Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙОЛДЫЗ БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ АРАСЫ


Төнге күккә карап
Хыялның да була азак чиге—
Яшәүгә дә хастыр ул хаклык;
Чиге чиксез, без яшәгән галәм—
Хыял үлчи алмас ераклык.
Уйның чиге янәшәдә генә—
Уза аны хәтта яктылык;
Яктылык та ерак араларга
Җитәдер шул фәкать нур булып.
Суфыйлардан көлгән булабыз да ...
Имеш, алар тиле—хыялый,
Ул мәңгелек белән чиксезлекне
Күңелләр соң дерес тоямы?!
Әһле Ислам, әйе, белеп торды.
Кырыс түгел иде шартлары,
Европа күк утта яндырмады
Хакыйкатьне тапкан затларны.
Кырыс иде, әйе, кануннары,
Тик юл калды азат фикергә—
Ул хакыйкать эзләп, җиде кат Күк
Гөмбәзенәмени сикерә?)
Җитә генә алмый—уйлар чикле.
Юлны дәвам итә варисы;
Ачкыч табар өчен тылсым эзләп.
Хыялланып мәллә карыйсы?!
Эхмв1 РӘШИТ < 1936) шмыйрь, пуб тцш '». *( мхмтом*», «Таң и vm •», • Язмыш
җыллара* Һ к китаплар авторы Гштарсшыт м*)жият министрлы/ының /ич
In тирании Язучылар оврлашанан, Г Исхакый исшмаидам премилс*
Казамда яши
Ә хыялсыз Кеше яши алмый—
Дәшә аны, дәшә гел хаклык.
Чакрым белән түгел, парсек белән
Чикләнгән шул сихри ераклык.
Әле анысы, әле монысы тарта—
Дин белән Фән мәңге ярышта.
Хакыйкатькә илтер юллар ябык—
Атлап булмый сыңар карыш та.
Без барабыз,
Без— мәңгелек юлда,—
Юк, куркытмый ерак аралар;
Йолдызлар да, әнә...
Балкып... сүнеп...
Шул тарафка таба баралар.
Тууымы,
Әллә үлүеме
Без барасы ерак җисемнең,
Чиге юк шул ашкын фаразларның,
Чиге юк шул күрү хисенең.
Суфыйларга мәдхия
Синагога, хөжрә монастырьның
Тәмуг, җәннәт булыр бар җыры
Алла серен белгән күңелләрдә
Андый уйдырмага юкурын
Гомәр Хәйәм
Үртәмәгез, суган суфые, дип—
Баш тартмавын тартмыйм суганнан.
Дөреслектә хәтта мин үзем дә
Суфыймындыр ахры, туганнар.
Ник булмаска! Әйдә, көлсен гавам—
Хөкемдары бүген мин аның,
Укый-укый инде белдем бугай
Чын тарихын фани дөньяның.
Без—шәрабсыз аек, ризыксыз тук,
Сәләмәдән безнең патша да,
Йөзләрчә ай, кояш көлә безгә,
Исләр китми данга, акчага.
Китаплардан түгел безнең акыл.
Хакыйкатьтән килгән акыл ул.
Әллә каплардагы хәзинәгә
Комсызланып һич тә сузмый кул.
Гарәп, фарсы, юнан буласыңмы—
Мөһим түгел. Байлык—чүп аңа,
Тик камиллек калсын яшәештә.
Тик камиллек килсен дөньяга.
Гасыр арты гасыр—сәрхуш заман.
Ни кояшлы түгел, ни җилле,
ЙОЛДЫЗ БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ АРАГ.Ы
Зарланабыз, дөнья шундый, диеп,—
Кайчан булыр аның камиле?!
Югыйсә бит бөтен кыйтгаларда
Ничә гасыр исә гел саф җил;
Суфыйлыкка хәтта дәгъва итте
Муллий, Гете, де Голль, Хаммаршельд.
Дарвин диеп, Эйнштейн диеп
Күкрәк какса бүген кемнәрдер,
Суфыйларның даһи ачышлары
Меңәр еллар алдан килгәндер.
Суфыйлыкта без дә калышмаган
(Татаргамы бу эш ярамыи!|—
Язган Бакырган» һәм Кол Гали,
Язган Кятип, язган Сарай.
Бәхәсләшсен дөнья—кем соң алда,
Кем соң артта бүген санала.
Европа күк талап бар дөньяны
Кайсы кыйтга әле дан ала?!
Саный китсәң, хәтер хәтәр түгел,
Мактанырлык эшләр җитәрлек;
Без аларны, кат-кат искә алып,
Байрак итеп өскә күтәрик.
Дөньякүләм бөек ачышларны
Кем ясаган, дисәң, бу җирдә,
Шаһит булып күкләр баш күтәрер—
Ачыкланыр катгый дәлил дә.
Бу дөнья— каты бәгырьле.
Бу дөнья—артык кырыс;
Бишектән кабергә чаклы
Ярарга, имеш, тырыш.
Үзеңчә яшәп булмый шул—
Төрлегә төрләнәсең,
Пакъ булып яшим, дисәң дә.
Барыбер керләнәсең.
Гөрзиен тоткан зобаный—
Сугарга гына тора,
Тырышсаң да, карышсаң да.
Егарга гына тора.
Суфыйдан булмый саф булып,
Дөнья бит—гөнаһ күптер;
Тәмугка ук булмаса да,
Җәннәткә юллар юктыр.
Буранлы карлар, яңгырлар.
Үләттән килгән яулар.
Су басулар, җир тетрәүләр.
Дәһшәтле янар таулар...
Түзәбез инде, түзәбез—
Яшәргә чөнки кирәк;
Каршылыйсың бәлаләрнең
һәркайсын аяк терәп.
Үз-үземә киңәш
Күп пеште авызым, телемнең
Тик кенә тормавы сәбәпле,
Ышанып, дус итсәм берәрсен,
Йөгәнли алмыйм һич гадәтне.
ахмэт РӘШИТ
Сөйлим дә шаярып, сүзләрем
Ирешә кирәкле кешегә;
Ул исә тырпайта сыртларын
һәм миңа... озакка үчегә.
Соңыннан бик авыр аклану—
Бер сүзең ирешкән ун булып,
Шаян сүз шаян сүз кебек тә,
Ә аңа җитә ул... җен булып.
Шаярта белмимме мин үзем,
Дуслармы куерта сүземне.
Сүзеңнең рәте юк, диеп мин
Тиргим дә инде гел үземне.
Тик нишлим? Тел—ул бит сөяксез.
Сөйләшә белмәсәң, киңәш шул:
Беркемгә сөйләмә ачылып—
Үзеңә тик үзең «сердәш» бул».
Серле йозак
Чибәрләрнең бар байлыгы үзе белән—
Кирәк түгел акча дигән тити-мити;
Матур кызлар үз кадерен үзе белә,
һәркайсысы— иң кимендә Нефертити.
Йә булмаса Джоконда—Мона Лиза,
Кайсы ир-ат башын имәс аның алда;
Гарантия юк югында... тик нишлисең,
Ичмаса зур хурлык түгел алдансаң да!
Нишләргә соң?! Әйе, гомер итеп була
Җенгә генә тиңләшерлек җан белән дә—
Гомер кыска. Тәмлерәкне, татлыракны
Дәгъвалыйсың... Кайчагында кан белән дә.
Беләм, беләм, беркатлыдыр әйткәннәрем—
Ник соң тоташ ызгыш-талаш кайбер өйдә?!
һич табылмый аңлашу һәм уртак фикер,
Уилыйм-уйлыйм, җавап тапмыйм—сәбәп нидә?!
Шул чибәрләр генә уйлап чыгаргандыр
Бу үзара аңлашмауны һәм низагны;
Бары пошмас җаннар ача аладыр шул
Беркем ача алмый торган ул йозакны.
КИҢӘШ
Түрәнең дә кәефләнер чагы бар—
Штаттан тыш берәр кәнизәге бар.
Секретаре—анысы инде штатный,
Хатыны күк—кайчакта бесплатный.
Дөрес, кайчак бирәсең берәр бүләк—
Назны да кирәк алу кайчак түләп.
ОЛДЫЗ ВЬЛЭН Яплдид АР АСЫ
Дөнья бит бу, ә ул исә... куласа,
Әйләнеп тулгандыра да... бер баса.
Иң начары—күп күрүче «дус» та бар—
Кирәк чакта үч алу ягын табар.
Рәхәт булмас, карт көнеңдә карчыгын,
Тезеп китсә берәм-берәм ачуын.
Нишләргә соң? Анысын инде үзең бел—
Элек көлдең бит... хәзер дә үзең көл.
Заманга заман тиң түгел.
Үзгәреп булмый, дисең,
Ничек үзгәрим соң, дисең,—
Мин үткәй чор кешесе.
Хушлаштык ул дәвер белән,
Алда тора яңасы—
Анда шул ук мәшәкатьләр—
Көясе дә янасы,
Юк, алай түгел икән шул—
Нәрсәдер бүтән, үзгә;
Яшьләр дә һәрбер адымда
Карыйлар кырын безгә.
«Без яшь чакта...»—дибез дә бит...
Нәрсәгә андый яшьлек?..
Сталинлы һәм колхозлы
Чоргамы йөрик дәшеп?!
Капиталист белән мәллә
Сындырыйкмы... булмаса?!
Яңа чор дип ничә еллар
Газапланабыз ласа.
Әллә алга барабыз без,
Әллә артка барабыз—
Коммуналы заманага
Дәшә дә бит паровоз.
Хәзер аның юк бит инде
Паровоз дигәне дә...
Әллә кирәк без, әллә юк
Чал тарих идәнендә.
Барабыз шунда тирбәлеп—
Заман да, әйе, бара...
Әллә бар без, әллә юк без
Киләчәк заманнарда.
Пәйгамбәрлек безгә кирәк түгел,
Шагыйрьлек тә кирәк түгелдер;
Ике икең—дүрт дип йөргәннәргә
Гомер итү, әйе, җиңелдер.
Шикләр туса, сана кампитрда—
Хөкеме бик гади... тимернең;
Уйлыйсы юк, санап торасы юк—
Әйткәнен ул үти бар мирнең.
Ике икең—өч тә, биш тә була—
Безнең мидә генә ул чикләр;
Ә ни белән генә үлчәнә соң
Нурлар гына җитәр парсеклар?1
Ә ни белән генә үлчәнә соң
Йолдыз белән йолдыз арасы?!
Аларга бит миллиард еллар буе
Бертуктусыз... һаман барасы.
Андый язмыш безгә тәтемәстер—
Ятим итмик шуңа бу Җирне;
Еллар белән генә була санап
Ходай безгә язган гомерне.