ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ТАРИХЫ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ
Сонгы елларда Төркия барлык төрки телле әдәбиятларның ин гүзәл ядкарьләрен, тарихларын төрек шивәсендә бастырып чыгару юнәлешендә максатчан эш алып бара. Күптән түгел Казанга «Төрек дөньясы әдәбият тарихы »нын (Анкара, 2007) 860 биттән торган 9нчы томы килеп җитте. Ин сөенечлесе, ошбу жилддә «Идел-Урал аланы. Татар төрекләре әдәбияты» исемендә күренекле әдәбият галиме, профессор, язучы Тәлгат Галиуллин белән Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты доценты Рамилә Яруллина язган монографиягә (667-736 б.) юлыгу булды Татар әдәбияты тарихы турында сүз баргач, төрек телен камил белмәсәм дә, «кармалап» барып, сүнекләргә таянып, хезмәтне каләмдәшләрем, бай рухи тарихыбыз өчен сөенә-сөенә укыдым.
Милли әдәбиятларның тарихи юлы, бүгенге торышы турындагы мәгълүматны үз чикләребездә генә йомдырып калмыйча, башка телләргә, үзгә мәмләкәтләргә ирештерү турында кайгырту—мактаулы һәм җаваплы эш. Бу нияткә бары тик тәржемә аша гына ирешеп була. Ә бит башкалар әдәби казанышлары белән бүтән халыкларны таныштыруда оялып, тартынып тормый. Үзенне үзен мактамасан. башкаларнын сиңа исе дә китмәс, дигәнрәк әйтем бар. Борынгы һәм урта гасырларда, бигрәк тә XIX гасырда һәм XX йөз телләре белән тыгыз элемтәдә, хәтта бербөтен булып яшәсә, 1917 елгы Октябрь борылышыннан соң, бигрәк тә әлифбабыз башта латинга, аннары кириллицага күчерелгәннән сон, дөнья кыйтгаларына чыгуыбыз бары тик урыс лөгате аша гына барды. Әдәбиятыбыз тарихы да татар һәм урыс телләрендә генә яктыртылды Бу юнәлештә Г. Халит, Р Бикмөхәммәтов, Р Мостафин. Н Хисамов, X. Миңнегулов, Р Ганиева, Т Галиуллин һ. б. галимнәребез форсатны ычкындырмадылар Үткән гасырның 90нчы еллары башында демократия җилләре исеп, мәгълүм микъдарда ижат, матбугат иреге килеп, «пантюркизм», «панисламизм» кебек куркыту күсәкләренең шаукымы сүндерелгәч, Көнчыгыш илләре белән элемтәләрне яна югарылыкта торгызу мөмкинлеге туды. Әлбәттә, рухи дөньябызның кайбер тарафлары кайтарып булмаслык дәрәжәдә гаип булган иде. Аерым алганда, гарәп, фарсы телле мәмләкәтләр белән мәдәни, рухи, әдәби, фәлсәфи-әхтакый якынлыкларны, мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә (тел белү, үзаң үсеше дәрәҗәсе, менталитет Һ.6.), элеккеге дәрәжәдә аякка бастыру мөмкин булмады Көтелмәгәндә, хыяллана да алмаган мөстәкыйльлеккә ирешеп, дәүләтле булып алган төрки халыклар җитәкчелегендә әлегә эгоизм да көчле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту беренче нәүбәттә тора. Таянычыбыз булып әлеге дә баягы, дәүләтчелеген беркайчан да җуймыйча, зур рухи һәм матди дәрәҗәсен саклый, үстерә алган Төркия калды. Иншалла, аның хөкүмәте тарихи миссиясен дөрес аңлап, мөмкин булган микъдарда барлык (бигрәк тә изелгән) төрки халыкларны (хәтта телләре бик ерак, тоткан диннәре христиан булган чуаш, якут, хаккае һ.б.) мәдәни берләштерү, якынлаштыру юнәлешендә җитди гамәлләр башкара.
Аерым алганда, төрки халыклар шигъриятенең күп томлы антологиясе (татар поэзиясе өлеше өчен җаваплы профессор Н Юзиев булды), төрки телле әдәбиятлар тарихын борынгы чордан алып безнен көннәргә чаклы җиткерү (татар өлеше координаторы профессор X Миңнегулов) шул изгелек һәм ихтыяр җимеше иде
Тугызынчы җилддә (Г. Исхакыйлар заманында «том» сүзе «жилд» дип йөртелгән) урын алган күләмле мәкалә татар әдәбияты үсешенен ин катлаулы һәм гаять зур уңышларга ирешкән XIX һәм XX гасырларын, ягъни мәгърифәтчелек, романтизм, реализм һәм модернизм чорлары дип йөртелгән (әлбәттә, бу юнәлешләр һәрдаим аралашып, керешеп, диффузия күренеше хәлендә яшиләр) дәверләрне эченә ала. Хезмәт XIX йөзнен беренче яртысы татар әдәбиятын тәкъдир итүдән. Әбелманих Каргалый. Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, бигрәк тә Габделжаббар Кандалый иҗатларына төпле бәя бирүдән башланып, түбәндәге бүлекләрдән тора: «XIX йөзнен икенче яртысында ижтимагый-игьтисадый үсеш һәм культура (мәдәни хәрәкәт)*. «Эстетик әдәбиятнын үсеше». «XX йөз башы татар әдәбияты*. «Нәсер* (проза). «20нче, ЗОнчы еллар татар шигърияте». «20нче еллар әдәбияты». «ЗОнчы еллар әдәбияты*. «Икенче дөнья сугышы еллары татар әдәбияты* Әлбәттә, мондый бүленеш белән бәхәсләшеп, башкачарак өйрәнү кулаерак булыр иде дип тәкъдим кертергә дә мөмкин. Ни өчен, әйтик, хәзерге әдәбият шактый тәфсилле тикшерелсә дә. ул 1941-1945 еллар әдәбиятының дәвамы буларак кына, бер бапта карала. Мондый бүленеш авторлар ихтыяры белән эшләнгәнме, әллә тәрҗемәче үз аңлавын алга сөргәнме—кистереп әйтүе кыен. Бәлки, төрек белгечләрен хәзерге татар әдәбиятына Муса Жалил китереп бәйли торгандыр"’ Күп булмасалар да. компьютер хаталары да күңелне тырнап уза. Әйтик, беренче профессиональ тарихчыбыз, дин реформаторы, акыл иясе Ш Мәржани фани дөньяда нибары бер ел яшәп киткән икән (18181819). 3. Һадиның «Жиһанша хәзрәт» әсәре «Фәтхулла хәзрәт» дип бирелгән Хәер, берничә юл аша ук укучы «Фәтхулла хәзрәт» бәянынын чын авторы Ф Әмирхан икәнне белә ала. Бәхеткә каршы, мондый хаталар хезмәттә күп түгел
Ту|ызынчы жилддә татар әдәбияты тарихына багышланган саллы мәкаләнең буеннан- буена сузылган һәм теләсә кайсы милләт горурлана алырлык бай мирасны күрсәтергә мөмкинлек биргән концепция табылган. Бу хәл коры санау алымыннан коткарган Әлеге концепция түбәндәгеләрдән гыйбарәт Беренчесе әдәби хәрәкәтне иҗтимагый- сәяси үсешнең аерылгысыз бер тармагы итеп өйрәнү Җөмләдән, авторлар XIX йөзнен икенче яртысында халык мәнфәгатьләре белән яшәүгә йөз тота башлаган сүз сәнгатен өйрәнүгә керешкәнче. Хөсәен Фәезханов. Шиһабетдин Мәржани. Каюм Насыйри кебек мәгърифәт йолдызларыбыз эшчәнлегенә аналитик бәя бирәләр, бу бөекләребезнен татар әдәби үсешенә генә түгел, ә бөтен төрки һәм Көнчыгышнын фатсәфи фикере һәм тарихи аны формалашуга тәэсирен дә урынлы искә төшерәләр Вәисиләр хәрәкәтенә объектив бәя бирүгә омтылу да унай тәэсир калдыра. Шул чорда татар сәүдәгәрләренең Казаннан гыш, Уфа. Сембер. Кызыл Яр. Оренбург төбәкләрендә төрле юнәлешләрдә эш йөртә башлауларының милләт үсешенә унай тәэсире ассызыклана
Икенчесе—һәр чорнын әдәби үсеш үзенчәлекләренә бәя биреп, икенче-өченчс «рәттәге» язучыларга ихтирамнарын күрсәтеп үткәннән сон дәвернен. иҗади юнәлешнен сыйфат кимәле чагылыш тапкан авторлар, әсәрләр аерым игътибар белән өйрәнелә. Әйтик. XIX йөзнен беренче яртысында суфичылык шигъриятенең Аллаһны олылаудан яшәү яме тапкан илаһи фәлсәфәсе—Көнчыгыш поэзиясендә калыплашкан жанрлар поэтикасы алга чыгарылса, икенче яртысының төп үзенчәлекләре проза (М Акъегет, 3. Бигиен романнары) һәм драма («Комедия Чистайда». Ф Халиди. Г Камалның тәүге әсәрләре) кысаларында ачыла
Табигый буларак. «XX йөз башы татар әдәбияты» бүлеге хезмәттә ин мөһим урынны алып тора һәм анда әдәбиятнын өч төп төре үсешен билгеләгән, әдәби мәктәпләрен калдырган Г Тукай. Г Исхакый һәм Г Камал иҗатларына басым ясала. Әлбәттә, мондый игътибар Г Ибраһимов, Ф Әмирхан. Ш Камал. Дәрдемәнд. С. Рәмиев кебек шәхесләрне «рәнҗетү», кимсетү, түбәнсетү исәбенә бармый Сонгыларынын вакыт сынавын узган әсәрләре кабатланмас сәнгати гүзәллекләрен ачу юнәлешендә өйрәнелә Үткән гасырнын егерменче еллар татар сүз сәнгатенен үсеш дәрәҗәсен билгеләгән язучылары буларак һ.Такташ, Х.Туфан. Н Исәнбәт. N1 Галәү кебек каләм осталары аталса, утызынчы елларнын вакыт сынавын узган әсәрләре буларак Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар». Ә Фәйзинсн •Флейталар». М Җәлилнең «Хат ташучы». «Алтынчәч». М Әмирнең «Агыйдел» әсәрләре тикшерелә. Cyiuiu чоры шигъриятенең сыйфат дәрәҗәсен М Җәлил.
Ф Кәрим һәм X. Туфан әсәрләре билгеләде дигән фикер белән дә килешми мөмкин түгел. Сугыштан сонгы әдәбиятның «сорылык»тан һәм конфликтсызлыктан арына барып, халык яшәешенә һәм рухи тормышка якыная килүенә дәлил итеп С Хәкимнен «Суд залында», Ш Маннурнын «Кичке моннар» җыентыклары алына. Шигърияткә илленче еллар ахырында килгән буыннын янача фикерләве ачыла, И Юзеевнын Ш. Галиевның, «Хрущев җепшеклеге» чорында әдәбиятка аяк баскан Р. Фәйзуллин. Р. Харис, Р Мингалим. тагын да сонрак, демократия җилләренә битләрен куеп, шигърияттә миллилек рухын үстергән К. Сибгатуллин, М Әгыәм, Зөлфәт, X. Әюп, Л. Шагыйрьжаннарнын ижади казанышларына югары бәя бирелә Татар прозасының үсеше Г Әпсәләмов, М. Әмир, Ф Хөсни, И. Гази. Ә. Еники. Г Бәширов. М Мәһдиев, Ә Баян, X. Камалов, драматургия алымнары Т Миннуллин. А. Гыйләжев, Р Хәмид әсәрләре мисалында күрсәтелсә, әдәбият белеме үсешенә мөһим өлеш керткән X. Госман, Г Халит, Н. Юзиев, И. Нуруллин, хәзер дә алгы сафтагы Н. Хисамов, X. Миннегулов. Ф Галимуллин, Р. Ганиева, М. Әхмәтжанов һ. б.лар исемнәре ихтирам белән атала.
Өченчесе—татар әдәбиятының мәгърифәтчелек, романтизм, реализм кебек төп агымнарга таянып үсүе, классицизм, сентиментализм кебек методларны «сикереп» үтсә дә, аларга хас үзенчәлек-сыйфатларга иркен таянып һәм халык ижаты, язмышы белән бәйләнештә туган милли үзенчәлекләргә өстенлек биреп. Көнчыгышта, гарәп- фарсы әдәбиятларында калыплашкан фәлсәфәгә, жанрлык хасиятенә таянуын искә төшерү дә татар әдәбиятының олы традицияле бай сүз сәнгате булуына ышандыра. Татар әдәбияты «модерн» эзләнүләрдән дә тайчынып тормаган икән. Үткән гасыр башында М. Хәнәфи, Г Газиз, С. Жәләл иҗатларында чарасызлыктан туган пессимизм мотивлары модернизм юнәлешенә алып килә. Анын аерым чалымнары М. Гафури, Ф. Әмирхан. Ш. Камал. Дәрдемәнд эзләнүләренә дә үтеп керә. Бу эхзәнүләр дулкыны яңа модернизм чагылышы буларак Ф. Бәйрәмова, Г. Гыйльманов, Н Гыйматдинова, М Кәбиров, өлешчә 3. Хәким иҗатларында үстерелә
Ниһаять, XIX-XX гасыр татар әдәбияты тарихына багышланган хезмәтнең дүртенче концептуаль үзенчәлеге буларак, авторларның үзләренә таяныч ноктасы итеп инде искерә башлаган алты томлык хезмәтне генә алмыйча. Ф Бәширов. 3. Рәмиев, Н. Ханзафаров, Т. Гыйләжев, Ә Закирҗанов һәм бигрәк тә татар әдәбиятының XX гасырдагы үсешен бөтенләй «яна дулкында», фәлсәфи һәм сәнгати яссылыклардан килеп бәяләгән Д. Заһидуллина белән Т Галиуллиннын үткән гасыр шигъриятен иңләгән хезмәтләренә таяналар.
Татар әдәбияты тарихына багышланган язмадан сон башкорт әдәбияты тарихы китерелгән. «Башкорт төрекләре әдәбияты» очеркы биш кешедән торган коллектив тарафыннан язылган. Арала М Гайнуллин (вафат). Р Баимов кебек танылган исемнәр бар. Без Ә. Ясәви. Т. Ялчыгол, Г. Мокрый, Ш. Зәки, Р Фәхретдинов. XX гасырның олы шәхесләре М Гафури, Ш. Бабич, А. Таһиров, С. Кудаш әсәрләрен башкорт галимнәренең үзләштерүенә инде чарасыздан күнегеп барабыз Танышуны дәвам итәм. «XIX йөздә Минзәлә башкортлары арасыннан чыккан икенче бер язучы Кашафетдин...» дигән юлларны укыгач. Минзәлә төбәгендә яшәгән татарларның ачудан, гарьләнүдән чалшайган йөзләре күз алдына килде дә. «Егетләр, алай ук ярамый бит инде» дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым
Аннары. Г Исхакый, С. Максудилар заманыннан ук татар, башкорт, чуаш һ б яшәгән җирләрне «Идел-Урал» төбәге (штаты)» дип атау кабул ителгән. Башкорт әдәбиятына багышланган очеркта исә без яшәгән урын «Урал-Волга» («Урал»ны алга куйгач, башкортның дәрәҗәсе күтәрелә, күрәсең, ә «Идел» дип әйтсән. татарча була) буларак билгеләнә.
Бәяләмә ахырында гомуми фикеремне әйтим. Татар әдәбияты тарихына багышланган бу хезмәт авторлары әдәбиятыбызның һәм анын нәзарияты үсешенең иң сонгы казанышларын исәпкә алып, башка төрки телле кардәшләребез әзәрбайҗан, Кырым татарлары һ. б. алдында рухи байлыгыбыз белән горурланырлык итеп таныштыра алганнар Биредә рәхмәттән башка ни әйтәсең!