Логотип Казан Утлары
Роман

ДАНӘГӨЛ

 

Кемнәр сиңа Данәгөлем дия икән7 Кемнәр сине озечеп соя икән? Нигә >1 бәхетче мин түгез ’ Башларны башларга куеп.

Башларны башларга кх-еп аңлашырга

Соң түгез бит әле. соң түгел Соң түгел бит ате. соң түгел

Б

акчадагы чия. груша, өрек агачларын, йөзем куакларын иркәләп, шыбыр-шыбыр янгыр сибәләгән бу тын кичтә Данәгөл Таһир янында калды Хәерлегә генә булдымы икән инде? Әйтерсен, Хак Тәгаләнең Үз рөхсәте, хәтта өстән күрсәтүе белән, берсе икенчесе өчен дөньяга килгән, шушы сәгатьне көтеп җиһанда яшәгән гөнаһсыз ике яшь йөрәк бу төндә, хәерлегә булсын инде, башларын бер мендәргә салдылар Иртән исә Данәгөлнен әти-әнисенә. ал арның шушы сәгатьтән ир белән хатын булуларын әйттеләр, хәер-фатича бирүләрен сорадылар Ир белән хатын булу адәм баласы өчен ата-бабадан калган изге бер гамәл булса да. бу турыда тиктомалдан гына бәян итү ничектер унайсызрак бит әле Иртән уянып киткәндә кочагында Данәгөл булса да. бу турыда сөйгәнемен әти- әнисенә әйтергә Таһир кыенсыныбрак калды Бирегә нибары биш көнгә дәшелгән кунак кына бит ул 120 сәгатькә!—дип исәпләп чыгарды ул кинәт Нибары 120 сәгатькә! Кем уйлаган шушылай килеп чыгар дип Бу таңда ул кияү егете Гамәле юрган астына яшерә торганнардан түгел Әмма яшьләрнең бик кыенсынып кына аларга җиткергән әлеге хәбәре Ногайбәк аганы да. Фәйрүзә апаны да кара кайгыга төшермәде Киресенчә, ике яшь йөрәк авызыннан чыккан бу хәбәргә алар чиксез сөенделәр генә бугай әле. Ногайбәк ага. үзен ирләрчәрәк тотып, эчке кичерешләрен алай артык сиздермичә, башта җинелчә тамагын кырды, әмма хуплавы иде бу анын

Альберт ХӘСӘНОВ (1937) язучы. «Соенеч». < Кемгә сөйлич серләремне*. *Кан уче» һ. 6. китаплар авторы. Лениногорск шәһәрендә яши.

Фәйрүзә апа исә:

— Ихлас күңел белән жан тартып, берегез икенчегезне күкрәгенә сыендырган икән, изге сәгатьтә кылынган гамәл булсын, күгәрченкәйләрем, бездән хәер-фатиха, наныйларым, хәер-фатиха! Бер-берегезгә гомерлек яр булыгыз, балакайларым! Кил, аталары, утыр яныма. Яшьләргә бәхет теләп башта бер дога кылыйк. Бәхетле була күрегез, балакайларым! Гаиләгезне бизәп, безне сөендереп, ал тутырып балалар үстерергә язсын,—дип үз янына Ногайбәк аганы да дәште. Кыз бала үстергән ата-ана:

—Кызым-кызым кыз кеше.

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөз кеше арасыннан

Кызыма булыр берсесе,—

—дип. шушы сәгатьне көтеп яши. Фәйрүзә апа әлеге хәбәрдән сон. йоласына туры китереп бераз гына елап алырга уйласа да, яшь коярдай әлегә бер сәбәп тапмады. Бәйрәм табыны әзерләргә кереште. Өстәлгә сандыкнын иң төбеннән алып эскәтернең монарчы дөнья йөзен күрмәгәнен, әмма ин затлысын, үзенә бер гажәеп хуш ислесен җәйде

Укучы өчен бу кадәресе дә бәхәссез булыр Әдәпле, тәртипле, иманлы мөселман гаиләсендә мондый изге гамәл, адәм баласының күбесе өчен гомердә бер генә була торган әлеге изге вакыйга, шәригатьнең нәкъ үзе кушканча законлаштырылырга да тиеш бит Әйе. һичшиксез! Бу кадәресен Таһир соныннан төшенде. Язмыш дигән нәрсә кайчакларны бер дә юктан гына холыксызланып куеп, гел нахакка гына каһәрләгән чакларны да, безнең мөселман баласы тирбәлгән бишеген, сөргән җирен, туган илен калдырырга мәҗбүр булса да. динен үзеннән калдырмаган. Ашыгычлык белән качып китәргә туры килгәндә дә. әле имчәктән аерылмаган нарасые яткан бишеккә, чиста тастымалга төреп. Коръән китабын салган.

Марсель каласының үзендә дә ислам динен тотучылар байтак икән. Булмыйча соң? Хәгга мәчетләр дә берничә. Ногайбәк ага кая киткәнен өйдәгеләргә әйтеп тормады. Әмма өс-башын бәйрәмчә киенде Башында фетр эшләпә, өстендә затлы җилән: һәм төшке ашка, ияк очында гына бер чеметем ак сакалы тырпаеп торган, үзе кисәү сабы төсле корып кипкән, көчлерәк җил иссә күбәләктәй очып китәргә әзер бер карт ияртеп кайтты Шушы тирәләрдә мулла вазифаларын башкаручы төрек карты иде ул. Күрер күзгә болай сөйкемле генә үзе. Өс-башы да алай фәкыйрьләрдән түгел Башында чалмасы, аягында читек-кәвеш, кулында дисбесе. Үз кадерен, үз дәрәҗәсен дә белә төсле. Сүзен әйтергә авызын ачканчы, башта үзенә бер мәртәбә тамак кырып ала. Әлеге бабай, төрек карты, битен-кулын юып. тәһарәтен дә яңартып, өстәл янына утырды. Таһир белән Данәгөлне каршына, сәҗдәгә киткәндәй утыртып, үзе башын артка ташлап, аларга никах укыды. Шушы сәгатьтән, алар Хак Тәгалә алдында да. җәмгыять каршында да. законлы ир белән хатын булдылар. Әйе. ике яшь йөрәк хәерле сәгатьтә, ике якның да ирекле ихтыярлары белән өсләренә алган изге йөк гомерлек булсын!

Таһир бу көннәрдә тәмам башын җуйды. Көтмәгәндә-уйламаганда өстенә ишелгән бәхеттәнме? Аңа Данәгөл бүләк иткән саф мәхәббәттәнме0 Әллә татлы кияү мунчасыннан шулай тәмам айнымаслык булып чыктымы? Ә бит ул бу йортка нибары биш кичкә җибәрелгән кунак СССР Хәрби Диңгез көчләренең өлкән матросы Бу ни бу. язмышның шулай усал шаяруымы, әллә мәрхәмәтле колачын җәюеме? Башыңны да җуймаслык түгел бит Кочагыңда башыңны җуеп сөйгән ярың. Данәгөлең булганда, ник шунда
дөньясының асты-өскә килми. Ногайбәк ага аны улы урынына күрде Фәйрүзә апанын да күзеннән шатлык китми Көтмәгәндә генә кияүле булып куюдан аларнын да шатлыклары түбәдән ашкан. Ногайбәк ага «Киров» крейсеры командиры, беренче ранг капитаны Собольдән биш кичкә үзенә кунакка сорап алган татар егете Таһир Туктамышевнын тагын ике киче. 48 сәгате калды Вакыт жәядән аткан ук кебек оча Очыш юлына калкан куеп туктатышлы түгел. Аннары бит карабка кайтасы бар. Корабка, рейдта торган хәрби крейсерга. Бу кадәресе тормышмын кырыс чынбарлыгы Әлегә сон ул турыда кем уйлаган? Хәер, дуамал булмаган, чыгырыннан чыгып дуламаган, шатыр-шотыр китереп авызлыгын чәйнәмәгән яшьлек—яшьлекмени ул!

Таһир Туктамышев өченче елын хезмәт иткән «Сергей Киров» крейсерын Урта диңгез ярларындагы ин зур сәүдә һәм хәрби портларнын берсе булган Марсель каласы, кунакларны коеп яуган җылы янгыр белән каршы алды Алай да. совет морякларын каршыларга Марсельнен барча халкы төшкән диярсен. Кара, зәңгәр, алсу, хәтта зәгъфран сап-сары зонтиклар астында таптанып торган халыкны крейсер палубасыннан бинокльсез дә күреп була. Бер читгәрәк. өскорма астында тынлы оркестр барабан кага, дәртле марш уйный Янгыр койса да диңгез өсте тыныч, әлләни чайкалмый Вак дулкыннар гына үзара куышлы уйныйлар.

Янгыр озак бармады. Ишеп-ишеп коеп алды да. туктады Күк йөзе кунаклар каршыларга жыелган французларның үз йөхтәре төсле, шундук ачылып китте, балкып кояш чыкты. Жирле хуҗаларга сүз әйтешле түгел, көткәннәр Кадерле кунакларын французларга хас кунакчыллык белән кабул итү очен барын да эшләгәннәр сымак Кара диңгездәге Совет Хәрби диңгез көчләренең флагманы. 1нче класслы крейсер «Сергей Киров»ка якорен ярга момкин кадәр якынрак салу өчен кин форватер булдырганнар Портның бирге өлешендә тирбәлгән төрле вак-тояк судноларны, шхуналарны, балыкчыларның җилкәнле баркасларын—барсын да култыкка куганнар

Крейсер якорьны ярдан нибары өч кабельтов1 ераклыкта гына салды Бу кадәресеме9 Аңлаган кеше өчен бик зур әһәмияткә ия сәяси гамәл Хуҗаларның кунакларына тирән ышаныч белдерүләрен һәм ихтирам итүләрен раслый торган бик мөһим дәлил. Франция НАТО хәрби блогына керә Ә Варшава хәрби союзынын башында—СССР Ике хәрби блокнын бер-берсснә йодрык янаудан башлары чыкмый, бер-бер артлы атом бомбалары сынаудан арына алмыйлар Янәсе, берсен-берсе тыеп, кисәтеп тору өчен Дипломатлар, сәясәтчеләр телендә паритет тоту дип атала бу

Крейсер, чылбырларын шыгырдатып якорен төпкә җибәрүгә, ярдан шундук тиз йөрешле зур катер кузгалды Катернын борынында зур флаг. Франция флагы җилферди. Анын палубасында Марсель каласы җитәкчеләре, хәрбиләр. Франция республикасындагы илчелекләр вәкилләре, кокардалы фуражкаларын басып кигән хәрби атташелар, муеннарына фотоаппаратлар аскан уннарча корреспондент Чөнки Совет диңгезчеләренең Франциянең ин зур портына бу визитлары бүген дөньякүләм әһәмияткә ия. Бу визит бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә Шулай булмыйча сон' Чөнки алар, совет хәрби моряклары, икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга ук Көнбатыш белән көнчыгыш арасында ни арада гына калыккан, әмма елдан-ел ныгый, калыная һәм ямьсез күгәрә барган «Тимер пәрдә»не ертып керүчеләр. Күпләр әле менә хәзерлә монын момкин булуына ышанмыйлар Чөнки капиталистик һәм социалистик дөнья лагеры лидерларының бер­берләренә үпкәләре, кискен таләпләре әйтеп тә. язып та бетергесез, һәр икс лагерь бер-беренә көтмәгәндә сугыш ачу белән яный башлады. Ике як та бер-берсеннән хыянәт көтеп, көтмәгәндә генә һөҗүмнән өркеп.

Клбельтон 185.2 метр ара
шашынып кораллануларын гына беләләр. Жир шарынын әле бер башында, әле икенче бер атавында атом-төш коралын сынау гадәти бер күренешкә әверелде. Бу яман шуклыкнын бер чиге булмагае, Жир шары күчәреннән чыгып куймагае дип тә борчылмыйлар. Өрегеп торалармы сон? Франция үз бомбаларын Тын океан уртасындагы Атолл атауларында, СССР Төньяк боз океанынын Яна Жир утравында атна-ун көн саен сынап кына торалар. «Бу шуклыкнын ахыры ни белән бетәр?» дип уйлап караган кеше юк. Һәр ике як, үз бомбасының әйләнә-тирәсендәге тереклекне мәңгегә юк итү көчен арттырганнан-арттыра гына баралар. Әгәр шунда берәр техник ялгышлык аркасында гына да чылбыр реакциясе башланса? .. Күк жисеме, планета буларак Жир үзе юкка чыгачак бит. Жир шары тулы мәгънәсендә дары мичкәсенә әйләнде, һәр ике якнын да кулында атом бомбалары. Янәсе, берсен-берсе тыеп тору, ягъни паритет булдыру өчен, анын баш санын елдан-ел арттыра гына баралар. Бер-беренне шунсыз авызлыклап булмый, янәсе. Ничек әле ут кабып куймый. Куйса, эш харап. Жир шары, орбитасыннан чыгып жәһәннәм түренә очачак бит!

Әйе, бер-беренә пычак, утлы корал белән янап торганда, дәүләтләр арасында татуланышып китү жинел хәл түгел. Әмма болай, бер-береңнән өркеп, күпме яшәргә була? Бюджет акчасынын ярты өлеше кораллануга тотыла. Бу акчага күпме хастаханәләр, уку йортлары, стадионнар, метролар, бер дигән яна шәһәрләр салырга булыр иде. Хезмәт халкынын көнкүреш дәрәжәсе күтәрелер иде. Бу өлкәдә беренче акыллы адымны Совет һәм Франция җитәкчеләре ясадылар. Аларны якынайту, үзара тату яшәү юнәлешендә әлегә беренче генә, әмма бик кыю адым бу. Французлар ризалык бирделәр. Совет ягы дуслык визиты белән Франниянен ин зур хәрби базасына үзенен флагман карабын жибәрде. Францухтар аны ин югары дәрәжәдә кабул итәргә йөкләмә алганнар. Бу визит ни дәрәжәдә узар, анысын тормыш үзе күрсәтер.

Әлеге походка әзерлек «Сергей Киров»та бер дә галәмәт барды. «Покрасить до бела все, что красится», «Драить все, что драится», чтобы «Блестело все, что блестит» лозунглары сонгы өч ай эчендә берәүнен дә теленнән төшмәде.

Бөтен команда, экипаж членнары, крейсер палубасына моннан дүрт- биш айлар гына аяк баскан матрос егетләр дә, «Югары культура нигезләре» дигән өч айлык курслар тәмамлады. Офицерлар да, мичманнар да. гади матрослар да бу курсларда бик теләп укыдылар. Кемнен инде югары культуралы егет буласы килмәсен! Әйтик, аш өстәле артына утыргач, колга буе тәртәләреңне өстәлгә жәеп салу ярамый икән. Бу зур культурасыхтык була икән. Мәскәүнен Югары дипломатия академиясеннән килгән, ябыштырып куйган төсле генә кечкенә ак сакаллы, пеләш башлы профессор агайлар шулай дип укыттылар. Ашаган чакта да бер ел ач торган кешедәй, күп капма. Читтән карап торучылар сина сокланырдай бәби-бәби генә кап. Синең тәлинкәңә салганны күршең ашамас. Авызыңдагы калҗаны лач-лоч чәйни-чәйни сөйләшмә. Мышный да күрмә. Син бит мүкләк сыер түгел. Бик ямьсез күренеш бу. Профессор карт үзе шулай кыланып күрсәтте. Ашап туймаган бурзай төсле, өстәл янында иреннәреңне ялама, авызыңны чапылдатма. Иптәшләрең алдында тешеңне казып утырма, синен кыек-мыек тешләрен берәүдә дә эстетик хисләр уятмый. Борыныңны йә колагыңны казып утырма. Болары да чеп-чи культурасызлык. Алдына куйган ризыкны яманлый күрмә тагын. Башкаларның аппетитын бозма. Ошамаса, ашама! Үзеңнең бөтен тотышың белән өстәлне бизә.

Очрашкан, күрешкән чакта ханымнар, туташкайлар кулларын сиңа беренче булып үзләре сузмыйлар икән, син дә сузма. Кул биреп күрешергә 8
ашыкма. Әдәпсезлеккә керә. Әгәр инде туташкай күрешергә кулын суза икән, егетлегеңне күрсәтеп, ана карата ихтирамыннын ихтас күнелдән булуын раслап, кул аркасыннан үбеп алырга да хакын бар Менә монысы әдәплелек санала. Чын рыцарьлык, джентельменлык була.

Крейсерга хезмәткә алынган кичәге сукачы егетләр мондый тәртипләрне, профессор агай әйткәнчә «этикетны» каян белсеннәр9 Кичә генә токарь, фрезер станокларыннан аерылган шәһәр егетләре дә шулай инде. Берсе дә барон яисә кенәз балалары түгел. Пражский корпуслар да тәмамламаганнар Ә кемнен инде биш ел флотта хезмәт итеп, физик яктан ныгып, ярауланып, чын егет булып туган авылына, яисә шәһәренә, хәрби дингезчетәрнен матур формасын киеп, бескозыркасының шаян тасмаларын җилфердәтеп кенә түгел, ә югары культурага ия булып кайтасы килмәс9 Дәресләрдә профессор агай сөйләгәннәрне егетләр йотылып тыңлыйлар, сеңдереп кенә баралар.

—Ишеттеңме, имәндә икән бит чикләвек!—дигәндәй, егетләр бер-берсенә күз кысышып та алалар әле. Әйтик, театрда-мазармы, башка җирдәме, баскычтан төшкән чакта, егет кеше, профессор агай бу затны «кавалер» дип атый, туташны җинелчә генә култыклап, бер баскычка алданрак төшәргә тиеш. Туташы баскычтан төшкән чакта ялгыш кына абынып куеп, егылып китмәсен өчен. Нигә дип ул абынып китәргә тиеш ате9 Юк. Цивилизацияле җәмгыять раслаган этикет шулай куша. Ә инде крейсер палубасыннан, зиннәтле сарайлар, театрлар баскычыннан менгәндә кавалер бер баскычка өстәрәк менәргә тиеш. Арттан менсә, туташынын капрон оек баганасынын бераз кыеграк торуын күреп, аны уңайсыз хәлгә куюы мөмкин. Чибәр туташың абынып-сөртенеп киткәндә дә синен кин җилкәңә ул таянырга әзер булсын.

— Бонжур, мсье! Бонжур. мадмуазель!—дип французча сөйләшергә крейсер егетләрен Мәскәүнен Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты аспиранткалары. ике игезәк туташлар—Сюзанна белән Лузанна өйрәтте Командование бу курсларны бик белеп оештырган Планетабыз кешелек тарихында гаять авыр һәм катлаулы бер чор кичергәндә, иң алга киткән капиталистик илләрнең берсенә совет моряклары капка шакыйлар. Менә күрегез әле. без совет кешеләре, беркемгә дә сугыш белән янамыйбыз, сезгә дә чын дуслык визиты белән килдек дияргә, шул илнең телен белмә, шул халыкнын һич югында бер матур җырын җырлап күрсәтмә.имеш. Сюзанна белән Лузанна бу юнәлештә нык тырыштылар инде.

—И-и, бу ике игезәк туташларнын чибәрлекләрен күрсәгез икән Шушы ике гүзәл уздырган дәресләрдә ярты крейсер егетләре дөрләгән утны голт та голт йоттылар. Ялкыны-ние белән дә. дөрләп янган утлы кисәү килеш тә. Бәлкем, шунадыр. беренче ишеткәндә бик сәер һәм карышкандай кире тоелган бу кыен телне—французчаны үзләштерү дә җиңел барды Егетләр аеруча бер-берләре алдында сынатмаска тырыштылар Әйе. командование крейсер экипажы өчен бу курсларны бик белеп оештырган Бөтендөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә бул да. шундый җаваплы визит белән кил дә. французча бер авыз сүз дә белмә, имеш Тавыклар көләр бу хәллән Булмаганны!

Крейсер палубасына кадерле кунакларны кабул иткәндә телсез әпә булып тора алмыйсын Ә шәһәрне күрергә экскурсиягә чыккач9 Франциянен башкаласы Париж урамында иптәшләреннән аерылып калса, ул матрос нишләр? СССР дан. бөек Совет иленнән килгән моряклар француз телен ипи-тозлык кына белергә тиешләр Монысы бәхәссез, һәм аны бөтен экипаж хуплады. Өч айлык курслар уңышлы тәмамланды Егетләрнең кайберләре үзләре дуслык визиты белән барасы халыкнын телен ипи-тозлык

 

кына түгел, хәтта үзара шаярышырлык дәрәжәдә үзләштерергә өлгерделәр. Чөнки хуҗалар ачык йөз белән сине үз илләренә кадерле кунаклар итеп кабул иткәндә, берни аңламый авыз ачып тору килешми генә түгел, мәгънәсезлек ул!

Хуҗалар да озак аптырап тормаслар. Кемнәр килгән сон безгә? Бу бичаралар кирза итекләр төсле ангыралар лабаса. Кичә генә тау куышыннан чыккан кыргыйларны хәтерләтәләр бит болар, дигән бәяне бирергә дә күп сорамаслар.

Таһир французчаны аеруча тырышып өйрәнде. Холкы белән ул белемгә, яңалыкларны үзләштерергә омтылучан егет. Бу көннәрдә аның шатлыгы- сөенече күккә ашты. Әнисенә дә, сенлесе Зөһрәгә дә хатларны яудырып кына торды. Сенлесе Зөһрәгә хатларын «Мадемуазель Зөһрә!» дип башлап китә.

Крейсер палубасына аяк басканда Таһирнын русчасы да чамалы иде. Җиденче классны үз авыллары «Салкын Алан»да саф татарча бетерде Рус телен укытучы Шәмсруй апалары бу телне үзе дә шул чамалырак белгән булгандыр. «Пулемет» дип түгел, «пүләмәт» дип укытты. Таһир Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта да, укытучылар рус телен өйрәнүгә ул чаклы ук басым ясамадылар. Дәресләрдә дә, практик занятиеләрдә дә «матчасть», материал частьләрне ныклап өйрәнегез, дип тукыдылар. Әйе, Таһир Туктамышев «Сергей Киров» крейсеры палубасына аяк басканда русчадан нык аксаклый иде. Тырыш, тумыштан сәләтле егеткә, кайбер сүзләре телеңне сындырырлык кыен әйтелешле бу авыр телне өйрәнергә ике атна җитте. Ә хәзер менә французча да йөгертеп сукалый.

Француз теле укытучылары—әлеге ике гүзәл игезәкләр—Сюзанна белән Лузанна туташкайларның өстәлен егетләр һәр дәрестә запискалар белән күмәләр. Укытучыңа записка җибәрү ни дип гаеп саналсын9 Син бәлкем үзен өчен бик әһәмиятле берәр нәрсәне белергә, ачыкларга телисеңдер. Пожалыста. рәхим ит, яз да, сора. Дәрес ахырына, дәфтәр битеннән ертып алып, бик пөхтәләп дүрткә-бишкә бөкләп җибәргән запискалар белән аспиранткаларнын өстәлләре тула. Игезәк Чибәркәйләр бу запискалар арасыннан бер-икесен укып карыйлар да, бик мөлаем елмаеп, кире куялар. Туташкайлар аларнын берсенә дә җавап бирмиләр. Чөнки аларнын эчтәлекләре укып тормыйча да билгеле. Чөнки крейсер егетләре бу ике Чибәркәйгә нәрсә турында язсыннар инде?! Башларын җуеп гашыйк булулары, якыннан танышып, мәңгелек дуслар булырга теләүләре турында язалар. Хат язышып торырга адрес сорыйлар.

Сюзанна белән Лузанна туташлар да бик әдәплеләр шул. Берәүне дә үпкәләтмәскә тырышалар. Дәрес ахырында барлык запискаларны җыеп бер матур папкага салалар.

— Һәркайсыгызга җавапны сез әлеге визиттан әйләнеп кайткач бирербез,—дип елмаялар,—карагыз инде анда, безнен йөзгә кызыллык китерә күрмәгез. Урамдамы, метродамы, музейга баргачмы, французлар белән очрашканда югалып калмагыз. Без сезне бик теләп һәм шатлана- шатлана укыттык. Чөнки көндәлек материалны бик җиңел үхзәштердегез. Бу җаваплы визиттан кайткач, сезнең белән тагын бер очрашу, күрешеп гәпләшү теләге белән китәбез. Арагызда тел өйрәнүгә бик сәләтле егетләрне күрдек. Хезмәт срогыгыз тулгач, Бомарше бөек Виктор Гюго телен әгәр ныклап өйрәнергә теләүчеләр булса, безнен университетка рәхим итегез. Күптәнге танышларыбыз итеп каршы алачакбыз. Анда безне табу бик жинел Патрис Лумумба исемендәге университет Француз теле кафедрасы Сезнең белән, хөрмәтле егетләр, сезгә карата күңелебездә иң җылы хисләр туплап, иң матур тәэсирләр белән саубуллашабыз. Безгә җибәргән зап искал арыгызда күбегез адресларыбызны сорыйсыз. Безгә хатлар яза

 

аласыз. Алариы шатланып укырбыз Әмма Мәскәүгә кайткач та эшләребез муеннан. Аспирантураны тәмамлыйсыбыз бар Фәннәр кандидаты исеменә диссертация якларга җыенабыз. Хәтта бераз кызганыч, безнен барлык студентларыбыз да сезнен кебек сәләтлеләр дип әйтмәс идек. Араларында үтә ялкаулары да бар Еш кына «неуд» алып куялар.

—Әгәр арагыздан кем дә кем. төбәп хат язарга тели икән, бер кырыс шарт. Көненә өч хаттан артмасын Артыгын укырга просто вакытыбыз юк,—монысын бер кадәр шаяртып Сюзанна әйтте

Кызларның бу сүзләреннән сон егетләр кают-компанияне дер селкетеп көлеп җибәрделәр. Шунда Лузанна Сюзаннага ымлап

—Әгәр арагыздан берәрегезнен теләкләре бик житди икән, хатыгызны төбәп сеңлем Сюзаннага яза аласыз. Анын әлегә төпле генә йөргән егете юк,—диде —Ни өчен сеңлем, чөнки мин аннан ике минутка алданрак туганмын.

Сюзанна да аптырап калмады:

—Хатны апама да төбәп яза аласыз Мәскәү егете баскетболчы Игорь белән аларнын дипломатик мөнәсәбәтләрен дә мин бик төпле һәм өметлеләрдән санамыйм,—диде Лузанна исә сеңтесенен бу сүзләренә — Нишләп инде?—дигән соравын гына куя алды

Таһирга француз теле аеруча жинел бирелде. Дәресләрдә ул гел «бишле» генә алып барды Анын күнелендә. флотта хезмәтне тутыргач, чыңлап әгәр, шушы университетка укырга керергә дигән теләк тә туып куйды Берәүгә дә сиздермәде генә. Сюзаннага ул да гашыйк булды Чөнки Сюзанна үзе дә. һәр дәрестә исемлекне барлаганда:

—Безнен Таһир Туктамышев мондамы9—дип аерым интонация белән сорап куя Бер араны дәрес барышында —Таһир, сез Алтын Урда дәүләтенең атаклы Туктамыш хан токымыннан түгелме?—дип тә сорады әле

—Тагир, чуешь, мадемуазель Сюзанна к твоей романтической личности проявляет особый интерес Рискни, дружише' Объяснись в любви'—дип. егетләр аны кыстап га карадылар Йөз килограммлы штанганы баш очында уйнаткан Таһирга каян килсен андый кыюлык9' Кыюлык—дефицит товар бит ул. Кибеттә сатылса.аны кем генә капчыгы белән алмас иде Сатылмый бит.

1921 елда Марсельдә. Франция коммунистлар партиясенең 1нче корылтае уза.

Әйе, Бөек Ватан сугышы чорында үхпәренен исемен тутыкмас данга күмгән совет хәрби диңгезчеләренең матур традицияләренә мыскал тап төшерергә ярамый Кара Дингез хәрби флотының флагманы «Киров, крейсеры әлеге үтә дә җаваплы походка һәрьяклап әзерләнде Боларын егетләргә политзанятиеләрдә замполит. Знче ранг капитаны Виктор Васильевич Захаров сөйләде Марсель каласы—Франция республикасының Лион култыгындагы ин зур сәүдә һәм хәрби порты Бу кала моннан әле ике эра элек алты йөзенче еллар башында ук төзелә башлаган Ягъни анын ике мен ярым еллык тарихы бар

—Узган меньеллыкнын Урта гасырларында берсе артыннан берсе оештырылган тәре походтары.—дип сөйләде Замполит,—Марсельнен тагын да үсеп, ныгып, көчәеп китүенә зур этәргеч булган

1921 елда Марсельдә Франция коммунистлар партиясенең 1нче корылтае уза. Корылтайдан соң коммунистлар илдә нык оешкан сәяси көчкә әйләнә 1942 елнын ноябрендә Марсельне фашистлар басып ала Бөтен Францияне Гитлер солдатлары таптаганда. Марсель каласы коммунистлар партиясе

 

__________________________________________________________________ ЛЛЬВЕРТ хәсэнов җитәкчелегендә дошманга каршылык күрсәтү үзәгенә әверелә. Шәһәр патриотлары фашист килмешәкләргә Марсель каласын Франциянең басымчак бер почмагы итеп, мыскылларга ирек бирмиләр. 1944 елнын 19 августында азатлык сөюче Марсель халкы кулына корал ала, барысы бердәм булып баш күтәрә. Ун көннәр чамасы барган канлы көрәш дәвамында ике яктан да югалтулар күп була. Әмма 28 августта шәһәр фашистлар коллыгыннан тулысынча азат ителә.

Бәйсезлеге өчен шундый корбаннар бирүдән дә курыкмаган Марсель халкына крейсер экипажы да мөмкин кадәр ихтирамлы вә игътибарлы булырга тырышты. Хуҗалар күнелендә үзләре турында ин җылы тәэсирләр калдыру—крейсер командасының иң зур теләге. Таһир—өлкән матрос кына түгел, карабтагы минерлар командасының комсомол оешмасы башлыгы. Экипажның бу изге һәм почетлы теләген тормышка ашыруда минерлар командасының да өлеше зур булырга тиеш. Таһир бу турыда исеннән бер минут та чыгармый.

Өлкән офицерлар матрослар белән политзанятиеләрне «Сергей Киров» крейсеры Марсель портына килеп якорь салгач та, көненә берне уздырып алалар. Аларнын да хәле аңлашыла. Өсләрендә нинди зур җаваплылык тора бит. Иңнәрен генә түзсен. Экипажның һәр офицеры, мичманы, матросы үзләре кунакка килгән ил халкы белән ин эчкерсез, ин ышанычлы дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру теләге белән яна. Социалистик илләр лагерен чорнап алган «тимер чаршау»ны ертып чыккан беренче карлыгачлар бит алар. Беренче карлыгачлар!

Илен, халкын тарафыннан бирелгән ышанычны аклау атлә бик жинел дисезме? Бу көннәрдә карабта курчак өендәгедәй чисталык, тәртип. Совет карабын, СССР хәрби диңгез көчләренең флагманы «Сергей Киров» крейсерын үз ирләре белән күрергә килгән французларның чуты юк Экипаж аларның барысын якты йөз белән каршы ала. Килегез, кунак булыгыз. Каюталарыбызны карагыз Кашыгын басып торырлык хуш исле борщыбызны, эре ярма бөртекләре арасыннан симез ит калжалары күз кыскан карабодай боткабызны татып карагыз, һушыгызны җуйсагыз, гаеп итештән түгел...

Карабнын аш пешерүчесе, өлкән кок Саша Колядько бу көннәрдә сәнгатьчә осталыгын кин колач белән күрсәтте. Анын хуш исле боршын татып караган һәр француз башта озын итеп: -Ы-ым!—дип сузып тора. Аннары:

— Менә ичмасам бу борш!—дип телен шапылдата Сашаның кулын кысып:—Әгәр калсагыз, сезне Марсельнең ин югары разрядлы рестораны баш повар итеп алачак...—ди.

Крейсер палубасына як-ягына каранып һәм беркадәр шикләнү хисе белән күтәрелүчеләр дә күп булды.

—Парижга таба төбәлгән атом бомбаларыгызны күрсәтегез әле. Зурлармы алар? Ничә данә алып килдегез? Трюмнарыгызга төшеп аларны үз күзен белән күрергә мөмкинме?—дип тә сорап куйгаладылар Чөнки Франциянең һәм күп кенә күрше илләрнең буржуаз газеталары, үзләренең укучыларын бу визитны яктыртып язган мәкаләләре белән ничек кенә өркетмәделәр.

«Франция җитәкчеләре, аның хөкүмәте, дөнья җәмәгатьчелеге алдында акылга сыймаслык ахмаклык эшли! Марсель портына якорь салган Совет крейсеры—Троя аты! Франция харап булачак. Совет хәрби диңгез флоты флагманы «Сергей Киров» крейсеры трюмнарында Парижга төбәлгән ун атом бомбасы бар! Әмма хәбәрчеләребезнең зур кыенлыклар белән кулга төшергән соңгы мәгълүматларына караганда, крейсер трюмындагы бомбаларның саны өч йөз данә! Коммунистик рухта башка халыкларга сыйнфый нәфрәт хисе белән тәрбияләнгән совет матросына команда гына
бир. Ни буласын уйлап та тормыйча кнопкага басачак. Париж. Франниянен башкаласы биш миллион халкы, дөньяда тиңдәше булмаган зиннәтле сарайлары, музейлары, театрлары, концерт заллары белән биш минут эчендә юкка чыгачак Париж кара күмергә әйләнеп, икенче Нагасаки булачак! Французлар! Аныгызга килегез! Әле сон түгел. Трюмнары атом бомбалары белән тулы атом карабынын Марсель портын калдырып, бүгеннән үк нейтраль суларга китүен таләп итегез»—дип тә язып чыктылар Түз генә'...

Трюмнардагы атом бомбаларын «үз күзләре белән күрергә теләүчеләр»не крейсерның аскы катларына Таһирга да алып төшәргә туры килгәләде Кайчакларны ул, уставны бозып булса да. караб палубасына куркып кына аяк басучы кунакларнын кайберләренә

—Мадам, сезгә тирән ихтирам йөзеннән генә ачам бу серне. Сез сораган атом бомбалары менә алар! Барысы да Парижга таба төбәлгән,—дип төче су запаслары тутырылган зур алюминий бакларны күрсәтә.

Кеше бит дурак түгел Дөрес, анын беренче реакциясе сәеррәк була. Ул шып туктап кала Күзләрен орбитасыннан чыгарлык итеп ачып, әлеге бакларга төбәлә. Аннары, кунакларнын хәтта ин шиклесе дә:

—О-о, мсье матрос, шаян егет икәнсез, юморыгызны килештерәм!—дип шаркылдап көлеп җибәрә.

Ә бер чибәр генә йөзле, кочагына песи баласы хәтле генә көчеген кыскан бер әбекәй, бик җитди кыяфәттә:

—Улым, хәрби харабыгызны күрергә теләп, палубагызга аяк басучыларны урлап, кул-аякларын бәйләп ябып куя торган камерагыз кайда? Хәзер анда ничә тоткын бар? Мин Марсель каласынын «Кеше хокукларын яклау» җәмгыяте вәкиле Мин ул тоткыннарны азат итәргә килдем Мине хәзер үк шул камера алдына илтегез,—дип тә таләп итте.

Шушы ике-өч көн эчендә Таһирга да мәшәкатьләр җитәрлек булды. Бигрәк тә беренче елларын гына хезмәт итүче егетләр белән Атарнын барысы да диярлек анын үзе кебек үк кичә генә колхоздан килгән егетләр. Физик яктан кочлеләр. болыннарда очлары күккә ашкан печән богыллары куеп, Сабан туйларында көрәшеп үскән егетләр Кирәксә, даганы бөгәләр Илгә бирелгәнлек, патриотик хисләре дә ташып тора. Хәрби карабта үзләре башкарырга тиешле вазифаларны да тиз үзләштерәләр Әмма сәяси яктан әзерлекләре, уй-фикер сөрешләре һаман да чамалырак шул. Әйе, бу егетләрнең күбесе Владимир Маяковскийнын

Ешь ананасы, рябчиков жуй!

День последний приходит, буржуй!

—дигән шигыре принцибында тәрбияләнгән балалар Капиталист икән, аны дөмбәсләргә, маңгаен сугып ярырга кирәк дип карыйлар Офицерлар аларга, без. Совет диңгезчеләре, Бөек Франция ярларына з>р миссия— дуслык визиты белән килдек Донья җәмәгатьчелеге, тынычлык сөюче көчләр алдында 6} визитның әһәмияте чиксез, дип ике сүзнен берендә тукып торалар. Үзенең минерлар бригадасы белән мондый әңгәмәләрне Таһир да еш уздыра.

Шул рәвешчә ут-мәшәкать, дулкынлану-борчылу эчендә визитның өч коне узып та китте Шатлыклы-сөенечле минутларда күп булды Аларын аның кем исәпкә алып торган инде Беренче көнне төштән сон Марсель каласы мэриясе чакыруы буенча, крейсерның мичманнары, барча өлкән матрослары шәһәр ратушасына чәйгә бардылар «Культуралы матрос», «бастырыктан озын тәртәләреңне өстәлгә чьпарып салма», «ашаганда авызыңны чапылдатма», «синен алдыңда! ы татинкәнне тартып алмаслар».

 

«күп кабып ашама» дәресләре менә кайчан кирәк булды. Өстәлдә ризык бик мулдан булса да, хужалар профессиональ илчеләрне түгел, хәрби диңгезчеләрне кунакка дәштеләр бит. Алар сый-хөрмәтнен кадерен беләләр, аппетит юкка да зарланучылардан түгелләр. Әмма егетләрнең ашавы ашау булмады. Алларындагы салатнымы, тәмле балык кисәгенме, чәнечке очына гына эләктереп бәп-бәләкәй генә кисәкне кабалар да, алларындагы крахмалга катырган ап-ак тастымал кисәге белән авызларын сөртеп куялар.

Мәждес тагын да җанлы, истәлекле узсын диптер инде, хужалар бирегә кунакка Марсель хореография училищесы студенткаларын да дәшкәннәр. Чибәрләр инде, абау-у! Һәркайсын кашыкка сал да, кап та йот! Чәйдән сон танцылар булды. Хореография училищесы кызлары, укуларын тәмамлагач балет театры балериналары, булачак артисткалар, безнен егетләрнең алларына килеп, күптән белгән-күргән танышлары сыман мөлаем елмаеп, книксен ясап, биергә үзләре чакырдылар. Бик четерекле моментлар болар. Егетләр сиздермиләр генә, чынлыкта исә ут йотып утыралар. Берәр чибәркәй. күбәләктәй очып, каршыларына килеп биергә чакырганда аларнын уч төпләренә кайнар тир бәреп чыга. Чыкмас, бар! Аягындагы кырык дүрт-кырык бишенче калыплы, дагалы ботинкан белән, шушы очар күбәләкнең ялгыш кына аягына китереп бассан, беттен бит инде. Егылып кит тә, тәгәрә дә жан бир. Мин бии белмим, дип биергә чыкмасан да килешми. Дингезче бул да бии белмә имеш. Өч ай эчендә аю булып аюны, ике багананы тоташтырып сузган аркан өстендә биергә өйрәтәләр. Биергә чыкмасан, бу кыюсызлыгын аркасында Совет хәрби дингез көчләре йөзенә кызыллык китерүен бар.

Дөрес, бу тантаналы залга, әлеге чакырулы чәйгә. «Сергей Киров» крейсеры егетләре дә Совет хәрби диңгезчеләренең кырт иткән матур парад формаларында килделәр. Өстенә калын жәймә каплап, авызлары белән су бөрки-бөрки үтүкләгән кара сукно чалбарларының стрелкалары биш адымнан сызгырып, һава ярып торалар. Егетләрнең һәркайсыннан күзеңне алышлы түгел. Әмма парад формасы кидем дип кенә моңарчы кырык бишенче размер кигән аягына утыз бишенче размерлы ботинка кия алмыйсын, ләкин борчылулары юкка булган. Эстрада оркестры сыздырган Бөек композитор Йоһан Штраусның «Вена урманы әкиятләре» вальсына Совет диңгезчеләре һәркайсы фәрештәләргә тин француз кызларын кочакларында очырып кына йөрттеләр. Таһирның үзен дә утлы күмер кебек янып торган карасу-көрән күзле, озын керфекле, балдак киертердәй нечкә билле бер кыз чакырды. Бу нечкә бил Таһир белән биегәндә, башкаен артка ташлап, уттай янган серле күзләрен аның йөзеннән алмады. Таһир да хатын-кыз дигән серле затның кочагында булуның үзе сәер, үзе татлы мизгел икәнен жаны-тәне белән сизеп, татып биеде бу фәрештә кызыкай белән. Якыннан танышып китсәң дә яраган булырые. Кызлар белән аралашырлык кына французча да белә. Сюзанна белән Лузаннанын тырышлыклары бушка китмәгән. Җитмәсә, кичә ахырындарак, хуҗалар арасыннан кап- кара костюмлы, ап-ак күлмәктән, озынча муенына «күбәләк» таккан чал чәчле бер агай:

—Хөрмәтле кунакларыбыз, соңыннан да бер-берегезгә хатлар язышып, аралашып тору өчен адресларыгызны да бирә аласыз,—дип белдерде Аны биергә еш кына чакырган әлеге карасу-көрән йөзле кыз ана бик ошаса да,Таһир адресын бирергә базмады. Ә башка егетләр бирделәр шикелле... Таһир базмады шул Чөнки аларнын үзара мөнәсәбәтләре бер-берләренә мөлаем елмаюдан артыкка китмәде. Моңа сәбәпче күбрәк Таһир үзе булгандыр. Чөнки совет хәрби морякларына булган бер җирләрендә адрес
биреп йөрү Уставта каралмаган гамәл. Димәк, хуп күрелми

Икенче көнне экипаж Франция коммунистлар партиясе генераль секретаре, кин маңгайлы, кыюлыгы житеп кунган чебеннең аягы таеп китешле шома башлы, атлет гәүдәле агай. Морез Торез җитәкчелегендәге француз коммунистлары делегациясен каршылады. Бу көн кунаклар өчен дә. хуҗалар өчен дә үзенә аерым зур бәйрәмгә әверелде. Крейсер бортында Кара Диңгез хәрби флоты көчләренең атаклы Жыр һәм Бию ансамбле дә бар иде. Кадерле кунакларга алар зур концерт бирделәр Алар инде биеп тә. җырлап та күрсәттеләр' Совет җыр һәм бию сәнгатенең нинди югарылыкта булуын үз күзләре белән күреп, кунакларның исләре китте. Артистларның һәр чыгышын алкышларга күмеп озаттылар Караб капитаны Соболь Франция Коммунистлары башлыгына кара ефәк тасмасына алтын хәрефләр белән «Кара Диңгез хәрби флоты* дип язылган бескозырка бүләк итте Бу баш киеме Морез Торезга да бик килешеп тора. Йөзен тагын да тулыландырып, ачып җибәрде.

Аннары бер төркем егетләр, мэрия биргән автобусларга төялешеп. Марсельнең истәлекле урыннарын, фашистлар оккупациясе чорында Каршылык хәрәкәте отрядлары яшәгән тирән катакомбаларны карап кайттылар.

Крейсерда француз коммунистлары кунакта булган кичтә, Таһир бик сәер бер төш күрде. Кайчак шулай төшнең бик әйтеп кергәннәре дә була. Алда синең белән булачак, башыңнан узачак хәлләрнең барысы турында да алдан төшенә керә башласа, бик күпкә китәр Барысы башына да сыеп бетмәс. Әмма кергәннәрен соңыннан уйлап карыйсын да. кара. әй. бу нәрсә, бу хәл минем төшемә нәкъ шушылай булып кергән бит дип исләрен китә. Таһирнын менә бу төше дә бик сәер иде Анын түшенә, нинди кош икәнен тәгаен генә әйтә дә алмый, бик матур бер кошчык кунган имеш Таһир аны учына алып иркәли-иркәли күкрәгенә кочты Ул арада кошчык, нидәндер өркепме, очты да китте. Таһир аны тотарга ни омтылып карады, ләкин нәкь җырдагыча, «үрелеп тота, йөгереп җитә* алмады Кыска вакытлы гына йокысыннан шапырма тиргә төшеп уянды

Таһир уянгач та озак уйланып ятты. Нинди сәер төш булды бу9 Нинди кошчык кунды анын иңнәренә9 Анын түшенә үзе килеп кунганнан сон. нигә читкә очты. Нигә Таһир аны тота алмады9 Бу әллә шәһәр башлыклары аларны чәйгә дәшкән кичәдә Таһир бик яратып биегән, балерина булачак әлеге фәрештә кызчык идеме? Алда аларны яна очрашу көтәме9 Янә күрешсәләрме? Авызын ачып тормас Таһир Адресын алыр Үзенекен бирер Истәлеккә башындагы бескозыркасын да салып бүләк итәр Янә күрешсәләрме, анда күз күрер ие әле!.

Иртәгә совет диңгезчеләренә кунакка Франция Хәрби Диңгез көчләре академиясенең курсантлары киләчәк Булачак офицерлар, контр, вице- адмираллар. Аларны шулай ук нык әзерлек белән каршы алырга кирәк Таһирның минерлар командасына, карабта кунаклар булып киткәннән сон калган чүп-чардан арындыру һәм һәр яна делегация алдыннан палубаны янача бизәү бурычы куелды Әлләни катлаулы бурыч түгел Әмма академия курсантлары белән бүгенге очрашу алдыннан егетләрен җыеп бер сөйләшеп алырга җыенып тора иде Таһир командасында Жәгьфәр Калканбаев дигән бер казакъ егете дә хезмәт итә Чын рәссам инде Кулына күмер кисәге алса, рәсемеңне коя да куя Флотта хезмәтен тутыргач. Мәскәүнен Суриков исемендәге югары художество институтына укырга керергә җыена Жәгьфәр Нинди сурәт ясаса да. көлтә-көлтә юмор сала Анын сурәтләре

 

яныннан шаркылдап куймыйча, эчен тотып көлмичә берәү дә уза алмый. Табигать талант дигән сәләтне бер дә кызганмый биргән ана. Җитмәсә, бер дигән иптәш әле үзе. Каютада асылма бишекләре рәттән, кай төннәрне алар керфек какмый сөйләшеп, серләшеп чыгалар. Таһир менә хәзер дә Җәгъфәрне күреп, палубаны ничегрәк бизәү турында кинәшергә уйлап тора иде. Шулчак радиотрубкадан:

—Матроса 1-ой статьи Туктамышева к капитану 1-го ранга свистать на верх!—дигән команда яңгырады. Әйе, бүген крейсерда аеруча тантаналы көн. Коллегалары, Франииянен булачак дингез офицерлары кунакка киләчәк бит. Тәгаен шул унай белән чакырта булыр иптәш капитан, дип уйлап алды Таһир.

Таһир икенче елын инде типсә тимер өзәрдәй дүрт йөзләп егет хезмәт иткән крейсерның берләштерелгән комсомол оешмасы секретаре да. 1нче ранг капитаны Соболь каютасында еш булгалый Чөнки комсомол комитеты утырышлары еш кына анын каютасында уза. Әмма бу юлы Таһир нигәдер каушап калды әле. Капитан аны бер дә юктан гына дәшмәс. Бигрәк тә бүгенгедәй җаваплы көндә. Башта көзге алдына басып бескозыркасын төзәтте. Ничек килешеп тора ана моряклар киеме! Аны сизү үзе бер сөенеч! Уч төбенә тамагын кырып алды, бил каешын төзәтте, капитан каютасына ашыкты.

Әйе, карабның комсомол оешмасы эшләре белән капитан каютасында Таһирның моңарчы да булганы бар. Әмма анын төссез лак белән буялган сары төстәге имән ишеген ул һәрчак нык дулкынланып ача, бусагасыннан да әсәрләнү хисләре кичереп атлый. Флотка ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумын «бишлегә» тәмамлаганнан сон алынса да, дингездә инде өченче елын хезмәт итсә дә, биредә атлаган һәр адымы ана яна дөнья ача төсле. Белеме белән механик булганлыктан, крейсерның материаль частьләрен, ул белергә тиеш техниканы да тиз үзләштерде. Ике потлы гер күтәрү буенча караб чемпионы булса да, бик нечкә күңелле ул. Ә капитан, крейсер командиры каютасы бусагасыннан атлап кергәндә ничек инде дулкынланмыйсын ди?! О-о! Капитан Собольмы?! Роман Сергеевичмы? Мәһабәт кеше ул! Советлар Союзы Герое! Анын турында бөтен флотта легендалар йөри.

—Ленинградтагы Хәрби диңгез училищесын тәмамлаган лейтенант Соболь хезмәт юлын Балтыйк диңгезеннән башлаган. Чик сакчысы катерлары командиры булган. Аннары аны Төньякка, Яна Җир утравына күчергәннәр. Анда ул эскадра миноносецы командиры булып хезмәт иткән, дан-шөһрәтне анда алган. Американың су асты көймәсен бер бухтага куып кертеп япкан. Бер ай чыгармаган. Суларга һавалары, эчәргә сулары беткәч, нишләсеннәр, кая барсыннар? Өскә калкырга, бирелергә мәҗбүр булганнар Бу тәвәккәл, кыю командирга Советлар Союзы Герое дигән исемне дә менә шул батырлыгы өчен биргәннәр.

1нче ранг капитаны Собольгә әле утыз җиде генә яшь. Әмма шушы сүзгә бөтен ихтирамнарын, ирләрчә кырыслык белән яратуларын салып, аны крейсерда барысы да «Дед» дип йөртәләр. Әйе, «бабай»га нибары утыз җиде. Ә ул инде 1нче ранг капитаны. Вице-адмирал булырга да бер ялым гына калып бара. Менә бу визитны уңышлы башкарып чыксалар, ялмиряп дәрәҗәсенә үк күтәреп куярлар. Өстәге командованиеда дә аны нык ихтирам итә булырлар. Югыйсә шушындый җаваплы визит белән Франция ярларына җибәрмәсләрие. СССР Хәрби диңгез көчләре исеменнән бит! Мәсьәләнең бу ягын «Сергей Киров»та хезмәт иткән һәр матрос аңлый Аларның һәркайсы шушы күрер күзгә дә бик күркәм офицер, чын флотоводец кул астында хезмәт итүе белән чиксез горурлана да әле.

 

Командир чакырганда, шахмат тактасы артында утырган гроссмейстерлар төсле сәгатьләр буе уйланып тора алмыйсын. Бер аягын монда булса, икенчесе анын ишеге төбендә. Шалт. Мөхәммәтхан! Әмма караб капитаны ишеген шакыганчы Таһир алай да көзгегә янә күз сирпеп алды. Ай-яй. диңгезче формасын әйт әле. Чын егет кешегә бигрәк килешеп тора бит Шушы килеш очып кына авылга кайтып киләсе, әнигә күренәсе иде Көзгегә карап дөрес эшләде Бескозырканы чак кына кынгыр салырга кирәк икән бит Кыюлык өчен учына төкереп алды, тамагын кырып куйды Әйе. мондый кып-кырыс. берсеннән-берсе җаваплы эшләр муеннан көнне командир сине бер дә юктан гына чакырмас Ул хәлгә дә алдан ук әзер булырга кирәк.

Әледән-әле сул күзен кыскалап көзгедән үзенә карап торган чибәр егеттән Таһир канәгать калды. Ул бит конторда гына «хезмәт итәләр» Флотта «хезмәт итмиләр», аны сөяләр. Дингездә дә шулай Диңгездә «хезмәт итмиләр», диңгезне сөяләр. Шуннан чыгып, музыкасы да. оркестры да башка Флотны сөйгәндә, диңгезне сөйгәндә хезмәт итү дә газап түгел, чыныгу гына һәр хезмәт иткән көнен тормышнын ямен, тәмен татуда бер баскычка өскәрәк атлауга әйләнә. Көзгедән сул күзен кыскалап елмайган егет Таһирга нәкь менә шул сүзләрне әйтә төсле

Капитан каютасы карабнын борын өлешендә. Шунда кылт итеп былтыргы матур хатирә исенә төште Таһирның. Узган елны крейсерның ин алдынгы матрослары белән бергә аны да Севастополь хәрби порты комсомол оешмасы конференциясенә делегат итеп сайлаганнар Конференция делегатларын башта капитан Соболь үзендә кабул итте, егетләрне әфлисун, банан, ананаслар, тәмле чәй-конфетлар белән сыйлады Ул чакта да. субординация дигән нәрсәне бер читкәрәк куеп, нәкь гражданкадагыча иркенләп, бүгенге тормыш, хезмәт срогын тутырып килгән егетләрнен киләчәге турында иркенләп сөйләшеп утырганнар иде

Капитан каютасы төбендә кизү торган матрос аны честь биреп каршы алды «Сине көтәләр», дигән мәгънәдә ишеккә ымлады Бераз каушау һәм чамасыз дулкынлану белән эчкә атлады ул

Таһир, ишектән керү белән:

—Иптәш 1нче ранг капитаны, сезнен чакыру буенча 1нче статьялы матрос, минерлар командасы командиры Туктамышев'—диде Бер тын белән әйтеп салды Рапорты чиста, янгыравык чыкты Флотта хезмәт итсән, авыз эчеңдә ботка болгатуны ташла «Нәрсә’ Ни9» дип кайтарып сорарлык булмасын

Капитан ап-ак кительдән, эш өстәле артында. Йөзе ачык Кәефе яхшы булырга тиеш Өстәл өстендә бәллүр вазалар, фужерлар. Вазаларда алмалар, әфлисуннар Капитан кунаклар кабул итәргә торамы, дип уйлап алды Таһир

— Кер. Таһир, кер Түрдән уз. Утыр!—диде капитан нәкь граждан кадагы төсле итеп дусларча мөгамәләдә Крейсер командиры кирәк чакта кырыс та була белә Чөнки дингез—үзе гаять кырыс стихия Сине сынарга гына тора. Ә гомумән алганда 1нче ранг капитаны Роман Соболь халкы белән бик әдәпле, ипле офицер Карабинда хезмәт иткән бар матроснын исем- фамилиясен белә Кул биреп исемләшә. Өй хатләрен сораштыра

—Хатлар килеп торамы9 Ярда калган Чибәркәйләр онытып бетерм иләрме9— дип шаяртып та ала әле

Капитан түрдән узарга чакыра дип өстал артына ук атларга ашыкмады ул. Жәягә тарттырган кыл булып ишек катыңда тора бирде Каюга буйлап күзен генә йөртте Уртада шомартылган затлы имән өстал. йомшак күнле көрсиләр Утырыйм дисән. алар эченә чуДОр китәсең. Әнә, ун почмакта
бер метрга бер метр пыяла аквариум. Анда аллы-гөлле балыклар җим чүпли. Аларны карап, вакытында суын алыштырып торучы матрос булса да, үзенә аерым бер тәм табып, борын эченнән бер көй көйли-көйли, балыкларны капитан үзе ашата. Бу минутлар капитан Собольнен ял сәгатьләренә керә булса кирәк. Берәр айга рейдка чыгып киткән карабнын капитаны тәүлекнең, атнанын, декаданын кайсы өлешендә генә ял итсен сон? Рәхәтләнеп, онытылып дигәндәй.

Таһирның күзе икенче почмакта, фарфор чүлмәктә торган мунча себеркесенә төште. Авыз чите белән генә елмаеп куйды. Бу себеркеләрнең үзенә бер тарихы бар. Анага бала һәрчак кадерле. Авылларында әлләни бай тормыш белән тормасалар да, әнисе Таһирны онытмый Ап-ак киндер капчыкка төреп бавырсаклар сала. Урман чикләвеге кадәр генә үзләре. Авызыңа кабу белән май булып эреп китәләр. Авылга язган бер хатында Таһир, карабта мунчабыз бик әйбәт, рәхәтләнеп мунча керәбез, дип язганые. Әнисе ана мунча себеркеләре дә җибәрә башлады. Ун пар себеркене кысып бәйли дә, кәгазь капчыкка сала да җибәрә. Беренче тапкырында, егетләр миннән эчләрен тотып көләрләр инде дип, аларны карабка алып кайтмаска да уйлаган иде Таһир. Әнине әйтәм, тапкан инде посылка белән салыр нәрсә, дип сукранып та алганые әле. Әмма өйдән килгән мунчала бичәүкә дә кадерле. Хәтта аны да чүплеккә ташлыйсы килми. Берәр нәрсәгә кирәге чыгып куяр әле дип капчыгыңа саласын. Өеннен, үз куышыңнын кадерен, изге икәнен читкә чыккач таныйсын. Ир башына акыл читтә йөргәндә керә.

Ул чакны себеркеләрне крейсерга яшереп кенә алып керде Таһир Каютага кергәч, чишеп җибәрсәме? Биләүдән котылган нарасый төсле, кыштыр-кыштыр килеп киерелешеп, сузылып киттеләр, һәрберсе тере җанлы диярсен. Ә каютаны Таһир печән чапкан, богыллар куйган Ашыт елгасы болыннары исе басты. Әнисе себеркеләргә йөрәк җылысын салып кына түгел, әрем, мәтрүшкә, кара карлыган, чия ботаклары кушып бәйләгән. Аларнын хуш исен иснәп туешлы түгел. Карабта, тоташ металл арасында... Себеркеләрнең һәр яфрагы хуш ис тарата. Туган ягын, авылың исен!

Крейсернын мунчасы галәмәт тә шәп. Диңгездән, учениеләрдән кайткач, егетләр рәхәтләнәләр бер. Шунда ләүкәсендә себеркесе дә булса, җәннәтнен үзенә эләккәндәй буласын инде. Таһирнын әнисе посылкалап салып торган себеркеләргә экипаҗ егетләре кинәнделәр тәмам. Егетләрнең мунчаны хуш исле каен себеркеләре белән чабынып керүе турында замполит, Знче ранг капитаны Захаров та ишеткән. Ике пар себеркене ул да сорап алганые.

—Таһир, ул себеркеләрен кулга алу белән балачакны, туган якларны искә төшерә. Мин үзем дә Волга буеннан. Муром каласыннан. Малай чакларда аларны үзем дә күп бәйләдем. Ә синекеләр аеруча хуш исле. Бер парын үзебезнең «Дед»ка бүләк иттем. Бик теләп алды,—дигәнне. Ә капитаннары ерак Татарстан яклары хуш исләрен алып килгән каен себеркеләрен чәп-чәп керү өчен түгел, каютасын бизәү өчен тота ахры. Ул да туган-үскән ягын, анын урман-кырларын, хуш исле чәчкә тулы басуларын сагына булыр. Гомерен диңгезгә багышласа да, авылда үскән егет. Украинанын Харьков өлкәсендә туган.

Таһир кереп басты, бескозыркасы сул кулында. Чак кына безелдәп кондиционер эшләгәне ишетелә. Капитанның, гадәттә карабнын маршрутларын күрсәткән зур карталарын җәеп сала торган түгәрәк өстәлнең аргы очында кояш күзе чагылырдай пеләш башлы, кин җилкәле һәм дә бик затлыдан киенгән бер агай утыра. Кем икән бу9 Граждане кил ардан булса 18
кирәк. Кыяфәте шундыйрак. Өстәлдә сый-ризык. алма, төрле җимешләр Кизү матрос әле хәзер дә керәле-чыгалы йөреп, өстәлгә ниләрдер ташып тора. Бу агай капитан Собольнен зур кунагы булырга тиеш Таһир моны бер күз салу белән төшенде. Ләкин кем ул? Капитаннын туганы-мазар булмас, берәр француз эшлеклесе йә эшмәкәр-мазар булса инде Таһирга бигрәк тә шунсы сәер тоелды, анын ишек катына кереп басуына әлеге агай аны башыннан алып аягына тикле сөзеп карап чыкты. Дөньяны күп күргән кешенен карашы бу. Әйтерсен, коллар базарында үзенә кол сайлый Егеткә хәтта бераз унайсыз да булып китте Юк. шикләнү хисе артыграк бугай үзендә. Теләктәшлек, кулын сузарга, ана таныш булмаган әлеге егетне үз кочагына алырга әзерлеген сиздергән караш иде анын йөзендә Андый җылы карашны урамда йөргән ят песи баласы да сизә. Таһир җиде юл чатына чыгарып адаштырган песи баласы түгел түгел ен дә. алай да Шулчакны капитан Собольнен

—Матрос Туктамышев, вольно! Килегез, Таһир, безнен янга утырыгыз.— дигән бик җылы сүзләре ишетелде

—Рәхмәт, иптәш 1нче ранг капитаны!—диде Таһир Шунысы да бар Хезмәт иткәннәр белә, приказны кат-кат әйтмиләр, тикшереп тә тормыйлар Приказ берсүзсез үтәү өчен әйтелә Капитан Соболь матрос Туктамышевны өстәл янына узарга приказ биреп дәшмәде дәшүен Әмма шулай ла Таһир бескозыркасын сул кулына тоткан хәлдә өстәл янына килеп утырды

—Таһир, бүген сез миндә кунакта. Мин сезне кунак итеп, хәзинәдә булган сый-нигьмәт белән сыйламак булам, ә сездән тартынып утырмау сорала,—диде капитан, өстәлгә ымлап. —Таһир, сез безнен кайсы яклардан әле? Әниегез бу хуш исле себеркеләрне кайсы як урманнарыннан җыеп, хасиятләп бәйләп җибәрә? Татарстаннан түгелме сез?

—Так точно, иптәш 1нче ранг капитаны. Казанга ук терәлеп торган Биектау районыннан. Салкын Аланнан Авылыбызны иңләп аккан Ашыт елгасы буендагы болыннарның матурлыгын, иптәш капитан, мин сезне үзебезгә алып кайтып күрсәтер идем

«Начар булмас иде ул, мин бик теләп кайтыр идем сезнен якларга кунакка» дигән төсле, капитан авыз чите белән генә елмаеп куйды Шулчак һич көтелмәгән хәл булды Монарчы сүзгә-нигә катышмый тын гына утырган бик горур кыяфәтле әлеге агай, кинәттән генә урыныннан торып, каршына килеп Таһирны кочып алды һәм елап җибәрде Ике тезенә чүкте Таһир аптырашта калды. Ана нинди позиция сайларга? Бу елак агайны куаргамы, әллә әлегә елый бирсенме'* Бәлкем, биредә ниндидер ялгышлык килеп чыккандыр? Бу агай аны берәрсе белән бутый торгандыр Ситуациягә ачыклык кертүне Таһир командиры авызыннан көтә. Агай исә шулчак саф татар телендә

—Улым. Таһир, мине зинһар гафу ит' Мин дә Казаннан бит Әти- бабаларым чыгышлары белән Әтнәдән үк'—дип куймасынмы' Әмма Таһир бераз чыгаеп куйды әле «Ак гвардияче-мазар булмасын тагын бу карт! Провокатор-мазар түгелме9» Чөнки ул үз чоры баласы, күп нәрсәгә шикләнеп карау хас ана. Әлеге агайнын капитанның күз алдында анын муенына асылынуы бик кирәгис Таһирга Әйе. һәр мизгеле сыйнфый көрәш белән тулы чорнын баласы бит ул. Тормышта һәрчак сизгер булырга кирәк дип тәрбияләделәр бит аны Сизгер булмасан. сыйнфый дошманнар сине хәзер юлдан яздырачаклар Ә бу очрак шуның конкрет мисалы булып куйса9 Политик сизгерлегеңне җуя күрмә. Таһир! «Сергей Киров» крейсеры палубасына басар алдыннан бер. бу походка чыгар алдыннан тагын, алар белән бик җентекләп әңгәмә уздырдылар «Чит илләргә революциядән качып китүчеләр арасында да. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшеп

 

кайтмый калучылар арасында да беркемем дә юк» дигән анкеталарга ике- өч тапкыр кулын куйды Таһир, һәм дөресе дә шулай. Ә үз әтисе, корычтай нык Тимерҗан, егерме биш яше дә тулмаган хатыны Зифасын һәм ахактай улы Таһир белән кызы Зөһрәне ятим калдырып, Курск дугасында һәлак була. Ә бу шикле кешене ул белми дә, белергә дә теләми.

—И туган ил, туган ил! Үзеннән читтәге улларына нигә син шулай кадерле, шулай татлы икән?—дип, әлеге агай сулкылдавын белә. Улым, туган якларыбыздан киеп килгән ботинкан очында, олтаныңда бер чеметем генә балчык, туфрак кисәге юкмы сон? Мин аннан бөти тегеп күкрәк авызыма тагар идем. Сагынуга дәва юк.—Әлеге агай тезләнгән җиреннән аягына торып басты.

—О-о, капитан әфәнде, кызым Данәгөл, сез мине аңлый күрегез, берүк кичерә күрегез.

—Аңлыйм, әтием, аңлыйм,—дигән аваз килде каюта түреннән. Анда, тирән эчле йомшак креслода, йә Ходай, сабырлыгыңны бир, бер күрүдә хушыңны җуярдай чибәр бер туташ утыра икән. Таһир аны менә хәзер генә күреп алды.

—Безнең бик кадерле тагын бер кунагыбыз бар бит әле, Таһир. Ул кунагыбыз—мадемуазель Данагюль,—диде капитан.—Мадемуазель Данагюль, реверанс төшәргә каютам тар...

Йомшак кресло эченә чумып, үзенең барлыгын сиздерми генә утырган бу чибәр туташ рәссам, ахры. Утырган җиреннән торып, барысына да ватман битен күрсәтте. Анда капитан Собольнең фотога төшергәндәй коеп куйган, әмма күмер белән ясалган сурәте. Башта аны крейсер командиры өстәленә китереп салды, аннары Таһир каршына килде.

—Әйе, әтиемнең бердәнбер, ләкин бик иркә, бик тә капризлы кызы Данәгөл туташ булам,—диде дә, башта книксен чүкте, аннары кулын сузды ул.—Таныш булыйк. Мин бик шатмын, Таһир.

Бу туташны күрү белән Таһирның зиһене таралды. Әлеге походка чыгар алдыннан ни өйрәттеләр бит, имтиханнар алдылар. Югары культура этикеты буенча, кулын сузган туташның кул аркасын үбеп алырга тиеш иде Таһир. Кая ул?! Кул үбү кайгысымы сон монда? Данәгөлне күреп алу белән анын башыннан бу туташ—синең ачы язмышын»,—дигән уй жу-у итеп узды. Кайчак шулай һәркем уздыра бит үз башыннан, сөйләсән, кеше ышанмаслык шундый сәер хәлләрне. «Каян килеп?—дип сорады Таһир үз-үзеннән. Мондый фәрештәне кочагында бер кочсаң, ачы язмышларына гына түзәр идеи әле.»

Таһир, сикереп торып:

—Таһир Туктамышев!—диде.

Анын күзе командирында. Аларнын командирлары төсле по всем статьям, по всем параметрам чын егет дөньяда тагын бармы икән? Крейсерның бөтен командасы ана ирләрчә мөкиббән. Башкасын әйткән юк. Экипаж егетләре хәтта аяк атлауларын да ана ошатып атлыйлар. О-о! Хәтта гәүдәләрен дә ана ошатып җиңел, ирекле һәм горур кыяфәттә тотарга тырышалар.

Диңгезчеләр арасында тагын бер хикмәт бар әле. Диңгез офицеры фуражкасын кия белү флотта шулай ук үзенә бер серле ритуал. Аны артык маңгайга төшерергә дә ярамый. Син урман каравылчысы түгел. Арткарак ташласаң, участок инспекторына әйләнәсең, чын Анискин буласын. Кыяфәтеңне бөтенләй бозасын. Бөтен хикмәт тә шунда, алтын кокардалы фуражкаң синең башында нәкъ үз урынында утырырга тиеш. Киң җилкәнне, корычтай нык мускулларыңны, күкрәгендә типкән ярсу йөрәгеңне канатландыру гына түгел, башыңда утырган фуражкаң бөтен Хәрби Диңгез флотына дан җырларга тиеш. Мондый фуражканы кияргә

 

хакы булган барлык дингезче офииерлар исеменнән. Капитан Соболь фуражкасын нәкъ менә тиешле ноктасына туры китереп кия.

Бүген ул ялт иткән парад формасында, ап-ак ефәк кительдән Әлеге тантана унае беләндер. биленә көмеш саплы кортигын да таккан Карап туймаслык чибәр егет аларнын капитаннары! Үз командирына гашыйк булмасан, анын кул астында хезмәт итүнен дә рәте-чираты булмый торгандыр ул. Андый хезмәт бетмәс-басылмас теш сызлауга гына әйләнә булыр.

Капитан Соболь көзге алдына басып, сакалын төзәткәндәй итте. Ияк очларына гына әз-мәз чал куна башлаган сакал да ана бик килешә Ин якын кешесенә мөрәжәгать иткәндәй, капитан Соболь ун кулын Таһир иңбашына салды. Менә шунын өчен генә дә ярты гомереңне бирерсен. Крейсер командиры үзе салды бит кулын синен инбашына.

—Таһир, сине ни өчен чакыртканымны?—диде ул.—Хөрмәтле Нугайбәк ага бик үтенеп сине бер кичкә генә булса да үзенә кунакка җибәрүне сорый. Үзендә күреп торасын, ул бик әдәпле кеше. Префектурадан тиешле кәгазьләрен дә алып килгән. Марсельнең үзеннән ерак та түгел бистәдә үз өе белән яши икән. Үзен ничек уйлыйсын? Без бит бу илгә изге миссия—дуслык визиты белән, дусларыбызнын булганын барларга, яңаларын табарга килдек. Син үзен дә минем бу тәгьдимемне кире какмассын. Сине зурлап кунак итәргә теләгән хуҗаларга рәхмәтле булып, барып кунак булып кайт

Бу минутларда командиры авызыннан Таһир теләсә нинди приказ ишетергә әзер иде. Тик бу тәгьдимне генә түгел

—Иптәш 1нче ранг капитаны ...—диде дә, Таһир тотлыгып калды Мондый ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт... Ләкин мин бара крейсердан китә алмыйм. Минерлар отделениесе командиры буларак та. карабнын комсомол оешмасы секретаре буларак та. Бу көннәрдә эшләр муеннан бит Егетләр, экипаж. Кунаклар, делегацияләр

—Килешәм, килешәм,—дип елмайды караб командиры.

—Крейсердан китә алмыйм,—дип Таһир үз сүзен кабатлады —Минем турында егетләр ни уйламаслар.

—Беләм, беләм,—дип туры текәлеп елмайды командиры. Франциянең иң көчле хәрби диңгез базасына дуслык визиты белән килгән СССР Кара Диңгез хәрби көчләренең флагманы «Сергей Киров» исемендәге беренче класслы крейсер командиры өстенә нинди сынау алуын үзе генә белгәндер.

—Жавабыңнын шундый буласын көттем. Хәзер тында: беренчедән, мин сине барлык вазифаларыннан азат итәм, сиңа кыска сроклы ял бирәм Икенчедән, һәм монысы ин төпле сәбәп, мондый гүзәл мадемуазельнен ихлас күңел белән чакыруын кабул итмәү безнен хәрби флотны бизәми генә түгел, анын өстенә тап төшерүе дә бар. Шулай бит, мадемуазель Данагюль?

Әлеге чибәр мадемуазель. Таһир каршына килеп тагын книксен ясады, ихлас күңелдән чакыруын әйтте.

—Капитан Соболь әфәнде нинди кин күнелле кеше икән Барыбер җибәрмәс дип, икеләнебрәк кенә үгенгәниек Ә ул берсүзсез риза булды Хәзер менә сезнен ризалык бирүегездән генә тора,—диде ул. матур, тамак төбеннән чыккан яңгыравык тавыш белән. Сөйләме дә нәкъ Салкын Алан кызларыныкы төсле Мадемуазель Данәгөлнен кул аркасын үбү Таһирның башына да килмәде. Ә менә баягы -Бу туташ синен ачы язмышын'» дигән кисәтү күңел түреннән китмәде Чын чын итеп үзен сиздереп торды Бу сорау аның миендә, бер кабынган, бер сүнгән электр лампочкасы төсле бер кабынды, бер сүнде. Моңарчы татымаган сәер бер халәт биләде аны

 

—Соңгы вакытта кадерле әтиебезгә ниндидер сәер чир ияләште Бер тора торгач, һичбертөрле сәбәпсез-нисез истерикага бирелә, өстәлгә башын сала да, елый башлый. Ничек кенә дәвалап карасак та, файдасы юк. Озын төннәрне күз йоммый уздыруының сәбәбен табиблар әтиемнен туган илен, үскән җирләрен сагынудан, ягъни ностальгия дигән чирдән күрәләр. Депрессиянең тагын да тирәнәюе мөмкин дип кисәттеләр дә әле,—дип дәвам итте Данәгөл туташ —Мин сездән, Таһир, бик үтенеп сорыйм. Зинһар, карышмагыз инде. Курыкмагыз, тотып ашамабыз. Күршебездә генә Урта Диңгез сулары төсле күгелҗем-зәңгәр күзле, дулкын-дулкын сары чәчләре иңбашына төшеп торган бик матур француз кызы Жанна бар. Шуның белән таныштырсам гына инде. Чын дингез бүреләренен сөяркәләре, сөйгән кызлары һәр портта булырга тиеш түгелме сон? Минем шулай дип укыганым бар,—дип елмайды Данәгөл туташ.—Совет хәрби карабынын дуслык визиты белән киләсен минем әтиемнән дә күбрәк теләгән, хуплаган, аңа сөенгән, аны зарыгып көткән тагын берәр зат булдымы икән бу дөньяда. Телевидение тапшыруларының кичке чыгарылышын тыңлаган саен—караб хәтле карабта, атаклы крейсерда үзебезнен татар егетләре булмый калмас! Совет карабы Марсель портына кереп якорь салу белән барам капитаннары каршына. Ул татар егетен безгә кунакка җибәрүен капитаннын аягына егылып сорармын,—дип куя торган иде. Сезнен киләсен бик ышанып, өметләнеп көтте ул.

—Таһир, мадемуазель Данапольнең үтенечен үтәми калу мөмкин түгел. Безнең крейсер бу зур дәүләтнең дәшкән кунагы икән, ни өчен әле минем матросларым бу кунакчыл илнең аерым гражданнарының хөрмәтле кунагы булмаска тиеш?—дигән сорау куйды капитан Соболь.

—Сез, Нугайбәк әфәнде, төпле логикага таянып фикер йөрткәнсез. Алыгыз матросым Таһир Туктамышевны үзегез белән. Бүген безнең сишәмбе бит әле?—капитан Соболь өстәлендәге календарьның берничә битен ачып япты.

—Шимбәләргә, Таһир, крейсерда булыгыз.

Капитан дүрт кичкә үк җибәрә түгелме сон? Нугайбәк ага Таһирны бер кичкә сораганые. Таһир үзе ышанмыйрак торды. Ә Нугайбәк ага мен-мен рәхмәтләрен тезде.

Капитан Соболь фуражкасын киде, кителен төзәтте. Бу инде сүзнең шушының белән бетүе иде

Таһир тартынып кына:—Үзем белән нәрсәләр алыйм сон? Сөт, тушонка, коры паек яздырыйммы?—диде —Бездә кунакка буш кул белән йөрмиләр. Пешекчебез Колядько арыш ипиен бик тәмле пешерә, ашап туймыйбыз. Берәр бөтен арыш ипие алсам гына инде?...

—Нинди сүз ул, улым Таһир,—дип кулын гына селекте Нугайбәк ага,—Үзен барсаң, без бик шат. Түр кунагыбыз булып, түрдән узып, безне шатландырсаң, улым, шуннан да зур бәхет юк инде безгә Үзеңне дә безнен нигезләргә аяк басканына үкенмәслек итеп кунак итәргә тырышырбыз, шулай бит, кызым? Сез яшьләргә минем халәтемне анлау кыен Ностальгия дигән хәерсезне. Юк, ялгыш әйтәм бит. Кеше күңелендә туа торган бу олы кичерешне. Яшьрәк чакларны тегесен җиткерим, монысын булдырыйм, дип тормыш дигән аргамакның артыннан куып җитеп койрыгыннан гына түгел, ә ялын учлап тотып яшәргә тырышканда, туган-үскән якларны, кендегем киселгән нигезне ул чаклы сагынмадым. Чөнки арасы да булмады. Ә менә хәзер өзелеп сагынам. Менә сине күргәч тә, улым, үзебезнең Әтнә якларына кайткандай, яшьлегемдә каерып-каерып атлап йөргән яшел үлән өсләренә

 

баскандай булдым. Әйтә.м бит. сез яшьләргә мине анлау кыен. Ә менә сезнен карабта пешкән арыш ипие белән бик тәмләп чәй эчәрмен мин —Нугайбәк ага, анын шушы халәтен анлап. мине үзенә кунакка алырга рөхсәт биргән капитаныбызгамы, әллә минамы рәхмәтен җиткерергә аптырап, каюта уртасында тора. Ә Данәгөл, инде күптәннән белгән танышына елмайган төсле. Таһирга йомшак кына елмая..

Капитан махсус катер белән аларны ярга илттерде Портка килгән машиналарны куя торган махсус паркта дүрт урынлы зәнгәр «Ситроен* янына килделәр. Нугайбәк ага шушы жинел машинанын ишеген ачты

—Сез, яшьләр, арттагы урыннарны биләгез,—диде ул. Үзе рульгә утырды.

Таһир Данәгөл артыннан арткы урындыкка кереп утырды Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ул чит ил машиналары белән мавыга иде. Техникумның китапханәсе искитмәле бит. Анда «Техника молодежи*. «Наука и жизнь» һәм тагын дистәләрчә журналлар алдыралар. Таһир шуларнын берсен-бер калдырмый укып барырга өлгерә иде. Ә менә хәзер чит ил жинел машиналары арасында ин класслы саналганында баралар Кузгалып китүләренә әле күпме генә, ә спидометр угы күзен дә йоммый йоз километрлар тирәсендә уйный Данәгөлнен әтисе рульне кыю тота. Шәһәр читенә чыгу белән алар алларындагы машиналарны выжлатып кына уза башладылар.

—Мин машинамны камчылап тотарга яратам Жегәрлеге булгач, нигә әле җил уйнатмаска,—диде Нугайбәк ага аларга таба борылып Бу сүзләре белән анын сүз катуы гына булгандыр

—Таһир, улым, хәрби хезмәттә ничәнче елыгыз"’ Демобилизациягә тагын күпме калды әле? Демобилизациядән сон ни белән шөгыльләнергә уйлыйсыз?

Беләсезме, бакырны, кургашны алтын арасына салсан да, шул ук бакыр, шул ук кургаш булып кала икән ул. Әйләнә-тирәсендә нинди дәрәҗәле, барысы югары белемле, югары культуралы кешеләр, офицерлар күп Булмаса булмый, йокмаса йокмый икән адәм баласына әдәп дигән нәрсә Таһирдагы мәгънәсезлек, гөрбиянлык бер самосвал гына түгел, берничә вагон булгандыр. Данәгөлнен әтисенә биргән җавабын башка берәү ишетсә, оятыннан җир тишегенә керерие. Бик төксе жавап бирде ул ана

— Минем совет Хәрби Диңгез флотында хезмәт итүемә кагылышлы бер сорауларыгызга да җавап көтмәгез. Булмаячак. Сезнен тарафтан ин яхшысы—мина аларны бирмәү.—диде ул.

Шул чактагы дорфалыгы исенә төшсә, хәтта бүген дә тәне чымыр-чымыр килә, ыржаеп «каз итләре» чыга Шунда сон кешечә, әдәп белән генә, өченче елымны хезмәт итәм. дисә? Безнең илдә хәрби флотта биш ел хезмәт итазәр Минем тагын ел ярымнар хезмәт итәсем кала. Шушы визитны уңышлы тәмамласак, командование хезмәт срогыбызны ярты елга кыскартырга ышандырды, дисә сон? Бу бит дәүләт сере түгел. «Сергей Киров»ка алганчы. Таһир башта учебкада булды. «Отважный» дигән эсминецта хезмәт итте Шунда Козлов атлы мичман бар иде Пешмәгәнрәк матросларны «Если матрос глуп, то это надолго!» дип орышырга ярата иде ул Нәкъ Таһир кебекләргә төбәп әйтелгән акыллы сүз бит бу! Әйе. башыңны аңгыралык чире сарса, аннан тиз генә котылырмын димә икән. Ә менә Нугайбәк ага бөтенләй башка оннан, башкарак камырдан басылган зат. күрәсең Тормыш ди игезендә колачны күп салган бәндә булса кирәк

—Анладым. улым, аңладым Ирен кагуын белән үк төшендем —диде

 

ул.—Күпме хезмәт итәсен калса да, безгә барыбер түгелмени? Исән-имин генә була күр. Исән-иминлеген турында өенә хәбәр салырга онытып куеп, әти-әниеңне ялыктырма. Ә мине эчкерсезлек белән анлый күр. Көтмәгәндә, өмет тә итмәгәндә дигәндәй, өебезгә нинди зур бәхет ишелде бит Татлы хисләрем тышка ташый. Ни-нәрсә турында сүз башларга да белгән юк Каенанасына үпкәләгән килендәй, берсүзсез бару да килешми. Безненчә түгел.

—Машинабызда синдәй кадерле кунак барганда,—дип жәлләде аны Данәгөл.—Таһир, киреләнеп бар-ма-а...

—Кунагыбызга күңелсез була күрмәсен дип кенә башлаган сүзем иде. Берүк, әле биргән сорауларымны оныта күр,—дип дәвам итте Нугайбәк ага —Командирыгыз сине безгә кунакка жибәрер дип сонгы минутка кадәр ышанып житә алмадым бит, әй. Командирлар арасында да төрлеләре бар. Җибәрмим, йөрмәгез юк нәрсә белән борчып, дисә дә берни әйтә алмыйсын. Бер юлга зинһар гафу итегез дисен дә, ишеген тышкы яктан ябасың. Ышанырлык кына гамәлме соң, төптәнрәк уйласаң!—дип куйды Нугайбәк ага, ун кул бармагы белән күккә ымлап —Чит мәмләкәттә, монарчы белмәгән-күрмәгән кешегә үз кул астында хезмәт иткән матросны биреп җибәрү өчен—моңа ай-һай зур кыюлык кирәк. Олы жанлы, кыю йөрәкле кеше икән капитаныгыз Соболь әфәнде. Ходай ана саулык бирсен, мен ел яшәсен!

Данәгөл үрелә төшеп, кулын әтисенен иңбашына салды:

—Әтием, гел әйтергә ярата торган сүзенне әйтмәдең бит әле,—диде ул. —Кайсысын?

—Кесә тулы акча турында.

—Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күз алдында, ике политик система арасына эленгән тимер чаршауны ертып, Франция ярларына килеп якорь салган совет хәрби карабы командирының кесәсе болай да буш түгелдер. Әйе, анын кесәсе дә акча белән тагын да тула төшсен!

—Әтием, 1нче ранг капитаны Соболь тиз көндә адмирал дәрәжәсе алсын!—дип өстәде Данәгөл.

Рәсәй безнең бөек ил!—дип куйды Нугайбәк ага —Җирләре уңдырышлы. Ә затлы җимешләр тик уңдырышлы җирләрдә генә үсә. капитаныгыз үз өстенә нинди зур җаваплылык алуыннан курыкмады. Ышанды. Сина ышанды, Таһир. Мина ышанды. Җибәрде. Хәер, анын нинди төпле егет икәне йөзенә үк язылган. Мин. Таһир, улым, дөньяны күп күрдем. Европаны да күп айкадым. Кешеләрнең кем икәнен бер күрүдә таныйм. Капитаныгызга әле күп булса кырыклар тирәсе генәдер. Ә ана әнә нинди крейсерны тапшырганнар. Сәяси әһәмияте дөньякүләм дәрәжәле визитны ышанганнар.

Ун якта диңгез яры. Кайберләре борын төбендә үк. кайберләре еракта, офык читендә үк, төрле класслы караблар күренеп китә. Сул якта берсе- икенчесенә тоташкан төзек авыллар, чирәп түбәле төзек йортлар. Тигез бетон юл буйлап «Ситроен» оча гына. Байтак араны сүзсез генә баргач, Нугайбәк ага тагын телгә килде.

—Бер-беребезне бик аз белгәнлектән, Таһир, улым, тиз генә уртак сүз табып, җанлы гәп корып җибәрүе кыен шул. Югыйсә, минем синнән бәйнә-бәйнә итеп искитмәле матур туган якларыбыз, андагы тормыш, якташлар-кардәшләрнен көн итүләре, яшәү рәвешләре турында күп нәрсәләр сорыйсым килә. Ләкин син әнә ничек кырт кисеп куйдың. Бәлкем, син «Таһир, улым,» дип дәшүемне дә килештерми барасыңдыр. Улым булуыңны да бик теләрием. Чөнки улларым юк минем. Улым буласыңмы, булмыйсынмы, анысы Ходай кулында. Хәзергә исә, сина карата иң җылы

 

мөнәсәбәтләремне раслап, үз итеп дәшүем бу минем. Ошап бетмәсә, берүзе, түзә күр. Яра-ар, әлегә хәвефләнеп чан кага башлардай җиребез юк Бер­беребезгә тиз ияләшербез әле, боерса. Бездә ошарга тиеш сина.Таһир Һичшиксез ошарга тиеш Ин якын туганнардай туганлашып китәрбез әле. боерган булса. Миннән бигрәк гөр-гөр килеп, сине сөйләштерер урында әлегә авызына су кабып барган кызым Данәгөл тырышыр Шулай ич. кызым?

—Безне ошатмыйча, гел кәҗәләнеп кенә торса, матча астында, мин ате бүгенге көнгә кадәр шүрләгән тал чыбыгыбыз да бар бит. әтием,—диде Данәгөл — Кунагыбызнын кәефен күтәреп җибәрү өчен аны кулланырга да күп сорап тормам Шулай бит, әтием9 Командирыннан үз кулыбыз белән сорап алдык. Таһир хәзер безнен егет. Ни теләсәк, шуны эшлибез. Таһир, сак булыгыз..

Кызынын бу сүътәреннән сон Ногайбәк ага эре. ак тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

—Син, кызым, баштан ук репрессив чаралар куллану ягында. Кунагыбызны өркетә күрмик,—дип өстәде

—Таһи-ир, син минем бераз шаяртып сөйләшүемне аңлыйсындыр бит, ә? Бу тилебаш мине чыбык белән «иркәләп» ала күрмәсен дип машинадан сикерә күрмә тагын, яме?—дип, Данәгөл ана төрттереп аллы — Шушындый үзе тыйнак, үзе чибәр егетнен, кан кардәшебезнен күнелен күрергә тырышырбыз инде, әтием Соңыннан карабына да кайтасы килмәс ате

Марсель каласынын бер чибәркәе, үзебезнең күрше кызы мадемуазель Жанна белән дә таныштырып куйсакмы?

Таһирмы?! Ул һаман да шул авыл гыйбады Данәгөлнен сүзләрен килештермичә, ана чәнечкеле караш белән карап куйды, ахры Ә мондый карашны аннан яшерерсен, бар

—Таһир, сез бик усал кешегә ошыйсыз. Мондый караш белән сез теләсә нинди стенаны бораулап тишәсез генә түгел, ә җимереп ишәсез Бу чынлап та шулаймы, әллә мин нык ялгышаммы9—дип елмайды ул — Белеп торыгыз, кем генә булсагыз да, сез безнен ин кадерле кунагыбыз Һәрхәлдә, сезгә ошарга тырышырбыз. Ин авыр холкыгызга да түзәрбез Әтием, рәсми белдерү ясыйм шушы минуттан бу авыр вазифаны мин үз иннәремә салам. У-ух! Күрәсенме. иннәремнен нинди кин икәнен Ә бик нечкә дипломатия?! Миндә ул томнары-томнары белән,—дип бөтенләй шаян тонга күчте кыз.

Караб палубасына эләккән ятим песи баласыдай, автомобильнең арткы өлешендә үзенә сыеныр почмак таба алмый утырган Таһирга Данәгөл күз кысып:

—Өебездә минем усаллык дәрәҗәсен үлчи торган термометрым бар Кайткач, үлчәп карарбыз. Нормадан югарырак булса, ике төймә дару бирермен Хәлегез шундук яхшырыр,—диде

—Афәрин, кызым, афәрин!—дип хуплады аны әтисе

«Ситроен»нын арткы бүлегенә үз ирке белән кереп утырса да, Таһир сәеррәк бер халәт кичерә Алай гынамы9' Урамнан эләктереп алып кереп, читлеккә япкан көчек сымаграк тота ул үзен Гәрчә аны мыскал чикләүче, кысрыклаучы булмаса да Данәгөлнен үзен шулай иркен тотып, җай килгәндә үткер генә шаяртып алуы ана ошый Вакыт-вакыт ана төбәлеп карап ала Монысы бәхәссез: Данәгөл чибәрләрнең чибәре Ә чибәрләр янында Таһир әле техникумда укыган чакларыннан ук. ашка төшкән таракандай, үзен уңайсыз хис итә иде Аны кыюсызлык баса, авызын ачып әйтергә мыскал сүз тапмый Бәрәнге төя торган ангыра. хиссез тукмакка әверелә Менә хәзер дә, чын әгәр, машинадан сикереп калыр хәлендә ул

Диңгез яры буйлап, сөзәк үрләргә дә менеп, шундый ук сөзәк үзәнлекләргә дә төшеп, төзек юлдан ярты сәгатьләр чамасы чапкач, Ногайбәк ага трассадан бер читкәрәк чыгып туктады. Бармак очлары ачык йомшак күн перчаткасын салды.

—Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк,—диде.—Дингездән әнә нинди рәхәт жил исә, Зюйд-вест[2] һавасы сулыйк. Биредән әнә нинди матур панорама ачыла. Урта дингезнен теге як ярындагы Алжир ярлары күренәме диярсен!

Данәгөл чыннан да шаян телле икән.

—Әтием, аяк очларына басып карасан, биредән чыннан да Алжир ярларын гына түгел, ә диңгез буенда балык тотып утырган гарәпләрне дә күрергә мөмкин. Чөнки Алжир ярларына моннан нибары ун-унике көнлек юл,—дип куйды. Таһир шунысын сиземләде: Данәгөл белән әтисе бик дус мөгамәләдә. Бер-берсе белән бераз шаярып сөйләшүләрен дә килештерә Таһир. Болары өстенә Ногайбәк ага кызын бик ярата булса кирәк. Яраткач, бу чибәркәйнен барча капризларын да үти торгандыр. Дөрес, әлегә исә Данәгөлнен аларны күрсәткәне булмады. Әмма күрсәтми дә калмас.

Алар ялга туктаган култыктан Иске гавань, андагы караблар шахмат тактасындагы фигуралар төсле ап-ачык күренә. Гаваньда рейдта торган караблар арасында Таһир шундук үз крейсерын—«Сергей Киров»ны күреп алды.

—Әнә бит безнең крейсер! Торбасы чак кына төтенли.

—Гаваньдагы шул чаклы караблар арасыннанмы? Шул арада ничек күреп алдыгыз?—дип гажәпләнде Данәгөл.

—Ничек тапмасын инде, кызым?—дип сүзгә Ногайбәк ага кушылды.— Хезмәт иткән карабы анын туган иленең бер кисәге. Әгәр минем алда шундый сорау туса, гавань өстенә бер күз ташлау белән тапмас идемме? Бер сафка мен карабны рәттән бастырсалар да, минем карабым менә шушысы, дип бармагым белән төртеп күрсәткән булыр идем.

—Анда минем тормышның күп сынауларын бергә үткән хезмәттәшләрем калды... Мин аларны хәзер үк сагына башладым,—дип куйды Таһир.

—Туры сүзгә жавап юк. Алай, кызларым-егетләрем, кузгалдык. Анда Фәйрүзә җиңгәбезнең токмачы куермагае,—дип Ногайбәк ага машинага таба атлады. Данәгөл. Таһирны кулыннан алып, машинага өстерәде. Калма, йә адашырсың...

— Көч куллану түгел бу,—дип елмайды ул.—Токмач куеруга каршы эшләнгән конкрет адым, чара!

Таһир башта игътибар итмәгән иде, һаман да шул, кая барса да үзеннән калмаган кара сакалы, ягъни авыл гыйбадлыгы. Аның белән янәшә утырган Данәгөлдән үзенә бер татлы, жанга тынычлык, рәхәтлек биреп жылы бәрелә. Моны тоймый мөмкин түгел. Аның ал береты астыннан чыккан конгырт-кара чәч толымнары, җилдә уйнаган булып, Таһирның битен әледән-әле сыйпап, кытыклап алалар. Хәтта чак кына чеметеп куйгандай булалар. «Йомырка баскан ана каз төсле кукыраеп бармасанчы, валлаһи! Янында Хак Тәгаләнең җирдәге фәрештәсенә тин зат бара. Ник ана йөзеңне тутырып елмаймыйсың?» дип орышулары булмады микән Данәгөл чәч толымнарының болай уйнаулары?

Данәгөл толымнарын учына җыймакчы. Әмма өсте ачык машинада аларны җыярсың, бар Ногайбәк ага да токмачларны чынлап торып куертмаска булды бит. Дүрт тәгәрмәчле айгырын камчылый гына бирә. Ә Таһир Данәгөлнен наян толымнарының анын битен янәдән һәм янәдән усал чеметеп алуларын көтә...

Мондый тизлек белән чапканда очып төшеп калуы да бар. Таһир
бескозыркасының ике тасмасын да җыеп тешләренә кысты. Аннан күрә Данәгөл дә толымнарын жыеп береты астына тыкты Таһирга сораулы караш ташлады. Син канәгатьме, янәсе? Нигә эшләде инде моны9 Кем сорады диген9 Мондый иркәләүне күргән, татыган егетме сон Таһир9 Данәгөлнен чәч толымнары аны ике бит уртасыннан сыйпап алуын ул гомере буена теләрие.

Техникумда укыганлыктан. Таһир армиягә яшьтәшләреннән ике елга сонрак алынды. Хәзер ана егерме ике яшь. Шушы көнгә чаклы кая ул кызларнын толымнары белән битен камчылату, хәтта аларнын кулын тотарга да өлгермәде. Техникумда анын белән укыган иптәш егетләре, кызлар белән йөрү генә түгел, аларны бүлешә-бүлешә бер-берләрен дөмбәсләп бетерерләрие Ә Таһир сонрак. көз кергәч кенә кызара торган помидор булдымы икән соң? Ул чорларда кызлар дип әлләни исе китмәде анын. Штанга күгәрде, көрәшчеләр секциясенә йөрде Авылларына кайтып, ике жәйне Сабан туе батыры булып килде Укыганда буш вакыты калса, районның техниклар клубында ачылган «Үзен уйлап тап» дигән түгәрәккә йөрде. Бу түгәрәк техниканы өйрәнү жәһәтеннән ана күп нәрсә бирде Бәлкем, шуңадыр, крейсерга эләккәч тә Таһир үзен тиз таныта алды Әйе. флагман карабка ул күп яклы хәзерлек белән аяк басты Тик менә хәзер генә. Данәгөл белән янәшә утыргач кына кызларнын чәч толымнары нинди тылсымлы кодрәткә, сихри көчкә ия булуын тоеп, тәмам мәрткә китеп утыра. Алардан башыңны әйләндергеч татлы хуш ис килә. Төрле затлы хушбуйларның, косметика-мазарларнын биредә мыскал да катнашы юк. Алардан әле яна гына чабып покоска салган печән, явып кына узган ап-ак кар исе килгән сыман. И-и, Данәгөл! Син сихерче түгелме9 Менә шушында ике кулыннан тотып, йөзенә туп-туры карап сорарга иде дә бит үзеннән Әмма Таһирнын теле әйләнми, авызында сүз оешмый

Ул арада төзек йортлары белән шәһәрчеккә тартым бер матур поселокка килеп керделәр. Ун якта да.сул якта да җыйнак кына кибетләр, утлар белән бизәлгән кафе-рестораннар күренеп кала Шунда Ногайбәк ага ирләрчә матур, иркен тавыш белән җырлап җибәрде Таһир хәтта бераз аптырап калды Каян белә икән ул татар җырларын9

Таллин гына тартма ясар илем. Су да буйларыннан таш тапсам Туган илләремә кайтыр илем. Хәләл кәсеп итеп мал тапсам

—Таһир, ишеткәнен бар идеме бу җырны9—дип сорады ул —Ә менә монысын?

Агыйделкәйләрнен. әй. буенда.

Акбүз атлар йөридер ашлыкта Туган-үскән илдән бер аерылгач. Булмый икән тиз генә кайтып ла.

Аннары, үз сүзләрен үзе үк җөпләп дәвам итте

—Тормыш дигәнең. Таһир улым, шулай инде Үз гомеремдә мин аны күп тапкырлар сынадым Бер җырлата, бер елата ул сине Тормышка таләбем шундый син җырлаганда ул скрипкәссн сузып җибәрсен, елаган чагыңда башыңнан сыйпап юатсын Ник. шулай булмыйча'

—Әтиемнең анын белмәгән җыры юктыр, кәефе булганда лирик тембрын еш яңгырата,—диде Данәгөл. аны җилкәсеннән сыпырып Әллә кайлардан

 

китапларын да таба. Безнен өйдә бөек шагыйрь Г. Тукайнын әле 1910 нчы елда Япониядә чыккан шигырь китабы да бар. Кайткач, әтием күрсәтер әле.

—Мондый зур кунакка да күрсәтмәсәм!... «Йосыф илә Зөләйха» кыйссасы да бар, «Сак-сок бәете» дә. Илемнән, халкымнан читтә яшәсәм дә, мин чын татар баласы бит. Минем өчен горурлык кына түгел, зур бурыч табу...

—Мина да үземне белә башлаган яшьтән бирле әтием дә, әнием дә: «кызым, бел, син татар кызы!»—дип тукып тордылар. Таһир, менә әйт син. Ошаганмы сон мин саф татар кызына?

—Тукымыйча! Татар кызы булгач. Парижда бик бай букинист кибетләре бар. Барып чыксам, шуларны актарып кайтам. Еш кына үзебезнең татар китапларын да очратам. Бу тарафларга сез нинди ачы язмышлар белән килеп чыктыгыз икән дип гаҗәпкә калам. «Сезнен урыныгыз бүгеннән минем китап шүрлегендә, кадерле мөһажирләр»,—дип пышылдыйм. Күпме торсалар да, тизрәк үз дипломатыма салырга ашыгам. Бездәге китапханәләр дә бик бай. Үземә кирәкле китапларны кибетләрдән тапмасам, китапханәләрдән сорыйм. Ярты сәгать эчендә факсимлияләрен төшереп бирәләр. Алайса, тагын бер тыңла, Таһир улым.

Ничек килдегез сез безгә.

Батмаенча диңгезгә?

Кадерле кунак сез безгә, Ни хөрмәт итик сезгә?

—Ишеттеңме?—дип, Данәгөл Таһирга күз кысып алды.

—Менә кайтып җитик әле. Мин сина, Таһир улым, матур жырларыбызнын Татарстаныбызда ишетмәгәннәрен җырлармын Хәтта туйдырып бетерермен. Германиядә, Берлинның үзендә яшәгән чагыбызда кибеттән ике граммафон тәлинкәсе сатып алдым Тынлап карагач, исләрем китте. .Азарга үткән сугышта алманнарга әсир төшкән татар совет солдатларының җырлары, бәетләре язылган. Менә кайда сагыш, менә кайда ул мон! Шул бәхетсезләр утырган лагерьларга кемнәрдер килгәннәр бит Җырларын тыңлаганнар. Магнитофон тотып барыпмы, әллә студиясенә альт кайтыпмы, пластинкага яздырганнар. Менә нинди асыл затлар булган бит җир йөзендә! Дөньяны барыбер мәрхәмәтлеләр, кин күнеллеләр өстери. Фиргавеннәр дә аз түгел, әмма аларнын барыбер җыры кыска...

Шау-шу килеп яшьләр футбол тибеп яткан стадион кырына килеп чыктылар. Алар яныннан узганда Ногайбәк ага футболчыларны сәламләп.озын итеп машинасын кычкыртып узды. Аннары кисәктән генә бер тыкрыкка борылып, биек тимер койма артыннан күренеп торган, түбәсен кызгылт чирәп белән япкан ике катлы таш йорт алдына килеп туктады. Өй кыегындагы ярым ай аларны елмаеп каршылады.

Капка каршына килеп басу белән сигнал бирүнең дә кирәге булмады. Аларны көткәннәр. Көтмичә! Машина килеп туктауга, тимер капка кин колачын җәеп, ике якка ачылып китте. Тигез итеп, шахмат тактасы рәвешендә бетон плитәләр түшәлгән ишек алдына керделәр. Аларны чән-чән килеп, куш йодрык хәтле генә көчек каршылады. Кунак егетнең балагыннан каптырырга да исәбе бар иде көчекнен.

—Буфалло, барысы да үзебезнекеләр бит. Бар, урынына кереп ят!—дип Данәгөл ана бармак янады. Көчек оясына ашыкты

—Кара, ничек сүз тынлаучан,—диде Таһир.

—Тынламаса, чыбык,—диде Данәгөл, Таһирга шаян күз кысып.

 

длнэгел                  

—Буфалло' Исеме җисеменә тартым Александр Македонскийнын яуга йөри торган айгырынын исеме түгелме сон?

—Нәкъ үзе,—дип елмайды Данәгөл—Ошаган бит9 Бөек полководеинын яуга йөри торган, баштан-аяк тимергә төренгән, ут яллы айгыры һәм куш йодрык хәтле генә көчек —Таһир да Данәгөл белән —Нәкъ үзе'—дип килеште.

—Капиталистик белән социалистик лагерь арасына корылган «Тимер чаршау»ны ертып килгән совет хәрби матросынын. моннан мен еллар элек яшәгән полководецның тормышы белән шулай якыннан таныш булуы, миндәй нәзберек зәвыклы һәм беркадәр скептик карашлы француз җәмәгатьчелеге вәкилен коралсызландыра,—дип күз кысып елмайды Данәгөл.

Ногайбәк ага машинасын бизәкле ике ишеге ике якка ачылышлы парадный ишек төбенә китереп туктатты Аннан, кояш булып балкып, үз яше өчен матур гына түгәрәкләнеп килгән бер апа чыкты Алдына зур- зур ал-кызыл чәчәкләр төшкән алъяпкыч япкан Таһирларнын Салкын Аланнарында да бу яшьләрдәге җиңгәчәйләр алларына нәкъ шушындый эре чәчәкле алъяпкыч ябалар бит. Алда ике зур кесә Болары мичтән кайнар таба алганда тастымаллар кул астында гына булсын өчен Бу апай белән бергә анын колакларындагы алтын алкалары да кунакларга жем-жем килеп елмаялар.

—Минем бердәнбер нечкә билем, унганнарнын унганы, булганнарның булганы, ике күзем өстендәге кара кашым, өзелеп сөйгән жаныем. авырып китсәм табибым Фәйрүзәбикә апан шушы була инде,—диде Ногайбәк ага. үзе Таһирга күз кысып алды.—Таһир улым, колагына шундук киртләп куй, бу затлар белән шулай, жае чыккан саен мактау сүзләрен сибеп сөйләшмәсән, тату яшәрмен димә

Чит-ят кеше бар дип тә тормыйсын, әтисе, тәмам аптыратгын бит инде шушы «нечкә билен» белән Жир йөзендә менә минем яшькәчә җитеп яшәп кара әле, үзеннсн билен нинди булыр икән9—диде дә Фәйрүзә апай, күрешү өчен Таһирга ике кулын сузды

—Ни дип шулай озакладыгыз9 Бәлешләремне мичтән ничә алдым, ничә тыктым. Әллә ул-бу хәтәр хәлгә юлыктылармы дип тә тәмам ут йоттым Әйдүк, әйдүк, өйгә керәбез

—Юлдагылар май йотар, көтүчеләр ут йотар дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул инде, әнисе,—диде Ногайбәк ага. йомшак күн перчаткаларын сала-сала—Юлыбыз уңды Хак Тәгалә синен теләкләреңне дә тулысы белән кабул иткән Күр. менә нинди кунак егете алып кайттык Гренадер бит, гренадер! Үзебезнен татар егете! Таһир атлы Ходай насыйп итте.

—Таһир атлымсни?—дип сорап куйды Фәйрүзә апай, үзенә бер тирән мәгьнә белән Авыз эченнән генә ниндидер дога да укып алды

Ногайбәк ага ике ишеге ике якка ачылган баскычка күтәрелеп, зур пеләш башын опера артистларыча артка ташлап, юк мыекларын сыпыргандай итеп җырлап та алды:

Ай, гүзәлем. Фәйрүзәм1

Күрешмәгәнгә ничә кич.

Ничек йөрәген түзә?

Таһир күреп тора, агайның күңеле шат Шушы мизгелләрдә анын күнелен биләгән шатлык, сөенеч хисләрен бик үк сиздерәсе дә килмәгән төсле бугай Әмма алар, хужанын тыебрак торырга тырышуын санга сукмыйча, тышка

 

ыргылалар төсле. Андый минутларда кычкырып җырлап җибәрми тагын нишлисен? Таһир сизә, анын бу йорт ишек алдына аяк басуына барсы да чиксез шатлар.

—Әйе, әнисе, өебезгә бүген зур кунак алып кайттык. Безнен бурыч хәзер аңа тиешле сый-хөрмәт күрсәтү. Егетебезнең безнен гаиләбездә булган һәр минуты анын күңелендә мәңге онытылмас татлы хатирәләр калдырсын.

—Тырышырбыз, тырышырбыз, Алла боерса,—дип елмайды Фәйрүзә апа.

—Әнисе, сездән яшереп-нитеп торды юк. Юлыбыз уңганга, шатлыгым эчемнән ташый. Кил, үзеңне дә нечкә биленнән бер кочыймчы.

—Балалар алдындамы, картлач,—дип елмайды Фәйрүзә апай. Агай исә, Таһирга таба борылып, кинәттән генә:

—Фәйрүзә апаңмы?—дип сорап куйды.—Беренче карашка гына шулай ачык йөзле, сөйкемле күренә ул. Ә чынында үтә холыксыз, бик кәжәле бер җан Бер дулый башласа, Везувий вулканын уздыра.

—Уздырам, уздырам. Бер кызсам, Везувийны да, Килиманджароны да. Ин яхшысы, мине дулатмаска,—диде Фәйрүзә апа һаман да мөлаем елмаеп Эштән вакытында кайтмасалар, пешкән ашым суынса, әлбәттә, дулыйм. Алай җиңелрәк. Алар өчен көнозын ут йотып торуларым шундук басыла.

Данәгөл, әтисе белән әнисенең бер-берләренә ихтирамнарын шушы рәвештә шаян сүзләр уйнатыбрак җиткерүләрен монарчы да күп ишеткәндер. Ул сүзгә катышмыерак торды. Тик Таһирга гына дусларча ике тапкыр күз кысып алды. Фәйрүзә апа исә, һаман да бераз тартыныбрак, кая басарга үзенә урын тапмый торган Таһир белән:

—Ходайнын бирмеш көнендә. Бисмиллалы нигезебезгә изге сәгатьтә, төкле аягын белән аяк баса күр, балам,—дип, ике кулын сузып күреште. Фәйрүзә апа үзе дә тартыну кичерә: Таһирны кочып алса—килешмәс, алмаса—егете кадерле кунак. Кайда монда урталык?

  • Менә шушы тарафларда көн итеп, ипи черетеп ятмыш инде,дип, бу юлы бераз көрсенүле тавыш белән сүзгә Ногайбәк ага кушылды. Бу сүзләрен ул булганына сөенү, горурлану, шул ук вакытта беркадәр сагыш та өстәп әйтте:

—Нигезебез төпле, хәләл! Аның һәр ташын, мангай тиремне сыпырып эшләп тапкан акчама алып, берсе өстенә берсен сылап салып, шушы кулларым белән өйдем, һәр узган якты көнең өчен Хак Тәгаләгә рәхмәтеңне укып, шатланып яшисе генә дә бит. Тамагың тук, өстен бөтен булгач, тагын ни җитмәгән инде адәм баласына? Юк шул. Җитми икән. Туган-үскән ил һавасы җитми. Үзебезнең Идел буйларын, анын өстендә озы-ы-ын итеп кычкырткан баржа-пароход, акчарлак тавышларын сагынам

—Чир бу, чир, яман чир синдә, әтисе. Әйтерсен пароходлар биредә юк. Әйтерсең, эшкә көн дә диңгез буена бармыйсың. Бер уйласаң, сәер инде бик!—дип куйды Фәйрүзә апай...

—Ярар, әтисе, табиб әфәнде атап әйтте бит инде, синдә ностальгия чире, диде. Туган-үскән җирне сагыну Таһир кунагыбызга да таныштыр. Әйдә, өйгә керик. Карыныгыз да ачкандыр. Минем бар сыем әзер. Өстәлебез зарыгып безне көтә булыр. Керик тә, утырышыйк.

Фәйрүзә апаның күзе Таһирда гына.

  • И-и, Таһир улым! Син безгә Ходайнын аяклы бүләге! Бик тансык, зерә-зерә дә тансык бүләк. Сина нинди сый-хөрмәтләр генә күрсәтербез инде?

Ә Ногайбәк ага исә, сүзен ирләрчә кыска тотып:

—Син, Таһир, бер дә тартынып торма, улым,—дип куйды.—Бусагабыздан кыю атлап кер, лап-лоп басып түрдән уз. «Ходайның аяклы бүләге» дидеме

әле үзенә Фәйрүзә апан? Ходай бүләгенен урыны түрдә' Әмма шушы сүзләрне үзем күнеленә сеңдерергә әлегә тик юлларын гына тапмыйм Бу минем вакытлыча гына югалып калуым. Менә, тәмләп бер чәй эчеп алгач, боерса; синен бездә кунакта булуына карата, ике якнын да мәнфәгатьләрен истә тотып, махсус меморандум кабул итәрбез. Әйе, синен бездә булган минугларыннын берсе дә заяга узмасын. Алдагы тормышында кат-кат исенә төшереп, сагынып искә алырлык матур хатирәләр белән тулы мизгелләр, сәгатьләр булырга тиеш бездә кунакта узган көннәрен. Килешәсен булыр9 Килешмим дип әйтергә, ягъни «Вето'* салырга әлегә сәбәп юк Шулай бит?

Таһир, килешүен раслап, баш какты Баш какмый нишләсен9 Байлыкка, хәерчелеккә, популярлыкка күнеккән кебек, кунакчыллыкка да күнегергә кирәк бит. Шул ук вакытта башынны да җуймаска.

Беренче күрешкә үк күнеленә хуш килгән кунак егеткә тагын һәм тагын якты йөз, кунакчыллык күрсәтү нияте беләндер инде. Фәйрүзә апа да тәмам кыбырсына, килеп утырырга урын, барып басарга почмак тапмый Гел түгәрәк өстәл тирәли бөтерчек булып бөтерелә Бераз каушап төшүе дә сизелә. Каушамассың, бар! Уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй Ерак, бераз серлерәк, әмма күңелгә якын туган иленнән килгән, моңарчы барын да белмәгән бер егет бусаганны атлап керсен әле!

«Уйламаганда, көтмәгәндә* үк түгел инде анысы Марсель портына дуслык визиты белән Совет Хәрби Дингез флотының флагман карабы киләсен бер айлар элек белеп тордылар. Гәзит, радио-телевидение гел шул турыда гына сөйләде Ногайбәк ага гаиләсендә дә кичләрен сүз гел шул турыда гына барды Флагман карабы хәтле карабта, анда хезмәт итүче дүрт йөзләп матрос арасында хет бер генә булса да татар егете булмый калмас дип өметләнделәр. Аны һичшиксез кунакка чакырырга кирәклеге турында сөйләшү, кинәшләшү күп булды Әнә бит кунак өстәле дә әзер

Данәгөл дә алдына ука белән чигүле үрнәкләр төшерелгән матур алъяпкыч ябып алды. Дөньяда ир-егет заты булып яшәп, совет Хәрби Дингез көчләре матросы булып, бу матурлыкны күрмәү өчен дөм-сукыр булу кирәктер Таһир да ни дип дөм-сукыр булсын9' Алдына матур алъяпкыч япкан Данәгөл бизәп куйган курчактай җыйнак, искитмәле чибәр иде Жыеп ал да кочагында коч Чү, әле! Үзендә кинәттән туган мондый хисләрдән Таһир хәтта бераз чытаеп китте

Данәгөл, җинелчә генә кагылып китеп, кунак егете алдына канәфер чәчәкләре төшерелгән ташаяк тәлинкә куйды Таһирга тартыныбрак утырырга мыскал сәбәп калдырмаска тырыша ул. Әйтерсең, алар берсен- берсе күптән беләләр, күптәнге якын танышлар

—Йә, әйт, карт дингез бүресе, дөресен, шунда ук җәннәткә керерсең,— дип, кулын Таһир иңбашына салды —Әнием тик сине сыйлау өчен генә өстәлгә чыгарган ризыкларның кайсын телисен? Кайсын күбрәк яратасын9 Кайсыларын тәлинкәңә өеп салыйм9

Утлы күмер өстенә эләккәч, майлы табага да тел инә. чыжлый башлый

  • Перловая кашасамая любимая еда наша!—диләр безнең карабта Миннән, өч ел дингездә хезмәт иткән хәрби матростан, син нәрсә яратмыйсын, тамагыңнан нәрсә үтми дип сорагыз,дип телгә килде Таһир Әгәр инде шушы ук соравыгызны безнең крейсернен берәр матросына бирсәгез:

—Безнең тамакка куш йодрык белән кирза итек кенә сыймый торгандыр.

дияр иде,—дип өстәде

  • Кызым, кызым, кунак егетебезгә бераз күнегергә ирек бир әле,дип
    әнисенең кисәтеп торуына карамастан, Данәгөл аны төрле яклап кымтырыкларга кереште.

—Алай да, «русский матрос», тартынмый гына әйт әле. Өстәлдәге ризыкларыбызнын кайсыларын салыйм? Сине сыйлауны үз өстемә алам. Хәер, табыңдагы ашамлыкларның барын бер кат урып чыкмыйча, өстәл яныннан кузгалырмын димә. Шулай бит, Ногайбәк кенәз? Сезнең, карт диңгез бүреләренең, кайнар ит сумсаларын күпләп юк итү буенча дөнья чемпионнары икәнегезне дә беләм Шулаймы, кенәз? Хак сүз сөйлимме?

—Әллә бердәнберебез генә булганга, бераз иркәләбрәк үстердекме? Нәни чакларында еш кына үзем белән эшкә алып бара идем. Анда баргач, бар таможняны айкап чыга. Белмәгән, танышмаган кешесе калмый иде. Кил әле, кызым, үбим әле бер үзеңне,—диде Ногайбәк ага, кочагын жәеп. Хужанын йөзенә канәгать елмаю жәелде.

—Кенәз буласы, имеш. Ә бит ул мине кече яшеннән шулай атап йөртә. Бу сүзне ул кайда, кемнән ишеткәндер.

—Ишетмәскә сон? Безнең монда кенәз исеме йөртүче татарлар байтак. Хәтта руслар да бар,—дип сүзне Фәйрүзә апа җитәкләде—Данәгөлебезгә әле биш-алты яшьләр генә булдымы икән? Шук кыз булып үсте ул. Франциягә күченеп килгән елларыбыз гына әле. Әтиебез, хәтерлисенме, Парижга, Эйфель манарасын күрсәтергә алып бардын бит Шунда анын ин биек мәйданчыгына менеп баскач, фасонлы килеш-килбәтле бер ханымга игътибар иттем. Башта, абау, үз әниемне күрәмме, дип әфсендем әле. Кыл үзе, коеп куйганнар диярсең. Ап-ак батист яулыгы өстеннән башына озын чуклы ефәк шәл бөркәнгән. Аякларында чигүле сафьян читек-кәвеш. Нык исемдә, кая да булса ашка-кунакка барганда, әнием дә шулай киенә-ясана иде. Шактый олы яшьләрдәге бу ханым, жиде-сигез тирәләрендәге шулай ук кырт өсбашлы, курнос борынлы бер малай җитәкләгән. Бар игътибары аңарда гына. Кулыннан ычкындырмаска тырыша. Мин андый чакта бик кыюсыз. Әниемә бик ошаган булса да, бу абыстайга мин кыеп сүз ката алмаган булыр идем. Ул малайны Данәгөл дә күреп алды. Барды да, борып битеннән чеметеп алды. Шундый иде ул. Малай шираулап кычкырып җибәрмәсенме? Татарчалап, бераз ачуым да чыгып:

—Кызым, Данәгөл?! Нишләвең инде бу?—дидем. Баш очында йодрыгымны да уйнаттым бугай —Сине ияртеп дөньяга чыгарга куркыныч.

—Бу чибәр кызнын исеме Данәгөл мени?! Ай-яй, тәти кыз икән. Үзе дә, өстендәге күлмәге дә нинди матур. Ә чәч толымнары! Аларны кем шулай тигез үрде? Әниеңдер инде. Нишләве булсын? Минем кече оныгым Искәндәрнең, анын колагын шушы көнгә кадәр килеп тешләмәгәне өчен үч алуыдыр. Шулай бит, кызым?—дип, әлеге абыстай Данәгөлне кочагына алды.

—Абау! Колагыма гына ишетеләме? Сез дә, абыстай, үзебезнен татар мыни? Биредә, Франциянең башкаласы Парижда. Эйфель манарасы төбендә...

—Татар булмыйча, кардәшем! Безнең монда, эзли китсәң, ярты Париж татар. Узган сугыштан сон калучылар күп булды. Ә мин Зөлхәбирә апан булам, таныш булыйк. Сезне очратуыма мин дә бик шат,—дип кулын сузды Искәндәр исемле матур малайның әбисе —Безнекеләр күптәннән биредә инде. Кенәз Йосыповлар ак патшага илчелек хезмәтендә күп еллар рәттән тугры хезмәт итеп килгәннәр. Берничә буын рәттән. Ирем Габдрахман жизнәгез дә Франциянең тышкы эшләр департаментында хезмәт итте Хәзер ике улым дипломатлар Шунысы зур үкенеч, менә аларны татар кызларына өйләндерә алмадык. Ике киленем дә—француз кызлары. Улларым да, ни тырышсам да, юньләп татарча белмиләр. Улларым Хәсән дә, Хөсәен дә
Сорбонна дәрелфөнунен тәмамлап, бик төпле гыйлем алдылар. Жиде-сигез телдә иркен сөйләшәләр. Тел белмичә, ничек дипломат булып булсын? Үзләре яртылаш француз булсалар да, фамилияләрен саклыйлар. Чөнки жиденче бабалары кенәз Йосыпов аларга карьера ясарга бүген дә җиңеллек бирә. Хәсән белән Хөсәеннең бабалары, минем мәрхүм каенагам Әхмәт- Зыя, юкса болай ярыйсы кырыс кеше иде. Оныкларына: «Һәркөн иртән идәнгә, мин татар милләтеннән, атаклы кенәз Йосыповлар нәселеннән дип төшеп басыгыз! Шушы сүзләрне кабатлап йокларга ятыгыз! Чыгышыбыз моннан бик ерактагы Казан ханлыгыннан. Ин борынгы бабаларыбызнын сөякләре шунда күмелгән. Бу турыда беркайчан исегездән чыгармагыз».— дип кабатлап, тукып кына торды —Хәзерге яшьләр өлкәннәрнең сүзенә бик колак салмыйлар шул...

Ике улымнан өч оныгым бар. Үзем исән чакта менә шушы малайларны әз булса да татар итеп калдырыйм дип тырышам инде Юкса әниләре дә каршы түгел, аяк чалган кеше юк,—Зөлхәбирә абыстай оныгынын кулыннан тартты.

—Искәндәр, улым, син татарча беләсеңме әле?

—Зөлхәбилә әбиемне бик-бик ялатам,—диде малай.

—Болай белгәч, әйбәт инде-е-е,—дидем мин.

Зөлхәбирә абыстайның терекөмеш бөртегедәй тере оныгы мактауны килештерде.

Мин татал, мин татал!

Татал башыңны ашал. Мин татал, мин татал, Тотып ботыннан атал!—

дип декламация дә сөйләп алды.

—Монысы халык авыз иҗатыннан,—дип елмайды Зөлхәбирә абыстай — Париж татарлары туган илләреннән алып килгән халык авыз иҗатын күз карасыдай сакларга тырышалар

Зөлхәбирә абыстай редикюленнән алып миңа визиткасын сузды.

—Без, татарлар, дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән халык Без бит Атилла патша оныклары. Ат тояклары астында бөтен Европаны гегрәткән Чыңгызханыбыз гына да ни тора: гозерегез төшкәндә шалтыратыгыз, юлыгыз төшкәндә чәй эчәргә керегез. Без—Атилла патшанын оныклары, кайларга чәчелсәк тә, бер-беребезнең кул җылысын тоеп яшәргә тиешбез

—Кенәз Искәндәр, бар әле бу тәти кызга кулыңны бир. Татулашыгыз! Сау бул, безгә кунакка кил, дип чакыр —Әлеге матур малай Данәгөл каршына килеп, үз бәясен бик белеп:

Кенәз Искәндәр Йосыпов!—дип кулын сузды. «Кенәз» сүзен шуннан өйрәнеп кайттык бит.

—Кара, чынлап та шулай бит әле,—дип килеште НогаЙбәк ага.—Шул чакта Зөлхәбирә апай, редикюленнән «Цейс» фотоаппараты алып, балаларның икесен дә фотога төшерде әле

—Син, хөрмәтле кунак егетебез, кызымның сиңа «русский матрос» дип дәшүенә үпкәли күрмә тагын,—дип дәвам итте агай. Совет сәудә карабларыннан Марсель портына чыккан бар диңгезчеләрне дә «русский матрос!» диләр бездә. Шушы сүзгә күп мәгънә салып. Мыскыллау, көлү дип уйлый күрмә тагын. Аерым статус һәм хөрмәт хисе белән Башка илләрнең карабларыннан чыккан егетләрдән алар нык аерыла. Аларда күмәкчелек хисе көчле. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Әгәр берәрсе бәла-казага тарыса, аны бу бәладән йолып алмыйча порттан китмиләр. Искитмәле егетләр'

Кыюлык дигән кыйммәтле, кирәкле сыйфат Таһирга да инә башладымы?

  • Беләсезме, өстәлдәге бу татлы ризыкларны күрү белән ике күзем дә крейсерыбызның палубасындагы көчле прожекторлар төсле яна башладылар Миндә аларны үзйөрешле комбайн төсле бер кизәнүдә урып чыгу теләге туып куйды Алай да бераз икеләнәм әле,диде ул.

Данәгөл бу юлы Таһирнын каршына басып, кулы белән һаваны ярды:

—Дөньяда Совет матрослары булдыра алмаган эш юк! Бу араларда сезнен турыда, и-и, ниләр генә язмадылар

—Мактаганнардыр инде,—диде Таһир, елмаеп.

—Күтәреп мактадылар да. Совет хакимиятенә тугры булуыгызны—аеруча. Жиргә салып таптап, яманлау да җитәрлек булды

—Безнеме?!—диде Таһир гаҗәпсенеп.

—Сезне шул. Эчәргә яраталар. Сүз күтәрмиләр Мәкерлеләр, үчлеләр, берни булса, сугышырга гына торалар, дип сөйләделәр. Без әтием белән, ни язсалар, берсен-бер калдырмый укып бардык. Мондый хәбәрләр белән таныша барган саен, әтием алдындагы счетнын бер төймәсен шалт итеп тартып куя килде. Счет төймәсен тартып куя да, кызым, мондый унган- булган, күп кырлы холыклы совет моряклары арасында үзебезнен татар егете дә булмый калуы мөмкин түгел, дип резюме чыгара. Теләгән теләгенә үзен-үзе ышандыра, инандыра белү көче бар әтиемдә. Күп тапкырлар сынаганым бар, ни гаҗәп, ул теләгән нәрсә соныннан чыннан да анынча булып чыга.

  • Бары да мин теләгәнчәрәк булып бетми, әлбәттә. Алай да теләкне телибез инде аны. Анысына иренмибез,дип куйды Ногайбәк ага. Хуҗа ага зал түрендәге кара-кучкыл төстәге сервантын ачып, аннан озынча буйлы бер шешә алды. Аны яктыга куеп әйләндереп карады Тышына ябыштырылган ялтыравык кәгазьләрдән күренгәнчә, анын эчендә бик затлы сыеклык булырга тиеш. Агай, цирк артистлары осталыгы белән, әлеге шешәнен төбенә гөп итеп сугып алды. Шешәнең бөкесе читкә очты.

—Доннер ветер! Шайтан алгыры!—дип куйды агай. Таһир, майн һерц, шпрехен зи ин дойч? Ферштейн? Алманча беләсеңме? Бераз гына булса да аңлыйсынмы?—дип сорады.

—Найн! Юк. Нихт ферштейн! Берни дә анламыйм,— диде Таһир — Атнасына ике генә сәгать булса да, бишенче-җиденче классларда немец телендә ярыйсы сукаларга өйрәндек. Берни булса, малайлар «Гитлер капут» дип кенә җибәрәләрие. Әмма барыбыз да яратып өлгергән немец теле укытучысы Камилә апабызның егете самолет белән кайтып, Казанга алып китте. Бөтен авыл белән кул болгап озатып калдык. Камилә апа бүтән кайтмады, анын урынына яңасы килмәде.

Моңарчы кушылып китәргә җае чыкмыерак торган Фәйрүзә апа да телгә килде:

—Егетләр шулай алар, шулай. Яратып йөргән кызлары булса, аларга йөгәнне киертергә генә торалар,—дип, Таһирның сүзен җөпләп, куәтләп куйды.

Сигез-тугыз-унынчы сыйныфларда немец теле кермәде Немец теле өчен бирелгән сәгатьләрдә мәктәп ишек алдын себердек, карын көрәдек, бозын чаптык,—дип дәвам итте Таһир —Шулай итеп, безнең Гете, Шиллер, Гейне телен өйрәнүебез, «иһ бин найн дер Брехт!»—«Мин тукран түгел!»дән артмады. Ә ишәк түгеллегеңне теләсә ничек расла хәзер.

Кунак егетенең бу сүзләреннән рәхәтләнеп көлешеп алдылар.

—Бу визитка чыгар алдыннан барыбызга да француз телен өйрәттеләр. Мондый бай телне өч ай эчендә генә әлләни тирәнтен үзләштереп булмый
торгандыр. Әмма «Марсельеза»ны французча җырлыйбыз. Луи Арагон шигырьләрен шагыйрьнең үз телендә тынлап карадык Экипажыбызның барлык егетләре дә французчаны Марсель урамнарында адашып калмаслык дәрәҗәдә сукалыйлар. Тел өйрәнү кешенен үзеннән дә тора икән,—дип тә өстәде Таһир.

—Менә монысын булдырганнар! Акыл белән эш иткәннәр!—дип хуплады Ногайбәк ага Совет хәрби диңгез көчләре җитәкчеләрен —Монысына мин дә ике куллап кул куям

Хуҗа агай әлеге шешәдән өстәлдә торган нечкә билле бәллүр фужерларга, ничектер бер дулкынлану белән, чия, кызгылт-карасу төстәге сыеклык салды.

—Төшкән күңелләрне дә күтәреп, анкауга ябышкан телләрне дә йомшартып җибәрә торган көч-кодрәте бар бит шушы зәхмәтнен. Таһир улым, нигезебезгә төкле аягын белән кил! Күрешү, танышу хакына' Чәкештердек! Әл гаязе Билла! Моны тоту язык түгел Хыянәт, кеше чагу кебек гөнаһлардан, ин түбән сыйфатлардан Ходай сакласын!—диде ул.

Әйе, мондый чакта ык-мык килеп, кәнфитләнеп, карышып тору кыланчыклык, тирән мәгънәсезлек булырые. Бигрәк тә. утны-суны беркадәр инде кичәргә өлгергән совет хәрби флоты матросы өчен. Бу минутта Таһир үзе дә нәкъ шулай уйлады.

Фужердагы затлы эчемлекне төбенә хәтле тотып куйгач, шунын сихәтен бөтен тәненә тараткандай иреннәрен чәпелдәтеп алгач, Ногайбәк ага ике кулын күкрәге өстенә куеп:

—Улым. Таһир, тормыш дигән нәрсә болай бит ул,—дип озын гына монолог тотарга ниятләгәнне. Аны Фәйрүзә апа бүлдерде Кырт итеп түгел. Сүз барышына уңай белән генә килеп кереп:

—Әтисе, исемдә-хәтеремдә чакта шуны әйтмәкчием,—диеп

Бүлдергәнне бик үк өнәмәсә дә, Ногайбәк ага, кесәсеннән кулъяулык чыгарып пенснәсен сөртә башлады.

—Йә, йә, хәтерендә чакта ни әйтмәкче иден? Хәтеренә сылтама, нечкә бил. Хәтерен әйбәт синен. Синдәге хәтер менә миндә булсамы ” Хәйләкәрлек тә синдә бер букча.

Әмма дә ирен ишетмәмешкә салыныбрак, Фәйрүзә апа болай диде

—Гаиләбез тормышында бүген ин истәлекле көн. Һәм ул ин бәхетле көннәрнең дә берсе булсачы,—диде —Таһир, син безгә Ходайның ин көтмәгән җирдән биргән бүләге Бер Ходаем, алдына тез чүгеп, бил бөгеп сина табынган колын мин синен. Бу теләкләремне изге минутларына туры китереп безне мәңгегә туганлаштырсанчы!

—Stop! Stop maschina!—дип туктатты аны Ногайбәк ага.—Син, әнисе, нечкә билем, капчыгында булганнарның барысын берьюлы чыгарып селкемә әле. Башта без кадерле кунагыбыз белән ирләрчә дуслашып өлгерик. Үзен күреп торасың бит, кунак егетебезнең тартынып утыруын бер рюмка коньяк кына җинә алмавын Спортчылар теле белән әйтсәк, үлчәм категорияләре туры килми Әйдә әле, Таһир улым, тагын берәрне тотып куйыйк

—Әлбәттә, әлбәттә! Vorwarts!—дип куәтләде әтисен Данәгол —Югыйсә мин данлыклы Совет хәрби флоты матросларын идән астында үскән бәрәнге сабагы төсле хәлсезләр, төссезләр, кыюсызлар икән дип нәтиҗә ясарга да күп сорамам Кунак егетебезне сыйлауны шушы минуттан тулысы белән үз өсте мә алам.

Баш өсте, кызым, баш өсте. Күптән вакыт,—дип аны әнисе дә куәтләде.

Кыскасы, әйткән сүзендә нык торып, Данәгөл аны кыстады, Таһир да идән астында үскән бәрәнге сабагы хәленә калырга тырышмады. Танышу.

 

күрешү, мохиткә ияләшү хакына Ногайбәк ага белән рюмкаларны да ярыйсы чәкештерделәр. Әмма, Франция ярларына дуслык визиты белән килер алдыннан, офицерларының «Үз-үзенне ничек культуралы тоту» буенча уздырылган әнгәмәләре бик ярап куйды әле ана. Тәлинкәгә турап куйган ипине чәнечке белән алунын бернинди калыпка сыймаслык культурасызлык, әдәпсезлек икәнен яхшы хәтерли. Юкса Чистай техникумында укыган чакларында чәнечкене бер кадау белән алдына берьюлы дүрт сынык кара ипине каптырырга күнеккән егет бит Таһир. Сул кулында крахмалланган тастымал анын. Бер кашык капкан саен әлеге тастымалны иреннәренә китерә, авыз кырыйларын сөртеп ала. Белмәгән, күрмәгән җиргә кунакка килеп, данлыклы Кара дингез хәрби флотына кызыллык китереп утырмас бит инде. Замполитлары, Знче ранг капитаны Захаров өстәл артында Таһирнын бүгенге тотышын күрсә, һич икеләнми «бишле» куяр иде. Алай гынамы? Таһирнын үзен шулай күркәм, әдәпле тотышына СССРнын Франциядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Трояновскийнын да исе китәрие.

—Афарин, Туктамышев, син үзеңне профессиональ дипломатларга тин тотасын!—дияр иде. Шундый кым-кырыс арада Таһирнын башына шундый уйлар килеп торуын әйт әле син!

Ногайбәк ага кызарыбрак, тулыланыбрак, матураебрак китте Ярыйсы бушый төшкән шешәгә ымлады:

—Бу затлы эчемлекне Бразилия ярларыннан килгән бер штурман бүләк иткәние. «Иң кадерле кунагыңны сыйларсын», дигәние. «Ин кадерле кунагымны көтеп мин аны биш ел сакладым.

—Биш кенә ел микән, әтисе?—дип аны Фәйрүзә апа куәтләде

  • Йә, ничек, Таһир улым? Кодрәте бар сыман. Анысын үземнән сизәм. Бераз шифасы бармы сон? Тартынып утыруың иркенәйдеме? Безнен тарафларга күнегә, ияләшә төшәсеңме? Әллә тагын берәрне тотып куйыйкмы?

Фәйрүзә апа:

—Шөһрәт, артыгын кыстама. Сезгә күбрәк булып куймагае,—дип, Таһир тәлинкәсенә тәмледән-тәмле ризыклар өюен белде.

—Әнием, бер дә күп түгел әле. Әтием башка чакны коньякны тел ачкычы дип мактый. Дөресме икән9 Бу эчемлекнең бармы икән сон андый кодрәте? Чөнки аларныкы түгел, минем дә телем түгел, хәтта анын биге дә ачылмады әле,—дип Данәгөл барысын көлдереп алды.

—Басып алу, талау, кол итү нияте белән үз җирләренә аяк баскан Испания конкистадорларын Америка индеецлары «Төссез битлеләр» дип атаганнар. Минем битем дә нәкъ элекке, төссез хәлендә. Хәтта бит уртам да кызармады. Юкка төссез битле булу бүгенге политиклар, дәүләт эшлеклеләре арасында бик югары балл белән бәяләнә.

  • Кызым, бүгенге мәҗлесебез көндәлек тормышыбызда монарчы татымаган зур вакыйга, олы тантана, олуг бәйрәм булганга шулайдыр. Менә мин үземне дә түтәлдән генә өзгән кыяр төсле саф хис итәм,дип җайлап кына әйтеп куйды Ногайбәк ага.

Өстәл этажында хуҗаларның тырышлыгы белән үзеннән-үзе туган җылы мөгамәләгә туры китереп. Ногайбәк ага үзенен тормыш юлын искә төшерде. Бүгенге Шөһрәт Ногайбәк хәленә басканчы Лаеш шулпасын күп шупырган икән. Унике яшьлек малай чагында. Идел буенда колхозлашу чорында барган ачлыктан качып, әтиләре бөтен гаиләсен Финляндиягә альт чыгып киткән. Анда да аларны колачын җәеп кем көтеп торган, диген. Кара сакалың кая барсан да үзеннән калмый бит.

Ногайбәк ага ваба чиреннән бер-бер артлы дөнья куйган әти-әнисен

 

длнәгөл

Хельсинки зиратында җирли. Ят жирләрдә япа-ялгыз калган бу татар үсмеренен чит телләр өйрәнергә сәләте зур була. Кыска гына арада, базарга чыгып бәхәсләшерлек дәрәжәдә финчә, шведча, алмамча гөрләтеп сөйләшә башлый Ат караучы батрак булып ялланган үткен малайга мәрхәмәтле фин хуҗасы исәп-хисапчылар курсын тәмамларга булыша. Егет тиз арада бухгалтер һөнәрен үзләштерә, счет төймәсен биетеп кенә тарта башлый Бик үткер, зиһенле, зирәк акыллы, баскан җиреннән ут чыгарып йөргән бу татар егетен фин хужасы үзенен олы кызына өйләндереп, кадерле кияве итәргә дә тели. Әмма егетнен күнеле башкада—кара каш, озын толым, нечкә билдә. Казаннан бергә чыгып, Хельсинкигә бер парахутта килгән озын Кадыйр кызы Фәйрүзәкәйдә анын күзе

Ногайбәк ага «кһм», «кһм» дип тамагын кырып алды.

—Аш өстәлебез тулы ризык, өй эчебез тулы шатлык. Алайса, берне җырлап та биримче,—диде ул —Әнисе, сина багышлыйм бу жыруымны. Ногайбәк ага матур тенор белән җырлап та җибәрде:

Карурманга кердем, ай, кич кенә,

Сандугач баласы-ла ай өч кенә, өч кенә. Безнен жаныкайны сорасагыз: Төскә чибәр, буйга кечкенә, ай, кечкенә.

Кош кына булып очар идем, ай, Канат кына ясап булмайдыр, булмайдыр Сурәтләрен ясап куяр идем, ай, Жанын кушып кына булмайдыр. булмайдыр

Ашыйсын килсә, ай, шикәр кап. Баллы шикәр йөрәк талдырмас. Ярны сөйсән, матурын сөй. ай. Матур ярлар хәтер калдырмас, ай. калдырмас

Бакчаларда гөлләр, ай, үсәдер, Арасыннан былбыл үтәдер, үтәдер Сөйгән ярын матур, зирәк булса, Гомерләрең рәхәт үтәдер, ай, үтәдер

Табында тынлык урнашты. Келт, келт, келт. Каршы як стенадагы сәгатьнең генә гомернең һәр минутын зур төгәллек белән санап барганы ишетелә

Бер дә көчәнмичә, бик матур тавыш белән, Фәйрүзә апа җыр башлады

Өстенә лә кигән күлмәгеннен Билгенәе тин лә үзенә.

Иртәнге дә кояш, кичке ай тик Күренәсең лә минем күземә.

Кистем генә агач, булды кыйгач. Эчләреннән чыкты сандугач Оҗмахларда үскән хур кирәкми. Күз алларымда ла син булгач

Берара янә тын утырганнан сон Фәйрүзә апа

— Без кая гына барсак та үзебездән иске җыр китапларын калдырмадык Борынгы җырларны җырлап шулай еш юанабыз Таһир улым, чират

 

синдә. Туган якларыбызда халык җырлый торган яна җырларны җырлап күрсәтсәнче,—диде.—Отып калырыек.

Таһир ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Авылда чакта, механика мастерскоенда, трактор астында ятканда, үзе дә сизмәстән әллә нинди матур җырлар җырлап куя иде. Үзенә күрә тавышы да бар иде. Әмма «соло» җырларга туры килер дип башына да китергәне булмады.

—Булмый миннән. Кыймыйм. Оялам,—диде ул.

—Жыр ул егет күнелендә өзелеп сөйгән ярыннан аерылгач, башына кайгы-сагыш төшкәч, үзеннән-үзе туа. Тавышын да ачыла, моны да килә,—диде Ногайбәк ага.—Ләкин андый хәлгә калырга язмасын.

Ногайбәк ага бик белеп әйткән икән. Егет күнелендә жыр эчке дөньясын сагыш баскач туа икән. Ул чакта Таһир анын бу сүзләренә игътибар гына итеп җиткермәде.

—Шөһрәт, сон, сөйләп бетер инде Суоми илендә күргәннәребезне. Матур ил ул. Әле дә сагынып искә алабыз,—диде Фәйрүзә апа.

—Финляндия—карлы-бозлы ил. Кеше аяк басмаган калын урманнары да, иксез-чиксез күлләре дә җитәрлек. Озын кыш эчендә бердәнбер транспорт — ат кына. Яшь каеннан чана табаннары каерү остасы озын Кадыйр агайны финнар күтәреп кенә йөртмиләр. Берсенә мул итеп товар төярдәй йөк чанасы ясап бир. Икенчеләренә кунакка йөрердәй түрле чана кирәк. Кадыйр агайның әлегә эшләре бик көйле бара. Чана табаннары каеру буенча мастерской да ачып җибәрә. Тимер миче гөрләп янып тора. Мичкәләрдә су кайный. Ялланып эшләүче сигез егет чана табаннарын каерып кына торалар. Әмма бу дөньяга берәү дә мәңгегә килмәгән. «Бердәнбер кызымны үзем исән чакта ышанычлы кулга тапшырып калдыру мәслихәт гамәл булыр иде», дигән борчу төшә чана табаннары каеру остасы, вак фабрикант Кадыйр агай башына. Уналтысын тутырып унҗидегә әле яна гына чыккан кызы Фәйрүзәне үзендә исәп-хисап эшләрен бик оста алып барган егерме ике яшьлек Шөһрәткә биреп, аны бик теләп кияве итә.

Куенында сөйгән ярын. Тормышның арт ягына тибеп яшә. Юкса, кодрәтеңне биреп, маңгай тиреңне иренми түгеп, рәхәтләнеп мая тупла, байы. Юк шул. Сугыш башланып китте. Финляндия Германия яклы булып, үз җиренә немец дивизияләрен кертте. Фашистлар илдә террор урнаштырып, СССРга теләктәшлек белдерүдә гаепләп, Суоми илендә эмигрантлар хачендә көн иткән русларны, шул исәптән Русиядән килгән башка халыкларны да эзәрлекли башладылар. Шул исәптән озын Кадыйр агайны да алып китеп утрауга яптылар. Имеш, шушы илдәге немец командованиесе өчен стратегик корал саналган чана табаннары каеруын, фабрикант хуҗасы, шуны яхшы белә торып, киметкән. Саботаж, янәсе. Кадыйр аганы тоткыннар лагереннан үпкәсенә нык салкын тигән, шешенгән хәлдә генә чыгаралар. Анын мастерское бөтенләй бөлгенлеккә төшә, ябыла.

Немецлар җиңелгәннән соң, Финляндиядә яшәгән берничә татар гаиләсе бәхет эзләп Бельгиягә күчәргә ният итәләр. Аларга яшь кәләше белән Шөһрәт Ногайбәк тә кушыла. Ә бәхетне анда да берәүгә дә әрдәнәләп өеп куймаганнар. Әрдәнәдән үзенә ошаганын үрелеп кенә аласы түгел.

Ногайбәк ага шул елларда өстенә төшкән йөкнең бөтен авырлыгын җилкәсендә уйнаткандай, киерелеп, көрсенеп куйды.

—Бәхет дигән нәрсәне инде таптым, менә эләктердем дигәндә, кулыннан ычкына да куя. Күп сөйләдем бугай. Әллә, Таһир улым, тагын берәрне тотып куйыйкмы?

—Ул елларда кая карама эшсезлек. Адәм баласының башы эт бәясе

 

тормый. Булмаган җиребез, күрмәгән михнәтебез калмады. Әле дә ярады. Ходай безне бер-беребездән аермады.—дип, Фәйрүзә апа иренен сүзен җөпләде Ә Данәгөлебез Алманиядә туды Анын теле дә алманча ачылды Әйләнә-тирәң, мохитен гел алманнар булгач. .

Фәйрүзә апа кырыйлары матур итеп кулдан чиккән алъяпкычын күзләренә япты:

—Данәгөлнен абыйларын, улларыбыз Нурулла белән Хәсбиулланы Бельгия белән Германия зиратларында җирләдек. Картлык көнебездә бердәнбер таянычыбыз—шушы кызыбыз инде

—Күр, Таһир! О-О! Мин менә нинди ышанычлы таяныч!—дип Данәгөл күкрәкләрен киереп, мускулларын уйнатып куйгандай итте

—Шөкер, бирегә килеп урнашканга да унсигез еллар бар инде,—дип дәвам итте Ногайбәк ага —Марсель портындагы консухтыкта төрек, урыс, фин. гарәп, алман, инглиз, швед телләре буенча тылмач булып эшлим Эшем әйбәт. Безнен Марсель—Урта диңгездәге ин зур портларның берсе Караблар бик күп керә. Товар әйләнеше зур. Мина да эш җитәрлек, саулык кына булсын. Төркия карабин гына озатабыз. Бельгия. Канаданың йөк ташучы теплоходлары килеп җитә. Ике арадагы сәүдәгә кагылышлы документларны эшкәртеп кенә өлгер. Эш сәгатеннән калып эшләсән, капитаннар үзләре өстәмә түли. Башыңнан сыйпап, арканнан сөеп кенә торалар, чөнки бер генә сәгатькә алдан төялү яисә алдан бушатылу да аларга зур табыш китерә Ничә ел эшләү дәверемдә күп карабларнын капитаннары мине танып беләләр, портка аяк басу белән җәтрәк мине эзләп табалар. Кыскасы. Таһир улым, безнен монда яшәргә була. Әллә көннән-көн олыгаеп баргангамы. Казаныбызны гына сагынам менә.

—Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә генә түзә алмый,—дип сүз кыстырып куйды Фәйрүзә апа

—Анда хат салыр, салам җибәрер кешебез дә юк Әмма үземне һаман Казан баласы саныйм,—дип дәвам итте Ногайбәк ага Кабан күле. Болак буйлары бүгенгедәй күз алдымда. Әйе. адәм баласы михнәткә генә түзә, рәхәткә түзә алмый ди шул китап. Рәхәткә түзә алмаудандыр инде бу сагыну

—Сугыштан сон туган илгә кайту нияте белән дә йөргәниск,—дип сүзгә янәдән Фәйрүзә апа кушылды

—Аны әйтүе генә җиңел,—Ногайбәк ага тамагын кырды —Сугышта алган яра-жәрәхәтләрне бергәләп төзәтәсе урынга. Көнбатыш белән Көнчыгыш ике арага әнә нинди «Тимер чаршау» элеп куйды Берсе артыннан берсе гайрәтлерәк хәрби союзлар калыктылар Дөнья бср-берсенә ике лагерьга бүленде, ике як та котырып кораллана башлады Китте атом-төш коралын бсрсеннән-берсе уздырып сынау. Мондый шартларда туган илгә кайту ниятен булуы турында берәрсенә әйтеп кенә кара: кайта да алмассын. монда да яшәтмәсләр. Әнә шул «Тимер чаршау»ны ертып, безгә дуслык визиты белән киләсегезне ишетүгә, бөтен Франциядә моңа миннән дә күбрәк шатланучы булдымы икән? Караблар белән көн саен эш йөртәм бит Крейсер хәтле крейсер экипажында нүжәли бер татар егете дә булмас икән дип баш ватам. Була калса, ничек тә үземә кунакка алам, туйганчы бер үз телебездә сөйләшермен дип үз алдыма бурыч куйдым

Әдәпле зат икән командирыгыз. Ул минем халәтемне беренче сүземнән сон ук төшенде.

Каударланып, каушый-каушый гына житкергән гозеремне: • —Я понимаю Вас! Понимаю Вас».—дип кенә тынлады Чак кына елмаюы да ни тора! Сине дә безгә берсүзсез җибәрде Ул егеткә крейсер белән генә түгел, күптән инде эскадра белән командовать итәргә вакыт Хәер, бу зур. бик почетлы урын аны күптән сагына булыр Контр-адмирал, хәтта флот

 

адмиралы булыр көннәре алда әле ул чибәр җанның, һичшиксез булачак. Мин әйткәние диярсез.

Янә дә өстәп, кулын йодрыклап өстәлгә салып

—Капитаныгыз гына түгел, сезне монда алып килгән крейсерыгыз да ошады миңа,—дип куйды Ногайбәк ага. СССР нын бөтен хәрби көче, дөнья җәмәгатьчелеге алдында какшамас авторитеты чагыла анын йөзендә. Якорьларын ике якка салып куйган, мин синайтим Гавань уртасында утырса да, чайкалу түгел, селкенми дә. Кыя башына кунган горур бөркет кебек утыра ул анда. Анын тирәсендә чайкалган шхуналар, баркаслар йомычкадай гына

—Баядан бирле шуны сорамак булам. Ә Сергей Киров кем сон үзе? Исемен флотнын флагман карабына биргәч, гади генә зат түгелдер инде? Без, мондагылар, ике арага «Тимер чаршау» элеп куйганнан сон СССР турында хәбәрләрне аз ишетә башладык. Шулай бит, кызым?

—Сталинны беләбез,—дип жөпләде аны Данәгөл.

—Берлинны алган Жуковны. Ә Киров кем?

—Ул бик зур һәм бик дәрәжәле дәүләт эшлеклесе булган.

—Булган? Хәзер исән түгелмени?

—Аны дошманнары атып үтергәннәр.

Фәйрүзә апа. хужабикәләргә хас беркатлылык белән:

—Сездә дә булып тора икән андый хәл-лә-әр,—дип куйды.

—Башка чакны агаң ул хәтле күп сүзле түгел ул. Бүген башы тәмам күккә тигән. Сине очрату шатлыгыннан. Сөйләсен, Таһир улым, син аны түзеп тынлый күр инде. Сыйланырга да онытма. Кызым, сүзендә нык тор, сыйла кунагыңны,—дип, Фәйрүзә апа үзе дә кунакны сыйларга тырыша. Алдына бишбармак, пылау, Казан кабартмалары куя. «Аша, аша!»—дип кыставын белә. Шулай кыстагач, ашамый да булмый. Бу хәтле тәмле ризыкларны Таһир кайчан күргән диген. Әмма чаманы да онытып җибәрергә ярамый. Югыйсә шартлап куюын да бар. Әйе, сыйлануның да бер чиге була.

Хуҗалар да кунак егетләренең хәлен аяладылар. Ногайбәк ага кулындагы тастымалы белән иреннәрен, авыз читләрен сөртте:

—Нигә әле ашау белән генә булышабыз? Булмаса, өстәл артыннан кузгалып, бераз хәл җыеп алыйк,—диде.

—Әтисе, бик вакыт, бик вакыт,—дип, анын тәкъдимен Фәйрүзә апа да хуплады,—Истәлекле фотоларыбыз да күп. Әнә ничә альбом.

—Кызым, менә нәрсә,—диде хужа.—Кунак егетебезгә башта йорт- жиребезне, өй-каралтыларыбызны күрсәтеп кер. Бакчага алып чык. Авыл җирендә үскән егет бит. Жирне сагынгандыр. Карабында швабра айкап туйгандыр, кулына көрәк тоттыр. Берүк, кызым, алдына шундый максат куй, бездә булган һәр минуты Таһирның күңелендә мәңге онытылмас матур хатирәләр калдырсын. Бөек Франция, Марсель каласы безнең икенче ватаныбыз. Булганына шөкер кылып, күрше-күләннән ким яшәмибез. Баш өстебездәге түбәгә, аш өстәлебездәге әлеге нигъмәтләргә—барысына без шушы мәрхәмәтле илгә бурычлы.

Данәгөл башына Таһирның бескозыркасын киде. Көзге алдына барып басты.

—Килешәме?—диде. Үзе үк:—Килешмәскә!—дип бәяләде. Әтисе алдына килеп үрә басты. «Тыңлыйм һәм берсүзсез буйсынам коры жир гаскәрләре контр-адмиралы кенәз Ногайбәк әфәнде!»—дип уң кулын чигәсе янына куйды, үзе Таһирга күз кысып алды.—Әгәр инде хөрмәтле кунагыбыз күңелсезләнә, карабын сагынып шыңшый башласа, мин анын колагын борырмын. Юк, борынын чеметеп алырмын. Бик авырттырып. Таһир, әйт, шыңшымассыңмы? Бәлки, борыныңны хәзер үк чеметеп куяргадыр? Профилактика өчен?

 

ДАНӘГӨЛ

Юк, юк, шыңшырга исәбем юк әлегә,—диде Таһир, борынын учы белән каплап.

Уйламаганда, һич көтмәгән жирдән. вакыйгалар өере 1нче статьялы өлкән матрос Таһир Туктамышев өстенә әнә ничек ишелделәр. Тайфун, цунами булып бит! Көчле дулкыннар ялгыз йомычка кисәген ничек бөтереп алса, ихтыярын юкка чыгарса, бу вакыйгалар да егетне шулай бөтерделәр Синен ин башында бер генә түгел, берсеннән-берсе акыллырак берьюлы биш баш утырса да, аларга бәя биреп, аналихзап бетерешле түгел Бер Таһир юклыктан гына крейсерда берни үзгәрмәс. Ныклы тормыш мәктәбе узган утыз-кырыклап өлкән офицер, типсә тимер өзәрдәй матрос егетләр теләсә нинди сынау алдында да югалып калмаячаклар Алар бит 1нче ранг капитаны Соболь егетләре! Капитаны исенә килүгә Таһирнын йөзенә ирексездән жылы елмаю жәелде.

Алай да карабта бүген эш муеннан булачак. Иртәнге якта экипаж егетләре белән якыннан танышырга Франция Коммунистик яшьләр делегациясе килергә тиеш. Бу турыда алдан ук килешенгән Кабул итү программасында «Киләчәк безнен яшьләр кулында* дигән темага политик дискуссия дә булачак. Анда Таһирнын комсомоллары да чыгыш ясаячак. Дискуссиядә катнашучылар Совет хәрби карабынын үзешчән, әмма бик талантлы художнигы, казакъ егете Жәгъфәр Калканбаев рәсемнәре белән танышачаклар Мондый тәкьдимне Знче ранг капитаны Замполит Захаров кертте. Җәгъфәрнең рәсемнәрен бик килештерә ул.

—Службан тулу белән. Жәгъфәр Ленинградтагы Суриков исемендәге югары художество училищесына юлламаны үзем бирәм,—ди ул, егетнең яна рәсемнәрен күргән саен. Ә Жәгьфәрнен дулкынлануын сөйләп бирешле түгел. Рәсемнәремне андый зәвыклы кунакларга күрсәтергә оялам, тартынам дип карыша

Карабы, иптәшләре, иртәнге көн турында уйлаганда. Таһирнын күнел түре, көтмәгәндә генә кемдер кагылып киткән гитара кылыдай зы-ы-ын итеп куйды. Совет хәрби матросларын Франция илчелегендә кабул итү тантанасында алар алдында чыгыш ясаган Марсель хореография училищесы кызлары да. мондый үзләре бик чибәр, үзләре бик әдәпле егетләрнең хезмәт иткән карабларын да барып күрергә телибез, дигәннәрне Крейсерга алар да иртәгә килергә тиешләр бит Аны кат-кат чакырып биегән күбәләктәй жинел кыз аеруча исендә калды Таһирнын. Серле карашы, авыз чите белән генә серле елмаюы, тал чыбыктай нечкә биле белән

Крейсер палубасына аяк басу белән ул Таһирны сорар инде Таһир ана крейсерларының бөтен почмакларын, хәтта трюм төпләренә яшергән «атом бомбаларын» да күрсәтергә ышандырганые. Таһир булмагач, сәерсенер инде Ә үз караблары палубасында очрашудан сон. хат я зышып торырга Таһир бу чибәркәйнен адресын сорамакчы иде

«Булдым, күрдем, зур кунак булдым Кунмыйча булмас Ә менә иртән бәлкем мина карабка кайтып китәргәдер Дуслар, иптәшләр алдында да унайсыз бит. Алар анда ут йота булырлар Ә мин монда бәлеш бөклим. Хәл иттек. Иртәгә крейсерга кайтам!» дип уйлап куйды Таһир

Кунак егете кинәттән генә уйлар диңгезенә чумды бит әле Тырышып- тырышып каршы як ярга колач салмак була. Чыгып житә алырмы ’ Карабын сагынып елап ук җибәрмәгәе

Данәгөл книксен ясап, аны кулыннан алды, бакчага алып чыкты. Сука белән дә, трактор белән дә жир сөргән егет ләбаса Таһир Бер күз сирпү белән чамалады Алар чыгып баскан бакчаның мәйданы әлләни зур түгел Күп булса биш-алты сутыйдыр. Әмма ялт иткән Җирдә сынык ботак кисәге дә юк. Таһир авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет Тиешле бәяне бирү өчен бакчага бер күз салу житге ана. Бу бакчаны бик унган-

 

булган, тәртип һәм пөхтәлек яратучы кешеләр карый. Чия, слива, йөзем куакларының артык ботаклары киселгән, төпләре йомшартылган. Аскы буйлары акшарланган.

—Әтием бөтен буш вакытын шунда уздыра,—диде Данәгөл Беләсеңме, Таһир? Биредәге һәр агачның да исемнәрендә нәкъ минеке төсле «Гөл» кушымтасы бар. Менә бу бөтен ботакларын төрле төстәге һәм зурлыктагы алмалар сарган агачның исеме Фаягөл. Бу караҗимеш—Гөлшат. Әнә теге бераз картаебрак килгән чиябезнең исеме Назлыгөл. Ә менә Фаягөл ботакларында беләсеңме ничә төрле сорт алма үсә? Унике төрле!

—Ничек инде ничә төрле сорт? Гадәттә бер агачта бер сорт була. Мина агрономия дә беркадәр таныш.

—Юк шу-ул, хөрмәтле матросым. Фаягөл ботакларында унике төрле сорт. Ышанмасан тотып татып кара. Әтиемнең кулы бик жинел. Ул һәр ботакка башка төрле сорт ялгый. Әнә, күр, төрле ботаклардагы ал мал арны н зурлыгы да аерыла, тәме дә башка. Алай гынамы? Бу анын бик яраткан хоббие-шөгыле.

—Кызык! Чынлап торып бик кызык бит, әй,—дип куйды Таһир Фаягөл исемле алмагачның төрле ботакларыннан берничә алма өзеп алды —Төсләре, зурлыклары белән генә аерылмыйлар, хуш исләре дә һәркайсыныкы үзгә. Бу турыда ишеткәнем дә, укыганым да бар иде, ләкин бу әлегә алдынгы теория генә дип саный идем. Хәзер менә үз күзем белән күрдем. Әгәр дә гомер эчендә мина да бакча үстерергә туры килсә, үзем дә кулланырмын бу ачышны. Гаҗәп бит!

Данәгөл аны янә кулыннан алды:

—Тырышсаң, әгәр күңел салсаң, нигә үстермәскә. Безнекеннән күпкә матур бакчалар үстерерсең әле. Безнен Франциядә җир бик кыйбат тора. Ә сездә ничек? Таһир, синен үз җирен бармы? Синен гаилән. якыннарын тамакларын ничек, кайда эшләп туйдыра?

Данәгөлнен бу соравын Таһир юньләп анлап та бетермәде бугай Авыл мәктәбендә укыган елларны еш кабатлаган: «Завод-фабрикалар—эшчеләрнеке, җир—крестьяннарныкы» дигән сүзләр күңеленә килде. Аларнын авылы Салкын Аланда җир бер тиен дә тормый бугай ул. Өй артларында угыз сугый чамасы бәрәңге бакчалары бар. Аны азсынсаң, әнә басуга утырт. Хет гектар җир ал. Бәрәңге җиреңне сөрергә атын булсын да. төбендәге алабута белән чәнечкеле билчәнне утарга бер өй бала-чаган гына булсын. Бөкрен чыкканчы азаплан, кыскасы. Алай да Данәгөлнен бу соравына:

—Җирем бар. Бар җирем, җитәрлек,—дип җавап бирде Таһир. Авыллары исенә төшкәч, йөрәге жу-у итеп китсә дә. Анда ни хәлләрдер инде? Әнисе билсез калган. Көзен ындыр табагында лабогрейка белән икмәк суктырганда биленә салкын тидергән. Сеңлесе Зөһрәне колхоз үгезе сөзгән. Юкса, колхозның ин алдынгы сыер савучысы иде. Хәзер нишли торгандыр? Ут йотып, ни авыр хәлдә яшәсәләр дә. әнисе хатка аларнын барысын да язмый инде. Хат язып аны борчысынмени? Нигә языйм, ни дип баламны борчыйм, дия торгандыр.

—Алмаларны мин дә ялгый беләм,—дип, Данәгөл Таһирны бик еракка киткән уйларыннан аерды.—Телисең икән. Таһир әфәнде, хәзер өйрәтәм Тик бер шарты бар. Бу эш иртә яз башында, агачлар кышкы йокыларыннан уянган чорда эшләнергә тиеш.

Бакчадан кергәч, Фәйрүзә апа янәдән чәйгә дәште.

—Кызым, кунагыбызга остаханәнне дә күрсәт инде,—диде Ногайбәк ага —Таһир, дингез күренешләре, бәлкем, туйдыргандыр да сине. Ә менә кызым аларны ясап туймый. Айвазовскийны да уздырып җибәрмәсә инде!

 

Таһир, залга керү белән, өй диварларын бизәгән берничә зур картинага күз салган иде. Дингезнен матур, сокландыра торган чаклары. Тәмам башын жуеп котырынган күренешләр дә бар Аларны дингезне белгән, сөйгән, анын көч-кодрәте алдында баш игән талантлы кеше ясаган булырга тиеш Бу картиналарның авторы менә кем, Данәгөл туташ икән ләбаса

—Остаханәгә сәфәр иртәгә,—диде Данәгөл. кырт кисеп.

—Ярар, ярар, кызым. Иртәгә дә өлгерерсез. Кунагыбызны талчыктырмыйк. Иртәгә дә көн бар, боерса,—дип Фәйрүзә апа кызынын сүзен хуплады

Таһир тиз сиземләде, бу гаилә патриархат кануннары белән яши Гаилә башлыгының әйткән сүзе башта гомуми җыелышка куелып, аннары гына расланмый. Әйтелгән—мәсьәлә хәл ителгән Хәер, тормыш эчендә күп тапкырлар сыналган, гаиләнен башка әгьзаләре тарафыннан ихтирам ителгән башлыкнын, үз өстенә җаваплылык алып бирелгән күрсәтмәләре, ни дип әле дебатлар кузгатырга тиеш9

Тагын бер тапкыр тәмләп кенә чәйләгәннән сон. Ногайбәк ага авыз- кулын сөртеп, тастымалын өстәлгә салды:

—Йәгез, балалар, мондый тәмле аш-сыйдан сон бер дога!—диде. Таһир—комсомолец. Карабларында комсомол оешмасы секретаре Монарчы догалар белән эш иткән егет түгел Әле дә ярады, югалып калмады Өстәл яныннан торып китәр алдыннан укый торган доганы кайсы татар баласы белми инде аны? Кем сон әби кочагында үсмәгән, ул догаларны әбисе авызыннан ишетмәгән?..

«Балам, бар ашаган ризыгынны шайтан йотып бара күрмәсен Бисмилланны әйтеп китәргә онытма» дип кайсы ана баласына ул догаларны өйрәтми инде. Биш кат пионер, биш кат комсомол, биш кат коммунист булса да, татар кешесе өстәл яныннан «әпәрен» әйтми китми инде Татар баласы өчен монысы беркая язылмаган, әмма берсүзсез үтәлә торган закон

Әлеге доганы Таһирнын ничек итеп килештереп укыганын Ногайбәк ага колакларын торгызып тынлап торды

—Алай-й-й! Кыһым, кыһым Совет яшьләрен динсез диләр Безнен монда сезнең турыда ниләр генә сөйләп бетермиләр Шул кадәресен белгәч, тагын ни кирәк?—дип канәгать калуын белгертте Кунак егете авызыннан әлеге доганы ишеткәнгәме, анын кәефе күзгә күренеп тагын да күтәрелеп китте. Үзенә бер тәмле дәрт белән ике кулын уып алды

—Иртәгә, кызым, өчәүләп балыкка барыйк әле без Югыйсә кайчаннан бирле ышандырам, һаман җай чыкмый Жәй эчендә тәмам симереп беткән кефаль, скумбрияләр су төбендә безгә үпкәләп яталардыр Шоһрәт агай тәмам онытты безне, дип үзара зарланышалардыр әле

—Ни булды безнен Ногайбәк агабызга?—дип борчыла булырлар әле Картының сүзен Фәйрүзә апа күгәреп алды —Диңгездән генә тотып кайткан балыкны кыздырырга үземнең дә кулым кычытып тора әле Узганындагын әйтәм, нинди зурларны тотып кайткан идегез.

—Әнисе, безне беләсең бит инде Кызым белән нигә, нәрсәгә алынсак та, зурдан куптарырга яратабыз. Балыкны да шулай Вак балык каба башласа, барыгыз, үсә торыгыз, дип кире диңгезгә җибәрәбез Ә син. Таһир, ничек9 Кармак белән балык каптырырга хирысмы9—диде ул

—Ашыт елгасы буенда үс тә, балык каптырырга яратма, имеш' Кытыршы тәңкәле алабугаларны, кызыл канатларны, хәтта беләк буе чуртаннарны да ярга тартып чыгарган чаклар күп булды

Оһо-һо-һо’ Беләк буе чуртаннарны'—дип елмайды Данәгөл—Бол ай булгач. Адмирал, балыкчы икәнеңә ышанам Иртәгә сынап та карарбыз

—Ул чакта, балалар, иртәгә безгә иртәрәк топ-топ басарга туры киләчәк «Суга барсаң, иртәрәк бар. сонга калсаң болгана •—дип Ногайбәк ага

 

борын эченнән генә көйләп тә алды.—Димәк, башкайларны да йомшак мендәргә, «бай-бай»га иртәрәк салу хәерлерәк.

Суга барсаң иртәрәк бар, соңга калсан болгана.

Жаның сөйгән ярын белән яшәсән иде дөньяда.

—Бу җырны еш җырлап куябыз, Таһир улым,—дип җырнын ахырын Фәйрүзә апай җырлап тәмамлады.

Таһирга урынны беренче каттагы үзе иркен, үзе аулак, чиста, саф һавалы, ярты өлеше пыяла тәрәзәле верандага җәйделәр. Диварларда, алтынга манылган матур рамнарда да диңгез күренешләре төшерелгән сурәт-рәсемнәр. Егетнең флотта хезмәт итүенә өченче ел китте. Карабта караватлар юк, ике-өч яруслы асылма ятаклар. Кара дингезнен бер араны гына булса да тын калып, уйга чумган чагы бармы икән? Хәтта жилнен кабызган шырпыңны сүндерерлек көче булмаган көннәрне дә Якорьда торган карабынны да бер көйгә чайкалдыруын, тирбәтүен белә. Бер көйгә сине дә бишектә тирбәлгән нарасыйдай тирбәтә. Башта егетләр бу тирбәтүгә күнегә алмый тинтерәделәр, йокысызлыктан интектеләр. Менә шулардай сон, шушы тәмле хуш исле мендәргә чумып, кош мамыгыннан сырган юрган астында яту бөтенләй сәер. Йоклап китеп тә булмас төсле. «Үзем монда булган белән, күңелем әллә кайларда», дигән җырдагы төсле, күзен йому белән янә крейсерлары исенә төште Таһирнын. Анда ни хәлләр икән? Таһирны еш искә ала булырлар. Таһирнын минер егетләре, Совет крейсерын күрергә килүчеләрне ярга чыгып каршы алырга, карабка хәтле озатып куярга тиешләрне. Крейсерны, совет матросларын күрергә яр буена кемнәр генә килсә дә, анын егетләре югалып калмаслар анысы. Минерлар отделениесе моңарчы крейсерда иң алдынгы бүлек булып саналып килделәр. Тик менә аның бу бер дә көтелмәгән ялы гына анын егетләрен бераз каушатып куймаса инде. Үзе теләп түгел бит. Каушамаска тиешләр...

Шундый уйлар белән үзен тәмам тынычландырып. Таһир инде йокыга талып килә иде.

—Тук, тук, тук!—ишек шакыдылар. Яткан җиреннән бераз күтәрелә төшеп Таһир:

—Мөмкин! Мөмкин! Рәхим итегез!—диде. Ишектә Данәгөл күренде. Анын өстендә бик матур затлы халат, аягында йомшак башмаклар. Кулында стакан.

—Бездә шундый тәртип, Таһир. Йокы алдыннан бер стакан җылы кефир эчәргә теләмәүчеләрне почмакка бастыралар. Минем үземә күп тапкырлар почмакта торырга туры килде. Ә син ничек? Карышмассың бит? Карышсаң, әнә, почмак буш. Әнием әйтүенчә, җылы кефирның файдасы бик зур. Ул безнең эчәкләрне йомшарта икән.

—Димәк, эчкә кергән азыкны үзләштерү процессы интенсиврак барачак,—диде Таһир үзе —Йокы алдыннан бер стакан кефир эчәргә мин ике куллап «За!»

Данәгөл тулы йөзенә елмаеп, стаканны Таһирга сузды.

—Сүземнең баналь яңгыравыннан куркам, әмма сезнең кулдан мин бер касә агу эчәргә дә әзер,—диде Таһир —Бу сүзләремне зинһар сүз уйнатуга саный күрмәгез.

Шулай диде дә, шушы сүзләрне ишеткән колакларына ышанмый, туктап калды. Аларны Таһир әйттеме сон? Мондый сүзләр анын авызына каян килде әле?

О-о, Таһир!—дип бот чапты Данәгөл Кирәк чакта син комплимент эзләп кесәңне капшап тормыйсың икән. Хуплыйм. Активыңа бер очко
өстим. Егет кешене бизи торган сыйфат

Бу минутларда янында утырып торган әлеге жан иясе Таһирга шул кадәр дә якын, үз тоелды ки. әйтерсен. алар бер-берләрен күп еллар буе белгәннәр. Озак еллар аерылышып торганнар да. менә хәзер бер-берләрен сагынышып күрешкәннәр. Шуны раслагандай. Таһир Данәгөлгә текәлеп, карашы белән бер көлтә нур, җылылык бөркеп карады Шул ук вакытта, менә кул сузып кына учына алышлы, әлеге жан иясе анын өчен әле юньләп таныш та булмаган күк жисеме, метеоритмы, кометамы, әллә монарчы беркем тарафыннан ачылмаган планетанын үземе9

Таһир кече яшеннән шундый булды. Бер-бер бик кирәкле гамәлне кылганчы да, тегеләй итсәм ничек булыр, ә бодай итсәм ничек килеп чыгар дип, фәлсәфә корырга яратты. Менә бу очракта нинди фәлсәфә инде тагын? Янында үзеңне биләгән хисләрдән башынны җуярдай гүзәл утыра. Ул инде күптән балигъ, хисләре ташып торган егет. Юньләп таныш булмаган күк жисеме дип торма, ал да куенына тык. Менә шундый чакта бераз гына кыюлыгын да булса икән Ә монысы Таһирда бөтенләй юк Алай да? Әлеге күк җисемен биленнән кочып алсан9 Нишләрие икән9 Кит, жүләр! Акылындамы син, Таһир9 Ярыймы сон?'

—Нишлисен9 Оятсыз!—дип куйса? Шунда Ногайбәк ага килеп керсә? Беттем диген инде. Битеңне ике кулын белән капла да, идәнгә тәгәрә Дуңгыз икәнсең, дип орышып ташларлар Сине командирыңнан шулай оятсыз кыланыр өчен сайлап алдыкмы, жир бит, диярләр Жиде төн уртасында пыраклатып урамга куып чыгарырга да күп сорамаслар Карабина кайтырга иртә җиткәнне, тан атканны көтәсе дә калмас

Данәгөл Таһирнын юрганын төзәтте

—Урынын унаймы, адмирал? Тагын бер мендәр китермимме9 Бишек жыры җырларга түгелме сина? Тәмле төшләр сина! Иртән сөйләрсең. Мин аларны бик оста юрый беләм. Берәр нәрсә кирәк булса, кыңгырау менә монда.

Инде верандадан чыккач, аның ишеген яртылаш ачып, Данәгөл янәдән:

—Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам!—диде —Советча тәрбия алган, тыйнак, әдәпле кунагыбызга симпатиям бермә-бер артты Таһир, син гранит кыя төсле ышанычлы егет икәнсен «Үзебезнең татар егетләре!» дип әтием бер дә юкка гына өзелми икән

Берни аңламаган Таһир:

Нидән чыгып мондый югары бәя бирәсең, матурым9 Ихлас күңелдән булсаң, мин бик шат,—диде.

— Бу минутларда синең урынында безнең француз егетләре булсамы?! Ботакларында утырган асыл кошнымы9! Куеннарына бөтәрләп кенә тыккан булырларые Синең белән. Адмиралым, дом караңгы мәгарә! ә дә курыкмый, шикләнми керергә була икән. Тыныч йокы, тәмле төшләр, Таһир'

Менә сина мә! Данәголнен бу сүзләрен ничек аңларга тиеш сон ул? «Бөтәрләү» турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Ялгызым калдырма, тагын биш кенә минут булса да янымда утыр, дип үтенергә булган Менә анысы кирәк иде Ишетмәсән. ишет, ике колагын тишек Матрос Туктамышев башына гына сыешлы булмады анын бу сүзләре Аларнын топ мәгънәсенә чын гросс-адмирал башы да тиз генә төшенеп өлгерә алыр иде микән әле9

Ахыры киләсе санда

 


[2] Зюйт-вест - көньяк-көнбатыш жиле.