БОРЫЛЫШ ЧОРЫНДА
Г. Толымбай татар фольклорының үзенчәлекле жанрлары саналган жыр һәм бәетләрне өйрәнүгә дә җитди күңел куйган. Бик күп бәетләрне җыеп, системага салып. 1935 елда аларны укучыларга аерым китап рәвешендә тәкъдим иткән.
1936 елда, ягъни кулга алынуыннан бер ел элек (әдәби әсәрләр язу иреге тәмам кысылгач). Г.Толымбай әкият җыю эшенә керешә. Шушы елда экспедициягә чыгып 51 әкият язып ала. Шуларнын утыздан артыгы бүгенге көндә дә, үлмәс мирасыбыз булып, китапларда кат-кат басыла килә.
Г. Толымбай фольклорный язма әдәбиятка ясаган йогынтысын өйрәнүне фәнни нигездә башлап җибәрүче галимнәрнең берсе булды. Бу проблемага багышлап ул 1930 елда «Тукай һәм халык әдәбияты» дигән аерым китабын да бастырып чыгарды. Яңа тип совет югары уку йортларында әдәбият укытуның комплекслы программаларын төзеде.
Г. Толымбайның әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә башкарган эшләре дә игътибарга лаек. Анын газета-журналларда яна—татар совет әдәбиятының географик һәм тарихи чикләрен, алда торган бурычларын ачыклауга, аерым әдипләрнен ижат үзенчәлеген яктыртуга багышланган дистәләрчә кыю мәкаләләре дөнья күргән.
1926 елда галимнең яна заман рухы белән сугарылган «Матур әдәбият фронты», 1931 елда «Татар буржуа теле—безнен тел түгел*. 1936 елда «Фатих Әмирхан* исемле хезмәтләре китап рәвешендә басылып чыга. Әлеге хезмәтләр яна совет әдәбиятынын эзләнү-үсеш этаплары буларак кабул ителәләр.
Г.Толымбайнын әдәби иҗаты күпкырлы: әйтеп үтүебезчә, ул пьесалар, шигырьләр дә язган, анын балалар поэзиясенең классик үрнәгенә әверелгән «Буран» шигырен дә без яхшы хәтерлибез. Чәчмә әсәрләреннән әдәбият тарихы программаларында укытылып килгән «Түбән елгада» (1932), «Куян солдат* (1933) кебек повестьлары да бар. Автор шулай ук үзен үткен юмор-сатира остасы итеп тә таныта: анын «Фамилия ясаучылар» (1926) . «Саматов» (1926)). «Әтәчләр сугышы» (1928) кебек хикәяләре әнә шундыйлар. Хәер. ГТолымбай үз хикәяләрендәге бу көлү бәясен, ахыр чиктә, үзенең гомере белән түләгән!
Без биредә авторның язучылык талантын аеруча тулы ачкан һәм анын иҗатындагы ике төп юнәлешкә киңрәк тукталып үтәргә уйлыйбыз.
Беренче төр хикәяләрдә (аларны, шартлы төстә, «авыл хикәяләре» дип атау урынлы булыр иде) җир кешесенең гадәти көндәлек көнкүреше, уй-кичерешләре. хыял-өметләре, табигатькә һәм ата-бабалардан күчә килгән йола, гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте, кыскасы, авыл кешесенең табигый холкы-тормышы үзәккә куеп сурәтләнә.
Шундыйлардан «Язгы ташкыннарда» (1926), «Мужик фәлсәфәсе» (1927). «Егет» (1928) хикәяләре триптих рәвешендә, ягъни авыл кешесенең өч гомер этабын чагылдырган, әмма уртак яшәү стиле һәм охшаш шигъри җепләрдән тукылган тормыш эпизодлары буларак күз алдына килеп баса. Автор яшәүдә һәрбер гомер этабынын да кеше өчен гаять кадерле булуын, әмма гомер баскычларынын үзенчәлекле үзгәрешләр ала баруын гади һәм тәэсирле тормыш детальләре аша сурәтләп бирүгә ирешә.
Г. Толымбайның композицион яктан катлаулырак һәм гаять кызыклы булган «Читән буе» (1928) хикәясен дә әнә шундый «авыл турындагы әсәрләре»нә кертеп карарга мөмкин
Көзге җылы кичләрдә, караңгы төшә башлагач, тәмәкеләрен кабыза-кабыза, авыл агайлары берәм-берәм Идият абзыйлар тыкрыгына, читән буендагы чирәмлеккә җыела башлыйлар. Авызларын авызга куеп, ашыкмый гына, үз җае белән генә дәвам иткән ирекле темага гәпләшү башланып китә, һәркайсынын үз табигате, үз холкы, үз кичерешләре Һәркайсынын хәтерендә яшәп узган тормыш вакыйгалары, һәркайсынын үз характеры, бер-берсенә урнашкан ныклы үз мөнәсәбәтләре. Шулай итеп, күз алдында зур бер полотноның үзенчәлекле каһарманнары пәйда була.
Бүгенге кичләре дә шулай, гадәттәгечә, үз сүзләре белән мавыгып, бәлки, үтәр
иде. аларнын сүзен бүлеп, урамнын теге ягыннан чатанлый-чатанлый Минжамал әби үтеп китә. Сүз. көтмәгәндә, ана күчеп, мәҗлесне дә. әсәрне дә урталай бүлеп дигәндәй, шушы ran-гади бер татар хатынынын. җанны тетрәндергеч фаҗигале язмышы күз алдыннан уза.
Толымбайнын талантлы каләм көче тарафыннан корылган «читән буе» мини театр мәйданчыгына, шулай итеп, тагын да дистәгә якын үзенчәлекле характер, алар белән бергә элеккеге татар дөньясынын яна бер тормыш чынлыгы килеп керә
Әмма автор чынбарлыкны хәрәкәттә күрә, әсәрдә бүгенгедән үткәннәргә генә түгел, киләчәк көннәр ягына да ачык күз ташлана: «Читән буе» мәҗлесе халкы монсу уйга батып сон гына тарала, авыл инде күптән тирән йокыда, тик еракта артель булып авылдан күчеп киткән Габдрахманнар уты гына җемелди Зур үзгәрешләр аша үткәннән киләчәккә күчеп барган авыл образы, әнә шулай символлашып. бөтен натураль табигыйлеге белән күз алдыбызга китереп бастырыла
«Жәйге җил» (1929) хикәясендә жил һәм тормыш тегермәнендә купкан бәхәс, үткен диалог, тарткалашу, сүз көрәшенен җәелә, тирәнәя барган төенләнешләре авылнын кечкенә бер мажаралы-детектив повестена, драматик көрәш белән сугарылган тарихи елъязмасына әверелә Авыл тормышының көлкеле дә. фаҗигале дә чынбарлыгы тегермән ташына уралып, җил һәм тегермән канатлары тавышына кушылып, он белән аралашып ага да ага.
Авторнын бу әсәрендә дә авылча гади, җанлы теленә, үзенчәлекле типик характерлар табуы һәм аларнын психологиясен ачу алымнарына, сюжет кору һәм әсәрне композицион яктан оригиналь итеп төзи белү осталыгына сокланмый мөмкин түгел.
***
Г Толымбай иҗатында төп үзәк агымны тәшкил иткән тагын бер иҗат юнәлешен күздән кичерик Бу—авторнын турыдан-туры революнион-сыйнфый көрәш мотивларын алга куеп язган әсәрләре
Алда карап үткән «авыл хикәяләре»ндә, игътибар итсәгез, җәмгыятьтәге социаль-сыйнфый бүленеш шул чорнын атмосферасын сиздереп кую белән, ягъни чынбарлык таләп иткән микъдарда, әсәргә фон буларак алу белән чикләнә Игътибар үзәгенә исә авыл тормышынын милли-тарихи үз традицияләре, авыл кешесенен табигый эчке дөньясы куела
Икенче төр юнәлештә алар, әйтерсен лә. урыннарын алмашалар Революцион- социаль әверелешләр әсәрне төп әйдәп баручы көчкә әйләнә Сыйнфый көрәш мотивлары, әлбәттә инде, бер авыл тормышы белән генә чикләнми Ул актив рәвештә яшәешнен башка сфераларына да үтеп керә Шунысын да искәртеп үтик, сыйнфый көрәш Г Толымбай әсәрләрендә сугышу мәгънәсендәге ачык көрәш рәвешендә тасвирланмый, бу—төрле социаль катламнарның көнкүреше һәм күнел дөньясы кысаларында барган ярым яшерен, ярым пәрдәләнгән, әмма эчтән бертуктамый очкынланып торган эчке ялкын Ул еш кына әсәр геройларының психологик үсеш- үзгәрешендә, яшәү принципларының кискенләшү-ныгуында. иҗтимагый яшәү активлыкларынын арта баруында чагылыш таба
Авторнын «Нигә кыр үрдәге булмаганнар» (1927) хикәясендә сыйнфый көрәш сызыгы гадәти бер авыл гаиләсен—Биктимер карт белән Гыйльмиҗамал абыстай һәм уллары Сәйфетдинне—икегә аерып, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтен тамырдан өзеп, йөрәкләрен кыл урталай бүлеп, аркылы үтеп чыга
Кабак яфраклары әлсерәгәч, алабутага барып сөялә Маэмайлар да. хәлсезләнгәч, келәт астына кереп ята. Ә Биктимер абзый белән Гыйльмиҗамал абыстайга кая барып сөялергә дә юк. кая барып посарга да мөмкин түгел Азарны «кайгы кайчысы да телгәли, оят камчысы да чыбыркылый»
Г. ТОЛЫМБАЙНЫҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ
Гомәр Толымбай 20-30 еллар татар әдәбияты мәйданында күренекле урын тоткан талантлы һәм үзенчәлекле әдипләребезнен берсе. Ул—үз заманының гаять катлаулы, каршылыклы социаль чоңгылында кайнап, ярларына «утырып» җитмәгән милли мәдәният ташкынында бата-чума үз рухи кыйбласын һәм үз иҗат юлын эиәгән чор баласы.
Егерменче-утызынчы еллар татар әдәбияты үсешендә тирән эз калдырып үткән бу әдибебез үзе иҗат иткән унбиш ел вакыт эчендә, ягъни 1922 елдан 1937 елга кадәр, утыз бер китабын бастырып чыгарган. Шул чорнын көн кадагына суккан тәнкыйди-публицистик мәкаләләре, очерклары, фәнни хезмәтләре, яна социаль җәмгыятьнең яңа әсәрләре буларак тәкъдим ителгән этюд һәм хикәя-повестьлары белән замандашлары күңеленә көчле тәэсир ясаган Әдәбият галиме Г Нигьмәти 1927 елда «Безнен юл» журналында (6—7 саннар) аны «татар революция әдәбияты күгендә» булган биш йолдызның (К Нәҗми, һ Такташ, X. Туфан, Г Толымбай, Г. Кутуй) берсе итеп күрсәтә.
Әмма, белүебезчә, бу үзенчәлекле тарихи чор әдәби ачышлар белән генә түгел, һәртөрле социаль тетрәнү, эзләнү, табу-югалту. хаталану, фаҗигаләр белән дә тулы Диктатура һәм тираниянен сикәлтәле юлы. мираж булып балкып торган мавыктыргыч социаль кыйбласы, табигый ки. ин талантлы әдипләребезнен дә ижат куәтен шактый зәгыйфьләндергән, әсәрләренең шигъри яңгырашын еш кына шул заман кысалары белән чикләп куйган. Тик. ни хикмәт, чын мәгънәсендә галантлы язылган әсәрләр, төрле дәверләрнең кырыс сынауларын да исән-сау үтеп чыгып, үзенең яна буын укучысына да исән-сау барып ирешә ала икән Бүген Гомәр Толымбайның егерменче-утызынчы елларда яңалиф шрифтендә «адашып» калган һәм бернинди заман җилләре дә искертә алмаган классик хикәяләре белән очрашу безгә әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә Атарнын кайберләре заманча эчтәлекләре белән сокландырса, икенче берләре безгә бу шау-шулы алмашыну елларының табигый-натураль сулышын китереп җиткергәннәре өчен кыйммәт Ахыр чиктә, ул хикәяләрнең һәрберсе татар әдәби мирасының үзенчәлекле фондын тәшкил итә. Социаль-сәяси «тоткын» булып, җитмеш ел буена яңалифтә «консервланып» торганнан соң, ниһаять, алар мәдәни кулланышыбызга, рухи тормышыбызга- лаеклы үз урыннарына—кабат әйләнеп кайта алды
Гомәр Толымбай (Габделхак Жәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) хәзерге Татарстан республикасының Буа районы Адав-Толымбай авылында дөньяга килә Уналты яшенә кадәр туган авылы һәм Буа мәдрәсәләрендә белем ала Үз истәлекләреннән күренгәнчә («Безнең юл». 1927. № 6-7). каләмен унөч яшьтән—«мәхәббәт хатлары», мәктәптә—инша, сугыш башлангач «солдат хатлары» язып шомарта Анын Г Тукай һәм Г Ибраһимов әсәрләрен аеруча яратып укуы да шул елларга барып тоташа Әмма моннан соң Г Толымбай тормышында кискен борылыш күзгә ташлана ул бабалары кебек муллалык юлыннан да китми, дөньяви гыйлемнәрне lira куйган Европа университетларына кереп тә белем алмый Замананың болганган чагы Анын ла киләчәк язмышы, башка бик күп каләмдәшләре һәх< кордашларыныкы кебек үк—ягъни нәкъ Такташ. Туфан. Нәҗми. КутуЙларныкы кебек үк—бөтенләй
өченче бер эздән, тормышның төбеннән башланып китә. 1916 елда (16 яшьлек үсмер егет) укуын ташлап Петроградка барып чыга.. 1917 елгы Февраль революциясен дә шунда йөк ташучы-извозчик булып каршылый. Шул елнын җәендә туган авылына кайта. Октябрь көннәрендә крестьяннарның алпавытларга каршы жир даулау көрәшләрендә катнаша 1918 елда күрше Бикмураз авылы мәктәбендә укыта Сембер (Ульяновск) шәһәрендә («Колчакнын Сембергә һөжүм итеп килгән, көннәрендә) большевистик -Тан» газетасында беренче шигырьләрен язып бастыра. 1919 елда шул вакыттагы тормыштан алып ике пәрдәле пьесасын яза, ул Буада куела. 1919 елда РКП(б) членлыгына кандидат итеп алына Гражданнар сугышы чорында Г. Толымбай үз теләге белән Кызыл Армиягә китә Көнбатыш фронтта ак полякларга каршы сугыша, яралана. Армиядән кайткач, бөтен көч-сәләтен, гомерен яна татар совет әдәбиятын булдыруга, татар матбугатын үстерүгә багышлый.
Габделхак—«Алла колы» дигән сүз Мондый революцион 20 нче еллар башында әдәбиятка килгән коммунист егетнен «Алла колы» буласы килмәгән, күрәсен, анын әсәрләре туган авылына бәйле төстә «Гомәр Толымбай» яисә «Гумир То.тымбайский» псевдонимы белән басыла башлый Сугышчан рухлы мәкалә-очерклары. тормышнын табигый асылын нигезгә алып иҗат ителгән әдәби әсәрләре аны тиз арада яшь әдәби көчләрнең берсе буларак таныта. Бу чорда—НЭП хәрәкәте нәтижәсендә илдә яна бер колач алып жанланып киткән капитализм белән социализм тартышында—яшь әдип аяусыз көрәшкә ташлана
- 1923 елларда В Маяковский житәкчелегендә төзелгән «Левый фронт искусства»™ ияреп, ул «Октябрь» һәм «Сулф» (сул фронт) әдәби оешмаларын төзүдә катнаша Ләкин әлеге оешмалар озын гомерле булып чыкмый. Киләчәктә анык бер үз юлын табу өчен Г Толымбай ныклап торып белемен күтәрергә тотына.
- 1927 елларда ул Татар Коммунистлар университетында укый Аны тәмамлагач, «Гажур» нәшриятында редактор урынбасары. «Крестьян, газетасында редактор булып эшли. 1929—1931 елларда татар педагогия институтында гыйльми эш алып бара. 1931—1934 елларда Мәскәүдә әдәбият институтында укый. Диссертация яклап, «кызыл профессор» дигән гыйльми дәрәжә ала. Казан педагогия институтында укыта. Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында мөдир булып эшли 1937 елнын 10 апрелендә нәшрият партоешмасы җыелышында Г Толымбай Г Ибраһимов. Ф Сәйфи-Казанлы һ б. белән бер милли-контрреволюцион төркемдә торып көрәш атып баруы. «Кызыл Татарстан.да «милли-буржуаз язучы» Ф Әмирханны «унай тип» дип бәяләгән—«ачыктан-ачык зарарлы булган» кайгы уртаклашу мәкаләсен бастыруы, Ж Вәлидинең «милли» аңлатмалы сүзлеген чыгаруда катнашуы, «фашист» Г Исхакыйны популярлаштыруы. Янатифне кертүгә каршы көрәш оештыруы, партиядән куылган Г Гатине. С Атнагуловны яклап чыгуы, «милләтче» Г Рәхимне эшкә урнаштырырга ярдәм итүе, әсәрләрендә кулак идеологиясен атга сөрүе һәм авылда сыйнфый көрәшне юкка чыгарып күрсәтергә маташуы өчен ВКП(б) членлыгыннан азат ителә. Шомлы 1937 елнын 8 июнендә Г Толымбай кулга атына.
Язмышның әче көлүедер, күрәсең: ул үзе инанган, жаны-тәне белән бирелгән һәм бөтен барлыгы белән хезмәт иткән совет җәмгыятендә үзе үк шул җәмгыятькә каршы көрәшүче, Киров, Горький кебек шәхесләрне үлемгә дучар иткән контрреволюцион оешма төзешүдә. Совет властен бетереп, пантюркистик буржуаз дәүләт оештыруда гаепләнә. Әйтергә кирәк, әлеге гаепләү аңа инде шул елның март айларында ук үзенә кадәр кулга алынганнар тарафыннан тел яздыру буларак әзерләнә башлаган. Шуна күрә сораулар да, архивта сакланган сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, шактый гына «предметлы» итеп алып барырга тырышыла.
Үзенә «ябыштырылган» бу гаепләүләрне Г. Толымбай ярты ел буена кире кагып килә. Биредә һәрбер сорау алуның төрле җәзалау алымнары белән алып барылуын да истән чыгармаска кирәк Г. Толымбай турындагы шундый кайбер мәгълүматларны без Ибраһим Салаховнын «Колыма хикәяләре»ндә очратабыз. Ул Октябрь бәйрәме алдыннан Пләтән төрмәсендәге тоткыннарның стенаны шакып: «Галимҗан Ибраһимов каты авырый. Толымбайский дүртенче тәүлек стойкада.
Тинчурин...»— дип хәбәр итүләре турында яза.
Тагын күпмедер вакыттан сон аларга. «Галимхан Ибраһи.мов каты авырый. Төрмә больницасына салдылар Толымбайский допроста акылыннан язган Кыям Абрамов допростан чыкканда баскычтан ташланган ..«—дигән яна хәбәр килеп ирешә
Беркетмәләрдән күренгәнчә, Г. Толымбай 1938 елнын гыинваренда «сындырыла» һәм үз өстенә өелгән бөтен акылга сыйган һәм акылга сыймаган гаепләрне инде танырга мәжбүр ителә. 20 гыйнварда ясалган 15 битлек «признание«сендә Г Толымбай 15 ел буена ВКП(б) нын ҮК линиясе белән көрәшүе, пантюркистик буржуаз Туран дәүләте төзү эше алып баруы. СССР белән капиталистик илләр арасында хәрби каршылык туу белән хөкүмәтне кулга алу бурычын куеп яшәве, бу эшкә бик күп язучылар белән берлектә кин халык массаларын тарту эшен жәелдерүе кебек гаепләрен «таный»
«Ничек булган бу хәл?—дип яза бу уңайдан Рафаэль Мостафин 1998 елнын 29 маенда «Шәһри Казан» газетасында басылып чыккан «Олы әдипме, «кызыл кыңгыраумы?» мәкаләсендә —Башына тимер кыршау кидереп, винтлар белән кысып җәзалаганнармы'’ Арт ягына кызган тимер тыкканнармы? Женси әгъзаларын үкчә белән басып сытканнармы? Хәзер инде моны беркем дә төгәл генә әйтә алмас
«Толымбайский допроста акылдан язган».—дигән хәбәр барысын да аңлата шикелле...»
1938 елның 8 маенда суд була. Суд нибары ун минут бара. Беркетмәдә күрсәткәнчә. Г. Толымбай «үз гаебен тулысынча таный» Үз-үзен аклап берни дә әйтми. Аны ин югары жәзага—үлемгә хокем итәләр Карар икенче көнне үк—1938 елнын 9 маенда тормышка ашырыла—әдипне Черек күл подвалына төшереп атып үтерәләр. Кабере кайда булуы билгеле түгел, әмма ул Казаннын Архангельский зиратына күмелгән дип фараз ителә.
«Халык дошманы»нын гаиләсен дә онытмыйлар, әлбәттә. Хатыны— балалар врачы профессор Акчурина Мәрьямне—сигез елга төрмәгә ябалар, соңыннан ул үзе кебек үк сәяси тоткын булган бер полковникка кияүгә чыга. Киров шәһәрендә яши. Улы Хәнҗәр балалар йортына озатыла. Шул чордагы тетрәнүләр нәтижәсендә башы нык сызлый башлап, авыр операция кичерә Белем алып, элемтә эшләре инженеры булып эшли Ул Мәскәүдә яшәде, бик аз сүзле кеше иде, берничә тапкыр Казанга да кайтып китте
Унтугыз елдан сон. ягъни 1957 елнын 8 октябреңдә Шаһиәхмәтов Габделхак •дело»сына бөтенләй икенче төрле юллар килеп өстәлә «Элеккеге НКВД хезмәткәрләре тарафыннан ясалган ялган материаллар буенча нигезсез хөкемгә тартылган»,—диелә анда. Улы Хәнжәргә исә. «әтиегез, үлгәннән соң. тулысынча реабилитацияләнде».-дигән хат җибәрелә.
Репрессия елларында совет иленен миллионлаган ин анлы һәм вөҗданлы шәхесе юк ителгән Бездә дә милли интеллигенциянең зарар күргәннәре хәтсез. «Социалистик Татарстан» газетасының 1990 елгы 23 март саныңда күренгәнчә, шәхес культы елларында Татарстанда гына да. Я1ъни чит өлкәләрдә яшәүче әдипләребезне санамаганда ла, иллеләп язучы кулга алына, күбесе төрмәләргә ябыла, сөргенгә сөрелә. Егерме беренен исә гомере өзелә
Заманынын каршылыклы, һәлакәтле язмышы, табигый ки. әдипнен фәнни һәм әдәби иҗат эшчәнлегенә дә үзенен тирән эзен салмый калмаган
Г Толымбай үзенен фәнни эшчәнлеген нигездә ике төп юнәтештә фольклористика һәм әдәбият белеме өлкәсендә кин җәелдереп җибәрә
Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, «фольклор» терминын татарда башлап куллана башлаучы кеше дә ул була (Ф / Льтнму.ттин Социология һәм эстетика Казан. •Мәгариф». 1998, . бнт)
1928 елда «Мәгариф» журналында Г Толымбайның балалар иҗатын өйрәнүгә— аның төрләрен, жанрларын ачыклауга, материал җыю һәм башка методологик проблемаларны чишүгә караган «Балалар фольклоры мәсьәләсе» дигән мәкаләсе басылып чыга.
Якында гына мылтык тавышы яңгырады Бер мәхәббәтсез аучы икән Ул бер кыр үрдәген пыр туздырып куалап йөри, имеш Үрдәге, канаты сынык булса да. ай-яй чая Теге аучы якынайгач кына чумып китә дә. өскә күтәрелмәс өчен, камыш төбен тешләп алып, тик су астында утыра Надан аучы икән—үрдәкнен шул хәйләсен белми, тик чаба-чаба эзли
Сынык канатлы кыр үрдәге Биктимер абзыйда көнләшү утын гөрләтеп кабызды. Биктимер абзыйлар да хәзер канатсыз. Аларнын да хәзер канатлары сынык. Әгәр бит кыр үрдәге булсалар, Биктимер абзый да, Гыйльмиҗамал абыстай да кешеләр алдында көек булып йөрмәсләр иде. Сынык канатлы үрдәк кебек чумарлар иде дә, камыш төбен тешләп, утырып кына калырлар иде... Нинди зур бәхетсезлек килде башка».
Авторның үз әсәрен «Нигә кыр үрдәге булмаганнар?!» дип атавы һәм шул юллар белән тәмамлавы да, безгә калса, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия.
Г. Толымбай кебек үк хаксызга корбан ителгән—милләтебезнең каймагы, асыл заты булган—миллионнарча корбаннарга да кайчак шул ук сүзләрне әйтәсе килә: ул шомлы 37 елларда... нигә инде алар кыр үрдәге булмаганнар?! Хәер, язмышыннан алай гына качып котылып булса икән?!
«Кара такта янында» (1930) хикәясе—язучынын шулай ук иң гүзәл әсәрләреннән берсе. Ул революциядән соңгы дистә еллар дәвамында барган сыйнфый көрәшнең каршылыклы табигатен, шул заман кешеләренең анындагы эчке үзгәрешләрне гаҗәеп нечкә психологик төгәллек, эстетик камиллек, философик дөреслек, ифрат чиста намуслылык белән тасвирлап биргән әсәр. Революцион узгәрешләрнен көчен дә, аның фажигале нәтижәсен дә автор биредә үзенчәлекле һәм кодрәтле каләм иясе буларак ачып салуга ирешә. Шунысы игътибарга лаек: сыйнфый көрәш сызыгының әсәрдә без интеллигенция вәкиле—укытучы Ярхәм—йөрәген, анын эчке дөньясын төгәл ике өлешкә бүлеп узуын күрәбез.
Ярхәм гади бер авыл укытучысы. Укытудан бушаган араларда аны авыл советы һәм колхоз оештыру эшләренә дә тартып, төрле налог җыю. машина авансларын түләмәгән кулакларның әйберләрен язып чыгарга да ияртеп чыгалар. Бу эшләрне ул күңеле кушканга түгел, ә бәлки, үз ихтыярына каршы барып эшләргә мәжбүр. Хәзрәт йортына кереп аның әйберләрен язып алган чакта, Ярхәм әлеге эчке бунтны бигрәк тә ачык тоя: ни дисән дә, үзе дә мөгаллим-укытучы кеше; балалар йөрәгенә белем иңдерүче, игелек, яктылык таратучы; җитмәсә, күңеленә «шәт безнен авылда да—безнең әтиләргә дә шулай барып кергәннәрдер» дигән уй килеп төшә. Остабикәнең дә әле чәйгә чакырып, әле нишләргә белми аптырап йөрүен күргәч тә, ул иң элек үзенең әнисен күзаллый.
Шулай итеп, Ярхәм бөтен хис-кичерешләре, уй-фикерләре белән каршылык эчендә кала. Хәер, ул үз эченә генә бикләнеп яшәми Тирә-як авыллардагы укытучыларның барысы да диярлек мулла малайлары. Ара-тирә ул аларны, үзенең шәрекътәшләрен, күрә тора: әмма аларда да билгеле бер үзгәреш—яшьлек хыялларының сынуын, үз-үзләренә йомылуларын һәм бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрендә ниндидер салкынлык—сизә.
Шушындый эчке бәргәләнүләр эчендә яшәп яткан авыл укытучысы Ярхәм көннәрдән бер көнне гаҗәеп хикмәтле һәм тарихка кереп калырлык гыйбрәтле сәяхәт ясый.
Мәктәптә укулар вакытлыча туктатылгач, колхоз оештыру эшенә алай бик атлыгып тормаганлыктан, дусларын да сагынганга, фатир хуҗасының чибәр кызын берәр күлмәк алып кайтып сөендерәсе килгәнгә дә һәм тагын да вак-төяк сәбәпләр табып, ул Казанга барырга була. Аны фатир хуҗасы Фазлый абзый юл уңаенда районга кадәр ат белән озатып куя һәм Ярхәм шунда, очраклы төстә колхоз председателе Хәйбуллага очрап. Казанга китәсе урында, ана утырып киредән авылга кайта.
Иң гаҗәбе шунда, кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәндәй, барганда Фазлый абзыйның советларга каршы китергән дәлилләрен күңеленнән хуплап барган Ярхәм, кайтканда инде әкренләп кире якка—колхоз председателе позициясенә—күчеп бетә яза. Аның һәр ике очракта да ихлас булып, юлдашлары мисал итеп китергән тормыш детальләренә нигезләнеп фикер йөртүе— икейөзлегеннән яисә җитди бер үз фикере юклыктан түгел, ә бәлки тормышның төбенә төшеп уйлаганда, шактый катлаулы булуыннан килеп чыга. Бүгенге көндә без аның нинди каршылыклы тойгылар кичереп барганын һәм кире кайтканын бик ачык аңлыйбыз. Монда авторнын тормыш дөреслегенә һәм вөҗданына ни
кадәр тугрылыклы калуына, шуны ни дәрәжәдә нечкә итеп, төгәл детальләр белән җанландыра алуына сокланырга гына кала.
Язучынын деталь һәм символлар белән гаҗәеп оста эш итүе, табигый ки, әсәрнен ышандыру һәм тәэсир көчен бермә-бер арттыра.
Ярхәм районга барганда, Фазлый абзый чанасына артка карап утырса, кайтканда, председатель чанасына да ул артка карап утырып кайта Барганда да кагылмада чанадан тәгәрәп төшсә, кайтканда да, чана салулап, аны тәгәрәтеп төшереп калдыра.
Авылга кайткач та, Ярхәм шактый каршылыклы авыр хатдә кала. Торган фатирында аларны кулак дип өйләреннән куалар, хужа хатыны да. анын кызы чибәр Зәйтүнә дә Ярхәмнән ярдәм көтәләр Ә анын үз хәле хәл Шулай да аптырап чыгып китә ул, так кич җиткәч, торган фатирына әйләнеп кайтырга инде анын көче дә житми, намусы да кушмый—кайтыр юлы киселә. Ул мәктәпкә кереп кунарга мәҗбүр була
Шунда автор безнен карамакка тагын бер өр-яңа символ тәкъдим итә Бу—кара такта
Әнә Ярхәм кара такта янына килә. Анда кәкре-бөкре язылган хәреф кисәкләре генә күренә Шунда кулына акбур алып, Ярхәм бозылган сүзләрне яңартырга керешә Тик файдасыз—иске хәрефләрне янартып кына мәгънә чыкмагач, ул элек язылганнарны ашыгып кына бетереп ташлый да, тагын кулына акбур ала. Әмма Ярхәм—киләчәк яшь буыннын укытучысы—алегә нәрсә язарга ла белмичә аптырап кала.
Юк, ул икейөзле түгел, ул әлегә ныклы бер фикергә килмәгән Әлеге буталган заманда Ярхәм үзенен ныклы бер урынын тапмаган көчсез, бәхетсез милли интеллигенция вәкиле генә. Анын өчен ике як та бердәй хаклы кебек. Ә заман ашыктыра, бу икенен тизрәк берсен сайлап алырга мәжбүр итә
Хикәялә нечкә юмор да, үткен сатира да, җанны әрнетерлек шыксыз фаҗига дә бергә үрелеп бирелә. Шулай итеп, сыйнфый көрәш сызыгы алдагы хикәядә бер гаиләне, андагы ата-ана һәм баланы икегә бүлсә, монда ул укытучы Ярхәмнең кешелекле, зыялы һәм кыюсыз күңел дөньясын ике өлешкә бүлеп үтә Автор революциянең җәмгыятьне һәм милләтне икегә бүлү фаҗигасен дә үз укучысына әнә шулай гыйбрәтле сәнгать чаралары ярдәмендә искәртеп үтә
Сыйнфый көрәшне үзенчәлекле төстә чагылдыруы белән «Яз көне» (1929) хикәясе автор иҗатында аерым бер урын тота. Зур урындагы жаваплы кешенең эчке дөньясына үтеп кереп, эш стиле белән якыннан таныштыру, үзләрен жәмгыятьнен өстен каттамы дип санаган җитәкчеләрнең асыл табигатен ачып салу, алар хезмәт күрсәткән бу идарә системасына да билгеле бер дәрәжәдә тел-теш тидерүгә батырчылык итү—һичшиксез, авторның бу елларда күрсәткән шактый зур кыюлыгы иде
Ул гына да түгел, үз заманының нинди заман булуы турында автор шактый гына ачык итеп үз фикерен дә әйтеп калдыра. Без аны сорау алу беркетмәләрендә сакланган, шымчылар язып биргән күрсәтмәләрдән укыйбыз. Әле кулга алынганчы ук, Зәки Гыймранов белән 1935 елда Татарстан китап нәшриятында сөйләшкәндә. Г Толымбай алдагы ижат планнары хакында сорагач «Хәзер социалистик реализм, дөреслекне язу турында сөйлибез ә безнен тормышта булганны син язып кара— берәр «уклон»га эләгүеңне көт тә тор Шунда ук өстенә теләгән эт үләксәләрен асачаклар. Бөтен кешегә дә ярап бетә алмассын—һәркем үзенчә фикер йөрт ә»,—дип җавап бирә.
•Толымбайский,—дип алга таба дәвам итә шымчы,—чынлыкта язучыга эшләү мөмкин түгеллеген, һәрбер теманын тормыштан алынганлыгын, ә совет тормышының реаль образларда бер дә әйбәт күренмәве турында сөйләде Анын фикеренме, уңай образларны тудырырга маташу—ул чын тормыштан ерак булган фантазия. •
Күрәбез, әдипнен сыйнфый карашы бик үк беркатлы булмаган, тормышка һәм ижат шартларына ул шактый аек күз белән караган