Логотип Казан Утлары
Публицистика

АФЗАЛ ШАМОВ—ГОМӘР БӘШИРОВ: ФРОНТ ҺӘМ ТЫЛ ХАТЛАРЫ

 

30 октябрь, 1945 ел, Кытай.

Гомәр!

Синең хатыңны алдым. Рәхмәт. Хинган таулары зурлыгындагы рәхмәт!

24 сентябрьдә язылган беренче хатың үзе белән бераз борчу да алып килде. Хатыңнын тонына һәм андагы сүзләргә караганда, мин сине үземнең хатым белән үпкәләткән булсам кирәк. Нәрсә белән үпкәләтүемне һич тә хәтергә төшерә алмыйча, берничә көн борчылып, пошынып йөрдем. Жавап язар өчен кулыма каләм дә ала алмадым. Бары икенче хатын гына тынычлык бирде. Жылы һәм дусларча язылган хат булып чыкты ансы.

Дөрестән дә, 2нче сентябрьдә җибәргән хатымны мина коры гына һәм бик ашыгыч кына язарга туры килде. Ул көнне мин командировкага чыгып китәргә хәзерләнә идем. Хатымны шул командировкага чыгып китәр алдыннан гына сызгалап ташлаган идем. Күрәсең, ул тупас һәм күңелне кырырлык булып чыккан булса кирәк. Син мине андый тупаслыгым өчен гафу ит, дус кеше! Исән булып, кайтсам, кайчан да булса бер утырып, хәят шәрабе белән (әйе. хәят шәрабе белән!) урынсыз үпкәләрнең табын бик ныклап юарбыз. Ибрай Газый әйтмешли: долой кызыл аракылар, яшәсен рус әчесе! (Нәрсә әйтсәң дә, фронтовиклар шул!)

Әгәр сез безнең монда Казандагы иптәшләргә нинди зур хөрмәт саклаганны белсәгез иде, андый үпкәләрнең исен дә чыгармас идегез. Киткәнгә шактый булды шул, озакламый өч ел тула. Егетләр безне оныта башлаганнардыр. Сугыш, фронт мәшәкатьләре белән күмелеп, кулга тотарлык рәтле нәрсә дә иҗат иткән юк. Анда халыклар, күрәсең, безгә инде әдәби балласт, төшеп калмаган эч пошыргыч йөк дип карый башлаганнар булса кирәк. Нишлисен, алар да хаклы. Без еракта. Күренмибез һәм нишләп ятуыбыз да мәгълүм түгел.

Син тагын моны, зинһар, үз хисабына алма. Бу һич тә сина карата әйтелгән түгел. Син фронт, сугыш авырлыгын үзең татыган кеше. Аллага шөкер, ертык ботинка киеп, винтовка күтәреп 20 яшьлек малай чагында Украина даласын таптап үткән һәм 42нче елда Старая Русса сазлыкларында аяк чолгауларын гына түгел, тезләреңне һәм түшләреңне дә чылаткан кеше. Бу тормышның прозасы да һәм поэзиясе дә сина таныш. Син анлый аласын аны.

Син журналлар һәм китаплар җибәртермен дигән идеи. Көтәбез. «Совет әдәбияты»нын 3,4,5,6,7 номерларын күргән юк. 8нче номер килде. Килде генә түгел, кинәт бер «олау» килеп төште. Әллә инде журналлар исергәннәр, әллә иңде аларны безгә җибәрүче кеше исерек булган,—анысын белмим. Ләкин Әпсәләмгә, Эль-Габидка1 һәм башкаларга дигән журналлар безгә килеп төште. Тик шунысы кызганыч, барсы да 8 номер. Җитмәсә тагын безнең адрес та дөрес язылмаган. Безнең адрес 74232-П. Ә журналга «П» хәрефе куелмаган. Журналлар шул 74232 адрес буенча барганнар. Анда, бәхеткә каршы, мине белгән кеше бар икән, ул аларны мина җибәргән. Кайчандыр мина дигән журналлар Г Бакиров2 һәм башкалар адресы 1 Эль-Габид - Гиа-эль-Габид (1918-55).шагыйрь.

1 Г Бакиров Госман Бакиров (1896-1982).язучы

 

Ахыры. Башы 5 санда.

 

белән икенче фронтларда алынганлыгын вакытында мина язганнар иде Мондый «шаяруны, бетереп булмыймы анда? Бәлки, бу эшне Ф.Хөсни үз кулына алыр Ул аккуратный һәм намуслы егет.

Әгәр син 3.4.5,6 һәм 7 номерларын да җибәрә алсан, бик яхшы булыр иде Билгеле, синен хикәяне башлап укып чыгар идек. Мин «Дустым кабере янында, дигән бер хикәя кебек нәрсә калдырган идем, басылдымы ул. юкмы0 Бу әле син редактор чагында иде. Шуңа күрә синнән сорыйм.

«Ник кайтмыйсын?» дип сорыйсын син. Чынлапмы бу, әллә шаярып кынамы0 Әгәр ССПдан нинди дә булса чакыру булса, аз гына вакытка булса да. кайтып китәр идем. Кайтасының ничек килүе турында язып тормыйм инде. Балаларны һәм семьямны сагыну һәркемгә дә таныш, анын ачы шәрабын татымаган кеше юктыр Моннан җибәрергә уйламыйлар. Доброволь булып килдең, мәҗбүри кал диләр Менә әкәмәт, доброволь итеп кайтармыйлар бит Анда Ерикәй кызулатса ярар иде Каләмебез тупаслана, барлы-юклы әдәби көче кими, хәтта сүнеп бара Вак хәбәрләр, мәкаләләр, зәвыксыз очерклар язган буласын. Ә алар тычкан кебек әдәби хәзинәне кимерәләр. Тутыкканлыгымны бөтен жаным-тәнем белән сизәм

Шушы көннәрдә генә «Агач башмаклы кыз» исемле бер хикәя язып бетердем Кыска гына. Шушы көннәрдә җибәрәм

Безгә берәр нәрсә яз әле. Мәсәлән, бүгенге Казан, яисә бер мәктәп турында, булмаса. юл өстендәге берәр артельга, йә фабрикага кереп, яшьләр һәм кызлар турында. Гомумән, теләсә нинди темага 200-250 юллык нәрсә. Ул кадәр читен эш түгел бит инде Ачуымны китерсәң, синен исемнән монда үзем язам Дүрт айга нәкъ 4 номер «К.Т.»3 газетасы алдык. (Чынлап 4 номер гына') Шул номерлардагы мисалларны алам да язам.

Иптәшләргә сәлам диген. Кашшафны күрсән, минем исемнән кулын кыс һәм терелүен телә.

Хатларын өчен рәхмәт Ачулы булса да, хат ичмасам Тагын бер кат рәхмәт

Утыртыйнскийдан (ай. дөрес тә әйткәнсен, каян уйлап таптын1) Гыймадидан. Ахмеровтан4 да сәлам.

Кулынны кысып, исәнлек һәм иҗат унышы теләп. Афзал

P.S. Хатын кыска дигән илен. Мә ындыр табагы буе хат Мантонын анын шундый тел бистәсенә әверелә торган гадәте бар. Милли бәрәнге кәлҗемәсе түгел ул'

Афзал!

Синең хатынны юлга чыгар алдыннан толыпны кигәч кенә алганлыктан, синен сәламнәреңне тапшыра алмыйча, журнал җибәрү турындагы үтенечеңне башкара алмый киттем. Исән булсам, аларны инде кайткач үтәрмен

Монда. Буденный районынын Шәйморза авылына килеп төшкәч, хатынны тагын бер укып чыктым Бу ни хикмәт, бу ни гаҗәп9 Шулай ук синен кәефенне кырырлык хат булып чыктымы икәнни? Үземә калса, мин аны синен кыска хатына пародиясыман шаяртып кына язган идем Белмәсссн тагын: сөйләшә белмәгән телдән т белгән к яхшы диләр бит Кайчагында минем шаяртуым чыннан да шулай кызык нәтиҗәле булып чыга Мин көлдермәкче булам, ә ул. мин көлдерәсе кеше, минем гаҗәпләнүемә каршы, көләсе урында җенләнә башлый Хәзер менә шундый «шаян» хат язуыма бик үкенәм дә. нишләмәк кирәк, эш узган

Ышан, Афзал, анда һичбер үпкә-фалән дигән әйбер юк һәм анын булуы да мөмкин түгел Каян килсен ул. нәрсәдән, ана нинди нигез бар9 Без инде, биргәненә шөкер, бала-чага, малай-шалай түгел ләбаса

Минем хатны ялгыш анлапмы. яисә башка сәбәп булганмы, син тылдагы иптәшләр турында күнелссз уйларга бирелгәнсең кебек сизелә. Бик ялгышасын син, Афзал! Монда!ы иптәшләр сезнен нинди шартларда эшләвегезне беләләр ләбаса Әгәр хәзер зур нәрсәләр язарга вакытыгыз юк икән, ул бит киләчәктә дә

' «К Т» «Кызыл Татарстан», хәзерге исеме «Ватаным Татарстан»

* Ахмеров Котдус Ахмеров,журналист.«.Члга.дошман «стсно» һәм «Суноровча кысырыклач • фронт газеталарының хәрби хәбәрчесе

 

булмас дигән сүз түгел. Аннары бит әле мондагы бәндәләр—без дә үз өебездә, тыныч урында, үз иптәшләребез, үз гаиләбез янында һәм үз иркебездә була торып та әлләни ишкәнебез юк. Андый зур әсәрләр бит ул әле ин элек мондагылардан сорала торгандыр.

Бәлки, син гаиләннен тәэминаты белән канәгать түгелсен? Ул як чыннан да йомшаграк шул. Союз башка оешмалар белән чагыштырганда аз эшләмәде, ләкин шулай да ул канәгатьләнерлек түгел әле.

Сиңа Ерикәй хат язмадымы? Ул сезнен турыда башкалада үтенеч кузгаткан иде. Нәтиҗәсен әлегә ишеткән юк. Өмет шунда инде Аннан сон, сезнен газетагыз чыкмый башлаган имеш дип ишеткән идем, дөрес булмады, ахрысы. Шулай булса бу якка бәлки тизрәк борылыр идегез. Кешеләр ялга кайталар, син дә кайта алмыйсынмы?

Казанда миннән шул искечә калганнар иде. Хәер, Маннур[1] кайтты. Әх.Исхак [2] ялга кайтты. М.Садрый[3] кайтып китте.

Без Ярми* белән ватан сугышы фольклоры җыярга чыккан идек. Мин килгәндә чирләп менә бу авылда тоткында ятам. Ярми парлап күрше авылга кунакка китте

Малайлар урамда шар уйныйлар, кече якта, казанда Мәгъсүмә әптинен быкыр- быкыр «алма»сы кайный, минем янда «Казан апа, ашасым кели!» дип сары чәчле бер мишәр баласы кайнаша.

Менә саквояждан алып шәмне дә яндырып җибәрдек. Өстәл өстенә буын бөркеп бер табак чикмәнле бавырсак килеп утырды. Хәзер без Мәгъсүмә әпти белән кара- каршы утырып бәрәңге бөгәргә тотынабыз.

Казанга тагын бер 15 көнсез кайтып булмас шикелле. Китапны җибәрдек дигәннәр иде бит, алдадылар микәнни? Кайткач белешермен инде.

А. Әхмәт, Гыймадиев һәм Әхмеров иптәшләргә күп сәлам. Вакытын булганда хат язсан мин бик шат булыр идем. Сәлам белән. Гомәр.

23/Х1-45.

Шушы йөргән чакта берәр нәрсә очрар, шуны язармын дип торам (сезгә).

2 январь, 1946 ел.

Гомәр!

45 ел артта калды Анын көннәре, сафка тезелгән солдатлардай нык басып, кайгы һәм шатлык аралашкан гомер юлы буенча узып киттеләр Без вакыты белән кайгы касәсендәге шәрабын да. шатлык касәсендәге шәрабын да тамчысын да калдырмыйча эчтек. Инде безнен алдыбызда тыныч көннәр җәелеп ята. Сугыш көннәрендәге кайгыларны, өзлексез борчуларны татымыйбыз инде, ләкин күнелләребездәге сагыну хисләре электәгечә яши. Хәтта электәгедән дә көчлерәк дисәм, дөрес булыр. Элек тә безнең алда зур һәм билгеле максат бар иде. Без. авыр еллар аша үтеп, ул максатка барып житгек. Жинүгә ирештек. Бу омтылыш безнен сагыну хисләре—безне томалап тора иде, хәзер инде алар бәреп, ташып чыктылар.

Билгеле, без үзебезнең семьяны гына түгел, Казанны да. матбугат йортын да. әдәби эшне дә һәм каләмдәш иптәшләребезне дә сагынабыз. Үзебезнең эшкә кайтырга бик вакыт инде. Бу турыда андагы иптәшләр дә теләктәшлек белән тулган хатлар җибәрәләр. Бик рәхмәт аларга!

Күрәсең, язучыларны кайтару мәсьәләсе Москвада уңайлы рәвештә хәл ителгән булса кирәк. Моннан инде рус язучылары кайтып беттеләр Зур язучылар түгел, өлкә күләмендәге язучылар гына. Ә безнен беребезгә дә чакыру килгәне юк. Нәрсә, әллә безнекеләрне кайтармаска ясаганнармы? Ни өчен кайтармаска ясадылар икән? Менә шушы нәрсә мине бик гаҗәпләндерә. Казаннан бу турыда берәүдән дә хәбәр ала алмыйм. Син шушы турыда ачыграк язып җибәрә алмыйсынмы?

Дөрес, мин бу турыда Ерикәйгә дә яздым. Бәлки, ул да җавап бирер. Ләкин

 

ФРОНТ ЪӘМ ТЫЛ ХАТЛАРЫ

ул бераз соңгарак калып жавап бирергә ярата. Әгәр унай хәбәр булса, телеграмма белән хәбәр итсәң дә ярар иде.

Журналның бары №8 генә алдык. Шуңа кадәр һәм шуннан соңгы номерларны да күргәнебез юк. Әллә инде исереп, дөнья гизеп йөриләр

Матбугат дөньясында нәрсәләр бар’ Үзеңнен әсәренне бетердеңме? Без монда газета битенә сыярлык нәрсәләр белән генә шөгыльләнәбез «К.Татарстан.дагы Гариф абзый булып калмасак кына ярый инде дип куркам

Кара әле, үзенә генә әйтим әле: безнен турыда кайгыртучылар бармы анда, юкмы? Әллә болай да кайтырлар дип көтәләрме'’ Болай гына булмый Бертөрле дә өмет юк. Болай гына китәргә генә мөмкин иде. ә кайтырга—юк Мин Ватаныбыз өчен ин авыр көннәрдә үзем теләп киткән идем, хәзер инде каләмемне әдәбият өчен йөртәсем килә.

Минем сүзләрдән син, бәлки, көләрсең дә Шулай да дусларча аңлый белерсен.

Сәлам белән А.Шамов

Адресым: Хабаровск, ул.Карла Маркса. 16.

Афзал!

Сиңа хатынны алган көнне үк жавап яза алмадым, бераз көттерергә туры килде. Чөнки син язган мәсьәлә турында Ерикәйнең үзе белән яңадан бер мәртәбә сөйләшмәкче идем, аннан ин соңгы чаралар һәм мөмкинлекләр турында сорашмакчы. мәсьәләне (әгәр сонгы вакытта сизелерлек эшләр башкарылмаган булса), кабыргасы белән куймакчы идем. Кызганычка каршы, анын белән очрашып булмады Без бит аны депутатлыкка кандидат итеп билгеләдек. Хәзер ул үзе сайланасы округта сайлаучылары белән очрашып йөри, һич күзгә күренгәне юк

Мин синен хәлеңне анлыйм, Афзал, бик анлыйм. Сез инде күптән монда булырга тиеш идегез. Без генә, иптәшләрегез һәм гаиләгез генә түгел, сезне әдәбият та бик сагына. Чөнки ни генә булмасын, без монда һаман да бик аз бит әле Аннары, үзен беләсең, ул азның да барысы да төпкә җигелердәй кешеләр түгел, батки перәжкәдә’ генә баручылар Аннары, болай да бик житкән иде инде югыйсә Син монда йөз тапкыр файдалырак булыр идең Ләкин болар бит әле син сораган нәрсәнен ачкычы түгел, болар безнен теләк кенә

Мин сиңа язмаган идемме икән9 Республиканың җитәкче оешмалары аша Мәскәүнен тиешле урынына мөрәҗәгать белән керделәр, кайтырга тиешле иптәшләрнең исемлеге шунда бирелде Анда син дә бар Ул язу буенча, минемчә, бер кеше дә кайтмады әле. һич ашыкмыйлар кебек Минем белүемчә, була днп тә, булмый дип тә хәбәр дә килми Менә шундый хат Әпсаләм кайтты бит Ул авырып йөрде, комиссия торып тазалыгы чикле дигәнсыман бугай язу да аллы М аны да җибәрми, югары белемле кеше булгач, шулай инде ул ди үзе

Ерикәй һәм башка кайбер кешеләрне мин шушы арада күрәм Әгәр дә инде ул гомуми мөмкинлектән берни дә чыкмый икән (батки. ул шул гомуми булганга күрә дә эш чыкмыйдыр9), ул вакытта синең турыда аерым мөрәҗәгать белән керергә кирәк Чөнки син китүен һәм башка якларын белән дә бүгәнрәк кеше Ерикәй сессиягә баргач шул мәсьәләне кайгыртуын үтенеп берәр нәрсә эшләп булмасмы

Тагын ниләр языйм9 Хәзер сайлау белән мәшгульбез Яна. зур әсәрләр юк атс Язылганнары кайсы җитлекмәгән, кайсы гарип туган була Мин һаман бетерә алмыйм әле Вакыт җитми һәм тагын шундый кайбер дөньяви нәрсаләр

Ул сина бармаган жур. нишләтергә инде9 Синен теге хатынны алгач, редакциягә махсус барып. Иделле белән икәү Әнәснен нинди адрес белән һәм кайчан ничәне җибәргәнен үзебез тикшердек Журнал дөрес адрес белән һәм барысы да җибәрелгән Ул нинди гаҗәп эш? Батки. юлда адашып йөридер’

Татнэдаттан да теге китапның җибәрелүен тикшердем Зөбәйдә аны да декабрь аеңда ук җибәрде Анысы барып җиттеме9

° Псражкада прәшкә агы тон атка янга,ярдәмгә жигелгам ат

Хәзергә шунын белән тәмамлап торыйк. Ерикәй һ башка иптәшләр белән кинәшкәч, тагын язармын Әле теге хикәяңне укытканнар иде, ул турыда да язасы бар.

Ярый, сәламәт булып тор.

Абдулга һәм башка иптәшләргә күп сәлам.

Тиз көндә күрешүне көтеп, Гомәр Р.

30/1-46

Афзал!

Моннан берникадәр вакыт элек язган хатымны шәт алгансын Монысы инде шуның дәвамы сыман бер нәрсә булыр.

Әлеге дә баягы—теге мәсьәлә.

Ул турыда кичә генәк Әх.Ерикәй белән тагын сөйләштем Ул мина сине куандырырлык яңа нәрсә әйтмәде диярлек. Тик әлеге сина әйткән исемлекнең язмышы турында ул кайбер нәрсә белә икән Башта анын буенча җибәрергә булганнар. Әнә С. Баттал форсатны ганимәт белеп дип әйтимме, яисә шулай «мач» килгәнме—шул уңай белән кайтып өлгерде. Ләкин ул караш бик тиз үзгәргән, шул арада ук рөхсәт капчыгынын авызын бик нык итеп бәйләп куйганнар Син инде, бик табигый, нигә алай икән диярсең. Үзен беләсең, барысын язып бетерү дә мөмкин түгел.

Бәла шунда, башка халыкларның язучылары бит газетада язучы булып эшләгәннәр иде. Ә сез алай түгел, сез штаттагы сотрудниклар Әгәр дә сезнең ул яза торган нәмәстәкәегез чыкмый башласа, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителгән булыр иде. Шундый нәрсә ишетелмиме соң?

Безнең башлык Ерикәй хәзер депутат бит инде. Ул киләсе ай башында Мәскәүгә бара. Ана хәерле юл телик.

Шулай да син, әгәр кирәк-мазар була калса дип әйтеп, үзеңне жибәрү мәсьәләсен хәл итә торган башлыгыңның адресын, звание-фәләннәрен язып жибәр әле. Чөнки Мәскәү дә бит, әгәр шулайга китсә, анын фикере белән исәпләшә торгандыр.

Шулай итеп, Афзал туган, мин сина бу юлы бер дә куанычлы нәрсә яза алмадым Әгәр андый берәр хәбәр булса, хат язып утырырга түземлегем житмәс. тыр-тыр телеграфка гына йөгергән булыр идем. Инде икенче хатларның берсендә, бик озакламыйча шундыйны язарга насыйп булсын инде.

Монысы шунын белән бетте шикелле.

С.Ә.ннан синен хикәяңне укырга биргәннәр иде. (Үч иткәндәй, бу хатка гел күнелсез нәрсәләр турында гына язарга туры килә. Монысы өчен үзем дә бик уңайсызланам. Ләкин нишләмәк кирәк? .) Туп-туры гына әйткәндә, ул хикәян мина ошап житмәде. (Хәер, мина ошау-ошамау ул әле зур әйбер түгел.) Нигә алай9 Соры песинең нагрузкасы бик зур. Ана шул кадәр авыр йөк йөкләнгән, ул аларны күтәрә алмыйча һичшиксез үзе шул йөк астында калыр иде. Соры песи монда песилегеннән чыгып сугышчылар арасындагы нечкә мөнәсәбәтләрне, аларнын рухани хәлләрен үзгәртә алырлык бик дәү бер фигура булып китә. Шуннан ихтыярсыз хикәянен ышандыру көче кими, канәгатьсезлек туа. Белмим, бәлки миңа гына шулай тоеладыр. Ул хәзер редакциядә. Иделле нишләтә торгандыр.

Тагын ни язарга9 Казанда үзгәрешләр юк кебек. Бу арада матбугат дөньясында да телгә алырлык зур вакыйгалар булмады Без һаман шулай акрын гына яши бирәбез, сез кайтканны көтәбез.

Ярый, шунын белән тәмамлыйк инде Хикәян турында ялгыш сөйләнсәм, ягъни ялгыш фикер йөртсәм, язарсын әле

Абдул Әхмәткә һәм бүтән иптәшләргә сәлам.

Гомәр Аккомасты. 16/11-46.

3 апрель, 1946 ел.

Гомәр, Акком асты егете!

Менә шулай була ул: кеше сиңа яхшылык эшли, бу эшкә ул үзенең ин яхшы 152

«еонтьәм тыл хатлары

хисләрен, изге ниятләрен сала, ә син. анын тагын изгерәк эш эшләвен көтеп. ана рәхмәтенне әйтмичә тукталып торасын Минем белән дә шундый ук хат булды Син мина Хабаровск адресы белән берничә хатынны жибәрден. мин икенче хатынны көттем. Икенче хатынны алгач. Ерикәй Москвадан кайткач биреләчәк телеграммаңны көттем. Телеграмма бирерлек күңелле хәбәр булмады, ахры Чөнки телеграммалар ташучы почтальонның ате һаман да безнең ишекне килеп шакылдатканы юк Ә без шундый шатлыклы шакылдатуны һәр көнне, хәтта һәр сәгать көтәбез. Кайчакларында шундый көтү хисләре белән йокыга китәбез һәм шул хисләр белән урыныбыздан да торабыз.

Әгәр дә бу хисләрне мина, мин Казанда яшәгән вакытта, минем шикелле бер карт солдат язган булса, мин солдат йөрәгендә мондый акылсыз, хәтта жүләр дип әйтерлек Йөгәнсез хисләрнен яшәвенә гаҗәпләнер идем. Аннары ана. дилбегә озынлыгы итеп, тозлап-борычлап, шул ук вакыт вәгазь-нәсихәтне һич тә кызганмыйча хат язар идем. Оялтыр идем мин ул егетне. Менә югарыдагы юлларны язганда мин синен дә шундый сүзләрне күнелен белән язарга ашкыначагыңны сизгәндәй булдым Язма син аны, дус кеше, кирәкми! Кирәкми! Андый сүзләреңне очрагач, кайткач, аббылхаят касәләрен күтәргән вакытта әйтерсен. Андый минутларда әйтүе дә һәм тынлавы да җинел булачак. (Минем якын дусларымнан берсе—ак аракыны сугышка кадәр татып та карамаган бер әдәпле егет—күптән түгел генә бер хатын «Долой кызыл шәраблар, яшәсен Мәскәү ачысы!» дип бетергән иде Миңа да ул фикеремне шундый сүзләр белән очларга туры килер, ахры. Сугыш безне ачы кайгыны гына түгел, ачы хәмерне дә эчәргә өйрәтте )

Тукта, язган хатларың һәм минем турыдагы барлык кайгыртуларын өчен рәхмәт әйтеп үтим Тиз җавап бирмәвем белән бер әдәпсезлек күрсәттем, инде рәхмәт әйтмичә торып, бу әдәпсезлегемне тагын да дәвам итмим дим

Без һаман да әле Амур суын эчәбез, тимер дагалы итекләребез белән көнчыгыштагы кала урамнарын таптыйбыз. Сугыш беткәннән сон да инде икенче пар итекне туздырабыз, ул көннән сон инде шул кадәр күп вакыт узды, хәтта А.Әхмәткә инде яна тешләр дә чыга башлады

Без синнән монда очерклар көтеп ятабыз, ә син анда хәтта мыегынны да бөтереп карамыйсын Шушы көннәрдә сина 80 сум акча барып җитәр, ул сиңа кайтарылып алынмый торган «аванс» Берәр очерк көтәбез.

Син хатыңда: «Сезне кем җибәрә ала?» дип сораган идеи Безне бары Москва гына, Шикин гына җибәрә ала. Аннары син анда капчык авызын каты итеп бәйләү турында да язган иден Нәкъ шуны инкяр иткән кебек, синен хатны алган көннәрдә бер казах егете, бер бүрәт егете китте дә барды Барсы да безнен шикелле штагтагы халыклар. Рус иптәшләр шундый ук штаттагы халыклар иле

Тастымалның'" (Ибрай шулай атый) тукталуы турында сүз юк әле

Ерикәй Москвадан нинди хәбәрләр алып кайткан? Казанда нәрсәләр бар9 Тукай көннәре ничек үтте? Барсын да яз әле

Мине искә төшергәннәр булса, сәлам диген аларга.

Салам белән А. Шамов

P.S.

А.Әхмәтнен теше турында яздым, хәтта анын дагалы итеген дә искә алдым, ә аннан сәлам язарга онытканмын. Безнен заман Хуҗа Насретдинының да сәламен кабул күреп ал инде син!

«С.Ә »ның №7дә Әдип Маликовнын" поэмасы бар Нинди егет ул? Нигәдер ул X Т ны бик хәтерләтә. Ул түгелме икән дигән фикер дә килә кай минутларда Чынлап та.

 

' Маннур Шәйхи Маннур (1905 80),язучы.

° Әх Исхак - Әхмәт Исхак (1905-91). шагыйрь, тәрҗемәче

[3] М.Садрый- Мехәммәт Садри (1913-99).шагыйрь

’ Ярми - Хәмит Ярми (1904-81).фольклорчы галим