Логотип Казан Утлары
Бәян

ЮКӘ ЧӘЧӘК АТКАН ЧАК ИДЕ

 

(НУРЗИФА)

 

Күңел сандугачы сатылмый

Хәнәфи табынның шәбен әзерләгән иде. Аракының «Смирновски»е. шампанскийның Франциядә эшләнгәне, коньякнын «Һеннеси* дигәне Сонгысы үзе өчен, билгеле, тегеләрнең авызы аракыга күнеккән. Ә шешәләр табынны ямьләп торсын. Торсыннар! Бик затлы рестораннарда да андыйлар өстәлгә сирәк куела. Кабымлыклар да «Бәхетле* кибетенен махсус киштәләреннән яисә алдан заказ биреп пешертеп алынган: казылык, бастурма, рулетлар. Сырларнын Австриядән, Алманиядән китерелгәннәре Авокадо, манго, ананас

Мондый табыннарның тәмен белә иде Хәнәфи. Һәм рәхәтләнеп тезде дә. «Мальчишник»ка. ягъни егетләр генә җыелганда менә дигән инде

Әмма күңелне ин нык очындырганы табында түгел, идән астында иде Мозаффарның баш өстендә аның дуслары белән кәеф-сафа корып утыру үзе генә дә ни тора! Кайсыдыр җаһилләр җиңелгән дошманнарын тезеп яткырып, алар өстенә такта җәеп, мәҗлес үткәрә торган булганнар Дошманнарын изә-изә биегәндә алар нинди ләззәт кичергән булсалар, бу минутларда Хәнәфинең күңелен шундыйрак хисләр кытыклый иде Дөрес. Ансар җырларга теләк белдермәгән иде белдерүен, әмма мондый табын янында, мондый эчемлекләрне авыз иткәннән сон чын җырчы тыела аламыни?

...Егетләр бүлмәнең бусагасын ничектер сагайган кебегрәк атлап керделәр Көн яктысыннан сон биредәге аксыл лампалардан, ясалма тәрәзәдән төшкән яктылык никтер җансыз кебек тоелды, ялтырап торган паркет, биек түшәм салкын сыман—кыскасы, бу торакка җан җылысы иңмәгән . кот кермәгән иде әле

—Ә моны ник каплап тотасың?—дип сорады Зөфәр дивардагы калдаулы
рамга ишарәләп. Һәм өстәл янында мәрәләнгән Хәнәфи аны-моны анышып өлгергәнче, киндерне тартып та алды. Картинадагы чалкан яткан ефәк күлмәкле кыз, башын борып, бүлмәдәгеләргә сынап карагандай булды.

—Бәй, Мозаффарныкы бит бу!

—Әйе, аныкы,—диде Хәнәфи Иде,—дип өстәде аннары.

—Ә хәзер кемнеке?

—Безнен хуҗага сатты ул аны,—диде Хәнәфи.

—Ну бу байлар! Һәммәсенә куллары җитә! Монысын сатмыйм, дигән иде бит Мозаффар, ник алай итте икән?

—Анысын үзеннән сорарга кирәк инде,—диде Хәнәфи.

—Сорар идем дә, юк бит әле ул. Иллә дә әйбәт булыр иде, шушында булса. Һич башыма сыймый: кайда йөри икән сон ул?

—Илһамы килгәндер дә бездән качып кына чираттагы шедеврын язып ята торгандыр әле,—диде Ансар.

—Озак тормас, шәт. Ул Прагага киткәнче бер очрашасы иде.

—Әйе шул, бусы очрашунын соңгысы булмас, —диде Хәнәфи —Ягез әле, утырышыйк. Юкса «Смирновский» белән шампанский җылына монда! Кайсын салыйм сезгә?

—Ин шәбе агы инде...

Хәнәфи, кыйбатлы ресторандагы официант кебек кыланып, биек, сырлы, үтә күренмәле шешәне ак тастымалга урап тотты да, озын торыклы рюмкаларга аракы койды. Үзенә коньяк салды.

Табын янына утырышып, очрашу хөрмәтенә дип берәрне йотып куйгач, тамаклар җылынып киткәндәй булды, әмма нилектәндер күңелләр салкын калды кебек. Жан дуслар арасында була торган якынлык уянмады, телләр чишелеп, авызлар ерылмады. Чәйнәштергән арада ихатанын хуҗасы Самаркин хакында сорашып алдылар, анын Италиядә Берлусконинын бер вилласын сатып алырга йөрүе турында ишеткәч, тел шартлатып, башларын чайкап куйдылар.

—Нинди-нинди хезмәтләре аркасында шулкадәр байлыкка ирешә икән бу адәм баласы?—диде хәйран калып Зөфәр.

—Эшләп кеше байый димени!—диде ана Ансар.

—Шулхәтле малны талап җыймагандыр бит инде! Тотып ябарлар иде!

—Андыйларны бик тота алмыйлар!—дип шагыйрьне баласыткандай әйтеп куйды Ансар.

—Мал туплый белү би-ик күп хезмәт сорый ул, егетләр,—диде Хәнәфи гадәтенчә серле елмаеп.—Асылда без барыбыз да бай-мул яшәргә омтылабыз Тик мона ирешү өчен төрлебез төрле чара куллана. Фәкать шул гына. Кайсыбыз сайлаган чара үтемле була, ә кайсыбызныкы юк.

—Ин үтмәсе каләмдер инде анын,—дип куйды Зөфәр —Җырчыларга түлиләр әле, ә менә безнен кебек каләм ияләренең хәле мөшкел. Китап чыгарыр өчен җитмеш мен сорыйлар. Шуны да табып булмый.

—Болай гына чыгармыйлармыни? Хөкүмәт хисабына,—диде Хәнәфи — Өстәгеләр, милләтне кайгыртабыз, дип күкрәк сугып мактана лабаса.

—Нәшриятта чират бит Шигырь китабы әкрен сатыла, элек чыкканы да складта ята, диләр дә бетте китте.

Ансар Хәнәфигә төбәлде:

—Хуҗаңа сүз кушып карамыйсыңмы соң?—диде.—Назиров ул татарның күз өстендә каш кебек шагыйре, тере классик, диген. Анын яна әсәрләрен халыкка җиткерергә ярдәм итсә, савап булыр үзенә, бераз булса да гөнаһлары ярлыканыр. Житмеш мен ана «фу» бит ул...

Хәнәфи башын иеп, уйланыбрак торгандай итте дә:

—Анысы шулай... Ләкин тик торганда акчасын унга-сулга сибеп йөргән
кеше баемый шул ул,—дип, Ансарның тәкъдименә читтән суктырып җавап бирде.

Шул-шул, үзләренә файдасы тимәсә, тиен дә бирмиләр'

—Мин нинди файда китерим инде ал арга,— диде Зөфәр монсу гына,—Бар байлыгым — күңелдәге былбыл да кулдагы каләм . Берсе дә кибет киштәсенә куя торган түгел.

—Алай димә! Бу заманда матбугатның көче бәяләп бетергесез!—дип каршы төште ана Ансар.—Каләм ияләре, әнә, әле кичә генә халыкка исеме дә билгеле булмаган адәмнәрне ике-өч ай эчендә президент ясап куя. Башкаларга да яхшылык эшли, үзе дә рәхәт яши. Каләмне аны сата белергә генә кирәк.

— Каләмне сату дип әйтү генә ансат,—диде Зөфәр —Үз-үзенне, кешелегеңне сату дигән сүз бит ул Исемле каләм ияләренен бәгъзесе, селәгәен агызып, берәр байны күккә күтәреп мактап язып чыкса, бөтенесе беләләр: бу автор шул бай исәбенә китабын нәшер иткән Яки аннан башка төрле файда күргән. Хәзер шунын әжерен түли. Һәммәсе ап-ачык, кулыннан тотучы гына юк.

—Әйе шул, аның өчен берәүне дә судка бирмиләр Штраф та салмыйлар хәтта. Куркып-нитеп торасы юк,—диде Ансар үчекләп Самаркиннан акча аласын икән, шигъри тулпарынны анын арбасына җигәргә тиеш булачаксын инде. Аны мактап бер шигырь генә булса да чыгармый котыла алмассың Ә бәлки, ана мәдхия җырлап поэма язарга туры килмәгәе әле!—диде Ансар

—Бу очракта шигырь-поэма ише генә батмас шул,—диде Хәнәфи «Ватаным Татарстан»да... ин яхшысы, «Вечерняя Казань» гәзитендә, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре дигән титулларыңны куеп, зур мәкалә бастырып чыгарырга алынсак, ул чакта сүз алып барып булыр иде. Егор Викторович андыйны ярата. Сайлаулар якынлашып килә. Яхшы булыр иде ул.

—Татар кешесе өчен шагыйрь Назировның сүзе изге! Ул мактаган кешегә халык сайлауларда тавыш бирә дә бирә инде —диде Ансар тагын да мавыккандай кыланып Чынлап торып тотынсамы! Самаркинны Татарстаннан Рәсәй думасына, билләһи, сайлаттыра Ә син аннан кыйбат сора,—диде Ансар Сатылгач сатылгач, баеп калырга кирәк. Жиде томлыгыңны бастырып чыгарырлык итеп бирсен.

—Сатылырга кинәш итәсез инде алайса... Ә бит без сатылмаска, шигърияткә, сәнгатькә риясыз хезмәт итәргә, дип ант бирешкән иҗат әһелләре.

Беркемгә дә баш имәде шагыйрь,

Бөгелмәде сыны шагыйрьнен.

Кәйлеләрнең йөзләренә бәреп.

Чын дөресен әйтте шигыре

—Озакламый очрашырбыз,—дип дәвам итте ул.—Мине каршыгызга бастырып, йөземне кызартмакчы инде әллә сез?

—Нинди хыянәт булсын ул? Шигырьне ташлап, базарга сәүдә итәргә чыгып басмадың ла син! Иҗат җимешен саткан һәр сәнгать кешесен талантына хилафлыкта гаепләп буламыни*1 Әгәр алай га китсә, җырлаган өчен акча алган артистларны да гаепләргә була Әйдә, бер тост әйт әле, Ансар!— дип сүзне икенчегә борды Хәнәфи —Әллә сон җырлап бирәсеңме?

—Чыннан да, җырлап җибәр әле, малай'—дип ана кушылды Зөфәр —Гонорарын күп түлисезме соң?

—Шигырь белән түләрмен! Самаркинга сатылып булмас, ә сиңа— рәхәтләнеп!

Ансар тамагын кыргалады да «Баламишкин»ны такмаклап җибәрде:

—Мишкиннарның өе зәнгәр.

Без дә шулай буятыйк;

Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,

Күңелләрне юатыйк.

—И-их, шәп тә әйттерәсең инде!—диде Зөфәр. Һәм үз такмагын әйтергә кереште.

—Гыймадинен тавышы шәп,

Чи күкәй эчә микән?

Мин дә шулай җырлар идем—

Мин дә күкәй эчәр идем—

Ничәне эчим икән?

Сүз шунда өзелде—ишек каерылып ачылды һәм бусагада Самаркиннын мәһабәт гәүдәсе пәйда булды. Бүлмәдәгеләр ихтыярсыздан урыннарыннан торып басты.

Көтелмәгән хуҗа

—Ну, орлы, как вы тут устроились без меня, а9 Привет, привет'

—Сез кайчан кайттыгыз! Нигә хәбәр итмәдегез? Машина белән каршы алган булыр идек...—дип ана каршы атлады Хәнәфи Бер мизгелдә ул ничектер кечерәеп, шинеп калгандай иде.

Синннән башка каршы алучы юк, дип уйлыйсынмы әллә мине9 Монда әйбәтләп каршыла! Ә син, күрәм, хуҗага дип прибор да куймагансын

—Хәзер! Хәзер!

Хәнәфи, кая басканын белмичә, шкафка таба атлады, тартмаларны каударланып ачкалап, савыт-саба шылтыратырга кереште. Кунак егетләрнең карашы исә хуҗага төбәлгән иде.

Самаркин кая гына барып, нинди генә төркемгә эләксә дә. барча карашларны үзенә җәлеп итә торган кеше иде. Бүтәннәрдән бер башка калку, карап торышка ук гайрәтле, шул ук вакытта ыспай гәүдәле Кыска киселгән салам чәчле йомры башы текә муенга утыртылган, кояшта янмый торган ак бите уртасында зур гына туры борын, үткен карашлы күксел күзләр Кызыл иреннәре арасыннан тигез, таза, саргылтрак эре тешләре күренеп тора. Ияге нык ихтыярлы, үзсүзле кешеләргә хас булганча, шакмаклы, чыгынкы

Әмма яше кырык тирәсендәге бу ирне башкалардан аерып торган төп сыйфат килеш-килбәтендә генә түгел, ә бәлки кискен, төгәл хәрәкәтләрендә, һәркемгә өстән карап күнеккәнгә, бераз кысылган күз карашынын үткенлегендә, бөтен рәвешеннән бөркелеп торган буйсындыру көчендә иде. Ир солтаны, дөньяның тоткасы, алтын багана дип нәкъ шундыйларга әйтәләрдер. Кара сызыклы ачык коңгырт костюмы, керсез ак күлмәге, алсу галстугындагы каптыргычта җемелдәгән асылташ, пинжәгенен ачык изүен рәтләштергәндә сул беләгендә ялтырап алган кыйбатлы сәгать (мөгаен «Ролекс»тыр), уң кулының атсыз бармагындагы кин алтын балдак, ялт итеп торган көрән штиблетлар—болар барысы да затлы картинаның бик тә кыйммәтле кысасы шикелле иде.

Кая басса шунда киң мәйданны биләргә күнеккән, күзе төшкән һәрнәрсәгә хуҗа булырга омтыла торган зат иде бу. «Кин урамнар безгә
тар»,—дигән җырны нәкъ менә шундыйлар уйлап чыгаргандыр да.

Ул кин елмаеп, җинел адымнар белән туп-туры Ансарга таба юнәлде:

—Вот так встреча! Здравствуй, дорогой!

Анын кыяфәтеннән, көр тавышыннан бүлмә ничектер кечерәеп, җылынып киткәндәй булды

—Гәзитләрдә сезне Голландиядә дип язганнар иде бит әле! Кайтыгызмыни?—дип аптырап калган җырчыны кочаклап, аркасыннан каккалады ул.

—Исәнмесез,—диде анын кочагында бераз кечерәебрәк калган Ансар — Кайтканыбызга өч көн генә әле.

—Молодцы! Хәнәфи, син нәрсә мыштырдыйсын анда?! Мин кайтуга шундый бөек җырчыны чакыргансың икән, сыйлый да бел!

Хәнәфи өстәлгә чиста тәлинкә-чәнечке, бокаллар куйган арада:

—Ә бусы безнен бик атаклы шагыйребез Зөфәр Назиров.—диде —Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре.

—Бик шатмын!— дип Зөфәрнен кулын кысты Самаркин. Анын йөзе сүрелгән, карашы читкә төбәлгән иде Күренеп тора: ул шигърият белән кызыксынмый, җырчылар белән исә бай мәҗлесләрдә, кичәләрдә күп аралаша иде, күрәсен.

Хәнәфи кунакларга—аракы, хуҗа белән үзенә коньяк салды да, рюмкасын күтәреп:

—Юлларыгыз ун булган өчен!—диде

—Ә син минем юлым уңганны каян беләсең ?

—Күренеп тора.

Рюмкасын бушаткач, Самаркин кызыл балык калҗасын кабып чәйнәштерде дә:

—Семганың тозы аз,—дип тоз савытын тәлинкә өстендә селкештерде.

—Нәрсә шым булдыгыз,—диде —Мин кергәндә әңгәмәгез бик шәп куерган иде бит. Нәрсә турында иде ул?

—Матурлык турында.

—О-о, матурлык турында бәхәс купса, акча ызгышыннан яманрак инде ул. Уртак матурыгыз бармы әллә?

—Юк, без сәнгать турында. Сәнгатькә тугрылыклы хезмәт итәргә, байлык артыннан кумаска дип ант итешкән идек,—диде Зөфәр

Самаркин чәйнәвеннән туктап, аңа текәлде

—Сез ана ничек хезмәт итмәкче идегез сон'’

—Һәркем үз өлкәсендә. Мин шигърияттә, Ансар сәхнәдә, Хәнәфи белән Мозаффар рәсем сәнгатенә... Ничек дигән әле Пушкин: «Веленью божьему, о муза, будь послушна'»

Самаркин борылып Хәнәфигә текәлде.

  • Шулаймыни? Син дә сурәт ясап кына тамак туйдырмакчы идеңмени?

—Ну, яшь идек бит Идеалист чак...—диде Хәнәфи

  • Нәкъ менә яшьлектә антлар ихлас күңелдән, чын йөрәктән бирелә дә инде! Кызганыч, арагызда мин булмаганмын

Зофәр гаҗәпләнеп ана төбәлде

—Сез дә кушылган булыр идегезме әллә'’ Сәнгатькә хезмәт итәргә ант эчәр идегезме?

—Ә сез бездән башка гына яшәп бетермәкче идегезме әллә?—дип үткен карашын Зөфәрнен йөзенә төбәде Самаркин — Шалишь, брат' Без булмасак. сез дә юк Ә менә бергәләшеп тотынсакмы? Сәнгать гөрләп үсәчәк. Мин үзебезнең опера театрын Франциягә алып барырга уйлап йөрим әле Ә нәрсә, заманында Дягилев эшләгән безнен кулдан килмәсме
әллә! Парижда анын «Дягилев сезоннары» булган бит. Ә менә мин меценат булып, Самаркин сезоннары уздырсам? Меценат Самаркин! Шәп янгырый бит, черт побери! Ансарны Франс-опера сәхнәсенә менгереп җырлатсак, беләсезме, ничек гөрләр иде анын даны!

Ансарнын йөзе алланып чыкты.

—Белмим шул...—диде ул бик нык шикләнеп —Алдан әйтүе кыен.

—Әллә булмас дисенме?

—Зур акчалар белән әллә ниләр эшләп булыр анысы. Театр директорына әйтегез генә, җир читенә алып бара. Тик мине анда ничек кабул итәрләр бит әле...

—Ә син булдырам, диген Мин сине ин талантлы җырчы дип беләм, син дә шуна ышан. Талантка тыйнаклык килешми, брат! Мин Миланда «Ла Скала» да булдым. «Травиата»ны тынладым. Андагы Альфред синен кисеп ташлаган тырнагына да тормый! Ни тавышы, ни кыяфәте. Театр бинасынын да безнен Казанныкыннан артык җире юк! Булган байлыкны күрсәтә генә белмибез. Менә Мәскәүдәге картиналар галереясын ачып җибәрик әле. Аннары мин театрга ныклап тотыначакмын. Кстати,—дип Хәнәфигә борылды ул.—Казаннан кемнәрнен картиналарын алып барасын кайчан хәл итеп бетерәбез инде?

—Ин беренче чиратта Юлдашевнын әсәрләрен алырсыз инде,—диде Зөфәр.

—Ә ул кем?

—Хәнәфинең сабакташы.

— Шулхәтле талантлымыни? Ә ник син мине анын белән таныштырмыйсың?

—Юкка чыккан әле ул,—диде Зөфәр.

—Ничек юкка чыккан? Кая?

—Хатыныннан качкан булса кирәк.—диде битараф тавыш белән Хәнәфи —Бозылышып йөргән чаклары.

—Хатыннан качса, дусларыннан качмагандыр бит?

—Безнең шалтыратканга да җавап бирми шул,—диде Ансар.

—Сәер халык шул ул рәссамнар. Акылы тулы булган кеше ижат итә алмый, диләр бит.

Зөфәр чәйнәп утырган хуҗаны күзәтте. Болгавыр заманда кинәт баеп китүчеләр арасында иң нык күзгә ташланганы, мөгаен, Егор Самаркин иде Моннан ун еллар элек, заводлар туктап, фабрикалар ябылып, эш кешесе ике кулын салындырып өенә кайтып утыргач, ил җитәкчеләре һәркем үз ягын үзе карарга тиеш, дигән күрсәтмә биргәч, бар халык, нәрсәгә тотыныйм да. ниләр майтарыйм икән, дип аптырап йөргән арада, болганчык суда коры кул белән чуртан эләктерә белүчеләр табылды. Ике-өч ел эчендә ниндидер могҗиза белән зур заводлар, рудник-шахталар аерым шәхесләрнең кулына кергән булып чыкты. Ничек алай булган? Илнен бөтен байлыгын бар халыкка тигез итеп бүлеп бирергә ниятләгәннәр иде бит югыйсә. Шул ниятне тормышка ашыру максатыннан һәр гражданинның кулына «ваучер» дигән кәгазьдә өләштеләр. «Һәр ваучерның бәясе бер «Волга»га тин!»—дип кат-кат гәзитләрдә басып чыгардылар, телевизор экраннарыннан сөйләделәр.

Тик халыкнын күпчелеге ул кәгазьне машинага алыштыру жаен тапмады. Менә шуның рәтен-жаен белгән, юлын тапкан үткен адәмнәр баеп калды да инде. Самаркин шундыйлардан иде. Ул, мәсәлән, авылларга барып, анда кооперативлар оештырып җибәрде Һәм шул авылларда яшәүчеләрдән ваучерларын җыеп алды да, алар урынына «акция» дигәннәрен тоттырды. Ваучерларын базарда яртыга алыштырган сәрхүшләр бер тапкыр булса да эчеп кинәнделәр ичмаса, Самаркинның кооперативына кергән җир
кешеләренә анысы да тәтемәде. Чөнки алар аны-моны аңлап, унга-сулга карарга өйрәнгәнче, еллар узып китте, ул арада теге «акция»ләрне өләшкән кешеләрнен кайсы эшен алыштырган, кайсы пенсиягә чыккан, кайсы гүр иясе булган иде инде. Нәкъ Хужа Насретдин әйткәнчә: биш ел узганчы йә ишәк, йә бай үлә.

Ә менә Самаркин канатны кин жәйгән, бөтен Рәсәйне инли, хәтта Себергә, Ерак Көнчыгышка барып җиткән иде. Анда исә үзләренең башлы, тешле, мут егетләре җитәрлек, читтән килгәннәрне кочак жәеп көтеп тормыйлар. Самаркин баргач, анда зур ыгы-зыгы купкан. Бу инде сина Идел чуртаннарынын тешләшүе генә түгел. Тын океанда акулаларның чәйнәшүенә тиң булган, күрәсең. Һәрхәлдә гәзитләрнен «Криминал» дигән бүлегендә анын исеме еш телгә алына. Тумышы белән Казаннан булгангадыр инде, ана «Татар» кушаматы тагып куйганнар, ә бу андагы күпләрнең күңелендәге нәфрәт хисен тагын да ныграк күпертә иде.

Хәлбуки, бу кушамат ана бөтенләй гаделсез тагылган иде. Паспортына милләте «русский» дип язылган иде анын. Дөрес, нәсел тамырына төшеп казынсаң, мөгаен, татар каны да табылыр иде Әмма кыяфәтенә караганда бу сизелми, анын чуваш йә мари булуы бик ихтимал. Безненчә яхшы гына пупалавы да шуны дәлилли. Кушаматына исә ул тамчы да гарьләнми, киресенчә, авызын ерып, күзләрен корычтай елтыратып: «Татар барда хәтәр бар!»—дип кенә җибәрә.

Андыйга исе китми егетнең, кушаматлары аннан башка да җитәрлек. Эшем кешеләре тирәсендә ул «Инвестор», туксанынчы елларда «Самаринвест» дигән бер оешмасы бик шаулап алган иде Телевизордан бу сүзнең алтын кирпечтән тезелгәнен көненә әллә ничәшәр тапкыр күрсәтеп тордылар. Шуна ышанып, бик күпләр соңгы акчасын Инвестор Самаркинга илтеп бирде. Бу табынга алданрак өлгергәннәр майлы калҗа эләктерде эләктерүен, әмма күпчелек кәкре каенга терәлеп калды Бәгьзеләр «Әйдәгез, бергә оешыйк та, судка бирик!»—дип кычкырынганнар иде дә, халыкнын күпчелеге еллар буе суд юлын таптасын күз алдына китерде дә тынды

Мәдәният тирәсендәгеләр Самаркинны яратып «Безнең Спонсор» диләр. Ә кайберәүләр өчен ул «Братан Егор».. Инде менә «Меценат Самаркин» да булмакчы!

Халык арасында анын исеме президентныкыннан ешрак телгә алына Кайберәүләр гаепләсә дә, күпләр соклана Менә ичмаса яши белә кеше! Бөтен Казан халкынын күзен кыздырган, алты метрлы ак лимузины гына да ни тора! Игелекле гамәлләрне дә күп кыла: теге чакта үзенең кооперативына кереп торган авылларның берничәсендә чиркәү, мәчет төзетте, күпер салдырды Ятимнәргә, сукбайларга, ристаннарга күрсәткән ярдәме хакында да язгалап торалар

Рәсәй думасына элекке сайлауларда, Самаркинга халыкнын туксан тугыз проценты тавыш биргән диделәр Телевидение дума утырышларын күрсәтә башласа, экранла анын чырае чалынмый калмый, чөнки тирәсендә һаман ыгы-зыгы кубып кына тора, бервакыт хәтта Жириновскийның үзе белән якалашканы күзгә чалынды

Боларны яшен тизлеге белән күз алдыннан үткәргән Зөфәр икеләнебрәк утыра иде Ничегрәк сөйләшергә монын белән: Спонсор итепме. Инвестор итепме? Ваучерлар турында сорасан ни әйтер икән1 Эш шунда ки. анын Мөслим районында яшәп ятучы әти-әнисенен. туганнарынын әлеге хикмәтле кәгазьләре дә шушы адәмнен кулына кереп юкка чыккан иде

Егор исә алдындагы тәлинкәсенә текәлгән дә. тоз сибелгән семга балыгын чәйни, берни дә сизми кебек. Ләкин ул ерткыч җанвар сизгерлеге белән шагыйрьнең өнәмәгәндәй, хәтта гаепләгәндәй карашын тоеп алды.
Аның белән сүз көрәштерәсе килми иде, шуңа күрә авыз ачарга ирек бирмәде, Хәнәфигә борылды да:

—Ә син монда ниләр майтардын?—дип сорады.

—Күп эшләр башкарылды инде. Аскы катларны да рәтләп бетердек...

—Карап карарбыз...

Бу сүзләрне ишеткәч, Хәнәфинен чырае тартышып куйды

—Тик бүген булмас инде, арылды, —диде Самаркин —Иртәгә иртән астын-өстен тикшереп чыгарбыз...

—Монда гына ял итәсезме?

—Хатын янына кайтыйм әле мин. Иртәнгә әзер бул!—диде ул бармак янап Хәнәфигә.—Кара аны!

Һәм кулын салфетка белән сөртеп балык өстенә ташлады да, урыныннан кузгалып, ишеккә юнәлде.

—Янадан очрашканга кадәр сау булып торыгыз!

Хәнәфи анын артыннан җиңел сулап карап калды. Ул тизрәк дусларын илтеп куярга ашыга иде. Чөнки бүген караңгы төшүгә бик мөһим мәсьәләне хәл итәсе бар: Мозаффарны кая да булса яшерергә кирәк иде

Тоткынны кая куярга?

«Дэу-Нексия» яртылаш балчыкка каткан, түбәсеннән күксел икәне беленсә дә, аскы өлешенен төсен чамалау авыр иде. Әле генә кунакларын «Джип-Чероки» белән озатып кайткан Хәнәфинен моны күреп, болай да сытык чырае тәмам бозылды: явар-яумас яңгырдан шушы кадәр пычранырга каян җай табалардыр! Машинадан анын каршына чыгып баскан Кырысның үзен күр тагын: өстендә һаман шул бер ала-кола ярым хәрби форма. «Ташла шул чабарыңны, Чечняда түгелсен!»—дип әйтеп тә карады инде аңа Хәнәфи «Ыштансыз йөрергәме әллә?»—дип дорфа җавап бирә Кырыс. «Башка ыштан бетмәгәндер ләбаса!»—«Сиңа барыбер түгелмени'’ Эш эшләнә бит».

Кыяфәтенә карарлык түгел, сагыз чәйни үзе җитмәсә. Таптылар гадәт! Телевизорлардан күренгәне бар: кайбер президентларның тән сакчыларына кадәр лач-лач сагыз чәйнәп йөри!

Кин таралган бу яман гадәтне дә Хәнәфинен җене сөйми иде. Ләкин сакаллы сабыйны әдәп-тәртипкә өйрәтер чак түгел иде

Ул, машина янында баскан килеш кенә ике авыз сүз белән хәлнен мөшкеллеген аңлатты: иртәгә иртән хуҗа бөтен ихатаны тикшереп чыгачак. Һәммә нәрсәне тәртипкә салырга кирәк булыр. Барыннан да бигрәк. Мозаффарны анын күзенә чалындырырга ярамый. Димәк, аны башка берәр җиргә күчереп торырга туры килер. Вакытлыча, бер-ике көнгә генә. Хуҗа Казанда, мөгаен шуннан артык юанмас.

Моны ишеткәч. Кырысның чыраенда астыртын, кинәнүле көлемсерәү чагылып узды. «Әһә, миннән башка бер эшең дә бармыймы0»—дигәнне анлата иде бу.

—Эшлибез аны, элементарно,—диде аннары —Безнен Левченко поселогында бик аулак куышлар бар. Яки Жилплощадкада. Эт белән эзләсәләр дә таба алмаячаклар. Егетләр бик ышанычлы.

Хәнәфи һаман әле сагыз чәйнәп торган Кырысның чыраена нәфрәт белән текәлде.

—Бу эшкә син ничә кешене катнаштырмакчы буласын тагын?

—Кешесез булмый бит инде.

—Тап бер җаен! Синнән, миннән гайре беркем дә белмәсен! Еракка олактырма! Күз алдындарак булсын! Хакыннан тормам!

 

юка чачак аткан чак идв

Кырыс башын кырын салып соры болыт каплаган күккә карады, гүяки аннан вак яңгыр аша ниндидер кинәш көтте. Менә анын чырае яктырып китте:

—Бар андый бер аулак урын

—Нинди аулак урын?!

—Анда кергән-чыкканны санап бетергесез! Ишегалдында кафе, ишек төбендә каравылчы утыра.

Кырыс үзеннән шактый тәбәнәк Хәнәфигә баласытып карап кхйды

—Нәкъ менә шуңа күрә югалганны аннан эзләргә берәүнең дә башына килмәячәк тә инде,—дип дәвам итте Кырыс, шәкертенә сабак аңлаткан мөгаллим тавышы белән —Анын бакчасында шәп кенә куыш бар Шушындый очрак өчен махсус ясап куйган шикелле. Бер кешегә менә дигән. Ишек-тәрәзәсе юк, тирә-ягын кычыткан баскан. Төнлә илтәбез дә тыгабыз шунда.

—Ишексез булгач, ничек тыгарсын соң син аны?

—Түбәдән төшерербез. Түбәсе чәрексез күренә, калайлары купкалаган

—Кычкыра башласа?

—Ә нәрсәгә аны кычкыртып торырга9

—Ә ничек кычкыртмассыз?

Кырыс, чәйнәвеннән туктап, Хәнәфигә аңгырага карагандай текатде. Аннары җилкәсен сикертеп:

—Анын чарасы бик гади инде: авызын томалыйсын,—диде

—Син киткәч кычкырса, дим!

—Аны кем ишетсен! Кеше-кара йөри торган җир түгел лә.

—Шул куышта адәм баласы күпме жан асрар дип беләсең9

—Бер атнага берни булмый Әнә, телевизордан күрсәтәләр бит. җир тетрәп, хәрәбәләр астында исән калган кешеләрне икешәр атнадан сон тапкан очраклар бар.

Хәнәфи пошаманлы уйга калды: албәтгә инде, сабакташыңны ташландык будкага тыгып кую акылга сыя торган гамәл түгел иде. Андыйларны шул борынгы заманнарда кансыз байлар, үзләренең кальга-крепостъларында гына эшли торган булганнар. Әмма бүген шуннан башка чара да юк иде.

Икенче яктан уйлап карасан, нәрсәсе бар анын ул хәтле? Жылы матрас, юрган, мендәр төшерергә кирәк булыр. Каплы су. печенье-мазар Бер кичкә кер мичкә, дигәннәр. Иртәгесен, бәлки, һәммәсен бүтәнчә хәл кылып булыр.

—Тик сак булыгыз, пырдымсыз кыланмагыз!—диде ул ризалыгын белдереп.

—Обижаете, шеф!

— Мин монда булмыйм, үзегезгә кала. Кайчан алып китәсез?

Ин җайлы чак төнге сәгать өчләр тирәсе инде

—Патрульгә юлыга күрмәгез тагын

—Ул сәгатьтә ментларны дә йокы баса.

Сүз дә юк: хәтәр ният иде бу Әмма Хәнәфи башка чара тапмады, шунлыктан ризалашмый булдыра алмады.

Таш капчыкта

Ике култык астыннан аркан белән бәйләнгән хәлдә таш капчыкка убылгач, Мозаффар үзен яман төш күргән кебек хис итте Ни өчен аны бирегә китереп тыкканнарын аңлаудан тәмам гаҗиз иде ул. Нәрсә

 

кирәк Хәнәфигә? Куркытырга гына маташуымы, әллә бөтенләй юк итеп, котылырга ниятләгәнме?..

Бу инде сиңа яшерен остаханә түгел—анда урынын корыда, җылыда, яктыда иде. Биредә исә озак чыдап булмаячак. Моннан аны чыннан да тиз генә таба алмаячаклар... Кай төш икән сон бу? Жайсыз, сасы багажникта килгәндә, ул әлләни ерак китмәгәнннәрен чамалады чамалавын. Ләкин каян кая барганнардыр бит...

Багажниктан сөйрәп чыгарганда, анын күзләрендәге бәйне тагын бер тапкыр тикшереп, тыгызладылар. Аннары култык астыннан бау белән бәйләп, каядыр өскә өстерәп алып менделәр дә, аска томырдылар, тәнне яман авырттырып, бауны кире суырып алдылар. Артыннан ниндидер йомшак әйбер ишелде. Әллә сон тереләй күмеп куялармы? Бу уйдан Мозаффар тирләп чыкты. Кабаланып капшанды—йомшак нәрсә сырма булып чыкты. Аннары өстән сузылып юрган төште, ниндидер вак-төяк коелды. Алары пластик шешәләр, кәгазь каплар—жан асрарлык азык-төлек иде булса кирәк.

Димәк, аны биредә юк итәргә теләмиләр. Бусы бераз хәл керткәндәй итте. Ул сырманы астына салып, юрганга төренеп утырды. Өстә, кайдадыр югарыда калай шалтырады. Караңгылыкка күнеккән күзләр анда яктылыкны шәйләде. Башта киңрәк тоелган яктылык чыганагы шундук тараеп, сызык кына булып калды—куышны өстән томаладылар булса кирәк.

Бу ни дигән сүз? Мондый хәлләр элекке заманнардан калган мажаралы романнарда гына тасвирлана лабаса! Әллә аны еллар буена шушында ябып тотарга җыеналармы?

Үче шулхәтле көчле микәнни сон бу Хәнәфинен? Көнләшүеннән тәмам шашканмы әллә? Кешене тотып алып ябып куеп, ирегеннән мәхрүм иткән өчен уголовный кодекста бик каты маддә бар. Ул үтерү, көчләү кебек үк бик авыр җинаять санала һәм анын өчен жәзанын да катысы бирелә. Ничектер шулай колакка чалынган. Ничә ел бирәләр икән?!

Мозаффар үзенен законнарны белмәвенә, алар белән бөтенләй кызыксынмавына инде менә ничәнче тапкыр үкенеп куйды. Ничек диләр әле? «Теләнеп йөрмәм, төрмәгә кермәм, дип ышанма!»—дигән мәкаль дә бар бит. Әйе, алга килми белеп булмый башнын ни күрәчәген. Мозаффарнын хәзерге хәле төрмәдәгедән яман. Адвокат чакырып була торган түгел...

Шулай да кул кушырып утырырга ярамас. Нәрсә дә булса булса эшләргә, кыймылдарга кирәк! Мозаффар үсмер чагында укыган китапларны, граф Монте-Кристоны исенә төшерде. Ул, әнә, зинданнан жир асты юлы казып котылган.

Үзен тырышмасан, тырмашмасан булмый. Казып карарга кирәк.

Мозаффар тирә-ягын капшарга кереште. Өстән ташлаганнары барсы да йомшак әйбер—пластик шешәләр белән печенье каплары гына икән. Алай да кармалана торгач, почмакта кирпеч сыныгы табылды. Туфрак йомшак иде. Бу анын күнелен җылытып җибәрде. Ул, тырнакларын авырттырып, сыдырырга тотынды...

...Кырыс белән Кармак кычытканнар арасында беразга тоткарландылар.

—Мин бер җиргә барып килим әле, чак кына сабыр ит,—диде Кармак. Һәм Кырыс авызын ачканчы бакча караңгылыгында эрегәндәй кинәт юкка да чыкты Берәр нәрсәгә кулы кычытса, туктатам димә инде син аны! Тавыш куптарып булмый, көтеп тормый хәлең юк.

Күпмедер вакыттан сон куак арасыннан уфылдап килеп чыкты бу.

—Булды,—диде бик канәгать пышылдап һәм кочагындагы авыр әйберне юлдашынын каршысына китереп куйды. Баксаң ул—сын икән! Язучылар 56

йортынын эчке баскычы култыксасына куелган шәмдәлле хатын!

—Нәрсә син моны сөйрәп йөрисен әле?—диде Кырыс ачуланып — Бүсерен чыкмасын!

—Яхшы малдан бүсер чыкмый!

—Жәтрәк кылан! Тизрәк ычкынырга кирәк моннан!

Бәхәсләшеп торыр чак түгел, алар икәүләшеп сынны бакчанын аулак ягына алып чыктылар. Машинаны шунда калдырганнар иде—йөкне арткы утыргычка урнаштырдылар да, тизрәк китеп бару ягын карадылар. Рульгә утырган Кырыс олы урамга чыккач мырламый чыдый алмады

—Шундый чакта да нәфесеңне тыя белмисен,—диде.—Моннан күпме генә металлом чыга инде!

—Аны кем металломга тапшыра? Эретергә дә беләзек ясаучыга сатарга. Мин андыйны беләм.

Чыннан да бакыр беләзек мен сырхаудан шифа бирә, дигән хорафатнын бик кин таралган чагы, аны күпләр сатып ала иде.

Мондый табышны шефның, ягъни Хәнәфинен күзенә чалындырырга ярамый иде. Шуңа күрә , Самаркин ихатасына кайткач, алар сынны ихата түрендәге кечкенә генә сарайга, себерке, көрәк-сәнәк, тырма ише кирәк- ярак арасына яшереп куйдылар. Чөнки Хәнәфинен ак, чиста, тырнаклары ялтыратылган кулларын пычратып, вак-төяк арасында актарынмаячагын яхшы беләләр иде.

... Бу вакытта Мозаффар манма тиргә батып тырмана да тырмана иде Менә кинәт чинаган тавыш колакны ярып, тешкә тиде—ташка таш ышкыла башлады. Куыш идәнендәге туфрак юка катлам гына булып, астына тоташ бетон идән жәелгән иде.

Мозаффар хәлдән таеп сырма өстенә ауды Нык арганын, тәмам талчыкканын тойды. Зиһене томаланган кебек булды, күхзәре йомылып, тәне оеп китте. Анын күз алдына Нурзифа килеп басты. Ап-ачык булып, кояш яктысы төшкән остаханәсендәге кебек. Бер чакны «Казан гүзәле» дигән картинасын язганда, Мозаффар анын нык үзгәргәнен тоеп алган иде Әйе, кинәт күзләре ачылгандай булды да, дөньясын онытып, кызның юка кофта аша томрап торган йомры күкрәкләренә, тыгыз, ипле сынына, төз аякларына текәлеп, шактый озак сүзсез-хәрәкәтсез басып торды Күңелен соклану катыш үкенү ачысы сызландырды анын «Кыюрак буласым калган,—дип уйлады ул.—Ничек кенә булса да берәр чарасын табарга, киемен салдырып, бөтен гәүдәсен, тәненен барча чалымнарын киндергә төшерергә иде. Моны ешрак эшләргә кирәк иде Һәр елны бер тапкыр Табигатьнең ин камил җимешенә, алиһәгә тин кыз баланын тәне ничек үзгәргәнен, өлгергәнен, җитлеккәнен тасвирлап барырга иде Гомеренен иртә язында—умырзая кебек чагында Аннары ак күбеккә күмелгән алмагачка тин чорында. . Әйе, аны күнел бөреләре ачылган елында нәкъ менә алма бакчасында тасвирларга кирәк иде Мозаффар кояшлы иртәне, алмагачларны ап-ачык итеп, бик еш күз алдына китерә иде. Тик менә алар арасында үсмерлектән яшьлеккә күчеп килгән кыз баланын буй-сынын гына иртәнге томан урап, күзне адаштыргандай итә иде Аны ап-ачык күрү- тасвирлау өчен Нурзифанын киемен салдырып, каршына бастырырга, шул кыйфәтендә шактый озак тотарга кирәк иде шул. .

Әмма аны бу гамәлгә ризалату мөмкин эш булып тоелмады Балалыктан чыгып кына килгән елларында бигрәк тә

Дөрес, бервакыт Мозаффар бөтен кыюлыгын җыеп, әйтеп тә караган иде:

—Син бер вакыт тап әле,—дигән иде.

—Нәрсәгә?

 

—Миңа позировать итәргә.

—Мин сиңа гел позировать итәм бит инде, Мозаффар абый. .

—Ә син... натурщицалар кебек...

Нурзифанын бит очлары кызарынып чыкты, иреннәре тетрәнде, күз керфекләренә яшь тамчылары эленгәндәй булды... Чәчрәп каршы әйтмәде, әмма ризалашмаячагы көн кебек ачык иде.

Шул рәвешле бу матур хыял тормышка ашмый калды. Ә бит нинди яхшы булачак иде! Кайсы да булса берәр рәссамның андыйны эшләгәнен Мозаффар белми дә!

Дөрес, ахыр чиктә Нурзифа анын хәлен аңлады. Мен рәхмәт ана: ин затлы, иң татлы, юкәдәй чәчәккә төренгән чорын тасвирларга мөмкинлек бирде. Анын ничек остаханәгә килеп кергәнен, ничек итеп киемнәрен салганын, ничек ятакка урнашканын күз алдына китергәч, салкын таш куышнын диварларыннан жылы дулкын китереп бәргәндәй булды, Мозаффарның бөтен тәне тетрәнеп куйды. Әйе, илһам килгән чакларда иҗат кешесенең мәгъшукасын сөеп-назлап ләззәтләнүгә тин тойгылар кичерүе хак шул. Нурзифанын соңгы портретын язганда, Мозаффар нәкъ шундый халәттә иде.

Тик сизә күнеле: мондый хәл бүтән кабатланмаячак. Сүзләрнен кирәге юк, Нурзифанын йөзеннән, күз карашыннан, тәвәккәл хәрәкәтләреннән, хәтта сулышыннан да ап-ачык аңлашылды: бу очрашу—анын хушлашу бүләге иде. Ул, мөгаен инде, башка беркайчан да, киемле хәлендә генә булса да, Мозаффар каршында өлге булып тормаячак.

Ләкин аны бөтенләй үк башыннан чыгарып ташлый алмас бит инде! Бигрәк тә мондый чакта, Мозаффарның югалганын белгәч, борчылыр, эзләр, бөтен шәһәрне кузгатыр! Ул шундый: тәвәккәл, көчле, ышанычлы Чарасын табар, коткарыр!

Буй уй юаныч бирде, тынычландырып җибәрде. Мозаффар тирән йокыга талды.

Хуҗаның күзе күпне күрә

Самаркиннын күзе без иде. Шулай булмаса, бу хәтле байый алыр идемени ул?

Иртәнге сәгать җидедә капка төбендә, давыл хәбәрчесе булып, ак «Мерседес»нын клаксоны кат-кат чинады, капка ачылуга ихатага өермә бәреп кергәндәй булды. Хуҗа барда холуйлар йоклап ятарга тиеш түгел! Ике каравылчы йөгереп чыгып капканы ачтылар һәм тавышсыз шуышып кергән машина каршында ихтыярсыздан бил бөктеләр.

—Я, күрсәт ниләр майтарганыңны!—дип кычкырды ул машинадан төшкәндә, күзен тырнап ишектән чыккан Хәнәфигә —Каян башлыйбыз?

—Өстән башларга була,—диде Хәнәфи,—Анда без бик яхшы кышкы бакча ясап куйдык.

—Син нәрсә? Һәр эшне нигезеннән башларга кирәкне белмисенме әллә? Кая. подвал ачкычларын янындамы?

Хәнәфи Мозаффардан котылганына эченнән мен шөкер укып, аскы катнын тимер ишеген шалтыратып ачты. Алгы бүлмә аша узып, остаханәгә күз салгач:

—Сәер халык сез, рәссамнар,—дип куйды Самаркин Тәрәзәсез җирдә рәсем ясау рәхәтмени?

—Үзенә күрә бер производство ачып булмасмы, дигән идек.

—Ниткән производство ул?

—Мин сезгә байтактан әйтергә йөри идем...

—Әйт сон!

—Менә монда бик кызыклы альбомнар бар..

Шулай дип, Хәнәфи өстәлдә яткан зур, калын, авыр китапны алды да, битләрен ачкалап, төсле сурәтләргә бармагы белән төрткәләде

—Атаклы рәссамнарнын картиналары болар. Шактые эзсез югалган

— Ну, югалган. Шуннан?—дип ашыктырды хужа каушап төшкән Хәнәфине.

—Моннан карап аларнын күчермәләрен ясарга була.

—Синен андыйга да осталыгын бармы әллә?

—Минем вакыт юк. Үзегез беләсез... Ниятләсәк, оста кешене табарга була...

—Син нәрсә, минем галереягә җыен чүп-чар тутырмакчымы әллә? Анда чын картиналар гына булырга тиеш! Кара аны!

—Сезнен өчен димим. . Андыйга кызыгучылар да күп бит... Алалар да өйләренә элеп куялар. Күргән кешегә чынмы-түгелме икәнен әйтеп тормасан да була...

—Кая, бир әле!—Самаркин Хәнәфи кулыннан китапны тартып алды да. актаргалый башлады.

—Кайсылары бик кыйммәт инде боларнын. диде уйланып.

—Әллә ничәшәр миллион тора!

—Уйлап карарга кирәк... Минем анда әлегә урын җитәрлек. Күчермә икәнлеге күзне ертып тормаса..

—Жиренә җиткереп эшлибез инде аны! Экспертлар аера алмаслык итеп!—диде Хәнәфи җанланып

Самаркин исә бу хакта озак уйларга теләк белдермәде

—Бакчаны, пляжны яхшы эшләячәкбез, дип мактанган иден,—диде — Әйдәде, карап карыйк!

Көн сүрән булуга карамастан, бакча чыннан да бик ямьле иде Яр буенын өске киртләрендә тыгыз келәм булып сусыл чирәм үскән—арасында ник бер тузганак күзне ертып торсын! Футбол мәйданнарына чәчә торган үлән иде бу, орлыгын америкадан кайтарталар икән. Шул тере келәмгә затлы бизәк ясап ачык-кызыл бегония, зәңгәр, шәмәхә, алсу миләүшәләр, ак ромашкалар, тагын исемнәрен атап бетермәслек гөлләр күкрәп чәчәк аткан Уртада, кечерәк фонтан тирәсендә, аркалы эскәмияләр өстенә шау чәчәккә күмелгән үрмәле розалардан куышлар ясалган.

Ялтырап торган чуерташ җәелгән кин сукмак кырыйларында—зәнгәр чыршылар, Ихатаны әйләндереп алган, өсте киртле кирпеч стена буйларында алмагач, камыр агачы, миләш, каен үсә. Бер-ике урында хәтта куе ябалдашлы куштан каштаннар да бар, аларнын эре чәчәк тәлгәшләре шәмдәл кебек өскә караган.

Казанда мондый бакчалар күп түгел, яна байлар андыйларны берничә ел элек кенә ясый башлады. Анын осталары—ландшафт дизайнеры дигән белгечләр дә сонгы вакытта гына пәйда булдылар

Хәнәфи бар булган мөмкинлекне файдаланды, шәһәрдәге яшеллек һәм су хуҗалыгындагы кайбер белгечләрне дә эшкә җикте Алар белән килешү төзелгән, атнага ике тапкыр аннан машина белән биш-алты кеше килеп, һәммәсен карап, утап, йомшартып, утыртасын утыртып китәләр иде

—Ярыйсы,—диде хужа Кеше алдында йөз кызарырлык түгел.

Яр буендагы көймәләр, ясалма комлык, киенү-чишенү урыннары, мунча да анда яхшы тәэсир калдырды булса кирәк Һәрхәлдә, күтәреп мактамаса да. салып таптамады Сонгы көннәрдә Хәнәфинен күнелсн туктаусыз изеп торган авыр таш кечерәеп киткәндәй булган иде инде

Бәла аяк астыннан, дөресрәге себерке, көрәк-сәнәк, тырма ише кирәк-
яракны саклый торган кечкенә сарайдан килеп чыкты. Самаркин анын ишегә борынын тыгар, дип кем уйлаган! Хәнәфинең ул ишекне ачканы да юк иде. Ә бу каерып ачты, шундук себерке артыннан бронза сын тартып чыгарды.

—Ах черт! Бигрәк авыр! Бу нәрсә?

Хәнәфи өнсез калды. Кем китереп тыккан моны? Бу бит... Язучылар йортыннан түгелме? Әллә шунын парымы?

Ярый әле Самаркин сын белән мавыккан, аны әйләндереп-тулгандырып карый иде, юлдашынын хәлен сизмәде.

—Синекеме соң бу?

Ихатада ни барын белмәгәнеңне әйтеп булмый, Хәнәфи үзен көчләп диярлек:

—Минеке...—дияргә мәжбүр булды.

—Ник чыгарып ташладың аны монда?

—Кая куясын хәл итмәгән идем әле... Баскыч борылышына куяр өчен ясалган ул. Мондагыга туры килеп бетми. Интерьерга ятышмый,—дип мыгырданды Хәнәфи.

—Баскычка ярамый, дисен инде... Бездә баскыч бер генә түгел лә! Ә беләсеңме, кайсы интерьерга шәп булачак ул? Минем галереяга! Кулына борынгы шәмдәл тоттырабыз да бастырып куябыз. Күргәннәрнең күзе тоз булсын. Мәле, тот. Юсыннар, тазартсыннар да, яхшылап төреп минем машинага салсыннар. Мәскәүгә алып китәм мин аны.

Хәнәфи утлы күмер тоткандай калтыранган куллары белән сыннын муеныннан эләктерде дә, бер якка янтаеп, эре-эре адымнар белән атлап барган Самаркин артыннан олы йортка таба китте.

Көтелмәгән хәлләр моның белән генә дә бетмәгән икән әле. ате Аш бүлмәсенә керүгә, Самаркин туп-туры дивардагы калдаулы рамга таба юнәлде.

—Ә моны ник яшерәсең?

—Эшләнеп бетмәгән әле ул.

Самаркин киндерне йолкып алды да, бер-ике адым чигенеп, рәсем ин яхшы күренә торган ноктаны эзләп, уңга-сулга чайкалды.

—Нәрсәсе эшләнеп бетмәгән? Артыгын тырышсаң, әйберне бозып ташлавың да бар. Син ясадыңмы соң моны?

—Мин...

—Син шундыйны яза аласыңмыни?

—Рәссам ла мин,—диде Хәнәфи каш астыннан

—Мин сине мондыйга ук сәләтле дип белми идем

Самаркин кыска сары керфекләрен дә какмыйча, озак карап торды.

—Ник чишендереп ясамадын?

—Болай матур түгелмени?

—Гойянын картинасындагы рәвештә ята бит бу. Рамы ике катлы булырга тиеш!

Шулай дип ул, рамны дивардан алды да, аскы катын каерып чыгарды.

—Ах син шайтан!—диде —Кем бу?

Моны һич көтмәгән Хәнәфи бөтенләй югалып калган иде.

—Ну... Бер кыз... Натурщица дияргә була...

—Шә-әп!.. Син безне таныштырырга тиеш!

—Белмим шул... Ничек булыр икән?

—Аны каян табып була?

—Каян дип... Эшендә утырадыр.

—Ах, ул эшли дәмени әле? Ресторанда-фәлән түгелдер бит? Андыйга охшамаган.

—Фирмада эшли Мебель сата.

—Мебель сата? Бу кызмы? Нишләп сез аны андый җирдә тотасыз9 Яле. шалтырат үзенә! Урынында микән9 Хәзер барып киләбез!

Шылтыратмыйча калып булмый иде. Кызганычка каршы. Нурзифа трубканы тиз алды. Эш урынында утыра икән

Берничә минуттан ак «Мерседес* Казансу күпере аша выжлап чыгып бара иде инде.

Хужанын кәефе шәп кенә түгел, ничектер уйнак та иде. Бераз тынып барганнан сон ул. авызын ерып, үзе белән янәшә артта утырган Хәнәфигә борылды

—Беләсеңме, минем башка бик шәп идея килде әле. Синен бу картинаңны галереяда башкалар белән беррәтгән элмәскә кирәк. Аерым урнаштырырбыз без аны Минемчә, бильярд бүлмәсендә анын урыны

Озакламый Мәскәүдә ачылачак галереяда зур залдан тыш хатын-кызлар өчен аерым, ир-ат өчен аерым кунак бүлмәләре жиһахпандырылган иде Соңгысында сигара тарту, кальян суыру, карта уйнау өчен бөтен уңайлыклар булдырылган, кыйммәтле бильярд өстәле дә бар иде

—Шунда эләргә кирәк аны,—дип кабатлады Самаркин очынып —Икесен янәшә Ачылышына бер кызык та ясап була. Беләсеңме ниндиме?

—Их, сездәге акыл миндә булса икән...—диде башын томан сарган Хәнәфи авыз эчендә ботка пешергәндәй

  • Шул-шул менә! Берәүнен дә андый га башы җиткәне юк әле. Болай итәргә кирәк: киенгән гүзәлкәй белән чишенгән гүзалкәйне түргә янәшә элеп куябыз. Алар янында... Беләсеңме нәрсә9

Хәнәфи аптырап ана текәлде Нәрсә тагын?

—Картиналар янында гүзәлкәйнен теп-тересе нәкъ шул позада ятып торсын! Чишенгәне рәвешендә!

Самаркин. юлдашынын йөзе нинди галәмәткә кергәнне күреп, шаркылдап көлеп җибәрде.

—Ну кызык булачак! Селәгәйләре агачак мәскәүләрнен Минем галереяга капчыклап акча агылачагын күз алдына китерәсенме? Дерипаскасы да. Прохоровы да. Жириновские—берсе дә читтә калмаячак!

Анын алагаем эре бәдәненнән, куе тавышыннан, шаркылдап көлүеннән, ташып чыккан дәртеннән машина эче эсселәнеп, кысанланып калган иде Менә ул бөтен гәүдәсе белән Хәнәфигә борылды да . анын салынкы иненә каты кулы белән суккалады.

—Нәрсә жебеп калдың? Эшләргә кирәк моны! Ята торган кушеткасының дә нәкъ шунысын моннан алып китәрбез. Тәненә ураган ефәген дә' Иртәгә үк төяп озатырсың. Ә син,—дип рульдә утырган ак якалы, кырган башлы егетнең иңенә каккалады ул, —йөк машинасын кайгырт!

—Так точно, эшлибез аны,—дип башын бормый гына солдатларча төгәл җавап бирде тегесе

Алар барып кергәндә, Нурзифа өстәл артында утыра иде Самаркинны күргәч, ихтыярсыздан аягөсте торып басты, чөнки бу кешенең гади сатып алучы гына түгеллеген, ниндидер гадәттән тыш йомыш белән йөргәнлеген бер күз салуда чамалап алды

  • Исәнмесез! Хуш киләсез!—диде ул. Мондый кешене сатучы нәкъ шундый сүхпәр белән каршы алырга тиеш иде

Самаркин мәгънәле елмаеп анын каршына барып басты да

—Так вот ты какая' Привет, привет' Менә син нинди икәнсең, ә! —дип калын, зур кулы белән кызнын яңагын сыйпады Нурзифанын йөзе үзгәреп китте, әле генә елмаюлы күзләрендә чиркану белән ачу катыш очкын кабынды, ул үзе дә сизмәстән шалт итеп Самаркиннын кулына сукты

—Кулыгызны озайтмагыз!

—Ты смотри, какая строгая! Недотрога! Яратам шундыйларны! Болай булгач, борчак пешәчәк безнен!

—Сезнең белән борчак боткасы пешерергә җыенган кеше юк әле монда,—диде Нурзифа һәм Хәнәфигә таба борылды —Мин сезне Мозаффар абый турында берәр яхшы хәбәр китерерсез дип уйлаган идем!

—Ниткән Мозаффар ул тагын?

Безнен бер рәссамыбыз юкка чыккан иде, шуны әйтә,—диде Хәнәфи.

A-а, әйе, кичә әйткән идегез шул. Сезнен абыегызмы әллә ул?—дип Нурзифага борылды Самаркин.

—Абыем урынындагы кешем.

—Слушай, красавица, әйдә әле без синен белән болай сөйләшик. Мин сина ул юлдан язган рәссамны табып бирәм.

Нурзифанын йөзе өметтән яктырып китте.

—Ә сез чыннан да аны таба аласызмы9

—Самаркин бит бу, Самаркин! Булдырмаган эше юк!—дип ничектер уфтанган тавыш белән әйтеп куйды Хәнәфи —Әгәр теләсә, шәһәрне генә түгел, дөньяны актарта...

—Кирәк икән чит илләргә дә барып җитәрбез —дип өстәде Самаркин.— Тик шунысы: мин сиңа ярдәм итәм, син миңа. Баш на баш

—Ничек ярдәм итә алыйм мин сезгә?

Мәскәүдә бик мөһим эшләрем бар. Җитди мәсьәләләрне хәл итәсе. Мина ышанычлы секретарь кирәк.

—Мин секретарь эшен белмим!

—Аның әлләни авырлыгы юк. Приемнарга барганда мине озатып йөрерсең.

Кызның йөзе алланып чыкты. Ул байларны озатып йөргән кыхтарнын хуҗаларына нинди төр «хезмәтләр» күрсәткәнен гәзит-журналлардан укып, телевизордан карап белә иде, билгеле. Мондыйга бармагынны тоттырсаң, кулыңны гына түгел, үзеңне суырып алачак та кабып йотачак. Эһ тә дия алмассың. Сүзен кире кагу да да куркыныч, мондыйлар көчле, үчле... Нишләргә? Аннан ничек котылырга, шул ук вакытта Мозаффарны эзләтү эшенә ничек дәртләндерергә?

Нурзифа бер тын булса да уйланырга мөмкинлек эзләп, салмак хәрәкәт белән өстәле артына узды. Карашын аска төбәп:

—Ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә,—диде.—Тәкъдимегез бик кызыклы Мин уйлармын...

—Нәрсәсен уйлыйсын аның? Синдәй кыз гомере буе мондый тишектә сөрсеп ятмас бит инде! Хәзер үк минем машинага чыгып утырасын да шунын белән һәммәсе хәл ителә.

—Хәзер үк булмас шул. Башланган эшләрне тәмамлыйсы бар. Хуҗадан сорарга...

—Телисенме, шушы минутта мин бу фирманы сатып алам? Хужасы-ние белән. Кая чакыр әле үзен!

—Эш анда гына түгел...

—Ә нәрсәдә? Нәрсә син авыз эчендә ботка болгатасын? Мина ышанмыйсынмы әллә?

Шулай дип Самаркин пинжәк кесәсеннән телефонын алды да колагына куйды.

—Слушай,—диде кемгәдер.—Язып ал яисә исеңдә калдыр. Рәссам... Кем дидегез әле?—дип Хәнәфигә борылды ул.—Юлдашев9 Әйе. Мозаффар Юлдашев. Юкка чыккан... Шуны табарга кирәк. Живого или мертвого!

Моны ишеткәч Нурзифанын йөзе тартышып куйганны күреп:

—Лучше живого,—дип өстәде Достань из-под земли, слышишь9 Монда сина Хәнәфи ярдәм итәр, ул теге типны яхшы белә. Озакка сузма, хәзер үк һәммәсен эшкә жик. Нәтижәсен мина хәбәр итеп торырсыз

—Булды, синен теләк үтәлә, —дип Нурзифага борылды ул аннары — Хужаннын номеры ничек? Хәзер анын белән саубуллаш та, киттек!

—Мин сезгә әйттем бит инде эш анда гына түгел!

—Ә нәрсәдә тагын?

—Минем егетем бар!

—Ана да әйт, хуш, сау бул, диген!

Нурзифа тирән итеп сулыш алды да, тавышын күтәрә төшеп:

—Ул минем ярәшкән кешем, без туйга әзерләнәбез!—дип ярып салды.

Монысы Самаркиннан бигрәк Хәнәфине аяктан ега язды.

—Юк сүз, —диде ул үзе дә сизмәстән —Мин белер идем инде.

Бер ана карады Самаркин, бер Нурзифага. Аннары өстәл янына ук килде дә, иелеп, кызнын бәбәкләренә текәлде, таза тешләрен күрсәтеп:

—Ну, девка, смотри!—диде —Самаркинны алдарга маташу бик кыйбатка төшә! Шуны белеп тор.

—Мин дөресен сөйлим Туй көнебез билгеләнгән инде Тик әлегә читләрдән —Нурзифа ялт итеп Хәнәфигә күз сирпеп алды...—Кеше- карадан сер итеп тота идек.

—Шулаймыни? Бу егет сина читмени? Алай микән? Что-то темните вы туг. Болайга киткәч, син мине киявен белән таныштырмый кала алмыйсын инде. Мин аны күрергә телим. Бүген вакыт юк, иртәгәгә дип килешик Очрашуны син оештырырсың!—дип, Хәнәфигә әмер бирде Самаркин.

Җирән чәч, чуар йөрәк

Мозаффарның күздән ычкынып торуына дуслары, бераз сәерсенсәләр дә, гайре табигый хәл дип кабул итмәгәннәр иде Бигрәк тә беренче көннәрдә. Талантлы егетнен башкаен ярсу йөрәге кая алып китмәс9 «Кая бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән лә ат башы» —дип юкка гына җырламыйлардыр

Зөфәр Назиров белән дә андый хәлләр булгалап тора Шагыйрьләрнең йөрәге чуар икәнлеге һәркемгә мәгълүм бит. Әгәр дә шулай булмаса, шигъриятнең бакчасында аллы-гөлле гөлләр ничек үсәр иде9 Гүзәл затларның төрлесенә кабынган йөрәк хисләре белән сугарылган алар, шуна шундый матурлар.

Зөфәрнең шигъри бакчасы исә күзләрне камаштырырлык иде Андагы чәчкәләр шундый якты, чиста төсләр белән балкый, шагыйрьнең ихласлыгына, хисләре кайнарлыгына бернинди шик тууы мөмкин түгел Әйе, ул һәрвакыт ихлас булды, кемгә генә гашыйк булмасын, бу мәхәббәтем ин чыны, иң сонгысы. мәнгелеге дип ышанды Үзе белән бергә укыган хыялый карашлы яшь шагыйрә Розага дисенме, редакциядә бер күрүдә аңа тилереп гашыйк булган кыйгач кара кашлы, миһырбанлылыгы бөтен кыяфәтендә чагылып торган беркатлы Фәрдиягә дисенме. . Хәер, анысы гомерлек булып чыкты—алар өйләнештеләр

Биредә Зөфәрнен башын әйләндергән кызларның һәммәсен дә санап китеп булмый, исәбен алырга теләгән кеше анын шигырь китабын алып укысын Андагы мәхәббәт шигырьләрен аерып алып саныйсын да. икегә- өчкә бүләсен. Чөнки бер мәгъшукага багышлап өчтән артык шигырь язып булмый. Бу нисбәттән караганда, ул рәссам Мозаффардан бик нык аерылып тора иде шул. Рәссамнар алар вакыт узган саен кешенен тышкы
кыяфәтендә һәм рухында булган үзгәрешләрне бик сизгер тотып алалар һәм тасвирлыйлар. Шунлыктан бер кешенен гомер агышында, язмыш борылышларында үзгәрешен генә түгел, яшәешнен асыл мәгънәсен чагылдырырга омтылалар. Ә шагыйрь ул асылда мәгъшукасы хакында түгел, үз кичерешләре турында яза...

Алай да өйләнеп алганнан сон беренче баласы туганчы Зөфәр, үз тормышындагы үзгәрешләрдән башы әйләнеп, яныннан үтеп-сүтеп торган кыз-кыркынга күз салмыйрак йөргән иде. Шигырьләре дә башлыча Фәрдиягә, дөньяга яна кешенен килгәнен көтүнен рәхәтлегенә багышланган иде. Әмма бала төннәр буе елап тенкәгә тиеп беткәч, ана инде күз дә күнеккәч, гаилә тормышы чәчәкле болында истирахәт кылып йөрүдән бигрәк тир агызып жир сөрүгә охшап калгач, шагыйрь күңеле янадан уйнаклый башлады. Әйе, Зөфәр кебекләрне никах язуы белән зынҗырлап булмый шул! Аларны гаепләргә дә ярамый: әгәр ул берне генә яратып, берәү белән генә гомер итсә, шигырьләрендә ни кызык калыр иде?

Фәрдия—сизгер күңелле, зирәк хатын, бу хакыйкатьне яхшы анлый иде. Ул гынамыни! Күпме башка шагыйрьләрнең, әдипләрнең гомер юлдашлары шулай анлап, түзеп, ирләренен вакыт-вакыт «уҗымга кереп алу»ларына күз йомып яши! Мондый чакта икенен берсе бит инде: йә түзәсен, яисә ташлап китәсен. Зөфәр кебек талант иясе белән аерылу исә үзе зур ахмаклык булыр иде. Андый танылган кешене, халыкнын сөекле улын тагын каян табасын?

Зөфәр үзе дә балаларын әтисез калдыра торган намуссыз адәм түгел, берничә аймы, берәр елмы башы әйләнеп йөргәннән сон һәм шигырь сөючеләрнең күнелен дәртле җырлары белән янә бер тапкыр ургытып алганнан сон, бераз басынкылана һәм кичләрен редакциядән туп-туры өенә кайтып, якты зәнгәр күзләре белән хәләл җефетенә мөлдерәп караштырып, улын тезендә биетеп утыра торган иде. Шәүкәт Галиевнен барыбызга да таныш җыры:

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,

Минутлык хискә исердем.

Айныдым да, сөенеп туялмыйча, Тагын сине искә төшердем,—

анын холкына да бик тә туры килә иде.

Хәер, күпчелек очракта анын очынып мавыгулары яна матур шигырьләр тууга этәргеч булып кына кала, гөнаһсы исә күз зинасыннан түбән төшми иде. Шагыйрьләргә сөюнен «платонический» дигәне аеруча хас бит ул.

Бу көннәрдә Зөфәрнен чираттагы сулга каерган чагы иде. Университетта укучы бер яшь кыз анын шигырьләрен урысчага тәржемә итеп, телевидениедән бик матур тапшыру оештырган иде. Казан кызы Етена Борисова яшьли татарлар белән аралашып үскән, безненчә чатлатып сөйләшә белмәсә дә, аз-маз анлый, халыкча әйткәндә «түбәсе тишек», ягъни безнен сүзләр анын миенә саркып керә, әмма ин мөһиме, анын дуслары арасында татарлар күп һәм шунлыктан ул халыкның рухын аңлый, шагыйрьләргә ихтирам белән карый иде. Бишенче курста укып, шул ук вакытта телевидениедә дә эшләп йөрүче бу кыз яшьтән үзе дә шигырьләр яза, хисле, мавыгучан зат иде. Шуның өстенә табигать матурлыкны да жәлләми биргән иде үзенә чукынмышның! Озын буйлы, сылу гәүдәле, ак йөзле, алтынсу чәчле—бер кашык бал белән йотарлык инде менә! Шигырь укыганда күксел күзләреннән сирпелгән, иреннәреннән бөркелгән яктылыкны, бит очларының алланып чыгуын күрсәң! Тун күңелләр дә эрер,
шагыйрь йөрәге ничек түзсен. Өстәвенә бергәләп ижат итү дә аларны бер- берсенә магнит белән тарттыргандай итте. Уртак ижат ике чакма ташны бер-берсенә бәрү кебек бит ул—очкыннар чәчрәп кенә тора. Һәм илһамнан җилкенгән йөрәкләргә ялкын үрләтми калмый да калмый инде

Әйе, икәүдән-икәү очрашканда шигырьләр күп сөйләнде, күнел түреннән яналары ургылып чыкты, аларны бер телдән икенче телгә күчергәндә бик күп көтелмәгән ачышлар ясалды. Шигърият бакчасында яна гөлләр чәчәк атып, күзләрне камаштырды, семьяны гына түгел, бөтен дөньяны янә оныттырды.

Бәлигь булган һәркем белә: андый чакта син инде үзенә-үзен хужа түгел. Дөресрәге, акылын сина хужа түгел. Кичен эш вакыты бетәргә берәр сәгать кала, аяклары Зөфәрне редакция бинасыннан алып чыгып китә дә. трамвайга утыртып. «Мәскәү базары» дигән тукталышка илтеп куя. Ә аннан телевидение бинасы ерак түгел. Зөфәр базар белән шул бина арасында киләп сарып йөри башлый. Бер очта анын сукмагы чәчәкләр сата торган рәткә килеп терәлә. Һәм ул көрсенеп кесәсен капшый. Анда исә гадәттә трамвайлык кына акча калган була.

Бүген исә ана узган айны яшьләр журналында басылып чыккан шигырьләр бәйләме өчен гонорар биргәннәр иде. Ул, трамвайдан төшүгә, зур-зур өч роза сатып алды.

Леночканы очратмаса. чәчкә күтәреп өйгә кайтырга туры киләчәк иде, әмма ул кыз белән очрашачакларына тәгаен ышана иде. Чөнки яшь шагыйрәнең дә йөрәге тун түгел, анын да аяклары кич житүгә шул тарафка тарта иде. Алар, әлбәттә, күрештеләр. Болай гына, очраклы кебек кенә Икесенен дә башын томан сарган иде. ниләрдер сөйләшеп, көлешеп трамвайга утырдылар. Хәер, монысы гадәт буенча эшләнде икесенен дә өйләренә юл шәһәр үзәге аша үтә, трамвайга утырып, башта озын урам буйлап, аннары чакрымга сузылган дамба һәм күпер аша киттеләр

Кон саен күрешеп торсалар да, сөйләшәсе сүхтәре бетәсе түгел иде Чөнки Зөфәр яна шигырьләр язган. Лена исә элеккеләрен тәржемә иткән икән. Үзе дә язган. Кыенсынып. Зөфәрнең күзләренә мөлдерәп карап, аларны укыды.

Вокзал янында трамвайларны алыштырырга кирәк иде Менә шунда алар ялгыш трамвайга утырган булып чыктылар. Етга портына барып эләктеләр Андагы кафега кереп тамак ялгап алдылар. Гонорар алган чак бит, өстәлгә бер шешә шампанский да килеп кунаклады.. Сый-хөрмәттән күңелләре би.хуш булып, соңыннан алар чәчкәләрне көләч официанткага бүләк иттеләр

Һәммәсен тасвирлап торуның кирәге юк. эчендә жаны булган һәркем үз гомерендә андый бәхетле сәгатьләрне кичерми калмый

Шигырь балы белән шампан күбеге бергә буталса, эшләр була инде ул! Бигрәк тә Зөфәр белән Лена кебекләр арасында.

Алар кафедан чыкканда, карангы төшкән иде инде Вакыт сон. трамвайлар сирәк йөри Шактый озак жәяү барганнан сон. көттереп килгәне икенче трамвай булып чыкты. Кольиога хәтле генә булса да барыйк, дип утырдылар Әмма сүзгә мавыгып, төшә алмый калдылар

Мөштәри тукталышында төшкәч. Язучылар йорты янына килеп чыктылар. Трамвай, тәгәрмәчләрен чыелдатып, финанс институтының ерактан балкып торган бинасы яныннан үргә үрмәли башлагач кына аннарына килделәр Таныш бизәкле рәшәткә, анын янында биегәеп утырган юкәләрнең ышыгы шагыйрь күңелен ымсындырмый калмады, әлбәттә. Бакчасы нинди бит аның! Мондый затлы рәшәткәләр белән әйләндереп алынган паркларда Пушкин. Лермонтов кебек шагыйрьләр үзләренең мәгъшукаларын кочып үпкәннәрдер Татар шагыйренең кай жире алардан ким?

Әйдәле, безнең бакчага кереп чыгыйк!—диде ул Ленанын ничектер салкынаеп киткән бармакларын каты кысып. Кыз риза булмас, дип уйлаган иде. Әмма Лена куркып та, икеләнеп тә кала торганнардан түгел, гадәти булмаган һәр урын, һәр кеше, һәр вакыйга анын иҗади күнелен рухландыра, кызыксыну уята иде.

—Әйдә!—диде ул.

Кече капка төнгә дә бикләнми, ябып кына куела. Аны ачып ишегалдына аяк басу белән ун якта тагын бер кече капка бар—анысы бакчага алып керә. Өлгер завхоз Хәлим аны төнгә бикләп китә. Мондый бикләр, кайбер бомжлардан саклый да торгандыр, бәлки, ләкин гашыйкларга ул гына киртә була аламы!

Чуен капканын аякка терәк булырлык бизәкләре җитәрлек.

—Әйдә, өстеннән керәбез!—диде Зөфәр. Һәм гашыйкларда гына була торган гайрәт белән, Ленаның яшьлек һәм сәламәтлек белән тулы сыгылмалы, тыгыз гәүдәсенең авырлыгын да тоймыйча биленнән тотып өскә күтәрде. Кыз җинел хәрәкәт белән аргы якка төште. Анын артыннан бер җилпенүдә Зөфәр дә сикерде.

Алар җитәкләшеп, тыннарын кысып, аяк астында берәр чыбык шыртлап сынмасын өчен, тычкан тотарга барган мәчедәй сак кына атлап, бакчанын аргы башына таба уздылар. Шәһәр уртасы булса да. бирегә утларның яктысы төшми, бинанын тәрәзәләре караңгы, шунлыктан урмандагы кебек аулак һәм хәтта бераз шомлы да иде. Бу шомны урамнан сирәк-мирәк узган машиналарның гүләве дә, трамвайның зыңгылдавы да, аяз күктәге урак- айның яктысы да тарата алмый, чөнки бакчанын аргы башы кыргыйланып үскән куаклар, кычыткан белән ышыкланган .тирә-юнь юкә балы исенә туенган иде.

Менә алар уртада агач гөмбәзе һәм баганалары белән чак кына яктырып торган фонтан яныннан, тимер рәшәткәләре каралып торган терраса турыннан уздылар һәм анын артындагы кинобудка турына җиткәч, тәмам караңгылыкка чумдылар. Гашыйклар өчен менә дигән урын... Тәкате тәмам төкәнгән Зөфәр Ленаны эләктереп алып, таш диварга китереп терәде һәм дөньясын онытып, шашып үбәргә кереште. Кызнын да карышырлык хате калмаган иде...

Ләкин ин кызган минутта, һич көтмәгәндә, ул кинәт сискәнеп, сынын катырып турайды. Учларын Зөфәрнең күкрәгенә терәп, көч белән читкә итте.

—Кемдер бар...—диде шомлы пышылдап.

—Син нәрсә! Кем булсын монда! Берәр кош очкандыр...

—Юк... Кош түгел... Шакыйлар...

  • Кайда?

Кыз ана яны белән борылып, учын кирпечкә куйды.

—Менә монда...

—Теге яктамы әллә?

Зөфәр кызны ычкындырып, почмакның теге ягына барып карады. Кыз исә кирпечкә колагын терәгән иде.

—Эчтән шакыйлар...—диде ул.

  • Юкны сөйләмә... Кем булсын анда... Безнен Хәлим аны бер ай элек кирпеч белән томалап куйды бит инде.

—Ә син тынлап кара...

Зөфәр колагын каты, салкын кирпечкә терәде.

—Менә монда, биредә яхшы ишетелә,—диде Лена.

Чыннан да колакка ниндидер тавыш килеп иреште. Әйе шул. шакыйлар түгелме?

Тик кем керсен анда? Клуб май аеннан бирле бикле тора лабаса.
Озакламый ремонт башланачак, шуна күрә ул тирәдәге бөтен ишекләр йозаклы.

—Кем бар анда?—дип кычкырды Зөфәр.

—Тише!—диде Лена — Каравылчыны уятырсың...

—Менә хикмә-әт!—дип сузды Зөфәр —Хәлим мәтәлеп төште микән әллә?

—Ничек мәтәлсен ул анда?

Шагыйрьнең хыялга маһир башы поэма яисә баллада язганда була торган мавыгу, хәтта илһамлану белән тулды.

—Каминнын тышка чыга торган торбасын төзәтергә кушкан идек без ана.

—Кесә телефоны үзе беләндер лә!

—Ә бәлки өстәлендә калдыргандыр! Түбә ямаганда телефон нәрсәгә'.’

Гайре табигый хәлләр ижат әһелен гомумән жәлеп итә. Зөфәргә бу сыйфат аеруча хас иде Ана шул беркем башына килмәс нәрсәләрне бир'

  • Менә күрерсен. Хәлим утыра анда!—диде ул.—Хәзер чыгарабыз без аны. Ну бушка түгел! Бер шампанский алып бирсен'

Һәм ул, авыл малаеның гадәтен исенә төшереп, стенага терәлеп торган тупылга үрмәләде. Ай яктысында түбә төзек күренде. Ә менә шакыган тавыш ачыграк ишетелә башлады, ана кычкырганы да килеп өстатде. Зөфәр бер калайны кырыннан эләктереп тартып карады—купмады Икенчесен каерган иде—теге кайтарылды да чыкты. Астан, караңгылыктан сыкрану авазы килеп иреште.

—Хәлим, синме?!

Ми-ин!...

—Нишләп ятасын анда?

—Чыгарыгыз мине моннан!

—Тукта, хәзер төшәм... Төшимме?

—Тө-өш!

Өч метр биеклек шагыйрь өчен әллә ни ара түгел, ул бик җинел барып төште. Һәм сыгылган тезләрен турайтып, аягүрә баскач, дөм-карангыда

—Хәлим, син ничек монда килеп эләктен?—дип сорады

—Хәлим түгел... Мозаффар мин...—дигән жавапны ишеткәч, анын мие түнеп китте.

Алар арасында булган болганчык сүзләрне биредә тәфсилләп сөйләп торуның кирәге юктыр Тиз арада аңлаштылар, биредән чыгу юлын эзли башладылар. Зөфәр диварга терәлеп басты. Мозаффарны үз җилкәсенә күтәрде, тегесе бар булган көчен җыеп, түбәгә үрмәләде Бөтен күкрәген тутырып сулыш алды

Ул арада түбәгә Лена да менеп баскан иде

Бил каешларын урап, тырыша-тырмаша Зөфәрне таш капчыктан көч-хәл сөйрәп чыгардылар. Бу мәшәкатьләр белән азапланган арада Зөфәрдән Лена кайгысы киткән иде инде Түбәдән сикереп төшкәч, ул кызнын очкындай янган күзләрен күреп, уңайсызланып китте

  • Кичер.—диде —Мин сине озата алмыйм. Дусны илтеп куярга кирәк

Дус-иш кирәк гомер итәргә

—Әйдә, сезгә кайтыйк әле,—диде Мозаффар урамга чыккач

—Бик дөрес! Безгә кайтыйк!

Кольцо ягыннан, маңгаендагы утларны җемелдәтеп, трамвай килгәне күренде Ярый, халыкның күпчелеге тукталышта төште, вагон бушап диярлек калды. Алар арткы ишектән кереп, шым гына почмакка елыштылар Күпне күргән таза гәүдәле кондуктор хатын. Зөфәргә ике билет биргәндә
Мозаффарнын сәер кыяфәтенә күз салып, чыраен сытып куйды.

Фагир ишеге ачылган тавышка бүлмәдән берсе биш, икенчесе өч яшь чамасы ике малай йөгереп чыктылар да Зөфәрнең ике ботыннан кочаклап алдылар.

—Әнисе! Чык әле, кунак бар!

Аш бүлмәсе ягыннан башындагы чәчкәле яулыгын рәтләштерә- рәтләштерә килеп чыккан Фәрдия, бусагасын атлап кергән бер кешегә елмая торган гадәтен онытып, шаккатып Мозаффарны баштанаяк күздән кичерде, ят истән борынын мышкылдатып куйды. Кунакның сәламенә жавап бирмичә:

—Ай алла, ни булды?..—дип сорады.

—Егылдым, Фәрдия ханым... Җайсызрак барып төштем...

  • Машина бәрдеме әллә? Кай җирен авырта?

—Булды инде бераз...

Фәрдия кабаланып юыну бүлмәсенең ишеген ачты да шаулатып су агыза башлады.

  • Кил монда, юынып чык! Киемнәреңне салып, машинага тыгып куй. Әйләндереп чыгарырмын. Ә син Зөфәрнекен киеп торырсың. Чиста тастымал элгечтә.

Мозаффар артыннан ишекне япкач, пышылдап иреннән:

—Ни булган мона?—дип сорады ул.

—Түбәгә менгән дә тишегеннән мәтәлеп төшкән.

—Нинди түбәгә? Дачаларындамы әллә?

—Рәссамның кайчан нишләгәнен кем белә? Матуррак ракурс эзләгәндер. Алар безнен йортнын үзен, бакчасын, рәшәткәләрен, агачларын ясап бетерделәр бит инде. Түбәсен ясыйсы килгәндер. Андый чакта аларнын күзенә ак-кара күренми, үзен беләсен.

—Беләм инде, белмәгән кая!—диде Фәрдия мәгънәле итеп.—Барыгыз бер иш. Күпме яткан инде ул анда?

—Әйтми бит. Ник төшкәнен дә, кайчан төшкәнен дә. Аны югалтып эзли башлаганнарына атна узды бугай инде.

—Тузга язмаганны шагыйрьләр генә кыла дисәм, рәссамнар да сезнен белән бер чыбыктан куылган икән! Мондый кыяфәт белән өенә кайтса, Азалия һушыннан язар. Ярый әле, монда алып кайткансың. Бераз хәл алсын да озатып куярсың.

—Нәрсәгә аны озатырга? Гарип түгел лә.

—Бигрәк хәлсез күренә бит! Син иренсән. үзем озатырмын.

—Озатты рса...

Фәрдия телефон трубкасына тотынды.

—Азалиягә әйтим әле, борчылып тормасын.

—Ир белән хатын арасына кысылмасан да ярар. Кулы бар ич анын. шылтыратыр үзе! Кирәк булса...

—Ничек инде кирәк булмасын? Анда ут йотып торалардыр...

—Ә бәлки аның сюрприз ясыйсы киләдер?!

Мозаффар, чистарынып-кызарынып, Зөфәрнең кара төстәге «Адидас» костюмын киеп чыккач, башын сөлге белән сөртә-сөртә диванга килеп утырды да:

—Әгәр рөхсәт итсәгез, берәр урын тапсагыз, мин шушында гына йоклар идем,—диде.

Фәрдия сәерсенгәнен сиздермәскә тырышты:

—Була, була! Ашап-эчеп алыйк та, ятарсың да йокларсың Бик жайлы диван бу безнен. Бәхетең бар икән, бүтән кунагыбыз юк чакка туры килден. Югыйсә гел буш тормый.

-Туган-тумача, дус-иш күп бит безнен. бар да якын итәләр.—дип куйды Зофәр канәгать елмаеп.

—Тор әле,—диде Фәрдия Мозаффарга.—Табын әзер анда. Сез балалар белән бергә ашый торыгыз, мин урын жәеп куйыйм.

Һәм кунагы кузгалуга диванны шатырдатып кинәйтеп тә жибәрде. эчке бүлмәдән чиста җәймәләр алып чыгып жәйде

Аннары өстәлдә яткан тар кенәгәне актаргалады, кесә телефонын алды да, эчтәгеләр ишетмәсен өчен ишекне сак кына ачып, баскыч мәйданчыгына чыкты.

—Исәнмесез. Юлдашев фатирымы бу?—диде телефонга.—Азалия синме9 Фәрдия әле бу, шагыйрь Назировнын тормыш иптәше.

—Исәнмесез, Фәрдия. Сез икәнсез әле...—Азалия кем дә булса башка берәүнен шылтыратканын көтә иде булса кирәк, тавышы бик төшенке иде

—Борчылып тормагыз, дип шылтыратуым иде. Мозаффар бездә.

Телефон тынып калды. Әллә өзелде инде?

—Алло, алло! Ишетәсезме9. Мозаффар, дим. бездә әле. Кайтып тормас, бәлки, монда гына кунар. Шуны гына әйтмәкче идем.

— Кайчаннан бирле сездә ул?—дип сорады Азалия ышанып житмәгәндәй.

—Зөфәр белән кайтканнарына бер сәгать бардыр инде.

—Бер сәгать! Анарчы кайда булган?

—Анысын сорарга өлгермәдем әле. Тизрәк сине сөендермәкче идем. Зөфәр аны югалган дибрәк әйткән иде.

—Кайтсын! Хәзер үк!—диде Азалия сөенеч тә, ачу да, гаҗизлек тә катыш тавыш белән.

Фәрдия аны йомшартырга теләп, жиңелчә генә кеткелдәп куйды

—Ир солдат түгел бит ул, Азалия, ә хатын ефрейтор түгел. Әмер биреп булмый. Тик шуны бел гөнаһлы юлда йөрмәгән ул, газаплы жирдә булган.

—Ничек? Нишләп?

—Ниндидер бәлагә тарыган, ахры Кыяфәте шундый.

—Нинди бәла? Нигә ачык кына әйтмисен9

—Нинди икәнен үзенә сөйләр. Мина әйтмәде, сорамадым да. Башы исән, дүрт саны төгәл, шунысына сөенергә кирәк.

—Ә ник кайтмый сон ул?

—Сәбәбе бардыр, —диде Фәрдия уйланып —Кайтырга ярамыйдыр. Ә бәлки аны ишек төбегездә сагалап торалардыр!

—Кемнәр?

—Кемнәр аны шундый кыяфәткә керткән, шулар. Телефонны тыңлаулары да бар. Үзе шуна шылтыратмыйдыр Син сабыр ит Кайткач һәммәсен аңлатыр —Аннары көрсенеп өстәп куйды —Чын талант иясе белән гомер итү җиңел түгел ул! Укып та беләбез, үзебезнен сыртта да татыйбыз' Минем шылтыратканны ана әйтә күрмә тагын! Үпкәләр! Тыныч йокы'

. Нинди тынычлык! Ниткән йокы! Телефонын куярга оныткан Азалия шактый вакыт нишләргә белми бүлмә уртасында басып торды әллә куанычыннан үрле-кырлы сикереп биергә, әллә борчуыннан утырып еларга Бөтен үпкә-рәнжүләрсн оныткан иде ул. тик ире исән-сау гына булсын!

Кияү-кәләш уены

Самаркинга: «Ярәшкән егетем бар»,—дип. хәйләләде Нурзифа Күзенә карап ялганлады Алай да кискен минутта анын теленә бу сүзнең килүе бер дә юкка түгел иде. Хәтәр кешенен үткен карашы астында, үзен микроскопка
куелгандай хис итеп, тәмам чарасыз басып торганда, анын күнел түреннән Рашатнын елмаюлы йөзе калыкты, ул шукланып күз кыскандай: «Тәвәккәллә! Хәйләлә!»—дигәндәй булды. Аннан көч алып әйтелде бу сүзләр.

Әйе, сүзләр әйтелде, инде менә гамәлгә керешергә, егетенне Самаркин каршына илтеп бастырырга кирәк иде. Моны Рашатка ничек әйтергә? Ни дип аңлатырга? «Син минем киявем бул әле»,—дияргәме? Әллә бүтәнчәме9 Ничек кенә әйтсәң дә, бик сәер булачак бит бу! Бернинди әзерлексез, нигезсез шундый тәкъдим ясаган кыз хакында егет ни уйламас?

Көн буе тынгы белмәде, төн буе йокы күрмәде Нурзифа. Бәгыренә утлы кисәү тыкканнармыни: көйдерә дә көйдерә генә!

Иртән эшкә килеп утыруы булды, Хәнәфи шылтыратты:

—Сәлам, Зифуш! Сәгать бердә машинаны кая җибәрим?

Тавышында боз салкыны, сүзләрендә таш катылыгы—элекке төчелеге кая киткән, диярсең!

—Нишләп сәгать бергә?

—Самаркин белән бездә очрашачаксыз. Киявеңне алып килергә онытма! Егор Викторович сезне алырга үзенен «Мерседес»ын җибәрергә кушты.

Нурзифанын хәтерендә янә Рашатның шук йөзе җанланып. «Үртә! Шаярт!»—дип күз кыскандый булды.

—Самаркин машинасына утырырга сез минем егетемне кем дип белдегез9 Аның ак «Лада»сы бар!

—Ах, анын да ак «Лада»мыни? Әле минеке дигән идең.

—Икебезнеке бергә!

—Юлны онытмадыңмы? Кара аны, сонга кала күрмәгез! Егор Викторович андыйны яратмый, санга сукмау дип кабул итә. Анын мин-минлегенә тиюдән Алла сакласын!

—Сез куркыгыз Самаркиннан, без куркаклардан түгел!

—Ә син сүзендә тор. Очраштырам диден, очраштыр. Онытма: нәкъ сәгать бердә.

Нурзифа телефон экранына карады: ун тулып килә икән. Әгәр Рашатнын эше бик тыгыз булса? Яисә хәлгә керергә теләмәсә?..

Тик көймә комга килеп терәлгән, башка чара юк иде—Нурзифа дулкынлануын басарга тырышып, телефон төймәләренә төрткәләде. Ярабби, җавап кына бирә күрсен иде!

Озак көтәргә туры килмәде бугай, әмма бу мизгелләр бик озын тоелды, йөрәк дөп-дөп бәргәләнде, колак кат-кат чынлады. Менә ниһаять—нинди зур бәхет!—Таныш тавыш ишетелде.

—Алло! Алло-о!

—Бу Нурзифа әле.

—Хәерле көн, Нурзифа!

—Исәнмесез. Сез ник әле шкафларыгызны һаман алып китмисез9 Ачуланалар монда!

—Иртәгә-берсекөнгә кереп, китергән өчен акчасын түләп чыгармын.

—Бүген кирәк иде.

—Бер көн торганга берни булмас. Шкаф сөт түгел, ачымас.

—Минем сездән бер киңәш тә сорыйсым килгән иде.

—Эш бетүгә килеп җитәрмен О-кей?

—Миңа хәзер кирәк!

—Ашыгычмыни?

—Бик!—диде Нурзифа басым ясап.—Би-ик ашыгыч!

—Ярый алайса,—диде бераз гаҗәпләнгән Рашат —Бер-ике сәгатьтән сугылып чыгармын. Мин рульдә әле.

Ике сәгать дигәне артыгы белән узып китте, бу вакыт эчендә Нурзифа
ничәдер тапкыр телефоннан шылтыратканнарга җавап бирде, ишектән кергәннәр белән сөйләште, тик боларнын барысын да робот кебек башкарды, кылган нары-әйткәннәре зиһененә барып ирешмәде. Ниһаять, таныш машина тротуар эргәсенә килеп туктады. Менә ул гадәттәгечә жинел атлап, бит очларын чокырайтып, шаян елмаеп, бусагадан атлады. Ул керүгә гадәттәгечә бүлмә яктырып, һава сафланып киткәндәй булды.

—Саумысез,— ди — Кем тия?

—Самаркин!—диде Нурзифа.

—Кит аннан? Сина да кулы җиттемени инде? Кайда таныштыгыз сез анын белән?

—Портретны күргән. Ул мине үзе белән Мәскәүгә алып китмәкче

Әйе-е,—диде Рашат көлеп. — шаккатарсын сәнгатьнең көченә һәм Юлдашевнын осталыгына... Эшләрен хөрти икән болай булгач. Самаркин ишеләр күзе төшкәнне кулына эләктерми калмый Бар икән күрәселәрен! Мәскәүләрне дим.

—Мин анда бармыйм!

Самаркинга каршы тормакчымы әллә син? Ай-Һай көчле икәнсең!

—Кочле. Янымда терәгем булса.

  • Нинди терәк ул?

—Мин ана, шушы арада кияүгә чыгам, дидем. Ир хатынын беркем беркая алып китә алмый... Мина кияү кирәк!—дип егетнең күхтәренә туп-туры төбәлде Нурзифа. Рашат гаҗәпләнүеннән сызгырып куйды:

  • Прокаткамы әллә?

—Әйе. Бер сәгатькә.—Нурзифа өстәлдә яткан телефонының экранына күз салып алды.—Егерме минуттан мин анын каршында булырга тиеш Киявем белән парлап.

Рашат карашын түбән төшереп, башын чайкап куйды

  • Ишетмәсән ишет.—диде үзалдына. Аннары башын күтәрде дә:—Безнен мәдәният сараенда спектакльләрнең төрлесе куела, мондыен уйнаганнары юк бугай әле,—диде.

—Сез артисттамыни әле?

—Һәвәскәр. Ә нигә, уйнап карарга була! Самаркинның сүзен сүз итмәс өчен генә булса да. Киттек алайса!

...Алар килеп житәр-җитмәс тимер капка ачылды, машина туп-туры ишек алдына барып керде Хәнәфи аларны болдырда көтеп тора иде инде

Ул бик тә җитди һәм эшлекле кыяфәт белән кунакларны мәрмәр баскычтан өске катка алып менеп китте

Самаркин түгәрәк өстәл янында җәелеп утырган иде. аларнын сәламен дә алып тормыйча:

  • Ну!—диде.—Что скажете, молодые?

Шунда сүз һич көтмәгән борылыш алды Рашат хуҗаны күрдеме- күрмәдемс, карашы сул як диварга, анда эленеп торган ике картинага төбәлде. Йөзе агарынып чыкты Моны күреп. Нурзифанын йөрәге жу итте картиналарның берсендә ефәккә төренеп, икенчесендә бөтенләй ялангач хәлдә ул ята иде. «Бетте Бөтенесе җимерелде.. » Анын бу уйларын раслагандай. Рашат, кашларын җыерып, ачу белән ана борылды:

  • Бу ни дигән сүз!—диде —Нишләп син боларны монда элеп куйдырдың?
  • Мин түгел,—дип быдырдады Нурзифа —Беренче күрүем... Белмим, ничек алар монда килеп кергәндер.

—Синен рөхсәттән башка беркем мондый картинаны кеше күз алдына элеп куя алмый!

Рашат картиналарга якын ук килде дә:

—Һәм минем рөхсәттән башка!—дип өстәде Юлдашев картиналары бит болар!

—Ничек Юлдашевныкы?—дип сикереп аягына басты Самаркин.—Ә син мина ни дигән иден?—дип Хәнәфигә төбәлде ул.

Агарынып каткан Хәнәфи, иреннәрен көчкә кыймылдатып:

—Белеп сөйләмиләр ...—диде.

— Мин ялгышаммы?—дип ана таба атлады Рашат —Юлдашевнын кылкаләмен бер күрүдә таныйм мин, беләсен килсә Ә бу картинаны мин... без...—дип, оятыннан кая керергә тишек тапмый басып торган Нурзифага күз салып алды да. батыраеп китте ул.—Без моны үзебез заказ биреп яздырган идек! Туйдан сон йокы бүлмәбезгә элеп куяр өчен!

һәм рамнарны элгечтән алырга үрелде.

—Тукта! Нишлисен! Хакын юк!—дип анын беләгенә килеп ябышты Хәнәфи.

—Минем хакым юкмы? Монда, һичшиксез, криминал катышкан. Мин юрист, беләсегез килсә! Әгәр Юлдашев боларны бездән рөхсәтсез кемгәдер саткан булса, без аны судка бирәбез! Яле, ярдәм ит!—дип картинаның берсен алып Нурзифага сузды ул.—Алып китәбез без аларны! Вещдок итеп!

Шулай дип, рамнын икенчесен үз кулына тотты. Анын кыланмышлары Самаркинга мәзәк тоелды булса кирәк:

—Юрист түгел, артист син. мөгаен,—диде —Кияү дисен инде үзенне Әгәр мин тикшерсәм?

—Тикшер, бүтән эшен булмаса.

—Мондый афераны күргән юк иде әле. Кызык бит. Туегыз кайчан була инде?

—Өч көннән.

—Шулай тизмени? Кайда уздырасыз?

—Әлмәтгә.

—Мине чакырасызмы сон?

—Туган-тумача күп безнен. Чакырасы кунакларга күптән хәбәр ителгән.

—Әлмәттә, дисен алайса. Тикшерә алмас, дип уйлыйсындыр ... Телисенме, сезне минем ак лимузин белән илтеп куярлар? Бер унайдан шофер туйны да күреп килер...

Тәмам әвәрә килгән Нурзифа:

—Кирәкми, безгә ак «Лада» житкән...— дип башлаган иде, Рашат каты гына:

—Сина, сөеклем, бу ямьсез гадәтеннән бизәргә туры килер,—диде.— Хатын кешегә иреннән узып авыз ачу килешми!

Аннары Самаркинга борылды:

—Бу тәкъдимегезне ничек кабул итәргә? Спонсор Самаркиннан дипме, әллә Инвесторданмы?

—Меценат Самаркин тәкъдиме бу! Дөресен сөйләсәгез. Әгәр сүзегез ялганга чыкса, Кредитор Самаркин булырмын мин сезгә! Бензин хакын гына түгел, лимузин бәясен түләргә туры килер!

—Мененат тәкъдименнән баш тарталар димени! Лимузин икән лимузин. Утырабыз да кайтабыз. Күрсеннәр безнен кемлекне!.. Рәхмәт!—дип чак кына башын иде Рашат Самаркин тарафына Сүзегездә торсагыз, машинагызны шимбә көн иртән җибәрерсез. Ә безне, сөеклем, ательеда көтәләр. Туй күлмәген үлчәргә кирәк.

Хужалар белән саубуллашып, өйдән чыгып машинага утырганда. Нурзифа, юка кофтадан булуына карамастан, тирләп беткән иде

Туй күлмәге—сафлык билгесе

Капкадан чыгып, каравылчылар күзеннән югалуга, Рашат машинасын туктатты да, телефонын кулына алды.

—Азалия ханымга шалтыратып алыйк әле,—диде —Урынында микән?

—Кайсы Азалиягә?

—Ә-ә, син белмисендер әле. Казанда туй күлмәкләренең ин шәпләрен «Азалия» ательесында тегәләр.

—Каян беләсен?

—Мин анда тукыманы илтеп биргән идем инде.

—Нинди ателье? Нинди туй күлмәге? Мин сине бер сәгатькә прокатка гына алдым ла! Уйнадык, ышандырдык та бугай. Житте-бетте. Финита'

Рашат ана күзләрен кысып, кистереп карады.

—Син нәрсә, бөтен егетләрне үз кубызына биетмәкчеме әллә? Самаркинны, анын ялчыларын, мине —Ул гаҗәпләнгәндәй башын чайкап куйды.—Каян килгән режиссер! Гел үзенекен генә итмәкче. Минем сүзне аяк астына салмакмы.

—Нинди сүзне?

—Әле генә Самаркинга ни дидем мин9 Туй күлмәге үлчәргә барабыз, дидем. Син ризамы, юкмы?

Бераз тынып торды да, жавап булмагач

—Дәшмәү—ризалык билгесе,—диде —Тик алдан минем бер шартым бар хәзер үк никах килешүе төзибез.

—Нәрсәгә?

—Мин болар өчен...—ул арткы утыргычта яткан ике рамга ишарәләде,— сина беркайчан да үпкә сүзе әйтмәячәкмен Ә син минем үткәннәремдә казынмыйсын. Тормышны чистадан, актан башлыйбыз. Син шуңа риза булыр иденме?

—Әйе,—дип пышылдады Нурзифа.

—Эш күп безнең. «Алмаз» кибетенә керәсе бар

—Анысы нәрсәгә?

—Туй балдагын шуннан алырбыз. Ниндирәге килешер икән9 Бир әле кулыңны!

Аның учына кайнар кулын салгач, Нурзифа дулкынлануыннан нишләргә белмичә, көлеп жибәрде ул әле һаман аңлап бетерми иде уенмы бу. әллә соң... житди сүзме? Ышаныргамы, ышанмаскамы? Уен булса, катнашыргамы? Чын булса, ризалашыргамы? Ләкин төптән уйланмаган бит әле! Әзерләнелмәгән, эчтән хәл кылынмаган'

Әмма Рашат уйларга, хәтта аңга килергә дә ирек бирмәде. Шылтыратып, Азалиянең эшендә икәнен белде дә рульгә ябышты

—Төшке тәнәфесен беткәнче барып килик,—диде —Ашап аласын да бар. Болар бигрәк сансыз икән, кунакларын сыйламыйлар да.

«Азалия» ательесы ерак түгел, шәһәрнен өске ягындагы яна төзелгән йортның аскы катында икән. Бөтен нәрсә өр-яна, ялтырап тора Атар бусагадан атлауга, эчке яктан каршыга Азалия килеп чыкты Ул озын кара чәчен күпертеп, баш артына җыеп куйган, йөзе сулып киткән кебек иде.

Рашат белән янәшә Нурзифаны күргәч, гаҗәпләнгәне сизелде, салкын гына исәнләште дә. Рашатка карап:

—Ә кәләш?..—дип сорады

—Кәләш менә шушы инде.

—Ничек алай? Ә теге.

—Теге чакта килгәнеме?.. Анысы өлге өчен генә иде

—Бусы... чынымыни?

—Чып-чыны — Рашат, Нурзифанын үзенә бик якын икәнен исбатларга теләгәндәй, иненнән кочып алды. Азалиянең түгәрәк йөзендә хисләрнең әллә ничә төрлегә үзгәреше чагылды. Кырыслыгы кимегәннән кимеп, күзләре яктырганнан яктыра барды. Ниһаять, ул елмаеп җибәрде:

—Котлыйм!—дип кыз кулын сузды —Мин бик шат! Сез бик матур пар! Бәхет-шатлыклар телим!

Ул мондый очракта гадәттә әйтелә торган сүзләр сөйли, әмма эчендә үзенә генә хас, ул гына кичерә алган хисләр кайный иде. Нурзифа аның очкынланган күзләренә йотылып карады, һәм әйтелмәгәнен сүзсез анлады димәк, Мозаффар табылган... Шулай булмаса, бу хатын болай шат күренмәс иде. Өстәвенә, Нурзифанын кияүгә чыгуы да анын өчен яхшы хәбәр иде, күрәсен.

Менә ул аны калтыранган кулыннан тотып эчкә, ике ягы тоташ көзгедән торган кечкенә кием үлчәү бүлмәсенә алып кереп китте.

—Ярый әле кисәргә өлгермәгән идем,—диде —Теге артистканын гәүдәсе бөтенләй башка бит анын. Синекенә җитәмени!—дип күзләре белән яктыртып алгандай карап куйды ул Нурзифага — Мин сина күлмәкне дөньяда булмаганча итеп тегәчәкмен. Менә күрерсен. Сокланып туймаслар! Ай-яй, егетнең шәбен эләктергәнсең!

—Мин түгел, ул эләктерде мине!

—Алай булса, бигрәк шәп! Фасонын ниндирәк итәбез?

—Түше нык ачык булмасын иде. Әтиләре янына кайтабыз

—Ачык ярамый. Бер күз салуга, бик тә инсафлы, садә, саф бала икән бу, дип уйласыннар. Жинле, ябык изүле, мул күлмәк килешәчәк сина. Баш бөркәнчегең чәчләреңне каплап торсын. Әти-әниләрегезгә ихтирам билгесе булачак ул. Яле, үлчәмнәреңне алыйк!

Азалия кешенен гәүдәсен кулындагы тасма белән генә түгел, хәрәкәтчән сизгер куллары, бармаклары белән дә үлчи белә иде. Шуна да ипле, килешле була иде ул теккән киемнәр. Бу юлы ул Нурзифанын тәненә аеруча назлап, иркәләп орынды.

«Ә мин теге чакта аны кара итеп ясаган идем., —дип уйлады Нурзифа күп еллар элек ясаган сурәтен исенә төшереп —Икебезне бер зынжыр белән урап куйган идем. Күрә белмәгәнмен: кара чәч, кара күзләр артында ак күнел икән. Ә зынжыр дигәнем тимердән түгел, гөл сабакларыннан үрелгән булган икән...»

Бу минутларда ана бик рәхәт тә, жинел дә иде. Уен булса булсын, матур уен иде бу!

Хәерле юл!

Аяз, тыныч, жылы иртә иде. Вокзал каршына тезелеп баскан, ян- якларына ак хәрефләр белән «Татарстан» дип язылган яшел вагоннар тирәсендә гадәттәгечә ыгы-зыгы хөкем сөрә. Берсе тирәсендә төркем аеруча куе булып, анда республиканың мәгълүм шәхесләре күренә иде: чал кергән күперенке чәчле, какча чырайлы мәдәният министры Илгизәр Кәримов, ак түгәрәк йөзле, тулы гәүдәле Тимур Акулов, кыяфәте белән башкортка охшаган Айдар Хангилдин, танылган рәссам Әгъләм Талипов. Көлешеп сөйләшкән, бертуктаусыз үзгәреп торган бу төркем тирәсендә башка мәгълүм рәссамнарның йөзләре дә чалынып китә, аларнын таныш- белешләре, хатыннары чуала. Шунда ук телевидение камерасын китереп куйганнар, яшь кенә бер кыз әле берсенең, әле икенчесенең авызына микрофонын китереп тери—интервью ала иде.

Менә вокзал бинасыннан Ансар Гыймадиев белән Зөфәр Назиров килеп
чыкты. Алар төркемдәге халыкны күздән кичерделәр
дә. читтәрәк туктап калдылар.

Безнен дус күренми бит әле монда,—диде Зөфәр

—Хәнәфине күр син, Хәнәфине! Нинди нәчәлник!—диде Ансар.

Чыннан да, министрнын жилкәсе янында Рәжәповнын керпе башлы болгана иде.

  • Юл өчен дип Самаркиннан ярдәм сорадылар микән әллә9 Бусы хужасынын акчасын китергәндер, бәлки?—диде Зөфәр Әллә Прагага үзе барамы?

—Кем алып барсын аны? Кулга тотарлык берәр сурәте булса икән'

—Самаркин шундый шарт куйса, алып бармый хагтәре юк. Малевичның •Кара квадрат»ы кебек берәр нәмәрсә әмәлләгәндер. Шуны күтәрер дә барыр

—Синен шул булыр инде, әллә ниләр уйлап чыгарасын,— диде Ансар көрсенеп. —Күкләрдә йөзәсен. Жиргә төшеп караганда, бер дә яхшы фат түгел бит әле бу. Хәнәфи монда. Мозаффар—юк. Әллә тагын берәр этлек эшләде микән бу җаһил?

—Ул-бу булырга тиеш түгел иде,—диде Зөфәр — Бик сак кыландык бит. Мозаффар хатыны белән дә бездә генә күреште. Министрга да бездән шылтыратты Өенә бүген иртән генә кайтып китте. Киенеп, әзерләнеп килергә кирәк булганга гына

Төркем уртасындагы Кәримов. Хәнәфине кулы белән читләштереп, үрелеп вокзал артына каралы, ул да кемнедер көтә иде булса кирәк. Мөгаен. Мозаффарныдыр. Менә анын йөзе яктырып китте, ул. халыкны аралап, перрон аша атлады. Анын каршысына зур сумка тоткан Мозаффар белән Азалия киләләр иде.

  • Ниһаять, сине күрер кон дә бар икән!—дип рәссамга кулын сузды министр Әгәр чехлар якламаса. билләһи, бер-бер чара күрә идем мин сина. Ну син барыбер монын сәбәбен аңлатырга тиеш Балай булмый.

—Әйләнеп кайтканчы түзегез инде, аннары теләсә нишләтерсез,—диде Мозаффар. Анын йөзе шактый суырылган, кояш күрмәгәннән агарынган иде.

Зөфәр белән Ансар да шул якка таба атлый башлаганнар иде. вагон кырые буйлап йөгергән Хәнәфине күреп алдылар. Тагын да кечерәергә, күзгә күренмәстәй булырга теләгәндәй, урталай диярлек бөгелгән, муенындагы калын сары чылбыры, бушаган муенчак кебек, әрле-бирле болгана.

—Әй! Кая ашыгасын әле син болай?—дип анын каршысына китте Зөфәр —Сабакташыңны кул болгап озатып каласын килмимени’ Бер бүлмәдә буяу изгән иҗатташын бит ул синен!

Хәнәфи абынып егыла язды, тукталды да. телефон йомарлаган кулынын аркасы белән мангаен сыпырып алды.

—Хуҗа чакыра,—диде сулышына кабып

—Эшем бар, бушагач килермен, дияргә иде

—Ашыгыч, ди Авариягә юлыккан бугай

—Син ашыгыч ярдәм түгел лә!

—Хәнәфинең үзенә ашыгыч ярдәм кирәк булмагае әле монда.—диде Ансар мәгънәле итеп Син болай арттан шылуны гадәт итеп алма тагын!—дип өстәде аннары —Мозаффар әйләнеп кайтута. җыелышырга дип ниятләдек әле без Үткән ун ел эчендә эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясар чак җитте Хәтерлисенме9 «Матурлык яки үлем! Сәнгатькә хыянәт иткән кешегә бу җирдә урын юк'»

Хәнәфи, авызын кыйшайтып ачы көлемсерәде

—Сез җәзага тартмакчымы әллә?

  • Безнен җәза нәрсә ул! Вөҗдан газабыннан Атта сакласын, диген'

Хәнәфи тагын бер тапкыр артына күз сирпеп алды да.

—Хәзергә хушыгыз,—дип китү ягын арады.

—Сак бул, абына күрмә, егылып башынны ярырсын!—дип калды Ансар анын артыннан.

Перронда игълан тавышы янгырады: поезд кузгалырга биш кенә минут калган икән.

Ике дус өченче дустын хәерле юл теләп озатырга ашыкты

Поезд кузгалып киткәч, трамвайга таба барганда, Ансар эчтән уфтанып:

  • Нишләптер Нурзифа күренмәде,—диде —Ник килмәде икән? Мозаффар аны көткәндер

—Син белмисеңмени, Нурзифа китте бит ул,—диде Зөфәр барган җиреннән тукталып.

  • Кая китте9

—Кияве белән Әлмәткә киттеләр алар бүген.

—Кияүгә чыктымыни ул?

—Чыккан шул. Азалия минем хатынга әйткән, төн йокламый Нурзифага туй күлмәге тектем, дигән.

—Кияве кем икән?

—Минем күргән юк. Чибәр егет, йөзендә иман нуры бар, дип мактаган Азалия.

—Кызык бу дөнья,—дип куйды Ансар.—Еллар буе яшисен, көннәр һаман бертөсле үтеп тора, кинәт кенә һәммәсе үзгәрә. Мизгелләр бөтен язмышны бора да куя. Йә бәхеткә, йә афәткә.

—Бу юлы һәммәсе яхшыга булды сыман... Бирсен ходай. Нурзифа кебек кызларның бу җирдә яшәргә тулы хакы бар.

...Ә бу вакытта ак лимузин, каршы килгән машиналарның шоферларын хәйран калдырып, Әлмәткә таба бара, Самаркиннын ак «Мерседес»ы исә Мәскәүгә чаба иде. Братан Егорнын юл уңаеннан Нижгарга кереп чыгасы бар иде, шуңа күрә ул поездга утырмады. Машинаның багажнигында, биләүдәге бала кебек төрелгән бронза кыз ята. озакламый ул Самаркин менеп йөри торган баскычның бизәге булып басачак иде. «Парын ясатыл алырга кирәк булыр,—дип уйлады Егор Викторович —Чишенгән булсын. Ике якка икесен бастырып куярмын: бер якка бусын—күлмәклесен, икенче якка ялангачын. Күргәннәрнең күзе тоз булсын!» Шуларны күз алдына китергәч, ул үзалдына хихылдап куйды.

Туйда бии тукмак та

Тимержан иртәдән бирле тәрәзә тирәсендә болганды. Килә дә карый урам якка, килә дә карый.

—Нәрсә киләп салып йөрисең син һаман?—диде аңа Суфия.—Барыбер өйләсез кайтып җитә алмаслар.

—Ә син аларның кайтырына ышанасыңмы сон?

—Шылтыратып әйтте бит инде кичә!

Аның сүзенә ышансан! Йә тегеләй сөйли, әле болай. Бер атна элек, туйны кичерергә туры килмәгәе, дип мыгырдаган иде. Ничә көн инде кодалар белән сөйләшә алган юк. Әллә чирлиләр, әллә кире уйларга маташалар. Ни дияргә белмәссең. Синең генә ул берсенә дә исен китми!

—Ничек инде исем китмәсен . Ут йотам Тик нишлим сон... Көтәргә генә кала. Иншалла, кодалар белән бергәләп кайтып та җитәрләр...

Тимерҗан ачык тәрәзәдән биленә кадәр тышка үрелде.

—Бу нинди әкәмәт?

Урамда вагон озынлыгында диярлек ак машина күренде Анын капотына кәрзине белән чәчкә беркетелгән, түбәсе аша кызыллы-зәнгәрле ефәк тасмалар сузылган иде.

— Кил әле, кара, мондый машина күргәнен бармы синен?—диде Тимержан Суфиягә —Туй машинасы бит бу «Татнефть»нен берәр түрәсе малаен өйләндерә микән әллә? И-и, кыланып та куялар инде.

Ул арада, лимузин әкрен генә шуышып, тротуар кырыенда туктап калды Кияү белән кәләшне каршы алырга дип килгән яшь-җилкенчәк, бала-чага аны сырып алды Машинадан кул сузылып, малайларга конфет сипте, аннары Рашатнын башы күренде.

—Бәлеш, Рашат бит бу! Безнен малай! Хатын, кая кәләшнен аяк астына салырга дигән мендәрен? Кая бал-маен?

Хәзер-хәзер,—диде Суфия каударланып —Мин мендәрне алам, ә син бал-май савытын тот!

Алар чыгып җиткәндә, өр-яңа аксыл костюм, ак күлмәк кигән Рашат машина янында басып тора иде.

Ишектән чыгып килгән әти-әнисен күрүгә, ул. иелә төшеп, машинаның урта ишеген ачты һәм акка төренгән, йөзен бөркәнчек белән каплаган кәләшкә чыгарга ярдәм итте. Суфия иелеп анын аяк очына мендәр салды.

—Төкле аягын белән, балам! Уртасына, ныгытып бас!

—Аллага шөкер, кайтып җиттегез!—диде Тимержан — Исәнме, улым, саумы, кызым! Ягезәле. бал-май кабыгыз! Бер-берегезгә балдай татлы, май кебек йомшак булып гомер итәргә язсын. Кап. килен'

Ул кашык белән бал сузды, Рашат кәләшнен йөзен каплаган бөркәнчекне күтәрде Шунда Тимерҗаннын кулы һавада эленеп калгандай булды Бер кәләшкә карады ул. бер улына. Ә тирә-юньдә төркем зурайганнан зурая, конфет капкан малай-шалай, Рашатнын дус-ишләре генә түгел, узгынчылар да туктап калып, бу тамашаны күзәтә иде

Көтелмәгән хәлдән гадәттәгечә Суфия коткарды Тимерҗаннын беләгеннән тотып, кашыкны кәләшнен ирененә терәде:

—Икәүләп каптырыйк әле! Киленебез бигрәк чибәр, күз тия күрмәсен' Рашатнын әти-әнисе менә без инде... Тимержан белән Суфия

—Ә мин Нурзифа...

—Сөбханалла, исемен бигрәк матур! Без сиңа Нурзифа кызым диярбез, ә син безгә әти, әни. дип эндәшерсен инде

Каенана белән килен шул рәвешле сүз алышкан арада Тимержан аңын җыярга тырышты. Алай да бәхетле ата рәвешенә керер өчен ана бераз булса да вакыт кирәк иде

—Барыгыз әле, кайткан машинагызда шәһәрне әйләнеп килегез! —диде ул улына.—Дусларыңны да утырт! Күрсеннәр безнен кемлекне'

Чәчәккә төренгән, тасмаларга уралган ак лимузиннын Әлмәт урамнарын ураганын ул көнне күпләр күреп калгандыр.

Ә иртәгесен мәдәният йортында шаулап-гөрләп туй узды

...Бу парнын очрашу-кавышу тарихы исемә төшкән саен хәйран калып куям мин Уеннан уймак кына түгел, балдак та чыга икән Әйе. пар балдак чыкты бу матур уеннан.