Логотип Казан Утлары
Роман

ДАНӘГӨЛ

 

РОМАН

—Таһир улым, безнекеләр инде күптән аякта,—дип, сал кынча верандада, әнисенең мамыклы канаты астына чумган бәбкәдәй йоклаган Таһирны иртән Фәйрүзә апа кереп уятты,—Дингез ярына баргач үз киемнәреңне сал. югыйсә пычратырсын. Менә боларны киярсең,—дип. балык тотканда чыланмый торган иплерәк киемнәр керткән Таһир киенеп тышка чыкканда, Ногайбәк ага юлга аласы әйберләрне машинага төяп тә куйган. Данәгөл дә үзенә килешеп торган калфак-капюшонлы зәнгәр курткадан, аяк өсте жил кузгатып әтисенә булышып йөри.

—О-о, Адмирал! Хәерле иртә!—диде ул,—Тәмле төшләреңне су буена баргач сөйләрсең. Әтием, син безне кайсы якка алып барырга уйлыйсын? Ташбака култыгынамы? Узган юлы көн җиләс булса да. анда бик шәп каптырганыек бит. Әйдә, шунда тотыйк компасны.

—Тәгаен, кызым, шунда барырбыз. Ул култыкны нишләптер үзем дә килештерәм. Анда балык әрсезрәк шул. Барырга да ерак түгел

—Ә минем буяуларны, мольбертны, өчаякны алмыйбызмени[9] Ике рамга киергән киндерләрем дә әзер.

—Алары бүген ниемә хажәт инде, кызым? Бүген син кунагыңның көен көйлә. Анын күңелен күр. Шулай ич, Таһир, улым9!—Ногайбәк ага Таһирга күз кысты.

—Мин бит алай көйсез кунак түгел,—дип кенә әйтә алды Таһир —Урын бар бит Рамнарга киергән киндерләрне дә алыйк, сыешырбыз

—Ничек инде алмыйбыз ди? Мин бит маринист Диңгезгә чык та, буяуларыңны алма. Дингез патшасы Нептун әфәнденең мине бөтенләй аңламавы бар. Хәтта үпкәләве мөмкин. Диңгезнең иң серле күренешләрен полотнога төшерү кулымнан килми башласа? Ә бит мин киләсе ел Парижда Авангард маринистларның Европа күргәзмәсендә катнашырга ниятлим. Кимендә өч полотно белән! Эскизларны байтак ясадым инде

— Монысы бер!—дип бармагын бөкте Данәгөл —«Совет хәрби
дингез флоты матросы Таһир Туктамышев Франция ярларында» дигән исем астында, дулкыннар чабышкан дингез ярына бастырып, кадерле кунагыбызнын да сынын мәңгеләштерергә исәбем бар. Мин портрет остасы түгел түгелен. Маэстрогыз төсләргә баИ пейзажлар ясарга ярата Әмма көн кояшлы булса, болытлар комачауламаса, кунагыбыз риза булса, нигә әле рәсем сәнгате дөньясына бүгенге Совет Гераклы сынын бүләк итмәскә! Шулай бит. Адмирал әфәнде9

—Маэстро, сез мине унайсыз хәлгә куясыз бит. Ә чынында исә бу тәгьдимегезгә чат сөял ике кулым белән риза. Данәгөл туташ. Талантлы рәссамның матур рамга киергән киндеренә эләгү—ул бит чал тарих битенә эләгү, мәнгелеккә атлау!

Шөһрәт ага борын эченнән генә сыкранып та алды:

—Дүрт урынлы «Пежо»ны бу кызый йөк машинасына тиңлиме9 Мольберт, өчаяк, киндер тарттырган рамнар, кармак таяклары, спиннинглар, кашык- чүмсч-казан! Бер атнага бармыйбыз лабаса. Ярар, ярар, барын да ал инде алайса. Әллә чегән таборы яна жиргә күченәме, дип юлда инспекторлар туктатса, үзен акланырсын.

Таһир шундый нәтижә ясарга өлгерде. Ногайбәк ага сукранса, сукрана, әмма бердәнбер кызынын бер теләгенә да каршы килми. Чөнки Данәгөлне ул колларча буйсынып ярата бугай. Ә чынлап торып, эчкерсез ярату хисе адәм баласы җилкәсенә төшә торган йөкләрнен ин авыры түгел микән әле?! Яратасың икән, теләсән. теләмәсән дә, ташламаларны бихисап ташларга әзерлән Ярату хисе синнән аларны күп таләп итә. Аның каравы Анын каравы—син бәхетле! Синен эчендә ярату хисе балкый. Бер минутка да тынмый, сыекланмый

—Адмирал!—Данәгөл шап итеп Таһирнын җилкәсенә кулын куйды —Бу исем мина бик ошый. Ә синен килеш-килбәтен килә Бүгеннән үк коеп куйган адмирал син. Сина шулай дип дәшүемә, шәт, үпкәләмисендер9

—О-о! Әйттең сүз, кызым Менә мина «адмирал» дип дәшсеннәрие әле!—дип күтәреп алды Ногайбәк ага.—Мин ул затны ничек кенә кочып үпкән булырыем...

—Ишетгенме, Таһир? Адмирал әфәнде!—Данәгөл Таһир алдына басты, яңагын куйды. Бармагы белән төртеп, кайсы тарафларны әп итеп алырга мөмкин икәнен күрсәтте Таһир кыймыйчарак кына Данәгөлнен сул як бит уртасыннан үпте Егетләрчә түгел инде. Беренче сыйныф мәктәп баласы кыюлыгы дәрәҗәсендә генә Әмма артыгын да кыланырга ярамый Хуҗа кунакның тыйнагын ярата. «Кунак булсаң, тыйнак бул»,—сүзе дә шуннан бит.

—Алайса, хөрмәтле Адмирал әфәнде, син утыр алга, әти янына. Ә мин артка кунаклыйм Кузгалдык!—дип. Таһирнын җилкәсенә янәдән шап итеп сугып алды —Үпкәли күрмә тагын. Үзебезчә. Марсель егетләречә дуслык гәгьдим итү генә,—дип елмаеп алды Данәгөл

Яр буйлап сузылган тигез асфальт юл белән байтак кына баргач. Ногайбәк ага машинасын кинәттән сулга борды. Вак ташлы сөзәк тар сукмактан диңгез буена төштеләр, кечерәк кенә алачык алдында туктадылар Алачык алдында яткан куш йодрык хәтле генә көчекнен чән-чән килүенә, аннан төссез беретын кынгыр салган, төребкәсен капкан, җирән сакаллы, ярым бөкре бер карт чыкты

«Йә, гозерегез нидән гыйбарәт9»—дигән төсле ул. кырык-карык йөткереп алды. Машинаны ана сакларга калдырдылар Вакытлыча файдаланып тору өчен иркен, сигез кеше сыешлы моторлы көймә алдылар Таһир көймәгә кереп басу белән, чын моряк булуын раслап, баш бармагын ирененә тидереп юешләде дә, аны баш очына күтәреп, як-якка боргалады

 

—Зюйд-Ост! Дингез өсте бүген утюг белән бастыргандай тын булачак, диде.

—Яхшы хәбәр китерүчеләргә борынгы мисырлылар нинди бүләк биргәннәр әле? Кәрван башы дәрәжәсе түгелме? Димәк, шул чорлар өчен бу исем бик дәрәжәле һәм акчалы булгандыр,—диде Данәгөл.

Ә Ногайбәк ага исә:

—Рәхмәт матур фаразын өчен! Безгә нәкъ менә шундый, калкавычны борчымый торган тын диңгез өсте кирәк тә инде,—дип кармакларны көйләргә кереште.

—Адмирал, күрәсеңме, ә-ә-нә-ә-ә теге ин түрдәге утрауны? Якорьне әнә шунда кереп салырбыз. Ул минем бик яраткан утравым Мин аны Карлыгачлар пансионаты дип йөртәм. Әнә теге, безгә йөзе белән төбәлгән, дингезгә менә ишеләм, менә ишеләм дип торган текә кыяларда аларнын оялары исәпсез-хисапсыз. Белмим ни өчендер, әле бала чагымнан ук бик яратам мин бу оялчан матур кошларны. Үзләре дә кешегә тартылучаннар. Менә күрерсең әле, утрауга аяк басуыбыз белән баш очыбызда очып уйный башларлар. Әмма берәрсен тотармын, учыма алып сөярмен, димә. Тоттырмыйлар. Әмма берәрсен тотып, матур кошкаем, кил учыма утыр, ял ит, эч сереңне шатлык-сөенеченне, мон-зарынны сөйлә, дип әйтәсем бик тә килә. Ирек, бәйсезлек сөюче, үз-үзләрен тотышлары белән сокландыра, яраттыра торган кошлар ул карлыгачлар. Ә яшәү рәвешләре һаман кешеләр тирәсендә.

Ногайбәк ага исә осталык белән движок каешын бер генә тартты. Моторы, араннан ишек алдына чыгарып бастырган айгыр кебек, шундук «кешнәп» җибәрде дә, көймәне дер селкетеп эшли башлады. Әйе. мондый чакта кеше дигәнен бөтенләй сәер якларын да күрсәтеп куя. Ногайбәк ага куен кесәсеннән озынча тартма алды. Аны ипләп кенә ачып, ни-нәрсә ала дип көтсәң, бик пөхтә итеп чытырдавык кәгазьгә төргән Гавана сигарасы чыгарды. Аны башта борын төбенә төртеп, уйнатып, бик тәмләп, озаклап иснәп торды. Йөзе соң, йөзе! Күкнең жиденче катына менеп баскан диярсең.

—Мондый чакларны, Таһир, мин үземне карт дингез бүресе. Урта дингез пиратларының атаманы төрек башкисәре Мостафа кебек хис итәм.—дип, күз кысып алды, сигараны кабызды. Аны тирән итеп ике-өч тапкыр сулады:

—Һа-ай! Хуш исе генә ни тора! Сизәсез булыр?

—Яшен алты дистәне тутыра, ә малайлыгын һаман чыгып бетә алмый, әтием,—диде Данәгөл —Тын кысылу чире бит синдә. Сигаранын мондый кырыс төтене тын юлларыңа ярамый. Аннары буылып йөткерә башларсың...

—Бөтен хикмәт тә, кызым, малайлыгым чыгып бетмәүдә. Малайлыгын чыгып бетсә,—беттем диген инде. Малайлык бетү белән дөньяның кызыгы да бетә. Малайлык хисе аша адәм баласында әйләнә-тирәлекне өйрәнү, танышу, үзләштерү, бар нәрсә белән кызыксыну процессы бара. Бу дәрт бетсә, чыннан да, организмда, күңелдә сүнү, чигенү башланачак. Ә син дөрес әйтген, кызым. Миндә малайлык дәрте җитәрлек әле. Болай булгач, яшибез, димәк! Кхм, кхм,—дип Ногайбәк ага учына йөткереп куйды Канәгатьлек, тормыштан кәнәгать булу хисе белән яшәп, оныкларым булыр дип өмет итәм әле Ходайдан. Аларны да балыкка алып йөрермен.

Көймә артын ак күбекләр белән тутырган моторның газын арттыруга, агай:

—Алмачуар, әйдә, алга!—диде.

Баркас, кояш чыгып килгәндә тып-тын булып яткан диңгез өстен икегә ярып, алга ыргылды. Данәгөл «Карлыгачлар пансионаты» дип атаган.

 

ДЛНӘГОЛ

беренче күрешкә үк ипле, ышык күренгән утрауга тиз килеп җиттеләр

  • Көне буена болай тын тормас. Дингезнен холкы көйсез хатын- кызныкыннан болай. Якорьны без утраунын җилдән ышыгырак ягына салыйк Кармакларны барлагыз. Сала башласагыз да була.—дип ашыктырды агай. Иртән торсан. ит пешә, сонга калсан бит пешә. Таһир, улым, ишеткәнен бар идеме бу мәкальне?

—Булмыйча!

—Менә без дә иртәнге чиртү вакытына кыл сәгате суккан моментка килеп җиттек. Болай барганда. Алла боерса, чүплибез бүген кефальне

Таһир кармагын салырга да өлгермәде, калкавычы юкка да чыкты. Егет кармагын суырырга ашыкты. Суырса, буп-буш

—Скумбрия шаяра!—дип ым какты Данәгөл—Калкавычны умырып алып төшеп китте дип кенә суырырга ашыкма Кармагына киерткән җимеңне читеннән генә эләктереп, башта анын бер уйнаклап алганын көт Шулай шаяртырга ярата,—Данәгөл шунда: «Һо-оп1» дип кармагын тартты, көймә төбенә, беләк буе булыр, бер балык килеп тә төште —Әйттем бит скумбрия дип. Кило-мазар ук булмаса да. сигез йөз граммнар булыр

Данәгөл артыннан Таһир да бик оста чүпли башлады Дүрт йөз-биш йөз грамлы скумбрияләр белән чиләкләре тиз арада тулды. Кефаль күренмәде. Анын икенче көтүе килгәнне көтәсе булды. Ана карап кармаклары буш тормады. Кармакны салышка, калкавычны сугымга симерткәндәй симез «дингез үгезләре* аска өстери.

—Болары, Адмирал, әлләни эре булмасалар да. киптерергә әйбәт Телеңне йотардай тәмле булалар. Кичтән тозлап бауга элсәң, шул ук көнне өлгерәләр дә. Сыйлармын үзеңне,—дип, Данәгөл «диңгез үгезләрен» икенче савытка җыеп барды.

  • Кипкән балыкка тәкатьсез мин Телемне йотмасам инде,—дип, Таһир шөбһә белдерде.

—Ә балык шулпасына мөнәсәбәтен ничек'.’—диде Данәгөл Таһир күп мәгънәле итеп:

—Диңгезче бул да, ничә ел диңгездә йөз дә.. Анысы Без ризыкнын бер төреннән дә йөз чөермибез,—диде ул.

Иртәнге уннар тирәсендә диңгез төбе буйлап кемдер кыңгырау шалтыратып узды диярсең. Ник бер кармак чиертсен, ник бер калкавыч дерт итеп алсын. Җимнәрне дә алыштырып карадылар. Данәгөл аптыраган кыяфәттә:

  • Болар соң әллә безгә: «тоткан балыгыгыз җитеп торыр, бераз ял итегез»,—диделәрме? —дип. су өстендә кармагын уйнатты

Моңарчы «тус-тус» сигарасын суырып, дәшми-сөйләшми генә балык чүпләгән Ногайбәк ага шап иттереп маңгаена сугып алды

—Абау-абау! Аһ. каһәр! Зиһен таркаулыгы чире йоктымы сон мина'* Бөтенләй истән чыгарганмын бит. балалар Бүген төш алларыннан коры йөк белән йөрүче грек пароходы килергә тиеш иде бит. Капитаны Папандополус әфәнде—күптәнге дустым Миңа һич кичекмәстән портта булырга кирәк Очтым мин. очтым,—дип. ике кулын ике якка җәеп, канат итеп, агай кабаланын-ашыгып китеп тә барды Балык шулпасы өлгергәнне дә көтмәде Яшьләргә берүк борчылмаска, рәхәтләнеп ял итәргә, кояшта кызынырга, су керергә киңәш итте

  • Бер дә борчылмагыз, кичен үзем килеп алырмын.-диде

Икәү генә калгач, Данәгөл Таһирга утрауны күрсәтергә булды. Кулга-кул тотынышып, алар аны әйләнеп чыктылар Бу утрау чыннан да карлыгачлар патшалы! ы икән бит Аларнын оялары акбур-и звестьняклан торган текә кыя битенә, кемдер махсус борау белән бораулап чыккандай, бер сызыкка, бер

 

тасмага тезелгән тигез интервал белән, берничә рәт этаж-этаж бу ояларны карлыгачлар әйтерсең үзләренең Югары Советларында раслап, генплан буенча һәм баш архитекторның ныклы күзәтүе астында төзегәннәр. Бу кадәр тәртипкә һәм төгәллеккә башкача ирешеп тә булмастыр. Данәгөлдән һәм Таһирдан бер дә шикләнми-нитми генә, әллә үз итеп инде, аларнын баш очыннан гына очып киткәлиләр.

—Адмирал, син килгән ерак Татарстаныбызда шушы матур кошларга багышланган матур җырлар да бардыр инде,—диде Данәгөл.—Берәрсен җырлап күрсәтсәң, мин аны отып калыр идем.

— Карлыгачлар турында юк бугай, әй. Бездә җырларда күбрәк сандугачларны телгә алалар. Әле беренче класста укыган чакта ук, җыр дәресендә менә бу җырларны җырладык:

—Сандугачка җим ашатам,

Жим ашатам кулымнан.

Безне беркем аера алмас Коммунизм юлыннан.

Сандугач баласын юа, Гөл тамчылары белән. Яшәсен Совет власте Юлбашчылары белән.

Сандугачлар сайрашалар

Безнең урман буенда.

Ленин бабай васыятьләре

Һәрчак минем уемда.

—Нигә? Матур, тәрбияви көчкә ия җырлар бит,—дип куйды Данәгөл.— Син яраткан әлеге кошкайларның исеме телгә алынган җырны да беләм икән:

—Яратам мин карлыгачның

Тәрәзәгә кунганын.

Без кызларның яратабыз

Ударница булганын.

—Мондый җырларны кичен клубка чыккач, түгәрәккә басып, кызлар белән биешкәндә җырлый идек.

Таһир ике-өч чуер таш алып, аларны учында сикертеп торды:

—Жырның җыртыгы юк, диләр бездә. Хәтер сандыгында менә мондый җыр да сакланган:

—Сандугачлар югары,

Карлыгачлар юк әле.

Бу дөньяда безнең кебек

Пар килгәннәр юк әле.

Таһир Данәгөлгә, шушы сүз дөресме, дигәндәй сораулы караш белән текәлде.

—Ә мондый җырларны кайчан, кайда җырлый идегез?—диде Данәгөл.— Соңгысы бигрәк тә матур. Мин аны отып калырга телим.

—Ә мин, Данәгөл, матурым, аны сиңа багышлап җырладым...

Таһир аягына ботинкаларын киде, биленә капчык бәйләде.

 

—Син кая болай?—диде Данәгөл.

—Әнә шул матур кошкайларның берәрсен тотып сина бирергә телим. Учыма утыртып иркәлисем килә, дигәниен бит

—Мондый матур теләген өчен рәхмәт Кирәкми. Адмирал. Борчымыйк Куркытмыйк ал арны!

—Ул чакта, кадерле туташым, мин балык пешерергә керешәм. Безнен крейсер егетләре еш кына:

—Хороша уха из петуха!—дисәләр дә. балык шулпасыннан да баш тартмыйлар. Ә мин үзем төп очколарны җиренә җиткереп пешергән балык шулпасына бирәм.—дип әйтте дә, дулкыннар ярга бәргән йомычкаларны кочагына жыеп. Таһир учак кабызды

Данәгөл исә, киндер тарттырган зур гына рамны өчаякка беркетте, кулына мольберт алып, аны әйләндереп, андагы һәр буяуга таләпчәнлек белән карап алды. Аннары кинәттән генә:

—Адмирал, рәссамнарны җәмгыять өчен кирәкле затлар дип таныйсызмы'’ Безнен һөнәргә гомумән ничек карыйсыз?—дип сорап куйды, ничектер үзеннән үзе туган сорау сыман итеп кенә.

Данәгөл Таһирнын дөньяга карашын, гыйлем, гакыл дәрәжәсен үз бизмәненә салып, үлчәп карамак булдымы’’ Мондый хиреслек һәркемгә табигый. Кайчак шулай урамда очраклы гына очрашканда да яна танышыннан әллә нәрсәләр сораштырып бетерәсең. Бик табигый халәт бу Адәми затта бөтен гомере буена үзенә рухи якыннарны эзләү инстинкты яши. Данәгөл, бу юлы пушкасын туп-туры төбәп

—Адмирал, син исеме дөнья күләм танылган берәр рәссамны беләсенме?—диде. Үзе үк ярдәмгә килеп:

— Илья Репинны, минем табынган кумирым Иван Айвазовскийны, әлбәттә, белә булырсың. Чөнки алар Рәсәй рәссамнары бит Ә менә сезнен совет мәктәпләрендә талантларын бөтен дөнья җәмәгатьчелеге таныган, шедеврлары иң атаклы музей залларын бизәгән осталарның тормыш юллары, иҗатлары белән таныштыралармы? Әгәр дә алар программага кертелмәгән булса, яшьләргә белем берьяклы гына бирелә булып чыга түгелме?

Данәголнен бу сорауларыннан сон Таһир эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп куйды. Тормыш дигәнен әнә ничек бит ул. шайтан Франциягә дуслык визиты белән барачак крейсерда матрослар өчен уздырылган курсларның менә ничәнче тапкыр кирәге чыгып куйды бит. әй. Ул чакта алар өчен лекцияләр укыган чал кашлы, пенснәле картшэофессор Мәскәүдәге Третьяков галереясе, Ленинградтагы Эрмитаж. Париждагы Дувр музейлары турында бик кызыклы альбомнар ачып, диафильмнар күрсәтеп бәйнә-бәйнә сөйләгән иде

Таһир, бер тезенә тезләнеп, дөньяда бер ләззәт татып, төтен исни-исни учакка коры йомычкалар өсти Өчаяк өстендә утырган чуенда, тирә-юньгә хуш ис таратып, балык шулпасы кайный Ничек сагындырган учак төтене' Малай чагында Ашыт елгасы ярларында да. техникумда укыган елларында да күпме якты, күпме кабызды инде ул мондый черт-черт учакларны, һич көтмәгәндә генә ул тәмам кыюланып китте

—«Күбрәк, күбрәк, бар сәдәфләрегезне дә төбенә чаклы ычкындырып ачыгыз изүегезне1 Ни өчен, шайтан алгыры, сез миңа тулып пешкән грушадай күкрәгегезне күрсәтергә теләмисез? Сезнен мина күкрәгегезне күрсәтергә карышуыгыз—зур җинаять!»—дип әйтергә яратканмы әле Франциянең боек рәссамы, хатын-кызларның шәрә тәненә гимн җырлаган Огюст Ренуар ’

Профессор Писаревский безнен алда һәр лекциясен шулай. Огюст

 

Ренуар сүзләре белән башлап җибәрер иде. Башта безнен егетләр рәхәтләнеп бер көлешеп алалар. Аннары инде карт профессорның бер сүзен җилгә очырмый, лекциясен колакларын торгызып тыңлыйлар. Ә минем үземә Анри Тулуз-Лотрек иҗаты якын Бәлкем, бөтен тормыш юлы, искитмәле ижаты трагизмнан торгангадыр, профессор Писаревский да:

—Анри Тулуз-Лотрек писал без устали и пил без устали,—дип кабатларга ярата иде. Ә бит нинди талант иясе булган. Париж бульварлары кызларының күз иярмәслек тизлек белән зыр әйләнеп, биюләрен дөньядагы барлык төс-буяуларны да рәхәтләнеп кулланып, шунда ук картонга, киндергә төшергән ул.

Данәгөл мондый җавапны көтмәгән иде. Таһирнын рәсем сәнгате һәм анын осталары турында шактый хәбәрдар булуына әллә гаҗәпләнеп, әллә сөенеп:

О-о-о!—дип сузды. Кулына җыйган чыбык кисәкләрен черт-черт сындырып, учакка салды.

—Иван Крамскойнын «Билгесез»е алдында туктап, ана сокланып тормаган ир-егет юктыр ул,—дип дәвам итте Таһир —Әгәр мин үзем рәссам булсаммы?!

—Йә, йә, әгәр син рәссам булсан?—диде Данәгөл ана төбәлеп

—Беләсенме, мадемуазель, туташкаем Данәгөл? Әгәр менә мин сурәтче булсаммы?! Рәсем сәнгате шедеврлары арасында бик күпләрне «аһ!» иттергән «Неизвестная» исеме белән йөргән ул полотнонын тагын бер вариантын мин сездән күчереп язган булырыем.

—О-о, Адмирал! Бу юлы сез планканы бик югары, үрелсән, буй җитмәслек биеклеккә куйдыгыз түгелме?—диде Данәгөл матур елмаеп —Комплимент әйтә беләсез икән. Сез мине күккә чөйдегез бит Хатын—кыз затынын кайсысы гына үзен күккә чөйгәнне яратмый икән? Монысы өчен Эйфель манарасы зурлыгындагы рәхмәт сина. Әйе, комплиментыңны килештердем Шул ук вакытта синнән, Адмирал, гафу үтенми дә булдыра алмыйм

—Ни өчен?—дип бүлдерде аны Таһир

—Соныннан гына сизеп алдым, дорфарак биргән сорауларым өчен Караблары ярда ташлап киткән, йә кабактан вакытында чыга алмыйча үзләре аерылып калган матросларны кечкенәдән күп күреп үстем. Карабларынын тәмам уңган, җил ашаган җилкәннәре төсле киндердән теккән киемле япон матросларын да, йөзләре җиз ләгән төсле ялтыраган сап-сары кытайларны да, антрацит күмере төсле кап-кара тәнле африканнарны да. күп эчүдән борыннары кызыл чөгендердәй кып-кызыл Канада морякларын да Барысының башында бер борчу-хәсрәт: коры җиргә аяк басу белән берәр кыска итәкне эләктерү дә, өч-дүрт тәүлеккә берәр кабакка кереп чуму Шуңа күрә аларның гыйлем-акыл дәрәҗәләре турында мин бик тискәре фикердә. Сина да баягы берничә соравымны шул жирлектәрәк биргәнием Адмирал, мин тез чүгеп үкенәм.

—Таптыгыз үкенерлек нәрсә!—дип куйды Таһир Анын Данәгөлне кочып аласы килде.—Без бит Бөек Совет иле вәкилләре Бу турыда кайда гына булсак та онытырга хакыбыз юк. Кирәк чакта үзебезнең кем икәнебезне таныта да белергә тиешбез. Безнең холкыбызда бөтенләй башка әхлак.

Данәгөл кинәттән генә сүзне икенче җирлеккә күчерде.

—Адмирал, туган авылыгызда хезмәт срогыңны тутырып кайтуыңны өзелеп көтеп торучы кара кашың, нечкә билең, әлбәттә, бардыр инде? Ничек булмасын? Син бит әнә нинди күркәм егет. Булмаса... кызганыч

—Хәзерге акылым булса, калдырмаган булыр идемме? Авылда чакта да. техникумда укыганда да, дус егетем Исмәгыйль әйтмешли, бер кашык су белән йотып җибәрешле Чибәркәйләрнең чуты юк иде. Күк йөзе йолдызлы
кичләрне араларыннан ин чибәрен озата кайткан чаклар да булды Алай гынамы? Үзебезнен техникумда Миләүшә исемле бер мишәр кызы бар иде. Агрономнар бүлегендә укыды. Менә шул чибәрнен-чибәре чем-кара каш. шомырт күз Миләүшәне бүлешеп, канга батып сугышып та йөргәниек әле.

—Чынлапмы? Адмирал, син дә сугышып йөрденме9

  • Мин кемнән ким? Үлчәүгә салсан. минем йодрык кайбер егетләрнекеннән авыррак та булгандыр әле,—Таһир учын йодрыклап, йөзенә якынайтты.
  • Кем җинде сон? Миләүшә кемгә булды9
  • Мишәр кызы төлкедән дә хәйләкәррәк булып чыкты ул Группа егетләрен чимә-чи канга батырып сугыштырып йөрде дә. техникумны да тәмамлап тормалы. Үз авыллары егете, авиация училишесын тәмамлаган лейтенантка ябышып чыкты Ерак Көнчыгышка китеп тә барды Ә мин. ангырабаш «Таһир, синен хезмәтеңне тутырып, авылыбызга диңгезчеләрнең матур формасын киеп кайтканыңны бер егеткә дә карамый көтәм».—дип крейсерыбызга сагынычлы хатлар язып торырлык ышанычлы бер яр булдырырга ничектер өлгерә алмадым Ә хәзер терсәкне тешләрдәй булып үкенәм Терсәк якын да. теш җитми Юкса безнең авылда кыхларнын ай- һай чибәрләре бар Кыз урлауны совет власте декретлары белән үк тыйды Ә егетләр күзләре төшкән Чибәркәйне барыбер урлый бирәләр

—Ә ник?

—Әгәр син урламасан, өлгермәсән. авызыңны ачып каласын, икенче егет урлый.

—Палеолит, неолит заманыннан калган кыргыйлык түгелме сон бу?

—Анысын кем тикшереп торган. Урлап алып киткән кызларнын берсенен дә әнисе-әтисе каршына кире борылып кайтканы булмады әле Яшиләр, ал тутырып балалар үстерәләр Урлап өзгән җимеш тәмлерәк була, күрәсең

—Әтием өзелеп-өзелеп сагынып искә алган Ватаныбыз халкынын яшәү, конкүреш шартларын, гореф-гадәтләрен мин бит бөтенләй белмим Синен авызыннан чыккан һәр сүз минем өчен янадык. Таһир Ә кызларны ничек, нинди транспорт белән урлыйлар9

—Һәрхәлдә, самолет белән түгел. Элегрәк атка салып, чана, арба белән урлап киткәннәр Хәзер мотоцикл белән унайрак Үзеннен мотоциклын булмаса. ул кичкә иптәш егетеннән сорап торасын Күзен төшкән кызыкны күрше авылга урлап качарга булсан Ә үз авылына гына, югары очка, йә аргы якка булса, велосипед белән генә Алдына утыртасын да. сиптерәсең генә

—Ә мәхәббәт9 Адәми зат кичерә торган ин бөек хис9

Таһир иңбашларын җыерды Ни әйтергә дә аптырап, беркавым сүзсез торды Аннары гына, бу кадәресен дә әйтимме, юкмы икән дип торганнан сон:

—Мәхәббәт булмаса. синен пытыр-патыр. шытыр-шатыр мотоциклын артына үзләре менеп атланмый бит инде алар,—дип куйды —Аларны бит берәү дә кулын-аягын бәйләп, авызына чүпрәк мүкләп урламый Бу тантаналы акт ике якнын да ризалыгы белән башкарыла. Безнен татар авыллары, бүген дә халкыбыз гасырлар буе туплаган, үзен аклаган традицияләр белән яши Аларны сакларга тырыша Күпчелек әниләр бездә җиткән кызларына «тиз бозыла торган товар» дип карыйлар Шушындый мөмкинлекләр була торып та. берәрсенен башын әйләндереп китәргә башым җитмәде шул. «Татар акылы төштән сон» диләр «Татарга акыл тау төшкәч керә», дигән варианты ла бар

  • Ничек «тау төшкәч» керә9

—Арбаны аударгач!—диде Таһир.

—Бәлкем мин тулы мәгънәсен анлап та җиткермим булыр. Бу мәкальнең ике варианты да безнең татар халкын мактамый түгелме соң?

—Мин чыгарган мәкаль түгел,—диде Таһир.—Халык үзе уйлап тапкан. Әмма үз-үзенә бераз көлеп, тәнкыйть белән карый алган халык өметле, үз халык түгел микән?

—Бәлкем, бәлкем,—дип килеште Данәгөл.

Безнен карабтагы кайбер украин, аеруча молдован егетләре берьюлы дүрт-биш кыздан мәхәббәт хатлары алалар Ярдан крейсерга хат ташучы матрос Саша Кузнецов, палубага аяк басу белән, хатларны «Коханый Опанас!», «Коханый Дмитро!» дип кычкырып таратып йөри Ягъни «Сөекле Опанас!», «Сөекле Дмитро!» Әлеге үткен егетләр, хезмәт срогыбыз тулгач, бу Чибәркәйләрнең кайсысы кочагына кайтасы булыр, дип бүгеннән үк баш ваталар.

—Әллә шундыйлар да бармы?—дип гаҗәпкә калып сорады Данәгөл.— Менә ышан икән егетләргә!

Таһирның күңелен кинәттән генә сагыну хисе басты. Ул янәдән авыллары турында сөйләп китте.

О-о, мадемуазель Данәгөл! Безнең авылның кызларын күрсәң, аларга син үзен дә гашыйк булыр идең. Барысының калын толымнары тезгә җитешлеләр. Билләрен әйткән дә юк. балдак киертешлеләр! Авыл башындагы Биш чишмәдән кыр казлары кебек тезелешеп кайталар кичләрен судан. Башларында, кич утырып матур үрнәкләр белән үзләре чиккән ап-ак батист яулыклар. Алларына япкан ап-ак батист алъяпкычларының итәкләренә дә матур чәчәкләр чиккәннәр. Чиләк-көянтәләре дә өр-янадан. барысы да бизәүле, буяулы. Мотоциклга утыртып урлаганчы, егетләр аларны башта су юлында күзлиләр әле. Холыкларын, күз карашларын, аяк атлауларын өйрәнәләр. Кызлар сина карамаган да төсле, башларын аска игәннәр. Шулай сак атламасалар, чиләкләре чайкалуы бар. Синен яныңнан узганда алар чак кына елмаялар.

—Әкрен атла, әкрен атла,

Безнен турыдан үткәнче.

Карап калыйм әле, дустым,

Ике күзем туйганчы.

—дип җырлыйлар бездә. Мөлдерәмә су белән тулы чиләк көянтәсен асып судан кайтучы кызларга багышлап инде. Их, шуларнын хет берсенә: «Сеңелкәем, баргач та тулы адресымны салырмын, карточкаңны да салсаң, почта расхутларын да үзем түләрмен. Мина хат кына язып тор»,—дип сораган булсам. «Татар акылы төштән соң»—шушы була инде ул.

Тәмле балык шулпасының хуш исе бөтен яр буен басты. Таһир, саклык белән генә, казанны өчаяктан алды. Шулпасын кашык очына гына элеп алып, өф-өф итеп, озаклап суытып, аны Данәгөлгә татып карарга тәгъдим итте.

—A-а, теленне йотарлык!—диде Данәгөл.—Әгәр шушы минуттан сүзсез калсам, белеп тор, телемне йоткан булырмын. Беренче ярдәмгә ашык.

Таһир казанны янәдән өчаяк өстенә куйды. Ногайбәк аганың килеп җиткәнен көтәргә булдылар. Бергә ашасалар, шулпа тагын да тәмлерәк тоелыр, диделәр.

Данәгөл бишташ уйнарга теләгән кыз баладай, бик тә бирелеп, дулкыннар
әледән-әле ярга бәреп торган вак чуерташлар арасыннан ин матурларын сайлап учына җыя башлады.

—Шушы ташлар арасыннан уртасы тишеген табасы иде. Андый ташны бәхет китерә диләр. Аны соныннан күкрәккә тагып йөртәләр.

—Бәхетле булу өчен шушы бер таш кисәге генә житсә. хәзер табабыз аны. Дингез ярын бульдозер урынына сөреп чыгып булса да.—диде Таһир. Данәгөлне жинелчә генә кочагына алып —Андый кодрәте булгач, хәзер мин бөтен дингез ярын бульдозер урынына сөреп тә чыгам. Нүжәли тапмабыз икән!? Тапсак, бәхет ташы безгә зыян итмәс иде...

Әлеге могҗиза и көчкә ия ташны алар башта кулга-кул тотынышып, җитәкләшеп эзләделәр.

—Бәхет аяк астында ятмый, диләр, дөрес, ахры, —диде Таһир. Алар кулларын ычкындырышып икесе ике якка таба атладылар. Бераздан Данәгөлнен шатлыклы тавышы ишетелде.

— Менә бит! Менә бит. таптым! Нәкь без эзләгәне!

Әлеге уртасы тишек чуерташны тотып, ул Таһир янына килде:

—Адмирал, без бәхетле, димәк!

—Ә ни өчен без бәхетсез булырга тиеш?!

—Мин аны затлы чылбырга киертеп түшемә тагып йөрермен Бәлки ул үзенә бер ырым гынадыр. Ә менә күпме чуерташ арасыннан эзләп тапкач, барыбер сөенеч. Тапмаган булсам, күнелдә шөбһәле уйлар туган булыр иде. Кеше дигәнен шундый бит. юктан гына анын күнеле күтәрелә, бердә юктан гына тәмам сыгылып төшә. Ә бу таш. Адмирал, өмет ташы. Анарда кеше күңелендә якты өметләр уяту кодрәте бар. Тормышнын хәтта ин кыен чакларында да, тукта, Данәгөл туташ, бирешмә, менә синен түшендә бәхет китерә торган амулет бар бит әле. дип үз-үзенне юатырга терәк булачак. Шулай бит. Адмирал?

Таһир аны ике кулыннан тотып, күзләренә карады. Килешүен раслап баш какты. Ә Данәгөл кинәттән генә:

—Адмирал, рәссамнар турындагы әнгәмәбез икебез өчен дә бик файдалы булды бит әле. Крамскойнын «Неизвестная»сына кагылышлы фикерен йорәгсмә аеруча хуш килде. Шаяртмаган булсан,—диде ул елмаеп —Ә менә иртәгесе көнгә билгеләнгән планга кичекмәстән төзәтматәр кертергә туры киләчәк.

—Аңламадым,—диде Таһир.

—Сине бездә тулы, бай эчтәлекле программа белән кунак итү буенча билгеләнгән чараларга яна өстәмәләр кертү кирәклекне әйтәм —Сине. Адмирал, рәсем сәнгатен бөтен нечкәлекләре белән аңлаган кунагыбызны. Франциянең ин зур мактанычы булган Дуврга алып бармасам мин гөнаһлы булачакмын Кем алдындадыр гөнаһлы булып яшәү.адәм баласы өчен мөгаен ин кыеныдыр Андый бәхетсезне мин нәкъ күкрәк уртасына зур кара тап төшкән ак күлмәк кигән кешегә ошатам

—Дувр?..—дип куйды Таһир, хәтта бераз әсәрләнеп Дувр Парижда бит ул...

—Әйе, аны урыныннан кузгаткан кеше юк. Булса сон? Тимер канатлы кошлар очып җитмәстәй аралар юк бит хәзер Марсель-Париж арасы реактив лайнерлар өчен ике сәгатьлек юл

—Дуврда Леонардо да Винчи! Анын «Моно Лиза»сы! Аны үз күзен белән күрү бик сирәкләргә генә гатый булыр Безнсн крейсерга, шампан эчемлекләре чыгара торган компаниянең вәкилләре килгәннәрне Визит ахырынарак махсус килеп, бөтен экипажга Дуврны күрсәтеп кайтырга ышандырып киткәннәрне Әйе. алар да дөньяда тине булмаган Дувр музее Франциянең генә горурлыгы, мактанычы түгел, ә бөтен кешелек дөньясы.

галәмнең сәнгать байлыгы галереясе, дип сөйләгәннәрне.

—Алай булгач, Адмирал, мин синен алда икеләтә-өчләтә бурычлы. Иртәгә Парижга очабыз! Ә хәзер шушы утрауның ин истә калырлык җиренә барып бас әле. Миңа да синең портретына керешергә вакыттыр бит инде. Югыйсә, мин бу буяуларымны, пумалаларымны, рамга тарттырган киндерләрне нәрсәгә генә алдым? Көн төшне узып бара, ә мин әлегә кулыма пумала да алмадым. Монын өчен мине җавапка тартырга вакыт Борынгы Грециядә, әле безнең эрага кадәр, Апеллес атлы сурәтче яшәгән. Ул: «Нулла диез синэ линэа!»—дип әйтә торган булган. Ягъни «Бер көн дә бушка узмасын, һич югында бер сызык сызып куй!»—дигән ул. Анын даһиларча бу кисәтүе минем дә яшәү рәвешем Чын рәссамның бер көн дә кулына пумаласын алмый калырга хакы юк. Сәнгать, гомумән иҗат вәкилләренең яшәү рәвеше агымга каршы ишкәк ишүченеке белән бер. Ишүдән туктау белән агым сине артка этәрә. Бу кадәресе дә минем сүзем генә түгел. Аны безгә һәр лекциясендә композиция укытучыбыз кабатлый иде Мин бит сурәт төшерү сәнгатенен Лион Югары мәктәбен тәмамлаган профессиональ рәссам. Барып чыкса, Адмирал, Луврга куярлык итеп эшләргә кирәк булыр портретыңны. Мина да бер тетрәнеп алырга вакыт. Ә астына: «Совет хәрби крейсеры «Сергей Киров» матросы Таһир Туктамышев»,—дип язып куярбызмы?

—Бик купшы килеп чыкмасмы?

—Нигә купшы килеп чыксын ди? Гадәттә ничек бар, шулай язалар инде. Мона Лиза икән «Мона Лиза», дип, Император Бонопарт Наполеон икән «Император Бонопарт Наполеон», дип. Портрет астына язу анысы сонгы этап.

Данәгөл, кадерлем, натуршик булырга мин бик теләп риза,—диде Таһир —Ә нигә туп-турыдан Луврга ук куярга9 Безнен дуслыгыбызнын мәңгелек истәлеге итеп мин ул портретны карабыма алып кайтырмын, үзебезнең кубрикка эләрмен.

—Ул чакта без аны ике нөсхәдә ясарбыз. Шулай бит? Ә нигә аптырап торырга? Кирәксә, ун нөсхә дә ясыйбыз аны!

Бер рәссам да үзенен шедеврларын модельләрсез, натурппшаларсыз тудырмаган. Минем укыганым бар. Күп маэстролар үзләренең натуршицаларына башларын җуеп гашыйк булганнар. Ә мин бик аңлыйм аларны. Сина илһам биреп, дөнья музейларын бизәрлек әсәрләр тудырырга дәртләндергән, һәрчак җанында булган изге затларга ничек инде гашыйк булмыйсын?—диде Таһир.

Данәгөл аны ярты юлда бүлдереп һәм авыз чите белән генә елмаеп:

—Андый «мәшәкать» безнен башка да төшмәгәе дип борчылмыйсындыр бит?—диде, Таһирның җавабын көтмәде, йөзенә җитдилек өстәп сүзен дәвам итте:—Адмирал, ихлас күңелдән әйтәм, син чыннан да мин уйлаганга караганда күпкә киң карашлы егет булып чыктың бит, әй. Синен белән аралашу миңа үзе бер ләззәт. Бу үзе минем өчен зур бәхет. Әйтәм бит, монарчы мин һәр матросны исерекбаш, дебошир, юлында очраган теләсә кайсы итәк артыннан телен асылындырып чабучы дип кенә белә идем.

Бу юлы Таһир да күкрәгенә җинелчә генә сугып куюны кирәк дип тапты:

—Хөрмәтле мадемуазель, совет матросларына моннан сон эшегез төшкәндә планканы ин биек ноктасына куйсагыз да ялгышмассыз.

Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Таһир пакеттан алып, диңгезче формасын киде. Безкозыркасын башына кимәкче иде. Аны тегеләй кыңгыр, болай кынгыр салып карады. Аннары аны сул култык астына кыстырып, дулкыннарның кыяның ин текә җиренә килеп бәрелеп як-якка су чәчрәгән җиренәрәк килеп басты. Горур кыяфәт алды.

—Хөрмәтле маэстро! Мин үземнен шушы кырыс һәм горур кыяфәттәге сүрәтем белән иң атаклы музейларнын да залларын бизәргә әзер!—диде

  • Коеп куйган Аполлон!—диде Данәгөл — Монда рәссамга эш тә калмаган. Фотога төшереп ал да туп-туры музейга гына йөгер.

Көн бүген бик матур булды. Хәзер инде төш авышып бара. Данәгөл үзенә килешле пляж костюмыннан. Зур боҗралы кара күзлекләрен маңгаена күтәреп куйган. Кыяфәтендә эшлеклелек, тәвәккәллек Шушы килеш- килбәте диңгез уртасында утырган әлеге бәләкәй генә утрауны үзенә бер тулыландыру белән бизи иде. Моны хәтта дингез өстеннән балык чүпләгән акчарлаклар, бер бетмәс үз эшләре белән мәшгуль карлыгачлар да раслыйлар төсле. Бу чибәр апаларының шулай бирегә килеп чыккалавына гуя алар да бик шатлар. Буяуларын таратып салган тартмасы өстенә иелгән Данәгөлнен өстеннән генә очалар, канат очлары белән кагылып-кагылып китәрдәй булып уйныйлар. Карамаска ни тырышса да, Таһир үзе дә еш кына ана текәлә. Булганнан артыгын өмет итәргә анын хакы юк Аларнын ике арасындагы мөгамәләләре шушы көн ярымнар вакыт эчендә дустанә, якын булырга өлгерсә дә. чик дигән нәрсә бар. Хәрби дингез карабы матросына, присяга кабул иткән егеткә бу турыда кисәтеп торасы юк. «Стоп кран'» дигән төшенчәдә бар бит әле бу буталчык дөньяда. Шул чикне бозучы—диверсант, җинаятьче! Их, булса икән менә шушында жиде кат җир астына, мәгарәнен үзенә таба сузылган юл—Данәгөлне ул ике дә уйлап тормыйча урлап качар иде. Аларнын Салкын Аланнарындагы төсле мотоциклга атландырып түгел, ә кайнар кочагына кадерләп төреп. Әмма күнеленә салган тышавы әлегә аны нык тота. Чөнки бу тарафлардан күп булса егерме-утыз чакрымнарда рейдта анын крейсеры тора. Дүрт тәүлектән сон анын анда кайтып басасы бар. Әлеге тышау ана: «Таһир, онытма һәм онытма! Сина бирелгән дүрт тәүлек иртәнге томан кебек очачак. Ә аннары нәрсә"» дип тукып кына тора. Алары шулай-й-й. Әмма Данәгөл белән аралашкан, бер һаваны сулаган саен, хатын-кыз затында монарчы ул күрмәгән, игътибар да итмәгән, егет күңелен ымсендсрә торган төсмерләр күрә. Күрә шул, күзен йомса ла күрә Ишетә, жаны белән тоя. «Данәгөлкәй әллә лөньянын бер чибәреме’’ Жаныма якын мондый гүзәлкәйне моңарчы мин бердә күрмәдем, очратмадым бит'» дигән уйлар анын башына инде кат-кат килде Анын күнеленә әллә мәхәббәт кошы кундымы? Вакытсызрак йөрмиме? Ләкин аны куып җибәрешле дә түгел хәзер. Таһир күреп тора, ул утырган мәхәббәт арбасы зур тизлек белән алга таба тәгәри Аны хәзер туктатып, ничек тә тотып калып та булмас төсле Ике яшь йөрәкнең транзисторлары, аларнын әле капитан Соболь каютасында очрашкан минутларыннан бирле үк шулай бер ешлыкта эшли Язмышнын теләгеме бу. әллә усал бер шаярырга ниятләвеме’’

—Берьюлы ике эскиз сызгалап алырга исәбем,—дип, Данәгөл каршына ике өчаяк куйды. Кәефе күтәренке анын Борын эченнән ниндидер көй көйли Франсу зчадыр дип уйлаган иде Татарча бит' Таһир үз колагына үзе ышанмый торды «Сак-Сок»ны көйли бит Данәгөл'

—Адмирал. «Сак-Сок» көен ишеткәнен бар идеме.’—дип сорады кыз

—Ишетмичә! Йон эрләгәндә, безгә йон оеклар бәйләгәндә аны әбием һәр кичне көйли торганые.

  • Минем дә әнием шушы көйне көйләргә дә. җырларга да ярата

Рамнарга тарттырган ак киндерләрнең әле берсенә, әле икенчесенә Данәгөл байтак ара ниндидер сызыклар сызды Сыза-сыза да. аннары кулындагы йомшак фланеле белән аларны боза, юкка чыгара Шунда ул кулындагы кара күмер карандашны бар көченә кизәнеп дингезгә ыргытты

—Шедевр тудырырга керешкәнием бит. Адмирал,—диде ул елмаеп —Ә

 

илһам әллә кайда йөри. Парахутка соңарганмы, әллә безнең поездга өлгерә алмаганмы? Сызам, сызам, ә мин дигәнчә чыкмый. Ярар, грек рәссамы Апеллес кушканны булса да барыбер үтәдем—бер сызык булса да сыздым. Булмый бүген берни чыгарып. Күзен каты. Адмирал. Ә булмагач, нигә көчәнергә? Адмирал, сикер минем арттан.

Шулай диде дә, йөгереп килеп утрауның ин текә ярыннан диңгезгә чумды. Дингез Таһир өчен дә ят мохит түгел. Ул да Данәгөл артыннан сикерде. Данәгөл дингез уртасында уйнаган дельфиннардан бер дә ким түгел, каерып-каерып колач салып эчкә таба йөзде. Таһир: «Житеп торыр, кире борылыйк!» дигәнче.

Ярга тәмам арып чыгып комга сузылдылар. Таһир Данәгөлнен нәни йодрыгын үзенен амбар йозагы хәтле учларына алды. Данәгөл.

—Бу таш сон минем баш астына махсус шуышканмы?—дип. баш астыннан куш йодрык хәтле чуерташ алды. Иплерәк, йомшаграк урын эзләгәндәй, башта кулы белән капшап, башын Таһирның күкрәгенә салды

—О-о, Адмирал, синен йөрәген ничек көчле тибә! Мондый йөрәк белән син тагын йөз ел яшисен әле. Нинди зур һәм көчле ул!

—Нигә алай дисен. Данәгөл? Нәрсәдән чыгып?

—Чөнки менә бит синең йодрыкларың нинди зурлар. Минем укыганым бар. һәркемнең йөрәге анын йодрыгы кадәр була икән. Ә менә минем йодрык—күгәрчен күкәе хәтле генә. Аннан нинди кыюлыклар, нинди батырлыклар көтәсен? Зур сынаулар, көтмәгән кыенлыклар алдында калса, аларга түзә алыр микән? Хәер, миннән нинди батырлыклар көтәргә мөмкин? Гәүдәңне йөртсә, бик җиткән инде.—Данәгөл үз сүзләреннән үзе үк кычкырып көлеп куйды —Менә, Адмирал, колагынны куеп тынлап кара, тибүе дә синекедәй, сандалга чүкеч белән суккандай түгел, усак яфрагына яңгыр тамчысы төшкәндәй лепер-лепер генә.

—Нигә алай дисен? Матурым! Синең йөрәген дә менә дигән—«ЧТЗ» тракторы моторыннан ким түгел.

—Ә «ЧТЗ» нәрсә ул?

—«ЧТЗ»мы?! Бездә аны белмәгән, ихтирам итмәгән кеше юктыр. Бик әйбәт, бик көчле, жир сөрергә бик ипле трактор ул. Әле техникумга кергәнче үк шушы трактор белән мин үзебезнең «Коммунизмга» колхозынын кырларын күп тапкырлар аркылыга-буйга сөрдем. Икмәк чәчтем. Лобогрейка тагып борчак чаптым. Хезмәт срогымны исән-сау тутырып кайтсам, янәдән берәр *ЧТЗ»га утырырмын әле. Кем белә? Бу тракторны Чиләбе трактор заводы эшләп чыгара. Бездә Чиләбе дигән шәһәр бар. Кыскартып кына «ЧТЗ» дип йөртәләр. Синен йөрәгең дә, матурым, нәкъ менә шушы көчле тракторның моторы төсле тибә.

Таһир Данәгөлнен күзенә төбәлде. Бу минутта кочагындагы зат ана шул хәтле үз һәм кадерле тоелды. Анын өстенә иелеп, иренен Данәгөл ирененә тидерде. Бераз каушап китте. Янагына чалтыратуны көтепме, башын читкәрәк күчерде. Шулчак Данәгөл үзе кочып алды.

—Таһир, Адмирал, син мина язмыш үзе биргән бүләк,—дип пышылдады ул.—Сөям мин сине. Тик...

—Мина да сине язмыш бүләк итте, карлыгачым... «Тик...» димә инде. Минем күңелемне болай да бик буталчык, хәтта шөбһәле уйлар ботарлый. Кинәттән генә «жу-у», «жу-у» итеп куйган минутлар кичерәм.

Аннан соң әле алар тагын озаклап су керделәр. Кат-кат жылытып балык шулпасы ашадылар. Кулга-кул тотынышып утрауны янәдән кат-кат урадылар. Икесенең дә йөрәгендә бер-берсенә әйтергә кыймаган шөбһә— тиздән, бик тиздән аерылу сәгате сугачак. Аннан котылыр чара бармы? Алар исә берсеннән башка икенчесе бер сәгать, бер минут та аерым яши

 

алмастай гашыйкларга әверелделәр бугай. Таһир белән Зөһрә. Фәрхад белән Ширин. Ромео белән Джульетта—алар әсәр каһарманнары Ә Таһир белән Данәгөл—тере затлар. Алар алдында—усал тешле чынбарлык.

Озын жәйге көннен ничек узганын сизмәделәр дә. Өстенә көтмәгәндә ишелгән бу бәхеттән Таһир тәмам исерде Дингез ана хәзер тубыктан Крейсерлары шунда рейдта чайкала бирсен. Бәлкем, ана Данәгөлнен әтисе Ногайбәк агадан кызының кулын сораргадыр? Көт. тоттырырлар, бар. Булмаганны. Тиле баш түгел бит ул. Аяк астында басып торыр жире булмаган бер килмешәк матроска бердәнбер кызын бирер ди. Данәгөлнен кулын сорарга монда Марсельнен үзендә бер дигән егетләр беткән ди. Яраттым Данәгөлне. аннан башка яши алмыйм, дисә? Анын бит җилкәсендә әнә нинди «бөкресе» бар—аны рейдта чайкалган карабы. крейсеры көтә Көтсә инде! Көтәр, көтәр дә. китәр. Ногайбәк агай әгәр кызымны бирәм дисә. Данәгөл дә ризалашса, калырга да булырые Башсыхлык бит бу' Башсызлык! Башынны җуеп яратканда, бәлкем, башсыхтыкны да кабул итәргә, хәтта кичерергә дә кирәктер Алдагысын Алла хәл итсен Таһир күнелендә әлегә шундыйрак уйлар бөтерелде

Шактый сонарып булса да. Ногайбәк ага аларны алырга килде Килмәс ә дә аптырап калмаслар иде. Икәүләп брезент палатка куйдылар. Дингез ярында учак ягып төн куну үзе бер дөнья Күпләргә гомер буе тәтеми Таһир палатка төбенә төне буе ягып чыгарлык күп итеп коры йомычкалар җыеп куйды.

  • Мин балык шулпасын салкын килеш күтәреп эчәргә яратам,—дип. Ногайбәк ага мактый-мактый шулпа эчте —Кызым, мин иртәгә Марсельдә булмам. Эш белән Лионга барып киләсем бар. Ә син кунагыбызга фермабызны күрсәтерсең.
  • Без иртәгә Парижга барып килергә булдык,—диде Данәгөл. Ногайбәк ага казаннан балык калҗасы чүпләгән кашыгын читкә куйды:
  • Бик хуп, кызым, бик хуп. андый киңәшне бирергә сезгә үзем дә җыенып тора идем. Һәр мөэмин-мөселман гомерендә бер булса да хаҗга барырга тиеш, ди китап. Ә югары цивилизациягә ия кеше бер генә тапкыр булса да Парижны күрергә тиеш. Анын каштаннарга күмелгән урамнарын

—Ман-Мартор мәйданын. Эйфель манарасын. Сорбонна университетын. Виктор Гюгоның Квазимодасы яшәгән замокны,—дип куәтләде аны кызы —Таһирыбыз рәсем сәнгате өлкәсендә шактый тирәннән сукалый Без иртәгә Луврны карарга барабыз!

  • Бик хуп. кызым, бик хуп!—дип кабатлады Ногайбәк ага.

Балыктан алар бер тамырдан үскән гөлләр, бер ояда борын төрткән кош балалары төсле бер-берләренә эчке якынлык тоеп. арып, әмма күтәренке күнел белән кайттылар. Рентген нурлары адәм баласынын күнел төбендә ниләр ятканын да әйтеп бирә алса икән Әгәр рентген нурлары шундый кодрәткә дә ия булса, аларнын икесенен дә күнел төпләрендә алгы тәпиләре, белән башын каплап, йоклаганга, берни белмәгәнгә салышып, йоп-йомры шөбһә хисе ятканын ап-ачык күрсәтерие. Әмма бу турыда алар икесе дә бер-берсенә ләм-мим. Кыңгырауны поезд кузгалыр алдыннан гына да. чанны бар көченә янгын чыккач та кага башларга була бит. Ә вакытнын һәр минуты, һәр секунды аларнын аерылышыр, кем белә, бәлки мәнгегә- мәнгегә бер-берләрен җуяр сәгатен якынайта. Таһирның куш йодрык хәтле, ә Данәгөлнен күгәрчен күкәе хәтле генә нәни йөрәкләре түзәрме бу сынауга?

Аларнын балыктан кайтышларына Фәйрүзә алай өйләрен янә бер үзенчә бизәп, җыештырып, берсеннән-бсрсе тәмле ризыклар пешереп куйган Тәмле хуш исләреннән генә башынны жуярсын. бер мәлгә мәрткә китәрсен

 

Үзе инде, үзе инде! Кая басканын, ничек шуып барганын сизми. Ногайбәк ага да тамагын үзенә ниндидер бер канәгатьләнү белән кыра. Бүлмәсенә кереп китәр алдыннан:

—Алайса, сез иртәгә Парижга барасыз. Бик хуп, бик хуп! Үзем дә ияргән булырыем, каһәр. Иртәгә безнең портка палубасына тере сарыклар төягән Аргентина карабы керәчәк. Испан телен белүче тылмачыбыз ялда. Улын өйләндерә. Димәк, мина эшләргә туры киләчәк,—диде.

Данәгөл Таһирны верандага озата чыкты. Таһир аны кочып алды, өзелеп яратуын, ошбу дөньяда аннан башка бер минут та яшәргә теләмәвен шушы гамәленә салып аны суырып үпте. Үпте дә, күзләренә карады. Ике күздә дә бер-берләрен табу шатлыгы, алдагы көннәре өчен кот очып шөбһәләнү, борчылу хисе иде.

Данәгөл чыгып киткәч, Таһир кочагына баш астына салган мендәрне алды. Мондый кичтә егет күзенә нинди йокы керсен? Күнеленен бер почмагында кемдер ана:

—Үзен дә инде, Таһир! Пешмәгән нәрсә, арыш боламыгы! Куенына кергән кошны чыгармаска булган, янында калдырасы иде. Юкса тагын ике тәүлек ярымнан карабыма кайтасым бар, нибары илле алты сәгать кенә бит ул!—дип сыкранасын. Иртәгәсе көн өчен ишәк кайгырсын. Син бүгенге көн, бүгенге сәгатен белән яшә әле бер. Син бөек Пушкин әкиятләрен укып үскән егет түгелме сон? Аларнын күбесе: «Утро вечера мудренее»—дип тәмамлана бит.

Шундый капма-каршы уй-кичерешләр эчендә ятканда, кулына кефирлы стакан тотып, янә Данәгөл керде. Янына килеп утырды. Таһир кулындагы кефирны ут капкан йөрәгенә су бөркегәндәй бер йотуда эчеп тә куйды. Данәгөлне нәни кулларыннан тотып, яңакларына китерде. Күзләрен йомган хәлдә берәм-берәмләп үбеп алды.

—О—о, Адмирал, иртән генә кырынган идеи бит, сакалын нинди каты. Наждак кәгазе белән бер,—диде Данәгөл. Үзе дә Таһирга сарылды. Анын сакаллы битләренә үз яңакларын тидерде

  • Әллә син бик усал кешеме, Адмиралым? Усал кешеләрнең сакалы да каты була дип ишеткәнем бар.

—Сиңа мин, карлыгачым, ни дип кенә әйтим икән? Үз гомеремдә әле минем берәүгә дә усаллык эшләгәнем юк. Минем минерлар группасында Раяну атлы пешеберәк җитмәгән бер молдаван егете бар. Анын аркасында еш кына үземә дә эләгә. Ләкин анын «пешеп», тәмам җитлегеп җиткәнен кат-кат күнегүләр аша, күбесен сүз белән аңлатып, көтәргә тырышам — Таһир Данәгөлне кочагына алды —Шушы минуттан, кадерлем, мин сине беркая да җибәрмим! Син минеке!

  • Таһир!... Җибәрә күр...Үземнен дә сине бөтереп-бөтереп сөясем, кочагымнан бер чыгармый иркәлисем килә. Ләкин. Анлый булырсын, безнен бу бәхетебезнең сәгате-минуты санаулы Җибәрә күр, лачыным, юкса мине гөнаһлы итәсен ... Минем бөтенләйгә калуым бар

—Гафу ит, җибәрмим сине, кошчыгым. Башларыбызны шушы кичтә бер мендәргә салуыбызны тормыш үзе теләмәсә, безне болай очраштырмаган да булырые Карышмыйк, иркәм, анын ихтыярына. Безгә биргән бу бәхете өчен аңа мәнге-мәңге рәхмәтле булыйк. Данәгөлем, бу дөньяда бердәнбер генә, бер данә генә гөлем, син минеке!...

Аулак веранданың калай түбәсенә лепер-лепер генә вак. җылы яңгыр явып торган әлеге тын кичтә Данәгөл Таһир куенында калды Иртән алар, яшереп—нитеп тормыйча, әти-әниләренә бүгенге иртәдән аларнын ир белән

 

хатын булулары турында әйттеләр. Ногайбәк аганың:

—Булдыргансың, хайван!!'—дип янагына чалтыратуын көтмәсә дә, Таһир нык уңайсызланды. Данәгөл аларнын бердәнберләре Намуслары, ышанычлары, өметләре, таянычлары Ә рейдта Таһирнын карабы чайкала...

Яшьләрнен бергә сулыйсы минутлары күзгә күренеп, стенадагы зур сәгатьнен теле келт иткән саен кыскара. Әмма Ногайбәк ага да, Фәйрүзә апа да бу хәбәрне көткәндәй, хәтта мона сөенгәндәй каршы алдылар. Бу кадәресе Таһирга бераз шиклерәк тә тоелды Икесе дә диванга утырып, яшьләрнен бу гамәленә хәер-фатиха бирделәр.

—Ир белән хатын булу—егет башына да, кыз башына да килә торган изге гамәл. Безнен хәер-фатиха белән генә түгел, Ходай үз фатихасын бирсен,—диде Ногайбәк ага —Ул чакта Парижга очуны онытып торырга туры килер —Ногайбәк ага ашыга-ашыга өс-башын киенде Машина ачкычын барлады,—Мин хәзер кайтам,—диде —Аш-суын, әнисе, әзер булсын!

Дөньяда зур бер диңгез портларының берсе, халкы өч миллионнан өстәге Марсель каласында мөселман динен тотучы гарәпләрнең, төрекләрнең, алжир, мароканнарнын чуты юк Мөселман булган жирдә ничек инде мәчет булмасын ди? Марсельдә алар хәтта берничә икән Ногайбәк ага. әйткәнемчә, тиз әйләнде. Төшке ашка ук, ияк очында бер чеметем генә ак сакалы булган, җилсез көнне дә усак яфрагы төсле дерт-дерт калтырап торган бер картны алып кайткан Шушы тирәләрдә туганны дога белән каршылап, үлгәнне үз динебезчә дога белән озатып, кирәк чагында никах мөнәсәбәтләрен дә шәригатьчә хәл кылып, муллалык вазифаларын башкаручы төрек карты икән. Кияү егете бүләк иткән чиккән камзулны, кыз атасы бүләге читек-кәвешне дә киеп алгач, әлеге төрек карты никах догаларын бик жиренә җиткереп укыды Әллә төнлә йокысызлыктан интеккәнме, әллә башкаданмы, мулла бабай догасын өзеп, тирән-тирән итеп иснәп азапланды Ана кушылып, тирән итеп иснәп алудан Таһир үзен дә чак тыеп утырды. Әмма мулла бабай үзенә тиеш вазифаны шәригать кушканча, җиренә җиткереп очлап чыкты

—Менә, балаларым, шушы минуттан сез галәм алдында да, Хак Тәгалә каршында да законлы ир белән хатын. Котлыйм сезне! —дип, Ногайбәк ага икесенең дә кулын кысты, кочагына алып сөйде, битләреннән үпте Кулыннан кысып тәбрикләгән чагында Таһир бабасы Ногайбәк аганын күзендә тирән серләр, ниндидер сораулар, үкенечләр күрде Аларны анализлап торыргамы сон9 Таһир бәхет күгенен җиденче катында Анын кочагында анын Данәголе! Законлы, никахлы хатыны! Ә рейдта чайкалган кораб ник шунда чәнчелеп китми Шунда кемдер ана:—Тукта, егетем, дөнья бу! Чапма балтаңны утырып тирбәлгән ботагына!—дип кисәткәндәй булды төсле

— Чабам! Корабы гына түгел, чәнчелеп китсен дөньясы' Кочагымда сөйгән ярым Диңгезләрнең Карасы гына түгел. Уртасы да. хәтта океаннары да мина тулы мәгънәсендә тубыктан Кочагымда сөйгән, бердәнбер ярым, йөрәк тибешем—Данәгөлем Мин бәхетле!—дип үҗәтләнде Таһир Үҗәтләнергә хаклы иде ул.

Шөһрәт Ногайбәк агалар яшәгән шәһәрчектән күп булса нибары унбиш - егерме минут барышлы җирдә агайнын егермеләп сыердан гына торышлы фермасы бар икән Таһир бер күз салу белән шуны төшенде ферма хуҗаларга табышны нык биреп тора булыр Чөнки җылы сулы диңгезнең

 

яшеллек сарган сөзәк ярларын күп санлы санаторийлар, профилакторийлар, балаларны туберкулездан дәвалау пансионатлары бизи. Әле яна гына сауган җылы, шифалы сөтне шул санаторийлардан махсус җыючылар килеп ала икән.

Таһир шуңа исе китеп, гаҗәпкә калды. Талчыбыктай нечкә билле Данәгөл, фермага килү белән, комбинезон, резин итекләр, перчаткалар киеп алды. Сөтле бикәләрне, һәркайсын әле «Оялган Сюзанна», әле «Шаян Глория», әле «Кара кашкай» дип үз исемнәре белән атап, шлангадан җылы су коеп, щетка белән ышкып-ышкып юарга кереште. Тегеләре дә, хуҗабикәләрен танып, бераз иркәләнеп, шлангтан аккан җылымса су астында рәхәтләнеп торалар. Су танауларына тиеп киткәндә прых-прых төчкереп тә куялар әле.

Ошбу җыйнак һәм бик төзек фермага үзе кебек үк телсез, хатыны белән урта яшьләрдән бер карыш кына өстәрәк, чал чәчле бер француз агае күз-колак булып, малларны ашатып-эчертеп, асларын карап тора икән. Данәгөл алар белән бик тату мөгамәләдә. Башта әле, килә килү белән телсезләр үзара аңлаша торган ымнар, шартлы билгеләр белән ишарәләп, дөм чукрак агайны эче катканчы бер көлдереп алды. Ферма караучы агай Таһирга ымлап, нидер сорады ахры.

—Бу матрос кемең, энеңме, абыеңмы?—дип сорагандыр инде,—диде Таһир.

—Шулай дип сораштыра.

—Кемең дидең соң?

—Кемем, диим? Никахлы ирем дидем!

Таһир Данәгөлне кочагына ала төште. Чукрак агай, бер минут кына сабыр итәргә ымлап, әвеслек астына йөгерде.

—Бездә унынчы елларын эшлиләр инде. Леон агай гаиләсен эшкә алып, әтием уңды. Бик булганнар алар,—диде Данәгөл.—Леон агайның белмәгән эше юк: электрик та, механик та. Ә хатыны Жанна апа—кече ветеринар.

Ул арада Леон агай әвеслек астыннан берәр литр сыеклык керешле ак фарфор крушка тотып чыкты. Аны Таһирга сузды. Леон агайны төшенмиерәк торган Таһирга Данәгөл аңлатты:

— Әле генә сепаратордан чыккан җылы сөт өсте—каймак,—ди. Диңгезләр кичеп йөргәндә мондый тәмле әйберләр бик еш эләкми торгандыр әле, ди. Эчеп җибәрергә куша. Сыйлансын, ди

Таһир да кыстатып тормады. Жылы каймакның ни икәнен кечкенәдән белеп, татып үскән җан бит. Крушканы каплап та куйды. Каймакны мактап телен шапылдатты, юк мыекларын сыпырып куйды. Агай, дөм чукрак булса да, ачык йөзле, шат күңелле, уен-көлке яратучы зат иде ахры. Таһирның юк мыегын сыпырып куюыннан гөрселдәп көлеп җибәрде. Чукрак кешенен көлүе бераз сәеррәк. Колагы ишетмәгәч, ни дәрәжәдәрәк кычкырып көләргә икәнен чамалый алмый бит ул. Әмма ихлас күңелдән кылынган гамәлнең кайсы да бизи кеше дигән затны. Кемнедер кыерсыту, кимсетү, җәберләү, талау максатында эшләнгән гамәл түгел бит.

Леон агай Таһирның җилкәсенә дусларча кагып та алды әле. Ике кулы белән дә ишарәләп нидер сөйли башлады.

—Кунып китегез, дип кыстый. Урыныбыз иркен. Кунак булырсыз, ди. Бүген безнең Франция футболчылары күрше Испания егетләре белән очрашалар икән. Шул матчны карарбыз, ди,—дип анлатгы Данәгөл Леон агайнын ялкынлы ишарәләрен.

Булганлык, тырышлык—байлыкның, мул тормышның нигезе. Ногайбәк агайлар бай яшиләр. Мондый иркен, бай тормышны Таһирның моңарчы күргәне булмады. Каян килеп? Кара ипине дә крейсерга эләккәч кенә

 

длнэгел______________________

туйганчы ашый башлады бит. Яшьлеге бик кыен, бик хәерче чорга туры килде шул. Сугыш туктаганга да әле күпме генә ел. Әмма бу байлыкларын Ногайбәкләр урлашып-алдашып түгел, ә тир түгеп, тырышлык белән тапканнарын үзе күреп тора бит. Анын күнелендә бу тату гаиләгә карата ихтирам хисе сәгать саен көчәя генә барды

Ай, Алла?! Тагын ике тәүлектән анын крейсерына кайтасы бар Нишләргә генә сон? Башны ташка орып карасан да бер файдасы да чыкмас, һәй! Бу турыда ин яхшысы уйламау Искә дә алмаска, бетте-китте! Данәгөлнен нәни йодрыкларын үз учыннан бер генә секундка да ычкындырмый Бу дөньяга без бер-беребез өчен туганбыз, дип тукый ул үз-үзенә анын саен. Крейсерны да мине нәкь менә Франциянең Леон култыгына. Марсель портына китерү өчен төзегәннәр. Ике илнен политиклары да, совет хәрби крейсерының Марсель портына дуслык визитын, ике яшь йөрәкне очраштыру өчен оештырганнар. Башка максатта булуы мөмкин түгел Данәгөл Таһир кочагында. Анын кочагы, дөньяда ин ышанычлы төеннәрнең берсе, диңгезчеләр төене белән ябык. Һәм ул аны беркем алдында чишмәячәк

Таһирга крейсер капитаны Соболь биргән биш тәүлек иртәнге чык булып очты. Бала чагыннан ук ул шундый булды. Кая да булса юлга чыгарга, пароходка төшәргә, йә кемне дә булса озатырга булса, ул беркайчан да будильник куеп тормады. Ни гаҗәп, кирәк сәгатендә ул кылт итеп уянып китә иде Чөнки ин яхшы будильникнын да абынып-сөртенеп куюы мөмкин. Үзенә-үзен хужа булуга ни җитә'

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакларында да шулай булды Егетләр төн уртасында торып берәр җиргә китәсе, пароходка төшәселәре булса, гел ана ышаналар иде. Крейсерда да шулай Каюталарында будильник булса да, ана баш игән егет юк. Вахтага торырга егетләрне ул уята Ә менә кочагына Данәгөл кергәч. Таһир үзен бөтенләй хәтерен, зиһенен җуйгандай хис итге Ю-ук икән! 1нче ранг капитаны Соболь биргән вакыт берәмлеге эчендә генә ул үзен шулай иркен тоткан. Алда ана мыскал да ташлама ясамаячак реаль чынбарлык. Бу чынбарлык анын алдына дингез тигезлеге өстенә кинәттән генә төптән күтәрелгән су асты көймәсе төсле килеп басты. Стоп-кран хәрәкәткә килде Шлагбаум ябылды Командир биргән вакытның сонгы өлешләре ком сәгатеннән коелган ком төсле, күзгә күренеп югала. Алда сонгы кич Иртәгә ул крейсерда булырга тиеш Абау. нишләргә9! Данәгөленнән аерыла, диңгезчеләр арасында ин ышанычлы саналган, еш кына үзләре дә кулланган төрле юанлыктагы арканнарны бәйләү өчен кулланылган «морской узел», ягъни «диңгезчеләр төене» белән бәйләнгән кочагын ача алырмы'.’

Үзенә бер эш табып. Таһир бөтен өс-башын үтүкләргә кереште. Үз-үзен кая куярга белмәгән бу минутларда хст бер юаныч булсын, дип инде Аһ- ух килеп, сыкрап, ынгырашып кына хәл үзгәрсә икән Болай да куе томан баскан әлеге иртә күгенә яңгыр болытлары да дәшсенме?

Данәгөлдән теш порошогы сорап алды, көзгедән дә шома итеп, бил каешын ялтыратты. Уйламаганда, көтмәгәндә юлыннан бәхетенен сызган шырпы хәтле генә кыска булуын ул менә хәзер генә анлады Менә хәзер генә Бөтен трагедиясе белән Үжәт күнеле үзенекен тукый —Юк! Юк' Никогда килешмим мин бу хәл белән! Ә килешми кая барасын9 Ике рам арасына эләккән чебеннен тәрәзә пыяласын ватып иреккә чыга алганы бармы сон? Терсәкне тешләп булса икән ул? Ә ни дип тешләргә аны9

Егет берсеннән-берсе каршылыклы уйларга чумып, керләре өстенә эченнән вулкан аткандай горс-гөрс су бөркеп, кулында үтүк биеткәндә.

 

анын янына, кыштыр-кыштыр килеп, Фәйрүзә апа кат-кат кереп чыкты. Йә тастымал тоткан, йә буш тәлинкә. Берсен төшереп ярды да бугай инде. Кайнар үгүкнен егет кулында чабыш атыдай уйнаклап йөрүен, кин балаклы кара сукно чалбарга алгы жөйне салганда авызыннан суны брандсбойдтан сиптергәндәй бөркеүен, аналарча яратып, килештереп карап тора. «Ай, Аллам», «ай, Аллам», дип бер туктаусыз бот чабуын белә. Кая барып төртелергә аптырашта. Күзләрендә яшь. Ипле генә урын табып, рәхәтләнеп бер елап аласы иде бит ана. Юк бит өендә шундый ипле почмак.

—Ай, Аллам! Ай күрде, кояш алды булды бит инде сине улым, Таһир. Ай, Данәгөлем, Данәгөлем! Бердәнберебез. Менә ул нишләр инде? Аерылышуыгызны кичерә алырмы? Башына бәрмәсме инде. Ходаем? һай, үземнен дә башым чатнауга һич түзәр хәлем юк.—Фәйрүзә апа кулындагы тастымалы белән күз яшьләрен сөртә, берсе артыннан берсе йөрәк даруларын каба.

—Йә Ходаем, йә бер Аллам. Таһир улымнын башына акыллы кинәшенне иңдер Ул нишләсен? Әле бит сон түгел. Сон булганчы, ун булсын дип, әллә башкачарак уйлап карыйсынмы, балам? Әллә, мин әйтәм

—Ничек башкачарак? Башкачарак уйларга юллар киселгән. Иртәгә мин корабта булырга тиеш. Мин пыяла банкага япкан чебен хәлендә. Бернинди дә «әллә»ләрнен булуы мөмкин түгел. Аткан пуляны кире кайтарып булмаган төсле.

—И-и, балам, караб дисен. Качмый ла ул. Син менә безнен турыда уйла. Без инде картлар. Данәгөлебездән башка, улыбыз да, кызыбыз да юк. Бөтен юанычыбыз, өметебез—Данәгөл. Әлегә без исән-имин дә. Алда ни язгандыр бит. Күзебез күргәндә, колакларыбыз ишеткәндә, аякларыбыз йөреп торганда тырматырбыз инде. Бирешмәбез. Бирешми яшәп көн күрдек. Аяклар тотмый башласа нишләрбез? Ул чакта кем кулына калырбыз? Син, улым, Таһир, безне ташлый да, оныта да күрмә, инде... Синсез Данәгөлебез нишләр сон? Китсән дә... Мәңгегә китмә...

Байтак сүзсез торганнан сон, Фәйрүзә апа ике кулын күкрәк авызына куйган. Йөзендә ялвару.

—Таһир, улым! Әгәр мин иртәгә карабыгызга барып, капитаныгыздан сине бездә бөтенләйгә калдыруын сорасам?.. Аягына егылсам0... Син житешмәгәннән генә карабыгыз батмастыр бит? Капитаныгыз алдына күчтәнәчләр белән барырмын, алдына тезләнермен?

—Ярамый!—диде Таһир.—Күңелегездә андый уй булса да, аны шушы минутта ук чыгарып ташлагыз. Ул бит сәүдә карабы түгел, ә хәрби крейсер! һәр матрос катгый учетта... Гомумән... Без присяга биргән хәрбиләр. Присяганы Илгә, Ватанга, халкына мәнге тугры калу турында бирәләр.

Таһирнын үз йөрәге дә менгә телгәләнә. Тешләре кысылган. Ике кулы да йодрыкланган. Шулай итмәсә, бөтенләй сыгылып төшүе бар. Фәйрүзә апаны ул анын үзеннән күбрәк аңлый. Әмма нәрсә эшләсен сон? Ул бит хәрби дингезче! Еш кына тормыш үзе тудырган ин кыен, ин буталчык ситуацияләрдә дә. үз ориентирын табып, бер алган курсын югалтмыйча, ин кыен сынауларны жинеп чыгып, иленә, халкына тугры калырга бөтен команда алдында ант иткән, присяга биргән зат. Бу камыт бер кигәч, кат- кат салышлы түгел. Командиры ана ышанып биргән ялы тәмам. Жир шары шушы минутта икегә ярылса да, иртәгә ул карабта булырга тиеш Матрос Таһир Туктамышевнын кыска вакытлы ялдан тиешле срокта кайтып керүе турында склянка сугарга санаулы сәгатьләр генә калды. Тәүлегенә егерме дүрт сәгать тизлек белән әйләнгән Жир шарының күчәренә каен бастырык

 

тыксаң гына, бәлкем бу минутларны беразга тоткарлап булыр иле Мөмкин булса әгәр, Таһир анысын да эшләр иде

Кулында кайнар үтүк. Күз алдында, дөресрәге, тел очында рапорты.

— Иптәш 1нче ранг капитаны! 1нче статьялы матрос Таһир Туктамышев сез биргән кыска сроклы ялдан, ярдан кайтты. Үземә тиешле Вазыйфаларны үги башларга рөхсәт итегез!

Әйе, Таһирны көтәләр карабында. Читкә тайпылыр чара юк. Мәсьәлә бер ысул белән генә чишелешле. Вариантлары юк Реаль чынбарлык шул хәтле кырыс. Хәлне хәтта бераз гына җиңеләйтердәй чара да юк Бу тату гаиләне бәхетсез итә түгелме сон ул? Шушы кыска вакыт эчендә аларнын һәркайсын ихлас күнел белән яратырга өлгерде Аларны яратмый мөмкин дә түгел. Эчкерсезлекләре тышка ашкан Таһирны колач жәеп кабул иттеләр Алар да тирән кайгыда Әмма Таһир да нишләсен сон? Атарны, Данәгөлен калдырырга мәҗбүр Карабка кайтмый мөмкин түгел. Юлына таш яуса да...

Аһ, Данәгөл! Данәгөл! Ул бит Таһирнын никахлы хатыны Аны нишләтергә? Кая куярга? Матур яулыкка төреп кенә, корабына алып кайта алмыйсың. Аерылып китә алырмы сон? Бу минутларны Таһир күз алдына китерә алмый. Данәгөлдән аерылса. Таһир кипкән камыш кебек булып саргаячак. Чын әгәр, әй! Данәгөлне үзе белән крейсерга алып кайтып караса'’ Ә? Кит инде-е! Тарихта булмаган хәл. Аңламаслар Кертмәсләр Теләсә кая куй. диярләр. Үзе дә кайтмый кала алмый. Тарихка монысы да сыймый Аның кайтмый калуы халыкара зур вакыйгага әвереләчәк. Әверелсә сон9 Анысы чәнчелеп китсен сәнә. Ана ышаныч белдереп әлеге ялга җибәргән командирына хыянәт итү була бит бу. Кешеләрдәге күп кимчелекләрне кичерергә була. Әмма хыянәтне?! Һичкайчан! Хыянәт ялгышлык белән түгел, ә уйлап эшләнә. .

Бертуктаусыз гел шушы турыда гына уйланудан, вариантларны уйнатудан Таһирнын миләре кыза башлый. Әмма нәтижә бер Ул билгеләнгән вакытка карабка кайтырга тиеш.

Барысы да ут йоткан гаугалы көн узды. Гаугалы булмаска, анын һәр мизгеле, һәр секунды дап-доп килеп миләргә чан сугып, колакта янгырап торды. Кич җитте Яшьләр, бергә булырга тырыштылар Калган вакытның һәр минутын санап, янә фермага барып кайттылар Данәгөл «Оялган Сюзанна». «Шаян Каролина», «Төньяк балкышлары»н бу юлы тагын да иркәләбрәк, җылымса су белән коендырды Леон агай Таһирга яна аерткан сөт өсте сузды. Яшьләрнең күңелендә зур борчу ятуын ул да тиз сизде Телсез, дөм чукрак башы белән, әмма бик аңлаешлы ишарәләр ясап, аларны көлдерергә тырышмады Аннары дингез буена төшеп менделәр Данәгөл нен йөзеңдә мәңге онытылмастай моңсу елмаю Аерылгач, анын нәкь менә шушы сурәтен, шушы карашын, шушы моңсу елмаюын йөртер инде Таһир күнел гүрендә. Аерылгач9 Тетрәткеч сүз. Телеңне әйләндереп әйтергә куркыныч

Ногайбәк ага бүген эшеннән иртәрәк кайтты

— Кичен, ара чыкса, өйдә генә карап чыгармын, дип алдым.—дип. китап шкафы башына калын гына күн папка куйды —Көннең икенче яртысында зына чәй. кофе, аш тәмләткечләр төялгән һинд судносы килеп җитте Капитаны, кап-кара мыеклы яшь кенә һинд егете, бер алдыма, бер артыма төште тәмам Алып килгән тауарларын. алдан килешенгән бәяләрдән кыйбаткарак бирмәк була Һиндстанда быел ел башыннан корылык булуын, тауарларын үзе дә кыйбаткарак бәягә алуын сәбәп итмәкче Андый чакта

 

порт җитәкчелеге тауар җибәрүчеләр белән элемтәгә керә. Узган җәйдә Ьиндстанда чыннан да зур корылык булган. Чәй плантацияләре дә зур зыян күргән. Чәй җитештерүчеләр дә бәяләрне күтәргәннәр. Әлеге капитанның сүзләрен расладылар. Мәсьәлә анын файдасына хәл ителер төсле. Ни ара мильләр-чакырымнар узып портка килгән судноны кире бормабыз инде. Безнен Франция чәйне, гарәп илләре белән ярыша-ярыша, күп эчә. Инглизләр, әнә, кофе, дип, аһ итәләр. Хәер, чәйне дә яраталар

Ә капитан егет күп нәрсәне миннән генә тора дип уйлыймы, мина сырышты инде тәмам. Инглизчә теленнән ут очыра. Ә французча белми. Безнен порт чиновниклары, үзара, әлбәттә, французча сөйләшәләр. Мин исә, аларча сүгенерлек кенә булса да, һиндчә бераз сукалыйм. Унсигез ел эчендә һиндстан капитаннары белән дә эш йөртергә туры килде. Болай үзләре хәрәмгә катышмый, алдашмый торган, намуслы егетләр. Безнен поргга аларны ихтирам итәләр.

Ногайбәк ага шулай озаклап порт хәлләрен сөйләсә дә, тел төбендә башка нәрсә бугай аның. Порт хәлләре хикәяте анын балыкка салган алдавычы түгелме икән? Саласы йомыркасын кәрҗингә төшерә генә алмыйча интеккән карт ана каздай, үзе бертуктаусыз тамагын кырды, керде, чыкты, өй борынча йөренде. Бу минутларда аның өе дә көчле давылга, штормга юлыккан караб кеби. Нәрсәгә кагылып кына китсә дә, шул ынгыраша, шул шыгырдый. Монарчы тыннарын да чыгармый ничәмә еллар шым яткан паркетлар, Шөһрәт агай кая килеп басса, шул төштә ыңгырашып алалар. Ачсаң да, япсан да зал ишеге ямьсез шыгырдап куя. Аш өстәленен дә әллә бер аягы кыскарак инде? Нәрсә китереп куйсалар, шул тәлинкә чайкалып китә. Түшәмгә эленгән люстрага ни булган инде? Бүген ничектер бөтенләй тонык яктырта.

Фәйрүзә апа да маңгаена яулыкны бүген тагын да калынрак ураган. Йөрәк даруы да халат кесәсендә генә. Еш кына: «Бүгеннән исән калмам ахры»,—дип ыңгырашып ала. Шушы кызганыч хәлендә дә сөйкемле ул. Йөзеннән изгелек бөркелә.

Утыз көн уразаның бер көн бәйрәме булмый калмый. Анысы бәхәссез. Гәрчә бу «ураза» утыз көнгә үк сузылмаса да. Ногайбәк ага кинәттән генә учын-учка сугып куйды. Иңбашларын уйнатып алды. Нәрсә сон әле ул хәтле? Башларыбызны гильотина пычагы астына салырга хөкем итмәделәр бит әле, димәкче булдымы. Барыбыз да исән-сау, өстәл тулы ризык!

—Әйдәгез, чәйгә утырыштык, сайбуллашу чәе булыр инде бу,—дип барысын өстәлгә чакырды. Утырыштылар. Фәйрүзә апанын татлы ризыкларыннан өстәл өсте сыгылып тора. Әмма аларга берәү дә үрелми. Чөнки әллә «бер аягы кыскарак» өстәл өстен кайгы, аерылышу сөреме баскан...

Ногайбәк ага, ни нәрсәнедер исенә төшергәндәй, янәдән учын-учка сугып алды. Сикереп торды да, тагын йөренеп килде.

—Мәет чыккан йортмы, диярсең. Бөтен өстәл өстен кайгы сөреме баскан. Син китә дип, Таһир улым, егылып үликме инде? Әлегә бит барыбыз исән- сау, әйе. Башыбызны да чабарга җыенмыйлар. Жәллад балтасын кайрамый лабаса. Болай булмый, җанкисәккәйләрем. Бу халәттән, кадерлеләрем, җәядән аткан ук тизлеге белән чыгарга кирәк безгә,—дип янә өстәл янына килеп, лып итеп урындыкка утырды. Учын-учка уып, кһым-кһым килеп тамагын кырды. Өстәлгә каяндыр гына шалт кына алып, бер шешә эчемлек чыгарып утыртты.

—Әлеге, бик үткен һиндстан капитаны күчтәнәче бу. «Дәһли утлары» дигән бик югары маркалы коньяк. Шушы коньякны бер-бер артлы өч чәркә тотмый торып, улым, безне биләгән, тәмам сарган бу кара сөремне башкача

 

тарата алмабыз. Ханымнарга Сантьягонын үзеннән китергән бик тәмле Куба ромы ачам. Нәрсә сез. барыгыз да авыхтарыгызга су каптыгыз9 Миннән үрнәк алып, һо-оп. затлы эчемлек кабыгыз. Менә булырсыз кеше!.

Ногайбәк ага. кыядан ташланырга җыенган кешедәй, үзен бәйсез тотты. Бер-бер артлы өч рюмканы каплаганнан сон. тукта, сикерергәме бу кыядан, әллә бераз сабыр итимме, дигән төсле шып тын калды. Затлы коньякның тылсымлы кодрәте күнеленен барча кылларын үзенә буйсындырганны, аларны колы иткәнне көтте Күнел төбен бик тирән кичерешләр биләве анын да йөзенә чыккан, саргылт-яшел күзләрендә чагыла. Йөрәгенен нинди югары көчәнешле режимда эшләвен. чәнчә бармак юанлыгы булып бүрткән чигә тамырларының дерт-дерт тибеп торуы күрсәтә Ниһаять, монарчы күнеленен ин түрендә һәркемнән яшереп, күз карасы кебек саклап, берәүгә дә ачмый килгән серен чишәргә, иреккә чыгарырга вакыт җитте, сәгате сукты, дип хәл итте, ахры Башта, канатларын як-якка жәеп. бер киерелеп алды.

—Менә нәрсә!—дип. авызын ачар алдыннан, үзен психологик яктан хәстәрләп, сул йодрыгын учлап, дек-дек кенә бәреп өстәлдә биетеп алды. Шунсыз булмый Авыз ачылса да телнен әйләнмәве мөмкин Аннары борынын сыпырып, ак тастымал белән авыз читләрен сөртте

—И-их. Таһир улым! Синен яшендә булсаммы? Таулар ишәр, таулар аударыр идем мин. Шул хәтле якын син минем күнелгә. чөнки бар ягын белән дә килгәнсең. Беләсеңме нәрсә? Китмә син бездән Кал. улым'—диде җете яшькелт күзләрен Таһирга төбәп —Тот та кал. ә? Бүген бер дигән егет булсаң, иртәгә ак сакаллы карт булырсың Күреп торасын. Фәйрүзә апаң белән безгә тагын күпме генә яшисе калган. Гомер буе мыскаллап туплаган малыбызның барысы өелеп сезгә кала. Барысына син хуҗа будырсын. Кал. кал син улым?! Бу теләк минем күңелемдә күп еллар буе саклаган хыялым Командирың каршына да шул өметне тормышка ашыру теләге белән бардым. Анысын эшли алдым. Сине үзебезгә кунакка сорап алдым

Таһир дәшми. Дәшәрлек хәле дә юк бугай Анын хәленә төшәргә дошманыңа язмасын.

—Үземне черегән байлардан санасам, шапырыну булыр иде.—дип дәвам итте —Әмма хәерче, ярлы-ябагай да түгел Картлык көнебезгә дип. банкларга сала барган франкларыбыз да. долларларыбыз да җитәрлек. Син. улым, тот та кал Кал бездә! Үкенмәссең гомердә' Синдә—яшьлек, көч- кодрәт Минем дә куен буш түгел Миндә, улым, бай тормыш тәҗрибәсе Монысы бүгенге көндә аеруча зур. кыйммәтле капитал Күзем дә бик җете минем Нәкь диңгез киңлекләрендәге кебек Тәҗрибәле капитан диңгез төбеннән башын калкытып утырган рифләрне ничек оста әйләнеп узса, мин дә шулай, тормыш сукмакларында туып торган сикәлтәләрне ничек әйләнеп узу мөмкинлеген бер күз салу белән үк чамалыйм.Әгәр инде икәүләп алынсакмы, улым Таһир ’! Тормышнын шыгыр-шыгыр тәгәрәгән көпчәгенә күпме байлык урарга өлгерәбез әле Әмма барысы да сезгә, нәкь менә сиңа булачак бит Синен урыныңда үзем булсаммы, егетем9' Ник шунда чәнчелеп китми дөньясы, дияр идем. Ике дә уйлап тормыйча, калыр идем Ирекле кеше булып, байлык эчендә, муллыкның нәрсә икәнен үз җилкәндә татып, рәхәтлектә яшәрсең. Син шуны бел. Таһир улым, син мина бу дөньяда ин якын, ин туган кешем Бердәнбер кы >ым Данәгөлне бирдем бит сина Никах укыттык. хәзер инде икегезнең дә бәхетле булуыгызны телибез. Сүземә колак салсаң, аларны мыек очына чорный барсаң, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер итәрбез, ишек алдыбызны тутырып мина оныклар бүләк итәрсез'—Э- эх. Таһир, улым! Аек акыл белән яшәгән кешегә череп баеп яшәргә дөньяда әллә нинди мөмкинлекләр бар бит Менә үзебезнең портта ук. Әгәр төпле.

 

ышанычлы терәгем булса, үзебезнең портта ук чит ил диңгезчеләре өчен көндезге кафе, кичке ресторан ачып жибәрерием. Шунда ук һотел, сауна, шунда ук бильярд клубы, казино. Менә кайда тау-тау акча, менә кайда саф табыш! Ә мондый эшкә бер ялгызым алынырдай яшьтән узып барам шул инде. Аркадаш, ышанычлы аркадаш кирәк мондый эшкә алыну өчен. Ә рөхсәт кәгазен, лицензияне префектурадан мин сина иртәгә үк алып кайтып тоттырам.

Таһир ни әйтергә дә аптырап телсез калып утыра. Ногайбәк ага, хәзер инде законлы бабасы, аларның крейсерына килеп, капитаннан аны менә нинди максатларны күздә тотып, сорап алган икән. Хәзер аны үтереп калырга кыстый. Ләкин бу адымны Таһир үлсә дә ясамаячак. Кала алмый ул. Бу мөмкин түгел. Ләкин Данәгөл, кочагында иркәләп туймаган кошчыгы белән аерылышу да аның өчен берьюлы йөз үлем кичерүгә тин. Аерылышу гына тиз. Кавышулар сирәк була... Булса әле...

Шөһрәт ага башын артка ташлап, беравык уйланып торды. Коньяк шешәсен алып, янәдән рюмкаларны тутырды.

—Мин әйткән һәр сүземне бик чамалап сөйлим,—дип куйды. Менә бүген генә дә синен урыныңа үземне йөз тапкыр куеп карадым. Мондый бәхет адәм баласына гомердә бер генә килә. Шуны кулдан ычкындырсаң, тү-тү, гомерен буе үкенәчәксең. Аннары бердәнбер бәбкәсен тилгәннән урлаткан дивана ана каз кебек, бер максатсызга каң-каң кангылдап яшәргә генә кала. Кайчакта безнең адәм баласына тәвәккәллек тә җитми. Ә син менә тәвәкәллә, кал! Кызыма гына түгел, бу тормышта миңа да ышанычлы терәк кирәк. Чабышка чыккан атларның кайсы алдан киләсен мин бер күз сирпү белән сизәм. Зур тормыш юлы үткәннәр алдында гына ачыла торган аның үз сере бар. Мин аны сина да ачармын. Ә крейсерын ничек килсә, шулай китәр. Син кайтмады дип кенә бүсере салынмас, кингстоннары тишелеп төпкә китмәс...

—И-и, Аллам, ярга киткән җиреннән бер матрос кайтмады, дип экипажыгызның исе китәр инде бик,—дип аны Фәйрүзә апа да хуплады.— Безнең Марсель портында, Таһир улым, мондый хәлләр бик еш булып тора бугай ул. Карабларыннан берәүләп тә, дүртәү-бишәүләп тә аерылып калгалыйлар. Ана карап бер караб та килгән җиренә китми калмый бугай. Шулай бит, әтисе?! Әйеме?

Данәгөл генә сүзгә катышмый. Кулындагы тастымалны бөтерә. Язмышның үзе бу! Аның алдында тәмам сыгылып төшеп, тез чүгү ни генә бирә? Өлешемә чыккан көмешем, бу аерылышу газапларын мин күгәрми тагын кем күтәрсен, дигәндәй тын гына утыра, тастымалны бөтерә. Моңсулык бөтен йөзен баскан. Шул ук вакытта бер төбәлеп карасан, күзенне алалмаслык матур. Баш артына жыеп бәйләгән толымнары үзенә килешеп тора. Хатын-кызларның маңгае шулай матур буладыр, дип Таһирның башына да китергәне юк иде. Данәгөлнен әлләни киң дә, тар да булмаган маңгае аның йөзен әнә ничек бизи. Аның сөйкемле күз карашын Таһирның гомердә онытасы юк. Данәгөлнен озын кара керфекләре әкиятләрдәге Сылубикәләрнең битләренә җил өрә торган веерларын хәтерләтә. Таһир аларның һәрберсен берәмләп-берәмләп үбеп чыгарга әзер. Бер чите белән генә елмая белгән уймак авызы, сусыл иреннәре аны чагыштыру таба алмастай гүзәл күрсәтәләр. Шулчак Таһир күңеленә авылда, кичке уеннарда, кызларга төрттереп җырлаган бер җыр искә төште.

Төшмә, дустым, су читенә, су чәчерәр битеңә.

Син сөймәсәң, мин дә сөймим, гөл үсмәгән битеңә.

 

—дип җырлар иде алар. Ә Данәгөлнен битенә нәкъ менә гөл үскән шул. Шуна күрә дә ул Данәгөл! Бер генә, данә генә гөл!

Ногайбәк ага Таһир янынарак күчеп утырды.

—Адәм баласының бәхетле булырга хакы бар. Бу турыда үзебезнен Француз философлары да язалар. Теләсәм, әнә битләрен дә ачып күрсәтәм. Ә синен бәхетен менә монда, шушы нигездә. Бүген менә минем алда шушындый сорау торсамы, улым? Мин ике дә уйламый, калыр идем. Ник чәнчелеп китми шунда дөньясы, дияр идем. Кочагыңда Данәгөл булганда! Иртәгәдән үк Карлыгачлар пансионатына балыкка йөрерсез. Ул арада мин барын да көйләрмен. Паспортын да юнәтермен Гражданлыгын да җайлаштырырбыз.

—Таһир, улым, син бабаңны белмисен әле,—дип күкрәк сугып куйды Шөһрәт агай.—Мактана картлач, дип уйлый күрмә тагын. Анысы кешеләрдә мин ин сөймәгән сыйфат. Әмма кистереп әйтәм. Әгәр кирәк икән, мин сина, «менә бу чибәр егет—призедент Де-Гольнен туганнан туганы», дигән таныклык алып кайтып тоттырам

—Бабаң шундый, шундый, әйттеме, эшли!—дип куәтләде аны Фәйрүзә апа.—Әйеме, әтисе?

—Эшнең дә җаның теләгәнен табарбыз. Син бит үзеңне минер, дидең. Шартлату осталарын, тәҗрибәле минерларны үзебезнен портка ук дүрт куллап алачаклар. Үзәк портнын ун як өлешендә Гаваньне тирәнәйтү, причалларны кинәйтү эшләре башланды. Анда нәкь менә минерлар кирәк инде.

Кеше дигәнең суга чумгач та шулай була бит. Пылт итеп өскә калка да. колач сала-сала йөзеп тә китә. Таһир белән дә шулай булды Капитан Соболь аны җибәрде, ул машинага утырып китеп барды Берни турында уйлап-нитеп, баш ватып тормады Хәзер менә мираж качты, томан таралды Егет алдына азау тешләрен ыржайтып реаль чынбарлык килеп басты Димәк, Ногайбәк ага, үз гомерендә утны-суны кичкән бу хәйләкәр кеше, аны үзенә башта ук мәкерле уй белән, ничек тә монда калдыру нияте белән кунакка чакырган икән. Хәер, аны гаепләр сәбәп тә юк. Чит җирләрдә яшәсә дә, туган илен, туган халкын өзелеп сагынып яшәгән бу зирәк акыллы баш, бердәнбер кызының хәләле үз милләтеннән булуын теләгән. Монын сон ни гаебе бар? Калырга ондәвен дә анларга була Ногайбәк ага еш кына үзен Таһир урынына куеп караса, кияве дә үзен бабасы урынына кат-кат куеп, уй-фикер йөртеп күп тапкырлар карады

Таһир утырган җиреннән торып, Данәгөлне кочагына алды. Данәгөл— песи баласы, атлет гәүдәле совет матросы Таһир Туктамышевнын кочагына сеңде дә бетте. Хуҗалар аннан жавап көтәләр. Таһир тирән итеп тын алды Авыр сулап:

— Кичерә күрегез мине, кадерлеләрем. кала алмыйм!—диде,—Бу мөмкин түгел Мин хәрби диңгезче. Илем, халкыма присяга бирдем Мондый хыянәтне эшләсәм, мин үземне-үзем күралмаячакмын Мине командирым ышанып җибәрде Мондый ышанычка хыянәт итү өчен мина кем булырга кирәк сон? Кайберәүләр бәлкем булдырырлар да. ә мин юк! Бер хыянәт үз артыннан мен хыянәтне ияртә. Мондый юлга баскач, ничек яшәмәк кирәк сон? Сезгә бу сүзләрне ишеттерүгә караганда, ике тегермән ташын берьюлы каршыдагы әнә теге тауга тәгәрәтү мина мен өлеш җиңелрәк булырые Әмма әйтмичә дә булдыра алмыйм, кадерлеләрем. Бер тоташтан таш яуса да. жир урталай икегә ярылса да, мин карабыма кайтырга тиеш Шушы адымны бернинди карусыз-нисез эшләргә мәҗбүр итүче ниндидер көч. кодрәт бар минем өстемдә. Бу көчкә каршы мин кыл кыймылдатырлык та каршылык күрсәтә алмыйм

 

Таһирның бу сүзләреннән сон, Ногайбәк ага шап иттереп ике ботына сугып куйды.

—Һәй-й, улым, улым! Присягала, присяга, дисен. Дивана баш булмасаң, дип әйтәм инде, присяга бирсән сон инде! Тот та боз присяганны!— Ногайбәк агай йодрыгын-йодрыкка уып, бәрә-бәрә. ул присяганы ничек бозарга икәнен дә күрсәтте. Идәнгә тураклап ташланган присяганы, янәсе, ике аягы белән таптап та алды.

—Иленнен, халкыннын ин тирән серләрен анын кан дошманнарына ачмыйсын сәна,—дип дәвам итте ул бераз тынычлана төшеп.—Әгәр инде тулы бер флотнын флагман карабинда хезмәт иткән хәрби буларак, ул серләрне күбрәк беләсен икән, авызыңны йозакта тот Крейсерын синнән башка да бик әйбәт йөзәр, сайга утырмас Ничек килсә, шулай шома гына китәр. Ә син кал! Ә син, балам, мина киявем генә түгел, үзем жан биреп, алдыма утыртып, үчти-үчти итеп үстергән улымнан да кадерле жан будырсын. Тик син кал гына. Ка-а-ал, улым! Акылына кил. Ике күзенне киңрәк ачып, башыңны як-ягына боргалабрак кара әле бу фани дөньяга.

Бердәнберебезгә, Данәгөлебезгә тиндәй парны без моннан да тапкан булыр идек. Э-э. улым! Тапмас идекме9! Тиле кеше әйтмешли, чыгып бер сызгыр гына. Шундук чиратка басачаклар.

—Чиратка басмасалар да...—дип кушылып китте Фәйрүзә апа.—Без бит кызыбызның тормыш иптәше үз өммәтебездән булуын теләдек. Гаиләбезгә кушыласы, нигезебезне таркатмый ыруыбызны дәвам итәчәк затнын кан кардәшебез, жан кардәшебез булуын теләдек, улым Биктаһир. Һәр кылган догабызда Ходайдан шуны сорадык,—чигәсен уып утырган җирдән. Фәйрүзә апа ике кулын да йөзе алдына китерде, авыз эченнән генә янә бер дога укып алды:—Йә, Ходаем, ошбу догамны да изге сәгатьтә укылган итеп кабул ит.

Ногайбәк ага кинәттән генә:

—Ә Жак кая сон әле безнен?—дип сорап куйды —Бу арада бер дә күренми. Машинасын да кычкыртып узып китми. Бик чибәр, бик әдәпле күрше егетебез ул безнең. Данәгөл белән уйнап үстеләр, мәктәпкә дә бергә йөрделәр. Әтисенең автомобильләр төзәтә торган кечерәк кенә мастерское бар.

Жак шунда механик. Машинаңа бер генә күз салып ала. кайда дефект булуын шундук әйтеп бирә. Хәл белергә керсә дә, һәрчак Данәгөлгә чәчәк бәйләме тотып, ә безгә нинди дә булса күчтәнәч тотып керә Эш анын үтә дә итагатьле егет булуында гына микән? Мин шуны сизәм. Жак та бер дә максатсыз гына безне шулай «кулына ияләндерми» торгандыр. Ул да инде күптәннән Данәгөлнен кулын сорарга йөри төсле тоела мина.

— Кичә генә әнисен күрдем,—диде Фәйрүзә апа.—Алар бит мастерскойларын киңәйтергә җыеналар. Шуңа яна җиһазлар кайтартырга Германиягә китте, дидеме әнисе. Кайтса, кереп җитәр әле. Бик әйбәт, бик ышанычлы күршебез. . . Хәлебезне һәрчак белеп, сорашып кына тора.

Чикләвек агачыннан мен сыр төшереп ясалган затлы тартма эчендәге, Швейцариянең үзендә, затлы, бай залларны бизәү өчен эшләнгән зур стена сәгате, үз кадерен белеп кенә, әмма барысын сискәндереп, даң-доң итеп җиде тапкыр сугып алды. Кичке җиде тулды. Барысы тып-тын калдылар. Стена сәгатенең әлеге дан-доннары әйтерсең кыямәт көне җитәсен хәбәр иттеләр. Кыямәт көне үк җитмәсә дә Таһирнын бу гаилә кочагында нибары унике сәгатьләр яшисе калган. Җыена башларга да вакыт түгелме? Иртәгә, иртәнге җидедә ул карабында булырга тиеш. Шул сәгатькә кайтып басмаса, бер матросны ярга, кыска сроклы гына ялга җибәргән җирдән кайтмавы турында

 

тревога булачак. Вакытында тиешле чаралар күрү өчен эзләргә керешәчәкләр. Ул бит сина колхоз базары түгел. Анда гына суган сатучы Мәчтүрә киленнең, итек басучы Галәветдин абзыйнын. тозлы гөмбә сатып көн итүче Пелагея түтәйнен бүген рәтләрдә күренүен, йә нишләптер күренмәвен, барын-югын искә алган кеше дә юк. Ә Крей-се-ер!!! Крейсер ватанына, иле-халкына мәңге тугры хезмәт итәргә байрак алдына тезләнеп, аны үбеп, тантаналы ант биргән, бөтен яшәү рәвешләре ныклы дисциплинага корылган менгә якын ир-егеттән торган корыч йодрык. Бу йодрыкны тәшкил итүчеләр кешетекнен әлегә аз өйрәнелгән, әмма бөтенләй башка камырдан басылган һәм бөтенләй башка технология белән жан өрелгән затлары Монын шулай икәнен раслау өчен «Варяг* крейсеры егетләрен, аларнын тиңдәшсез батырлыкларын искә төшерү дә җитә.. Флот традицияләрне нык саклый

Хуҗаларының холык-фигылен. шуннан, стенадан торып, озак еллар буе күзәтергә күнеккән үзсүзле швейцар сәгате дә. өйдәге чамадан тыш хәлне, хуҗаларның киеренке халәтен сизә идеме? Сизә булыр, шайтан Өй җиһазлары шулай алар Соңыннан кемдер аларга акыл эләме сон? Тора-бара өй җиһазлары хужаларынын кәефен аңларлык, кайгы-шатлыгын уртаклашырдай, киңәш бирердәй, юатырдай затларга әвереләләр Алай гынамы9 Тора-бара өй җиһазларында хуҗаларына, ә хуҗаларында бер күнеккән, тәмам үз иткән өи җиһазларына карата эчкерсез мәхәббәт хисе туа. Шунда ук тагын унны алып кайтырга мөмкинлеге булса да. сервант башыннан төшеп ватылган бәллүр вазасын юксынып елап утырган хужабикәләр азмени9 Базарда яңалары күпме кирәк, ә эш балтасын җуйган, йә урлаткан агай ничек уына

Юк, бу стена сәгате алган көннән үк бик үзсүзле булды. Ник бер секундка соңарсын, ник бер минутка алга китсен? Вакытында герен күтәр, вакытында төшер. Менә хәзер дә, миңа дисә, ник шунда дөньясының асты-өскә килми, мин үз вазыйфамны гына беләм, ә башкасында мыскал эшем юк. дигәндәй, алай да авыр сулап, шалдыр-р-р итеп чылбырын кыскартып алды да, акча санаган төгәллек белән, док-док-док итеп секундларны санавын дәвам итте. Аның моңарчы ойне бизәгән дөк-деге суккан секунды саен шөбхәлерәк ишетелә башлады Бу дөк-дөкләр Ногайбәк агага аеруча ачу китергеч тәэсир иттеләр.

  • Бер суга башласаң, тиле баш. очы да ахыры да юк. туктый белмисен Каян килеп кичке җиде җитсен әле? Ә син. тиле күке, җиде тапкыр дон- дан килдең. Синең бер генә данын да башка тимер чүкеч белән органнан бер дә ким түгел. Ярар, дустым, бүген синен безгә кирәген шул хәтле генә Бераз ял итеп ал әле!дип, барып сәгатьне туктатты

—Күптән кирәгие, күптән,—дип хуплады аны Фәйрүзә апа да.—Шундый чакта бераз тынып торса да чарыгы күгәрмәс

Ногайбәк ага, идәннең нәкь менә шыгырдаган паркетларын эзләгәндәй, нәкь шундыйлары өстенә генә басып, йөренә башлады

  • Нервыга тиеп ни дип шыгырдыйлар!

Аларны җәйгәнебезгә ничә ел инде, әтисе? Бераз коргаксый төшкәннәрдер

Ногайбәк ага янәдән лып итеп Таһир каршына килеп утырды Янәдән йодрыгын йодрыкка бәреп-бәреп

—Әгәр инде бер-берегезне ошатмаган, килештермәгән булсагыз, бер хәл Сүз дә кузгатып тормаган булыр идек. Күреп торабыз лабаса, бер­берегезне өзелеп яратасыз. Аерылышсагыз сагынуга ничек түзәрсез9 Сагыну—коточкыч халәт бит ул. Ана бернинди дәва юк. Сары яфрак итеп саргайта ул сине, корыган агач кебек киптерә Безнен таможня службасында •Наполеон* атлы бер бик матур ата мәчебез бар иле Бик эре гәүдәле, уйчан, акыллы йөзле песи иде. Документларын көйләп йөргәндә күзенә чалынган

 

ахры. Наполеонны грек пароходы шпикеры күреп алган.

—Суднобызны күселәр басты, шуларны бераз тыймасмы,—дип, бездән рөхсәт сорап, шул песине үз карабына алган иде. Шпикер белән китәргә Наполеон ул чакта ук карышкан иде. Кочагыннан сикереп төшеп качарга маташкач, шпикер аны сумкасына салып алып китте.

Бу турыда без шул минутта ук оныткан идек Наполеон таможняга ике ел үткәч кайтып керде. Безне сагынуга түзмәгән. Аның кыланышын күрсәгез. Таможнядагы һәр бүлмәгә кереп, һәркем белән мыраулап исәнләшеп, аягына чорналып иркәләнеп йөреп чыкты. Ул грек судносы белән Наполеон кайларда, кайсы илләрдә генә булмагандыр. Ә барыбер кайткан. Чөнки ана сагыну хисе көч биргән.

—Егет башына мондый сөю бер генә килә,—дип дәвам итте Ногайбәк ага —Акылына кил, улым, тот та кал. Бәхетеңне очкан кошларга бирмә! Әнә Наполеоннан гыйбрәт ал.

Чал чәчле, киң җилкәле, горур кыяфәтле, мәһабәт килеш-килбәтле Ногайбәк агай кинәттән тезләренә чүкте. Кыйбла якка карап, ике кулын күккә төбәде. Йа, Ходаем, бер Аллам! Күрәсеңме, таныйсынмы? Кыюсыз, күндәм бер колың Шөһрәт Ногайбәк бит мин. Моңарчы мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәдең. Аны гомеребез буена сизеп, тоеп, рәхмәтле булып яшәдек. Бу юлы да ташлама. Минем никахлы киявем булган шушы алтын егет башына да үз акылларыңны өстәсәнче,—дип ялварырга кереште.— Берлегеңне таныган, гомере буе сина табынган, бер гөнаһсыз бәндән сорый моны синнән. Кодрәтен кин һәм чиксез, бер Аллам, ярдәменне кичекми индерә күр.

Хак Тәгаләнең Ногайбәк ага ялваруларыннан башка да мәшәкатьләре муеннан чагы булдымы, бу юлы ярдәмгә ашыкмады. Анын каравы агай һөҗүмен көчәйтте.

Тезләнеп ялварудан гына эш чыкмасын күрде Шөһрәт агай. «Билемне тотты, билемнән каптырды»,—дип ыңгырашып, аякларына торып басты. Чүбе-мазар булмаса да, тезләрен какты. Әмма чигенергә исәбе юк. Һөжүмне башкачарак җирлектә дәвам итте.

—Кал, улым, кал, дип күпме тукыйбыз. Юк, китәм. ди генә. Карышкач та карышыр икән. Бүген генә шундыймы син, Таһир, әллә тумыштан ук киребеткән бала иденме9 Аһ, Алла, кеше сүзен колагына да элми торган нинди тискәре жан син? Көнбатышның байлыкка, муллыкка чумган чагы. Базарларда жанын ни тели, шул бар. Марсель портына бер дигән көн­күреш тауарлары, өс-баш, затлы ризыклар төяп көн саен килеп торган караблар йөк бушатырга амбарлар, пакгаузлар көтеп чират торалар Ә бу егетебез һаман кайтам, ди. Газеталар бер дә булмаганны язмаслар. Ә мин аларны берсен-бер калдырмый укып барам. Анда бит сезнен ипи-тозга да чират икән. Кер сабынын да талонга гына бирәләр, ди бит. Мунчадан сон алмашка дигән күлмәк-ыштанны да ГэПэУ чекистлары гына бирә, ди. Хатын-кызларыгыз театрларга да кирза итекләрдән киләләр икән. Юк. юк. газеталар бер дә булмаганны язмаслар.

Егет кеше башы белән кунак өстәле артында сәяси дебатлар оештырып утырмас бит инде Таһир.

—Әйе, сугыштан соң безнең ил чыннан да экономик кыенлыкларны кичерде. Әмма ипи-тозга чират юк. Сабынны да талонсыз, теләгәнчә бирәләр,—дип кенә әйтте. Хатын-кызларыбыз театрларга панбархат күлмәкләрдән, биек үкчәле, лакланган түфлиләрдән йөриләр Ә чит илләрдән килгән туристлар Мәскәүнен парфюмерия кибетләрендә «Красная Москва» ислемайларына чират торалар. Газеталар алар империалист хуҗалары кушканны язалар.

 

Таһирнын эчендә Везувий вулканы кайный. Ала да су кабып куя. ала да су каба. Бабасы Шөһрәт агайны да. Фәйрүзә апаны да. анын кочагында утырган Данәгөлне дә анлый. Ләкин нишләсен? Йә. нишләсен0! Һаман шул бер сүзне кабатларга мәҗбүр:

—Күреп торасыз, кадерлеләрем, мина да жинел түгел. Туйганчы бер кочарга да өлгермәгән ярымнан аерылам. Атда күрешәбезме, юкмы, билгесез!? Әмма кала алмыйм. Сездән аерылу мина да бик авыр Өзелә, телгәләнә үзәгем. Бу сүзләремне йөрәгем сыкрап, күңелем ачы күз яшьләре белән тулган хәлдә әйтәм. Туган ил ул шундый нәрсә, анын белән аранны өзәргә теләп, бер кизәнүдә мен кылын өзсән дә. тагын мене кала. Менә шулары тота, шулары җибәрми. Калдым, ди. Үзегез уйлап карагыз, шушындый алдакчы, хыянәтче, дезертир турында минем командирым ни уйлар? Ә бит мин аны бик ихтирам итәм. ирләрчә кырыс ярату белән яратам. Холкым-фигылем. акыллы гамәлләрем белән ана охшарга тырышам Андый кешегә хыянәт итү мөмкин түгел. Чөнки ул моны үзе кабул итмәячәк. Сыгылып төшсә төшәр, ә минем хыянәткә ышанмас.

Мин илебездәге алдынгы яшьләрне берләштергән, юлбашчыбыз бөек Ленин төзеп калдырган ВЛКСМ оешмасынын Севостополь хәрби округы конференциясе делегаты Шушы конференциядә үзебезнең крейсер матрослары исеменнән чыгыш ясадым Анда мине ВЛКСМнын өлкә комитеты әгъзасы итеп сайладылар. Хыянәтем турында анда ишетсәләр, ни диярләр?! Активист булып кыланып йөргән комсомолец Таһир Туктамышев, төлке тиресе ябынган бүре булган икән, диячәкләр. Ә карабтагы. үзем белән бергә дингезченен авыр хезмәтен тартучы хезмәттәшләрем минем турыда ни уйларлар? Комсомол булып йөргән иде. мәлгунь, чын дезертир булып чыкты, диячәкләр. Милләтем йөзенә таш атачаклар. Безнен крейсерда унлап милләт вәкиле хезмәт итә Шулар арасында татар егете—дезертир! Ходаем, бу хурлыктан үзен сакла! Монын өчен мине бөтен татар халкы хөкем итәчәк, җирәнеп, лач итеп жиргә төкерәчәкләр. Командование тарафыннан да:

—Безнен теге татар егетебез, бик хәйләкәр жан булып чыкты бит. Мөгезне чыгарды тек чыгарды Франциягә дуслык визиты белән барган җиреннән качып калды. Бу татарларга беркайчан ышанырга ярамый,—дип нәтижә ясарлар. Мыскыллап көлүчеләр, җирәнеп төкерүчеләр сансыз булачак!

Шундук әнигә хәбәр итәчәкләр. Ул бит минем гади бер авыл хатыны Саулыгы да чамалы. Бу кайгылы хәбәрне ул ничек күтәрер9 Күгәрә алырмы9 Сенлем Зөһрәгә җиткерәчәкләр Анын бит авылда яшисе, кияүгә чыгасы бар. «Дезертир сенлесе! Черек капитализмның байлыгына кызыгып. Франциядә калган хыянәтченең бертуган сенлесе!»—дип күзен ачырмаслар. Совет хәрби карабиннан качкан де зертирның сенлесен кем кияүгә алсын9 Анын рәнжүе. кайнар күз яше, каргышы минем башка төшмичә, тагын кем башына төшсен? Ногайбәк ага сүзләреннән кайтып төшкәндәйрәк булды

—Булмый икән инде, булмый Булмагач, бер хәлен юк.—диде ул маңгаен уып Бер мәлгә тирән уйга калды. Ватан—туган ил төшенчәсе чын ир-егетләр өчен коры сүз шулпасы гына түгел шул. Бер карасаң, вак-төяк кенә кебек. Сине туган илең белән бәйләгән җепләр әллә ни калын да түгел. Әмма шуларнын барын бергә җыйсаң, бастырыктан юан аркан килеп чыга Шуна син балта чабып кара, әгәр шундук кулын корудан курыкмасан. Амладым мин сине улым, тәмам анладым. Я>мыш бу' Аннан узмыш юк Елашып утырмыйк. Саубуллашу хөрмәтенә тагын берәрне тотыйк

Ногайбәк ага учын-учка уып алды

—Синең белән. Таһирҗан, улым, без менә монысын тотып карамадык бит әле Менә бу коньягым тегеләреннән дә затлырак.—дип серванттан.

 

бөкесе ачылган тагын бер шешә алып килде. Монысы Зәм-Зәм суы!— Икесенә дә рюмкаларын тутырып «Зәм-Зәм суын» салды. Фужерларга салганда, Фәйрүзә апа урыныннан тора төшеп, нидер әйтмәкче булды. Шөһрәт ага ана ым какты: «шып бул» янәсе.

—Сине туктатып кына вакыт агышын туктатып булса икән! Дак-док килеп атлый бир, даң-доннарынны да суга тор,—дип, агай бая туктаткан сәгатен жибәреп килде. Янәдән учын учка уып алды. Ничектер кинәттән генә күңеле күтәрелеп киткәндәй тотты ул үзен.

—Улым, күтәрдек алайса берәрне. Аннары тәмләп чәй эчеп алырбыз. Фәйрүзә апаң тезгән ризыклардан өстәл сыгыла. Сыйлан рәхәтләнеп. Мәет чыккан йорттагы төсле утырабыз шунда. Тоттык берәрне!

Таһир, бик зур сер чишкәндәй, башта як-ягына каранып алды:

—Минем... башымда... менә мондый тәвәккәл вариант бар,—дип бармагын иреннәренә китерде. Шып булыгыз, тыңлагыз әле дигән ишарә иде бу.

Ногайбәк ага алай да:

—Башта берәрне тотарга булган инде,—дип канәгатьсезләнү белдереп, бераз сагая төшеп, рюмкасын өстәлгә утыртты.

—Йәле, улым, нинди вариант? Әгәр дә тормышка ашырырдай булсамы... Ике куллап....

—Мин Данәгөлне үзем белән крейсерга алырга булдым. Эчемдә биш көн барган кискен каршылыклы дебатлардан сон, бу карарымны күңелем бер тавыштан кабул итте һәм бу карарга нинди дә булса коррективалар кертү турында уйлыйсы да юк,—дип сөйләп китте ул.—Безгә кунакка килгән делегацияләр составында Данәгөлне крейсерга алып керү кыен булмаячак. Палубага күтәрелгәч, анда эш башка. Безнең минерлар трюмында кечерәк кенә бүлмә бар. Ул һәрчак буш. Кадерлемне беркемгә күрсәтми шунда төшереп урнаштырырмын. Урын-жир, чәйнек, савыт-саба төшереп куярмын. Йртә-кич ашарына-эчәренә кертеп торырмын. Вахтадан бушау белән янына ашыгырмын. Анда минем Данәгөлем яшәгәнне беркем белмәс. Берәрсе белсә дә, безнең егетләр сер саклый беләләр. Күп булса ике атнадан безнең визит тәмамланачак. Без кайтышлый ук Одессага, Ильичевка базасына ремонтка туктаячакбыз. Дизельләрне, кайбер коралларны яңага алыштыру көтелә. Ремонт эшләре кимендә өч-дүрт ай дәвам итәчәк.

Таһир җилле генә сөйләгән җирдән шып туктап куйды. Өйдәгеләр анын вариантын хуплыйлармы? Стена сәгате дә бу юлы секундларны «хуп. хуп. хуп»,—дип саный төсле тоелды аңа.

—Одессада квартира табу кыен түгел. Данәгөлне квартирага урнаштырырмын. Ремонт вакытында көн саен ярга чыгып йөрермен. Аннары инде миңа хезмәт итәргә дә күп калмый. Мин Данәгөлемне үзем белән крейсерга алырга булдым.

Кияүләренең бу варианты барып чыгармы, юкмы икәнен күз алларына да китерми, әмма авызларын ачып тынлаган Ногайбәк ага белән Фәйрүзә апа шып тын утыра бирделәр. Таһир, уң як кочагына сыенып утырган Данәгөлгә иелеп караса, аның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшь ага.

—Юк, юк. кадерлем. Бу вариантка мин риза түгел,—дигәндәй башын кире кагып селекте. Аннары ике күзен ике кулы белән каплап, сулкылдавын тыеп үз бүлмәсенә кереп китте.

—Саубуллашу киче берәүгә дә җиңел түгел. Әйдә, күтәрик берәрне,—дип кыстады киявен Ногайбәк ага, рюмкасын кулына ук тоттырды. Берне дә, икене дә тоттылар бугай. Шөһрәт ага үзе еш кына Фәйрүзә апага карап ала. Анысының тирән шөбхәгә төшүе йөзенә чыккан... Үзе «Аллага тапшырдык. Аллага тапшырдык»,—дип кабатлый. Йокы бүлмәсенә кияүләрен икәүләп

 

кертеп салдылар төсле Бу кадәресе Таһир колагына да ягылдымы шунда?

Нидер пышылдаган Фәйрүзә апаны Ногайбәк ага

—Әнисе, бер дә борчылма, бары да тәртиптә, нәкъ без дигәнчә булыр.— дип тынычландырды бугай әле

Таһир уянып китте дә. корт чаккан тизлек белән, сәгатен күзләренә китерде Үзләренең Чистай сәгать заводында эшләнгән, караңгыда да яхшы күренсен очен циферблатлары фосфорга манылган «Командирский» сәгате Армиягә киткәндә дус егетләре бүләк иткәннәрне Циферблатка күз салу белән эче жу-у итеп китте. Ул бит. чү әле. чү. тәүлектән артык йоклаган Бу верандага ничек кереп ятканын да хәтерләми Коньякны да алай күп эчмәделәр бит Ул бит күптән крейсерда булырга тиеш Нишләп сон ул монда ята9

Таһир сикереп торып басуга, верандага, бөтен тулы йөзенә елмаеп, кояш булып балкып. Фәйрүзә апа килеп керде

—Хәерле иртә, Таһир улым Ай-Һай' Йоклап та күрсәттен бер ичмасам Тукта, бу баланы уятырга вакыт түгелме, дип ничәләр кердем янына Нарасый балалардай татлы йоклавыңа сокланып, аяк очыма гына басып, уятмыйм тагын дип чыгып китәм. Йокласын, балакаем, йомшак түшәгемдә, дим

Таһир торып баскан көенә, кинәттән башы әйләнеп китеп, янә караватына ауды Башының чатнавына түзәр хәле юк Бу нидән шулай9 Башы нидән шулай чатный? Гомердә шулай озак йоклаганы юк иде анын Чү9' Йоклата торган дару эчергәннәр түгелме сон ана? Махсус! Карабына бармасын, соңарсын очен түгелме9 Йоклата торган дару' Коньякка кушып'

Таһир янәдән сикереп торып басты Киемнәре кая сон9 Кичтән баш очына гына салган иде төсле Аларны кем алган инде тагын9 Әллә яшереп үк куйганнармы9

  • Кая минем зюйд-весткам? Чалбарым кая9

—Абау, улым! Менә шушында гына иде бит Әллә тан алдыннан гына урлап чыкканнармы. Ходаем9 Веранда ишеге төне буе ачык булды Урлап чыгулары да ихтимал.—дип Фәйрүзә апа канатларын як-якка жәйде — Совет матросларының формасыннан кем дә баш тартмас Мөгаен урлап чыкканнардыр Вәт бәла. Нишләрбез инде. Ходаем9

Таһир торып басуга верандага кояш булып елмаеп Ногайбәк ага килеп керде.

  • Икебез дә чын йокы чүлмәкләребез икән бит. улым Таһир, ишкәнбез генә йокыны Әмма харап булганбыз бит Карабына кайтырга тиешле сәгатеңә син нәкь бер тәүлеккә соңардың. Анда юл ябык хәзер сина Анда сине трибунал көтә Яхшысыбарып күзләренә күренмәү Кулларына эләксәң, башкалар өчен гыйбрәт булсын, лип асарлар ла куярлар Халык ара хәлнең бик киеренке чоры бит Марсель портына совет крейсеры дуслык визиты белән килде лип кенә, халыкара киеренкелек йомшарса икән Һәр ике як лагерьның да. куеннарында таш йодрыкланган куллары кесәләрендә Бер-берләренен маңгайларына тамызырга ипле жай чыкканны гына көтәләр, улым

Берни булмаган сыман итеп. Ногайбәк ага борынын тартып алды

-Карабка кайтмаганыңны бәлкем сизмәгәннәрлер дә. Крейсерын да якорен күптән күтәргәндер Ят. улым Хәзер тынычлап ял итсән дә була

—Сез! Сез! Беләсезме кем сез?—дип буылды Таһир Бу минутта ул Ногайбәк аганы чак кына бугазыннан буып алмады —Сезне шундый мәкерле, әшәке, хыянәтче жан булыр, дип башыма да китермәгәнием Сез бит потенциал җинаятьче! Мина сез йоклаткыч дару салган эчемлек биргәнсез Әгәр шуны

 

сизгән булсаммы? Мин аны сезнен оятсыз йөзегезгә сипкән булырыем. Мине хәзер үк карабыма илтегез! Ишетәсезме, хәзер үк!

Веранда ишегенә Фәйрүзә апа белән Данәгөл кереп сөялделәр. Ах, Данәгөл, Данәгөл! Таһирның, атылган йолдыздай кыска мәхәббәте! Таһир килеп аны кочагына алды. Күнелен биләгән тиңдәшсез сагышы анын йөзенә чыккан, гөл булып сулган...

—Әгәренки... Әгәренки.. Крейсерым киткән булса, мин анын артыннан дингезгә ташланачакмын. Колач салып куа чыгачакмын.

Таһир әйтер сүз тапмый, иренен чәйни Ике кулы да йодрыкланган.

—Әгәр хәзер үк карабыма илтеп куймыйсыз икән, беләсезме нишлим? Ни кылырга аптырап, икеләнеп калыр дип уйласагыз, ялгышасыз. Зинһар мәҗбүр итмәгез. Юкса, өегезне шартлатам, көлен күккә очырам Минем өчен ул берни түгел. Минер икәнемне беләсез, бу йортны күккә күтәрү минем өчен бер шырпы сызу белән бер. Көтәм! Әгәр киемнәремне бирмәсәгез, шушы килеш, трусиктан гына чыгып чабам. Юк, башта өегезне шартлатам.

Ногайбәк ага ым какты.

—Менә сәнә алар , .—дип Фәйрүзә апа киемнәрне кертте —Таушалмасыннар дип үзем күрше бүлмәгә чыгарып куйганыем...

—Ярар, улым, кадерле киявем, тынычлан бераз,—диде Ногайбәк ага кулы белән ишарәләп Белдем, белдем, күңелем белән сиздем, сине ничек тә сындырып булмасын. Кичер син мине, берүк кичер. Шайтан котыртты бит, шайтан... Эчертеп йоклатып кара, карабына сонга калсын, калырга бәлкем шулай күндерерсең, дип котыртты. Булмады. Тынычлан, карабына хәзер илтәбез. Теләсән нишләт улым, үземне синен хөкеменә тапшырам.. Мин гаепле.. Кичерә алсан, кичер.

Шунда ул, Таһирны бөтенләй коралсызландырып, елап җибәрде

—Бар халәтем белән анлыйм мин сине, комсомолец киявем, улым,—дип елады.—Шушы хәлләрдән соң, син мина тагын да якын. Безне, ирләрне, бу сыйфатыбыз зур кыенлыклар алдына бастыра, хәтта хурлыкка төшерә, бәхетсез итә. Әмма биргән сүзеңне тоту, хыянәткә җирәнеп карау, чын ирләрне бизи. Олимпия биеклекләренә күгәрә торган ин изге сыйфатларнын берсе. Алдагы гомерендә дә шундый булып кал. Мин сокланам сина. Холкың, ихтыярын корычтай нык. Мәхәббәт тә җиңә алмады, байлыгыма да кызыкмадың. Биргән сүзенә, антына тугры калдым. Соклангыч егет син, Таһир улым. Әмма бәхетсез. Берүк күнеленә авыр алма, бәхетсез син. Әй-й-й, үкенерсең әле бездә калмавына. Бер генә түгел, мен-мен тапкырлар. Әмма соң булыр. Ны-ык, ай-й-й, нык үкенерсен. Ә хәзер башта ванна кер. юын, үзеңне тәртипкә китер. Аннары бергәләп саубуллашу чәе эчәрбез дә. Аллага тапшырып, юлга чыгарбыз... Берүк өемне генә шартлата күрмә,— диде ул елавыннан туктап, бераз гына елмая төшеп

—Тагын алдарга ниятлисезме? Сезнен өстәлегездән мин ачка үлсәм дә тәгам ризык кабачак түгел. Не выйдет! Киемнәремне генә киям дә. бер минут та тоткарланмый юлга чыгам.

Ишеккә таба атлаган Ногайбәк ага кире борылды

—Син минем өемне шартлатам дип янагач, дингезгә чыккан карабынны колач салып куарга җыенгач, үзен уйлап кара, синен чәенә йоклаткыч салудан миңа нинди файда? Файда юк. Язмыштан кем уза алган? Матур гына итеп саубуллашу чәен эчәрбез, мәңгелек туганнар булып саубуллашырбыз. Кем белә, алда безгә күрешергә язгандырмы, язмагандырмы? Анысын Алла гына белә. Алай да өмет дигән нәрсә бар бит әле. Адәм баласын шушы өмет дигән нәрсә яшәтә. Син бер нәрсәне күнеленә киртләп сеңдер, җир шарынын менә шушы почмагында. Марсель каласының матур бер бистәсендә, сине өзелеп сөйгән ярын, аның әти-әнисе барын онытма Сине
бу йортта өзлексез көтәчәкләр, кайчан гына килеп чыксан да, сагынып каршы алачаклар. Бу турыда беркайчан исеннән чыгарма, улым. Бу теләк сина яшәргә көч, өмет бирсен!

Әтисе әлеге сүзләрне, теләкләрне бер җепкә тезгәндә, «әйтәсе сүзләребезне без инде әйтештек, вәгъдәләребезне бирдек»—дигәндәй, Данәгөл Таһирга төбәлеп, чак кына елмаеп, сүзсез утырды Шөһрәт агай, каршыдагы сервантны ачып, аннан кечкенә бер тартма чыгарды Аны Таһирга сузды.

—Матур бер истәлек булсын! Сакла!—диде. Тартма эчендә беренче класслы кул сәгате. Швейцариянен ин атаклы фирмасында эшләнгән.

—Яле, кулына үзем тагыйм,—дип сәгатьне Данәгөл алды —Сәгатьнен телләрен Париж вакыты белән куям

—Баштарак бераз кыенрак булса да, моннан сон мин Париж вакыты белән яшәргә тырышырмын,—диде Таһир —Рәхмәтем бу нигезгә чиксез

Тагын нәрсә әйтә алсын сон инде хәрби хезмәттәге матрос'” Бәйдәге эт белән бер бит...

Берәр сәгатьтән алар өчәүләп Марсельга таба юл алдылар Фәйрүзә апаны да алмакчы иделәр Кая ул! Аерылышу кайгысыннан ул бөтенләй авыруга сабышты. Ә Таһирның иптәш егетләренә дигән күчтәнәчләре ике кәржингә чак сыешты

—Алмыйм, алмыйм Бу кадәрле әйберне карабка кертмиләр. Ул бит хәрби крейсер,—дип Таһир карышмаса, күчтәнәчләрне тагын да төягән булырларые әле

Портка житәрәк өч-дүрт чакрымнар кала. Данәгөл машинаны туктатуны сорады. Диңгез яры буйлап, серпантин булып менате-төшәле сузылган бетон трассаның ин биек ноктасы бу Бу тарафлардан узгынчыларны үзенә чакыргандай ым кагып ниндидер үжәт кыюлык белән диңгез эченә керергә кыюлык иткән биек гранит кыя каршында туктадылар

—Минем бит яраткан кыям бу. Биредә еш булам. Дингез күренешләрен ясарга идеаль ипле урын. Еш кына буяуларымны, планшетларымны да күтәреп килгәлим,—диде Данәгөл. Алар җитәкләшеп, кулга-кул тотышып, кыя очына таба атладылар Аерылышу сәгатенен сонгы минутлары якынлашты. Шундый чакларда өзелеп сөюенне, вәгьдәләреннен мәнгелек булуын тагын да тирәнрәк, мәнге тутыкмаслык итеп ничек җиткерергә'’

—О-о, моннан бөтен әйләнә-тирәгә, еракка-еракка искитмәле панорама ачыла икән!—дип сокланды Таһир, Данәгөлне кочкан хәлдә —Иске Гавань нәкь уч төбендәге төсле күренә.

Әйтәсе саубуллашу сүзләре әйтелгәндер дә инде. Аларнын барын да әйтеп бетерү момкинме сон9 Таһир бердәнберен, кара карлыгачын, нечкә билен бөтереп алып, янә һәм янә күкрәгенә кысты Башын башка, мангаен маңгайга, кашын кашка терәде Икесе дә тынсыз, сулышсыз калдылар Тик йөрәкләре генә дөк-дөк тибә

—Эре кочагымда, карлыгачым! Барын белән сен, сен мина, бөтенләйгә сен!—дип пышылдады ул —Булса иде шушы минутларда пар канатын, очсан иде сөйгән ярын белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә, йолдызларга, кин галәмнен ин түренә

— Крейсерын ә-ә-ә-әнә!—диде Данәгөл Таһир кочагыннан арына төшеп Тора Китмәгән Сине көтә,—бу сүзләрен ул йөрәк өзгеч сыкрау, ыңгырашу белән әйтте —Кичә син тау батыры йокысы белән йоклаганда, кадерлем. мин бирегә ике тапкыр килеп киттем Көтелмәгән тайфуннарга юлыкканда да. анын өстенә өерелеп-өерелеп цунамилар ябырылганда да. аның батмавын, үз ярына, киткән портына исән-сау кайтып якорь сатуын теләдем Чөнки ул синен карабын. Ул карабта минем бердәнберем. Ә бүген мин шушында катам Крейсерына әтием илтер Сине крейсерына илтәчәк
катерга утыртканда үземне тыеп тора алмам, бөтенләйгә сыгылып төшәрмен төсле. Ул хәлгә үк төшәсем килми. Ирләрен диңгезгә озатучы хатыннар аны яхшыга юрамый.

Сөйгәнеңнең, иреңнен, бердәнбереңнең исән-имин әйләнеп кайтуын теләсән, суырып үп тә, елмаеп озат, диләр алар. Ә мин бу кыя башына моннан сон һәр көн килермен... Сине көтәрмен...

Таһир Туктамышев башына бу мәхәббәт уйламаган, көтмәгән җирдән генә тайфун, цунами булып ишелде. Әле кайчан гына жаны ничек тыныч иде. Ә хәзер менә үзен кая куярга белми. Ничек аерылсын сон? Ничек аны ташлап китсен? Йөрәге ярылырлык булып тибә.

—Крейсерыгыз бүген-иртәгә кузгалырмы, әллә ике-өч көн торырмы. Шушы кыя башында яулык изәп торган бер силуэт күрсән, ул мин булырмын, Таһир. Крейсерыңның капитан күперчегенә күтәрел дә, син дә яулык изә. Мин дә сине төсмерләрмен, күрермен. Исән-имин икәнеңне белермен. Өзелеп юксынуыма дәва булыр...

Данәгөлнең өстендә кура җиләге төсендәрәк бик матур, жинел ефәк жилән. Башында чиста күк йөзедәй зәп-зәнгәр берет. Таһир аннан баш ярымга калку. Күбәләген кочагына ала да аннары кая бастырырга, кая куярга белми. Мөмкин булса, куенына гына төреп тыгар иде күк күгәрченен.

—Таһир, акыллым, белеп тор, бу кыя башына мин һәркөн киләчәкмен. Безнең якларга янадан килеп, мине кабат үз кочагында кочканчы. Көтмәгәндә генә юлыккан саф бәхетебез бик кыска гомерле булды. Кал. дип тә әйтмәдем. Калмавыңа да үпкәләмим. Мин барын да аңлыйм. Син хәрби кеше. Антын бозучыларга мин үзем дә җирәнеп карыйм. Синнән шуны гына үтенәм. Син онытма мине. Ә мин сине мәнге-мәнге көтәчәкмен. Тормыш сине бик кыен хәлләргә төшереп сынаганда да, сыгылып төшмә, дөньяда сине өзелеп яраткан һәм сине өзелеп көткән бер жан—хатынын. Данәгөлен, мин бар. Тагын нәрсә әйтим, бәгырем, ике күз алмам. Шушы сүзләрем сиңа юл догам булсын, сине һәрчак хәвеф-хәтәрләрдән сакласын. Мин сине мәнге-мәнге көтәчәкмен. Бәлкем хәрби хезмәтен тулгач килә алырсың. СССР хужалары үз кешеләрен чит илләргә бик җибәрмиләр бугай алар. Безнен Франциядә Россиядәге революциядән соңгы эзәрлекләүләрдән качып киткән бәхетсезләрнең чуты юк. СССР хужалары аларны кире кайтарырга да теләми кебек. Гәрчә араларында кайтырга теләүчеләр байтак булса да. Әмма икебез ике система гражданнары булсак та. бәхетле булырга безнен хакыбыз бар. Без бәхетле булудан кемгә зыян9 Кемнен укасын коябыз, шулай бит. кадерлем? .. Минутларның санаулы икәнен икесе дә җаннары, тәннәре белән сизәләр.

—Флотта хезмәтемне тутыру белән мин сине килеп алырмын. Барып кермәгән Ак йортым, шакымаган имән ишегемне калдырмам. Сине китеп алырга рөхсәтне алмый калмам!

Таһир Данәгөлнең үзенә бер якын, татлы хуш ис бөркегән толымнарын учына алды. Аларны күкрәк алдына китереп, үбеп-үбеп битен сыйпады.

—Килеп алсам, бу толымнарыңны әче катык белән юып үзем тарармын, үзем үрермен әле, кошчыгым.

Бу иртәдә диңгез өсте тып-тын, йөгерек дулкыннар гына уйнаклый. Рейдта күренгән судноларның чуты юк: хәрби эсминецлар, сәүдә караблары. балыкчы шаландалары, баркаслар, җилкәннәрен салындырган мачталы спорт яхталары. Шулар арасында аерым акватория биләп, ерактан ук совет крейсеры «Сергей Киров» күренеп тора. Аның шулай айкалмыи-чайкалмый, исән-имин торуы сөендерә дә, бераз чытайта да. Анын палубасына басу— аерылу. Шунда сон, баткан булса, йә Торпедо аткан булсалар, аерылу сәгате беразга булса да чигерелер иде...

—Ә мсье Сергей Кировны ни өчен үтергәннәр’’—дип Данәгал Таһирны уйларыннан бүлдерде.

—Бу сорауга бүген дә кисеп кенә жавап бирүче юк.

—Дошманнары күп булды микәнни?

  • Безнен илнен үткән юлы нык сикәлтәле. Монарчы беркем аяк басмаган кара урманнар аша узган хәвеф-хәтәрле еллары да булган. Аннары Бөек Ватан сугышы Бу яуда без илле миллионнан артык халкыбызны югалттык. Бәлки шуна да. алда узачак юллары тагын да сикәлтәле булачакка без аны өзелеп яратабыздыр. Бөек совет халкы прогрессив кешелек дөньясынын хыялы Коммунистик җәмгыять төзи.

Данәгөл. урамда озак вакытлар адашып йөреп, тәмам ачыгып, салкын янгырга чыланып, шунда кемдер күтәреп алган песи баласыдай тынсыз калып Таһир кочагына сенде. Үзе ана китәргә кирәклеккә ым кага, үзе җибәрми. Таһир кочагыннан башын гына чыгарып

—Менә шушы кыя түбәсенә һәркөн килеп, иске Гаваньга кергән барлык карабларны яулык изәп каршылармын Якты өмет белән. Кем белә, көннәрнең берендә, шуларнын берсендә син килеп чыгарсын. Килерсең бит. Таһир’’

Көтәргәме сине? Тәнемдә жаным бар чакта мин сине көтәчәкмен, жаным..

Аста, өзек-өзек итеп, машина кычкыртты Таһир башыннан бескозыркасын салып. Данәгөлгә киертте Анын башыннан зәнгәр беретын алып, дүрткә бөкләп, куенына тыкты Соңгы тапкыр аны иреннәреннән үпте...

Машина тагын өзек-өзек сигнал бирде. Аерылышу минуты., кичектергесез сукты. Монда, кыя түбәсендә беркадәр җиләс Данәгөл куеныннан ап-ак ефәк шарф чыгарды. Аны Таһир муенына салып

  • Минем истәлегем ит. керләндермә, саклый күр. бәгърем Мине бик сагынганда анын белән серләш, аны коч.диде

Таһир арты белән чигенә-чигенә машина янына төште Туйганчы бер кочарга, бар булган тән җылысын, күңел җылысын татырга өлгермәгән жан сөйгәнен белән билгесез срокларга аерылуны дошманына язмасын Крейсер пушкаларының йөз егерме килограммлы снарядларын кулында уйнаткан егетнең тез буыннарына хәтле йомшады Бөтенләй шәлперәеп китүдән куркып, сүзсез генә машинаның арт бүлегенә утырды. Ногайбәк ага аны портка, контроль-уздыру пункты төбендә торган кысыграк күзле, ач янаклы старшина егет алдына китереп тошерде Фәйрүзә апаның, кияве белән бергә хезмәт иткән егетләргә дигән кәржин-кәржин күчтәнәчләрен әлеге егет алдына куйды

Ногайбәк ага. сүзсез-нисез генә. Таһирны иннәреннән алды, күкрәгенә кочты Коч. кодрәт менә кемдә икән ул! Кара диңгез хәрби флоты матросының тыны кысылгандай булды Текәлеп, ниндидер ялварулы омет белән законлы киявенең күзләренә төбәлде

  • Бердәнбер кызымны. Данәгөлемне ихлас сөю белән кочтынмы. комсомолец?

Таһир, берни аңламый, сүзсез тора.

—Бүтән әллә күрешәбез, улым, әллә юк Әйт. ыруымны дәвам итәргә оныгым булырмы?

—Улым булырга тиеш!—диде Таһир икеләнмичә дә Ант итеп әйтәм. дөнья икегә ярылса да. улымны күрергә, аны үчти-үчти итеп күккә чөяргә мин бу җиргә кабат аяк басачакмын Дөньясы икегә ярылса да Дөньянын бер гүзәле, сезнең кы зыгыз Данәгөл—минем никахлы хатыным, бердәнберем Сез дә ага түгел, әтием сез минем Минем улым туачак Баламны саклый күрегез!

Таһир бу юлы үзе кочагына алды Ногайбәк аганы. Саубуллашты да. приста чайкалып торган кизү катер палубасына сикерде Катер аны

 

крейсерына алып китте. Монарчы бернигә бирешмичәрәк торган Ногайбәк ага, янәдән тезләренә тезләнде, кесәсеннән яулык чыгарып, Таһир күздән югалганчы аны болгап торды.

Тау башында таш тегермән.

Чи бодай тарта микән?

Егет үзе картаймаса,

Дөнья картайта икән...

Көтмәгәндә өстенә ишелгән бәхет, башына төшкән тирән сагыш турында командирына сөйләргә бик исәбе бар иде Таһирнын. Олы, кин күнелле капитаныбыз мине анлар, хәлемә керер, акыллы кинәшен бирер, дип уйлаган иде.

—Иптәш 1 нче ранг капитаны, 1нче статьлы матрос Таһир Туктамышев сез ярга җибәргән кыска сроклы ялдан кайтты!—диюенә, капитан Соболь аны бүлдереп:

— Кайтып та җиттегезме, Таһир?! Вот молодей! Хәзер үк үз вазифаларыгызны үтәргә керешегез!—диде.

—Есть!—диде Таһир, честь биреп...

Бу көнне крейсер үз палубасында, дөньяда ин дәрәҗәле һәм ин өлкән уку йортларының берсе Сорбонна университеты студентларын каршыларга, кунак итәргә тиеш иде. Студентлар гомер-гомергә шулай: алар үзләрен җәмгыятьнең ин алдынгы, ин прогрессив көчләренә санап, хәтта үзләре яшәгән чорга, аның тәртипләренә каршы оппозициядә булалар.Чөнки яшьлек җәмгыятьнең үзеннән дә яңалыклар таләп итә. Бу очрашу крейсер коллективына да зур җаваплылык йөкли. Мондый мәшәкатьле көндә хәрби караб командиры Собольдә кыска сроклы ялдан кайткан матрос Таһир Туктамышев кайгысымы? Анын ярдан тәүлек ярымга сонарып кайтуын белгән, сизгән, исәпкә алган кеше дә булмады, дип нәтиҗә ясарга өлгергән иде инде егет. Вәләкин. . Алай булып чыкмады шул...

Французлар беренче класслы совет хәрби карабы палубасына бераз шикләнебрәк аяк бассалар да, хуҗаларның эчкерсезлеген күреп, тоеп, соңыннан үзләре дә шалтырап ачылып китәләр. Шаяралар, автографлар алалар. Үзләре дә кунакка чакыралар. Совет хәрби морякларының бу визит белән килеп чыгуларын хуплыйлар. Гомерендә телен әйләндереп бер русча сүз әйтмәгән французлар да карабтан киткәндә:

—Дружба! Дружба!—дип кабатлый.

Әмма дошман көчләр дә, мыж килеп торган ярга япа-ялгызы киткән матросның кая китүен, кайчан кайтуын белеп, тикшереп торучылар да бар иде. Ничек булмасын ди инде?! Капитан-лейтенант Штанько карабтагы һәр матросның башында нинди уй-фикер барына кадәр белеп тора иде. «Личное дело матроса 1-ой статьи Туктамышева Т.» дигән папкага, анын крейсердан кайчан китүен һәм ничә сәгатькә сонарып кайтуын ул минуты-секундына кадәр теркәгән иде. Карабнын арткы өлешендәге күзгә әллә ни чалынмый торган кечерәк кенә каютасына Таһирны дәшәргә әле вакыты түгел. Визит тәмамлангач, кайтыр юлга курс алгач та өлгереп була...

Беренче китап тәмам

 

 

Ахыры. Башы узган санда.