Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘҖӘТ


Беркөнне әни миңа:
—Бар әле, улым, шушы ярты гына пот арышны тиз-тиз генә тегермәннән
тарттырып кайт әле,—дип төбенә ашлык салган капчык тоттырды —
Насыйбулла абзый, зинһар, шушыны гына тарттырып бир әле, диген
—Ул мине тынлар микән сон'—дим.
—Тынлар, тынлар. Әйбәт кеше ул Ерак кына булса да, үзе безгә туган
тиешле кеше дә бит әле.
Капчыкны эләктәреп мин кыр капкасыннан ерак түгел калкуырак
җирдә утырган тегермәнгә җилдердем. Беләм бит, арыш тартылса, әни ипи
салачак, камыр башыннан гына бәрәнге пәрәмәче дә әмәлләми калмас
Насыйбулла абзый мине көләч елмаеп каршылады Мин анын калкып
торган яңак сөякләренә, кызыл борычка ком кушып сипкән кебек кызгылт
төк баскан йөзенә, очкыннар уйнап торган күзләренә игътибар иттем
Танырмы, юкмы. Таныды.
—Син Габделбәр малаемы әле, улым? Үскәнсең, үскәнсең. Яраткан
кызын бармы соң9—диде ул Анын шаян. жор сүзле, мәзәкчән кеше икәнен
олылардан ишетеп белсәм дә, мин аптырый калдым.
—һи, Насыйбулла абзый, син бигрәк инде Мин бит әле өченчедә генә
укыйм,—дидем
—Буен жегетләрнеке Исемен ничек әле?
—Карип мин Карип
—Хе-хе-хе Исемеңне беләсең икән Хуш Маладис Ә менә син, Карип,
әйт әле, минем бакчага кыяр урларга төшкәнен бармы9
Бу абзыйнын менә шулай тиктомалдан күзгә туп-туры карап сора) бирә
торган гадәте барын беләм Хәйләкәр ул, җавабыңның нлганмы-кжмы
икәнен шундук сизеп ала. Ялганладыңмы—кызарасын Кызардыңмы—
Өнк ХӘСӨНОВ (1935) йомык, шап/Лрь тлрщшмачв, <Җыры.ч-а.\ лпикж»,
*Минеч сандугачларым*. сКояш-ъы яңгыр*, һ 6 китаплар авторы Казанда яши
121
тотылдың Мин кызармыйм, бакчаларына төшкәнем юк. Исән чагында әби
дә әйтә иде, хәзер әни дә, кеше әйберенә кул сузасы булма, ди. Зур гөнаһ
ул, ди. Минем сират күперен чыкканда егылып төшеп тәмугта янасым
килми, Алла сакласын.
—Юк, Насыйбулла абзый, төшкәнем юк,—дим, анын мина төбәлгән
сирәк соры керфекле көлемсерәп торган күзләренә карап.
—Күрәм, күрәм, төшмәгәнсең Кыяр яратасынмы сон?
—Булса яратам инде... Аны кем яратмый? Яшь кыярнын хуш исләре
борынны ярын кергәндә авыздан сулар килә...
—Вәт, вәт...
Насыйбулла абзыйның кушаматы «вәт-вәт». Кайсы Насыйбулла дигәндә,
теге тегермәнче «вәт-вәт Насыйбулла» инде, диләр.
Заманында йомышы төшеп, күрше авылдан бер хатын Насыйбулла
абзыйны сорап килгән, имеш. Хатыны Мәүлия апа, шаяртыпмы,
көнләшепме:
—Син кайсы Насыйбулланы эзлисен сон? Теге тел бистәсе, озын, ябык,
чандыр, үзе ямьсез, үзе кәкре аяклы, зур башлы кешене эзлисеңме?—
дигән.
Теге хатын әйткән, имеш:
—Вәт, вәт. Шуны, шуны.
Шуннан бирле ана «вәт-вәт Насыйбулла» кушаматы ябышып калган.
Шаян, мәзәкчән кеше буларак, ул үзе дә бу сүзләрне кушып җибәреп, авыз
кырыйларын уйнаклатып, көлдерергә ярата:
—Вәт-вәт, дөресен әйттен.
—Вәт-вәт. өстенә бастың.
Әй, сүзем кыяр турында иде бит әле.
—Кыярны аны кем яратмый инде.
Тегермәнче абзый иске кәчтүменең бүлтәеп торган кесәсеннән зур гына
кыяр алып, җиңенә сөртте дә мина сузды.
—Мә, яратсаң. Мәүлия әбиең буш арада кимерерсең дип биреп
жибәргәли Кайгырта карчык, кайгырта минем тамакны Тик минем теш-
шәрифләремнең рәте юк. Аша, мә, аша. Син дә шундый үзеңне кайгырта
торган кызга өйлән, яме.
Минем кыстата торган гадәтем юк Ашыйсым килгәндә бигрәк тә Ә
минем гел ашыйсым килеп тора. Әни, үскәнгә шулай ул, ди.
—Син, кем, Карип улым, ул кыярны шыкырт-шыкырт иттереп, мин дә
ишетелерлек итеп аша, яме
Мин шартлатып тешләп кыярны ике-өч кенә каптым. Мина елмаеп
карап торган Насыйбулла абзыйның төк баскан бугаз төене кыймылдап -
кыймылдап алды. Ашап бетергәч, мин:
—Рәхмәт, Насыйбулла абзый. Кыярын бик тәмле, сусыл икән,—
дидем.
—Вәт-вәт,—диде ул—Көненә икешәр кат үзең су сипсән, тагын да
тәмлерәк була әле ул.—Ә менә япь-яшь килеш йокыга куерып, эшеңне
онытырга ярамый Ник килгәнеңне ник әйтмисен? Ә9
—Әни әйткәнне, ипи салырга менә шушыны...—дип, мин оялып сүземне
башлаган идем, ул үзе дәвам итте:
—Вә-әт. Тарттырып бирсен әле, дигән ие. шулаймы'' Әй. Карип улым,
бу җурнагыз тегермән ташларына сыланып кына бетәчәк ие. Әз бит бу
Шөкер, ташларны себереп куймаганыем. Тарттырырмын анысы, Алла
боерса Тик җил туктады бит әле, гөнаһ шомлыгына каршы Күрәсең ич,
122
тегермән канатлары әйләнми. Көтәргә кала.
—Озакмы инде ул, Насыйбулла абзый9
—Анысын бер Ходай гына белә инде—Шулай дип, тегермәнче абзый,
өстендәге кәчтүмен салып, селеккәләргә кереште Тирә-якка он тузаны
таралды.
Шул мәлне, нәрсәдер исенә төшкәндәй, Насыйбулла абзый капыл гына
торып басты, бер мина, бер тегермәненә карап тора башлады Аннары
бөтен гәүдәсе белән артка таба киерелде дә кинәт алга бөгелеп, тирә-юньне
яңгыратты:
-А-а-ап-чхи!
Ана тегермәне җавап бирде:
...пчхи!
Тегермән өстендәге тук күгәрченнәр, чыпчыклар пырылдашып һавага
күтәрелде.
—Исәнле ккә-саулыкка!
Насыйбулла абзый тагын артка киерелде, тагын көтүче Ризван абзыйнын
озын, очы ат койрыгыннан йолкып үргән кыллы чыбыркысы шартлаган
тавыш яңгыратты:
—А-а-ап-чхи! Исәнле ккә-саулыкка'
Мин саный башладым—ике, өч, дүрт, биш. . Насыйбулла абзый төчкерә
дә төчкерә, аның саен үзенә-үзе теләк тели—исәнле ккә-саулыкка Шунын
өстенә төчкергән саен кысылып кына әллә керә, әллә чыга торган һава
тавышы ишетелеп китә:
—А-а-ап-чхи! Пси-и-ий...
—А-а-ап-чхи! Пси-и-ий... Исәнле ккә-саулыкка...
Шулай шактый кабатлангач кына мин Насыйбулла абзыйнын төчкергәч
тын алуы шундый тавышлы икәнен акчалым Ризван абзый чыбыркысы
әле тагын кат-кат яңгырады Күгәрченнәр инде шактый еракта әйләнеп-
әйләнеп очып йөриләр иле. Төчкерү ничек кинәт башланса, шулай ук
кинәт бетеп тә китте Насыйбулла абзый кесәләрен актарып, сап-сары
кулъяулыгын эзләп тапты, күз яшьләрен сөртте, тәмләп, ыңгырашкан
авазлар чыгарып, озаклап борынын сенгергәч, берни булмагандай мина
борылды:
— Әлләрги диләр миндә. Әлләрги Он тузаны шулай итә Унар-унбишәр
төчкертә. Син әнә серкә очырган арыш исен, юл кырыйларындагы чәчәк
исләрен сизәсеңме?
—Сизәм. Алардан бал исләре дә аңкып тора.
—Ә мин яз көннәре берни сизмим. Мать якасы. Ә менә син. Карип,
әйт әле, сүгенәсенме?
Мин тагын аптырап калдым. Тиктомалдан сорый бит.
— Юк-у-ук. Сүгенмим Син бигрәк иңде.
—Алдашмыйсыңмы?
—Имансыз китим! Сүгенмим!
—Әстәгъфирулла диген, үскәнем. Имансыз киткән кеше—ул тәмуг
кисәве. Теге дөньяда сүгенгән кешегә утлы таба ялаталар ди Менә бит
Алла сакласын Болар дөрес булса, имансыз да китсәң, аңда инде син—
пропал.
—Әни дә әйткәне бар ие...
—Туты шул. Ярый әле, дөресен сөйлисен, алдашмыйсын
Шулай дип Насыйбулла абзый каешланып беткән эшләпәсен баш
губөсона ЧНГӘрел куйды Аның кырмыска таеп егылырлык шома, ялтырап
I »
ӘНӘС хэсәнов
торган пеләшенә кояш нурлары кунды.
—Сүгенсәң, менә минем шикелле пеләш каласын...
Әллә дөресен әйтә, әллә тагын шаярта. Минем бер генә дә пеләш
каласым килми.
—Ә син сүгенә идеңмени?
Насыйбулла абзый бераз тын торгач:
—Баш бар синдә. Ба-ар,—дип нәтиҗә ясады,—Агач пәке түгел син.
Сүгенгәнгә түгел, минем чәчләр фронтта генераллар гына кия торган
каракүл бүрек киеп, фарсит иткәнгә курә коелып беттеләр Менә маңгайдагы
җөйне күрәсеңме? Ул да шуның эзе.
Белмим, әллә тагын шаяра, әллә дөресен әйтә.
—Йә, киңәш ит әле, хәзер нишлибез инде?
—Белмим шул,—дим,—нишлик сон?
—Җил чыкканны икәүләп көтәбезме, диюем. Әллә Сәгыйдә әбиләреңә
барып киләсенме? Шулай итик без. Кайчан чыга әле ул жил. Ә син, менә
ипи салырга әни көтеп утыра дисен... Йөгереп кенә барып кил син Сәгыйдә
карчыкка. Үзегездән якында ялгыз яшәүче Сәгыйдә карчыкны беләсеңдер
ич инде.
—Беләм инде, беләм.
—Менә яхшы. Йөгереп кенә барып кил әле. Менә шушы капчыкны
бир үзенә. Әйт, җил туктаган, тегермәнгә җил кирәк, диген. Насыйбулла
абзый җибәрде, диген.
Минем ышаныргамы, юкмы дип икеләнеп торганны күргәч:
—Бармасан, мин кайтып китәм, алайса. Үзен тарттырып бир әле дип
торасын. Мин бит җилсез тегермәнне эшләтә алмыйм.
—Бу капчык белән ул нишләсен икән?
—Үзе белә ул, үзе белә. Анын белмәгәне юк.
Әйе шул, Сәгыйдә әби бөтен авылда дан тота. Анын урман-кырда
әллә нинди чәчәкләр, үләннәр, тамырлар җыеп, авыру кешеләрне
дәвалаганын кем генә белми. Барысы да кышын-җәен ана йөри. Ә ул
юмарт, бирә.
Мин киттем, Насыйбулла абзый күзендә шаян чаткылар уйнатып
озатып калды Мин йөгерә-йөгерә барып җиткәндә Сәгыйдә әби чип-чиста
себерелгән ишек алдында чеби-чеби дип тавык-чебиләрен ашатып йөри
иде. Насыйбулла абзый йомышын әйткәч, ул мина карап:
—Әй, бала, бала,—дип, башын чайкап авыр сулап куйды- Авыз эченнән
генә тагын нәрсәдер әйтте. Аннан сон бераз уйланып торды да:
—Кая әле, шушында салырга куштымы?—дип кулымнан капчыкны алып
өйалдыңа кереп китте. Мин кызыксынып ана иярдем. «Әллә әфсен-төфсен
укып, җил чыгара беләме икән?» Сәгыйдә әби лардан соскыч белән кырып-
себереп капчыкка нидер салды да миңа тоттырды.
—Нишләп сон ул сине үз карчыгына гына җибәрмәгән... Мина җибәргән
Мә, улым, илтеп бир шуны үзенә. Менә моны ул синен карчыгын Мәүлия
әбидән алып торган булган, диген. Шул әҗәтне кайтарам. Шулай дип
әйтте, диярсең.
—Сәгыйдә әби, моның белән ничек җил чыгарып булсын инде?—Мин
берни аңламый карчыкка текәлдем.
—Ул да үзе белә. Бар, илтеп бир,—дип күзлек пыялаларын сөрткәләп
артымнан карап калды. Бер аулак тыкрыкка җиткәч, мин капчыкны ачып
карадым. Анда бернинди серле әйбер юк, бер чеметем борчак кына бар
иде. Ьи!
124
эҗет
Мин кире кайтканда Насыйбулла абзый минем шикелле эш белән килгән
ике-өч яшьтәше белән сөйләшеп утыра иде.
— Булмадымыни'' Капчыгын буп-буш,—дип ул кеткелдәп кеда
башлады-—Нәстә диде, әйт әле, нәстә диде?
—Ник мина җибәргән сине, үз карчыгына гына җибәрмәгән,—лиле —0
капчык төбенә бер соскыч борчак салды —Мәүлиясеннән әжәткә алып
торган ием, илтеп бир шуны, диде Нәрсәгә ул. дигән ием, үзе белә, ул да
үзе белә, диде.
Насыйбулла абзый ышанмады бугай, капчыкны төбеннән тотып селкеде
Аннан чирәм өстенә аз-маз борчак коелды. Абзыйнын йөзенә караңгылык
йөгерде Ул «ык» итте дә ютәлли башлады Шомарып беткән ватык тегермән
ташлары өстенә менеп кунаклаган картлар, эчләрен тотып, чирәм өстенә
аудылар. Аларнын туктый алмый шарык-шарык көлеп ятуына кәефе
киттеме, Насыйбулла абзый:
—Сез дә инде... Картаеп акылга туймаган нәстәләр Жырдылар
авызларын... —диде дә үзе дә кушылып, стена сәгате герләрен күтәреп
куйган тавышлар чыгарып көлә башлады Көлеп аргач:
—Мин сезнең журнаны иртәгә тарттырырмын. Карип улым Син инде.
мотри, моны әниләренә сөйли күрмә, яме,—диде.
Сөйләргә ник ярамаганны мин соңыннан, бу хәлне Илһам дустым белән
уртаклашканнан сон гына аңладым Искә төшкән саен хәзер дә аның белән
көлешәбез әле Теге картлар мине очратканда:
—Ничек сон, егет. җил капчыгын тишелмәдеме әле11—дип озак еллар
көлеп аптыраттылар Оят булса да әйтим инде Мин дә Насыйбулла аб (ЫЙ
каршында әҗәтле булып калмадым
Теге хәлләрдән сон бер-ике ел узгач, буйга да шактый тартылгач. И [ban
дустым:
—Әйдә, кызык ясыйк әле,—дип, көтмәгәндә мина бер кип.ип бирде
Насыйбулла абзыйнын яшь чагында Сәгыйдә апайны яратып, өйләнергә
йөргәнен, тик эше пешмәгәнен без олылардан ишетеп белдек Аулак
урыннарда кызны туры китереп туксан тугыз тапкыр тупсасын какшатып
бетергән, имеш. Әмма һаман да ярмасы бүртмәгән. Жор. тиктормас теле
аркасында аның җилбәзәк дигән даны таралган булган пг) и
—Синен бөтен эшен телен белән тегермән тарттыру,—дигән, инеш,
аңа Сәгыйдә апай—Кулыннан эш килсә, әнә тегермәнче бул, калхуэ
тегермәненә тегермәнче кирәк ди.
Ничек килеп чыккандыр, әйтә алмыйм, ә менә фронтка киткәнче дә.
аннан күкрәгенә орден-медаль тутырып кайткач та Насыйбулла абзый
тегермәнче булып эшләде Хәер. мин бераз читкәрәк киттем бит але. Сүзем
бит Насыйбулла абзыйга әҗәт кайтару хакында иде..
Көннәрдән бер көнне ул авыл картлары белән кибет янындагы ыштан
төпләре шомартып бетергән агач бүкәннәр өстендә сугышта күргәннәрен
сөйләшеп утырганда мин анын янына килдем дә:
—Насыйбулла абзый, читкәрәк китик aie. с и на әйтәсе сүзем бар.—дидем
Шайтан котырса, оят кача икән шул
—Сүзен булса, әйт. Яшь киленмени,—диде ул—Вәт бит ,>'
— Кеше алдында әйтмәскә кушканнар ие Бик тә үтенгәннәр ие
—Кем кушты, кем''
—Әйтә алмыйм, ачуланма Читкәрәк китик.
—Менә күрдеге ше, җәмәгать. Насыйбулла абзагыз чутта азе Базкеч берәр
нечкә билнен мина күзе төшкәндер —Насыйбулла абзый янындагыларга

күз кысып алды да минем янга килде.
—Насыйбулла абзый, Сәгыйдә әби авырып киткән бит.
-Сун?
—Зинһар, үзенә генә барып әйт,—ди—Сүз чыгып, Мәүлиясе колагына
чалынып кала күрмәсен, ди. Яшьли үк бик көнче ие. Насыйбулланың
тенкәсенә тигәнен ишетеп белә ием, ди. Хәлем бик авыр, ди.
—Һе-е...
—Якты дөньяда бәхилләшик. Иртәгә әллә калам, әллә юк. Кеше аягы
басыла төшкәч кенә кереп чыкмасмы икән, ди.
—Шулай ук мыни? Ялгыздан-ялгыз калды шул, мескен...
—Ие. Иртәгә миңа улларына телеграмма сугарга да кушты...
—Юләр сатмыйсынмы, малай актыгы? Юк елгага юк тегермән корып
йөрмисеңме?—дим.
—Имансыз китим!
—Әстәгьфирулла! Китәрсен шул һаман болай каргангач. Әлгаязы
билләһи. Тәүбә диген, тиле бәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Каргануыңны
һаман онытмыйсын икән.
—Тәүбә, тәүбә.. Тик, зинһар, сак йөрсен, ди. Картайган көндә рисвай
булмыйк, ди.
—Вәт-вәт... Исенә төшә башлаган алайса... Иске авыздан яна сүз.
-Нәрсә?
—Әй, анысы сиңа кирәкми лә.
—Ярар, Насыйбулла абзый, мин киттем. Нәрсә дим сон?
—Авырып торгач, керми булмас дип әйтте, диген.
Шулай итеп, абзыйның ризалыгын алып, мин китеп бардым. Ә
кичен караңгы капкач кына Илһам белән без Сәгыйдә әбинең коймасы
яныңда кеше буе булып үскән кычыткан арасына кереп постык та
«кызык» көтеп утыра башладык. Килерме, юкмы? Утырабыз, утырабыз,
юк та юк. Ышанмады, күрәсен. Инде китәргә җыенганда гына Сәгыйдә
әбинең ишек алдындагы казлары каңгылдый башлады. Сак кына капка
келәсенә кагылган тавыш та ишетелеп китте. «Килде!» Капка ачылмады,
бикле иде. Казлар тынды дигәндә генә каралтының бакча ягыннан
ашлык тулы капчык гөпелдәп ауган тавыш килде. Кемдер ыңгырашып
әби-бабайларны да искә төшереп алды бугай Казлар инде бик каты
каңгылдашырга кереште. Ул арада шыгырдап ачылган өйалды ишегеннән
тышка тонык кына ут яктысы сирпелде. Аннан Сәгыйдә әбинең шомлы
тавышы яңгырады:
—Нәрсәгә борчыласыз инде? Ни булды сезгә, малкайлар0 Ә? Берәр
жәнлек кердеме әллә? Әстәгьфирулла! Кем бу? Карак бар! Карак! Ярдәм
итегез!
—Сәгыйдә... Сәгыйдә, дим. Шаулама әле, зинһар.—Бу Насыйбулла абзый
тавышы иде.—Мин әле бу, мин... Менә үзен әйткәч кереп чыгыйм дигән
ием. Капкаң бикле. Аякны каймыктырдым, ахрысы.. Булыш әле, булыш...
Торыйм әле...
—Насыйбулла? Син нишләп йөрисең, ә? Төн уртасында? Ә?
—Сине бик сырхаулап ята диделәр ләбаса. Уфф! Бу аяк әллә сынды
микән? Басарга да авырта...
—Әй, Насыйбулла, Насыйбулла... Картаеп акылга туярга вакыт бит
инде... Кара әле кыяфәтеңне, күлмәгеңне... Умырылып төшкән ләбаса.
Йа, Хода.
—Коймаң аша төшкәндә нәстәгәдер эләгеп аерылды ла ул. Кадалгыры...
12в
9ИСЭГ
Ичмасам, бу казларын разбуи сала.. Хәлен ничек сон, ә?
- М и н а нәрсә булсын Ялгыз башым, тыныч колагым Әлегә Ходайга
шөкер
-Авырып ятасың, диделәр бит Кереп кенә чыкмас микән, бәхилләшеп
калыйк, дип әйтте диделәр.
—Нәрсә, нәрсә9 Моны нинди кара ялганчы уйлап тапкан тагын?—
Сәгыйдә әбинен тавышында артык дәрәжәдә аптырау, гажәпләнү төсмерләре
яңгырады.—Уемда да булганы юк. Йа, Алла...
—Хакмы? Хәер, үзем дә күреп торам инде. Алай икән, алайса... Менә
бит гөнаһ шомлыгы, ә9 Габделбәр малае Карип килеп әйтте Кара чугыр,
чегән кисәге! Үзем дә иңде, тегермәндә сакал агарткан нәстә.
—Их, карт юләр... Шуңа ышандыңмы0 Сине шул шайтан ялаган малай
жялгә атландырган инде алайса, тегермәнче. Шуклыкта сине дә viaupraH
бу, ә?
—Ну инде! Очратыйм гына, чәчкәнен урам мин аның. Чәүкә мие эчкән
нәстә... Үземне әйтәм әле...
—Һи, урган ди шул берәү Шым бул инде син, шым бул... Авызыңнан
жил алсын, илтеп дәрьяга салсын, исән булса, атасына гына әйтер илен
дә бит. Ярамый балалар белән булышып йөрергә Бөтен авыл халкы шау
килер. Үзең дә көлкегә калырсың, мине дә рисвай итәрсең Ил авызына
иләк ябып булмый. Зинһар, шым бул. Картаймыш көндә гыйшык-
мыйшыкларын янартып йөриләр икән дип, даныбызны чыгарырлар.
Ишетелсә, балаларыбыз алдында да оятлы булырбыз.
—Рәсүл тырнагы булдың инде син дә Гомер буена— Насыйбулла абзый
үпкәләргә дә өлгерде бугай.
—Әй, сакаллы сабый һаман яшьлек юләрлекләрен оныта алмыйсың,
ә... Хи-хи-хи...
—Ах-ти, шайтан таягы, ә! Теге малайны әйтәм Менә бит хәзерге яшьләр'
Ә? Киттем алайса Авырмыйсың икән. бит әйбәт Хуш, гаеп итмә иңде
Ах-ти, шайтан таягы.. Хи-хи-хи...
Насыйбулла абзый белән Сәгыйдә әбигә кушылып Илһам да «пырх»
итте:
—Шайтан таягы дип сине әйтәләр, хы-хы...
Илһамның авызын томаларга лип сузылуым булды, кулымны ачы итеп
кычыткан отеп алды Кычкырып җибәрүдән чак тыелып калдым Ул арада
капка келәсе әкрен генә ачылды да тирә-нгына карана-карана безнен яннан
шыпан-шыпан гына Насыйбулла абзый узып китте
Бу хәлләр ул чакта мәзәк тоелса да, мин озак вакытлар олы кешеләрне
рәнҗеттем бит дип борчылып Көрдем Тора-бара, нишләп болай күңелемдә
борчу саклап йөрим сон, Насыйбулла абзыйны күрим дә гафу үтеним
дигән уйга килдем. Элемтә училищесына кереп кайткан елны тартмалы
инглиз чәе, тәмле конфетлар алып. Насыйбулла абзый янына киттем
Капкаларыннан кергәндә ул аяклары тирәсендә чуалган зур гына сары
мәче белән сойләшә-сөИләшә помидор бәйләр өчен казыклар әзерләп
йори иде Аның бөгелә төшкән какча гәүдәсен, ябык җилкәләрен күргәч,
башымнан картчач NI.IKII.III МӘ 1жср.*1ән икән дигән уй йөгереп үтте. Еллар
эзсез узмый шул
— Исәнме. Насыйбулла абзый, сау-сәламәт кенә торасыңмы''—дип
каршына киттем
—Кем буласың' Куюч шәйләп бетерми Якынрак кил,—диде ул
—Мин әле бу. Насыйбулла абзый, Карнп мин. гим. Габделбәр улы
117
Карт һич көтмәгәндә җитез генә гәүдәсен турайтты да, аксый төшеп
мина каршы атлады. Башыма секунды белән уй килде: теге хәлләрне
искә алып янакка салып җибәрә күрмәсен тагын Карт килеп туктады,
җетелеген шактый югалта төшкән күзләре белән йөземә текәлде. Мин лә
анын бөтереп куйган мыегыннан, чип-чиста итеп кырылган яңакларыннан,
кыска гына калдырылган ап-ак сакалыннан күз алмый торам. Юк, һичнинди
усаллыкнын эзе дә юк иде бу ачык йөздә. Юкка гына шикләнгәнмен икән.
Ул әле кичә аерылышкандай гади генә:
—Ир кеше булгансың... Үзгәргәнсең. Төс-буен, килбәтен, бигрәк тә
мыегың гел бабаеңныкы икән,—дип күрешергә кул сузды. Мин җинел сулап
куйдым. Насыйбулла абзый зәңгәр тамырлары бүлтәеп торган куллары
белән минем кулны нык кына кысып җибәрми торды да хихылдап көлә
башлады. Аннары ачык тәрәзәгә борылып:
—Сәгыйдә, Сәгыйдәкәй дим, чык әле бирегә... Сина әйтәм, чык әле, менә
безгә кем килгән!—дип кычкырды- Гаҗәпләнүемнән мин авызымны ябарга
да оныттым—ишек ачылып, аннан ап-ак күлмәген җилфердәтеп, чигүле
яулыгын пөхтә итеп арттан бәйләгән Сәгыйдә әби килеп чыкты. Анын кин
кашлары астыннан кызыксынуны күзләре мина төбәлде. Таныды:
—Теге Габделбәр малае Карип шушы лабаса,— дип, кул бирде Мин,
ниһаять, сүз әйтерлек хәлгә килдем.
—Менә училищега кереп кайттым. Хәлегезне белим дип кердем.
—Хуш, хуш. Кендек каның тамган җир гомерен буе тартып тора ул.
бәбкәм
—Сез инде теге чактагы шуклык өчен, зинһар, гафу итә күрегез Ямьсез
килеп чыккан иде бит. Гаеп миндә.
— Вәт-вәт. — Картлар бер-берсенә күз атып алдылар да, көлә
башладылар.
—Ярар инде, узган эшкә салават, ди халык... Инә белән тагын кое
казыйсын бар икән әле алайса, бохара мәчесе. Гыйлем бик кирәк нәстә ул.
Ә теге чакта икебезнең дә сина кәеф бик киткән ие. Әйе. Аннары инде...
Минем әле һаман гаҗәпләнүем йөземдә чагылганга, күрәсен, Насыйбулла
абзый күңел тартмаларын бушатырга ниятләде.
—Менә, күрәсеңме дөнья хәлләрен. Без хәзер берничә ел бергә инде.
Син, Сәгыйдәкәй, әйдә, чәй куеп җибәр. Хуш исле үләннәреңне салып.
Бар әле, бар, —дип карчыкны өйгә кертеп җибәрде. Аннары:
—Мәүлия әбиең вафат булды бит. Авыр туфрагы җинел булсын. Мин
инде шуннан соң түздем-түздем дә Сәгыйдәнен капкасын барып кактым.
Әйе... Көндез! Уйлама—көндез! Бер кактым, ике кактым, өч кактым...
Ялгызлык ул, энем, үләт ялаган нәстә, бер тешләсә, өзми калмый. Әнә,
Сәгыйдә дә килене белән улы янына сыймады Тормыш ул кырык катлы дип
юкка гына әйтмиләр шул Мине кызларым Казанга алып китәргә теләгәннәр
ие дә, туган туфрагымны ташлап китәсем килмәде. Аннары, вчу-теки, мин
кәҗә катыгы түгел ич... Төтен санап ятмыйм, хәрәкәтләнәм.. Сәгыйдәкәй
дә ялгызлыктан гарык ие. Тәкъдиребездә шулай язылган, күрәсен Менә
бит ул ничек килеп чыкты.
—Мин, Насыйбулла абзый, сезнен өчен бик шат Әйбәт булган.
Яшьли кавыша алмаганны менә хәзер кавышкансыз икән. Тегермән
сагындырмыймы соң?
—Әй, энем... Сагындырмаган кая... Хәзер анын инде кирәге калмады,
дөнья икенче. Тегермән ул, улым, изге нәстә. Чөнки дә ризыкка бәйле.
Нигъмәт тулы ашъяулык шикелле. Ипекәй төргән тастымал шикелле.
128
әҗәт
Тегермән ташы астыннан агып торган жып-җылы он. уя, энем. адәмгә
Ходай сые ....
Ул арада ап-ак алъяпкыч япкан Сәгыйдә әби ачык тәрәзәгә килде:
— Йә, керәсезме инде... Чәем өлгерде.
Картнын йөзе яктырып китте.
Тәмле чәй исләре аңкып торган бүлмәгә кергәч, өстәл өстендә майлы
тура, бал, өрек, тәбия, ап-ак күмәч күреп мин шатланып куйдым, әйбәт
яшиләр. Минем карашны сизеп алган Насыйбулла абзый:
—Менә, Ходайга шөкер, табыныбыз һәрчак мул,—дип аңлатырга кирәк
тапты —Балаларыбыздан күчтәнәч агып кына тора Мин бит әле участник
войны! Пенсиям әйбәт Сәгыйдәкәйнен дә иш янына куш. Яшибез шулай
шөкерана кылып, чуак көннәребездә Никах укыттык...
—Аллергия җәфаламыймы соң?
—Бетте ул минем, бетте. Менә Сәгыйдәкәй үләннәр белән дәвалап тәки
савыктырды, рәхмәт төшкере.
Насыйбулла абзый рәхмәтле карашы белән карап алгач, миңа:
—Сиңа сөйлим әле. Яшь киленне алып кайтуым үзе бер кызык булды
әле, —дип елмаеп сөйләргә тотынды
—Син инде, атасы, бик туарылып китмә. Нинди кызык татын инде
шуннан,—дип Сәгыйдә әби анын сүзен бүлдерде. Карт ана:
—Дөресен әйткәндә, чәчәгебез коелса да безне кавыштыручы Карип
булды лабаса,—диде—Теге төндә егыла-мәтәлә килеп кергән төннән сон
минем түбәгә дә кояш чыкты, син мине күргән саен елмая башладын
лабаса.
...Шул. Бардым мин киленне алырга Сөйләшкәнчә, ул әйбер-төрбирен
төйнәп куйган. Күз салуга шикләнә калдым—зур, авырдыр бу Сер бирмим
әле. Күтәреп чыгып бер-ике адым атлавым булды, теге чакта пймыккав
аяк отказ бирә генә бит. Киленгә сиздермәскә тырышып, кесәгә тыгылам оя
аякны борып-борып чеметеп алам, тыгылам да чеметеп алам Юк, атламый
гына, иблис. Рәхмәт, Сәгыйдә әбиен, юк ла, апаң, минем хәлне аңлады
Төенемне күтәрде, икенче кулы белән мине култыклап өемә алып кайтты
Шуннан бирле чөкердәшеп яшибез менә Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт
Хәер-дога сина. Аяк-кулын сызлаусыз булсын. Туган ягынны онытып
бетермә, яме.
Мин сәламәтлек, игелекле озын гомер теләп бәхетле картлар өеннән
чыгып киткәндә алар, елмаешып, кул болгап калдылар.
—Вәт-вәт. Ходай һәркайсыбызга гомер бирсә, сәламәтлек тә бирсен
—Рәхмәт.