Логотип Казан Утлары
Дастан

КЫЙБЛА


БИЛӘР1 ДАСТАНЫ
Кук Тәңре-' Җир-с\ \ 'май'
Көч иңдер h'wm uHihp'
Балалар Хуждлар Тавы4 итәгендә, Изге Чишмә* тирәсендә — төркем-төрксм
урнашып тыңлыйлар КЕРЕШтә «Дөнья яратылу күренеше ерактан, KpOW,
чак кына сизелерлек, тын гына, салмак кына көйле тавыш килә А-а-алә-әм, А~
а-ал-ә-м, А-а-алә-әммм
А-а-ааллә-әәминнн... Тавыш көчәя бара Шул фонда Сөләйман6 сүз башлый
Күктән килгән тавыш шулай ук әкрен генә ерагая һәм югала Күктә Коръәндә
язылган, мәгънәләре аңлатылмаган хәрефләр теземе (рун. гарәп, кирилл. латин
әлифләрендә) күренгәләп тора: АЛМ, С, АЛМС. АЯР. АЛМР. КХЙ'АС. ТХ. ТСМ.
ТС, ИС, С, ХМ, 'АСК, К, Н Хәрефләр, сүзләр көйле бер фон тудыра. CO.IMM.IH
шул фонда сөйли
Кереш
Сөләйман:
Әлеф-ләм-мим'—
Аллам!
Тәүге сүзең—Аләм.
Чиксез галәм—тәүге хаснләт*.
Бисмиллахн рахман нррахим,
ӘлЬәмдүль илләһн
Раббиль галәмин1.
Иңсен күктән нзге хасият*.
һәр йолдызың—
нзге сүзгә менбәр'.
Җир бакчаңда кырлар-болыннар,
җ,'ү.1.н со.'ИИМАН и*Ш) шч/ыырь ылыҗ *Мын чымсФЗ дшмляда*, шКозых»,
• Kuu.Hf һ б КЫЯвЛЩЙ авторы Татарстанның, ф,>н Һ»М твХШОСЧ алкасвидё *ЮН М ҖМЫ I Гфвмилмре ыщкаты ТФЛ акадгчшы КёЗаядш яши
Хакыйкать вә мәхәббәтең чәчеп—
Рәхмәтлеме Сиңа балаңнар?
Бу язмалар түгелдер сер эзләү,
Җиһан серен, Тәңрем, беләлмам.
Йомгак очын эзлим-ялгыйм диеп,
Кәлам' суза фәкыйрь Сөләйман.
Кем мин—татар,
кемнәр каны миндә?
Кемнәр җаны миңа үрелгән?
Аждаһадан6 —канат, Барые10—холкым,
Яшәү дәртем минем—Бүредән".
1 өлеш
Хуҗалар тавы. Төн Кошлар сайравы. Ара-тирә кәккүк авазы яңгырый. Төрле
яклап Ияләр тавышы ишетелә башлый Аерым-аерым да, берьюлы да Төрле-төрле
шәүләләр Агачлар арасында ухылдау, елга буенда су чәчри, яр буйлап ут өермәсе
Бер якынаеп, бер ерагаеп Кам'7 барабаны тавышлары, шул якта шәүләләр уйный,
адәм заты шәүләләре дә чагыла. Яфракларны шомлы шаулатып, вакыт-вакыт кискен, йә салмак кына җил исеп куя. Җил тавышы көчәя бара. Ияләр тынып
кала...
Җил:
Чү! Хуҗалар! Ия-рухлар!
Ш-ш-ып! Бер мизгел түзегез-з!
Халык җыелган аланга,
Күрсен күңел күзегез!
Сөләйман:
Бөек Күкләр йомышчысы,
Ияләр дусты—Ил-кам".
Тукта берсәк' камлавыңнан*—
Замана суга тамтам*!
Барабаннар. Яктырткычлар халыкны яктыртып-күрсәтеп ала Ара-тирә Ияләр
нәрсә хакындадыр бәхәсләшеп—шаулашып ала. Сүз башлангач тавышлар салмак
кына югала.
Сөләйман Аланга җыелган халык белән таныштырып үтә. Үзләре турында ишеткәч
һәр төркем җанланып ала, күңеленә тулган хисләрен белдерә—кычкырыпмы,
сызгырыпмы—җаннары кушканча
Сөләй ман:
Скифлар14 төркеменә мөрәҗәгать итеп:
Скиф иленнән килгән халык,—
Сез—татарның тамырлары!
(Скифлар: Урра! Скиф—Иске Өв' Борынгы Йорт!)
' кәлам — с үз, сөй лам
берсәк (чиш ) аз генэ.эзгә гена (бер гак -секунда секун[д]а ( у н о - б е р ) шул ук бер тамыдан
түгелме икән?)
камлау — рухлар белан аралашу холена, халате на керү ритуалы (тамыры Кам —рухани)
тамтам —барма музыка корал ы. зур барабан, гонгның бер төре
52
Һун-Сөннәр төркеменә мөрәҗәгать итеп:
Һун-Сөн1* халкы илчеләре—
Сездә—татар Бәгырьләре!
(һуннар: Урра! Һун-Сөн! Яшәсен!)
Атилладан" килгән төркемгә мөрәҗәгать итеп:
Сез татарның үзәгеннән—
Дәште-кыпчак" вәкилләре!
(Кыпчаклар Урра! Дәште-Кыпчак—Атилла')
Күк Түркләр1" төркеменә чөрәжәгать итеп
Татар канлы, татар җанлы
Беек Күк Түрк ул-ирләре!
(Күк Түркләр: Урра' Күк Түрк' Күк Тәнре!)
Болгарлар19 төркеменә мөрәҗәгать итеп:
Биләр халкы, Болгар халкы!—
Сез татарның Йөрәгендә!
(Болгарлар: Урра! Биләр—Болгар' Биләр—Болгар')
Урдадан килгән төркемгә мөрәҗәгать итеп:
Алтын Урда10—Алтын Бишек!
Яши татар күңелендә!
(Урда илчеләре: Урра' Алтын Урда—Алтын Бишек!)
Күз яшьләрен, моң-зарларын
Әле бүген тойгансыман!
Казан ханы илчеләре—
Бөек Казан каласыннан!
(Казан ханлыгы21 илчеләре Урра' Казан ханлыгы')
Сәлкешләр төркеменә чөрәжәгать итеп
Җиде өлеш—җиде кисәк.
Ул—бер бәгырь, җиде дәүләт,
Җиде дәүләт таҗы булып—
Кыйбла булып үсә—Сәләт21 !
(Сәлкешләр: Урра! Сәләт—Кыйбла' Сәләт—Дәүләт')
С ө л ә й м а н : (барча халыкка чөрәжәгать итеп)
Бу мизгел гади түгелдер!
Ун гасырга бер генә!
Татар рухы, канатланып.
Кайтты Биләр җиренә.
Җиде дәүләт илчеләре
Җыен тота мәйданда.
Кайда кыйбла? Саумы бәгырьТ
Бармы өмет балаңдаТ
Татар хәлләрен кем әйтер,
Узып Хуҗа рухлардан?
Татар рухын кем җиткерер
Кыйбласыз оныкларга?
Җиде дәүләт күген күргән—
Җиде кат корган күген,
Күк Иясе, Тәңре кушып.
Биләрдә кунак 6үтен1
Күк иясе:
Җиде дәүләт күтен күрдем
Җиде катлы күкләрдән.
Җиде күкләр—изге китап.
Утлы
йолдыз-сүзләрдән!
Халык эзе—өзелмәс җеп
Күккә ашкан җаннардан,
Өмет тулы изге аһәң'—
Сезгә Тәңре-Алладан.
Сөләйман:
Җыен тулы булмас иде.
Җил иясе килмәсә.
Күргәннәрен, белгәннәрен
Безгә сөйләп бирмәсә.
Җил:
Җи-и-ил җил җил-л-л мин,
Җи-и-л мин, җил мин.
Җил-җилбезәк, җил-давыл да,
Мин—күп йөзле, куп кыллы.
Кемгәдер йомшак канат мин,
Кемнеңдер соңгы тыны
Күк иясе:
Җилләр исә, җилгә—җилләр кыйбла.
Курай тишекләре—йолдызлар...
Галәм көйли—җилләр хәбәр сөйли.
Татар моңын суза кубызлар.
Җил:
Хәтта мин анык әйталмыйм:
Кайдан төрки яңгыры?
Ул заман каян иссәм дә
Күрдем төрки яутирен...
Сөләйма н:
Ияләргә хуҗа Ия,
Тау иясе—карт Корык23,
* аһән- моңлы тавыш.яңгыраш.моңлы аваз
Биредә ул—баш Ия бит.
Алкышлыйк, каршы алыйк.
(Барча халык: Тау иясе' Тау иясе!)
Тау иясе:
Тау иясен чакырдыгыз,
Сүзем минем шул булыр,
Иңнәремдә күк капусы.
Бәгырем аһ-зар тулы.
Кайчакларда мин, Корыкны,
Кырыс диләр, усал диләр,
Иң юаш зат булыр идем.
Үз хәленә кайтса Биләр.
С ө л ә й м а н :
Яр иясе—яр буеннан,
Ул да безнең җыенда.
Яр иясе:
Күрсәм иде Биләр таңын
Яр буеннан, уенда.
Ярга килде газиз халкың.
Мин йоттым күз яшьләрен,
Ярга ятты газиз халкың.
Мин сакладым эзләрен.
Тирбәдем Биләр тәхетен,
Тараттым аһ-зарларын,
Тузып барган ташларыма
Кайтыгыз, балаларым.
Кайтыгыз, балаларым...
Җил иясе:
Бөек иде бу халык.
Горур иде бу халык,
Җиде күктән куәт алын,
Җиде ил корган халык.
(Сөләйман сүз бвШЛапи. i-ч'ышлар тына)
Сөләйман:
Әй, Хуҗалар! Иярухлар!
Тоясыздыр—тантана!
Җиде дәүләт—җиде субай.
Нигез—татар халкына.
Татар варисы 1бала]
Җиһан ир син, Атилла!
Үлемсез кыпчак бабам!
Ул бит синең замана.
Ул бит минем замана.
Ул бит безнең замана!
Шушы чордан күңелемдә
Татар таңы аллана...
Әйтче, Атилла бабам.
Юл күзләгән балаңа.
Кайда булды илгә кыйбла
Син яшьнәгән заманда?
Атилла:
...һәй, бәгъре исән татар!
һәй, огълан, ерак балам!
Мин синең кыпчак бабаң!
Бишенче йөз—далада.
Бу заманнар—җирдә—
кыпчак!
Бөркет—хуҗа
һавада!
Мәшрикъ -Мәгърип' арасында
Ялгап күккә ялларын,
Очты атлар, төрки аты—
Таратып чиксез далага
һун-кыпчак хыялларын.
Бу заман каян баксаң да—
Төбәлде күзләр Миңа!
Дәүләтем—дөнья үзәге.
Мин
үзем
идем—
Кыйбла!
Ияләр (барысы бергә) —
Күк иясе: Бөек иде бу халык.
Җил иясе: Горур иде бу халык,
Тау иясе: Җиде күктән куәт алып.
Яр иясе: Җиде ил корган халык.
Яр иясе:
Алтын Урда—Олы дәрья,—
Йөзләп халык—елга,
Татар булып туды шунда
Терки кыпчак-бол! ар.
Дәрьяларны диңгез итте,
Диңгезләрне—дәрья.
Күк иясе:
Җирдә—Чыңгыз чоңгыллары,
Оя арты—оя!
Дәште-кыпчак далаларын
Текте күкрәгенә.
* мөшрикъ-мегърип канчыгыш-көнбагыш
Бизәк чикте Урда-нлгә
Болгар җепләреннән...
Тау иясе:
Нигезләре тирән, тьгмат* булгач.
Ник соң тузды йортын,, и татар?
Ник соң шулай җир-су, кыйбла диеп,
Болыт булып, һаман шул аһ-зар?
С ө л ә й м а н :
Җиде дәүләт бер үк язмыш күрде,
Үзе кыйбла булды һәр дәүләт.
Татар йорты үсә-туза торды,
Бер—җәһәннәм булып, бер—җәннәт...
Җил иясе:
Табигатьтән иңгән самимилек,—
Әйткән сүзне—
аткан ук диде.
...Күршесенең чуклы сүзләреннән
Ил башына йөгән хуш килде.
Туган белән туган арасына
Ат кылы да сыймый дигәндә—
Төтен булып керде дошман-шымчы...
...Татар һаман шул ук биләүдә...
С ө л ә й м а н :
Гади булды, артык гади булды.
Үзәгендә иде самимилек—
Гөлчәчәк тә чәнечкесе барга
Үсә бит ул затлы гөл булып.
Татар горур, татар тырыш, саллы,
Күңелдә—дәрт, сөю—йөрәктә!
Халык булып мәңге яшим дисәң.
Чәнечкеле дә бул син—кирәктә!
Җ и л :
...Ш-ш-шанлы Биләр,
Бөек Биләр—
Гүя Коръән сүрәсе.
Саф Чирмешән" суларында
Унынчы йөз шәүләсе...
2 өлеш
Ияләр уйный, көлешә Инде шомлы түгел, дустанә
Н ә р к и с :
Чирмешән борма-борма,
Су Иясе, син кайда!
57
Ч и ш м ә и я с е :
Тау битендә чылтыр-чылтыр,
Мәхәббәт АлиЬәсе,
Мин—былбыл да, тал-чыбык та.
Изге Чишмә иясе.
Ай кызы килгән суга.
Челтер-челтер тәңкәсе.
Тау битендә ай юлы—
Таңчулпан көянтәсе.
К ы з л а р :
...Без-без без идек
Без унике кыз идек,
Базга төштек, май ашадык.
Келәткә кердек—бал ашадык,
кара сыерның каймагын
кап та йот—
hont
(Көлгән тавыш):
Хи-хи-хи-хи!
К ы з л а р : (дәррәү көлгән тавышлар)
Хи-хи-хи-хи! Хи-хи-хи-хи!
Хи-хи-хи-хи!
—Нәркис, Нәркис оттырды!
—И Нәркис2 5 , гүзәл наный!
Көлешми-серләшмичә
Бер мизгел түзәмени!
—Әйдәгез, кызлар, суга!
Нәркис куучы була!
Хи-хи-хи-хи! Хи-хи-хи-хи!
Хи-хи-хи-хи!
(елгада су чәчрәгән тавышлар...)
Су сибешеп бию (кызлар биюе)
(Бию вакытында фон итеп салмак кына үтемле тавыш белән түбәндәге текст
яңгырый)
Сөләйма н:
Бу риваять Биләр заманыннан,
Биләр кыйбла булган чорлардан.
Тау башында Мәрҗән1 5 шәһәрендә
Гомер итте хаҗи I ырышма \ '
Кызлары да үсте.
көлүләре
Йөрәккә май булды, җанга—бал.
Җил иясе:
Унике кыз үсте энҗе-мәрҗән булып.
Унике ай җирдә—берьюлы,
һәр үткән көн—шатлык тулы дәрья,
һәр аткан таң—бәхет каюлы.
Яр иясе:
Уеннарда тиңсез иделәр.
Биесәләр—аккош сокланды.
Җырларына гүзәл кызларның
Сандугачлар кушты моңнарын.
(бию тәмамлана)
Су иясе:
Унике кыз су буенда—
Йөзләре—кояш-айдан.
Унике кыз—йолдыз йолдыз,
Ияләре соң—кайда?
Н ә р к и с :
Су иясе—ник тиясең.
Егетем бар, кит-кит!
Нечкә бил сиңа түгел.
Су булып читкә сибел!
Чәч бөртеге—бер чара,
Коткарса—шул коткара.
Сиңа миннән алтын чәч.
Су Иясе, мә,—Ядә-ә-әч1
Тау иясе:
Унике бөртек энҗе—
Берсеннән берсе чибәр.
Унике бөртек энҗегә
Йолдызлар гашыйк диләр.
Атилла:
...Йолдызлар гашыйк диләр да.
Кайда соң егет бииләр?
Тау иясе:
Сөюдән күнләр җүләр.
Албасты аулый диләр.
Әнә, аудан кайтып килә,
Җырлый җырлый, мәҗнүннәр.
(шВщивПт җыры КИМ ГЮ ШОПШ, ШМПЯ, супаПЮ-ЧвПр сггп^рс биюе)
59
селэяылн
Унике кыз:
Без-без-без идек,
Без унике кыз идек...
Күк йөзендә йолдызлар,
Карагыз, егет-кызлар.
Унике йолдыз, ул—без,
Иң яктысы—күрегез1
Әйдәгез, бер күрешик,
Нурга-кул һәм кулга-нур!
Тау иясе (Сәлкешләргә мөрәҗәгать итеп):
Әй, егетләр, кызлар!
Күпме гасыр
Көттек сезне, сез килгәнне бире.
Кулга-кулмы? Әйдә! Булыйк бергә!
Фатыйхасын бирә Биләр җире!
(Яшьләр кулга-кул тотынышып, кулларын күккә сузалар)
Ияләр (барчасы—яшьләргә):
Сез—хуҗалар Болгар-Биләр-җирдә,
Хуҗа булып алга үтегез!
Изге Чишмә сезне күптән көтә—
Суларыннан авыз итегез.
(Балалар-яшьләр Изге чишмә суларыннан учлары белән авыз итәләр)
Сөләйман:
Җир ананың изге күкрәгеннән
Саркып чыга сафлык, чишмә булып.
Татар балалары, татыдыгыз
Ана сөте сыман чишмә суын.
Яр иясе:
Әйтер идем, ярдан китә күрмә.
Адашырсың диеп, и бала!
Әмма беләм—тамырың ярда булса—
Җан җепләрең күккә чорнала.
Күк иясе:
Күктә—ирек, күктә чиксез киңлек,
Иң якын җир күккә—тау башы.
Әйдә, татар, әйдә биеклеккә,
Синдә бүген Тәңре карашы.
Җил иясе:
Әйдә, татар, әйдә тау башына.
Бөеклеккә юллар текә ул.
Җил-давыллар чыга калса җирдә,
Дөнья карабына җилкән бул!
Тау иясе:
Чишмә суы изге тамырлардан—
Сез шул судан авыз иттегез.
Безнең белән бергә, хуҗа булып.
Тау башына рәхим итеге t!
3 өлеш
Тау башында Балалар истәлекле таш тирәсендә Еракта алмагачлар, куаклар.
агачлар—анда тормыш кайный, барча күренешләр Шәһәр, манаралар Аерым
бер җирдә ярым-айлы Алмасхан2' төрбәсе Тирә-як яхшы күренә, сөйләнгән
күренешләр мөмкин кадәр шул куаклыкларда, кырларда, күктә, урманлыкта
Сөләй ман:
Җил-җил
җил исәдер лә,
Җир-җир
җир оча бирә,
Чор-чор
чор үтәдер лә,
Чаң-чаң
чаң суга йөрәк.
Гасырга-гасыр ята,
Гавам имтихан тота.
Файдалан бу форсаттан—
Кыйблаңны барла,
татар!
(тирә-якта зур җиде учак кабына)
Татар варисы (бала):
Болгар иргә нн кирәк!
Алмас хан:
Болгар-нргә Ил кирәк,
күңелгә—Канун кирәк,
Җан аша кергән канун—
көчле илгә шул терәк.
Б а л а :
...Әй, бабам син, Алмас хан,
хәнҗәр, җәнҗал алмас хан.
Иң бөек ни нн булыр!
Диде бөек Алмас хан:
Иң бөек ип шул булыр—
Гауга, бәхәсләр тыныр,
СӨЛӘЙМАН
Биләр—Пайтәхет" булыр.
Бала:
Иң тугъры эш ни булыр?
Алмас хан:
Иң тугъры эш шул булыр,
Биләр-йортта таң туыр,
Сәбәбе—Ислам булыр.
Бала:
И мәгърур болгар бабам—
Уйларың авыр, тоям.
Кальбеңдә* төрки тамгасы.
Төрки катламда ояң.
Ислам гөмбәзе тимәсме
Төрки җепселләреңә?
Төрки тамыр киселмәсме
Ислам шәкелләрендә?
Алмас хан:
И балам, аңлыйсыңдыр,
утлы дәва бу.
Көмеш йөгән
мәгърур Болгар баласына.
Әмма бүген
Дин дә түгел,
Ден дә түгел.
Сайлау бара—
Яшәү белән
Үлем
арасыннан...
Сөләйман:
«Алла боек!», «Аллаһе акбәр!»—
Җир тетрәде алкыштан,
Ислам нуры Идел-йортта,—
Нишан басты Алмыш-хан.
.Алмас әмир төрбәсенә Ай үзе кунган сыман.
Дәвам итте олы туй—Болгар-нл туган заман.
(Күренешләр, мөмкин булган кадәр, ерактагы куаклыкларда чагыла)
Алмас хан:
...Кызыл Таудан3* баккан идем,
күрдем сихри манзара:
' Пайтәхет - башкала пает (миш ) тәхет .түбә тәхет .ягъни башка тәхетләрне (калаларны) үз түбәсе
(яклавы) астына алган тәхет (кала)
кальбек йөрәген
Бер-бер артлы, өч тәсбихтәй,
Ап-ак чәчкәдә—кала.
Затлы тәсбихлар теземе—
Кала тирәли үрләр.
Тәсбих төймәләре булып—
Акбүзатта яугирләр.
Бу шәһәр генә диярсең—барча дөнья сыйган.
Бу дәүләт кенә диярсең—куәт салган җиһан.
Сәүдә юлы үзәгендә Бөек шәһәр—Биләр,
Мәшрикъ-мәгьриб кисешендә кыйбла шәһәр—Биләр!
(Еракта БАЗАР күренеше, туар' кыстау авахтары (ефәк. ефәк . ат сатам, ат
алка—йөзек—беләзек . алка—йөзек—беләзек ). азан тавышы яңгырый
Кинәт барысы да өзелә. Шомлык Нидер булырга тиеш сыман, куркыныч
якынайганнан-якыная бара...)
4 өлеш
Сөләйма н:
Бу бөек сер—татар яши
Җиде сүнеп җиде янган учак сыман.
Җиде буын үтер-үтмәс—
Сайлау:
Яшәү белән
Үлем арасыннан...
Нәркис ( к ы з л а р кушыла):
—...Без-без без идек
Без унике кыз идек...
...Без көлешеп йөргәндә
Кинәт килде җил-давыл,
Ябырылды илбасар—
Өс- аслы дошман явы.
—Тәңрем-Аллам дия-дия.
Каргыш чиктек дошманга.
Хода, коткар дия-дия
Укыдык таңнантаңга.
—Дошман көче—кылганда',
Ятсын кылган тузанга.
Янсын кылган далада.
Яусын ләгънәт һавадан.
Кылган көче көл генә.
Кирәк бер әфсен генә.
Очсын җилгә көл булып.
Югалсын төтен булып.
Әфсен-төфсен, тьфу тьфу тьфу!
Дошманга булсын агу!
' iv.i|. гомр(тжпрш м.1.1 гуар сүхнд» куллшышп)
• M.i-n.iu кипши себерки чяю»м ит» цлии.рд» ю
СӨЛӘЙМАН
Канына үтеп керсен,
Дошман-явыз җан бирсен!
Ун и к е кыз:
...Без-без без идек
Без унике кыз идек...
...Бардыр, Тәңре, бер сәбәп.
Бардыр гаеп кайдадыр,
Ал, Син безне, күкләргә,
Безнең күңел айдадыр.
...Без-без без идек
Без унике кыз идек...
Унике сын булганчы.
Унике йолдыз булыйк.
Гүр катына ятканчы.
Ай кояшка КЫЗ булыйк...
(Унике кыз биюе)
Кызлар биегәндә кинәт чапкын килеп керә. яралы, хәле беткән
Афәт килде Болгар-илгә, Биләр—утта!
Ахырзаман! Илне кыра явыз дошман...
(Яу килүен әйтеп, үзе хәлсез калып егыла.
Кызлар яуга әзерләнә, дошманга каршы чыга. дошман белән көрәш-бәрелеш
күренеше, кызлар тигезсез сугышта камалып дошман кулына төшәләр, дошман
аларны җиргә тереләй күмәргә җыена).
Ун ике кыз:
Без-без-без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек—ишелде.
Келәткә кердек—сүтелде.
Күккә мендек—күк кочты.
Мәңгегә күккә очтык.
(Кызлар күккә ашкан күренеш Нәркис үзе генә очынып-бәргәләнеп биеп
кала. Бу күренешләр бию рәвешендә башкарыла Шул вакытта түбәндәге сүзләр
яңгырый)
Җил иясе:
Унике кыз үсте энҗе-мәрҗән булып,
Унике ай җирдә берьюлы.
Яр иясе:
Уеннарда тиңсез иделәр,
Биесәләр—аккош сокланды.
Җырларына гүзәл кызларның
Сандугачлар кушты моңнарын.
Күк иясе:
Афәт* килде берчак калага.
Дошман явы кырды ирләрне.
Унике кыз керде сугышка,
Сакларга дип газиз җирләрен.
Тау иясе:
Әсир итте дошман кызларны,
Тау өйдертте туфрак та шытып,
Тере килеш күмү нияте
Сылуларны, кара үч йотып.
Сөләй ман:
Унике кыз йолдыз булып ашты күккә.
Мәңгелек йорт итте кызлар ай тирәсен.
Кыйсса булып һаман яши шигырьләрдә,
Күккә ашкан изге кызлар хатирәсе.
Нәркис:
Әйт, Чишмәм, әйт, мәрҗәнем.
Кайда минем сөйгәнем?
Ул су булса—яр булыйм.
Ул чык булса—нур булыйм.
Чишмә иясе:
Син йолдыз булдың күктә,
Сөйгәнең—зәңгәр чишмә.
Чишмә суы—көмештән,
Сөю балкый инештән.
Н ә р к и с :
Аһ, чишмәм, моңлы чишмәм.
Мәңгелек ярым, иркәм!
Чылтыр-чылтыр авазың—
Мәхәббәт чыңы икән.
Ай нурлары нечкә кыл.
Кылларны сөю чиртә.
Ай нурына төрелгән
чыңлавыңа ни ж,итә1
Хуш, сөйгәнем, хуш, чишмәм.
Хуш мәңгегә, хуш, иркә-ә-әм!
(Сүзенең соңгы иҗекләре кайгльи бутын яңгырап, гына барын, ПОП ЧШШ
Нәркис күккә аша-)
(бию тәмамлана)
* . l l | l . l l IY|1 Һ.М11Ы V * |ЪИ
Нәркис һәм б а ш к а л а р (халык зары):
—Мең ике йөз утыз алты2д
Көзләр иде Биләрдә,
Бәхет тулы гөлбакча
Калды сыкрап сөйләргә.
—Таш өстенә таш төште.
Уклар акты болыттан.
Гүя җилләр кылычтан—
Кырды илне берочтан.
—Биләрсуга карамыйм,
Биләрсулар кып-кызыл.
Хәлләр ни дип сорамыйм—
Мәңгелектә ул-кызың.
—Төштә күргән төш иде—
Өн булса да бик разый...
Тузып меңгә атылды
Бөек Биләр йолдызы.
—Очты болгар очкыны,
Дүрт як—кыйбла чаклары.
Меңәр чакрымнар үтеп.
Кабынды учаклыры.
(М. Шәмсетдинова иҗат иткән «Дәрьяларда ай-кояш бар. ай-кояш» дигән чонлы
көй уйный тора. яшьләр-балалар тау башыннан әкрен генә. тын гына аланга Чишмә
янына төшәләр)
5 өлеш
Караңгылык Шом Минор Балалар таудан төшеп баштагы урыннарына
урнашалар.
Сөләйма и:
Җиде гасыр узган мизгелдә
Янә сайлау
татар баласына.
Соңгы кабат язмыш сайлата
Яшәү белән
Үлем арасыннан.
(Әкрен генә йолдызлар җиргә төшеп тиеп яктырып-яктырып киткән сыман
Яктылык арта бара. Мажор артканнан-арта бара )
Атилла:
...И балалар!
Бөек Атлар Рухы
Ак юл итә безгә ялларын.
Йөзләп гасыр
Җирдә татар Рухы,
Күңелләрдә—Сәләт Аланы.
И балалар!
Киләчәктә түгел.
Бүген, сезнең,
Бүген—көнегез!
Киләчәктә түгел,
балачакка
бүген хуҗа,
Хуҗа—үзегез!
Бүгенгегез сезнең—
киләчәк көн
сезнең балаларга.
Бүгенгене—
Бүген күрегез!
һәр буында
яши икән татар—
дөрес төшкән, димәк, эзегез.
Сөләй ман:
Татар рухы.
Бөек Татар рухы!
Әдип Әлмир30 күргән сәламең.
Фатыйхаңнан ныгый.
Кыйбла булып үсә
Татар иле—Сәләт аланы.
...Изге җиргә
Изге туган илгә.
Сәҗдә кылыйк Бөек Биләргә!
Тамчы-тамчы
Акыл, МОҢ рух җыйыйк.
Татар җаны булган җирләрдән!
(прожекторлар уты күккә бер ноктага юнәлтелә—Изге Чишмә төрбәсе өстендәге
ноктага—шул ноктада сигез канатлы мәңгелек билгесе сурәтләнә)
И я л ә р :
Җайлый-ялгый өзгәләнгән җепселләрне.
Тоташтырып мәңгелекне мәңгелеккә.
Сәләт көе—!мк'к Биләр кочагында.
Хыял йолдыз, кыйбла булып, зәңгәр күктә.-
Сәләт маршы:
Тәңре, синнән үткен зиһен сорыйм,
Кояш, синнән—рухи чисталык.
Сәләт—дәүләт, Сәлкеш—яңа татар,
Аң-фәһемгә гашыйк бу халык.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы—
Көмеш сулы талгын чишмә булыр.
Җиләс Алан булыр дәвасы.
Җир-йорт безгә очар канат бирде,
Кыйбла булды Сәләт аланы.
3 . * *7
СӨЛӘЙМАН
Җан җепләре бәйли сәлкешләрне,
Якын итеп ерак араны.
Рәхмәт Тәңрем, Татар теле өчен,
Татар теле—Җиһан ачкычы.
Сакла, Тәңрем, сакла Сәләт илен,
Хакыйкатьнең тәүге баскычын.
Тәмам
Алкышлар, утлар уйный, бер ноктага җыела, күтәренке музыка