Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

Г. Тукайның 125 еллыгын каршылап

Киләсе елның апрель аенда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ез тула. Шушы олуг юбилейга әзерлек йөзеннән аның тормышындагы һәм иҗатындагы иң мөһим фактларны искә төшереп барырга булдык. Бу айдан башлап журналыбызның һәр санында шагыйрь тормышының бер елы яктыртылачак. Биредә без Татарстан китап нәшриятында 2003 езда басылып чыккан «Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы »исемле җыентыктан файдаландык.

1905 ел

13 гыйнвар. ***(«Безнең әти аягында җыермады ал читек...»). Шагыйрь бу җырларны кулъязма «Әлгасрелҗәдит»тә түбәндәге искәрмә белән урнаштырган «Надан бер бай улына чыккан кызлардан берсенең түбәндә китерелгән җырларны матур күзләреннән яшь агызып җырлаганын ишетеп, сынык күңелебезгә бик нык тәэсир иткәнгә күрә, журналыбызда бастырдык».

26 гыйнвар. *** («Әхмәтсафа әфәнде—фазыйль әдибтер кәнде ...»). Шигырь Тукайнын «Мотыйгыя» сабакташы шагыйрь Әхмәтсафа Байтирәковка багышланган. Бу шигырьгә каршы Ә. Байтирәков Тукайны мактап хат язган.

1 май. Уральск эшчеләре Ханская рошада халыкара бердәмлек көне—Беренче майны билгеләп үтәләр. Тукай бу бәйрәмгә катнашкан булырга тиеш. Чөнки эшчеләр тарафыннан оештырылган демонстрацияләргә, митингларга ул актив катнашкан. Бу турыда мәкаләләр дә яза.

12 май. Г. Тукайнын беренче шигырьләрен, мәкаләләрен урнаштырган, аның шигъри таланты ачылуга зур булышлык иткән кулъязма «Әлгасрелжәдит» журналы 1905 елның 12 май саны белән тукталып кала. Барысы 9 сан чыга.

Май. К. Мотыйгый «Уралец» газетасы типографиясен арендага ала. Анын тәкъдиме белән Г. Тукай бу басмаханәгә өйрәнчек булып керә. Монда аны кассадагы хәрефләрне ничек урнаштыру, гомумән, хәреф җыю эшенең техникасына әлеге типографиядә эшләүче рус эшчесе Александр Гладышев өйрәтә. Ул үзенен истәлекләрендә, өч көн шөгыльләнгәннән сон Тукайнын хәрефләрне ничек урнаштыру тәртибен белеп алуы, беренче эше итеп «Казанның Габдулла Тукаев» гыйбарәсен җыюы турында яза. Монда ул 1 сум 50 тиен хезмәт хакы ала.

А. Гладышев Тукайның матбагага өйрәнчек булып 1904 елнын ахырларында— ноябрь яки декабрь аенда керүен әйтә. К Мотыйгый. Р Нәфыйгов күрсәткән даталар дөреслеккә турырак килә, чөнки К. Мотыйгый типографияне 1905 елнын май аенда сатып ала.

Май-июнь (якынча) Г. Тукай *** («Голүмен бакчасында дулашалым, иделем сәйран...»)*, ***(«Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый...») шигырьләрен яза.

8 июнь. К. Мотыйгый Г. Тукай актив катнашкан басма «Әлгасрелжәдит»
журналын чыгаруга рөхсәт ала. 4 июльдә журналнын цензоры итеп Казан Учительская семинария укытучысы Н И Ашмарин билгеләнеп куела

Жәй. Г Тукай якшәмбе көннәрендә «Мотыйгыя.дәге сабакташы Ярулла Морадый белән бергә еш кына Ханская рошада үткәрелә торган халык гуляньесенә чыга Табигать матурлыгына хозурлана, солдатлар тарафыннан уйнала торган музыканы бирелеп тынлый. су коена.

Тукай нын дусты. сабакташы Ярулла Морадый (соныннан укытучы) истәлекләрендә шундый белешмә бар: «Беркөнне Тукай иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады Миннән ун тиен акча сорап алды да кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняларын татарча тәржемә итәргә тотынды.

Бу басняларнын кайсыларының безнен татар тормышына муафыйк урыннарын күрсәтә вә бу хакта үз тарафыннан күп сүзләр дә кушып куя иде Шушы ук жәйне бер хатында үзенен Крылов басняларын тәмам итеп. «Мәжмугаи мөфидә» исеме илә Камил Мотыйгыйга нәзер өчен биреп, каләм хакына егерме биш тәнкә алырга муафыйк булганын бик куанып язган иде»

Г Тукай Лбишенскидан ун километрлар ераклыкта урнашкан казакъ авылы Дуанда кунак була. Авылда казакъ халык җырларын (үлән) җыйный Кемгә һәм кем белән барганы билгеле түгел.

29 август. •••(«Голүмен бакчасында дулашалым. идәлсм сәйран •). •••(•Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый ...») шигырьләре язылган һәм «1906 нчы сәнәсе башында чыкмая башлаячак «Әлгасрелжәдит» журналының мофассал игъланы»нда басылган. Болар—Тукайның беренче басма шигырьләре Беренчесе чыгачак басма «Әлгасрелжәдит» журналына, икенчесе анын булачак нашире һәм мөхәррире К Мотыйгыйга мәдхия-мактау формасында язылган Шигырьнең беренчесе алдында Г.Тукайнын түбәндәге мөрәҗәгать хаты урнаштырылган:

«Уральскида мәдрәсәи «Мотыйгыя»дән.

29 август. 1905 сәнә.

«Мөхтәрәм Мөхәммәткамил әфәнде1

«Күптән бирле көтелгән «Әлгасрелжәдит» журналын чыгарырга рөхсәт алуыгызны ишетеп, чиктән тыш шатландым. Әгәр журналыгыз битләрендә безнен кебекләргә урын бирелсә, мин. хәлемнән килгәнчә, журналыгызга тезмә һәм чәчмә әсәрләр язып торырга вәгъдә итәм һәм. шул вәгъдәмне ныгыту өчен, журналыгыз турында шушы зәгыйфь кенә бәетләремне яздым. Журналыгызның бер почмагында басылуын өмет итәм».

2 сентябрьдән сон. Петербургта татар телендә беренче газета «Нур»ны чыга башлавы белән котлап «Шигырь» («Шималь яктан •) исемле мәдхия-тезмә яза.

«Нур»нын беренче саны 1905 елнын 2 сентябрендә чыга.

15 октябрь. Г.Тукай «Шигырь» («Шималь яктан •) мәдхия-тезмәсен түбәндәге үтенеч белән Петербургка «Нур» газетасы редакциясенә җибәрә Петербург шәһәрендә «Нур» мөхәррире әфәнде хәзрәтләренә Безнен гүбәндәге зәгыйфь кенә бәетләребезне, кимчелекләренә дә карамастан, газетагызның почмагына сый дырсагыз зур яхшылыгыгыздан санар идем»

21 октябрь. Г. Тукай Уральск типографиясе эшчеләре оештырган демонстрациядә катнаша Демонстрация эш хакын күтәрүне. 8 сәгатьлек эш көне урнаштыруны таләп итеп оешкан була.

26 ноябрь. Уральскида Г Тукай актив эшләгән «Фикер» газетасының беренче саны чыга «Атнага бер чыгып, соңыннан атнага өч тапкыр чыгачак* дигән белдерү бирелгән (1907 елның 13 маенда туктала) Мөхәррире Камил Мотыйгый Төхфәтуллин

Г Тукайның әлеге газетаның 1 нче санында басылган беренче шигыре «Мужик йокысы» «Мөтәрҗим Габдулла Тукаен» дигән имза белән чыга Әсәр рус шагыйре А В Кольцовның «Что ты спишь, мужичок» (1839) шигыреннән ирекле тәржемә

• Габдулла Тукаев» дигән имзаны шагыйрь беренче мәртәбә шушы шигырьнең ахырына куя

Ноябрь. •**(«Бу көндә бер сарай ачты әһали •) мадхия-тезмәсен яза Мәдхия 1905 елнын ноябрендә Уральскида ачылган «Казан миһманханәсе»нә багышланган

 

Шигырь «Фикер»дә басылырга тиеш булса да, үз вакытында басылмый калган. Беренче тапкыр «Г. Тукай. Академик басма»нын 1 нче томына (Казан, 1943) кертелгән.

4 декабрь. «Шәһәр хәбәрләре» исемле мәкаләсенең беренче кисәге имзасыз басылган. «Фикер» газетасында «Шәһәр хәбәрләре* дигән бүлекне Г.Тукай алып барган. Мәкаләнең эчтәлегеннән чыгып караганда да ул шагыйрьнең *‘*(«Бу көндә бер сарай ачты әһали...») дигән Уральскида «Казан» миһманханәсе ачылуга багышланган мәдхиясе белән аваздаш, хәтта кайбер гыйбарәләр, сүзләр тәнгәл килә. Бу мәкаләне Тукай язган, дип нәтижә ясарга мөмкинлек бирә.

6 декабрь. - Шигырь» («Шималь яктан...») исемле мәдхия-тезмәсе редакциягә юллаган үтенече белән бергә басыла. Шушы ук санда «Хәят». «Тәржеман» газеталарына багышланган дүртьюллыклары да урнаштырылган.

Болар барысы да мәдхияләр. Г. Тукай ижатынын башлангыч чорында мәдхия язу белән сизелерлек мавыккан.

11 декабрь. «Хөррият хакында» шигыре «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган.

Шигырь 1905 елгы «17 нче октябрь манифесты»н тәбрик итеп язылган.

«Шәһәр хәбәрләре» исемле мәкаләсенең икенче кисәге имзасыз басылган.

18 декабрь. «Дустларга бер сүз» исемле шигыре чыга. Шигырь 1905 елгы «17 нче октябрь манифесты» уңае белән язылган.

Бу хөррият манифесте-государъдыр.

Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк uxtdu.

—ди шагыйрь.

25 декабрь. «Иттифакъ хакында» исемле шигыре чыга. Шигырь дини китап «Бәдәвам»ның ритм-рифма үлчәменә нигезләп язылган.

Ел дәвамында. Г. Тукай үз чорынын мәдәни тормышында актив катнашкан журналист, укытучы Сәгыйть Кәримгә (1883—1939) хатлар яза. «Габдулла әфәнде Тукаев белән минем арадагы мөнәсәбәт 1905 елдан башлана. Ул вакыт мин Оренбургта, ул Уральскида иде. Шул вакыт мин «Фикер», «Әлгасрелжәдит»кә язган нәрсәләремә карата аңардан өч-дүрт мәртәбә хат алдым»,—ди ул.

Ел ахыры. «Фикер» газетасы чыга башлагач (27 ноябрь) Габдулла әфәнде. «Фикер» матбагасында бишәр сум вазифа алып, ике ай наборшик булып хезмәт итте.

Наборшик вакытында бәгъзе бернәрсәләрне үзлегеннән төзәтә башлагач. Камил әфәнде аңар ун сум жалунье биреп, мөсәххих итеп куйды».—ди Г. Кариев үзенең истәлегендә.

К. Мотыйгый истәлегендә иң әүвәл айга сигез сумга хезмәт итә башлавы, тора- бара хезмәт хакын егерме биш сумга күтәрүе турында әйтелә.

Истәлек авторларыннан К. Мотыйгый фикерләре дөреслеккәрәк туры килә. Тукай Казанга килгәч, Шәһер Шәрәф белән очрашкан вакытында Уральскида егерме-егерме биш сум кадәрле вазифа алып эшләве турында сөйли.