ШАРТЛЫ ДӨНЬЯДА...
шартлы доньядл
биология, химия, астрономия, рәсем укыткан. Ул—шагыйрь, космонавт, геолог, астроном, экстрасенс, гипнозчы, артист. Анын һөнәрләрен санап кына бетерерлек түгел! Мәктәп ябылгач. Сократның эзләнүчән. тынгысыз жаны эшсез калуны кабул итә алмый Аның яшәү рәвеше, асылы—хәрәкәт, нәрсәгәдер омтылу
М.Гыйләжев жәмгыятебезне ничек бар. шулай сурәтли. Сократ күршесе Диогеннын эчүгә сабышуы, үзенә таяныч ноктасы таба алмавы, хатыны романтик Хәнифәнен гомере буе иренен эчүеннән куркып яшәве, эчмәсен өчен. Сократнын барлык фантазияләренә кушылып юләрләнүен хуплавы—барысы да чынбарлыгыбыз Автор Хәнифә образы аша гомерләрен эчүче иргә буйсынып яшәүгә сарыф иткән хатыннарнын җыелма образын тудыра, анын фаҗигасен ачарга омтылыш ясый Тик. жанр мөмкинлекләре күпмедер чикләү сәбәплеме. Хәнифә фаҗигале шәхес буларак бар тулылыгында ачылып бетми. Шигъри жанлы. мөлаем, хыялый булып кала. Сократнын хатыны булса, ул күпкә бәхетлерәк булыр иде Әнә бит аны ишеп яуган яңгыр да Люцияне куркыткан кебек куркытмый Ул янгырга соклана, аннан матурлык таба. Хәнифә—оптимистик карашлы Шунын белән дә ул башка персонажлардан аерылып тора, «...драматургиягә һәм сәхнәгә яктылык һәм күтәренке рух җитми, оптимизм хас түгел. Моның өчен иҗатчыларны гына гаепләү лә дөрес үк булмас, чөнки заманы шундый—оптимизм рухыннан мәхрүм Ә алар ин башта чынбарлыкны дөрес чагылдыруны максат итәләр» (Әхмәдуллин Азат. Үрнәк герой сагындыра. Казан утлары, 2004 — № 7.).
Драматург, шартлы алымнарны, ситуацияләрне урыны-урыны белән артгыргаласа да, чынбарлыктан читкә китми. Мәсәлән, реаль чынбарлыкны аеруча да үтемле чагылдыру максатыннан, тагын бер шартлы алымнан оста файдалана Ул поэтик деталь—зонт. Аның астында Диоген. Сократ та. Хәнифә. Платон да. Венера да. башкалар да янгырдан саклана. Әлеге деталь пьссанын сәнгатьчә эшләнешен тагын да баета, автор салган мәгънәне укучы-тамашачыга тиз һәм ансат җиткерә.
Җәмгыятебездәге көчле сәяси «туфаннардан» бер бәләкәй генә зонт саклап кала алырмы? Үзебезгә шундый кечкенә таяну ноктасы табуыбыз киләчәк язмышыбызны ничек хәл итәр? Автор әнә шул сорауларга да җавап эзли, төрледән-төрле персонажларның эш-гамәлләре. уй-хыяллары аша үзенең борчылуларын чагылдыра.
Комедиядә Әмир образы кызыклы. Ул үзенен укытучысы булган Сократ белән берлектә һава шары ясый башлый. Ләкин, эш барып чыкмау сәбәпле. Сократ икенче идеяне «тормышка ашырырга» алына, ә Әмир эшен ахырына җиткерә
Әйе, Сократ—гади кеше Анын да кимчелекләре күп. күп кенә әйберләргә анын да көче җитми. Бу очракта мисалга аның кечкенә буен китерергә мөмкин •Мине бик бәләкәй чакларда ук кәрлә дип йөртәләр иде. ул кушаматны ияртеп мәктәпкә дә килдем Гөнаһ шомлыгы, укучылар да шулай атап йөртте Тәбәнәк булуыма хурланып, усалланып үстем. »—дип ачыргалана ул үзенен кимчелеге турында. Күп кенә эшләренең барып чыкмавына шул буй гаепле кебек
Комедиянең исеменә игътибар итик. «Әсәрнең исеме уңышлы түгел кебек Моны пьесаның авторы да, куючы режиссер да сиземли, күрәсен. чөнки гәзитләрдәге белдерү-рекламаларда бу турыда язылды. Баскетболчы булу Сократнын төп сыйфаты яисә гамәле түгел бит Элегрәк ул вертолет төзүче конструктор булган, алга таба җырчы булачагын беләбез. Бик үк яңгырашлы булмаса да. «Хыялый» дип атарга мөмкин» дип язган иде бу турыда әдәбият галиме Ә Закиржанов (шул ук китапта)
Ни генә булмасын. «Баскетболчы»—бүгенге татар сәнгатендә шартлылык алымнарына бай «абсурдлык театры»нын матур бер үрнәге.
М Гыйләжев драмаларының теле сынландыруларга да бай Мисалга чир асрау, баскетболын ашатыр, бәла арты бәла килә кебек мисаллар китерергә мөмкин Жансыз предметларны жанлы итеп күрсәтеп бирүгә корылган, метафораның бер төре булган сынландыру— шулай ук шартлылыкнын бер атымы
Драматург образлы сурәтләү чараларын да белеп, урынлы файдалана Эпитетларга игътибар итик томана халык, буш такмазалар. йогышсыз сорау. авыр юл һ 6 Биредә эпитетлар прсдмет-күренешләрнен сыйфатын белдереп киләләр һәм репликаларны тагын да аһәңлерәк итәләр
Пьесада чагыштырулар да уңышлы кулланыла Алар тасвирлау предметын.
Хәзерге татар драматургиясе турында галимнәрнең фикерләре шактый күп төрле. Мактаучылар да, кискен тәнкыйть утына тотучылар да җитәрлек. Чыннан да. милли драматургиябезнең бүгенге хәле уйланырлык Әдәбиятыбызның «Алтын фонд»ын тәшкил итәрдәй пьесаларыбыз да юк түгел. Шул ук вакытта үзләренең сыйфаты, тематик һәм проблематик әһәмиятсезлеге, персонажларының тел ярлылыгы, ышандыру көченең җитенкерәмәве белән йомшаграк сәхнә әсәрләре дә бар. Драматургиягә тартылучылар да, башка әдәби жанрлар белән чагыштырганда, күп түгел. Күрәсең, драма әсәрләренә хас чиклелек аларны да сагайта. Ләкин драматургиядә канат ныгыткан, танылган әдипләребез, төрле-төрле алым-чараларга мөрәҗәгать итеп, чит ил әдәби үрнәкләренә салынган кыйммәтләргә дә игътибарлы булып, күпмедер жанр чикләрен дә җимерә төшеп, укучы-тамашачы күңелендә озак еллар сакланырдай сәнгать әсәрләре тудыралар.
Мона ирешү, әлбәттә, жинел түгел. Алга таба классика булып китәрдәй пьесалар язылырмы? Бүгенге драматургия балаганнар, кәмитләр, шаккатризмнар кысаларында гына каламы9 Әлеге һәм башка сораулар танылган драматург Мансур Гыйләжев иҗаты тирәсендә дә куе болыт булып бөтерелә. Анын әсәрләре турында тәнкыйтьчеләрнең төрлесе төрле фикердә Безнен максат исә, бу сорауларга ачыклык кертүдән бигрәк, М. Гыйләжев иҗаты мисалында драматургиябезнең асылын тәшкил иткән шартлылык алымнары турында сөйләшү
Шартлылыкнын асыл сыйфаты, анын драматургиядәге урыны турында әдәбият галиме Фәрит Хатипов түбәндәге фикерне әйтә: «Шартлылык әдәби әсәрләрдә еш кулланыла. Шулай да ул пьесаларда, башка әдәби төрләргә караганда, күбрәк файдаланыла. Ә инде монын төп максаты,—кара-каршы сөйләшү формасынын беркадәр кысанлыгы кайчак үзен сиздереп куйганда, фикер, тойгыларны, кирәкле информация белдерү мөмкинлеген бераз чикли төшкәндә, әлеге җитешсезлекләрне яшерү, аларны бизәп җибәрү». (Хатипов Ф М. Әдәбият теориясе Югары уку йортлары, педагогия училишелары, колледж студентлары өчен кулланма — Тулыландырылган икенче басма —Казан: Раннур, 2002.)
Әлбәттә, шартлы дөньяны тудыруның үз алымнары һәм ысуллары да байтак. Аларны ачыклау һәм өйрәнү максатыннан, М.Гыйләжевнен «Баскетболчы» комедиясенә тукталыйк. Комедия 1999 елда языла, ләкин. 2002 елда гына сәхнәләштерелгәнлектән, ара нибары өч кенә ел булса да, бу зур әһәмияткә ия. Гасырлар чиге—шактый сикәлтәле чор Сәясәт үзгәргән, төрле кыйммәтләр буталган бу вакытта күпләр үзенә урын таба алмый, җәмгыять өчен үзенең кирәкле кеше икәнлеген дәлилләргә тырыша. Монын шулай булуын М.Гыйләжев тә оста тоемлый. «Баскетболчы»ның шулай аталуы ук әсәрнен XXI гасыр укучы-тамашачысына адресланганлыгын күрсәтә кебек.
Пьеса шартлы алымнарның берсе—миф-хикәя белән башланып китә Хыялый Сократ (төп персонаж) ниндидер бер журналдан мәкалә табып укый Тик мәкаләнең миф-хикәя, автор уйдырмасы гына булуын без нибары комедия ахырында гына беләбез. Ә ул миф буе 165 сантиметрлы берәүнең баскетболчы буларак дөньякүләм
танылу вакыйгасына багышланган Әлбәттә, гел яңалыкка омтылып яшәгән, авылнын үзенчәлекле кешесе булган Сократ өчен әлеге миф-хикәядә тасвирланган сенсацион вакыйга зур бер максатка әйләнә Әсәрнен сюжеты да шуңа нигезләнә
•Тәлгать. Беләсенме. әти. теге журналны мин укып чыктым
Сократ. Нинди журналны9
Тәлгать. Мексика баскетболчысы турындагы мәкаләне
Сократ. Шуннан ни9
Тәлгать. Мәкалә түгел, хикәя икән ул. Язучы фантазиясе уйлап чыгарган хикәя Буе йөз алтмыш сантиметр гына булган Мексика баскетболчысы дөньяда булмаган Авторның хыялында туган хикәя генә ул.
Сократ. Шулай икәнен үзем дә яхшы беләм»
Әлеге мәгълүматның ялган булып чыгуын, уйдырма икәнлеген Сократ үзе дә белә, ләкин, кеше ялганына үз ялганын да кушып, үзенчәлекле хакыйкать уйлап чыгара, шуна үзе дә ышана.
М.Гыйләжев абсурдлык элементларыннан оешкан комедия ижат итә һәм татар «абсурдлык театры»на нигез салучыларның берсе булып тора «Безнен өчен сәеррәк яңгыраган бу исем билгеләгән әдәби агым. Көнбатышта XX гасырнын 50-60нчы елларында кин жәелеп. рус драматургиясенә һәм театрына 80нче еллар ахырында үтеп керә. Ул, моңа кадәр өстенлек иткән реалистик традицияләр урынына килеп, традицион булмаган, заманча, яна (модернистик) алымнарга, форма-чараларга нигезләнә Анарда гадәттән тыш арттыру, трагифарска хас сурәтләр, фантастик һәм мегафорик күренешләр өстенлек итә. Мона омтылу, билгеле, һич тә үзмаксат түгел Тормыш-чынбарлыкнын ямьсез, кешелекне рухи һәм физик изә торган, кешелек сыйфатларын юкка чыгара торган күренешләрен автор һәм режиссер шартлы ситуацияләр ярдәмендә ача* дип яза Ә Закиржанов (Закиржанов Әлфәт Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре —Казан Татар кит нәшр . 2004 )
М Гыйләжевнен «Баскетболчы» комедиясе—монын ачык мисалы Шартлы мотивлардан авылның сазлык һәм су белән уратып алынган утрау рәвешендә бирелүенә басым ясау кирәктер Автор шартлылыкнын бер алымы булган аллегорияне бик оста файдалана һәм монын астына тирән фәлсәфи чынбарлыкны яшерә Чынлыкта исә әлеге «утрау» Россия уртасындагы Татарстанны хәтерләтә Ягъни Татарстан, баткаклыктагы авыл кебек. Рәсәй «сазлыгы»на чумган
Шартлылык алымнарын төгәл билгеләү өчен, комедияне мизансценаларга бүлеп карау уңышлы. «Баскетболчы» егерме биш мизансценадан гыйбарәт Алар арасындагы бәйләнеш гаять тыгыз. Күчешне тоемлавы вакыты вакыты белән бик авыр Пьесаны оештыруда әһәмиятле шартлылык алымнары булган кайбер мизансценаларга тукталыйк
Беренче мизансцена—Сократнын ишегалды уртасындагы такта ишек өстендә йоклап ятуыннан башланып китә. Әлеге күренешне тудырганда, автор шартлылыкнын бер алымы—метафорага мөрәжәгать итә Шушы метафора Сократ тормышының билгесезлегенә ишарә ясый Ягъни Сократ—тормышта үз урынын тапмаган, урталыкта калган шәхес Ишек ачык та түгел, ябык та түгел, ә нәкъ менә күгәненнән алынган һәм ишегалды уртасында ята Бу күренеш Сократнын начар хуҗа булуына да ишарә Йорт-жирен яраткан ир-атнын ишегалдында һәрвакыт тәртип, эш-гамәлләре дә кысага сыя Ә Сократнын холык-фигыле аңлашылып бетми Ул. уянгач, ишеккә ниндидер билгеләр төшерә, буен үлчәп, сызык сыза
•Сократ. Нинди хикмәт инде бу9 Кичтән генә буем бер метр да илле сигез сантиметр иде. ә хәзер бер метр да алтмыш биш сантиметрга җиткән Моны ничек аңлатасын? Адәм баласы йоклаганда буйга үсә микәнни9(УЙлана) Дөп - дөрес-тонлә үсә. ә көндез кыскара Бигрәк тә авыр әйберләр ташып маташсан Иртән санап чыгарсан. минем буем бер метр да алтмыш биш сантиметр, һәм. нәтиҗәдә, минем язмыш үзгәрә лә куя' Хатын' Хатын' Кил әле монда' •
М Гыйләжевнен «Баскетболчы» комедиясе күнел монологларына бай түгел Шулай да әлеге алым берничә мизансценада күзәтелә, алар шактый кыска Әсәрдәге күнел монологлары афоризм һәм сентенцияләргә шактый бай Драма әсәренә хас булганча, монологларны, һәм. гомумән, персонажлар сөйләмен импровизатор шагыйрьләр.
халык алдында ялкынлы чыгышлар ясаучы сүз осталарына тиңләргә була. Шул рәвешле комедиядә эпиклык белән лириклыкның күпмедер үрелеше күзәтелә. Ягъни эпиклык вакыйгалар бирелешендә, ә лириклык сөйләм экспрессиясендә чагыла.
Шартлы поэтик детальгә тагын бер үзенчәлек, автор табышы килеп кушыла Ул—йокы. М.Гыйләжевнен пьесаларында йоклау, гырылдау тавышлары, уяну зур урын алып тора. Мәсәлән, анын «Рәхәт яшибез!» комедиясенен проблематикасын ачуда гырылдау тавышларынын әһәмияте зур булса, «Бичура» драмасында, халык йоклаган вакытта, кара жаннарнын килүе, бөтен тирә-юньне туздырып китүе мөһим элемент булып тора. «Баскетболчы» комедиясе исә Сократнын йокыдан уянуы белән башланып китә, хатыны Люция дә йокы ярата, тыныч тормышны сөя Алга таба әлеге алым М.Гыйләжевнен башка пьесаларында да күзәтелә. «Бала баласы балдан татлы»да Алмаз-Алик үз йокысын бүлүчеләр белән көрәшә, «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» комедияләрендә салмыш егетләр йоклап торуларына үзләренең кайда килеп эләгүләрен аңламыйча йөдиләр һ.б.
Шартлылыкнын күзгә ташланган һәм әсәрдә мөһим функция башкарганнарынын тагын кайберләренә тукталсак, Ләззәтнең хатыны Мәдинәне игътибардан читтә калдыру мөмкин түгел. Ул үзен биоробот-андроид дип атый һәм галәм белән тыгыз элемтәдә булуын әйтә. Күрәсен, әсәрнен сонгы мизансценасында анын су баскан авылга кайтып керүе дә шуның белән бәйледер. М Гыйләжевнен мондый аллегорик персонажларга мөрәжәгать итүе Европа әдәбиятыннан килә һәм автор үзе дә моны искәртә.
Ләкин безнең татар әдәбиятына да аллегорик персонажлар ят түгел. Г.Коләхмәтовнын Кызыл һәм Кара фикерен («Ике фикер»). Т Миңнуллиннын Әжал, Газраил һәм фәрештәләрен («Әлдермештән Әлмәндәр»), М.Гыйләжевнен Бичура һәм кара җаннарын («Бичура») һ.б. мисалга китерергә мөмкин Бу персонажларны Европа халыклары әдәбиятларыннан кергән дип әйтү һич дөрес булмас. Атарга миллилек хас һәм алар бөтенләе белән безнеке булып тора.
Шартлы алымнарга гомумирәк якын килсәк. «Баскетболчы» комедиясендә сурәтләнгән геройларның эш-гамәлләре дә акылга сыймый, ягъни шартлы алымнардан исәпләнә. Персонажлар, бер яктан, мәгънәсез, хәтта көлке генә уята торган комиклар, икенче яктан, яңа социаль шартларга жайлаша алмыйча аптыраган, кыйблаларын югалткан шәхесләр итеп бирелә.
Абсурд пьесаларында төрле интерпретациягә, ягъни үзенчә фикерләүгә, әсәрне үзенчә кабул итүгә киң урын калдырыла. М.Гыйләжев моннан уңышлы файдалана. Бу без санап узган шартлылык алымнарында да ачык чагыла. Символик образлар, күренешләр аша автор җитди сәяси мәсьәлатәр күгәрә Бу—Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге. Россия арбасына утырып, анын жырын гыны җырлап йөрсәк, атеге сазлыкта батып калмабызмы? Әсәр укучы-тамашачыны әнә шул турыда да уйланырга этәрә.
«Баскетболчы» комедиясенең мәсьәлә-проблемалары, сәхнәләштерелүе турында автор бодай ди: «Әсәр комедия булса да. биредә фикерләр күп, милли, ижтимагый проблемалар кин яктыртылган. Пьесаны сәхнәләштергәндә, режиссер М.Сәлимжанов үз фикерләрен дә кертте. Анын кайберләре минеке белән чагышып та бетмәде Ләкин әсәр бик уңышлы куелган дип уйлыйм» (шәхси әңгәмәдән)
«М.Гыйләжевнен «Баскетболчы» әсәре—милләт язмышын яктырткан ин уңышлы комедияләрнең берсе Милләтнең чишмә башы булган татар авылының әкреңтәп бетүе сәбәпләрен драматург түбәндәгеләрдә күрә: дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына тиешле ярдәм булмау, эчкечелек, кешеләрнең, авылдан шәһәргә китеп, кире әйләнеп кайтырга теләмәве, яшьләрнен гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне санга сукмавы, катнаш гаиләләр арту, ир кешеләрнең, жин сызганып, җир эшкәртү, йорт торгызу һәм башка эшләр урынына, холыксызланып, файдасыз эшләр белән мавыгуы. Кызыклы һәм мавыктыргыч сюжетка корылган пьесада милли, ижтимагый-мәдәни, фәлсәфи проблематика төрләрен аерып чыгарырга була»,- дип язды А.Саттарова да (Саттарова Алсу. Яна дулкында Татар драматургиясе (1980-2000 еллар): Сайланма пьесалар,—Казан «Хәтер» нәшрияты (Тарих). 2003 ).
Комедиянен төп персонажы—Сократ, дидек. Ул үзенчәлекле, каршылыклы герой булып күзаллана. Сократ кайчандыр укытучы булып эшләгән, хисап, физика.
объектын жанлы. конкрет, сурәтле итеп күз алдына китереп бастыра. Мисалга ач талпан кебек кадалу, корымлы казан кебек кара, иреннәре башмактай, чабатадай авыз кебек чагыштыруларны китерергә мөмкин.
«Баскетболчы» комедиясенең теле гадилек, халыкчанлык белән дә аерылып тора. Персонажлар сөйләме мәкаль-әйтемнәргә. диалектизмнарга, фразеологизмнарга, гади сөйләм сүзләренә шактый бай Мәкаль-әйтемнәр персонажларның талкырлык, гадилек кебек сыйфатларын ачалар. Мисалларга игътибар итик. Сократның теленә, мәсәлән. «Шуннан шул. алган да шуган». «Акчанын бакчада үсмәгәнен беләсеңдер». «Төтенен туры йөри икән». «Ерак сәяхәтләр берәр адымнан башлана». «Итсән хәрәкәт, булыр бәрәкәт» кебек халык авыз иҗаты үрнәкләре хас. Платон «Акчалынын эше күп. бакчалының ашы күп». «Адашкан кешедән юл сорамыйлар». Люция «Юл атны сыный, авыр юл ирне сыный». Хәнифә «Барып та чыгар, бәреп тә егар». «Юл белмәгән юлдашын адаштырыр». Ләззәт «Адәм йөрми җир танымас» кебек әйтемнәр куллана.
Персонажлар фразеологизмнарга да еш мөрәҗәгать итә. «Суйган да каплаган», «колак тону», «акчаны суга салу», «күзне ачыбрак карау», «көлеп эч кату», «баш вату», «өстенә басу», «дөнья тану», «якага яка килү», «бүре йотардай булу», «күз көеге», «җиргә ябышып яту», «җирне кысыр калдыру», «күз салу», «кырык мирдән калган», «мыегыңа чорна», «табан ялтырату» һ.б. әсәрнең телен тагын да халыкчан итә. образлылык төсмерен көчәйтә.
Комедиядә халыкчан тел үзенчәлекләрен диалектизмнар да көчле сиздерә. Гәрчә вакыйгалар Питрәч районының бер авылында барса да, персонажлар Минзәлә. Туймазы сөйләше. Көнбатыш диалекты сүзләрен дә кыстырып сөйләшәләр Мәсатән. тилемсәр. кәтәнә. аякны каймыктыру, атлыгып тормай. таякларына таяклап чаба, иләсләндермә (башны), кыйты (гына булса да фатир бирерләр, бәлки), зәнки, сурәбәт. җүләр. котыйчык (кебек кенә проблема), курач (ямьсез), кым-кырыч (күнегүләр башланса, халык күп җыела, кым-кырыч Артларыннан чүп-чар күп кала), котылмак юк. ятрәк һ.б. Шулай ук авторның елау белән җылау арасындагы аермасын анлау кыен. Бер очракта ул персонажны «елата», ә икенче вакытта «жылата»
Әмма шуны да әйтергә кирәк: пьесада стилистик төгәлсезлекләр, «шадра» җөмләләр дә очрый. Мәсәлән:
«Люция. Әйдә әле. авылдашларыбыз кебек итеп, гадәти тормыш белән яшик!
Сократ. Мин алай итеп яшәргә булдыра алмыйм һәм теләмим дә»
Люция сөйләмендә итеп сүзе артык булса. Сократның инфинитив формасын тавтологик куллануы колакны яра. итеп сүзенен куллануы да урынсыз Бәлки. «Мин алай яши алмыйм» булса, ә Люция сөйләме «кешечә гомер итик» дип бирелсә («тормыш белән» түгел), унышлырактыр.
Шулай ук Әмир сөйләмендә дә төгәлсезлекләр бар.
«Сократ. Яле. яле. кайда ул шарын?
Әмир. Әнә генә агачлар артында?..»
Күрсәтү алмашлыгына кисәкчә кушу, гомумән, бу очракта кирәкмәс иде.
Әйтергә кирәк, әсәр үзенең гаять бай тел-сурәтләү чаралары белән дә. кызыклы персонажлары, уйланылган һәм төгәл сюжет-композициясе белән дә татар милли сәхнәсендә дәрәҗәле урын алып тора «Баскетболчы»ны иҗат иткәндә. М.Гыйләжев шартлы алымнардан унышлы файдалана, драматург шартлылыкнын гротеск, гипербола, метафора, сынландыру, символ, поэтик деталь, аллегория, литота кебек алымнарына еш мөрәҗәгать итә.
Әсәрдә шартлы алымнар вакыйгаларның киеренкелеген саклау, хәрәкәт һәм фикер тыгызлыгына ирешү мөмкинлеге бирә. Мизансценалар арасындагы күчеш- сикерешләрне. мәгънәви бәйләнешләрне оештыруда да шартлылык алымнары әһәмиятле.
Шартлылыкнын матур үрнәкләре драматургиябезне тагын да баета.