АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Күктем авылы Апае районында, район үзәге Апастан 37. тимер юл станинясе Кильдураздан—19, Тәтештән 73 чакрым ераклыкта урнашкан
Авыл атамасы ни аңлата һәм ничек барлыкка килгән сон[1]
Бирегә килеп урнашучылар, олылар сойләвенә караганда, калын урман арасында намаз укып яшәгәннәр. Төннәр шундый караңгы булган, ә күктә ай ялтыраган Бу яктылыкны халык “кук шәм" дип йөрткән Шул нигездә авылга Күкшәм дигән атама бирелгән. Тора-бара ул Күкшемгә әйләнгән
Экспедиция дәфтәрләремдә авылнын өлкән кешесе Гаялетдин Бикчәнтәев (1906 елда туган) мина авыл атамасынын килеп чыгышын тагын икенче төрле итеп тә сөйләгән Авыл янындагы басуларда күк чәчәкләр күп үскәнгә авыл Күкшем дип аталган, имеш.
Авыл яныннан Ташлыклы исеме алган инеш ага. Ул суын Бола елгасына коя Бола суы авылдан ерак түгел генә үтеп китә. Ул Чуаш республикасыннан башлана һәм Тау ягы тобәгенен күп авыллары аша үтеп, суын Зөягә илтә.
Якындагы басуда Хәлил күле бар Элек ул матур, мул сулы булган, хәзер исә беткән. Чөнки ана ашлама капчыклары ташланган, каралмаган, игътибар булмаган Бу тирәдә сазлыклар күп булган, азегә кадәр дә сакланганнары бар.Авыл янында бик зур урман полосасындагы аланлыкта Изгеләр зираты урнашкан Бу зиратка, халык сөйләве буенча, авылны беренче килеп нигезләгән кешеләр күмелгән
Авылдан бер чакрымнар ераклыкта керәшен зираты бар Зиратның тирә-ягы койма белән тотып алынган. Елга ике тапкыр халык зиратка бара Зиратка барыр алдыннан һәр кеше мичкә яга. төрле тәмле әйберләр пешерә Шул ригыкнын бер өлешен табакка тутырып, махсус ашъяулыкка төреп зиратка атып баралар, һәр кеше үз туганын анын кабере янында ризык чәчеп-түгеп искә ала. Зиратка барыр алдыннан мунча ягып үзләрен чисталыйлар. чөнки зиратка ак һәм пакь килеш керү зарур.
Карга авылы Әлки районында, район үзәге Базарлы Матактан 11 чакрымда, тимер юл станциясе Бряндинодан—84. Болгар пристаненнән 85 чакрым ераклыкта урнашкан
Авыл атамасы тарихи белешмәләрдә телгә алына
XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д. А Корсаков белешмәсендә Карга авылы Актай суы ярында утырган дип теркәлгән Анда 136 йомышлы. 27 керәшен i.ii.ipi.i кон күргән.
1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә Карга авылында ислам динендәге татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. В. П Семенов нәширлегендә басылып чыккан хезмәттә Карга авылында 2200 кеше гомер кичергәнлеге, анда волость идарәсе, 2 мәчет һәм кибетләр эшләгәнлеге әйтелә.
Авыл оешуы турында олылар болай сөйли.
Борынгы заманда кешеләр, бераз калкурак урынны сайлап, шунда килеп төпләнә башлаганнар, авыл барлыкка килгән. Ләкин анын исеме булмаган Уйлашканнар да, мондый карарга килгәннәр, имеш: бер ялгыз агач тирәсенә җыелырга һәм шул агачка иң беренче нинди кош килеп куна, авылны шул кош исеме белән атарга. Халык җыелган, аларны көттереп тормыйча, агачка карга килеп кунган, имеш. Шулай итеп, авыл Карга исемен йөртә башлаган Авылнын исеме турында халык хәтерендә сакланып калган бердәнбер риваять шушы.
Авылны икегә бүлеп Актай елгасы ага. Бу елга хәзер саега һәм тарая бара. Карга яныннан Сарсаз елгасы үтә. Бу елга ярында бик тәмле сулы изге чишмә бар Аны да Сарсаз чишмәсе дип атыйлар Чишмә-кизләүне авыл кешеләре чистартып һәм карап тора.
Бакый елгасы—авыл читендәрәк урнашкан сазлыклы урын. Анда өч зур карт зирек үсә. Шушы чокырлыклы урыннан өстәрәк Бакый исемле изге кеше яшәгән дип сөйлиләр. Ул фаҗигале төстә үлеп киткән Әлеге өч зирекне дә Бакый утырткан. Бүгенге көндә ул урын изге дип исәпләнә, халык телендә «тота торган җир» дип йөртелә.
Вәли елгасы. Авылдан 6—7 чакрым ераклыкта Ромодан авылы утырган. Ул урыс авылы, ләкин халык үзара аралашып яшәгән. Ләкин бервакыт Ромодан урысы белән Карга авылының Вәли атлы кешесе ызгышалар. Вәли агай качып китеп урман артындагы елгага яшеренгән Ләкин Ромодан урыслары аны шуннан эхтәп табалар һәм үтерәләр. Шул вакыйгадан сон елганы Вәли елгасы дип атый башлыйлар
Хәзер авылда якынча 160 хуҗалык исәпләнә. 1993 елда мәчет ачылган
Матур һәм бай табигатьле урыннарга урнашкан авылларыбызнын берсе—Зеленодол районындагы Каратмән Ул район үзәгеннән 37 чакрым ераклыкта исәпләнә Авыл яныннан Каратмән исемле инеш агып уза. Шул ук исемдәге күл дә бар
Атама шактый гына тарихи чыганакларда урын ала. Д. А. Корсаков белешмәсендә (1866) күрсәтелгәнчә, Каратмән авылында 28 ясаклы татар көн иткән Авылда агач мәчет һәм мәдрәсә булган. Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә. Каратмән авылы халкы күршедәге Олы Карауҗа, Кече Жәке, Уразлы. Үтәнгеш, Герешби халыклары белән бергәләшеп июль аеның беренче декадасында Ужа исемле җыен бәйрәме үткәргән.
Авыл халкы сөйләвенә караганда. Каратмәнгә иң әүвәле Кара Әхмәт исемле кеше килеп утырган Каратмән халкы башта уз кешеләрен Олы Жәкегә күмә торган булган. 100 еллар чамасы элек алар аерым зират булдырганнар
Чишмә, Бакыр. Кече, Мәхмүт боты. Дүрмән. Сөсер, Чыршылык. Мүклек һ б елга-инешләр тирә-юнь табигатен бизи һәм халыкка хезмәт итәләр.
Каратмән сүзенең мәгънәсенә килик.
Каратмән атамасы—«кара» этнонимыннан һәм «төмән» («мең») компонентларыннан кушылып ясалган катлаулы этнотопоним Этнонимнар кушылмасыннан торган мондый кабилә-кавем һәм халык исемнәре байтак: каракалпак, каранугай, кара- кыпчак, каратабын, каракытай, карабүрек, карабаганалы, карасираклы һ. б
Галимнәребез Һ В Йосыповһәм М. И Әхмәтҗанов бу авыл зиратында 1419 елга мөнәсәбәтле, нугай татарлары этнонимы «табын» исеме язылган кабер ташы табалар Каратмәннән ерак түгел Олы Карауҗа, Кече Караужа, Карабай. Караби (Караваево) исеме алган авыллар бар Диалектологлар фикеренә караганда, бу авыллардагы халык сөйләшендә нугай теле үзенчәлекләре ачык чагыла Бирегә нугай татарларының кара төркеменә керә торганнары килеп урнашкан дип уйларга нигез бар
Авылда башлангыч мәктәп, китапханә, клуб, балалар бакчасы, мәчет эшли.
Дөньякүләм мәшһүр янартаулары, шарлавыклары, упкын-тарлавыклары булмаса да, Татарстан табигатенең дә көтелмәгән могҗизалары, күңелне сөендерә яки кинәт сискәндерә торган күренешләре юк түгел. Ике катлам хасил итә торган, ягъни күл астында тагын бер күл булган Каракүл, кышның зәмһәррир салкын көннәрендә дә жып-жылы, яисә жәйнен эссе вакытларында да тешеңне сындырырлык, сап-салкын сулы чишмә-кизләүләр, рәвешләре дөя өркәченә охшаган таулар, чалбар балагын хәтерләткән елга тармаклары бездә дә бар.
Биектау районындагы Каракүл —район үзәгеннән 48 чакрым ераклыкта урнашкан кечерәк кенә бер авыл
Д. А. Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) Каракүл авылы Түбән Айбаш дип бирелә һәм анда ясак түли торган 37 татар яшәгәнлеге күрсәтелә. Авылда бер мәчет булган. 1878 елда да авыл Түбән Айбаш дип йөртелгән Андагы 67 хуҗалыкта 215 ир-ат һәм 191 хатын-кыз көн күргән, авылда гыйбадәт кыла торган бер йорт һәм жил тегермәне булган. И. А Износков Каракүл авылын Кече Айбаш. Түбән авыл дип тасвирлый. Каракүл янындагы Гәреч сәүдә юлының ун ягына урнашкан авыл халкы Зур Айбаштан күчеп утырган. Авылдагы 78 хуҗалыкта ислам динендәге 229 ир-ат һәм 218 хатын-кыз көн күргән, алар Түбән Айбаш авылы җәмгыятенә кергәннәр. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, тегермән тарту, мич чыгару, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр
• Каракүл» атамасы Каракүл исемле гидронимга мөнәсәбәтле. Ә күл үзе ни өчен шулай аталган икән?
Бу атаманын барлыкка килүе җирнең геоморфологик төзелеше белән бәйләнешле Татарстанның кайбер районнарыңда суда тиз эрүчән карст токымнары очрый Бу токымнар эрү нәтиҗәсендә Упкын күлләрдә ясала. Төбендә мондый токым булган күлләрнең суы үзенә бер кара-кучкыл төс алып тора.
Элекке Дөбъяз районы җирләре геоморфологик яктан шактый үзенчәлекле Бу районның кайбер төбәкләре, аерым алганда Ашыт суы бассейны, карст токымнарына бик бай доломит-известьташтан тора. Тиз эри торган бу калын катлам жир өстенә якын урнашкан Карст токымнары эрү нәтиҗәсендә Ашыт елгасы бассейнында жир асты сулары күп. Экспедициядә йөргәндә Дөбъяз районының кайбер төбәкләрендә (мәсәлән, Олы Солабаш һәм Кече Солабаш авылларында) авыл аксакаллары басуда Диңгез күзе исемле чыганаклар бар икәнлеген сөйләделәр Биектау районының Айбаш һәм Яңа Рәс авыллары арасында җир асты сулары байтак. Яна Рәс авылы җирендәге Упкын чишмәсе һәм карст токымнары эрү аркасында убылып ясалган Чүмәләк суы шушы хакта сөйли
Каракүлнең дә суы каралып тора. Ләкин күп еллар үткән саен ул саега бара Анын тирә-юне элек камышлы һәм җикәнле булган. Хәзер исә бу матурлык бетеп бара
Каракүл авылы тау-калкулыклар арасына урнашкан.
Каракүлдә башлангыч мәктәп, клуб, медпункт, кибет, мәчет эшли
Ялгыз яши торган олыларга авыл халкы игътибарлы Күрше-күлән аларны пешкән ризыкларыннан, яккан мунчаларыннан калдырмый Укучы балалар да аларга булыша. Халык киләчәккә карап яши. Ләкин яшьләр читкә, шәһәргә китү ягын кайгырта. Авылда эш юк
Дмамы. Башы 2006 елның бнчы санында.