УЙЛАНДЫРА ТОРГАН УЙЛАР
Жамал Вәлидинен (1887-1932) гыйльми эшчәнлеге һәм күп санлы хезмәтләре кабатланмас бай мирасы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, файдаланылмаган Билгеле бер чорларда алар махсус рәвештә тулаемы белән оныттырылып торган хәтта актив төстә кире кагылган иде. Кыскасы анын мирасы бары сонгы елларда гына әкеренләп, өлешләп кенә кайтарыла башлады Мәсәлән, монарчы басылган аерым мәкаләләрдән тыш тирән фикер иясе, кин колачлы галимнең тел белеменә караган хезмәтләренең бер өлеше генә аерым китап рәвешендә янадан дөньяга чыкты (-Мәгариф». 2007 ел). Анысы да галимнең тууына 120 ел тулу мөнәсәбәте белән.
Ләкин бу китап һәм мәкаләләр галим вә фикер иясе эшчәнлегенен бер почмагын гына яктырта Чынлыкта Җамал Вәлиди ул киң колачлы, тирән у \
белемле, сизгер телче булу белән бергә, үткер күзле, югары зәвыкле әдәбият белгече дә, тормыштагы, элекке Д чынбарлыгыбыздагы фактларның, катлаулы социаль \Д иҗтимагый күренешләрнең сәбәпләрен, табигатен д у аларнын эчке багланышларын күрә белгән, аңлата \ алган көчле тарихчы да-боларның һәммәсенә югарыдан карап әтрафлы, эзлекле бәһа бирә торган фикер иясе. ягъни философ та иде Ниһаять, публицистик рухлы үткен каләмгә ия булган Ж Вәлиди гаять оста, ләкин бер вакытта да объективлыкка анлы рәвештә хилафлык итмәгән гадел, туры сүзле вә көчле полемист, гомумән намуслы кеше буларак та танылган шәхес иде. Жыеп әйткәндә. Жамал Вәлидинен кин колачлы, күпкырлы мирасын тулаемы белән иңләп алыр, ижади үзләштерер өчен безгә әле бик күп эшләргә туры киләчәк Әгәр дә мәдәни мирасыбызны төгәлрәк, объектив рәвештә үзләштерүне максат итеп куйсак.
Мәсьәләнең шушы ягын исәпкә алып. -Жыен- фонлы -Шәхесләребез- сериясеннән Жамал Вәлидигә багышланган бер жыентык әзерли (төзүчеларе-мэрхүмә Диларә Абдуллина һәм доиент Жәүдәт Миннуллин)
Әлбәттә, бу жыентык та галим эшчәнлегенен. анын бай ижатынын барлык тармакларын да яктыртуны максат итеп куймый-анардан калган мирас бер-ике генә китапка сыярлык түгел. Тәкъдим ителә торган жыентыкка исә төрле характердагы документлардан, материаллардан тыш. нигездә әдәбият тарихына, әдәби тәнкыйтькә караган, кайбер күренекле шәхесләребезгә багышланган һәм шул чор мәдәни тормышыбызның аерым сәхифәләрен яктырткан материаллар тупланачак
Менә шул жыентыкны редакцияләп утырганда, кайчандыр Жамал Вәлиди күтәреп чыккан мәсьәләләрнең XX гасыр башында гына түгел, бәлки йөз елдан сон да актуаль булып калулы игътибарны жәлеп итте Татарлар үз чынбарлыгының кайбер төп мәсьәләләре буенча 1910 елларда ничек борчылган, газапланган булсалар. 2010 елларда да шул ук халәттә кала биреп, шул ук мәсьәләләр белән башларын авырттырып. -Нишләргә’’- дигән сораудан һаман арына алмаган икән1
Әйтерсең лә, 1917 елгы инкыйлап та булмаган, 60-70 ел дәвамында -ин гадел» вә ■■ин кешелекле» җәмгыять тә төзеп маташмаганбыз Гүяки, тарих божрасы буйлап бара-бара, нәкъ элекке хәлебезгә кайтып төшкәнбез
Дөрес, беркадәре аермалар да бар сыман Ләкин алда торган мөкаддәс максатлар һәм аларга таба булган омтылышларда, әгәр төптән уйласаң, әлләни үзгәрешләр дә юк шикелле...
Җамал Вәлидинең үземне шундый каршылыклы уйларга батырган бер борчулы мәкаләсе белән-ә андыйлар җыентыкта буйдан-буйга диярлек-журнал аша киңрәк катлам укучыларны да таныштыруны кирәк дип таптым.
Бергә-бергә уйлансак, узган гасырда ук алда торган әлеге мәсьәләләр һәм “Нишләргә?» ише сорауга җавапларның яңарак вариантлары табылыр, бәлкем?
Төптәнрәк уйланыйк...