Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗ ҖАН ИДЕ...

 

НӘБИ ДӘҮ ЛИНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

Кеше гомере—олы бер тау.

Вакыт аны ватып aia. һай кабергә куяр очен Бер кечкенә ташы кала.

Нәби Дәүпи

Ул үзенен шигырьләренә охшаган алар кебек үк ярсу-кайнар. эчкерсез- хыялый иде. Һәр сүзе-ымы. һәр ишарәсе белән шуны раслап торды Яшьлегендә шактый гаярь, кыз-кыркыннын һушын китәрерлек мут егет булгандыр, дип уйлыйсын.

Әле дә истә: әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш бара, болай fl- зур булмаган залда алма төшәрлек тә урын юк. әмма шул эшлекле ыгы-зыгыда аны—Нәби Дәүлине—күрми калу мөмкин түгел иде Юк. киеме, килеш-килбәте белән бүтәннәр арасында әллә ни аерылып тормый ул. урындыгы да күзгә ташланырлык төшкә туры килмәгән Ин гаҗәбе шунда: трибунадан поэзия турында доклад укыйлар. Нәби ага исә. аның һәрбер сүзен үз учыннан очырып җибәргәндәй, бик әсәрләнеп, ашкынып, дәрт биреп утыра иде Таләпчән-катгый фикерләр әйтелгәндә, ул, кулы белән һавада кискен хәрәкәт ясап, «нокта куя» трибунадан янгыраган сүз нәкъ менә шул «нокта»да ябышып-расланып кала сыман Дусларча чеметү-шаярту ишетелеп китсә, залдагы җанланып алуны чал чәчле язучынын кычкырып көлүе көчәйтеп җибәрә Бу мәлдә аның йөзендәге җыерчыклар челтәре шундый языла.—ул әбиләр чуагы чорындагы жинел пәрәвез җепләренә әверелер дә очып китәр төсле!.

Әйе. таләпне зурдан куеп, әле байтак бәхәсләргә азык булырлык сүзләр әйтелде ул чакта, һәм әлеге чыгышмын «дирижеры» гына түгел, авторы да Нәби Дәүли булуы (тамагы авыртып торганлыктан гына аны башка берәүдән укытуы)—залдагыларнын һәркайсына мәгълүм иде Сүз үзенен иясеннән аерылмаган булып чыкты Бәлки шуна күрә дә ул мкеләтелгән тәэсиргә—үзенә күрә «стереофоник» янгырашка ирешкәндер

Каләмдәшләре, кордашлары Н.Дәүлине уяу янартау шикелле кайнап күкрәп
торучы әдип буларак беләләр. Кемгәдер анын холкы яхшук дуамал булып та тоеладыр. Ләкин ул янартау күкрәгендә нинди давыллар уйный9 Нинди көчләр аны хәрәкәткә китерә?

Белгәнебезчә, Нәби Дәүлигә чын мәгънәсендә танылу шактый сонарып, әмма көтмәгәндә, дәррәү килде. Көннәрнең берендә укучы бу исемне «Яшәү белән үлем арасында» дигән повесть белән бергә, ин беренче чиратта, әнә шул китап авторы буларак күтәреп алды. Әлеге әсәр кайнар чынбарлыгы белән жәлеп итте, фаҗигале язмышлары белән тетрәндерде.

Янадан-яна буын укучылардан утыз ел буе хатлар килеп торган икән, бу хәл «Яшәү белән үлем арасында» повестенын зур тәэсир көче турында сөйләмимени!

Әмма Вакыт елгасы ага тора, инде хәрәкәттәге тәнкыйтьнең игътибар үзәгенә башка, яңа әсәрләр килеп керүе—табигый хәл. һәм нәкъ менә хәзер, шау-шу басылгач, таныш сәхифәләргә кабат әйләнеп кайту, тәэсир-кичерешләрне яңарту язучының ижади йөзен тулырак күз алдына китерү максатында кызыклы булыр иде.

Тормыш язучыны утлы сиратлардан еш кичәргә мәжбүр иткән, кырыс сынау­ларда сынатмаска-сыкранмаска өйрәткән, һәр өйгә фажига-афәт алып килгән сугыш анын өлешенә хәтәр борылмалар әзерләп куя... Ил туфрагына дошман аяк басканнын икенче көнендә үк яу кырына киткән Нәби Дәүли авыр бәрелешләр­нең берсендә йөзләгән иптәшләре белән чолганышта кала һәм тоткынлыкка төшә Язмышы бөтенләй билгесез сукмакларга кереп китә, илдәгеләр өчен «хәбәрсез® югала. Ләкин язучы—гади солдат, гади әсир түгел, ул. яшенне үзенә тарткан имән кебек, бөтен хәтәр хәлләрне үз йөрәге аша уздыра. Башкалар бер кичергәнне мен кабат кичерә. Хис-тойгылар чынлыгы, мен көзге аша үтеп бер ноктага туплангандай, аерым шәхеснең генә түгел, тулы бер буыннын фаҗигасен күз алдына бастыра. Менә ни өчен ул безнең бөтен күзәнәкләргә үтеп керә, көйдереп ала...

Теге яки бу әсәрне язарга этәргән сәбәпләр, аларнын «чынлыгы» турындагы сорауларга язучы халкы күнеккән инде. «Яшәү белән үлем арасында» повесте унаеннан исә бу сорау анын әхлакый нигезе белән бәйле рәвештә дә булырга мөмкиндер. Йомылып килүче яраларны янәдән кузгату кирәкме9 Әсирлекнең күзгә күренмәс фронт сызыгын, «алгы сызыктан да алдарак булган окоплар»ын тасвирлаганда, бүгенге укучыны ышандыра алырсыңмы9 Н.Дәүли әлеге сорауларга әсәрен язарга керешкәнче үк җавап бирергә тиеш булган. Повестьны укыганда, без язучынын шул хакта сөйләвен көтәбез, кинәт кенә тоныкланып киткән күкрәк тавышын ишеткәндәй булабыз. Кешеләр, сез бу сүзләрне кабат-кабат «әйләндереп» тыңлагыз һәм уйланыгыз, ди сыман ул.

«Сугыштан соң Казанга кайткач, мин һәр көнне диярлек вокзалга барып йөри идем. Ул көннәрдә демобилизаиияләнгән солдатлар белән шыгрым тулы эшелоннар бер-бер артлы килеп кенә тора. Вокзалда туганнарын, дусларын каршыларга төшүчеләр хәтсез күп... Кичкә таба перрон бушап кала. Шул вакытта мин бер карт кына хатынны күрә торган идем. Ул да, мескенем, кемнедер каршыларга килә иде, күрәсең...

Шулай беркөнне без тагын буш перронда икәүдән-икәү генә калдык. Менә ул хатын мина якын ук килде дә: «Кайтмадымы9»—дип сорады. «Юк. кайтмады шул»,—дидем мин. «Кемне көтәсез9»—«Дусларымны». Хатын яшь тулы күзләре белән мина карады да: «Мин дә улымны көтәм, ә ул бик сагындырып кына кайтырга уйлый, ахрысы»,—диде, авыр сулап».

Язучынын йөзендәге җыерчыклар, чәнечкеле тимерчыбык сыман, тирәнрәк уела төшә, ул бөтен гәүдәсе белән, кемнедер әче җилдән ышыкларга теләгәндәй, алга таба талпынып куя.

«Ялгыз ананың бердәнбер улы сугышның башында ук фронтка киткән.—дип сүзен дәвам итә ул —Бары бер генә хаты килеп калган. Ә инде өч айдан сон анын хәбәрсез югалуы турында военкоматтан язу китергәннәр. «Хәбәрсез югалды.
дисәләр дә, йөрәгем
ышанмый,—диде хатын.—Йә бүген, йә иртәгә кайтып төшәр шикелле...»

Мин өйгә кайтып барам Ә башымда уйлар кайный. Күпме алар ялгыз аналар, ятим калган балалар?! Тукта, мин ул «хәбәрсез югалганнар»ны белмимме икән’’ Мин аларны күрмәдемме9 Бәлки, алар минем белән янәшә булганнардыр! Әйе. мин ул «хәбәрсез югалганнар»нын адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан хат та килми. Ул адресны аналар, балалар белсеннәр иде. дидем мин. Аларнын язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр иде Шул теләк белән мин шушы повестьны яздым...»

•Яшәү белән үлем арасында» әсәренен публицистик жегәре. үзенчәлекле стиле, әнә шулай, нинди укучыга йөз тотып һәм нинди ният белән язылуыннан башлана. «Мин хәбәрсез югалган идем» дигән кереш өлештә төп максат ачыктан-ачык күрсәтелә: «Кем иде сон ул фашист? Мин сина шул турыда сөйләргә телим».—ди язучы Мондый конкретлык безне ике юл чатына куеп, бераз сагаерга мәжбүр итә сурәтләр чынлыгы һәм аналитик фикер тирәнлеге белән жәлеп итәрме: ул; гомуми пафос дулкынында, әзер өлгеләр буенча алып китмәсме?

Н.Дәүли беренче юлдан китә һәм. реалистик буяулар сайлый-сайлый, немец халкынын фаҗигасен ачуга керешә. («Германия нинди матур ил икән' Чәчәк аткан гүзәл табигать эчендә фашистлар да яши дип ышанасы килми иде» ) Ул. кайбер әсәрләрдәге кебек, фашистларны ахмак юлбасар итеп кенә сурәтләсә, аларнын «барыннан да элек кешегә охшаган булулары белән куркынычлы» икәнлекләренә ышандыра алмас иде. Ин мөһиме шунда: укучыга фашизмнын кара йөзе якты җирлектә—тәннәре әсирлеккә төшсә дә. рухлары белән хөр булып кала алган кешеләрнен тормышка мәхәббәте фонында күрсәтелә Лагерьда «парикмахерская», «лазарет», төрле «мастерскойлар» ачылу күренешләрен генә искә төшерик Бу оптимистик трагедиянең нигезендә—ватан солдатынын күнел сафлыгы, рух ныклыгы. Теткәләнгән киемнәрдә калган йолдызлы төймәләр дә котылгысыз үлемнән куркып-каушап калмаслык көч бирә. Әнә шуна күрә фашистларга хәтта үз өннәрендә тынычлык юк. әсирнен яшәүгә, җинүгә омтылышын нинди рәхимсез шартлар да сүндерә алмый. Әсәр тигезсез һәм тиңдәшсез көрәшнен драматик эчтәлеген сурәтләп, тантаналы финалын шушындый гомумиләштерү рәвешендә тәкъдим итә: «Без Германия җиренә үзебез белән немец армиясенең жинелү хәбәрен алып килдек»

Бу лейтмотивның «Җимерелгән бастион» романында саклануын, дәвам итүен күрүе кыен түгел. Ин хәлиткеч минутларда роман геройларыннан берсе —Нажия, мәсәлән, турыдан-туры «Сүз яшәү белән үлем турында бара».—ди Билгеле. «Жимерелгән бастион»нын әдәби «ачкыч»ы бүтән, андагы язмышлар төене бөтенләй башкача чишелә. Ләкин язучы әлеге әсәрендә дә тормышның «яшәү өчен генә түгел, барыннан да элек, явызлыкка каршы көрәш» булуы турындагы сүзен дәвам итә. «фашизм белән кылычка-кылыч килгән» ин кискен бәрелешләрне сурәтли, шул көрәштә «бер Германиянен ике Германиягә» аерылуын күрсәтә Укучы, бәлки, игътибар иткәндер сүз •Жимерелгән бастион» турында барганда да. мин әлеге өземтәләрне «Яшәү белән үлем арасында» повестеннан китердем, һәм менә ни очен Безнен кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә, әлеге ике әсәрне бер-берсенә каршы куеп. «Яшәү белән үлем арасында» әсәре фашист концлагерьларындагы авыр тормышны гына тасвирлый, әсирләрнен илбасарга каршы көрәшен күрсәтми, днгәнрәк фикерләр ишетелгән иде Хәлбуки, көрәшне кулга корал алу гына дип күз алдына китерү-бик берьяклы түгелме сон? Әсирлектә «шырпы кебек янып сүнгән» ир-егстләрнен «Ничек тә исән каласы иде».—дип өзгәләнүләрен хәтерләгән кеше, яшәү очен көрәш гадирәк, жинелрәк. ул—дошманза каршы көрәш түгел, дип уйлый алмас «Бу сәгать осталары, бу тимерчеләр, бу иген­челәр. бу инженерлар, врачлар, балта осталары әле дөньяга күпме байлык күпме матурлык бүләк итәрләр иде .» Коры риторика белән түгел, әдәбнятнын

 

могҗизалы көче ярдәмендә, бер шәхес хатирәләреннән буыннар хәтеренә күчү күренеше белән очрашабыз. Әсәрдәге бер кушуч якты сагышнын, меннәрчә күнелләрдә тәкрарланып, олы масштабларга ирешүен күрәбез. Ул, һәр танда чыккан кояш кебек, безне тормыш-яшәеш кадерен белергә өйрәтә.

Әсәрләрдә сурәтләнгән һәм бүгенге укучыларны дулкынландырган вакыйгалар моннан кырык ел элек һәм бер үк вакытта безнен күз алдында бара. Хикәяләүнең үзенчәлекле стиле ачык билгеләнгән: әсирлек көндәлеге, хатирә-репортаж! Язучы үзе тасвирлаган вакыйгаларны бүгенге көн биеклегеннән торып күздән кичерә, кирәк урында ачыктан-ачык анлатып-шәрехләп ала, кичерешләреннән оялмый, мөнәсәбәтен яшерми. Әмма ул. башыннан кичкән хәлләрне генә сөйләсә дә, игътибар үзәгенә хәбәрсез югалган дусларын куя, күбрәк аларны күрсәтергә тырыша, аларнын әманәтен тапшырырга ашыга. Әсәрнен унышы—менә шул кешеләргә икенче яшәеш бирүдә, алар исеменнән сүз алуда. Чөнки хәбәрсез югалганнар һәм яу кырында һәлак булганнар, жирдә фашизм янадан баш калкытмасын өчен, көрәш сафында калалар. Алар үткәнгә түгел, бүгенге көнгә, киләчәккә төбәлгән һәм дөньяда тынычлык өчен көрәшкә, яна буыннарны ватандарлык рухында тәрбияләүгә хезмәт итәләр.

“Яшәү белән үлем арасында» повесте—язучы иҗатындагы ин биек нокталарнын берсе Шигъри әсәрләренең дә чын кыйммәте әлеге биеклеккә нисбәтле бәһаләнә.

Язучының хәтта үткәндәге ижатын да яна мәгънәләре белән ачкан төсле булды повесть. Мәсәлән, шигырьләрендә дә автор шәхесенең, лирик «мин» дәрәжәсендә генә калмыйча, фикер-хәрәкәт активлыгына ия булуы игътибарны жәлеп итте Анын «мин»е—шәхси дөньяга кереп бикләнү чарасы түгел, ә тормыш чынбарлыгын үз күңеле аша үткәреп, укучыга якынайта торган тәрәзә икән бит. Бу тылсымлы «тәрәзә» төп игътибарны, вакыйганың үзен хәбәр итүдән бигрәк, анын турында уйлануга, аны кичерүгә юнәлтә.

Шагыйрьнен гомумиләштерүче фикере нигезенә тормыш тәжрибәсе һәм яшәү принциплары салынган. Ана язмышның беренче һәм авыр сынауларын нарасый бала чагында ук кичерергә туры килә. Бер-бер артлы әтисе белән әнисе дөнья куя. Бу җиһанда ач-ялангач һәм, барыннан да бигрәк, япа-ялгызы калу ачысын татыган малайның күңеле, бәлки, туган җирләреннән еракта, тамак ялы өчен көтү көтеп йөргән заманнарда ук мөлдерәп торган мон чишмәсенә әверелгәндер. Булачак шагыйрьнен холкы-фигыле Донбасстагы зур заводларның берсендә тимерче булып эшләгән чакларында ныгый, формалаша башлагандыр. Анын иҗатка омтылышы да шунда уяна, беренче язмалары татар шахтерлары өчен чыгарылган «Пролетар» газетасында басыла. Бик куп еллар үткәч, Н.Дәүли: «Тирән шахталарда кап-карангы юллар узган бар, тормыш юлларында адашып калмаска шунда өйрәндем»,—дип язар...

Язучынын гыйбрәтле язмышы, үз башыннан кичкәннәрне бәян иткәндә аеруча унышка ирешүе өч китаптан торырга тиешле автобиографик романга керешкәч тә бик ачык күренде.

• Казан утлары» журналында «Язмышка юл» басылып чыгу белән, анын дәвамын сорап язган хатлар ява башлады. (Журнал редакциясе, үзенен эш планнарын үзгәртеп, әлеге әсәрнең икенче кисәген басарга мәҗбүр булды.) Ә бер хат эченнән язучыны балачагы үткән төбәккә чакыру килеп чыкты Нәби Дәүли Царицын даласында үскән әрем кебек әче, әмма исерткеч хуш исле балачагына кайтып килде. Дүрт яшендә үк аерылган туган яклары белән дә байтак сулар аккач кына күрешергә насыйп булды аңа. Сугышны, концлагерьларны кичеп кайткач, шул хакта әсәр язып танылгач кына.

Ә язучынын туган ягы—Кече Чирмешән буендагы бәләкәй генә Мәүләшә авылы Телгә, җырга кермичә, тыйнак гомер сөргән, игелекле төбәк. Нигезе—борынгы Болгар туфрагында Биегрәк үргә менеп карасан, Гаяз Исхакый. Абдухта Алиш. Хәсән Туфан, Салих Баггал авыллары күренер төсле. Туфрак уртак. Язмышларында да ниндидер уртаклык сизелә...

 

Газаплы, бәхетсез көннәрне күпме генә кичерергә туры килмәсен. Н Дәүли үзен бәхетле кеше дип санаган. Фашист тоткынлыгыннан исән кайтуы, ижаты белән йөз меннәрчә укучылар күнелен яулавы—язмыш елмаюы түгелмени9

Шагыйрьнен 1937 елла басылган «Бәхет» исемле беренче китабы, чыннан да. бәхетле булып чыга. Ижатынын башында ук ул зур өметләр уята һәм. Хәсән Туфан фатихасы белән. Язучылар союзына кабул ителә. Сугышка ул язучы булып китә

Н.Дәүлинен катлаулы ижат юлы турында уйланганда, төрле чор әсәрләре күз алдыннан үтә. Башлангыч чорда ук язылган, самими сурәтләргә, хыялга юмарт юллар.. Жырга әверелгән «Чулпан». «Татарстан—минем республикам» шигырьләре Яна төсләр, интонацияләр белән баеган сонгы еллар лирикасы.. Н.Дәү.тинен балалар драматургиясе, публицистика, ниһаять, прозадагы хезмәтләре барыбызга да мәгълүм Шулай да. ин яраткан әсәренне сайлап ал. дисәләр, мин «Өч тамчы су турында баллада»га тукталыр идем

Сугыш юлы узган җирдә яралы солдат бер йотым суга тилмереп ята. Командир үз флягасында калган суны ана бирмәкче: «Эч. туганым, һәм уйлама, аерылам, дип. дуслардан» Жылы сүз. иптәшлек тойгысы үлем белән көрәшкән сугышчыга хәл керткәндәй була, ул инде суны эчми, башка яралыларга суза . Солдат флягасы кулдан кулга күчеп, сусауны һәм йөрәкләр сызлавын басып, комбатның үзенә кире кайта. Ә анда нибары өч кенә тамчы су булган икән' «Өч тамчы су» балладасы — жәлилчеләр язмышын тасвирлаган «Берлинда окоп» поэмасы, шагыйрь-солдат Фатих Кәрим истәлегенә багышланган «Госпитальдән хат» шигыре белән аһәңдәш Укучыны алардагы аерым образлар, детальләр, чагыштырулар түгел, ә күңелне кузгатырлык хис һәм гыйбрәтле фикер жәлеп итә

Нәби Дәүлинен туган якларында язгы ташуларга мөнәсәбәтле «сыза» дигән матур бер сүз бар. Күңел сызуларын хәтерләтә ул' Бәлки, борынгыдан ук килгән төшенчәдер. Мәгәр сызасыз ташу—кайсы заманда да ташу булмаган инде'

Күз алдыгызга китерегез: язнын сәгатьләп түгел, минутлап килгән чагы. Яр битләрендәге кар юешләнгән соры чабуын боз өстенә жәелгән судан ала алмый башлый Шулай да елга-инешләр кузгалырга уйламый әле. Менә, ниһаять, тан алдыннан авылны ниндидер гөрелте уята *һай. сыза төшкән'»—диләр картлар Урман-кыр суларының—сызаларнын килеп әйдәвен генә көткән икән Чирмешән бозы! Шашкын-дәһшәтле. шул ук вакытта үзенең көче-кодрәте белән дә. соныннан бушану-котылу шатлыгы алып килүе белән дә гажәеп матур күренеш ачыла

Сүзне болай ерактанрак урап алып килүнең сәбәбе шул сызалы яхтар белән Н Дәүли ижаты арасында эчке бер уртаклык, якынлык бар сыман Анын яшенләп* күкрәп килгән шигъри ташкыннары да шулай, әлегәчә сызыла алмый торган күнеленне кузгата, авыр уйларынны төбе-тамыры белән куптарып алып китә, җанында рәхәт-аяз иркенлек, кинлек кенә кала

Җил тибрәтә кочеш башакларны,

Бәртек йоклый ефәк бишектә

Катлаулы тормыш юлы узса да. шагыйрьнен күнеле суынмады, хисләре тупасланмады. Анын әсәрләрендә иркәләп-шаяртып, ә кайчак шактый усал һәм ачы итеп көлү дә. публицистик ачыклык та. ил-көн. табигать һәм кеше язмышы турында уйланулар да урынлы янгырады

Шигырь техникасы мәсьәләләрендә Н Дәүлинен зчке каршылыклары—яна күренешләргә ияләшеп житә алмыйча, шикләнебрәк каравы мәгълүм Кискен бәхәс рухы анын фикерләрен, бәлки, икенче чиккә дә алып киткәләгәндер Әмма гөннәр буе хәреф эзләүчеләр»не тәртипкә чакыруга кадәр барып җитсә дә. бу — шигырьнен мәгънәви тирәнлеген һәм образлы яңгырашын көчәйтү юнәлешендәге иҗади эзләнүләргә каршы чыгу түгел иде Мона шагыйрьнен үз әсәрләре үк шаһит Гап- гади кабатлаулар ярдәмендә, ул Хатынь авылындагы кынгыраунын тирбәлүен генә күрсәтеп калмыйча, монын да ишеттерергә тырыша Яшьлегендә рәссамлыкка әзерләнгән әдип иҗатындагы төсләр уены игътибарны жатеп итә Прозасыннан.

 

хәтта публицистик әсәрләреннән мона кызыклы гына мисаллар китереп булыр иде. •Яшәү белән үлем арасында»гы доктор Василий Петровичнын күзләрен хәтерли­сезме? «Шырпы сүнгәч тә, ул күзләр һаман янып торалар иде кебек» Сатлыкжан полицайның исә күзләре юк, алар—«буш тартмага уелган ярыклар» гына.. Немец хатынының күзләре «ояларына ут төшкән чыпчык балалары кебек сискәнеп китә» Кыю татар кызы Нажия «кар суының тамчысы кебек саф» күзле булып күнелне били.

Янә шуңа игътибар итәсең: Н.Дәүли сүзләрне үзенчә сайлап ала, үзенчә тезә икән. Алар, алдагы жөмләләрнен логик дәвамы булудан бигрәк, яна фикер учаклары булып кабыналар. Нәтиҗәдә, бу стиль—прозада булсын, шигырьдә булсын—йөрәк тибеше кебек кысылып-кинәеп торучы хәрәкәте, пульсы белән истә кала. Ялтыравык тәңкәләре белән күзне чагылдырмый, сукырайтмый ул. Киресенчә, сугышчан юлын разведчик булып башлаган шагыйрь күңел күзләребезне ачыбрак карарга, күбрәк күрергә чакыра:

Кеше гомере—олы бер тау.

Вакыт аны ватып ала.

һәм кабергә куяр өчен Бер кечкенә ташы кала.

...Беренче очрашудан сон инде байтак еллар үткән. Вакыт күп күренешләрне хәтердән юган, күңелдә калганнарына яңа күз белән карарга өйрәткән Әмма язучының иҗатын якыннанрак белгән саен, анын ярым-йорты дөреслек, әзер хакыйкать белән килешмәүчән, тынгы белмәс бер жан булуы ачыла гына бара. Шушы юлда хаталанып үкенгән мәлләре, башкаларны һәм еш кына үз-үзен «уңайсыз» хәлгә куйган чаклары да булгандыр, бәлки. Тынгысыз кешегә дөньяда яшәү жинел түгел. Бу—ижат утында янунын бер рәвеше булганда, бигрәк тә. Истә әле. ул үзенен бер китабын да «Тынгысыз йорт» дип атаган иде. Гәрчә әлеге җыентыкта шундый исемдәге әсәр очрамаса да, авторның «тынгысыз йорт» итеп үзенен күңелен һәм иҗат дөньясын күз алдына китерүе ачык анлашыла. «Юл башы» исемле поэмадагы, Такташ һәм Туфаннар «мине бу тынгысыз йортка дәштеләр», дигән юллар да нәкъ шул фикерне раслап тора.

Н.Дәүли иҗатына, анын «тынгысыз йорт»ына—тынгысыз җанына—якынлаша башлагач, бер сәер тойгы уяна: үзеңне җиде жил чатында калгандай хис итәсен Бу тикмәгә генә түгелдер...

... Биек имән хәтәр яшеннәрне үзенә тарткан кебек, зур шәхескә дә заманнын көчле, кайчакта шактый шомлы да җилләре кагылучан. Нәби аганын 100 еллыгын каршылаганда, анын иҗат һәм тормыш сәхифәләрен янә күздән кичереп, әлеге хакыйкатькә тагын бер кат ышанабыз.

Сәяси басымга бирешеп яки партия түрәләренә яраклашып түгел, күп очракта ул чорның идеологик тәгълиматына чын күңелдән ышанып ижат иткән язучыларыбызның берсе иде Нәби Дәүли Яна заман әдәбиятыбызның шактый кызыклы, үзенчәлекле дәверен тарихка теркәп калдыруда анын иҗаты да катнашты Уйлы-гамьле укучы Нәби ага Дәүли һәм анын замандашлары иҗатына кабат- кабат әйләнеп кайтыр, сагыну катыш ихлас кичерешләр ләззәтен кичереп, ул чор әдәбиятынын үзенә якын сыйфатларын ачар әле.