Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мин туганнан соң Җир Кояш тирәли 17 тапкыр әйләнеп
өлгерде инде. Ә тууын мин Аксубай районының Иске
Кыязлы авылында туганмын. Әле дә шунда яшәп,ягъни укып.
өйдә эшләр эшләштереп,төрле хыялый уйлар уйлап ятмыш.
Калганын шигырьләремнән белерсез.
V.nnp К \М UIOBA
Илһам—мизгел.
Тыныч түгел, бәргәләнә күңел.
Халәтемдә—җиһан үзе,
Кочмый калү мөмкин түгел.
Ашкынуым юкка түгел.
Ләззәт белән тулган касәм.
Әйдә, түгел,
түгел,
түгел...
Тусын шигырь йә җыр,
Ташымасын күңел,
Түгел,
түгел!
Илһам—йөгәнсез ат.
Узар канатында
Өлгерергә кирәк.
11<>|.>нләргә?1
К ) Һ ! Вакыт бнк тар...
И җангынам, мең мең рәхмәт,
Сүндерергә теләп.
Шул мәлеңә мандың—
Ә мин дөрләп яндым!
Үҗәтлек
Алманы бит агачыннан ерак
тәгәрәми диләр
Тәгәрәдем менә.
Кавемем дә ишетмәгән җырның
Туган чагы миндә.
Сулар үргә таба беркаичан дә
ага алмый ди ^>Р
Агам әле менә.
Ярларыннан ургып, җан дәрьямның
Ташкан мәле чннд.)
Бер киселгән икмәк телеме кире
ябышмыйдыр диләр.
Ялгаштырам менә.
Ялгыш кылган хаталарны бүген
Адаштырам җилдә.
Кайгы сагышлардан йөзләр
саргаядыр диләр.
Саргаядыр, беләм—
Ә мин, татлы газапларга батып,
Алсуланам телән!
Татар кызы
Мин гади бер татар кызы үзем.
Кигәнем юк милли калфагым.
Такыялар үреп кыр гөленнән,
Хыялларны кочкан бер чагым.
Мин моңлы бер татар кызы үзем,
Чулпы чыңын тоймыйм толымда.
Эчтән генә көйләп «Әллүки»не,
Бәбкә саклыйм хәтфә болында.
Мин купшы бер татар кызы үзем,
Беләгемдә йөртмим беләзек.
Күңелем тулы ямьне, гүзәллекне
Бизәк итеп җиргә тезәрлек.
Мин шаян бер татар кызы үзем.
Читекләрем тормый шыгырдап
Бию такмакларын ишетүгә
Табаннарым китә тыпырдап
Мин серле бер татар кызы үзем.
Йөзгә тартмыйм яулык читемне.
Карашымны читкә ташлап кына.
Оялудан тыям битемне.
Мин хыялый татар кызы үзем,
Яңрар җырларның бер нотасы.
Болытларны этеп җир балкыткан
Уртак кояшның бер яктысы.
Мин кыю бер татар кызы үзем.
Милли моңым йөрәк түрендә.
Татарлыгым ята тамырымда,
Затлылыгым—әнкәм телендә!