Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТ ЭРГӘСЕНДӘ


Җир әйләнә—минем катнашым юк,
Кояш чыга көн дә кызарып.
Серле сорау: Күкнең катламнары
Белә микән җирдә без барын?
Сулар ага—минем катнашым юк.
Челтер-челтер ага бузарып.
Белеп, аңлап сөртә микән Җилләр
Таулардагы вакыт тузанын?
Үлән үсә—минем катнашым юк,
Куып уйный үзенең шәүләсен.
Белә микән Адәм баласының
Чалгы тотып беркөн киләсен.
Үз-үзенә шулай җай таба да,
Бакый дөнья йөзә кай таба?
Минем катнашымнан башка гына
Бу Табигать
Никадәрле эшләр майтара!
Ходай-кодрәт алтын җепләр белән
Чорнап тоткан Вакыт агышын.
Дөнья гаҗәп! Мин җәяүләп киләм.
Хакыйкатьне эзлән барышым...
Илләр белән илләр күрешсә дә,
Без яшибез барыбер чикләнеп,—
Язлар гына тоткарлыксыз уза
Баганалы дәүләт чикләрен...
г.нп.и НИЗАМИ (1950) шапЛр\ шцжт; *Кьиы.1 җай*. «Тормыш
трамвае*, «Ут һам җыр» ({м-чич хроника) һ 6 китаплар авторы Татарстан
Маданымт чинш тр штопор нам я п/чы шр бар твтщ Һ Такташ ысвманд
промыл чаырааяш Казанда нши
117
Тынчу, кысан төрмә эчләрендә
Җан бирергә мөмкин узаман,—
Чәнечкеле тимер чыбыкларны
Кошлар гына очып уэала...
Җирдә тагын бер могҗиза яши
Үтеп туфрак,
еллар аркылы,—
Безнен, көнгә хәтле килеп җиткән
Китап сүзе,
хәким акылы
Һаваларда—кошлар...
Җил тузгыта карга ояларын,
Яфракларны җәйге җил кисә.
Күктә бары... соры бер тап кала—
Ала карга канат җилпесә.
Матурлыкны тояр, аңлар өчен
Яратылгансың бит син, кеше!—
Күктә ап-ак чәчкә булып балкый
Аккошларның канат җилпеше.
Балачакның хыял очышларын
Кайта күңел, кайта сагынып.
Офыкларны сөреп, иңләп килә
Ялгыз бөркет, канат кагынып.
Давыл хәбәрчесе—болытларның
Йөрәгенә яшен, ут сала;
Колач-колач канатлары белән
Диңгезләрдә давыл куптара!..
Йокысыз төн
Төшләр күрә-күрә йокымсырый
Тәрәз төбендәге гөлләрем.
Мине генә йокы ташлап качкан,
Йоклый алмый ятам төннәрен.
Атылыплар китә сыңар йолдыз—
Кемдер шырпы сызды галәмдә.
Йолдыз булып хәтта йолдызлар да
Уздырмыйдыр гомерен әрәмгә.
Нинди гамь бу мине эзәрлекли
Меңәр чакрым ерак ноктадан?
Күләгәләр оеп - катып калган—
Гүя җирдә вакыт туктаган]
Галәмдәге кара бушлык сыман
Күңелемдә өнсез бер халәт.
Битарафлык чоңгылына мине
Ташлап китте мәллә мәхәббәт?
аишжнда
Төнге боҗра кысып-авыртгырып
Урап ала мине бер мәлдә.
Күктәге ай, алтын балдак булып.
Йоклап ята ялгыз мендәрдә...
«Болгар» номерлары җимерелгәч...
Кешеләр йоклап ятканда
Хәтер генә йокламый,—
Барлый тарих катламнарын
Төнката, бертуктамый...
Шәһре Казан уртасында
Гөнаһлы эш башланды:
Бульдозерның пычаклары
Кисеп керә ташларны!
Экскаватор чүмече
Таш-туфракны актара.
Беләме—кылган гамәле
Дегет сыман кап-кара...
Тузан булып күккә аша
Тукай яшәгән бүлмә...
Дулкыннар, нидер сизенеп.
Елаша Кабан-күлдә.
\fun—татарны'I 6
Гаҗәпмени, еласам
«Болгар» нигезенә ятып
Бүре кебек упосан
Кемнәр батырчылык иткән
Рәнҗетергә Тукайны?1.
Безнен, җир һәм күкләребез
Булды мәңге Тукайлы!
...Искә төшә илбасарның
Болгарны җимергәне...
Тураклый кыпчак токымын
Шовинист тегермәне.
Тере булсаң, туфрагыңа
Әйләнеп кайт, Ак бүре!
Төркиләрнең байрагында
Син—бердәнбер хак бүре.
Кояш калка...
Күңелләрне
Әллә ниткән моң баса.
Гаҗәпмени: Казанымның
Туфрагына ятып ятып
Ак бүредәй уласам!..
Кырыс чынбарлык
Бер көнлек күбәләк, җилфердән,
Ни кылмак бу фани дөньяда?
Вакытның басымы астында
Кыялар, ком-ташлар уала.
Тын гына, моң гына агыла—
Булмыйдыр туктатып вакытны.
Сулышың, дәрманың, яш.шсң
Болар бит һәммәсе—вакытлы.
Бел, кеше: кем сиңа эндәшә
Курада сызгырган җил булып;
Таң белән офыклар артыннан
Ни хәбәр китерә ак болыт?..
Күкләрнең пәрдәсе чишелеп,
Яуса да кар ян,1ыр ишелеп,
Әткәләп яисә төрткәләп
Рәнҗетмәс табигать кешене.
Тормышта, ә менә тормышта
Кайчакны зур уен башлана:
АдЭМНвр башына еш кына
knibipian усаллык ташлана.
Берәүнең бәхетле күзләре
Кемнеңдер нәфесен кабарта.
Гел шулай: жаһи.\ләр кулында—
Йә пычак... йә балта...
Убылып чайкалып юраулар
Өстеңә ишелеп килгәндә,
К> 1ГӘ к> i карашып, дөньяга
Пи .mi,) алырсың иш, бәндә?
Ирек турында
Кысып ала безне мәжбүрият,
Йолкып йолкып тота куллардан:
Юл сызылган, син тайпылма, кеше,
Баганалы шушы юллардан.
Юк, буйсынмый күңел зынҗырларга,
Ирек эзләп читкә ташлана:
Йә күгеңдә йолдыз табасың син,
Йә буласың туфрак, ашлама.
Куыш кирәк. Очар канат кирәк.
Урап алган меңәр ихтыяҗ.
Ачлык мәйданына баса кеше.
Азатлыкның тәмен бер тойгач.
Гомерләрне, әрәм-исраф итеп,
Ләззәт шаукымына бирикме?
... Сакта тора күпме мәшәкатьләр,
Кеше—үлгәч кенә ирекле...
Күңелемдә кояш бар әле
Күңелнең иге-чиге юк.
Бар 1әкин офыклары
Гомер юлын чуарлаган
Пунктир сызыклары..
Шатлыкларның, шампан шәрабыдай.
Булды ташып чыккан чаклары...
Чатнап-чәчрәп яшен яшьнәгәндә
Фәрештәләр, ахры, саклады.
Уңга таба китәр чакларымда
Сулга таба никтер кителгән.
Нахак сүзләр... Шуны ишетүдән
Күңел бәллүрләре кителгән.
Гөрләп тора тормыш ак-карадан.
Без генәме җирдә яралы?
Болытларны ертып ерып чыгам—
Күңелемдә кояш бар әле—
Бер-беренә шатлык белән кайгы
Килеп тора шулай алмашка.
Бу тормышта
Кирәк ничек тә бит
Култык таягына калмаска!
Безнең яра—яра ишеме соң,
Ватанымның җаны яралы.
Татарстаныма,
шиксез, Ирек килер—
Күңелемдә Кояш бар әле!
2006—2010