Заһид Мәхмүдигә 50 яшь
Язучы, журналист Заһид Мәхмүди (Заһид Борис улы Махмудов) 1960 елнын 4 июлендә Татарстанның Кукмара районы Кукмара бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач. Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Студент елларында көндәлек матбугатта актив языша, «Чаян» журналында. «Идел» альманахында. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында дистәләгән юмористик һәм фантастик хикәяләрен бастыра.
1984 елда Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, ул Кукмара район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә, каләмен драматургиядә дә сынап карый «Көнче күбәләк» исемле комедиясен яза Әсәр 1989 елда «Безнең сәхнә» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә.
1988 елда Заһид Мәхмүди Казанга күчеп килә. 1991 елга кадәр Республика китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор. Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире. «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1991 елда аның балалар өчен «Профессор Мияугөл» дигән фантастик хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
1993-1998 елларда Заһид Мәхмүди «Татарстан» журналы. «Татар иле». «Мәдәни җомга» газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, аннары, чыбыклы «Казан» радиосында мөстәкыйль татар бүлеге оештырып, бүлекнен җитәкчесе һәм дикторы булып эшли.
Бу елларда язучы әдәби иҗат эшчәнлеген дә гаять активлаштыра «Тәмуг чәчәге», «Жен тыкрыгы», «Сонгы очрашу». «Имтихан». «Эзләмә» кебек хыялый- фәлсәфи әсәрләрен яза 1999 елда әдипнен мажаралы кыйссалары һәм хикәяләре тупланган «Ак болыт» исемле күләмле китабы басыла Китап Татарстанның матбугат, телерадиотапшырулар һәм гаммәви элемтә чаралары министрлыгы. Республика Милли китапханәсе оештырган «Ел китабы—1999» бәйгесендә II дәрәҗә дипломга лаек була. Язучының 2003 елда нәшер ителгән повестьлары, шигырьләре тупланган «Әче балан» исемле китабы да укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы кабул ителә. Анын әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә. үзенә генә хас иждт ысулы һәм эзлекле милли рухта язылуы белән аерылып тора Сатира-һөжү. мажара. көлке, фәлсәфә, лирика—батар һәммәсе дә Заһид Мәхмүди әсәрләрендә бергә үрелеп, язучынын беркемне дә кабатламаган үзенчәлекле стилен хасил итә
2001 елдан ул «Татарстан» радиосында ижтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире булып эшли, проза өлкәсендә дә иҗади тәҗрибәләрен уңышлы дәвам иттерә 2005 елда «Казан утлары» журналында (№ 3.4) анын күләмле әсәре-«һәркемнен үз юлы» дигән романы, ә 2006 елда «Идел» журналында (№ 8) «Ахырзаман» шаукымы» исемле бәяне дөнья күрә
Сонгы елларда Заһид Мәхмүди «Шәһри Казан» газетасында эшләде, бүгенге көндә исә үзенең шәхси матбагасын ачып. «Күрәзә». «Себерке». «Гөнаһлы дөнья». «Серемне сиңа чишәм» дигән гәзитләр чыгара