Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТУГАН ТЕЛ. ШИГЪРИЯТ. ТУКАЙ.

Апрель аен Тукай исеме белән бил­геләргә өйрәнгәнбез. Шагыйрь әйтмешли, «ул бу айда туган һәм янган».

Быел шагыйрьнен туган көнендә—26 апрель иртәсендә башкалабыз үзәгендәге Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда Татар­стан Президенты Р. Миннеханов. Дәүләт Советы рәисе: Ф. Мөхәммәтшин. Премьер- министр урынбасары—мәдәният министры 3 Вәлиева. Президент аппараты җитәкчесе Ю Камалтынов. Казан шәһәре мэры И Метшин. Татарстан Язучылар берлеге рәи­се И Ибраһимов. республика парламенты депутатлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты.

«Туган тел көне—зур һәм якты бәй­рәм.—диде Ф.Мөхәммәтшин журналистлар белән әнгәмә корганда—Безнен респуб­ликада ул бөек шагыйребез Г.Тукайнын туган көнендә билгеләп үтелә. Шушы уңайдан шагыйрь һәйкәле янына бик күп кеше җыела. Монда шигырьләр генә укыл­мый. шундый мөһим фикер дә һәркемнең аңыннан сызылып үтә: туган теллән башка милләт һәм халыкны саклап булмаячак».

М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы мәйданда үткәрелгән Шигърият бәйрәме быел шул ягы белән үзенчәлекле булды: анда совет халкының 1941-45 еллар­дагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 65 ел тулу чыгышларда әледән-әле искә алынды. Бәйрәм программасының башында ук Г. Ту­кай. М Жәлил һәм Ф Кәрим шигырьләре яңгырады. Ватан сугышында барлыгы 114 татар язучысы катнашуы искәртеп үтелде.

Татарстан Премьер-министры урын­басары—мәдәният министры 3 Вәлиева ТР Президентының 2010 елла Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турындагы Указын игълан итте. яна лауреатларга ижат уңышлары һәм саулык-сәламәтлек теләде. Аннары быел­гы бүләк ияләре шагыйрь Р. Зәйдулла, язучы Ф Садриев, баянчы В. Федотов, скульпторлар А. Миннуллина һәм И Ханов, иҗатларының югары дәрәҗәдә бәяләнүе өчен, җәмәгатьче­лек алдында республикабыз җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Бәйрәмнен шигъри-музыкаль өлешен шагыйрь 3.Мансуров алып барды Анда Р Фәйзуллин. РМиннуллин. Р Вәлиев, Г. Рәхим. Р.Гаташ. Р Вәлиева. Л .Шагыйрьжан. И Гыйләжев. Л.Газизова. М.Тузов Н Сафина. Ф Тарханова. Ш Жиһангирова, X Мөдәррисова. Д Булгакова. Г.Садә. Г Гыйльман. Р Рах.мани. РАймәт. Р Зәкуан. Х.Бәдигый. С Әхмәтжанова. Л. Гыйба- дуллина. Э.һадиева. Р Мөхәммәтшин һ.б чыгыш ясады Шигърият бәйрәмендә И.Әхмәтжанов. Р.Галимова. А.Габдинов. АГабдинова, И.Кашаповһ.б. сәнгать остала­ры башкаруында Г.Тукай шигырьләре, җыр­лар янгырады. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле төркеме. «Айгөл» ансамбле һ.б коллективлар катнашында җырлы-биюле тамашалар күрсәтелде

Шул ук көнне Казаннын Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урынла инде бишенче ел рәттән татар теленен шәһәрдәге кулланылыш даирәсен киңәйтү, татар шәһәр мәдәни мохитен булдыруны төп максат итеп куйган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтте.

Менә инде егерме елга якын апрель аенда Балтач районында да Шигърият бәйрәме оештырыла Быелгы тантана­да әдәбият галиме Ф.Галимуллин. ша­гыйрьләр 3. Мансуров. ЛЛерон. Р.Зәкуан. А-Зарипова. Балтачта яшәп ижат итүче каләм әһелләре Г.Мөхәммәтшин. Б.Зыятдинов. Ф.Шакирова, Э.Закнрова катнашты. Атар ин әүвәл Г.Тукайнын Саена Пүчинкәсе зиратын­да җирләнгән әнисе Бибимәмлүдә абыстай­ның каберенә чәчәк салдылар Аннары анын рухына дога укылды. Шуннан сон Субаш авылы Мәдәният йортында Г.Тукайнын. тууына 124 ел тулуга багышланган әдәби- музыкаль кичә булды. Анда Батгач районы күләмендә үткәрелгән күптөрле баталар ижат конкурсларына йомгак ясалды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды

27 апрельдә Шигърият бәйрәме Г Тукайның туган ягына күчте Казаннан кайткан бер төркем язучыларны Арча

 

 

 

чигендә муниципаль район башлыгы А.Нәзирон. район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н Мифтахетдинова, гармунчылар ансамбле, милли киемнәрдән киенгән, кулларына чәк-чәк тоткан кыхтар каршы алды

Кунаклар ин әүвәл район үзәгендәге яна спорт комплексын карадылар. «Ка­зан арты» этнография-тарих музеенда булдылар Район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмлә каләм әһелләренең чыгышлары җирле үзешчәннәрнен жыр- биюләре белән үрелеп барды Арчалылар алдында район хакиме А.Нәзиров. Татарс­тан Язучылар берлеге рәисе И Ибраһимов. республикабызның ГТукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары—шагыйрь Р Вәлиев. Татарстанның халык язучысы Т Миннуллин. шагыйрь Г Рәхим, шулай ук әдәбият галиме X Миннегулов. Язучы­лар берлеге рәисе урынбасары В Нуриев, шагыйрьләр X Бәдигый, Б Ибраһимов сөйләде Татарстанның Г,Тукай исемен­дәге Дәүләт бүләгенең быелгы ияләре Р Зәйдулла. Ф Садриев. В Федотовлар чыгыш ясады.

Кунаклар һәм яна лауреатлар Г Тукайның Тукай-Кырлайлагы музей комплексында. Кушлавычтагы музеенда булдылар, шушы авылда шагыйрьнен әтисе Мөхәммәтгариф каберен зиярат кылдылар. Кырлай паркында агач утырттылар

ГТукайнын тууына 124 ел тулу уңаен­нан Төркиядә дә мәдәни чаралар үткәрелде Төрек кардәшләребез һәм милләттәшләре­без белән очрашуларда Татарстаннан ша­гыйрь М Закир катнашты

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вә киллеге Россиянен төньяк башкаласында Г Тукайнын туган көненә багышланган Шигърият бәйрәме оештырды Шәһәр үзәгендәге шагыйрь һәйкәле янында үткән әлеге тантанада Казаннан килгән шагый­рьләр Г Морат һәм Ф Мослимова чыгыш ясады Аннары алар Л.Гумилевнын музей фатирында. Дәүләт Эрмитажында һәм Рус музеенда булдылар

Шигърият һәм Туган тел бәйрәмнәре кысаларында республикабызның Тукай районы Суыксу авылы Мәдәният йортында да әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Анда район китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп балалары җыелган иле Тамашачылар хозурында Казаннан килгән шагыйрьләр Р Корбан. Р Рахман. Чаллыдан язучылар В Имамов. Р Бәшәр һ б чыгыш ясады

ТУКСАН ЕЛЛЫК ХӨРМӘТЕНӘ

Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вә­киллегендә ТАССР оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан кабул итү тантанасы булды

Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТРнын РФдәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катна­шты Юбилей тантанасы шатлыгын төрле федераль структуралардан Россия Прези­денты администрациясеннән. РФ Хөкүмәте. Федерация Советы һәм Дәүләт Думасын­нан. шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәтләреннән 50дән артыграк дус-парт- нерларыбыз. дипломатлар. РФ субъектлары вәкиллекләре җитәкчеләре уртаклашты

Тантаналы кабул итүгә шулай ук Мәскәү төбәгендә яшәүче танылган мил - ләттәшләребез: сугыш һәм хезмәт вете­раннары. атаклы иҗтимагый эшлеклеләр. актерлар, спортчылар, язучы, эшлекле даирәләр вәкилләре дә чакырылган иде

ИСЕМНӘРЕН ОНЫТМЫЙБЫЗ

Ватанны каләм һәм корал белән сакла­ган Татарстан журналистлары истәлегенә 1941-1945» ТР Журналистлар берлеге йор­тында Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган журналистлар хөрмәтенә татар һәм рус телләрендә шундый текст язылып. Мәңгелек ут сурәте уелган истәлек тактасы ачылды

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ветераннар һәм яшь журна листлар, газетэ-журналларнын баш мөхәр­рирләре катнашындагы тантананы башлап сугышта катнашкан ветеран журналистлар­ны Жинү көне белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек теләде

Тантанада чыгыш ясаган ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы «Хәтер китабы» редакциясе баш мөхәррире Анатолий Ива­нов җәмәгатьчелеккә яна гына дөнья күргән • Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан» дип аталган китапны тәкъдим итте

ИКЕ ЕЛГА ИКЕ БҮЛӘК

Казан Кремле тыюлыгындагы Татарстан табигате тарихы музее В Потанин хәйрия фонды бүләгенә лаек булды «Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүче музей» бәйгесендә быел Россиянен 71 төбәгеннән 345 музей кат­нашкан. Жюри шулар арасыннан 22сен сайлап алган Табигать тарихы музее әле ике генә ел эшләвенә карамастан, бу—му­зей яулаган икенче грант

ЯҢА ТАЛАНТЛАР КИЛӘ

26 апрельдә Казаннын Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театры би­насында «Татар моны» яшь башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте Быел

 

бу фестивальдә Казаннан, республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарын­нан, күрше төбәкләрдән һәм БДБнын кайбер илләреннән 800дән артык кеше катнашырга теләк белдергән Әлеге кон­цертта фестивальмен өч турыннан узган «ин-иннәр» генә чыгыш ясады «Татар моны» Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шаймиев фатыйхасы белән беренче мәртәбә узган ел үткәрелгән иде Аны оештыручылар фестивальне башта ике елга бер мәртәбә генә уздырырга ниятләсә, катнашырга теләүче яшь талантлар бик күп булганга, ел саен үткәрмәкчеләр Чын­нан да, яшьләр арасында татар көйләрен җиренә житкереп башкара торган көчле һәм моңлы тавышлы талантлар күп икән: гала-концерттагы һәр чыгышны тамашачы исе китеп тынлады һәм алкышларга күмде Ин соныннан. «Татар моны»нын лауреат­ларына һәм дипломантларына акчалата бүләкләр тапшыргач, бар халык аягүрә басып. «Туган тел»не җырлады

ЯЗУЧЫНЫҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ

Казан» милли-мәдәни үзәгендә Та­тарстанның һәм Россиянен атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Вакыйф Ну- руллиннын 75 яшьлеге унаеннан юбилей кичәсе узды Ул үз заманында повесть һәм хикәяләре белән укучыларга билгеле әдип В Нуруллин—25 китап авторы Аларнын кайберләре рус, украин, тажик телләрендә басылып чыккан Аерым әсәрләре казакъ, мари, чуаш. каракалпак, әзәрбайжан тел­ләренә тәрҗемә ителгән

Юбилярны Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы 3 Салихова, Прези­дент аппараты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Н Валиуллина тәбрикләде. Язучыга «Мәдәният өлкәсен­дәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Язучыны котлар­га Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Татарстан китап нәш­риятының баш мөхәррире Ленар Шәех, заманында университетта бергә укыган сабакташы профессор Тәлгат Галиуллин. Балык Бистәсеннән якташлары килгән иле Әдип укучыларны кызыксындырган сорауларга да жавап бирде

ЯГЬФӘРОВ ФИЛЬМНАРЫ

Режиссер Илдар Ягьфәров исеме кино сөючеләргә яхшы таныш Анын «Бәхеткәй» фильмы Америкада узган «Дөнья халы­клары мәдәнияте» фестивалендә гран-при яулаган иде «Казан эрмитажы» үзәгендә Илдар Ягъфәровнын ижат кичәсе узды Анын «Күктан» һәй «Брелок» фильмнары күрсәтелер алдыннан режиссер, актерлар, оператор үзләре турында һәм кинонын ни­чек төшерелүе хакында кызыклы фактлар сөйләделәр Соңыннан тамашачылар үзе­нең фикерләре белән уртаклашты

Шунысын да әйтеп узу кирәк, күптән тү­гел Илдар Ягьфәров үзенен «Брелок» фильмы белән дөньякүләм дәрәжәле саналган Канны халыкара кинофестивалендә дә катнашты

ТИНЧУРИНЛЫЛАР ИЛ ГИЗӘ

К Тинчурин театры артистлары кабат Се­бер якларында гастрольдә булып кайтты

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов тырышлыгы белән 2006 елдан бирле Себер белән Тинчурин театры арасында дуслык элемтәләре урнаштырылды Былтыр те­атр ике тапкыр Себердә булып кайткан иде Быелгы маршрут «Себер-2010» дип аталды һәм бу юлы Ижау. Пермь краенын Күнгәр бистәсе. Екатеринбург. Төмән Омск, Куйбышев, Томск, Ачинск. Лесо- сибирск, Красноярск. Кемерово, Юрга. Новосибирск. Чаны. Аслана. Чиләбе. Уфа шәһәрләрендә спектакльләр куелды.

Әлеге гастроль Бөек Жинүнен 65 еллы­гына багышланды һәм тамашачыларга тәкъдим ителгән спектакльнең үзәк темасы да сугышка багышланган Ул—Россиянен атказанган. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованын «Син бит минем бер генәм» комедиясе.

һәрбер спектакльгә сулыш, тыл ветеран­нары кунак буларак чакырылды. Театр та­рафыннан аларга бүләкләр тапшырылды