АЗАТЛЫККА ТАБА
1990. 25 август
Мин сәясәтче түгел. Мин язучы. Әмма 1990 елның 25 августында башланачак халык депутатлары җыенына бармыйча өйдә утыра алмадым Язучының, сәнгать кешесенең эше урамда, нәмаешларда (демонстрацияләрдә) кычкырып йөрү түгел, аның урыны язу өстәле янында дип акыл өйрәтүчеләр күп булды Заманында сатира кичәләре оештырып йөргәнемдә дә миңа, -иҗат белән генә шөгыльләнергә кирәк-, диләр иде Гадәттә ул кешеләр йә обкомда, йә КГБ тирәсендә йөрүчеләр була торган иде. Татарстан автономияле җөмһүриятенең Югары Советы сессиясе башланырга бер сәгать чамасы калганда мин Ирек мәйданында идем Үземнән башка анда адәми зат булмас дип өметсез генә килсәм дә. мәйдандагы халыкның күплегенә хәйран булдым Йөзләп кеше бар иде Шушысы да бик олы сөенеч иде яшел байраклар тоткан, ай-йолдыз сурәтле әләмнәр, маңгайларына «АЗАТЛЫК» дип язылган яшел тасмалар бәйләгән яшьҗегетләрне, кызларны күргәч, күземә яшь килде Яшибез икән әле, үләргә иртәрәк икән әле. дидем Ә инде болар Чаллыдан. Түбән Камадан килгән җегетләр дигән сүзләрне ишеткәч уйлап куйдым Казан әле. Казан уянмаган
Вәкилләр (депутатлар) килә башлагач. Чаллылар тыкрык ясап, һәр вәкилне шуннан уздыра башладылар Тәпәч тоткан милиционерлар халыкны кыйнарга әмер көтеп тора сыман Депутатлар күренүгә, халык һаваны ярып:
—Азатлык! Азатлык! Азатлык!—дип кычкыра башлады
Бу да минем өчен яңалык иде. Шушы ике-өч йөз кешенең бергә тупланып, йодрыкларын һавага төбәп «Азатлык» кычкыруы маңкортка әйләнеп бетә язган татар халкының кыю көрәше булып тоела иде миңа
Чаллы җегетләренең җитәкчеләре Зиннур Әһлиулла. Тәлгать Әхмәдиша. Дамир Галимҗан тавыш көчәйткечләр аша сәяси торым хакында. Мәскәүнең Татарстанны сыер урынына савуы турында, шовинист җитәкчеләрнең, аларга сатылган Татарстан коммунистларының татар халкын ат урынына җигүләре, эт урынына сүгеп торулары мәсьәләсендә -Автономия» дип аталган колониаль өлкә булудан Союз җөмһүрияте дигән дәрәҗә алырга кирәклегенә кагылышлы сүзләр белән әледән-әле халыкка оран сала торалар Мин дә берничә тапкыр үз фикерләремне әйттем Мин сөйләгәннәр өч тарафка аталган иде Беренчесе— милиция хезмәткәрләренә, икенчесе—депутатларга, өченчесе—халыкка
—Милиция хезмәткәрләре! Сез җинаятьчеләрне, үтерүчеләрне, каракларны, рэкетирларны, көчләүчеләрне тотасы урында, халыкка каршы басып, тәпәчләр белән халыкны кыйнарга боерык көтәсез Халыкка файда китерәсегез килсә, үз эшегез белән шөгыльләнегез! Халык үзе сайлап куйган вәкилләрне халыкның
үзеннән саклау ул имәнгеч бер хәл! Чыгыгыз безнең якка яки китегез моннан'
—Халык вәкилләре1 Сез кемнән куркасыз9 Үзегезне сайлап куйган халыктан милиция гаскәре артына яшеренгәнсез икән, димәк, сезне халык сайламаган, сез демократик юл белән түгел, арткы—иске юллар белән вәкил булуга ирешкәнсез1 Чыгыгыз, халык белән бергә булыгыз!
—Кадерле туганнар! Милләттәшләр! Якыннарыгызга, күршеләрегезгә әйтегез, җыен беткәнче мәйданга күпләп килсеннәр Татарстанның байлыгын Мәскәүгә төяп озатырга моннан ары юл куймаска кирәк! Мәйданга чыгыгыз' Һәркөн монда булыгыз' Уяу булыгыз! Бу көннәр—безнең соңгы ышанычыбыз'
—Жәмәга-ать, Минтимер Шаймиев килә-ә!—дигән хәбәр яңгырады
Чаллылар Шәймиевне урап алган Хәтта милиционерлар да халыкны тыеп тора алмый Минтимер Шәймиев каушаган, аптыраган Милиционерлар кешеләрне аннан аерырга маташа, ләкин халык тыгыз дивар кебек каты тора
Минтимер Шәймиевнең борын төбендә үк зур хәрефләр белән язылган гыйбарә күтәргәннәр
"Табеевлар, Усмановлар—Шаһ Гали, ә син кем. Минтимер9'- «Минтимер! Булма камыр—бул тимер!-
Шушы мәтәвек вакытында мин Минтимер Шәймиевнең кулына сигез язучы кул куйган хатны тоттырдым. Ул милиция сагы астында бинага кереп китте Шәймиев минем бу хатымны бик теләп кабул иткән иде, әмма икенче тапкыр очрашкач, ягъни хат белән танышканнан соң, ул миңа кул бирмичә төксе генә исәнләште Хатның тексты түбәндәгедән гыйбарәт иде
«Минтимер якташ! Әгердә Татарстанның РСФСР. СССРга берьюлы буйсынуын законлаштырачак проект расланса, син олы урыныңны да, бөтен уңайлыклардан файдалану хокукын да саклап калачаксың Ләкин син татар халкы өчен сатлык, куркак җан булып мәңгегә тарихка керәчәксең Әгәр дә Татарстанның тулы мөстәкыйльлеген раслата алсаң, бөтен уңайлыклардан файдалану хокукларыңны да. абруйлы урыныңны да барыбер саклап калачаксың Ләкин бу юлы син татар халкының милли каһарманына әвереләчәксең Сайла. Минтимер якташ! Сиңа Татарстан халкы гына түгел, иреккә, азатлыкка, тигез хокуклыкка омтылучы бөтен халыклар да өмет илә карый Аларның өметен акла. Минтимер1 Татар язучылары Батулла Рабит Мөхлис угълы, Зөлкарнай Фәиз Мәүлит угълы. Корбан Рафис Харис угълы. Зәйдулла Ркаил Рафаил угълы. Газинур Морат Васик угълы. Хөснияр Зиннур Зыятдин угълы. Хуҗа Мәгъсүм Хаммат угълы 23 08 1990 ел-
Бу хатның икенче өлешен Газинур телевидениедән дә халыкка җиткергән иде инде Шөкер, Минтимер Шәймиев алга таба моңа кадәр Татарстан җитәкчеләре башкармаган файдалы гамәлләр кылачак әле
Минтимер кара эчле Ак йортка кереп китте, халык аның артыннан үкереп калды
—Азатлык! Азатлык! Бәйсезлек1 Бердәмлек'
Вәкилләр килә тора, һәр вәкилгә:
—Кара аны! Әгәр дә суверенитетка каршы кул күтәрсәң, бел. безнең арада яшисең бар!—дип әйтүчеләр дә байтак иде
Бу көнне без мәйданда, чама белән биш йөз кеше идек
Утырыш башланды Без «АЗАТЛЫК» кычкырып, көне буе мәйданда йөрдек Ара-тирә туктап, халык җыеп, ни теләгәнебезне аңлата башладык Узгынчылар безгә карата төрле сүзләр әйтәләр Кайберәүләр
—И балакайларым, бахыркайларым, алып кына китмәгәйләре'—ди
—Дөрес сөйлисез! Без сезнең белән!—дигәннәре дә бар
Безне хурлап. рәнҗетеп киткәннәре дә юк түгел Болары урыс интеллигенциясе яки урыслашкан татарлар инде
—Вот вам демократия'—дип, әдәпсез хәрәкәт ясыйлар
—Ишь, чего захотели! Татария всегда была землей Российской, так она и будет и в дальнейшем'—дип төкерек чәчәләр, йодрык селкиләр, кәҗә тоягы күрсәтәләр Без исә каршы килергә, аңлатырга тырышабыз
—Нефть үзебезгә калса, син дә. татар да. чуаш та муллыкта яшәячәк бит.— дибез —Мөстәкыйльлек бер татар өчен генә кирәк түгел ләбаса, барыбыз өчен дә кирәк,—дибез
Юк. аларның күзләре акайган, аларның үз туксаннары туксан
—Вы—националисты'—диләр дә китеп баралар
—Долой шовинистов!—дип кычкырып калабыз Моңа каршы тегеләр
—Вам Ивана Грознога. Сталина не хватает!—диләр
Икенче көнне иртүк мәйданга җыелдык Халык күбәя, кичке якка тагын да күбрәк иде Чаллы җегетләре Казанны дер селкетә Мин аларга ияреп йөрим чөнки тавыш көчәйткечләр аларда, байраклар, өндәмәләр, гыйбарә-тәгъбирләр алар кулында, мәйданга алар хуҗа.
Алга таба вакыйгалар магнитофон язмасында бирелә
Магнитофонга язылганнарны мин үзгәртмичә, ничек язылган булса шулай кәгазьгә күчердем
Батуллатавышы Т атар халкының язмышын хәл итә торган Югары дивани мәҗлеснең барышына өченче көн Бүген бик тә кайгылы көн Яңгыр пыскып тора Без яңадан Ирек мәйданына җыелдык, ләкин кеше аз, шулкадәр ямансу, чөнки кичә кичтән Чаллының батыр җегетләре, каһарманнары үзләренең әләмнәрен тавыш көчәйткечләрен алып кайтып киттеләр Түбән Камалар да юк Казаннар ялгыз мәйданда ятим байрак җилферди Шулкадәр моңсу ки, кешеләрнең башлары түбән иелгән. «Азатлык- кычкыручы кешеләр юк Без—ялгыз Шовинистлар, провокаторлар килеп безне төрткәлиләр, әшәке сүзләр әйтәләр кычкыралар, яныйлар, авызларында—күбек, күзләрендә татарларга карата нәфрәт очкыннары ялтырый, аларның карашыннан Иван Грозный. Сталин. Ежов. Берия карый Ул күзләрдән шовинизм чаткылары агыла Җыелыштан да бик начар хәбәрләр килә Ямансу, болытлы көндә бер учма кеше йөри Кичәге мәҗлестә булган шомлы хәбәрләр белән Габделбәр Фәйзерахман таныштыра
—Кичә Татарстан Югары советы сессиясендә берничә мәртәбә хәтәр ситуация барлыкка килде Аның беренчесе Фәүзия Бәйрәмова тәкъдименнән соң будды Эш болай тора. Үзләрен урыс демократлары дип йөртүче ТАССРның күп кенә халык депутатлары Татарстанның суверенитеты мәсьәләсен референдум аркылы хәл итеп, бу эшне җимермәкче булалар Имеш, референдумга куябыз да (референдумга халык әзер түгел, татарда аңламый, урыс та аңламый), урыс тулысынча каршы чыгар, шуның белән йомылыр дип уйлыйлар. Шуны исәпкә алып Фәүзия Бәйрәмова тәкъдим кертте референдум үткәрелә ала, әгәр дә ТАССР халык депутатларының өчтән ике өлеше моны яклап тавыш бирсә, диде Һәм тәкъдимен катгый рәвештә тавышка куюны таләп итте Рәислек итүче Шәмгунов моны бераз шикләнеп каршы алды һәм залда бик көчле реакция булды Фәүзиянең тәкъдименә каршы чыгучылар шактый булды, соңыннан тавышка куелды һәм йөз унөч тавыш кына җыя алды Фәүзиянең тәкъдиме Залда йөз кырык сигез татар депутаты утыра Ә менә Фәүзия тәкъдимен яклап тавыш бирүчеләр йөз унөч кенә булды һәм Фәүзиянең тәкъдиме үтмәде. Ул гына да түгел әле. Мәсгут Хафизов, ач торган җегет, хәзер ул депутат: депутатларның өчтән бер өлеше кул күтәрсә референдум үткәрергә, диде һәм үзенең тәкъдимен тавышка куярга кирәклеген әйтте Әлбәттә, моның тәкъдиме үтмәде, шулай да татар депутатлары арасында да референдумга өметләнүчеләр бар икәнен күрсәтте Икенче хәтәр ситуация менә мондый будды ТАССР халык депутаты Колесникны беләсез, ул Вечерняя Казань- газетасында өч көннән өч көнгә татар халкының суверенитетлыгына каршы, халыкка каршы, татар халык лидерларына каршы мәкаләләр бастырып тора. Ул «Иттифак- партиясен фашистлар партиясе, татар халкын фашизмга баручы халык дип атады Һәм шуны экология комиссиясе рәисе итеп тәкъдим иттеләр Марат Мөлек бу әфәнденең, Колесникның, -Вечерняя Казань- газетасында басылып чыккан мәкаләсен укыды һәм бу кеше бик хәтәр кеше, суверенитетка каршы көрәшүче кеше, татар халкына каршы көрәшүче кеше дип аңлатты Марат Мөлек шушы «Вечерняя Казань- газетасын укыганда шактый депутатлар, шул исәптән татар депутатлары да. бу монда укылырга тиеш түгел нәрсә, дип ысылдый башладылар Бер кадәр көрәштән соң Колесникның кандидатурасы тавышка куелды Ул күпчелек тавыш белән экология комиссиясенең рәисе булып үтте Аның экология комиссиясенең рәисе булуы әле бер нәрсә ул автомат рәвештә Югары Совет президиумының әгъзасы булып үтте Югары Совет әгъзаларыннан хәзер унөч кеше билгеле. сигезе урыс милләтеннән Биш татарның да татарлыгын анык кына белеп бетереп булмый әле Татар халык мәнфәгатьләрен саклаучы кешеләрме икән алар? Шулай булгач. Югары Советның әле төзелеше, составы
' Дөреслек хакына шуны да айтгеп үтик, референдумны үткарү барышында ул үзен бөтенләй башка яктан күрсәтте.халык ягына чыкты Р.Б.
бик шикле, татар халкы мәнфәгатьләрен яклый алырмы икән дип шикләнәм
Б а т у л л а Татар язучы-депутатлары ни хәлдә утыра9
Г абделбәр. Татар язучы-депутатларыннан зур активлык күрсәтүчеләрне күрмәдем, гомумән, татар депутатларының сессиядәге үзләрен тотышы егылып китәрлек Урыс депутатларының күзләре ачык, аларның группалары бар Берсен- берсе бик каты яклыйлар Ә менә татар депутатлары бик кызып бәхәсләр барган вакытта да газета-журнал укып утыра. Кайберләре йоклап утыра, сөйләшеп утыралар Һәм рәислек итүче тавышка куярга тәкъдим биргәч тә. нәрсәгә кул күтәрәсен белмичә, кешегә карап, каушап, кеше кул күтәргән якка кул күтәреп утыралар Татар депутатларының күпчелеге карап утыра, ләкин һәрбер кешенең тавышы кадерле вакытта татар депутатларының шактыеның шулай утыруы бик хәтәр
Батулла. Аяныч!
Разил Вәли мәйданнан узып бара
Батулла. Иптәш депутатлар! Монда безгә хәбәр чыкты сез гәж,ит укып утырасыз икән анда, журнал укыйсыз икән Уянып кына кул күтәрәсез икән, дигән сүзләр йөри Дөресме ул. юкмы, иптәш Разил Вәли?
Разил Вәли. Төрлесе бар. төрлесе Районнардан килгән кешеләр анда, бик күп райком секретарьлары һәм башкалар.
БатуллаӘ язучылар?
Разил. Язучыларның да төрлесе бар Мөхәммәди2 кичә бик әйбәт чыгыш ясады, язучы Фәүзия бик әйбәт чыгыш ясады Мин әле бер сүз дә әйтмәдем Мин төп сүземне әйтәчәкмен референдумга карата Һәр атлаган саен сикереп торып, үзең белмәгән нәрсәгә кысылып йөрү дөрес түгел дип саныйм Мин әзерләндем референдум турында сөйләргә. Чыгышым әзер Кичә «Вечерняя Казань»да ярты бит мәкалә бастырдым Референдум турында без атлаган саен сикереп торып чыгыш ясаячакбыз.
Батулла тавышы Обком ишеге төбенә барып,тагын тыкрык ясарга өндиләр. Кешеләр, бар булганыбыз йодрыкларыбызны һавада селки-селки «Азатлык» кычкыра башладык Халык күбәя, шөкер Һәр депутатны урап алып, ишеккә кадәр озатабыз. Мин Колесник янына килдем.
Батулла Товарищ Колесник! Вы за Сталина или же против9
Колесник. Конечно, против!
БатуллаА почему тогда утверждаете двойное подчинение сталинское9 Колесник А почему вы решили, что я утверждаю двойное подчинение?
Батулла По печати Как вы относитесь ТОЦУ9
Колесник. Смотря какой его части
Батулла.Вего программе ничего против русского народа нет Авы трактуете его по другому
Колесник. Есть!
Батулла. Значит, вы шовинистического толка человек
Халык кызганнан-кыза, депутатлар тизрәк кереп китәргә омтылса, аны куып ж,итеп торалар, тыкрыктан узарга кушалар
Бүген тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште Чаллы ж.егетләре кайтып китмәгән икән Хәлләрнең мөшкел икәнен белеп, Аллага шөкер, безне ташламаганнар, алар кайтып китсә, мәйдан бөтенләй буш кала иде
Батулла Әйдәгез әле. Чаллылар өчен тагын бер «Азатлык- кычкырыйк1 Азатлык! Азатлык!
Халык «Азатлык1» кычкыра Кешеләр мәйданда артканнан-арта бара Куәт сизелә
Батулла Кичә сез Сөембикә манарасына татар байрагы эләргә, дип киткән идегез Бу эш барып чыктымы?
Фәрит Шәриф Кичә, егерме сигезенче августта унтугыз сәгать тә унөч минутта байракны кадарга менеп киттек Унтугыз сәгать кырык биш минутта байрак Сөембикә манарасының иң очында иде инде
Батулла Кемнәр элде9
Фәрит Мин—Фәрит Шарифуллин. Әхтәм Сатый. тагын сигез кеше Шуннан соң төштек, егерме сәгать тә кырык биш минутта азан әйтелде Аннан намаз укылды Шунда биш-алтыПМГ машинасына төялеп бик күп милиционерлар килде Бауман районының замполиты килеп, бик каты әтәчләнеп, безне куркытырга
Сүа Ринат Мохаммаднсн турында бара
азапланды. Без аңа бирешмәдек Байрак кичтән эленеп тора иде әле Бүген иртәнге сигездә байракны алганнар Мин манара янына барганда, кече лейтенант, бер сержант тора иде охранадан Сорадым: нигә алдыгыз байракны, дидем ТАССРның МВД министры алырга кушты, янгынчыларны чакырыл китерделәр, таң алдыннан алдылар, диделәр Мин әйттем. җәмәгать, сез бу эшегез белен безнең халыкны аяк астына салып таптадыгыз. Сезнең бу эшегез халыкны башкаларга каршы котыртып, кан кою, Карабах ясау өчен эшләнгән, дидем Без моны болай гына калдырмыйбыз, дидем Аллаһ боерса, бүген тагын барып, элеп куярбыз
Б а т у л л а Сез кем буласыгыз үзегез?
Фәрит Фәрит Шарифуллин, Казанда яшим. Транспорт цехы белән идарә итәм. Казан заводларының берсендә.
Бату л ла Андагы байракны гына түгел, шовинистларның кулы тагын кайдадыр безнең байракны ерткалаган түгелме, Фәрит?
Фәрит. Әйе. бүген иртә белән ТИҮнең штабына барганда күрдек әләмнең бер таягы гына калган ие Халык сөйләве буенча, шул ук МВД әһелләре, УВД әһелләре ТИҮ штабындагы безнең әләмебезне урлап киткәннәр
Менә өченче көн инде, безне шовинистлар урап алып, битебезгә төкерәләр, байракларыбызга үреләләр, төкерек чәчә-чәчә «вы националисты» дип үзләренекен тукыйлар.
—Вы Карабаха хотите! Вы националисты! Вас расстрелять надо!—дигәннәре дә бар.
Югары Советта статусны карау башланды. Сәгать икедә вәкилләр тәмәке тартырга чыгачаклар икән Симергән шовинистлар, куркак татар депутатлары Хәлем китте. Кан басымым бик нык күтәрелде. Йөрәк шашып тибә Көчкә утырам. Көчкә йөрим Чаллылар өчен йөз кырык сум чамасы акча җыйган иде халык Шуны тиешле кешегә тапшырырга дип кенә утырам, кайтып китәр идем юкса.
Унөч сәгать утыз җиде минут Бераздан җегетләр Югары Совет урнашкан бина тирәли, мәйдан буйлатып «Азатлык» кычкырып йөри башлаячак Депутатларның тәмәке тартачак урынына барабыз Әләмнәрне, лозунгларны күтәреп барырга кеше җитми, кул җитми Халык әбәткә таралды Марсель Галигә:
—Син бер байракны алып бар әле,—дигән идем, качты:
—Мин күтәреп йөрергә тиеш түгел аны!—дигәне генә ишетелеп калды
Халык «Азатлык» кычкыра. Кеше саны әкренләп арта бара
Заманалар үзгәрә тора. Менә бүген генә, берничә сәгать эчендә генә дә сәяси мохит кинәт үзгәреп куйды Урамдагы халыкның уянуы, һәр вәкилгә йодрык селки- селки үз таләбен куюы, һәрбер вәкилне урап алып «эшкәртүләре» каршыларына йөгереп чыгулар һәм мәйдан буйлап, элеккеге өлкә комитеты йортының алдында да артында да мегафон аша «Азатлык» кычкыру, дөреслекне сөйләп тору тәэсирсез калмады кебек—күп кенә чыгышларда депутатлар мөстәкыйльлекне яклый башлады
Мәйданда халык арта бара Италия телевидениесе бу хәлләрне төшереп йөри Ләкин Татарстан телевиденисе. Татарстан кинохроникасы күренми алар безне төшерергә теләмиләрме9 Халыкның тарихи шушы мизгелендә ничек итеп үзенең югалткан хокукларын яклап, урамга чыкканын төшерергә теләмиләр, йоклап яталар. Урам тулы халык. Күп. яхшы сүзләр сөйләнә Язучылар да уяна Беренче көннән алып мәйданга йөри торган язучылар бар Бер мәртәбәдә килеп карамаганнары күбрәк.
Ләис Зөлкарнай. Рөстәм Мингалим. Газинур Морат. Рәшит Әхмәтҗан, Флүс Латыйфи, Рашат Низами, НиязАкмал. Зиннур Хөсниярлар гел күз алдында Ләкин, ни өчендер, бүтән язучылар күренми Бүген Илдар Юзи белән Мәхмүт Хөсәен күренде Кайда калганнар, нишләп йөриләр? Зөлфәт бер күренде Мөдәррис бер күренде, Марсель Гали бер күренде
Мәйданда артистлар да бар Равил Шәрәфи көн саен килә Шамкай көн саен килә Вафирә һәрвакыт монда Гөлзада һәрвакыт монда Риф Гатауллин күренә Мәсгудә Шәмсетдин халык арасында. Рамил Курамша беренче көннән бирле урамда.
Халык тагын да артты Эшләр бара шикелле Вәкилләрне каршы алырга ипи кибетеннән алып Зур Урамга кадәр бөтен мәйданны томаладык Арада тыкрык калдырып вәкилләрне шул тыкрыктан үткәрәләр Халык мәнфәгатен яклаган вәкилләргә рәхмәт сүзләре кычкыралар Ләкин әле татар язучы-вәкилләре җыелышта каты сүзләрен әйтмиләр Фәүзия Бәйрәмова бер ялгызы телгәләнә,
бәргәләнә. Халык арасына чыга, сөйли.
Мәйданга бик күп әбиләр, апалар килде, алар чиләк-чиләк кайнар бәрәңге, май, чәй, помидор, ипи алып килгәннәр Ап-ак яулык, матур шәлләр бәйләгән пөхтә, чиста карчыклар Менә кемнәр көрәшә! Менә кемнәр батыр! Татар ирләре, татар егетләре йоклап ятканда, татар карчыклары азатлык таләп итеп урамга чыккан Акчалары беткән Чаллы җегетләренең тамагын шушы әбиләр туйдыра Урам тутырып әбәт ашый халык Халык үз көрәшчеләрен тәрбияли, ярдәм итә Моны күреп күңелем тула. Кешегә күрсәтмичә генә җылап алдым Бу җылау халкымның мескен булып торган елларын искә төшергәннән дә. халыкның аз-маз уяна башлаганыннан да иде бугай.
Әбиләр: «Ашагыз, балакайларым!»—дип икмәк турый, чәй ясыйлар
Чаллы җегетләрен кунакханәләрдән куганнар имеш, алар экстремистлар, милләтчеләр икән. Бу турыда мин халыкка җиткердем, халык шундук Чаллыларга ярдәм-иганә акчасы җыя башлады.
Шушы хәлләрне үз күзең белән күреп торып, ничек җыламыйсың инде1 Бу бит дүрт йөз ничә елга бер килгән кузгалыш. Дөресрәге, кузгалышның башы.
Караңгы төшкәнчегә хәтле халык мәйданнан китмәде. Бу көн бик нәтиҗәле булды. Вәкилләр тәнәфескә чыккач, мегафоннардан гел кычкырып тордык:
—Сөз нинди халыкның депутатлары? Халыктан куркып, милиция артына посып, тәмәке тартасыз! Шулмы сезнең халыкка хезмәт итүегез! Чын халык депутаты булсагыз, чыгыгыз халык янына, курыкмагыз халыктан! Алыгыз милиция сагын! Милициянең болай да эше күп, үз вазифаларын башкарырга китсеннәр!
Бер милиция полковнигын халык алдына алып килеп әйттем.
—Әгәр дә депутатлар коллыкка кул куйса, безгә чыгып әледән-әле хәлләрне аңлатып тормасалар, халык үзе депутатлар янына бәреп керәчәк! Танк чакырсагыз да, моннан китмәячәкбез Йөз кешене сытсагыз да, бер миллионыбызны сытсагыз да, калган алты миллион татар ирек өчен көрәшәчәк'—дидем
Шулай итеп, без әлсерәп соң гына өйләребезгә таралдык Бирсен Ходай, иртөгөсе яхшы булсын! Иртәгә хәлиткеч вә соңгы көн Аллаһы Тәгалә, үзең ярдәм ит!
1990 ел. 28 август Ирек мәйданы
Иртән иртүк Ирек мәйданына килдем Чаллы җегетләре инде уянган әләмнәрен күтәреп, гыйбарәләрен, лозунг-транспарантларынасып. -Азатлык-дип кычкыра- кычкыра Иҗтимагый үзәктән Ирек мәйданына таба киләләр иде Мин. куанып, аларга каршы йөгердем, сафка кушылып, тавышым карлыкканчы кычкыра-кычкыра обком йортына киттек Бүген дә тыкрык ясалды Вәкилләр, өйрәтелгән бозаулар кебек, кумыйча да шул тыкрык аша уза башладылар
Хәтәр хәбәрләр килеп тора Урысча газеталар халыкка яла яга торган мәкаләләр бастырганнар Райкомнар тиз генә җыелышлар җыеп татарларның хулиган группасы таяклар белән урысларны кыйнап йөри, алар исерек, наркоманнар икән, шәһәр буйлап урысларга террор ясап йөри икән, дигән хәбәр таратканнар Бөтен мәктәпләрдә ата-аналарга сак булыгыз, татарлар урысларны кыйнап йөри, дип әйткәннәр Шундый мөшкел хәлләр Гайбәт, ялган провокация мохите Казанда Яшел бәйләгән җегетләр исерек, наркоман дип бер урыс җегете минем үземә дө әйтте Пөхтә киенгән, утыз яшьләрдәге чибәр генә кеше иде ул Мин, үземне белештермичә, шундук аның беләгеннән тоттым да Чаллы җегетләре янына алып
бардым, җегетләрне тезеп куеп:
—Вот они, эти парни с зелеными повязками! Покажи, кто из них пьян, у кого зрачки расширены!—дидем
Җегетләр янына килеп, берәм-берәм әлеге урыс жегетенә күрсәтеп
—Кайсысы исерек?—дидем.
Җегет нык каушаган иде
—Извините! Я ошибся!—диде
Бу адәм китте Мәйдан халык белән тула язган иде Митинг артыннан митинг үткәрәбез Мин алты-җиде тапкыр урысча да, татарча да сөйләдем Мәйдан аша узган автобуслар, туристлар, интуристларга аңлатабыз, сөйлибез Язуларыбызны автобус тәрәзәләренә якын ук алып килеп күрсәтәбез.
Гайбәтләр әледән-әле ишетелеп тора Депутатлар арасында да безне экстремистлар, наркоманнар группасы дип әйткәлиләр икән
■Вечерняя Казань-, «Советская Татария» газеталарында басылган мәкаләләргә каршы митинг оештырдык «Вечерняя Казань» газетасын яндыру күренеше булды.
Халык арта. Узгынчыларга ни өчен мәйданга чыкканлыгыбызны аңлатырга тырышабыз Көрәш бара Ләкин ник бер киноаппарат булсын да. ник бер магнитофон булсын! Халыкның уяна башлаганын телевидение дә. киностудия дә тарихта калдырырга теләми, ахрысы Үзәк телевидениедән татар халкының мәйданга чыгып, үз хокукын якларга тырышуын күрсәтсәң, бөтен халык аңлар иде, күрер иде, безгә кушылучылар күбәер иде Татар әле тулаем манкорт ук түгел, шуны күрерләр иде Телевидение һәм радио тапшырулары комитеты рәисе Илгиз Хәйруллинга әйттем:
—Нигә телевидениедән халыкның йөзен, ап-ак киенгән матур әбиләрне күрсәтмисез?—дидем —Аларның. япь-яшь җегетләр. матур кызларның урамга чыкканын күрсәткәч, шовинистлар тараткан «экстремист, исерек, наркоман» дигән гайбәт-провокацияләре җимерелер иде,—дидем —Шушы тарихи мизгелне, бу каһарманнарыбызның йөзләрен бүген төшереп калмасак. кайчан төшерербез9
Халык арта бара, ләкин күңел тагын да күпне тели Их, бер ун-унбиш мең кеше җыярга иде шушында, дим. Халык күп булса, һич шик юк ки, халык җиңәчәк икән мәйданда йөреп мин шуны аңладым Бу турыда мин Рәшит Ягъфәргә әйттем, ул сабыр гына сүземне тыңлап бетерде дә. тиз генә каядыр китеп тә барды ярты сәгать чамасы да узмагандыр, ул бер кочак кәгазь төргәкләр күтәреп килеп җитте. Халыкны күпләп мәйданга чыгарга өндәп язылган өндәмәләр иде алар Без аларны тиз арада халыкка таратып бетердек Муллалар, мөәзиннәр дә кешеләрне вәгазь-намаз вакытында нәмаешка чакырсын иде дип мин мәчеткә киттем Анда хәзрәтләр юк иде Каравылда торучы бер абзый, бер-ике хатын минем ниятемне белгәч, тырнаклары белән чыраемны ерта яздылар
—Син Карабах телисеңмени, кабахәт! Синдәй әшәке кешеләр, синдәй усал кешеләр халыкны урамга чыгарга котырта!—дип, мине мәчеттән куып ук чыгардылар
Шул кызулык белән йөгерә-чаба торгач. Камал театрына барып кердем, үз артистларым, сәхнәдәшләрем мине аңларлар дип өмет итә идем мин Театрда репетиция вакыты иде. Гафур Каюмның «Мирас» исемле пьесасын кабатлыйлар иде Празат Исәнбәт белән артистларның эшләрен бетергәнен көтеп тордым
—Ни җаныгыз бар9 Берегез дә мәйданда күренмисез' Халык азатлык өчен көрәшергә мәйданга чыкты. Халкыбызның иң хәтәр көннәре Яшибезме, юкмы дип көрәшкәндә ни гамегез белән йоклап ятасыз9 Халык кычкыра миннән сорыйлар кайда артистлар, диләр Халыкның теләген белдерергә килдем! Әйдәгез мәйданга!
Шулчак Празат миңа җикереп
—Театр политикадан читтә булырга тиеш, артистларның урыны сәхнәдә!— диде
—Политикадан читтә булгач, нигә политик әсәр куеп ятасыз?—дидем,— Гафурның пьесасы нәкъ менә политика түгелме соң?
Театрдан да куылгач, мәйданга йөгердем Күңелем кителде Җитмәсә, мәйданда кеше бик аз иде, нибары йөз илле чамасы Арыганнардыр, ашарга, әбәткә таралганнардыр дип уйладым.
Их, ун-унбиш мең татар мәйданга гайрәт илә нәгърә орса, депутатлар әллә
кая китә алмаслар иде дә Татар халкын аны аңламассың Концертларга егерме бишәр мең җыела ул. Спорт Сараенда дүртәр мең дәррәү килә Ни өчен соң мәйданга, көрәшкә килми9
Чаллы җегетләренең сорап алган ял көннәре бетте Аларның кайсысы үз хисабына эштән өч көнлек ял алган, кайсысы кан тапшырып эштән киткән иде Аларда—ике мегафон, байраклар Алар кайтып китсә, без бер уч карчыклар белән монда ничек көрәшербез икән?
Хәлсезләнеп соң гына өйгә кайтып егылдым Арыган булсам да йоклый алмадым
1990 ел. 30 август
Татар халкының язмышы хәл ителә торган соңгы көн Нәрсә булачак бүген? Татарстан РСФСРга да, СССРга да берьюлы буйсыначакмы9 Шәймиев Ельцинның да, Горбачевның да берьюлы уртак хезмәтчесе булырмы9
Югары Советта бертавыштан шундый карар кабул ителгән
—Утызынчы август көнне мәйданда бернинди митинг булырга тиеш түгел!
Янәсе, халык үзе сайлап куйган депутатларга бик нык комачаулый икән Сәгать унга хәтле халык мәйданнан таралмады Милиционерлар ОМОНнар, эт тутырылган автобуслар тыкрык саен постырылган иде
Батулла тавышы Ирек мәйданы Дүртенче көн Разил Вәли белән сөйләшү
Батулла Кичә нәрсәләр булды, Разил9
Разил Вәли Кичә бер төркем депутатлар суверенитетны яклаган депутатлар, Шәймиев белән очраштык Без әйттек әгәр дә безнең хыяллар тормышка ашмаса, дәүләт суверенитеты булмаса без, татар депутатлары, җыелышып милли суверенитет мәсьәләсен күтәрәчәкбез диде 1966 елда Вена килешүенә безнең ил кул куйган Анда һәрбер милләт үзбилгеләнергә, үзенә баш булырга хокуклы, диелгән
Батулла Яхшы хәбәрең өчен рәхмәт Разил
Батулла тавышы Бәлки татарның яңа тарихы шушы көннән башланып китәр9 Иншалла, шулай булсын'
Мәйданда халык күп Халык яклы депутатларга
—Рәхмәт' Мең яшә'—дип кычкыралар
Безгә каршы депутатларга
—Долой!—диләр, аннан соң —Азатлык'—дип кычкыралар
Чаллылар ярдәмендә татар язучылары да уяна башлады Сез мәйданда Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр. Рөстәм Фәйзулла. Рәшит Әхмәтҗан тавышларын ишетәсез “Азатлык! Азатлык'
Чаллы җегетлөре мәйданга көлке бер рәсем алып килде Рәсем зур түгел Рәсемдә Минтимер Шәймиев камыт киеп, арбага җигелгән арбада чыбыркы тоткан Горбачев, чыбыркы тоткан Ельцин Минтимерне кыйный-кыйный куалыйлар Аста язу -Менә шушы була инде ул ике субъектлы республика'» Бу рәсемне Фәрит Җөләй ике метрга ике метр итеп зурайтып китерде Җегетләр аны депутатлар юлына бастырып куйды
Ниһаять, бүген депутат Роберт Миңнуллинның теле ачылды Мөнбәрдә ул Аның чыгышы әйбәт иде. сүзләре төгәл. Сүгәрлек түгел җегет икәнсең әле. дип әйтерлек иде
Мәйданда торган вакытта минем янга бер ир кеше килде
—Мин Альберт Минһаҗ булам'—диде ул
Бөтен Казанның радиоэлемтәсенең башлыгы икән Ул мәйдандагы тавыш көчәйткеч чиләкләрен эшләтеп, эчтәге утырышның барышын бөтен халыкка ишеттерә башлады Бу рөхсәтсез эш икән
—Кичке якта мин сезгә бик көчле микрофоннар китерәм. автобус белән ләкин депутатлар янына кереп, сез рөхсәт алып чыгыгыз'—диде Альберт
Фәнзаман Баттал белән без бу эшкә алындык Керүебезнең нәтиҗәсе булмады Шәһәр Советы рәисе Камил Исхаков андый эшләр өчен өч көн алдан гариза кертергә кирәк, диде
Мәйданга чыктык Минем янга килеп, бер җегет бик тә хәвефле сүз әйтте
—Мин моторлар төзү заводыннан егерме җиденче цехта эшлим Бүген эштән туры монда килдем Кичә безнең цех дружинасы ДҢД буенча дежүрствода булды
Минем иптәшләрем сөйләде: инструктаж вакытында бер майор дружиначыларга пикетчикларның барысы да исерек икән, наркоманнар икән, сугышып йөриләр, кеше кыйнап йөриләр, дип, аракыга сатылган алар, Чаллыдан, Түбән Камадан аларны аракыга яллап җибәргәннәр икән, дигән
—Майорның исеме билгелеме?
—Менә шунысын ачыклый алмадым. Үзебезнең цехның җаваплы кешесе аның фамилиясен әйтә алмады Мин үзебездә аңлатырга тырышып карадым Моның ялган икәнен әйттем, чакырдым, килегез, анда халыкка аңлатып торалар. Бу безнең халкыбызга тап төшерә, дидем
Менә, ниһаять, бүген Түбән Камадан күпләп килеп төштеләр Җитәкчеләре Ильяс исемле ир-егет Нур өстенә нур булып батыр җегетләр килә
—Сезне сагындык!—ди халык
Провокацияләр, ялганнар турында петиция язып, Фәнзаман белән тагын утырышлар йортына кереп киттек
М Рокицкий кичә телевидениедән татар халкына яла якты Имештер, без, мәйдандагылар, Татарстан бары тик татарларга гына, дигән язулар күтәреп йөрибез икән Бу турыда да президиумга язып керттек
Унике сәгать егерме минут Тәнәфес Халык янына Марат Мөлек белән Фәүзия Бәйрәмова чыкты
Фәүзия. Туганнар1 Эш менә шунда хәзер Үзегез ишетеп тордыгыз, безгә ультиматум куйдылар Әгәр сез чыгып халыкны бераз тынычландырмасагыз, без сессияне өзәбез, диделәр Һәм моның болай дип әйтүен күп кенә депутатлар шатланышып кабул иттеләр, ягъни сез монда тавышланып торсагыз һәм без сезне шуңа өндәсәк, статус мәсьәләсе көн тәртибеннән төшеп калачак Сессия барышын тыңлагыз, китмәгез, һәрвакыт әзер булып торыгыз. Ләкин мин уйлыйм, байракларны хәзер алып торырга кирәктер! Дежурныйлар куегыз, провокаторлар кычкырып йөрмәсеннәр, суверенитет мәсьәләсе хәл ителмәгән килеш. Чаллылар бирегә килү өчен кан тапшырды Өчәр тапкыр кан тапшырып килделәр Минем мораль яктан хакым юк китегез дип әйтергә. Мин моны беләм, ләкин без сессияне өзсәк, моннан да яман нәрсә булмаячак, туганнар
Зиннур Әһлиулла Чаллы иҗтимагый үзәге сүз ала Менә, җәмәгать, күрдегезме инде? Азатлык әзрәк тезләнеп тә куя икән ул Тезләнә икән инде, ул азатлык була алмый Ләкин безнең бер тәкъдимебез бар Кичкә хәтле «Азатлык» кычкырып бер генә тапкыр барырбыз Ләкин без моннан китмибез Без монда ничә тәүлек буе ятабыз, теләсә кайда йоклыйбыз Әгәр дә безне моннан куалар икән, алар сессияне теләсә кайчан өзә алалар, бүген булмаса. башка вакытта шуңа күрә без тегендәрәк китәрбез, байракларны җыймыйбыз, алар беркемгә дә комачауламый
Батулла тавышы Хөрмәтле депутатлар! Сез шуңа игътибар итегез Депутатлар ягыннан провокацион чыгышлар булды Мәсәлән. Рокицкий: Татарстан бары тик татарларга гына, дип кычкыралар, шундый язу күтәреп йөриләр дип безне гаепләде. Бу ялган Олы ялган! Кайда күрәсез сез андый язуны9 Кайчан ишеттегез сез андый сүзләрне? Урыс халкына каршы бер сүз дә булмады. Рокицкий яки гафу үтенсен, яки аңлатсын, шуны таләп итәм!
Тавышлар Дөрес! Правильно'
Чаллылар Хөрмәтле депутатлар! Бу—җәмәгать тәртибен бозу түгел, бәлки милли бәйсезлекне сәламләү генә Сез безгә андый претензия белдерергә тиеш түгел!
—Мин Чаллы жегетләренә җавап бирергә телим Мин депутат Мөнир Әһлиуллин. «Социалистик Татарстан» газетасының баш редакторы. Менә хәзер генә комиссия төзелде Мин ул комиссия рәисенең урынбасары Монда иптәш Мөлеков та, Сафиуллин да, Фөйзуллин да бар. Миңнуллин да бар Верховный Советның кичәге карарында сессия барган вакытта митингларны демонстрацияләрне булдырмау турында. Әгәр дә бу карарга буйсынмасак, Югары Совет ул—югары органыбыз, без аның карарын санламаган булабыз һәм Верховный Совет үзенең эшен туктатырга мөмкин Инде хәзер җайланып килгән эшне, суверенитет алырга әзерләнеп беткән эшне туктату була, дим Чаллы иптәшләр, дөрес аңлагыз, без барыбызда сезнең белән, ләкин хәзер флагларны алып куеп, матур гына, эскәмиягәме утырып ял итәргә кирәк
Халык Ленин һәйкәле янына китте Анда үзеннән-үзе төзелгән концерт башланды Мәсгудә Шәмсетдин яңа җыр язган, шуны бөтен халыкка өйрәтә
Уянды бөек татар, җиһан тетрәткән татар Рәнҗеттермә тезеңне.
Бу соңгы көрәш, татар
Сәгать унсигез дә егерме биш минут Яңгыр коя Халык күп Яңа гына Татарстанга суверенитет бирү турында игълан яңгырады Халык бу хәбәрне төрлечә кабул итте Алкышлар да булды, ризасызлар да күп иде Сөмсере коелганнар да байтак. Шашып-шашып шатланучылар бар Мин сөенмәдем дә көенмәдем дә Чөнки иң начары түгел, шөкер, иң яхшысы да түгел Әмма зур җиңү иде бу ТССР дигән җөмһүриятебез бар, булсын, бәлки әле алга таба тагын да рәтләнер «А»дан котылдык, тагын «Эс-эс»тан да котылу форсаты чыгар әле Аллаһ боерса, дип үземне үзем тынычландырдым Ләкин әле суверенитет мәсьәләсе тулысы белән хәл ителмәгән Сессия җир. тел мәсьәләләрен карый
Биш сәгать буена халык яңгыр астында җырлап-биеп соңгы нәтиҗәне көтә
1552 елда менә шушы Арча кыры дип аталган мәйданда без басып торган җирдә, Ирек мәйданында (ихтимал, ул киләчәктә «Азатлык» мәйданы дип аталыр). Чапкын мирзалар, Япанчалар, Кошчак угланнар бугазга-бугаз, кылычка-кылыч килеп азатлык өчен сугышканнар,—аларның каны сеңгән мәйдан бу Нәкъ менә 438 ел элек җир өчен, җан өчен, дин өчен көрәш барган Бүген дә нәкъ шундый сугыш бара Ә йөрәкләргә сауган канны күреп буламыни*7 Ничә көн иртүк шәфәкъ сүнгәнче, көнозын аягөсте йөргән бу әбекәйләрнең, бу ирләрнең йөрәгенә кан саумаган дип кем әйтә ала?
Халык мәрхабә, афәрин, ура кычкыра Мин максатсыз гына халык арасында йөрим Шулай моңланганда яныма музыкаль фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйлөҗ килде
—Хәлең бик авыр бугай, Батулла абый, бераз гына хәл алып тор Минем машина эченә кереп,—диде
Мин риза булдым Без аның машинасына кереп утырдык Монда Рәшит Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъләм дә бар иде
—Ни хәлләр. Батулла?
—Бүгенгәчә без «2«дә яши идек Бүгеннән без кәгазьдән суверенитет алып, «3»нчедә дә яши башлаячакбыз Әле шушы өчлене дә нинди көч сарыф итеп алдык Алга таба -5» дәрәҗәсенә җиткезербез. Алла боерса
Мөдәррис Кешеләр арыды Анда утырган дәүләт кешеләре дә арыды алар халык сайлаган депутатлар дип атала, мондагыларда арыды, барысы да арыды Халык арыган кадәр берәүнең дә арыганы юк әле Татар халкы—иң арыган халык үз дәүләте булмаса. алга таба ул йөкне тартып бара алмаячак Декларацияне кабул иттеләр, әмма «социалистик» дигән сүз күңелгә ятмый Нинди социалистик инде ул? Коммунизмга бардык, -развитой социализм» төзедек Бөтен илләр социализмнан качып барганда, нигә «халык җөмһүрияте» дип игълан итмәскә1
Рәшит Мин бишенче көн инде монда Сәгать сигездә килөм, егерме икедә кайтып китәм Аяклар шешенде Халыкның да аяклары шешенгән
—Кагылулар. сугылулар булса.
Дошманнарга каршы чыгарбыз Без туган тел булып җырларбыз да. Без туган җир булып сугарбыз'
Шушыннан артык чигенү юк' Юк!
Ринат Милләтебезнең каһарманнарына, шушы зур көрәшне әйдәп баручы җегетләренә мең-мең рәхмәт Татар халкы үлеп барган көннәрендә күтәрелде Шуңа шатланам Халыкка рәхмәт1
Мөдәррис
— Үз дигәнчә бара халык һаман.
Үз дигәнчә бара кешелек
Казан өязендә кыссаң аны.
Ул Җаектан чыга бүселеп
Бәреп чыга башкорт даласыннан.
Себерелеп килә Себердән Сындырам дип тоткан мондагылар Тотып кала бары сеңердән.
Батулла тавышы Тагын шомлы хәбәр килде Имеш, безне алдарга азапланалар икән Татарстан барыбер РСФСР составында калырлык җай эзли икән шовинистлар. Өстән яңгыр явып тора, халык китәргә теләми Депутатлар һәр пункт буенча бәхәсләшәләр Бөтен милек, җирдәге байлык халыкка дигән сүзне үзгәртергә тырышалар икән шовинистлар «Халыкка» түгел, «халыкларга» булсын, янәсе РСФСР декларациясендә ничектер, анысын мин белмим, «халыкка» ягъни бары тик урыска гына микән, әллә РСФСРда яшәүче барлык халыкларгамы икән?
Урамда халык «Азатлык» кычкыра Бу эш бүген генә бетә алмады Озакка сузыдды Мин Түбән Камадан килгән ун кешене еемә алып кайтып киттем Аларның кунарга урыны юк иде Вакыт бик соң иде Кунакларны ашатып-эчертеп яткырдык Мин дә яттым, егылдым дисәң дә була Көннең ноктасы өчле-тугызлы гына булып бетте Уртача булды Без теләгән тулы ирек булмады Ләкин ике койрыкның хет берсен кисеп аттык.
Төрмә бар. Төрмәнең карцеры бар. Иң тар бүлмәсе Гомумән төрмә-зиндан дүрт төрле була ул. Төрмә эчләрендә төрмә Беренче төрмә—бер кешелек карцер Карцердан чыкканда кеше чагыштырмача азатлыкка чыга, ягъни киңрәк төрмәгә, төрмәнең ишегалдына чыга Шартлы рәвештә иреккә чыгарылганнар була Ул эшли ала. йөри ала Әмма билгеләнгән арадан читкә китәргә генә хокуклы булмый Аннан да азат булган кеше «Советлар иле» дип атлаган зур төрмәгә чыга, чөнки Советлар Союзы—ул иң олы төрмә Тулы иреккә чыгар өчен Советлар Союзыннан аерылырга кирәк Шушылар белән чагыштырганда, безнең мөстәкыйльлек карцер түгел, без карцердан төрмәнең ишегалдына чыктык Шуңа күрә, шатланмыйм да. кәеф «төк сибә»
Бүген статус кабул иттек тә, иртәгә иртүк татарга ирек килде дигән сүз түгел Халыкның коллык рухы шул килеш калачак, бандитизм кимемәячәк, киресенчә арта барачак шовинистлар үз дигәнен кылачак Милли изү,сыгу, нефтьне бушлай суыру әле һаман шушылай еллар буе барачак Милли мәктәпләр шулай хокуксыз, фәкыйрь калачак Азатлыкның бер кирпечен салдык, алга таба миллионлаган кирпеч саласыбыз бар әле