УКУЧЫ СҮЗЕ
Замандашым Миргазиян Юныснын «Батып барган карабны кем, ничек коткара алыр9 (2009. № 8) язмасын укыгач йокым качты. Ул язма татар халкынын киләчәк язмышы, бөтенләй юкка чыгу мөмкинлеге турында. Ниһаять, фикерләрем җитлекте, сезгә хат язып җибәрергә булдым.
Татарны урыслаштыру инде дүрт йөз дә илле җиде ел дәвам итә. Бу процесс совет чорында бигрәк тә куәтләнде. Төгәлрәге, узган гасырнын утызынчы елларыннан Ә инде Суслов заманында бигрәк котырды, һәм бүген дә шулай дәвам итә.
Менә анын этаплары һәм сәбәпләре.
Безнен чеп-чи татар Актаныш районында дүрт урыс һәм бер мари авылы бар иде Ни гажәп, алар барысы да тап-таза итеп татарча сөйләшәләр иде. Алар безне урыслаштырмады, киресенчә, үзләре татарлаштылар. Әмма мин үскәндә безнен авылда (анда гына да түгелдер, шундый бер фикер йөри иде «татар теле Әҗәкергә чаклы гына» Чөнки Әжәкер Агыйделнен ин соңгы түбән пристане) Безнен район халкы читкә китү-кайту гамәлен бары тик су юлы белән генә бәйли иде. Башкасы (тимер юл, автобус, һава юлы) юк та иле Шул Уфа. Ижау. Казан юнәлешендә бердәнбер юл (чара) иде Парахутка кереп утырдын—татар теле бетте. Урыс телен белү дәрәҗә иде Безнен күрше урыс Михайловка авылына 1938 елны дүрт гаилә кереп утырды Янәсе балалары урысчага өйрәнсен Анда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп бар иде Ә татар мәктәпләрендә икенче сыйныфтан башлап урыс теле дәресе керә иде Мин үзем шәхсән шул дәресләр аркасында рус телен өйрәндем Шулай итеп татар мәктәбендә укып та урыс телен үзләштереп була иде Бу хәл мина югары уку йортына (академиягә) керергә комачауламады. Хәзерге ата-аналарга киңәшем шул курыкмасыннар татарча укып бала югары уку йортына керәлми дип
Ә инде җитмешенче елларда бер тапкыр ялга кайткач күрдем гаҗәп хәл чеп-чи татар авыллары арасындагы юлга такта куйганнар: «Добро пожаловать*. «Счастливого пути». Колхоз идарәсе һәм авыл советы йортына такта беркеткәннәр: «Дом советов» Ул гына аз—авыл урта мәктәбендә урыс сыйныфы ачканнар Укытучысы татарча бер авыз сүз белмәүче маржа кызы, Иваново өлкәсеннән Менә сина мә!
Колхозга күрше Михайловка авылын да кушканнар Колхоз бухгалтериясендә бар исәп-хисап урыс телендә, район үзәгендә урта мәктәп урысча Авыл советы рәисе урыс, бер бригадир урыс Дөрес, алар татарча бик иркен сөйләшатәр.
Колхозда зур дуңгыз фермасы бар Хуҗалыкларда да дунгыз үстерәләр икән (хөкүмәткә сатарга)—гадәткә кергән Бер елны әткәй дә үстереп сатарга чучка баласы алган. Әнкәй мәрхүмә элек шул дунгыз баласын ашатканда җингн кия торган бияләйне кими иде җирәнеп дип сөйләгән иде әткәй. Дунгыз алгач, шул эшне үзе башкарган. Психология!
Ә инде катнаш никахларга килгәндә, монда өйдә татарча тәрбия булмаса. бу хәл котылгысыз.
Телне, милләтне саклыйк дисәк, мәктәпләрдә 4нче сыйныфка кадәр тик тагар телендә генә укытырга кирәк
Санинф ГАРДАНОВ
Гродно шоһорс. Беларусь