Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМЕҢНЕ ДОГА КЕБЕК КАБАТЛАП ТУЕП БУЛМЫЙ

 

КӨНДӘЛЕКТӘН БЕРНИЧӘ БИТ

 

Кич җиттеме Күңел елый. Җаным елый Сине сагнып

Көн тудымы.

 

Күзем эзли.

Йөрәк эзли

Бары синең назлы карашны

Беләм.без беркайчан да бергә булмабыз, ләкин йөрәгем моңа ышанмый. Бергә булырга өметләнә ул. Юк шул...

Бергә үткән көннәрнең, кичләрнең истәлеге күңелемне авырттыра. Алар мәңге онытылмас. Нигә шулай килеп чыкты соң бу?.. Елыйсым килә,бөтен дөньяны күз яшенә батырасым килә,ләкин күз яшем чыкмый.

 

 

АК ҖИЛКӘН

Көзге яфраклар кебек көннәр коела, көннәр янына атналар кушыла, шулай әкрен генә гомер үтә. Ә безнең юллар мәңгелеккә аерылган, аларны бергә тоташтырып булмый. Вакыт елга кебек—туктап тормый, үз агымы белән ага да ага.

Сине бөркет кебек күз алдына китерә идем,кояш кебек җылы, ай кебек якты идең. Җылылыгынмы, яктылыгыңны бүтәнгә бүләк иттең, синең канатың астында бүтән яши,бүтән синең күзләреңә карап туя алмый.

Язмышмы, әллә инде ялгышмы, яшь чак бигрәк җүләр чак шул. Тиз генә уйлыйсың да, аннары гомер буе үкенергә туры килә. Гомер буе үкенергә.

Безнең мәхәббәтне син аердың... Син аерылдың. Аңламадың шул мәхәббәт учагын сүндергәнеңне. Ләкин минем йөрәгемдә ул учак әле сүнмәгән, әкрен генә яна.

Әйтер сүзләр күп, әмма барсын да язып бетереп булмый. Күздән әкрен генә ике пар яшь бөртеге тәгәри,хәтта алар да мине аңлый алмый,чөнки алар икәү...

9 сентябрь. 02.42.

 

Күңелдә өмет була— Өметне өзеп була. Сине күргән тешләрне дә Сөйләми түзеп була Учка йомарлап йөрәкне.

 

Дәшмичә үтеп була.

Тик шашкан йөрәккә генә Сөюне тыеп булмый Исемеңне дога кебек Кабатлап туеп булмый

       
       
 

 

 

Бәгырь кисәгем,сөеклем! Менә синнән башка тагын бер көнем үтә. Минем җаныма син җитмисең. Бепәм,барсына да мин үзем гаепле. Нишлисең,яратам бит үзеңне,үлеп,шашып сөям... Ләкин ни генә булмасын,кичерә белергә кирәк. Тик син моның өчен артык горур шул. Әмма аңла, мин синнән башка бүтән яши алмыйм: кара күзләреңнән, сөйкемле елмаюыңнан башка, ишетәсеңме, яши алмыйм. Алар миңа бик кирәк, сулар һава кебек, эчәр су кебек кирәк. Белмим, ничек син шулай яши аласыңдыр?! Ә бәлки, син инде минем бу дөньяда барлыгымны да оныткансыңдыр? Ә мин—юк... Йөрәгемне биләп алган мәхәббәтем сүрелмәде минем,ул һаман да күңелемдә яши. Хисләрем учактагы күмернең соңгы чаткысы төсле пыскып яналар.

Син хәзер еракта... Чакрымныр һәм күңел ераклыгы безнең арада. Мин сине шундый сагындым... Хыяллар һәм уйлар. Бары алар ярдәмендә генә яшим мин дөньяда. Сине бөтенләйгә күңелемнән чыгарып ташларга көчем җитми. Ә хәтер... Ул һаман да хатирәләрне кузгата,күңел түрендә пыскып торган учакның күмерләренә ут өсти. Инде төзәлә барган җәрәхәтләр ниндидер яңа ачышлар белән сызлап әрни! Ә күңел Һаман сине көтә

Бәлки, хәзер башка берәү синең матур карашларың, җылы кочагың эчендә яшидер. Минем сиңа үпкәм юк,синең бәхетле булырга хакың бар Ә мин ничек булса да түзәрмен, килешермен. Синнән башка күпме вакыт үтеп китте бит инде...                                                                                          ,                  _

Төн... Моңсулык... Сагыш... Күңелем тагын сине уйлап сыкрый. Менә бүген дә сиңа хат язам,алар берәр кайчан сиңа барып җитәрме,син аларны укырсыңмы? Әлегә билгесез... Син миннән еракта... Бик еракта. Минем барлык җиһанга сине яратуымны әйтәсем килә,әмма синең тормышыңда минем өчен урын юк Беләсеңме,үз-үземә сине уйламаска сүз бирсәм дә.хисләремне җиңәргә көчем җитми. Ә бит мин үземне синең янәшәңдә иң көчле кешеләрнең берсе итеп тоя идем. Мин синең янәшәңдә бәхетле идем. Юк,мин сиңа үпкәләмим,мин бит сине яраттым,әле дә яратам.күз нурым,шуңа күрә дә бәхетле мин

Бүген миңа күңел тынычлыгы биргән,сине онытырга булышкан бөек шәһәргә, Казанга килдем. Автобустагы урыным тәрәзә янында иде. Көне бигрәк шомлы, урамда бозлы яңгыр ява. Бәләкәй генә боз бөртеге тәрәзәгә килеп бәрелә дә, әйтерсең, авыртудан түзә алмыйча тәрәзә буйлап күз яше ага. Табигать һәм тереклек бергә елый... Бепәм,син андый матурлыкны күрә белмисең. Күрсәң дә аңламыйсың һәм сакламыйсың.

 

 

Без синең белән бик еракта.безнең араларны таулар,елгалар,бик күп шәһәр- авыллар аера,ләкин мәхәббәт ул чакрымнарны тоймый,кош булып каядыр ашкына. Беләсеңме,әгәр Алланы Тәгалә мине кошка әверелдерсә,мин синең яныңа очып барыр идем,сөюемне сиңа аңлатыр өчен матур-матур җырлар җырлар идем. Ләкин мин кеше шул... Беләсеңме,кадерлем,менә монда мин синнән аерылам. Чөнки мин яраттым, минем күңелем,йөрәгем сөю утында дөрләп-дөрләп янды һәм мәңгегә югалмас,төзәлмәс мәхәббәт эзе калдырды...

4 март. 01.20

Гөлнар АБЗАЛОВА

Гуманитар-педагогик университет студенты.