Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОРБИТАЛАР ҖИМЕРЕЛЕП БЕТМӘГӘНМЕНИ?

 

Узган гасырнын илленче елларында, космонавтика гамәли эшләрдә тәрәккый итә башлагач. КПСС яисә ВЛКСМ өлкә комитетлары да. «Знание» жәмгыяте дә халык арасында астрономия һәм космонавтикага багышланган лекцияләр уку, бу хакта төрле брошюралар һәм китаплар нәшер итүгә бик игътибарлы иде Газеталар һәм журналларда популяр мәкаләләр, радио һәм яна тернәкләнеп килгән телевидение тапшырулары да багышлана иде моңа. Бу чараларның барысында да. туган телендә чыгыш ясый алган бердәнбер астроном буларак, мин фәкыйрегезгә бик актив катнашырга туры килде Лекцияләр укырга дип күрше төбәкләргә дә йөрдем Шундый лекцияләрдә чыгыш тәмамлангач, сорау ява башлый. Кызыклы һәм мәзәк сораулар хәтергә нык сеңеп кала икән. Бер тапкыр алдагы рәттә утырган бабай болай дип сораган иде:

—Менә, балакаем, син. ясалма иярченнәрне тиешле орбиталарга җибәрделәр, дисен. Моны берничек тә аңлый алмыйм инде. Тунгуска метеориты орбиталарның барысын да җимереп бетермәгәнмени?

Бер апаның соравы мондый булды:

—Син, энем, жир хәрәкәт итә дип сөйлисен дә сон. ә мин менә бу авылга килен булып төшкәннән бирле утыз ел буена бер чокыр янында яшим дә яшим бит әле.

Болай дип сораучы да булды:

—Ни өчен елгаларның барысы да төньяктан көньякка акмый? Үзен глобуска кара әле, төньяк котып югарыда, ә көньяк котып түбәндә ич!