Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СӘЛӘТ»—СӘЛӘТЛЕЛӘРГӘ

 

Татарстанның яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгы каршында менә инде дистә еллар сәләтле татар яшьләренең «Сәләт» дигән оешмасы эшләп килә.

«Сәләт» шагыйрь һәм галим, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә зур җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Сөләйман проекты һәм җитәкчелегендә соңгы елларда татар яшь талантларын тагын да үстерү, аларга яңа иҗади мөмкинлекләр ачу максатында бик күп чаралар үткәрә Нигездә бу чаралар җәй көне, татар халкы тарихында атаклы урын тоткан җирләрдә тәрбия һәм ял. иҗади остаханә рәвешендә яшьләр лагерьлары итеп оештырыла Шушы лагерьларда яшәү чорында яшь сәләтләр белән бик күп тәрбия, иҗади остаханә. сәламәтлек ныгыту чаралары үткәрелә. Анда спорт залларыннан алып зур әдәби-сәнгати әһәмияткә ия булган, бөтен сәләтле яшьләр дә катнашкан, табигатьтә үткәрелә торган театраль күренешләр аеруча игътибарга лаек. Журналда тәкъдим ителә торган «Кыйбла» әсәре әнә шул зур театраль чараны үткәрү өчен язылган әдәби сценарий итеп иҗат ителгән. Табигатьтә үткәрелә торган әдәби, сәнгати. малли, театраль чара буларак «Кыйбла» сценарие зур максатлар куя торган талантлы әсәр «Сәләт •> оешмасының изге Лам файдалы эшен күрсәткән бу әсәрнең «Сәләт» проектының аерылгысыз өлеше икәнлеген ассызыклап әйтәсе килә

Киләчәктә бу әсәр аерым китапчык итеп зур тираж белән басылып чыкса, аны Россиядә һәм Татарстаныбыздагы яшьләр лагерьларына таратырга мөмкин булыр иде. Яшьләр оешмалары аны. театрлаштырып, үз чараларында файдаланырлар иде

Гәрәй РӘХИМ,

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты