Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Кичке Таң

Татарстан авылларының атамалары гадәттә күптәнге чорларга барып тоташа. Ләкин вакытлар үтеп аларнын әйтелеше һәм язылышы шактый үзгәрә Әгерже районында Баржы суы буена урнашкан Кичке Тан авылы шушындый атамалар исәбенә керә. Авыл район үзәге Әгерже шәһәреннән 70 чакрым ераклыкта утырган.

Русча ул төрле чыганакта төрлечә: Кичкетан, Кичке Тан язылышында бирелгән. Ләкин таң бервакытта да кич белән атмый Атаманы халык матуррак яңгырашка яраклаштырган һәм Кичке Тан барлыкка килгән. Бу очракта яна атама борынгылыкны, тарихилыкны каплап тора.

Кичке Тан авылы табигатьнең матур урынына утырган. Яныннан Баржы суы агып үтә. Ана Ялгыз (Жангыз) елгасы килеп кушыла. Авыл һәм Баржы суы тирә-юнендә күлләр, чишмә-чыганаклар, буалар һәм башка географик берәмлекләр сибелгән.

Халкыбызның үсешен уйдан үткәргәч һәм фонетик үзгәрешләрне күзаллаганнан сон, атаманын ни аңлатуы турында фикер кузгатырга мөмкин. Үзебезнең җирлектәге һәм илебездәге авыл атамаларының күбесе «Олы» һәм «Кече* аергычлары белән ясалган, мәсәлән. Олы Нырсы, Кече Нырсы, Олы Елга. Кече Елга һ. б. Кичке Тан атамасы да кайчандыр шушы нигездә ясалган. Ләкин фонетик үзгәрешләр кичерүе нәтиҗәсендә «Кече» («Кечек») сүзе «Кичке*гә үзгәреп киткән Ләкин Олы Тан исемле авыл юк. «Олы»сы булмыйча (яисә бетеп) «Кече» аергычы белән авыл аталган очраклар башка җирлекләрдә дә күзәтелә. Андый мисаллар Түбән Новгород өлкәсендәге авыллар арасында да очрый Монда Кече Пожар исемле авыл бар. ә Олы Пожар авылы юк. Кичке Тан атамасының беренче, аергыч өлеше «Кече» («Кечек») булса, икенче кисәге кыпчакларның бер кабиләсе этнонимы «Котан»га барып тоташа. Димәк, авыл атамасы «Кече Котан»нан «Кичке Тан» булып үзгәргән дип әйтергә мөмкин. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, бу төбәктә, һәм гомумән, җөмһүриятебездә. Урта Идел. Урал буйларында һ. б. урыннарда кыпчакларга нисбәттән барлыкка килгән атамалар бу гына түгел, тагын да бар Татарларда «Котан» этнонимы кеше исеме буларак та ныгып калган. Димәк, татар халкынын этник составында кыпчакларның котан кабиләләре дә урын алган Фәнни әдәбиятта «Котан» исеменең мәгънәсе «бәхет» дип аңлатыла.

Татар халкы үзенең үсеш юлында күп төрле кабиләләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Халкыбызның оешуы барышында анын составына һун, бәжәнәк. угыз, кыпчак, нугай һ. б. кабилә-кавемнәр үгеп кергән. Аларнын эзе исем-атамаларда

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.
мәнгегә ныгып калган. Күргәнебезчә, авыл атамалары—үзе зур бер тарих Аларны кирәккә-кирәкмәскә алмаштыруны туктату, ә тарихи ядкарь булган атамаларны кире кайтару зарури.

 

Килдебәк

Килдебәк авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасы авылыннан 8 чакрымда, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән—30, якындагы пристань Балык Бистәсеннән 68 чакрымда урнашкан

1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Казниш суы ярына утырган авылнын (Килдебәк) 116 хуҗалыгында 358 ир-ат һәм 401 хатын-кыз яшәгән. Мәчет эшләгән.

Олылар сөйләве буенча, моннан 400 еллар элек Килдебәк һәм Бирдебәк исемле туганнар шушы төбәккә килеп ике нигез корып урнашып калалар һәм авыл бүгенге көнгә кадәр туганнарның берсе исемен йөртә Бу туганнар килгәнче Казниш-Казкаш елгасынын югары һәм түбән агымнарында мари, ар халыклары яшәгән Алар, нигездә, аучылык белән шөгыльләнгән Авылның ике урынында зират бар Анын берсен Изгеләр зираты дип атыйлар. Ул җирләрдә юл эшләре алып барганда кеше сөякләре, бизәнү әйберләре, көмеш беләзек, алка, калфак һ б табылган Ләкин алар берсе дә бүгенге көнгә кадәр сакланмаганнар Кеше сөякләре зурлыклары белән аерылып торганнар. Авылның түбән ягында мари зираты бар Язгы ташу вакытында ярны су ашау нәтиҗәсендә бу урыннан кеше сөякләре чыккан.

Элек барлык җирләр, урманнар алпавыт һәм патшаныкы булып исәпләнгән Тау як урман патша урманы була Ә Туры як урман Лебедев фамилияле рус алпавытыныкы исәпләнгән Соныннан Лебедев урманны һәм утарын Кукмарадан итек фабрикасы хуҗасы Комаровка сатып китә

Патша һәм алпавыт урманыннан бер чыбык алырга да рөхсәт ителми Патша урманының идарәсе хәзерге Лесхоз бистәсендә була.

Элек җир 18 елга бер тапкыр ирләргә генә бирелә торган була. Жир өләшкәндә жирәбә салганнар Бер иргә бер имана жир тия, ул 70 сутый була. 18 ел буена ир бала туса да, ана җир бирелми. Гаиләдә ирләре булмаса, алар җирсез кала һәм алпавыт Комаровка ялланып эшләргә мәҗбүр булалар

1917 елда алпавыт Комаровның җирләре тартып алына, крәстиәннәр аны үзара бүлешәләр, ә утарын яндыралар

1941 елда авылдан сугышка 165 кеше китә, авылда карт-коры, хатын-кыз һәм бала-чага гына кала. Атларны, тракторларны һәм арбаларны да сугышка алып китәләр. Күп җирләр сөрелми кала, чәчелгән җирләрнең дә унышы бик түбән була. Хезмәт көненә 200-300 грамм икмәк бирәләр Күп кенә балалар, картлар ачыгалар, икмәк күрмиләр. Кибетләрдә сатып алырга тоз. шырпы кебек нәрсәләр дә булмый

Авылны икегә аерып торучы зур гына чокыр, коры елга бар Анын башлангыч өлеше Шәкүр елгасы, ә азагы Жәләли тавы дип атала Моннан 30 еллар элек биредәге агачлар куе урманны хәтерләткән. Ләкин аларнын күбесен давыл аударып бетергән Анда агачлар хәзер дә күп Бигрәк тә Пәри тамагы дип аталган елга буенда юан юан нарат һәм чыршы агачлары үсә Исеменнән үк күренгәнчә, бу елга шомлы булып тора. Ул Казкаш суына килеп тоташа

Карлы

Карлы авылы Буа районында, район үзәге Буа шәһәреннән 3. Тәтеш пристаненнән 45 чакрым ераклыкта урнашкан

Авыл тарихи белешмәләрдә Байбулат (Мешеряки) исеме белән бирелгән Карлы суы ярына утырган бу авылнын 66 хуҗалыгында 275 ир-ат һәм 282 хатын-кыз яшәгән, лашманчылар булганнар Авылда мәчет эшләгән

Олылар сөйләве буенча. Карлы авылы XVII йөзнен икенче яртысында нигезләнә Авылнын беренче кешеләре—патшага хезмәт итеп кайткан Байбулат Борисов һәм
аның якыннары—барысы 40 кеше була. Соңыннан алар янына атлы гаскәрдә хезмәт итеп кайтучылар килеп төпләнә. Авыл үсә һәм зурая.

1930 елда авылда колхоз оеша. Ана «Кызыл йолдыз» исеме бирелә 1898 елда авылда ике мәчет төзелә Аларны беренче һәм икенче мәхәллә мәчетләре дип йөрткәннәр. 1936 елда аларнын манаралары киселә. Шуннан сон мәчетнен берсе авыл советы һәм китапханә бинасы, икенчесе мәдәният йорты итеп файдала­ныла.

Хәзерге вакытта авыл үз асылына кайта. Манарасы киселгән мәчеткә манара куелган, ае да беркетелгән. Авылнын ике егете—Гайнәтуллин Фәнис һәм Әхмәтжанов Фәһим авыл балаларына җәйге ял вакытында дин сабагы укыталар.

Авылда изге дип саналган һәм исемнәре хәзер де халык телендә йөрүче истәлекле урыннар бар. Изге кизләү кечкенә генә калкулык битеннән тибеп чыккан саф сулы чишмә. Аны беренче тапкыр кем ачканы билгеле түгел. Читтән туган ягын сагынып кайткан һәр кеше анда барып баш ия, анын көмештәй саф суын авыз итә Шунысы гаҗәп, жәй көне чишмә суы бик салкын, ә кышын аннан жылы пар бөркелеп тора. Изге кизләүне чистартып, карап һәм төзекләндереп торалар.

Кершән күле болын уртасында булган. Хәзер анын суы кипкән. Анын тарихы болай. Авыл кызлары болынга киләләр. Йөреп аргач, бу су янына бит-кулларын юарга киләләр. Су буенда утырган бер кызнын кулындагы кершәне суга тешеп китә. Кыз кершәнне алам дип суга ташлана һәм батып үлә. Дус кызлары елашып кайтып китәләр. Ә кыз баткан җирне Кершән күле яисә Кызлар күле дип атап йөртә башлыйлар.

Авыл басуы тау-атауларга бай: Килә тау, Туры тау, Мәскәү тавы. Кызлар атавы, Мойка атавы, Күчән атавы, Озын атау һ. б.

Авылдан 500 метр ераклыкта урнашкан Купоннар зираты бар. Олылар сөйләвенә караганда, ул Столыпинның аграр реформасы башлану вакытына барып тоташа. Бу чорда Карлы авылы кешеләренә дә жир бүлеп бирәләр Җирләре ерак булган кешеләр шул урында йорт-жир төзеп яши башлыйлар. Кырда эшләп йөрүче кешеләр яныннан үтеп барган юлаучы аларнын кем икәнлекләре белән кызыксына. Эшләүчеләр: «Без купонлылар»,—дип, бирелгән купоннарын күрсәтәләр. Шуннан соң бу авыл кешеләрен «купонлылар» дип, ә авылны «Купон» дип атый башлыйлар. Күпмедер вакыттан сон Купон авылы халкы янадан Карлыга кайтып урнаша. Хәзер Купон авылы җирләрендә ашлык үсә, ә зираты тимер рәшәткә белән уратып алынган.

Карлы суының унъяк яры буйлап тирән чокыр казылган булган. Анда Глухая һәм Проезжая дип аталган ике манара торган. Бу ныгытмаларның калдыклары берничә гасырлар буе сакланып килгән. Анын өелеп торган туфрагын, сузылып яткан агачларын әле алтмышынчы елларда да күрергә мөмкин булган.

 

Дәвамы киләсе саннарда