күкрәк сөте сыман
Ап-ак калфак—сафлык билгесе.
Милләтебез гамен иңдергән ул.
Изге тарихыбыз өлгесе.
Югалтмыйча саклыйк ак калфакны,
Көнгә сафлык яккан ак төсен.
Ак калфаклар сәхнәләрдән төшеп,
Дөнья зиннәтенә әверелсен!
Ак калфаклар бизи башкайларны,
Гүзәлләрнең ямен арттыра.
Ак бәрхеткә кунган ак йолдызлар
Берләшергә безне чакыра.
Редакциядән:
Август аенда Ульяновск (Сембер) шәһәрендә яшәүче шагыйрә, журналыбызның
күптәнге авторы Иделбикәгә (Лена Беньямин кызы Садыйкова-Сабитова) 80 яшь
тула Иделбикә—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Дөнья авазлары*. «Күңел
күккә омтыла» һ. б китаплар авторы Русчага тәржемә ителгән шигырьләре дә
байтак
Шагыйрәне олуг гомер бәйрәме белән котлап, ана сәламәтлек, яна ижат
уңышлары теләп калабыз.