ТАУ АРТЫНДА КОЯШ БАР
РОМАН
Иркәм, мин сина үзебезнен шахта турында да бераз сөйлим әле Гомер шунда үтте бит. Сугышка кадәр үк Америка геологлары Тянь-Шань тауларында уран ятмасы табалар. Шунда шахта сыман нәрсә ачыла Башта анда Америка белгечләре эшли, авыр эшкә җирле халыкны җигәләр Үзбәк, кыргызлар руданы агач әрҗәләргә тутырып, ишәкләргә төяп, американнарның аэродромына ташый, самолетка төйи Имеш, ул уран Америкага озатылып торган. Шулай итеп, өстәге ин яхшы ятмалар океан артына китә. Шахтада эшләүчеләргә ул чакта акча түләнмәгән.—доллар белән нишләсен үзбәк?—азык-төлек белән генә исәп-хисап ясаганнар
Сугыш елларында рәсми рәвештә уран руднигы ачыла, монда үзебезнен белгечләр эшли башлый. Тау итәгенә поселок та төзелә Төрле халык җыела. Безнекеләр дә монда күчеп килә Шахтада эшләүчеләр солдат хезмәтеннән генә түгел, хәтта фронтка китүдән дә азат ителә иде Менә шундый кадерле, кыйммәтле була ул уран рудасы. Мине дә армиягә алмадылар, син монда кирәк, диделәр Шулай итеп, ярты гомер җир астында үтте Менә, иркәм, кара син бу кулларга, күпме юсан да кап-кара алар, мәнге агарасы юк Житмәсә. тавык тәпие сыман кытыршы да. Бу куллар белән хәзер кызлар иркәләп булмый шул инде Яшь чакта бер дигән егет идек Юкәлегә кайтып, авылның ин матур кызына өйләнеп килдем Апан фермада сыер савучы булып эшли иде. Монда килгәч кенә укыды ул. минем әби юлыннан китте Өч көн артыннан калмый ялынып йөрдем, тәки ризалаттым Бик чибәр иде апан. авыл егетләре көнләшүдән күлмәк якаларын чәйнәп калды Ана кызыгып, өметләнеп йөрүчеләр күп булган 1959 елда өйләнештек. Ул чакта зурлап туйлар үткәрү юк. иярттем дә алып киттем Башта алачыкта яшәдек Аннары менә бу йортны төзеп кердек Материал эзләп ерак барасы юк, балчыгы-комы үзебездә Шуларны салам белән бутыйсын да. менә дигән кирпеч-саман килеп чыга Мондагы балчык бик яхшы, үзле бит. шуна безнен йортлар җир тетрәүгә дә бирешми Тагы нәрсә диим инде Балаларны—Әнәс белән Рамиләне беләсен Азарга тау эчендә эшләргә туры килмәде. Уран беткәч, шахталар ябылды бит Халыкка эш булсын дип. лампа завуды төзеп куйдылар. Директоры Николай Мелькер дигән, иллә дә шәп. булдыклы бер нимес Завудны бөтен дөньяга танытты тәки
Далачы. Башы -I санда.
Яшьләр шунда агыла хәзер. Ник бармасыннар, зарплат яхшы, рабучийны кайгырту бар Кешегә күп кирәкмени, дөньялар гына имин булсын. Шуны онытма, иркәм: тынычлык белән саулык ин зур байлык ул... »
Жизнәм тынып калды. Ә мин, сораулы карашымны ана төбәп, сүзенен дәвамын көттем. Ләбиб абый, тагы ни сөйлим икән дигән сыман бераз уйланып торды да: «Җиткәндер, шәт. «—диде. Аннары тәмәке тартырга чыгып китте. Ул әйләнеп кергәч, язганнарымны ана кычкырып укыйсы иттем. Тикшерми булмый, хата-фәлән китүе бар. Жизнәм бик игътибарлап тынлады, күңеле булып, гөрелдәп көлеп тә куйды. Көлгәндә йөзендәге җыерчыклары язылып, яшәреп киткәндәй тоелды. Кеше үзенен үткәннәренә оялмыйча, горурланып карый алса, рәхәттер инде ул.
—Язылганнар дөрес дип расла әле, жизнәй, истәлеккә калыр,—дидем мин.
—Раслыйбыз аны!
Жизнәй борынына күзлек элеп, тырыша-тырыша нидер сырлап куйды.
—Менә шулай... Моны әлегә беркемгә күрсәтмә, иркәм, үзендә генә сакла, яме.
Аның язган сүзләрен укыдым да, әллә нишләп киттем.
—Дөнья хәлен белеп булмый,—дип куйды жизнәй моңсу гына көрсенеп.
Күзләре коры булса да, карашы яшьле иде..
«Үз әтием турында да язарга кирәк»,—дип уйладым мин шул чакта. Болай остарып киткәч, нигә язмаска9! Шулчак өзелеп әтине сагынып куйдым, шул хәтле күрәсе килеп китте. Жизнәм кебек менә шулай каршымда утырсын иде, кечкенә баладай күкрәгенә килеп сыеныр идем Сыеныр-иркәләнер идем, бәлки күңелем нечкәреп елап та алыр идем... Нишлиләр икән алар хәзер?
Әй лә, Кифаясы белән төпчек малайлары янында үчти-үчти киләләрдер әле. Илнарга сан да юктыр. Шулай уйлагач, сагыну хисе басылгандай булды.
Уйга килгән алга килә дип әйтәләр бит.
Килде әти... Юк, үзе түгел, хаты килде. Ләкин анын кулы белән язылган хатны алу да минем өчен әти белән күрешүгә тин иде Ярый әле, үз кулыма килеп эләкте ул! Югыйсә ул көнне жизнәм өйдә иде. Мин ашарга пешердем дә, кибеткә ипи алырга чыгып киттем. Эшкә икенче сменага барасы иде. Шуннан кайтышлый, почта әржәсе ярыгыннан күренеп торган ак кәгазьгә күзем төште. Газетларга ияреп, хат та килеп төште.
Аны тиз генә ача алмый җәфаландым, ашыгу-дулкынланудан кулым карчыкларныкы кебек калтырый башлады. Сабырсызланып хатны укырга керештем:
«Исәнмесез, кадерле туганнар! Ләбиб. Фатыйма, балалар! Сәлам сезгә туган яклардан, безнең гаиләдән. Гөлзадә вафатыннан соң сезнең белән хәбәрләшкән дә булмады. Бәлки сезгә дә килеп ирешкәндер, мин өйләндем бит, улыбыз бар. Ир-ат ялгыз яши алмый. Хатыным Кифая үзебезнен авыл кызы, бер-беребезне яшьтән беләбез. Балаларны якын итте Илнар ана ияләште инде. Тик Наргизә генә өйләнүемне өнәп бетермәде...»
Шул урынга җиткәч, хатны ертып атасым, җиргә салып таптыйсым килде. Ну әти! Кем инде үлгән хатынынын апасына шундый сүзләр яза?! Бик кирәк инде Фатыйма апага синен Кифаяң! Җитмәсә, мине хурламакчы. Өнәмәде, имеш! Шатлыктан кул чаба-чаба биисе булды микәнни?
Хатны ертып ташлаудан кызыксынуым гына туктатып калды, сабырлыгым
житеп укып бетердем «Фатыйма, безнен Наргизә югалды бит әле Ул Әлмәттә эшләп йөри иде, алтынчы август көнне ялга чыккан булган. Бергә торган дустына, авылга кайтам, дигән. Тик кайтмады Шуннан бирле ни тере, ни үле хәбәре юк. Бу хәлгә бик борчылабыз. Алай-болай сезгә берәр нинди хәбәре килмәдеме9 Башка якын туганы юк бит. Үпкәләп кайтмый йөрүе генә булса бер хәл, харап була күрмәсен дип куркам. Фатыйма, әгәр Наргизә турында ни дә булса ишетсәгез, зинһар, хәбәр итегез. Ни уйларга белмибез, бөтен тынычлык югалды...»
Менә монысы яхшы, бик хуп! Кайгырыгыз, ут йотыгыз, жәфаланыгыз. төннәр буе йокламагыз! Шул кирәк сезгә!
Мунчага алып кердем дә, хатны «бик тәмләп» яндырдым. Кеше уттан, судан, җирдән көч ала, имеш Әгәр шулай икән, бу хат янганда чыккан ялкын бөтен жан-тәнемне иркәләп-сыйпап узды, шундый рәхәт булды мина Үч алуның никадәрле татлы хис икәнен анласагыз-белсәгез икән! Ул көнне бәхет кошы тоткандай очып-биеп йөрдем
Ләкин хат җавапсыз калырга тиеш түгел иде. Шуна күрә почтага кереп авылга телеграмм суктым: «Ее у нас нет О ней ничего не знаем.» Моннан сон башка борчымаска тиешләр. Тик елашып ятсыннар шунда, шул кирәк аларга! Ә Илнар.. Нишлим сон инде, нишлим.” Сагынам бит мин аны! Яшереп кенә хат язасы иде. сөйләшәсе иде үзе белән Тик ярамый Ярамый!
Булган акчамны учка йомарлап ял көнне Ният базарына барасы иттем. Бармый хәлен юк. кыш борын төбендә генә. Фатыйма апа әйткәндәй «Шаярма, җылы як дигән белән түгел, бездә дә кыш үзенекен итә. битеннән дә. ботыңнан да чеметә!» Кары булмаса да салкыны бар. төннәрен кырау төшә Ә минем жылы киемнәр юк. ике кулымны селтәп килдем бит. Көяз өшеми калтырый, борын асты ялтырый дигәндәй, жинел-жилпе киемнәр белән әлегә сер бирмичә йөргән булам да. түземлек озакка җитмәстер кебек
Нияткә Әнәс мотоцикл белән илтеп куйды. Мине базар карурманына кертеп адаштырды да үз юлы белән китеп барды. Ә монда чынлап та урман, лабиринт! Бу кадәр дә олы, бу кадәр дә бай базарны гомердә дә күргән юк иле. Әллә ничә чакрымга сузылган. Әйбер өстенә әйбер, абынып егылырсың Тауар лавкалары тезелгән тыкрыкларны урый-урый. чыгар юл тапмый буталып йори-йөри, тәмам хәлдән тайдым Җитмәсә тавыш, ыгы-зыгы, бер яктан үзбәк җырлары агыла, икенче яктан ишәкләр кычкыра, өченче яктан сатучыларның чакыру-үгетләүләре борчак булып башка сибелә. Барысы да. мактый-мактый. үз тауарын сина такмакчы, ничек тә акчаңны сыдырып калмакчы була:
—Кил. асалим! Кунглингзга холлаган нарсани сотиб олинг. гузал кыз! Ол. асаля!
Үзбәк теле дә. кыргыз теле дә безнекенә охшаш, тырышсан анлап була Сатучыларның бер алдына, бер артына төшеп кыстауларына чыдар әмәл юк. тизрәк берәр нәрсәләрен алып, алардан котыласы килә Җәтмәгә эләккән балыктай сизәсең үзеңне. Күбрәк ирләр сата, сатучылар арасында хатын-кызлар сирәк очрый Барысы да җирле халык Чүпрак чапракка, табак-савытларга күмелеп, күмер күатәрен ялтыратып утыралар
Ә базарда көне буе үзбәк җырлары янгырап тора, әйтерсен. ниндидер зур бәйрәм Адым саен чәйханә, адым саен шашлык кыза, мантый. чебурек пешә Хәер, монда гына түгел. Әндижанда да. Ташкентта да шулай иде Хәтта эш көннәрендә дә бәйрәм кәефе, бәйрәм төсе. Мондагы халыкның бер кайгысы юк кебек.
Яшьрәк хатын-кыз күргән саен сагыз кебек ябышырга торган мут ирләр белән бәйләнәсе килмәде, пәлтәне дә, җылы кофтаны да бер үзбәк хатыныннан алдым. Мин татарча, ул үзбәкчә сөйләште. Барыбер анлаштык. Сум—аларда да сум.
Үзбәк апасы үзеннән тауар алганга сөенеп, рәхмәтләр укый-укый озатып калды:
—Чин юракдан тилийман, жоним, бахтли булила!
Алган әйберләрне кочкә күтәреп базар-каладан чыкканда, үртәлеп уйлап куйдым: «Шәп яши мондагы халык! Ни теләсән—шул бар Бездә булса икән шул кадәр байлык!» Кулда акча йомарлаган килеш кирәкле әйберне юнәтә алмый аптырыйсын бит. Әгәр Әлмәт халкы Ният базарына килсәме? Бер сәгать эчендә берни калдырмый, бөтен товарны кырып-себереп алып китәрләр иде! Нигә Россия кибетләре шул кадәр ярлы икән?! Нихәтле завод-фабрика көне-төне эшләп тора лабаса. Кайларга китеп югала икән аларда җитештерелгән байлык? Аңламыйм мин шуны, аңламыйм...
Минем группада Ситара исемле бер сәер кыз бар Аны Зита дип кенә йөртәләр. Кайчакта Гитара дип үртиләр Үзбәк кызы булса да, аксыл йөзле, зур кара күзле, бик нәфис тәнле бала. Шундый матур, сөйкемле, курчак белән бер инде. Үзе кыргый, беркемгә якын килми, аралашмый. Уйнаганда да башкалардан аерылып ялгызы гына берәр аулак почмакка поса. Шул кадәр боек бала инде, озын керфекләреннән менә-менә көмеш тамчылар тәгәрәп төшәр төсле.
Ситара бакчага быел көз генә йөри башлады. Аны башына дүрт кырлы үзбәк түбәтәе, өстенә буй-буй халат кигән ак сакаллы бер бабай китерә. Килеп җиткәч тә, кыз бакчага кереп китәргә ашыкмый, аерылырга теләмәгәндәй, бабасының муенына сарыла. Карт аны үзенчә юмалап-көйләп, аркасыннан кага-кага озатып кала. Һәр көнне бер вакытта, кичке аштан сон. килеп ала. Икәүләп ишәккә атланалар да, тау ягына китеп баралар.
Бу кыз белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да. берни барып чыкмады, башын иеп, иренен ныгытып кысада тик киреләнеп басып тора. Аннары мин ана кул селтәдем, еламыймы-еламый. сугышмый, биргәнне ашый, кушканны эшли, тагы ни кирәк. Анын белән, әби әйтмешли, партия җыелышы үткәрәсем юк.
Ләкин бер көнне ишәкле бабай килмәде. Биш тә тулды, алты да, җиде дә... Бөтен балаларны өйләренә алып бетерделәр, буп-буш бакчада Сигара белән икәүдән-икәү аптырап утырып калдык. Җитмәсә, нәкъ шул көнне үч иткәндәй, Вера апа да. туган көнгә барам дип эштән сорап киткән иде.
—Бабан авырыймы әллә?—дип сорыйм Ситарәдан.
Кыз башын чайкый.
—Әниең бармы сон синен?
Бу юлы унай җавап белдереп баш кага.
—Ә әтиең?
Бусына да унай җавап алам.
Менә сиңа мә! Бабай бар. әни бар, әти бар, ә кызны килеп алучы юк. Кайларда, ни исәпләп йөри икән бу гамьсез халык?
Икәүләп тәрәзәгә капланып урамны күзәтәбез. Ситара тәрәзә пыяласын тынын өреп парландыра да, бармагы белән сызгалап рәсем ясый: түгәрәк, анын эчендә өч нокта, урак ай...
—Кем бу?—дим.
Тик Ситара дәшми, моңсу елмаеп иңнәрен генә сикертә.
Дүрт күз белән көткән кешебез—ишәкле бабай күренми дә күренми...
Инде караңгы төшеп килә. Шулчак тәрәзәгә якты ут килеп сарыла, тырылдаган тавыш ишетелә. Бакча каршына ишәк түгел, арбасыз мотоцикл килеп туктый. Бу вакытта кем йөрер икән монда? Мин шикләнеп куям, ике катлы бинада бездән башка беркем юк. Килүче яман ниятле бәндә булса, ялгызым ни кыла алам?
Ә Ситара шатланып кычкырып җибәрә
—Әтием!
Ниһаять! Ашыга-ашыга урамга чыгабыз. Ишек төбендә башына шлем кигән бер баһадир басып тора. Баганадан төшкән ут яктысында шлем астыннан чыгып, иңнәренә таралып төшкән алка-алка чәчләрен, йолдыз булып балкыган күзләрен, ныгытып кысылган кырыс иреннәрен күреп өлгерәм. Барысы да кинодагы кебек бик тиз була. Ир Сигараны кочагына ала да, бер сүз дәшми, эре-эре адымнар белән мотоциклына юнәлә Икенче мизгелдә алар күз алдыннан югалалар... Жен шешәсеннән чыккандай зәнгәрсу куе төтен генә бакча коймаларына ягылып кала.
Шул чакта гына башыма китереп суга: «Кем булды бу? Чынлап та әтисеме? Алайса нигә анын биредә бер тапкыр да күренгәне булмады'’ Әгәр бу кешегә баланы бирергә ярамаган булса? Әгәр ул аны урлап качса?» Нишләдем мин, нишләдем9 Өч яшьлек сабый сүзенә ышанып, бер белмәгән кешегә бала тоттырып җибәрдем.
Икенче көнне эшкә курка-шикләнә генә бардым. Әти-әниләр балаларын җитәкләп килә торды, бакча җанлана торды Тик ни бабайлы ишәк, ни баһадир ир атланган корыч айгыр күренмәде
Сигараны китерүче булмады. .
Мин коелып төштем. Ләкин дәшми калырга ярамый, бер-бер чара күрергә кирәк иде. Гаепле башымны иеп мөдиребез янына киттем. Ярый әле, Эльза Фридриховна күтәрелеп бәрелмәде, сабыр гына тыңлады, аннары шкафтан бер папка алып, шуны актарырга кереште.
—Анын әтисе дә. әнисе дә бар. исән. Торган урыннары—Караташ кышлагы Моннан өч-дүрт чакрым тирәсе. Баланы чит кеше килеп алмас Ситара аны таныган бит. Бәлки бабасы авырып киткәндер. Сез тыныч кына эшләгез, бу мәсьәләне мин үзем ачыклармын
Эш вакытым тәмамланып кайтырга җыенганда Эльза Фридриховна кабат үзенә дәшеп алды
- Наргиза Мидхатовна, Бахтияровлардан бер хәбәрдә булмады бит. Әллә өйләренә барып, баланың килмәү сәбәбен ачыклап кайтасызмы9
Белеп торам, мөдирнен миннән кинәш соравы түгел, бу инде анын боерык бирүе. Ул гел шулай, кинәш-табыш иткәндәй ипләп кенә, йомшак кына сөйләп, эшне оештыра, кешене тынлата белә. Анын үтенеченә берничек тә каршы килә алмый идем, әлбәттә. Чөнки гаебем бар. Сигараны гомер күрмәгән ир-атка үз кулым белән мин тапшырдым Ләкин дүрт-биш чакрым ераклыктагы кышлакка, бер белмәгән җиргә ялгызым ничек барыйм ’!
—Жәяү түгел, Наташанын ире белән барырсыз,—диде Эльза Фридриховна
Наташа—безнең медсестра. Анын ире больница машинасын йөртә, азык-төлек, дару ташый. Кирәк булганда, җае чыкканда безгә дә ярдәмнән баш тартмый
Шулай итеп. Валерий белән кышлакка юнәлдек. Ул юл буе сукранып барды:
- Мондагы халык шәһәргә күчеп бетте инде Җыен карт-коры жан асрап яткан була. Ни кибетләре, ни мәктәпләре юк. Юлы юл түгел. Авыл дисәң хәтере калыр, елки-палки.
Поездда барганда ук күзәтеп килгән идем Азиядәге кышлаклар безнен
як авылларына охшамаган, йортлар тәртипсез рәвештә сибелеп-таралып утыра, урам дигән нәрсә юк. Һәрхәлдә миндә шундый фикер калды.
Караташ ике тау арасындагы үзәнлектә урнашкан. Без барганда, әллә намаз вакыты туры килдеме, анда үле тынлык иде. Урамында бер адәм заты күренмәде. Ситара яшәгән йорт кайсы икән? Кемнән сорарга?
Бәхетебезгә, су буеннан керләр күтәреп кайтып килүче бер яшь хатын очрады. Оялган-кыенсынган сыман карашын түбән иеп тынлады, авызыннан бер кәлимә сүз чыкмады, безгә кирәкле йортны кулы белән генә төртеп күрсәтте.
Бәхтияровларнын йорты башкаларныкыннан нык аерылып тора иде. Бердән, ул юлдан читтә, елганын теге ягында, тау итәгендә үк урнашкан Икенчедән, башка йортлар сыман җилдә җилфердәп утырмый, биек дивар- койма белән уратып алынган. Өченчедән, балчыктан түгел, кызыл кирпечтән төзелгән, заманча матур, мәһабәт йорт. Һәм бу йортка тиз генә керәм дип хыялланма, аны тимер капка һәм усал эт саклый. Капкага зур иттереп: «Сак булыгыз, овчарка!» дип зур иттереп язып куелган.
Башта капканы шакып маташкан булдым, почта әрҗәсе янындагы кынгырау төймәсенә аннары гына күз төште. Харап икән болар, шәһәрчә яшиләр. Төймәгә баскач та тавыш-фәлән ишетелмәде, үле тынлык. Ишеттеләрме мине, чыгучы булырмы? Эчтә ниләр барлыгы күренми, үләм дисәң дә, ни коймада, ни капкада күзәтер өчен бармак сыярлык та ярык юк. Ничек шулай ясап бетергәннәр диген.
Ниһаять, ишек ачылган тавыш ишетелде, кемдер авыр гына атлап, кәлүшләрен өстерәп капкага якынлашты. Менә капка өч бармак киңлегендә генә ачылды, анда бик таныш йөз, чал сакал күренде:
—Нәмә кирәк?
Капканың ябылуыннан, бабайның югалуыннан куркып, ашыга-ашыга тезеп киттем:
—Мин балалар бакчасыннан. Кызыгызның тәрбиячесе. Ситара ник килмәде? Без сәбәбен белергә тиеш! Ул авырыймы? Ни булды?
—Сигара иртәгә бакчага барачак,—диде бабай һәм капканы шапылдатып ябып та куйды.
Өстемнән гүя тау төште: «Ситара исән, югалмаган! Минем гаебем юк! Ур-ра!!!»
Чынлап та, икенче көнне мин эшкә килгәндә. Ситара бер почмакка чүмәшеп, мышный-мышный йомшак куяннар белән уйнап утыра иде. Йөзендә дә, үз-үзен тотышында да андый-мондый үзгәреш сизелмәде Ни шатлану, ни кайгыру юк. Тып-тыныч таш йөз. Аны, һәрвакыттагыча. ишәккә утыртып бабасы алып килгән...
Мина нидер булды. Кичләрен үземне кая куярга белмим. Аптырагач, бакчага чыгып утырам да, тауларны күзәтәм. Таулар биек... Таулар тыныч Алар янында кеше шундый бәләкәй. Таулар безне көлемсерәп һәм кызганып күзәтәдер кебек. Адәм балалары ярыша-ярыша үрләр яулый, тау башына менеп исемнәрен язып калдыра. Ләкин мәгърур тауларга барыбер Гасырлар буе күкләргә төбәлеп серләшеп яталар, кояшны каршылыйлар, озаталар...
Тауларга берни кирәкми.
Ә мина ни җитми?! Кая ашкына, нигә шулай гасабилана бу хыялый күңел?! Нигә шулкадәр өзгәләнеп-зарыгып көтәм аны?! Кем ул мина, ни хакым бар шулай көтәргә? Өмет бирүче булдымы?
Мин икенче сменада эшләргә ярата башладым. Бигрәк тә кичләрен
күңелемә ниндидер бер билгесез ашкыну кереп оялый. Үзем дә сизми әледән-әле тәрәзәгә күз салам. Балалар белән ишегалдына чыктык исә. карашым үзеннән-үзе бакча капкасына юнәлә Һәр үгкән-сүткән мотоцикл тавышы сискәнергә, шул якка каерылып карарга мәҗбүр итә.
Ләкин ул килми... Ишәккә атланган чал сакаллы бабай гына килә Ситараны ул алып китә.
Нигә шулай булды? Нигә йоклап калдым, ичмаса, бер-ике сүз булса да әйтергә өлгермәдем икән? Исемен отып калыр, тавышын ишетер идем. Нинди икән анын тавышы?
Шулай өзгәләнәм дә, үз-үземне сүгә башлыйм айны, жүләр. айны, анын бит кызы бар! Бар шул. үзе булмаса. кызы янымда! Мин гел Ситара тирәсендә бөтерелә башладым, хәзер ана аерым игътибар Бу матур кызчыкны үземә ияләштерәсем, ышанычка кереп, әнисе, әтисе турында сорашасым килә. Әмма кыз нык тора. Сыйлап та карыйм үзен, майлап та карыйм, юк. читләшәме-читләшә. Ситара белән ботка пешми
Кыскасы, мин өр-янадан гашыйк булдым. Гомеремдә бер күргән, исемен дә белмәгән, күктән төшкән бу серле зат минем йөрәк түренә менде дә утырды...
Житмәсә. нәкъ шул көннәрдә мине сорап килделәр. Без кунакта булган Рәшидә апанын милициядә эшләүче туганнан туган энесе өйләнергә кыз эзли икән. Ышанычлы, акыллы татар кызы кирәк, ди Мине шундый дип тапканнар.
Егетнең исеме Роберт, егерме сигез яшь. югары белемле, бик булдыклы, унган-тырыш егет. Кияүнсн үзен күргәнче үк Фатыйма апа. мина шундый хәбәрләрне җиткерде. Алдамаган икән. Бик мөлаем, әдәпле егет Үзен бик тыйнак тотты. Олы бүлмәдә бергәләп чәй эчкәч, икәү верандага чыгып утырдык. Роберт мина туры карамаска тырыша, карашын әледән-әле тәрәзәгә күчерә. Мин исә. оялчан кызлар сыман башымны иеп. итәк очын бөтереп утырам, мангай астыннан гына булачак киявемне күзәтәм.
Робертның исеме үзенә туры килми Бу исемне ишеткәч тә. күз алдыма никтер озын, тоз буйлы, аксыл йөзле, зәнгәр күзле, сары чәчле бер егет килеп баскан иде. Ә Роберт монын гел киресе Беренчедән, ул озын түгел, буйга тиясе өлеш аркылыга киткән калын кыска муен, кин күкрәк, таза, нык беләкләр, кыска аяк. Житмәсә. казах-кыргызга охшаган жәенке бит. шешенке кабак астыннан ут чәчеп торган чем-кара кысык күзләр. Салмак хәрәкәтле, үткен карашлы, кор тавышлы егет Сүзләрне бик сайлап кына, сак кына, уйлап кына дигәндәй сөйләшеп утырган булабыз. Әүвәл һава торышы турында фикер алышып алдык, быелгы унышны тикшердек, аннары сүз агышы әкрен генә минем тормыш елгасына таба борылды
—Ал арны ничек яратмыйсын ’—дим йөземә харап җитди. акыллы кыяфәт чыгарып —Йоклаганда бигрәк матур була бит алар
—Уянгач, ямьсезмени?
Ләкин Роберт шаяртуны анламый:
- Балалар бар да яхшы, тик менә юньсез бәндәләр кайдан килә диген, ә. Наргизә? Аптыраган бу хәлгә, баш җитми Бер үк илдә, бер үк шартларда тәрбияләнәбез югыйсә.
- Гаиләдәндер инде Әти-әнисе нинди бит Балаларнын да төрлесе бар Минем группада, әнә. бер пырдымсыз малай кызларны чеметеп, чәчләрен тартып елата Икенчесе уенчыкларны ватып-ботарлап ташлый, өченчесе
күзе төшкән бар нәрсәне кесәсенә шудыру ягын карый... Кайсы ниндиерәк буласы хәзердән үк билгеле инде. Барысы да бер төсле димәс идем, Роберт. Кайберләрен читлеккә ябып куясы килә.
Роберт чәчен сыпырып, көлемсерәп куя:
—Шул яшьтән үк яба башласан, читлеген житмәс...
—Партия кушуы буенча «Һәр балага—бер читлек!» программасын башлап җибәрербез...
Сүзләрем бик сәер тоелгандыр, күрәсен, Роберт мина гажәпләнеп карап куя. Икебез дә дәшмибез. Ләкин авызга су кабып утыру да килешми кебек. Сүз юктан сүз булсын дип кенәдер инде:
—Эне-сенелләрен бармы сон?—дип сорый Роберт.
—Әйе, энем бар, бик сагынам үзен.
—Туганнардан аерылу жинел түгел. Авыр язмыш сайлагансың.
—Ник алай дисең?
—Чит җирләрдә ялгызына кыендыр.
—Мин ялгыз түгел, Фатыйма апам бар.
—Анысы шулай...
Яна танышкан, дөресе, читләр таныштырган кешеләргә сөйләшү-аралашу ансат түгел, табигыйлек, гадилек югала. Туганнарын сине мактаган икән, сер бирәсе килми, яхшы, акыллы булып күренергә тырышасын. Роберт та шундый хәлдә иде. Мин сөйләшергә әллә ни атлыгып тормагач, ул тегесен- бусын сорашкан булды. Алар сорашырга өйрәнгән халык бит инде. Ә мин анын эше турында берни белмим һәм белергә атлыгып та тормыйм. Анда мин кызыгырлык ни булсын, караклар, бандитлар дөньясы. Юлдан язган халык белән көрәшүчеләргә Ходай ярдәм бирсен..
—Янгуразның кызы да сезнең бакчага йөри бит.
Мин аптырыйм:
—Кем сон ул Янгураз?
—Минем служак. Әфганда бергә хезмәт иткән идек. Шуннан бирле ике арага тузан төшерми, тәки шул юлны таптый.
Мине Янгураз дигән адәм дә кызыксындырмый, ләкин әдәп саклап тыңлаган булып утырам. Соравым да сүз булмаганнан сүз булсын өчен генә:
—Нигә?
—Бар инде хикмәтләре... Контрабандист ул. Бер-ике тапкыр йолып калдым инде үзен. Тыңламый, һаман кыек юлда йөри. Жинел акчанын тәмен белеп алган...
Роберт сөйли дә сөйли. Баягы киеренкелекнең эзе дә юк. җанланып китте бу. Тавышы да көррәк яңгырый башлады, «үз күле»енә кереп чумды бит кеше.
—Кеше ышанмаслык хәл, Наргизә, Әфганнан урыс кызы ияртеп кайтты ул. Үзбәк-кыргыз халкы бу яктан ифрат кырыс бит. урысны якын да китерми. Гаиләгә кергән кеше һичшиксез мөселман булырга тиеш. Бу кызый сугышта медсестра була, яралылары белән әсиргә эләгә. Егетләрне үтерәләр, мона тимиләр, үзләрендә эшләтәләр. Үләсе килмәгәч ризалаша инде бу. Янгураз взводы килеп коткара үзен. Шунын өчен Янгуразга медаль дә эләкте әле...
Алай икән... Бүгенге көн Янгураз дигән бәндәнен тормыш юлы белән танышып үтәр, мөгаен. Игътибарлап тынла, Наргизә, болар сина гаять кирәк. Ә Роберт, сөйләр сүз табуына сөенгәндәй, Алланың кашка тәкәсе— Янгураз турында хикәятен дәвам итә:
—Солдаттан Тамара белән бергә кайттылар. Кышлакта яшәргә ничек ризалашкандыр тегесе, шәһәр кызы бит. Мәхәббәттер инде. Түлке яман көнләште Янгураз. Тамарасы өчен хан сарае төзеп куйды. Хәзер беркем
урлый алмый инде алтын балыгын. Керә торган түгел анда, урта гасырларның замок-кирмәне диярсен.
Анын бу сүзләрен ишеткәч, йокымсырап утырган жиремнән кинәт калкынып куям:
—Алар кышлакта яшимени?
—Әйе. Караташта. Шунда бикләнеп яталар иде. Тик хәзер хатыны нык авырый икән, шуна күрә Янгураз кызын бакчага илтеп биргән
Робертнын күз алдымнан кинәт югалуына, әнгәмәнен өзелүенә курыккандай ашыгып сорыйм:
—Кызының исеме ничек?
—Менә анысын хәтерләмим. Хәзер бик аралашкан да юк инде. Анын үз юлы. минем—үземнеке.
Шатлыгымнан бөтен эчем кытыкланып куя: бу—ул! Бездә Караташтан килеп йөрүче башка кыз юк. Димәк. Ситаранын әтисе—Янгураз! Энекәй генәм. нинди матур, ягымлы исем... үзе кебек... Бу янгырап торган исемне теленнән төшермәссең, кабатлап туймассын! Ай. рәхмәт яугыры. Роберт, бу кадәр мәгълүмат бирүен өчен кочып-үбәр илем үзенне. И дөньяда бер игелекле кеше, сөйлә әле. тагын-тагын сөйлә әле шул егет турында. Мин сине көне буе. төне буе тыңларга риза! Сөйлә әле. мина күңел кошым, жан канатым—Янгуразым турында!
Хуш. бертөрле күңелсез тормыш! Исәнме, мажаралар. серләр дөньясы'
Роберт мине ошаткан, кәләше итеп күрергә теләгән икән Кире кагуымны белгәч, бик хурланган-унайсыхпанган. имеш Ул унайсыхланган. ә Фатыйма апа да. башкалар да аптырады, мине гаепләделәр Сон инде, җилкәсендә башы, башында акылы булган кыз шундый асыл егетне кулдан ычкындыра димени?! Кушыл да. иреннең жылы. ышанычлы канаты астында мәче баласыдай иркәләнеп, рәхәтләнеп яшә! Әгәр Роберт белән аз гына иртәрәк очрашкан булсак һәм ул мина Янгураз турында кызыклы хикәятен сөйләмәсә. бәлки кушылырга ризалашыр, инде жин сызганып туй мәшәкатьләренә дә керешкән булыр идем Ләкин егетебез ялгышты, сүз юктан сүз булсын дип. болай да мажаралар яратучы иләс-миләс кызга артыгын сөйләп ташлады. Орлыгы бик уңдырышлы җиргә килеп төште шул.. Хәзер минем күңелдә гөнаһлы уйлар оя корып маташа: барыбер Янгуразны табачакмын, үземә каратачакмын' Нигә? Чөнки ошатам, яратам мин аны! Ул минем кешем' Тик үземә караткач нишләрмен, анын бит хатыны, кызы бар Монысын әлегә үзем дә белмим Ни телим мин’’ Белсәм икән Тиле башта акыллы уй була димени.’!
—Сина тагы кем кирәк’’ Яшен утызга җиткәнне көтәсеңме’’—дип дулады Фатыйма апа
Әллә инде тизрәк котыласы килә Юктыр ла. мина начарлык теләми ич ул Нияте изге кадерле сенлесен ышанычлы, жылы кулга тапшырмакчы
—Менә дигән егет, эчми-тартмый. акыллы, тәртипле Үз квартиры бар. каенана кубызына биисе түгел Мондый кияүләр адым саен очрап тормый ул. туганым Дәрәжәле чагында урнашып калырга кирәк'
Мин куырылып китәм Әлмәт юлы. Женя, больница—барысы берьюлы искә төшә Дәрәҗәлеме икән сон'* Минем хәлне кем белә’’ Чит кеше түгел, үзем дә белмим әле Бу хакта уйлый башласам, йөрәгемә шом үрмәли, тәннәрем ошеп-чымырдап китә Шуна күрә үткәнемнең ул карангы көннәрен вакыт пәрдәсе белән каплап, тизрәк онытасым килә
Сигезенче март бәйрәмендә Робертны өйләндердек. Туйга мине дә чакырганнар иде. бармадым Фатыйма апа бик мактап сөйләде Кәләше бик
чибәр, яшь икән. Туганнары әйбәт кияү эләккәнгә бик сөенгәннәр, имеш, унсигезе дә тулмаган кызларын ир кочагына атканнар. Ярый, бәхетләре булсын...
Ә мин... Ә мин һаман үзем белән култыклашып, хыялымның төтен тауларын гизеп йөрим. . Тик Янгураз атлы мәхәббәт кошым башка күренмәде. Өмет өзелде, күнел басылды бугай, көтмим дә кебек үзен. Мина насыйп яр түгелдер ул. Янында, чирле булса да, хатыны бар. Бәлки күзне йомып, Робертка чыгасы калгандыр. Мәнгелек мәхәббәт өмет итеп, әби әйткәндәй, телсездән җыр, динсездән дога көтеп йөри-йөри, гомерен буе карт кыз булып япа-ялгыз калуын да бар.
Беркөнне күңелсез хәл булды. Жизни белән апа Ташкентка никах мәҗлесенә киткәннәр иде. Без өйдә Әнәс белән генә калдык. Ул бик сон кайтты Үзе лаякыл исерек. Инде йокларга яткан идем. Бервакыт дөбер- шатыр бүлмәгә бәреп кермәсенме бу. Кергән унайга шәрран ярып боерды
—Наргизә, ашарга бир! Тамак ачты, табын әзерлә!
Әнәсне кайгырту мина йөкләнгән иде, шуна күрә каршы дәшеп, телләшеп маташмадым. Урынымнан кузгалып өстемә халатны элмәкче идем, каи арада мәче кебек сикереп, Әнәс муеныма асылынды да мине кабат урынга екты. Ниятләре бер дә изгедән түгел, мышный-мышный:
—Үләм, телим бит, әй, бир инде!—дип бәйләнә башламасынмы...
—Әнәс! Жүләрләнмә!—дип үгетләп карыйм, ишетми дә. Хәмердән тәмам акылын җуйган. Көчкә кулыннан ычкынып, урамга йөгердем. Ишекне тышкы яктан бикләп куйдым да, салкыннан, куркудан дер калтырап, байтак басып тордым шунда. Шул хәтле хурландым. Бу мыскылны чит кешедән күрү җитмәгән, үз туганын да шулай рәнҗетсен әле. Нигә шулай кылана икән бу ир-ат халкы, аларга көч-куәт хатын-кызны буйсындыру өчен генә бирелмәгәндер ич?! Күз алдыма Янгураз килеп баса. Әгәр ул да шундый булса? Юк-юк, мәнге юк! Күнелем сизә: Янгураз андый түгел! Гомерен ут астына куеп, Тамарасын әсирлектән коткарган бит ул! Их, мин дә шул Тамара урынында булсам икән! Янгураз килеп коткарасы булса, әсирлеккә дә, әллә нинди әрнү-газапларга да түзәр идем!
Нәүмиз карашымны баш очымда балкыган якты йолдызларга текәп, күңелемнән генә ана, әле ачылмаган гөлемә—хыялымдагы мәхәббәтемә эндәшәм:
—Янгураз! Янгуразым! Ишетәсеңме мине? Син кирәк миңа!
Икенче көнне Әнәс күземә күтәрелеп карарга да оялды
—Гафу ит. Эчкәч яман мин, акылым югала...
«Кыз балага хуҗа кирәк. Төшкән урынында таш булсын! Кыз балага хуҗа кирәк!»
Иншар егетләре авылыбызның бер кызын атка утыртып урлап киткәч, әбием шулай дигән иде. Шул сүзләргә хәтер дә калган иде әле: ничек инде алай булсын, безгә хужа нигә кирәк ди? Кызлар эт яки мәче баласы түгел лә.
Тормыш анлатып бирде Теләсә кем кул сузмасын өчен кирәк икән ул хужа. Их, юкка гына Робертка чыкмадым. Зиһен йоклаган, акыл мәрткә киткән чак булды, күрәсең. Йә, нәрсә дип шул җиде-ят кеше, әле җитмәсә, гаиләле дә Янгураз белән саташтым да, шундый шәп кияүне кулдан ычкындырдым инде мин?! Робертка чыккан булсам, ирле хатын булып тәкәббер генә йөрер идем. Һәм беркем мина бәйләнә алмас иде... Чөнки бу асыл кошнын хуҗасы бар!
Вакыйга кабатланды. Ниһаять, мин теләгәнчә булды: көннәрдән бер көнне Ситараны алырга ишәкле бабай килмәде. Күнел өметләнеп- канатланып куйды: димәк, бүген Ул киләчәк! Ләкин мин өзелеп көткән
кеше дә күренмәде. Теге чактагы кебек «нәни принцессам» белән тагын икәү утырып калдык. Тик бу юлы Вера түтәй беркая китмәгән, бакча ишегалдын себереп иөри иде. Озакламый ул керәчәк һәм әйтәчәк: «Бар. Наргизә, син өенә кайт. Ситараны үзем озатырмын, килүче булмаса, минем янда кунар» Андый хәлләр булгалый. Кайчакта әтисе әнисенә, ә әнисе әтисенә ышанып, икесенен берсе дә килми кала. Йә икесе дә төнге сменада булып, баланы алырга килә алмыйлар. Ул чакта шалтыратып әйтәләр, шундый-шундый хәл. зинһар, бала бакчада гына кунсын.
Ләкин минем өйгә кайтасым килми. Минем Аны күрәсем килә! Күңелем сизә: ул барыбер киләчәк, сонга калып булса да киләчәк!
Шулчак күңелгә бик шәп бер уй килә. Аллага шөкер, миндә үҗәтлек тә. тәвәккәллек-кыюлык та җитәрлек Ятып калганчы—атып кал. ниятләдекме—эшлибез!
—Ситара! Әйдә, мин сине өеңә озатып куям?!
Кыз мина аптырап, ышанмыйча карап тора.
—Курыкма, юлны беләм мин. Сезгә барганым бар. Әйдә, илтеп куям!
Ситара дәшми генә киенә башлый. Анын өенә кайтасы килә.
Капкадан чыгып барганда Вера түтәй кычкырып туктатты:
—Надя. сез кая болай?
—Менә... Ситараны өйләренә илтәм.
—Нигә? Йөрмә сана! Калсын, килеп алырлар әле. Килмәсәләр. минем янда кунар. Нигә интегеп йөрисен? Барыбер иртәгә кире китерәсе
Ләкин мин барыбер үземнекен иттем, кызны җитәкләп. Караташка китеп бардым. Әнә инде ул күренеп тә тора... Озакламый барып та җитәрбез Ләкин минем һич тә анда барып җитәсем килми. Шуна юри әкрен атлыйм Ә Ситара ашыга. Юл буе тәки бер сүз дәшмәде. Күпме сорау бирдем, ишетмәмешкә салыша кире беткән кызый Шул кирелеге өчен яратам да бугай үзен. Гел кочаклыйсым, иркәлисем килеп тора. Әллә әтисенә күзем төшкәнгә шулаймы икән? Бигрәк бер-берсенә охшаганнар шул Мина Ситара белән янәшә атлау искиткеч рәхәт, нәни кулларыннан тотып, анын җылысын тоеп бару да күнелемә әйтеп бетергесез шатлык бирә
Бу бит—Янгуразның кызы!
Бу баланың һәр күзәнәгендә Янгураз яши!
Бу бала—Янгураз орлыгыннан яралган жан!
Бу бала—мине Янгураз белән бәйләп торучы нәфис ефәк җеп!
Шулчак Кифая апа искә төште. Аның Илнарны үз итүенә ышана алмый аптыраган, әтигә ярар өчен юри кылана дип уйлый идем Үги ана үги баласын яратсын ди. имеш. Әкият дияр идең, әкияттә дә булмый торган хәл ич бу! Әкияттә бәлки булмыйдыр да. ә менә тормышта була икән' Әтисен яратсаң, баласын да якын итәсең икән Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә... Үз башыма төшкәч, мин дә Кифая апанын хәлен анлый башладым бугай.
Янгураз мине сөйсәме?! Ситараны иркәләп кенә торыр, кочагымнан төшермәс идем. Хәер, болай да кимен куймыйм әле. бөтен игътибарым шул балада хәзер Мине яратсын, ияләшсен, әтисенә мактап сөйләсен өчен жан тырмашам. Кыскасы. Янгураз минем дөньяда бер асыл зат икәнемне белсен һәм яратсын. Яратсын иде ул мине'
Ашыксан-ашыкмасан да, теләсән-теләмәсән дә. алга атлый торгач, кышлак якыная Якыная шул. Бераздан Янгураз йортына да килеп җитәрбез. Капка кыңгыравына баскач, бабай чыгар, дәшми генә оныгын алып кереп китәр Ә мине кунакка чакырмас, капка төбендә берьялгызым моңаеп басып калырмын Шуның өчен өстерәлеп килдемме мин бу кышлакка?
Чү, артта мотоцикл тавышы ишетелә түгелме? Минем йорәк дерт итеп китә. Якыная, якыная... Ситара каерылып артка борылып карый. Аннары кулымнан тарта:
—Әтием...
Шул мизгелдә юлыбызны бүлеп, ком-тузан болытлары куптарып каршыбызда «Ява» мотоциклы пәйда була. Баһадир ир ачу белән мина төбәлә:
— Кая алып барасын минем кызны?
Тавышы таулардагы кайтаваз кебек күкрәк төбеннән гөрелдәп-янгырап чыга. Бик таләпчән горур тавыш.
Мин аның күмер күзләренә туп-туры карап, булдыра алганча тыныч һәм коры итеп җавап бирәм:
—Кая булсын, өегезгә. Баланы вакытында алырга кирәк!
—Син кем?
Минем күнел үртәлеп куя: ул мине бөтенләй хәтерләми... Димәк, теге чакта күрмәгән дә, исендә дә калдырмаган. Мин анын өчен нуль. Ләкин сорауга бик җитди итеп җавап бирәм.
—Ситараның тәрбиячесе.
—Алайса, колагыңа киртлә: син бары тик бакчаңда гына минем кызнын тәрбиячесе була аласын, хуп?! Урамда да, өемдә дә түгел. Минем баланы биш чакрым җәяү интектереп йөртергә бер хакын юк! Мин аны үзем килеп ала идем. Ситараның әтисе бар!
Гаскәр башлыгы сыман харап тәкәббер, кырыс сөйләшә бу. авызыннан сүзләр түгел, ядрә коеламыни! Маңгайга тимәсә дә, күнелгә тия. Күр әле ни кылана, кызлар белә кем шулай сөйләшә инде?! Түзсән—түз. түзмәсән— чыда... Юньсез бандит! Мин кырт борылам да китә башлыйм.
—Әй, тукта. Мин сине илтеп куям. Көт шунда гына.
Үпкәм шундук җилгә оча. Көтәрмен дә шул! Энекәем, нинди егет! Күзләре ут чәчеп тора. Карашыннан дөрләп янарсын, эреп юкка чыгарсын, валлаһи. Бер-бер сихере бардыр монын, югыйсә шулай саташып йөрер идеммени?! Жәл, шундый чибәр егетне марҗа эләктергән... Ә безгә, Наргизәкәй, ут йота-йота, читтән генә кызыгып, газапланып йөрергә калыр инде... Шулчак Римманын такмагы искә төште: «Уф. йөрәгем, су бирегез, янып үләм бит инде!» Авыз суларын корытып егете турында сөйләгәндә, әллә ничә тапкыр шулай дип кабатлаган иде. Хәле хәл булган икән шул, мәхәббәтен өметсез, җавапсыз булса, бозлы су да коткармас, янып үлми чаран юк. .
Чибәр егетем Ситараны өенә кайтарып, тиз арада әйләнеп тә килде. «Генералым»ны күндәм адъютанты сыман аягүрә басып, үземчә бик сөйкемле елмаеп каршыладым. Чем-кара күзләренә туп-туры төбәлеп, гәрчә монын шулай икәненә бер тамчы шигем булмаса да:
—Сез Янгуразмы?—дип сораган булдым.
—Сиңа барыбер түгелмени?
Юк шул, асыл егеткәем, миңа һич тә барыбер түгел. Илаһи амин, бу исем гомеремнең киләчәк юлларында да минем исем белән бергә үрелеп барсын. Янгураз һәм Наргизә! Шәп яңгырый бит'
Янгураз миңа зәнгәр шлем суза. Үзе исә бу җәфа шлемны интегә-интегә кияргә маташуымны көлемсерәп күзәтә.
—Бир, үзем кигерәм. Сине көтсән, тан атар.—Янгуразның кытыршы җылы бармаклары янак-муенымны сыйпап уза. Мин исә шуна бик риза булып, мәлҗерәп басып торам.
—Курыкмыйсынмы?
Шундый егет янында да курыксаң!
-Юк.
—Алайса ныгытып тотын. Мин әкрен йөрергә яратмыйм.
«Ныгытып тотын»ны үтемә кирәгенчә анлап. Янгуразны кочып алам да, бөтен гәүдәм белән ана сарылам. Анын җылысын. якынлыгын тоеп, йөземә ягылган йомшак чәченнән, шул чәчләрдән килгән болын исләренә башым әйләнеп китә. Бу—минем кеше, минеке' Шул мизгелне генә көтеп торганмы, күнелемә ташкын булып нахты хисләр ишелеп төшә, онытылып китеп Янгуразны иненнән үбеп алам. Мина шундый рәхәт Дөньяда миннән бәхетле жан юк! Кызу барунын начар ягы шул. күз ачып йомган арада Майлысуга килеп тә җитәбез. Янгураз тормозга баса, мина таба борылып:
—Кайда торасын?—дип сорый.
—Чияләр урамында...
Икенче мизгелдә без инде Фатыйма апалар турысында идек.
Әкият шунын белән тәмамланды. Бик кыска әкият булды ул. ахыры да кызык түгел. Янгураз мине төшерде дә. саубуллашып та тормыйча, үзе артыннан бары бөдрә-бөдрә зәнгәр төтеннәр калдырып, күздән дә югалды...
Әгәр өч айга бер тапкыр күрешеп, шул рәвешле генә сөйләшсәк, бу мәхәббәт бик озын гомерле булыр кебек Ай-Һай. Чәчләрен агарып, тешләрен коелганчыга кадәр житәчәк әле бу кайнар мәхәббәт Мин үртәлүдән ачуымны кемгә бушатырга белмичә, йодрыкларым белән койманы төям: бернинди өмет юк һәм булмаячак та! Берни булмаячак
Әнәс өйдә һәм исерек иде. Ул тәрәзәдән карап-күреп торган, ахры —Сине кем кайтарды?—дип сорады
- Бер таныш инде шунда
- Күзләрен бик матур, илтеп куйыйм дидеме9 Үпкәләмә, сестренка, ну мин турыдан әйтәм. синен башына ми урынына салам тутырганнар бугай.
- Бөтенләй буш булмагач, ярар инде, саламы да начар түгел
—Сине тотып яхшы гына итеп бер ярасы бар Башындагы салам көрпәгә әйләнгәнче. Хуп?!
—Бәйләнмим, акыл өйрәтәм. Ник Робертка кияүгә чыкмадын син. яман олан? Хәзер шунын үчен миннән ала Каныкмаган көне юк
—Алдашма. Роберт андый түгел
—Ә син каян беләсен9 Анын белән йоклап карадынмы әллә9
Мин Әнәскә үтергеч караш ташлыйм
—Тиле! Каян башына килде мондый уй9
- Каян да килергә мужыт. әлегә безнен казан варит Дөресен әйт әле. сестренка, синен егетләр белән йоклаганын бармы ’
-Юк!
- Майли, икебез дә фәрештә икән! Минем дә кыхлар белән йоклаган юк. хатыннар белән генә Ха-ха-ха.
Әй. бу Әнәс ямьсез дә көлә инде Сүзләре тагын уф. чирканыч Кемгә охшап шундый булгандыр9'
—Өйлән, эзләп йөрисе дә булмас
Мин Әнәс каршына утырып чәй эчәргә керешәм Монын томанлы
карашы мина төбәлгән. Исерек башына иләс-миләс уйлар оялап маташа бугай. Ул да җизни сыман, айнык чакта тел яшерә, анын каравы эчкәч туктата торган түгел. Тыңлаучы бармы-юкмы, рәхәтләнә күнел бушатып. Теле ачылган чакны файдаланып калырга кирәк әле.
—Әнәс, контрабандистлар нишли?—дип сорыйм.
—Тире җыеп күн эшли! Әллә син дә контрабандист булырга җыенасынмы9 Синнән башка да муеннан алар.
—Мин чынлап сорыйм.
—Алайса, мин дә чынлап әйтәм: һавадан акча сугалар.
—Кеше үтермиләрме?
—Деловой кешеләргә комачауларга апп-салутны я-ра-мый!—ди Әнәс, соңгы сүзенә басым ясап.
—Ә Роберт мине контрабандистлар белән куркытты...
Бусы шыр ялган инде, беркем куркытмады Исәбем—бандитлар тирәсендә озын-озак чуалмыйча, сөйләшүне җайлап кына Янгуразга күчерү, анын турында күбрәк белү. Әнәс гомере буе Майлы суда яшәгән кеше, бәлки кайчан да булса юллары Янгуразныкы белән кисешкәндер, анын хакында ни дә булса сөйли алыр. Сүз агымын ипләп кенә шул якка—Янгураз йөргән сукмакларга таба бормакчы булам. Ләкин Роберт исемен телгә алып ялгыштым, Әнәс күркә сыман кабарынып кабат минем «экс-кияүгә» ябышты:
—Үзе кем сон?! Монда барысы да—жулик! Роберт кына әүлия түгел Акча ачык авызларны яратмый ул. Хочешь жить—умей вертеться! Вертись, но не мешай другому.
Әнәс кызды. Хэзер жизни кебек өстәл төя башлаячак. Башы кыекка китсә, теге чактагы кебек саташып, мина бәйләнә башлавы бар. Аяк астында яткан ташка беренче тапкыр абыну сукырлык булса, икенчесе йөз процент ахмаклык инде. Үземне акыллылар рәтенә кертмәсәм дә, ахмаклар исәбендә йөрисе килми. Шуна күрә тизрәк моннан шылу ягын карадым. Бер кичкә кер мичкә диләр, төннәр җылы, түзәрбез дип, мунчага кереп бикләндем.
Йокы качты. Фәлсәфәгә бирелеп, уйга батып утырыр өчен мунча менә дигән урын икән... Үткәннәр искә төште. Яхшысы да, яманы да... Әнине сагынып, үземне кызганып елап алдым. Ниләр күрми бу дөньяда ат башы да ир башы, дигән булалар. Ә кыз бала күргән-кичергәннәрне саный- исәпли башласан?! Гомере буе куркып-сакланып, юлында очраган һәр ир-аттан шикләнеп яшәргә тиешмени ул?! Кыз бала булып тууына мен кат үкенерсең, валлаһи. Безне күкләргә чөеп мактаучылар, яклаучы-саклаучылар да—ирләр, харап итүчеләр дә ирләр... Кемнен ышанычлы дус. кемнен дошман икәнен чамалап бетерү өчен киек сизгерлеге, аксакаллар зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә тәҗрибә туплаганчы күпме абынасы-сөртенәсе. хаталанасы бар... Кыз бала бер генә ялгыша, әмма дә ләкин берәгәйле ялгыша. Шул ялгышы анын гомер юлларына кара шәл булып иярә, аягына уралып, алга атларга комачаулый, кояш нурларын каплап, көннәрен төн итә. Кыз баланын намусы—кыл өстендә, кылдан төшсә—ил өстендә...
Ә мин үз хәлемне үзем дә белмим..
Берничә тапкыр урамда Робертны очраттым. Минем белән тыинак- тыенкы гына исәнләшеп китә, сөйләшеп тормый. Яхшысынмыйдыр инде Күктәге торнага өметләнеп, кулдагы песнәкне ычкындырдым бугай. Бар. тот син хәзер ул Янгуразны! Минем кайгы ди анда. Бу күңелне әйтер идем инде, тапты бит кемгә ягылырга. Шаккатырсың, валлаһи! Хатыны күзенә генә карап торучы тугры ирләр дә булыр икән бу дөньяда! Безнең әти генә ул... Әй, искә дә төшерәсе килми хәтта.
Мина бер сорау тынгы бирми, кызыксынуым баштан ашты Шуны бик беләсем килә: мәхәббәт нурларына коенып, кадер-хөрмәткә тиенеп яшәүче Тамара атлы хатын нинди зат икән ул? Авыру килеш тә Янгуразны үзенә бәйләп тоткан шул бәхетле хатынга бер генә тапкыр булса да күз саласы, серләрен беләсе иде бит! Әкияттәге патша кызларыдай күз явын алырлык чибәрдер, сылудыр иңде ул, шундый асыл егет ни җитте кыз өчен утка-сута кермәс
Беркөнне түзмәдем, эштән сон туп-туры Караташта китеп бардым Алда ни көткәнен, анда баргач ни кыласымны әле үзем дә анла.мыйм- чамаламыйм, мәхәббәт томаны каплаган карашымны алга төбәп, ком- тузаннар туздырып жил-жил атлавымны гына беләм. Читтән караганда бик зур миссия үтәүче харап эшлекле кеше булып күренгәнмендер инде мин Чынлыкта исә башта җилләр генә уйный.
Юлыма Янгураз килеп чыкса, ни диярмен икән? Тауга мумие җыярга менәм, аякларым сызлый, диярмен. Хы... Ышаныр да инде... Ату башка җирдә тау беткән ди. Майлысу янындагы таунын кай жире ошамый9
Мумие турында элек минем ишеткән дә юк иде Бөтен чирләрдән дәва имеш ул. Көрән-кара төстәге сагыз кебек әйбер үзе Анын ни икәнен төгәл генә беркем дә белми. Тауда яши торган ниндидер кош тизәге дип тә әйтәләр. Имеш, ул кош бик файдалы үләннәрне генә ашый да, шул үләннәр анын организмында эшкәртелеп, әзер дару булып чыга икән Икенчеләре, юк, ул кош тизәге түгел, тау мае ди Кояш астында озак ята торгач, ташлардан шундый май саркып чыга, имеш. Аллаһы Тәгалә тау халкына менә шундый могҗизаларын бүләк итә, дип сөйлиләр. Ничек булса да, мондагы халык бар чирдән мумие эчә, яраларга, сызлаган җирләргә дә шуны сылыйлар Әллә ничә төрле чирдән дәва, имеш Менә шундый могҗиза. Белмим, дөрестерме.
Шулай итеп, мин мумие җыярга барам. Соры комлы, вак ташлы сукмактан әкрен генә атлый торгач, Караташка барып җиттем. Кеше-кара гына очрамасын. Балчык йорт янында чүмәшеп утырган бер кап-кара карчык кулын мангаена куеп миңа озак текәлеп торды. Бу әби дөньяда бик озак яшәгәнгә охшаган. Шул хәтле ябык, кипкән, кигән киемнәре өстендә капчык кебек эленеп тора. Әбидә дөнья дәрте калмаган иде, ахры, йомышын бетереп, кин балаклы ыштанын күтәрде дә. өенә кереп китте
Мин исә, әрсез бикә, күкрәк киереп Янгураз яшәгән йорт каршына килеп бастым. Шуннан ни? Утырган да шуган ди...
Керәсе иде бит бу йортка! Сары балчык белән сыланган таш ныгытманы аркылыга-буйга иснәнеп йөреп чыктым, тик мәче керерлек тә тишек тапмадым. Ахыр чиге, коймага сөялеп утырдым да уйга чумдым
Сәер әле барысы да, бик сәер Хатын саклыйм дип шундый бастион корып куймаса сон! Нигә шулай кешедән качып ятарга инде, йә?! Ашамаслар иде әле Тамарасын Әнә бит башка йортлар уч төбендәге кебек. Кайсыларының капкасы да юк әле
Эт өргән тавышка ойдән кемдер чыкты. Бик таныш адымнар Бу Янгураз түгел, кәлүшләрен чыштыр-чыштыр сөйрәп бабай килә Анын күзенә чалынмас өчен гауга таба элдерттем
Их, кулда бинокль булса икән! Югарыдан йорт эче шәйләнә. Тик анда мина кызык булырлык берни юк: бакча, мунча, сарайлар, эт оясы, кое Ишегалды буш Эт күләгәдә йоклап ята Мотоцикл күренми Янгураз өйдә юк. димәк Кайда икән ул. ниләр майтарып йөри икән9
Ниһаять, ишегалдында җанлылык сизелде Өйдән бабай чыгып әрле- бирле йөренә башлады Коедан су алды Бакчадан нидер өзеп кереп китте Аннары кабат чыкты, сарайдан ишәкне ияртеп чыкты Капканы ачты Әһә, китте бу!
Эссе кояш астында утырып хәлдән тайган идем, елга суын учларыма алып бит-кулларны чылаттым да, үз көчемә, теләгемә ирешәсемә чын күңелдән ышанып, хыялымдагы Тылсым—Сарайга таба юнәлдем. Койма аша сикерү турында сүз дә юк, бердәнбер юл—капка аша керү. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Ниндидер могҗизага өметләнеп, кабат капкага килдем. Бикле капка- ишекләр мине гомергә ымсындырды инде. Юкка гына бикле түгел алар Анда нидер ба-а-ар Шул чакта нигәдер Али-Баба әкияте искә төште. Мина кызык булып китте, капкага сөялдем дә, әкрен генә пышылдадым: Сим-Сим, ач ишекне...
Һәм., могжиза булды! Могҗизаларга ышанырга кирәк! Сак кына кагылуга капка ачылды да китте! Сон, бу бит... Бу бит, Наргизә җанкисәгем, язмышнын, тәкъдирнең, ахыр чиге хәтта Ходайның да синен яклы булып, киләчәгеңә юл күрсәтүе түгелме сон?! Әфсенле сүзләрнең биредә бер катнашы юк, әлбәттә. Онытыпмы, башка сәбәп беләнме (әллә инде минем киләсемне белепме...), бабай капканы бикләми калдырган иде. Олы кешенен хәтере тишек иләк белән бер, әле дә ярый баш муенда; кулда булса, аны да теләсә кайда онытып калдырыр иден, дип зарлана иде шул әбием. Тишек булуы бик яхшы. Карт кешегә ниемә сон ул хәтер, тапкырлау таблицасын өйрәнеп, шигырь ятлап утырасылары юк.
Кача-поса, каймак яларга ашкынган песи сыман шыпырт кына басып ихатага керүем булды, мине күрүенә ифрат сөенгән бозау хәтле этнен «ялкынлы, кайнар сәламнәре» яңгырый да башлады. Чылбырын өзәрдәй булып өрепме-өрә, өстемә ыргылыпмы-ыргыла. Эш юктан эш булды мона. Шул хәтле рәхәтләнеп, киерелеп өрә, кыяфәте—харап эре. Тырышлыгымны күрүче бармы, мин бит сезне яклыйм, дигән кебек бик тәккәббер генә йорт ягына да карап-карап ала. Эт-эт шул инде, хуҗасына ярар өчен мәш килә.
Өрсә өрер инде, Наргизә килде дип кенә чылбырын чәйнәп өзмәс әле,—карван алга бара!—кыюланып ишеккә уздым. Энекәем, бу ни могҗиза, бүген күк капусы ачылган көнме әллә, ишек тә ачык! Әйтерсен. минем киләсене белеп, юлыма ак җәймә җәеп куйганнар: «Кил, рәхим ит. хөрмәтле михман!» Шатлык белән бергә күнелгә шик тә килеп керде, бәлки. Янгураз үзе дә өйдәдер? Бәлки, бабайдан, авыру хатыннан башка, өйдә тагын кемдер бардыр? Ни диярмен аларга? Һич булмаса, бакчадан Ситаранын тормыш шартларын өйрәнергә җибәрделәр, нишләп шулай боек ул бала, ник бер дә көлми, сөенми, дип алдашкан булырмын инде...
Куркып кына ишек шакыйм. Дәшүче, каршыларга чыгучы юк. Эчкә үтәм. өй эчендә—үле тынлык. Озынча коридор буйлап аяк кереп батарлык йомшак келәмнәргә басып туп-туры залга килеп керәм. Биредә һава салкынча. рәхәт Тәрәзәләргә куе яшел төстәге калын пәрдәләр эленгән, шуна карангырак та. Монда байлык җитәрлек. Җиһазлар яна. бер як диварны биләп торган стенка затлы савыт-саба белән шыплап тулган. Контрабандистлар шулай яшидер инде. Шуна җиде кат йозак астында бикләнеп яталардыр. Әмма да ләкин мин менә шул контрабандистны яратам, берни эшләр хәл юк..
Сак кына икенче бүлмә ишеген ачам. Җиһазларына караганда йокы бүлмәсенә охшаган. Ике кешелек иркен карават. Өстендә—комач кызыл атлас җәймә. Идәндә—кызыл чәчәкләр төшкән бик матур йомшак келәм. Карават янына киләм дә, суга чумгандай талпынып, бар буем белән йомшак урынга сузылып ятам. Гүя җылы мамык эченә кереп сенәм, арган тәнем рәхәтлеккә чума. Менә шунда. . Янгуразга сыенып... иркәләнәсе иде бер.. Ах, оятсыз, кызый, ни уйлыйсың син?! Ярамый! Ярый, ярый... хыялланырга ярый. Аннан гына кемгә, ни зыян? Таш түгел ич мин. адәм баласы. Бу жан, бу тән үзе яраткан, үзе теләгән кадерле кешесеннән наз-сөю көтә ләбаса...
Шулчак колагыма әкрен генә ыңгырашкан тавыш ишетелә. Мин татлы уйларымнан мизгел эчендә айнып, сискәнеп сикереп торам. Аяк очларына басып, тавыш килгән якка китәм.
Бу бүлмә тегеләрдән кечерәк иде. Ләкин шулай ук җыйнак, матур Бүлмәдә кием шкафы, тумба өстәл һәм бер карават тора. Аларны әле сонрак күрәм. Ә ишекне ачуга ин башта күземә ул чалына: урын өстендә яткан сөттәй ак йөзле, алтын чәчле хатын. Анын зәп-зәнгәр зур күхтәре туп- туры мина төбәлә. Тик бу караш буш. Аларда аз гына да аптырау галәмәте чагылмый, әйтерсен мин бирегә һәр көнне кереп йөрергә тиешле кеше Хатын кулы белән өстәлдәге пыялага төртеп күрсәтә. Мин анын ни тел әвен анлап, йөгереп килеп сулы касәне сузам. Ләкин хатыннын бармаклары тотмый икән, касә идәнгә тәгәри, суы түгелә. Ул кабат кулын суза. Мин касәне күтәреп кухняны эхтәп китәм, су алып киләм. Хатын йотлыга- йотлыга эчә дә, бернинди уйсыз буш-битараф карашын кабат түшәмгә төби Шул мизгелдә үк мин анын дөньясыннан югалам, гүя бөтенләй юк.
Әкияттәге патша кызларыдай гүзәл, япь-яшь хатын ни тере, ни үле булмыйча әрәм булып ята. Тере мәет ич бу! Бичара Янгураз, бичара Ситара!
Мин хатыннын кулын учыма алам. Ул бармаклар сөт кебек ак, боз кебек салкын.
Бу йортта кайгы яши. . Бу зур, бай йортта бары кайгы яши! Әнисез йортта шатлык та, бәхет тә була алмый. Әнисез йортнын ни икәнен мин беләм. Мин беләм.. Шул чак күзләремә чеметтереп ачы яшьләр тыгыла. Йөземне учым белән каплап үксеп елап жибәрәм Мин беркайчан да Кифая кебек булмам, мин беркайчан да, беркемгә дә хыянәт ачылары, хәсрәт алып килмәм...
—Син нишлисен монда?
Ничек сизми калдым, адымнарын нишләп тоймадым, колак төбендә үк янгыраган тавышка сискәнеп, башым күтәрсәм бөтен ишекне биләп, бусагада Янгураз басып тора! Мотоцикл тавышы да ишетелмәде ләбаса. Димәк, ул кайдадыр йорт тирәсендә генә йөргән! Ә бәлки өйдә үк булгандыр, шыпырт кына мине күзәткәндер... Эләктем, оятка калдым... Хет тычканга әйләнеп идән ярыгына кереп кач. Елаудан шешенеп беткән күзләремне Янгуразга төбим. Акланырга сүз таба алмыйм. Кеше йортына карак сыман кача-поса рөхсәтсез килеп кергән, дөньяда бер оятсыз, юньсез кыз мин
Янгураз мине җилтерәтеп бүлмәдән алып чыга. Томан эчендә кебек, берни аңламыйм. Ул хәзер артыма тибеп, урамга атачак. Оят. оят Энекәем, нинди хурлык, нишләдем мин, нишләдем”
Ләкин без йокы бүлмәсенә керәбез. Янгураз мине караватка таба этә Комач кызыл җәймә өстенә авам... Тукта, ник Юк Янгураз. Нишлисен син?. Ә мин нигә буйсынам? Бу бит хыял түгел, бу—өн Каршылык күрсәтәсе урында, җылы дулкын иркенә эләккәндәй, Янгуразга сыенам, анын кайнар сулышы ялкынга төрә.. Мин ихтыярсыз, тәнем гүя кош каурые. Акыл йоклый, зиһен чуалган, чынбарлык ярларын томан сарган Дөньямны онытып иксез-чиксез наз дингезенә күмеләм
Ә аннары айну, бу хәлгә оялу-читенсенү...
—Ташлама мине. Янгураз Зинһар, ташлама!—дип ялварам
—Син бит кыз икәнсең Ник әйтмәдең?
—Син сорамадың...
Үзем дә белмәдем, димәм ич инде.
Димәк, Женя мина кагылырга өлгермәгән.
Икенче мизгелдә күнелдә әрнү-үкенү хисләре кузгала Бик кадерле әйбер югалтудан сон туган бушлык салкыны җанымны өтә. Мин гөнаһсыз
булганмын икән... Ә бит күпме борчылдым, яндым-көйдем. Оятка калудан куркып, авылга кайтмадым, чит җирләргә чыгып качтым Үз кадеремне белми, кеше ире кочагына килеп кердем... Әй, Наргизә, шулмы инде синен гомердә бер генә була торган тылсымлы зөфаф кичен?! Хурлыкмы? Хурлык... Кәләшне өенә барып, бүләкләргә күмеп алып китәләр. Ә мин, жүләр, сөйгән егетем янына карак сыман кача-поса кереп, үзем куенына чумдым. Ах, артык очсызга чыгардым шул үземне. Чыланасы чыланган инде дип, һичнинди каршылык күрсәтми, назларын кабул иттем. Нинди зур үкенеч, никахсыз да, кадерсез дә кәләш булдым мин зөфаф кичемдә. Ләкин нишләмәк кирәк, буласы булган, тузасы тузган... Инде киләчәк турында уйларга кирәк.
Өметләнеп-ялварып сорыйм:
—Син мине ташламыйсынмы, Янгураз?
Соравым җавапсыз калса да, яклау, терәк эзләп жиде ят кешегә— никахсыз киявемнең салкын куенына сыенам...
—Хәзер Сираҗетдин әкә кайта. Сина китәргә кирәк.
—Юк-юк! Минем синнән аерыласым килми.
—Иртәгә сөйләшербез. Әйдә, җыен, мин сине илтеп куям.
Янгураз, Янгураз, Янгураз...
Сулаган саен телемнән, авызымнан шул исем ургылып чыга, бичара йөрәккәем бу исемне кабатлый-кабатлый ыңгырашып-сыкрап тибә. Бергә булган минутлар искә төшсә, шуларны сагынудан күнелем тулып, тәмләп елыйсым килә Миңа насыйп бәхетле мизгелләр нигә шулай аз икән сон, алары да шундый кыска, күз ачып йомганчы үтеп тә китә.
Ул мине алдаган гынадыр, ул башка килмәс-күренмәс тә инде Ансат- җинел табылганнын кадере булмый, диләр...
Ләкин мин ялгыштым Янгураз сүзендә торды! Икенче көнне кичен мотоциклы белән килеп тә җитте. Янына атыла-бәрелә чыктым да, тугры колы кебек каршына килеп тә бастым. Янгуразым! Менә бит син янәшәмдә, шундый якында гына. Күзләреңә төбәлеп, кулымны йөрәгенә куеп: «Яратам! Яратам!»—дип пышылдыйсым килә. Син янымда булганда, бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк. Тик нинди карар көтә сон бүген мине? Елатырмы бу кич, елмайтырмы? Утка атармы, бозлы суларга салырмы9
Мин Янгуразны кочып, мотоциклга утырам, асфальт юл буйлап Сарбия бистәсенә таба юнәләбез. Юнәләбез түгел, очабыз! Анда шундый матур алан бар. Ул аланда билдән кереп күмелерлек куе үлән, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Без шул матурлык кочагына авабыз. .
—Наргизә. Нәркис... Согиндим, шакарим!
Шулай да ул минем белән кызыксынган икән, исемемне дә белгән
—Янгураз, син мине ташламыйсыңмы?
—Ташламам, беркайчан да ташламам. Нәркис!
—Ә нигә Нәркис? Минем исемем Наргизә.
—Ә мин сиңа Нәркис диярмен, ярыймы? Назлы гөлем бул!
—Янгураз, син миннән көлмисеңме? Гаепләмисенме?
Ул озак кына дәшми тора. Карашын мина түгел, читкә төби.
—Син миңа ошадың,—ди.—Тик яныңа килергә кыймадым. Мин өйләнгән кеше бит. Ә кичә, йортыма үзең килеп кергәч, түзмәдем Рәнҗемисенме мина?
—Юк... Мин сине яратам!
—Сөям дияргә ашыкма, асылым. Син мине белмисен Балки, мин бик яман бәндәдер9
—Мин дә фәрештә түгел.
—Юк. син—фәрештә.
—Фәрештәләр җирдә яшәми.
—Ә кайда яши1’
—Күктә.
—Нишлиләр анда, күктә ни ямь. ни кызык бар? Бушлык ич анда, олау- олау ташлар гына очып йөри. Ә без шуларны йолдыз дип саташабыз.
Мин рәхәтләнеп көлеп жибәрәм:
—Кит инде, әкият сөйләмә. Нишләп йолдыз таш булсын ди? Якты ич алар, балкыйлар Беләсен килсә, йолдызлар—кояш кызлары алар
—Ай-вай. алайса, күктә дә күнелсез түгелдер. Шул хәтле кызлар булгач! Фәрештәләр белән уйнап-шаярып яталардыр, әйеме?! Егетләр бармы икән сон анда? Фәрештәләр күктә булгач, шайтаннар жирдә йөри инде алайса. Белеп тор. җаным: мин шайтаннын үзе булам. Шайтан мин. шайтан!
Янгураз йөзенә ямьсез кыяфәт чыгарып, мине тешләгән булып кылана Аннары җитдиләнеп:
—Нәркисгөл, мин сина берни вәгъдә итә алмыйм бит. асылым. Тамараны кая куйыйм? Ул бит кызымнын әнисе. Беренче мәхәббәтем Кем уйлаган шулай булыр дип... Мин аны кызганам. Авыру кешене ничек ташлыйсын'* Бу бит имансызлык була.
—Ә син аны ташлама. Янгураз Бергә яшәрбез. Үзем карармын, тәрбияләрмен Хатынынны да. сине дә. Ситараны да карармын. Теге бабайны да. Синен белән булыр өчен мин барсына да риза. Мин сина бик яхшы, тугры хатын булырмын. Янгураз.
Янгураз мина гаҗәпләнеп карый
— Вай. уйлап-чынлап әйтәсенме. җаным?
Җавап урынына аны үбеп алам.
—Нәркис, гүзәл гөлем, алып кайт мина бер угыл! Ин зур хыялым—угыл атасы булу. Мина ир бала кирәк!
—Алып кайтырмын. Янгураз. Тик син мине ташлама, яме.
Янгураз серле елмаеп, мине кочагына ала.
Нинди ямьле алан бу! Нинди гүзәл, сихри кич! Бешен мәхәббәткә ят күзләр түгел, бары тик күктәге бихисап йолдызлар һәм күкләргә тоташкан биек таулар гына шаһит. Иксез-чиксез галәмдә без икәү, бары икәү генә!
Кайгы үзен яратмаганнарын белә, шуна күрә ул әрсехтәнеп шатлык итәгенә тагылып йөри Кочак жәсп шатлыкны каршылыйм дисен, ә анын артынннан инде котсыз чырайлы хәсрәтнен мыскыллы елмаюы күренә
Безнен капкадан да алар икесе бергә килеп керделәр, мин шатлык белән булышкан арада, хәсрәт шыпырт кына ой түренә узган
Минем жизнәм үлде
Ял көне иде Һәрвакыттагыча мунча ягылды Һәм һәрвакыттагыча беренче парга жизнәм китте Киткәндә әйткән сүхтәрен дә хәтерлим әле
—Фатыйма, озаклама. Алмаш киемнәр алып килерсен
Гап-гади сүзләр Исән кешенсн якты дөньяга әйтеп калдырган ин-ин сонгы сүзләре. .
—Иркенләп чабын, мин киноны карап бетергәч кенә киләм әле,—дип кычкырып калды анын артыннан апа. аннары мина дәште
— Наргизә, кил, телевизор карыйбыз Хәзер «Ал чәчәк» башлана Балачага сыман мин дә әкият карарга яратам бит
Тузан сөртүемне ташлап Фатыйма апа янына килеп утырам Тын да алмый икәүләп мультфильм карыйбыз Настенька, тылсымлы балдагын
киеп, кабат куркыныч карачкы яшәгән утрауга китеп баргач, Фатыйма апа мина сиздермәскә тырышып, күзеннән тәгәрәгән яшь тамчыларын сөртеп ала. Шулай кисәк нечкәреп китүе өчен уңайсызланыпмы, аклангандай итенә:
—Менә шулай... шулай инде ул... Китәсен шул Китми кая барасын.
Карачкы чибәр егеткә әйләнеп, гүзәл кыз белән кавышкач, ул бала- чагадай сөенеп кул чаба:
—И Ходайның рәхмәте!
Югыйсә ничә тапкыр күргән-караган әкияте инде, ахыры ни белән бетәсе дә әллә кайчан билгеле. Барыбер кызык, мавыктыргыч, яттан белсән дә, йотылып карыйсын.
Фатыйма апа кисәк кенә урыныннан кузгала:
—Ай Алла, дөньямны оныттым тәмам! Барыйм тизрәк, Ләбиб көтәдер Аркасын ышкырга кирәк.
Бу анын ваемсыз ирле чагынын ин сонгы бәхетле мизгелләре иде.
Мунчадан ул картайган, суырылып төшкән тол карчык булып кайтты...
Жизнәйне озатырга әллә инде бөтен Майлысу килде. Урам тулы халык иде. Тик Ор каласындагы бердәнбер туганы—энесе генә килеп өлгерә алмады Бигрәк ерак ара шул. Ташкенттан Рамиләләр кайтты Мона кадәр анын ирен күргәнем юк иде, танышуыбыз шунда булды. Рамилә елады да елады. Ә Фатыйма апа катып калган иде, ахры. Хәер, бик теләсә дә. рәхәтләнеп еларга вакыты булмагандыр, бар мәшәкать анын өстенә ишелеп төште бит Әнәс миңгерәгән сарык шикелле әрле-бирле буталып йөрүдән узмады.
Жизнәйнен жәсадын машина белән алып киттеләр. Без жәяү генә бардык. Каберлеккә хатын-кызлар кермәде.
Икенче көнне жыештыру-юуу эшләре тәмамлангач, бергә җыелып, җизнине искә алып утырдык.
Рамилә күз яшьләрен сөртә-сөртә:
—Мин әтине күрми дә калдым, без кечкенә чакта ул йә эшкә киткән, йә төнге сменадан кайтып йоклаган була иде,—диде —Аннары мин китеп бардым.. Бигрәк әллә ничек булды, әтинен юклыгына ышанасы да килми.
Әнәснең үз хатирәсе:
—Безнең әти сөйләшми иде бит ул. Эчкәч кенә җыен юк-барны лыгырдап баш катыра иде. Шулай бит. әни?
Фатыйма апа карашын түбән иеп утыра. Күзләрен аяк очларына төбәгән килеш, авыр сулап баш чайкый:
—Мин гаепле... Әгәр янында булсам, ул үлмәс иде Никләр кенә артыннан ук бармадым, коткарып кала идем мин аны!
Бәлки, чынлап та, шулайдыр, чак кына алдарак барса, коткарып калган да булыр иде. Тик жизнәй үлеп ятканда «Ал чәчәк»не карап утырдык шул... Миңа Фатыйма апа шундый кызганыч. Ул гомере буе җанына тынычлык, юату тапмаячак, үлгәнче шул үкенече белән яшәячәк.
Бу хакта ничә кат сөйләде инде, ләкин тагын кабатлый... Ул мунчага килеп кергәндә жизнәй идәндә тәгәрәп ята торган булган.
—Куллары әле жылы иде. ә аяклары боз кебек. Юынган, чабынган үзе. Ләбиб, дип кычкырам, кул-аякларын уам, йөрәгенә массаж да ясадым. Юк инде, юк Соңга калдым. Аз гына иртәрәк барган булсам сон...
Рамилә дә инде ничәнче кат әнисен юата:
—Ярар инде, әни, газаплама үзеңне. Йөрәк белән шулай тиз китеп баралар, больницаның үзендә булып та үләләр әле.
—Тем более салган кешеләр,—дип энәсен кыстыра Әнәс.
—Әтиегез турында начар сүз әйтмәгез. Эчсә дә, гаиләне кайгыртты ул. Әти-әнисен дә карады. Ләбиб бик мәрхәмәтле иде.
—Үзен зарлана иден бит. эчә. фәлән-төгән. .
Әй. бу Әнәсне, әгәр бер адәм рәтле сүз чыкса авызыннан! Шундый вакытта да кирегә сукалап утырмаса сон!
—Кызулык белән әйтелгәндер инде. Исән чакта жыен вак-төяк өчен бер-береннен җанын кыйныйсын да, югалткач үкенергә кала.
Рамилә әнисен хуплый:
—Әти юмарт иде, акча алган көнне бездә бәйрәм була иде. Хәтерлисенме. Әнәс?
—Мин тартып керәм әле.—Әнәс чыгып китә.
- Борчыла ул, эчтән яна. Сиздерми генә,—ди Фатыйм апа.—Ни сөйләгәнен үзе белми, кайгыдан айнымаган әле
—Да-а... Бөтен забота Әнәскә төшәчәк хәзер. Әти булганда—как за каменной стеной.—Бу сүзләрне Рамиләнен ире Мансур әйтә. Ул шулай урысча кыстырып сөйләшә.
Алар икәү гаилә альбомын актарып утыралар. Рамилә әтисе исән чакларны, үткәннәрнең фотосурәтләрдә яшәп калган бәхетле мизгелләрен сагынып искә ала. Мин беләм инде, үз башымнан кичте, кеше мәңгелеккә китеп югалгач, хәтер төбеннән әллә нинди онытылган вакыйгалар калкып чыга да, бик мөһимгә әйләнә.
—Наргизә, Гөлзадә апа үлгәч, сина да шулай авыр булгандыр, ә без хәлеңне дә белмәдек. Кичер, гаепләмә безне. Үз башына төшмичә аңламыйсын икән.
Шулай икән шул. Тик ул чакта мона игътибар ителмәгән
—Үтте инде. . Вакыт әкрен генә дәвалый.
—Чынлапмы? Дәвалыймы? Гел-гел болай авыр булмыймы?
—Гел шулай булса, ничек яшәмәк кирәк?
—Ой, мин әнине югалтуны күз алдыма да китерә алмыйм,—ди Рамилә.
Ә кем күз алдына китерә дә. кем көтә ди ул кайгыны'.’!
Рамилә белән Мансур кабат альбом өстенә иеләләр.
—Кара, әти нинди яшь монда, шундый матур Бу кайсы ел? 1959 Бу бит әни белән өйләнешкән еллары. Шулай бугай..
—Әйе,—дим мин — Алар шул елны өйләнешкәннәр
Рамилә миңа гаҗәпләнеп карый:
—Ә син каян беләсен?
Моңа кадәр бер сүз дәшми уйга батып утырган Фатыйма апа да сүзгә кушыла.
—Ләбиб белән уртак тел тапты ул, төннәр буе икәү серләшәләр иде Ниләр сөйләде ул сина, Наргизә?
Мин яшереп куйган җирдән үземнең «роман»ны тартып чыгарам да, Фатыйма апага сузам. Ул аны кулында әйләндергәли, күзләрен кыса төшеп, йөзенә китерә. Аннары авыр сулан
—Булмый, хәзер укырлык рәтем юк,—ди —Күз ачыта.
—Бир. әни, үземә.
Рамилә кычкырып укый башлый Менә инде соңгы юлларга да килеп җитте:—«Фатыйма, Әнәс, Рамилә! Сез—бу доньяда минем ин газизләрем! Ул-бу була калса, рәнҗемәгез, бәхил булыгыз. Әнәс, әниеңне ташлама!»
Фатыйма апа утырган урыныннан калкынып куя:
—Шулай дигәнме!’
—Әйе. әни, үз кулы белән язган.
Тормыш белән үлем гел янәшә. Үлемнән башка тормыш юк, ләкин тормыштан башка үлем дә юк. Кеше шуны анлап, шуна күнеп яшәргә тиеш. Рамиләләр китеп баргач, өй тагы да бушап, ямансулап калды. Авыр Әлегә бик авыр. Ләкин бу үтәчәк. Хәсрәт килгәч, кеше башын учлап бераз туктап хәл ала да, аннары кайгысына күнеп, аны үзе белән ияртеп, тагын алга атлый. Тормыш шулай дәвам итә.
Ләбиб абыйның вафатыннан сон Әнәс тә олыгаеп, җитдиләнеп китте кебек. Хәзер элеккечә җил куып йөрми, үзенә нинди дә булса шөгыль табып, гел йорт тирәсендә чуала.
—Ярый әле янымда син бар. туганым,—ди Фатыйма апа.—Син бар, Әнәс бар... Ялгызым ни кылыр идем.
Ләкин мин дә, Әнәс тә Ләбиб абыйны алыштыра алмый Беркем дә беркемне алыштыра алмый. Янында ун кеше бөтерелеп йөрсә дә, ялгызлыктан тилмереп, күз яшенә буылып утыруын бар Һәм киресенчә, яланда берьялгызын басып калып та, синнән дә бәхетле кеше булмаска мөмкин.
Мина хәзерге вакытта беркем дә кирәкми Эчем-тышым Янгураз белән тулы. Мина ул җитә. Ул хәзер миндә. Мин ул. без—бер тән. бер жан. Чөнки...
—Безнен балабыз булачак, Янгураз. Мин авырлы.
Янгураз дәртләнеп куя:
—Ман сани севаман, фариштам! Угылмы9
—Әлегә белмим... Ләкин ул синеке, синнән башка беркемем юк, Янгураз. Зинһар, оятка калдырма, алып кайт үзеңә.
—Угыл булса, алып кайтам.
—Ә кыз булса?
—Минем кызым бар, асаля.
Бу сүзләргә хәтерем калса да, никтер үпкәли алмыйм. Жаны теләгән елан ите ашаган, ди. Сихерләнгән сыман тартылам инде бу кешегә, мине аннан аерса да үлем генә аерыр. Йөзе-кыяфәте, карашы-тавышы. күзләре- сүзләре—барысы-барысы җаныма бик якын, кадерле' Яраткан кешенә ничек үпкәлисен ди?! Янгураз үзе дә ярата бугай. Килми калган көне юк. Төн уртасында булса да корыч айгыры белән очып килеп житә. «Сагындым, шикәрем!»—дип кочагына ала. Берничә мәртәбә, бабай базарда. Сигара бакчада чагында, өенә дә алып кайтты. Алтын чәчле авыру хатында дөнья кайгысы юк, ашый-эчә дә, түшәмгә карап ята. Ә мин Мин әле яшь, сәламәт, бөтен күзәнәгем наз-мәхәббәт сорый. Суга чумган кеше янгырда чыланудан куркамы?
—Нәркис гөлем, син шикләнмә, мин сине дә. углымны да ташламам,—ди Янгураз.—Тик сине монда алып кайтасым килми Никтер күмел тартмый Берәр фатир табарга кирәк булыр. Кайгырма, гөлем, анысын үзем хәл итәрмен. Минем таныш мулла бар, качып кына никах укытырбыз, майли. җаным. Тамараны да, сине дә рәнҗетмәм, шулай ике арада йөрермен. Үпкәләмисеңме, асылым, син шуна ризамы9
Риза булмый ни кыласың...
—Ә балага үз исемеңне, фамилиянне бирәсеңме, Янгураз?
—Ай-вай, асаля, рәнҗетәсең. Үз баламнан баш тартырга мин имансыз бәндә түгел лә. Угылымның атасы булырга тиеш.
Янгураз, шул көннәрдә үк сина фатир эзләп табам, күрешергә аулак, җайлы урыныбыз булыр, дигән иде Тик мин Фатыйма апаны кайгылы көннәрендә ташлап китә алмадым. Бу эшне кичектерергә туры килде.
Янгураз белән очрашып йөрүемне өйдәгеләр дә. эштәгеләр дә сизенә-белә
бугай. Артымда бәлки чәйниләр-гаеплиләрдер дә. тик йөзгә бәреп әйтүче юк. Әйтсәләр дә исем китмәс иде. үз тормышым, үз бәхетем.
Бәхетем шул! Янгуразым. Күнелемә нур сипкән, йөрәгемне җылыткан, тормышыма жан өргән якты кояшым! Сулышыннан исерәм. кулы түгел, жиле кагылса да. тәнемә ут каба. Мин аны яратам, башымны җуярдай булып яратам! Бар дөньяда гүя икәүдән икәү генә калганбыз. Гап-гади кешене шулай чамасыз ярату ярамыйдыр да бәлки. Ләкин мин шундый инде.. Сөйгән бакасы артыннан сазлыкка кереп чумучы исәр гашыйк.
Янгуразнын әнисе кырым татары булган икән Сугышка кадәр алар оҗмахта—Кара дингез буенда яшәгәннәр. Гөлбакча эчендә утырган үз йортлары булган. Сугыш башлангач. Әминә апанын әтисе фронтка китә дә шунда хәбәрсез югала.
1944 елнын җәйге бер төнендә аларга хәрбиләр килеп керә Өйләреннән куып чыгарып, ябулы машинага утырталар да. станциягә алып китәләр. Ул төнне бик күп халык кулга алына. Тик ни өчен—беркем белми-аяламый Аларны мал вагоннарына төйиләр. Һәм төнге поезд, менләгән бәхетсез язмышны салкын куенына алып, кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык иленә кузгала. Вагоннарда ифрат кысан, тынчу була. Ишекләрне көнгә бер генә тапкыр ачып, су бирәләр, анысы да кемгә эләгә, кемгә юк. Юлда тынчулыктан, сусаудан, йогышлы чирләрдән бик күп кеше кырыла Мәетләрне туктаган бер җирдә ашык-пошык күмеп, ә каймакта. күмәргә дә өлгермичә, ташлап кына да калдыралар. Әминәнен әнисе белән ике энесе дә билгесез җирләрдә ятып кала...
Әминәне башкалар белән бергә шыр ялангач далада төшереп калдыралар Боларны озата барган хәрби: «Дөмекмәсәгез. яшәрсез!»—дип кычкыра Дала уртасында бернәрсәсез басып калган халык су эзләп китә. Бер чишмә янына туктап казык кагалар: «Без шунда яшәрбез!» Туганнар берләшеп, бер- берсенә булышып, әкрен генә тернәкләнеп китә, җир казып җылы куыш ясыйлар, ир-атлар якын тирәдәге авыл-калаларда үзләренә эш таба.
Унөч яшьлек ятим кызга хәер теләнеп, соранып йөрүдән башка чара калмый. Шулай йөри торгач. Әминә Шымкент вокзалына килеп чыга Сугыштан кайтып килүче бер үзбәк солдаты аны күреп ала да үзе белән ияртеп китә Туган кышлагына кайтып җиткәч, күгәрчендәй арык, кечкенә кызны әти-әнисенә күрсәтеп, егет болай ди:
—Танышыгыз, сезнен киленегез, минем хатыным шул булыр!
Әминә белән Илморзанын бик озак балалары булмый Туган берсе үлә тора Бары Янгураз гына сау-сәламәт булып үсә Ләкин әнисе аны күреп сөенә дә алмый кала.. Баласына ул чынлап та үз җанын бирә
—Мин әнинең нинди икәнен дә белмим, бер сурәте дә калмаган,—ди Янгураз —Ул чакта рәсемгә төшүнен ни икәнен белгәнмени безнекеләр
—Ә син кемгә охшаган’’
— Икесенә дә бугай Әти. күз-борынын әниеңнеке, дия иде
—Янгураз, ә синең хатынын милләте буенча кем? Ул бит үзбәккә дә. кыргызга да охшамаган —Белсәм дә, юри сорыйм
—Охшамас шул. Ул бит маржа,—ди Янгураз —Мин дә әти кебек армиядән өйләнеп кайттым
Роберт алдамаган икән
Без Янгураз йортында, йомшак түшәкле кин караватта бер-беребезгә сыенып иркәләнешеп ятабыз Шул ук түбә астында, икенче бүлмәдә генә сүнгән карашын түшәмгә төбәп, аның чирле хатыны ята Янгураз берничә мәртәбә Тамарасының хәлен белеп килде, ашатып-эчертеп тә алды бугай
Ә мин, бәхетемә сөенә-сөенә, оятсыз рәвештә аларнын уртак ятагында ауныйм. . Ай-яй, килешми, Наргизә... Яхшы кыз түгел син, Наргизә. Ләкин оят-намуслар белән исәпләшә башласан, күпме шатлыктан мәхрүм калырга кирәк.. Юк, миннән булмый, мин үз бәхетемнән ваз кичүче түгел. Янгуразым белән үткәргән һәр мизгел үтә дә кадерле, тансык мина. Бар гаебем—ярату гына лабаса. Ә мәхәббәттә гөнаһ юк диләр. Дәрте ташып торган сау-сәламәт ир дә гомер буе чирле хатын көйләп чиләнергә тиеш түгелдер. Анын да кешечә сөеп-сөелеп яшисе киләдер. Ә мин ана бары шатлык кына бүләк итәм ич.
—Шулай бит, Янгураз?
—Нәрсә—шулаймы?
—Син минем белән бәхетлеме?
—Ничек бәхетле булмыйм ди, Нәркисгөл. Тау артыннан калыккан алтын кояшым бит син минем! Татлы балым син! Ялгыз бүре сыман яши торгач, тәмам кыргыйланып беткәнмен. Авыру хатын... сакау Сираҗетдин.. Рәхәтләнеп сөйләшер кеше дә юк.
—Ә кем соң ул Сираҗетдин агай?
—Әтинең абыйсы. Сугыштан контузия алып кайткан да, тәки шулай өйләнмичә безнең белән яшәде. Мина нык ярдәм итә ул. Бөтен хужалык анын өстендә.
—Алайса, сиңа хатын кирәкми дә...
—Сираҗетдин әкә мина угыл алып кайтып бирә алмый бит, гөлем,—дип көлә Янгураз. Карынымда ир бала булуына шул кадәр ышана-өметләнә инде, жаныкаем. Мин дә малай булуын бик телим, сөйгәнемне шатландырасым, шул бала белән Янгуразны үземә мәнгегә бәйлисем килә. Тик бу асыл ярны минем кебек үк сөендерергә, үзләренеке итәргә атлыгып торучылар тагы да юкмы икән сон?
—Янгураз, син... бер дә читтә йөрмәдеңмени? Башка хатыннар белән дим... очрашмадыңмы?
—Әүвәл аның кайгысы булмады, аннары шул тормышка күндем дә бугай. Үзен кул сузмасаң, сине дә күрми үтә идем.
—Ә Тамара сине ярата идеме? Минем кебек ярата идеме?
—Сөймәсә, ияреп килмәс иде.
Яраткандыр шул... Мондый егетне яратмау мөмкинмени?!
Мин Тамара турында күбрәк белергә телим, тик Янгуразнын күңел яраларын кабат кузгатмас өчен дәшмим, сүзсез генә анын йомшак чәченнән, кытыршы яңакларыннан иркәлим. Минем аны. үзем өчен ифрат кадерле булган бу кешене, таулар кебек горур, дала җиледәй кырыс, таулар артындагы кояш сыман серле, ялкын йөрәкле газиземне бик тә, бик тә бәхетле итәсем килә...
—Без үлгәнче бергә булырбыз, әйеме, Янгураз?
—Без үлгәнче бергә булырбыз. Нәркис гөлем!
Без палатада дүрт хатын ятабыз. Миннән башкалар үз теләкләре белән бала төшерүчеләр. Инде эшләрен бетереп чыктылар. Шуңа сөенә-сөенә баядан бирле ләтчит сатып яталар. Берсенең тавышы зеңгелдәп тора, колакны ярып керә, башымны эчке яктан үтмәс пәке белән кыралармыни. Кайчан гына туктарлар? Тавыштан арыдым. Тавыштан гына түгел, тормыштан да арыдым бугай, күземне мәңгегә йомып, дөньясыннан ук югаласым килә...
Ә тегеләр ирләре, кайнаналары, тагы әллә кемнәре турында сөйләп бетереп, инде өр-яңадан беренче эзгә кайтып төштеләр
—Уф, котылдык бит! Токсикоз белән жәфаланганнарымны белсән, малакаем! Ризыкнын өстенә дә карыйсы килми. Судан да костыра иде бит Ике ай буе үлә яздым. Бу бала дигәнен туганчы ук желекне суыра башлый түлке
—Минем токсикоз булмады. Малай белән булган иде. Бу юлы юк.
—Бәлки бусы кыз булгандыр, табасын калган. Кызлар кирәк, азар бөтен эшенне эшли. Минем кызга сигез генә яшь, савытларны да юа, идәнне дә ялт иттереп куя. Кызлар рәхәт, ә малайлардан файда юк. Алар урамнан кайтып керми.
—Ярар, сонгысы булмас әле. Кызны да атып кайтырбыз. Машина эшләп тора.
Көлешәләр.
—Әй, кызлар, ирләрнен үзләрен бер генә тапкыр булса да монда кертеп карыйсы иде. Нишләрләр иде икән?
— Нишләсеннәр, врачларны тибеп очырырлар иде. Алар авыртуга чыдамый бит, тешләре сызласа да, үлә-үкерә башлыйлар.
—Козлова бигрәк тупас инде. Кызганмыйча рәхәтләнеп тапый, мал суямыни?!
—Абортка килгән хатыннарны яратмый алар
—Алар яратмый дип хәерче үрчетеп булмас инде
Мин жан әрнүе белән иренемне тешлим Салкын кулларымны бушап калган эчемә куям. Ул юк, Ул юк Улым минем, газизем! Нәни Янгуразым...
Аны мина күрсәттеләр Шул Козлова дигән табиб булгандыр инде. Чынлап та хәтер саклап торучылардан түгел бугай. Тычкан баласыдай канлы кисәкне учларына салып мина сузды да:
—Менә кара балаңны! Бөтен килеш килеп төште,—диде —Дүрт саны да төгәл. Ундүрт-унбиш атналык ир бала.
Шул чактагы тетрәнүем... Үз кулларым белән кеше үтердеммени Бер сүз әйтәлмичә сулкылдап елап жибәрдем. Тик врач апа кызганмый, юатмый, анын тавышы үтә кырыс:
—Сакларга кирәк иде! Шыншыма. югыйсә кан китүе бар
Китсен! Кан белән бергә тормыш китә, кайгы-хәсрәтләр. әрнү-газаплар китә... Үлем куркыныч түгел, ул мәңгелек тынычлык алып килә. Кайчандыр, кайдандыр укыган идем кеше белән үлем беркайчан да очрашмый, без барында—ул юк, ул килгәндә—инде без юк... Бу фикер мина бик ошаган, күңелне юаткан иде, чөнки мин ул вакытта үлемнән курка идем.
Төштән сон Фатыйма апа килде. Ул бу хәлләргә тәмам аптыраган. Ни әйтергә дә белми. Күземә карамаска тырышып, янымдагы тумбага алып килгән ризыкларны тезә:
—Менә бусы—чия компоты Бик файдалы, канны яхшырта. Анар да алып килдем, гемоглабинны күтәрә. Кайнар килеш токмачны аша әле. Сина ашарга, ныгырга кирәк.
Ашарга, ныгырга Нигә кирәк ’! Озаграк газапланыр өченме1’
Сизеп торам, әгәр бу хәлдә булмасам. Фатыйма апа мине эче бушанганчы рәхәтләнеп сүгәр иде Әйтер сүзләре бәгыренә төелгән, көчкә тыелып тора Анын сенелесе ирсез бала тапмакчы булган! Бу бит—адәм хурлыгы Кеше күзенә ничек карарсың, ни диярсең? Хәзер инде беркем дә Фатыйманың кадерле сенелесен кияүгә сорап килмәячәк. Мәҗлесләрдә дә. элеккечә күкрәк киереп түгел, әби әйтмешли, артыннан тын алып, иренен тешләп мыштым гына утырачак. Кыз баланын ялгышы туганнары йөзенә дә күләгә төшерә шул.
Ике арада киеренкелек, сөйләшер сүз табып булмый. Югыйсә икебездә
дә бер үк язмыш. Ул утыз ел яшәгән ирен, ә мин ярты ел очрашып йөргән сөйгәнемне—дөньяга туарга тиеш булып та тумый калган баламнын әтисен югалттым.
Айлар, еллар арасында аерма зур кебек. Ләкин гомер минут-сәгатьләр, ай-еллар белән генә исәпләнми. Гомер бәхетле һәм бәхетсез мизгелләр белән исәпләнә. Бәхетле мизгелләр—кеше гомеренең алтын баганасы. Аларны тартып алсаң, гомер ишелеп төшә...
Уйларымны Фатыйма апаның гаепсенгән тавышы бүлә:
—Шулай булуы хәерледер дә әле, сеңлем Ирсез бала тапканчы дим... Кеше белми калса, тагы да яхшырак буласы иде дә. Бар халык алдында бит... И, Алла...
Мин акланмыйм. Каршы да дәшмим. Арыдым мин.
—Фатыйма апа, йоклата торган укол када әле мина.
Ул миңа кызганулы караш ташлый:
—Хәзер, кызларга әйтермен.
Ниһаять, бөтен тавышлар тына. Йокы дөньясында жан әрнүләре ял итә.
Ситара үлмәгән! Ситара исән! Ул инде бакчага йөри.
Бу хәбәрне хәл белергә килгән Динара китерде
Ышанмый торуымны күргәч, шатлыклы хәбәрне беренче булып әйтүенә сөенеп, кулыма шәһәр газетын тоттырды.
—Менә укы! «Тәмугтан чыгучылар» дигән мәкалә. Анда барысы да язылган. Рәсемнәре дә бар
Динара китүгә, газетка ябыштым. Хактан да шулай, Ситара исән икән Ул гына да түгел. Караташтан тагы өч жан—Сираҗетдин, ишәк һәм эт исән калган.
Ул төнне Сиражетдин агай эт өргән тавышка уянып, ишегалдына чыга. Карый, тикшерә—беркем юк. Ә эт бәйдән ычкынырлык булып котырып өрә. Аптыраган карт Янгуразны чакыра.
—Бу юкка түгел,—ди Янгураз, ашыга-ашыга этне бәйдән ычкындыра, кабаланып олы капканы ача. Аннары кире өйгә кереп, йокысыннан да уянмаган Ситараны күтәреп чыга да. юрганы-ние белән Сиражетдин агайга тоттыра:
—Йөгерегез, үргә, калага таба йөгерегез, таудан ташкын килә.
—Ә син?—ди карт.
—Мин Тамараны алып чыгам. Ашыгыгыз, без сезне куып житәрбез.
Ләкин өлгерә алмый...
Нигә генә кире кергән ул?! Тамара болай да мәет белән бер иде ләбаса Янгураз аны жаны-тәне белән яраткан, күрәсен. Миңа, улына карый күбрәк яраткан.. Сонгы мизгелдә аны сайлаган, мәнгелеккә анын белән бергә киткән...
—Сина анда бармаска кирәк иде,—диде Динара.
Бармаска кирәк булгандыр шул. Ә мин тиле кебек йөгердем, бу коточкыч хәбәрне ишетүгә йөгердем Өлгерермен төсле тоелды. Кулларым белән җирне казып булса да, аны коткара алырмын төсле тоелды Ниндидер могҗизага ышанып йөгердем. Ләкин таш, боз. туфрак боткасы белән тулаем күмелгән кышлакны, дөресе кышлак урынын күргәч, аңсыз егылдым. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырып торырга да кирәкмәгән. Алар болай да анда иде инде. Анда халык күп иде.
Караташны тау ташкыны күмгән дигән хәбәрне ишетеп, һәм минем кебек үк ниндидер могҗизага, якыннарынын-туганнарының исән калуына
ышанып килүчеләрнең сонгы өметләре шунда өзелде Төн булган, кешеләр йоклаган, беркем котыла алмаган. Барысы да жир астында калган, тереләй күмелгән... Йөз яшьлек теге әби дә. безгә очраган оялчан яшь хатын да. Янгузар да Йә Алла, нинди куркыныч, коточкыч үлем
Нигә өенә кире борылып керден сон син. Янгураз?! Син исән калырга тиеш иден! Син безгә кирәк иден—Ситарага. мина, улына. Сиражетдин агайга... Авыру хатынны коткарам дип дөньяга туарга да өлгермәгән сабыенны үтерден. мине үтердең...
—Нәрсә дип шул кадәр бәргәләнәсеңдер, ул жүнле адәм түгел иде.—ди Фатыйма апа.—Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый да инде, сине кызганып кына әйтүем. Син түгел, бала гына кирәк булган ана Барыбер өйләнәсе, рәхәт күрсәтәсе юк иде.
Беләм инде, юри шулай әйтә. Янгуразны онытуымны, кайгыдан айнып, тизрәк элекке халәтемә кайтуымны тели ул. Инде ничәнче кат мина Янгуразның әшәке ир булуы хакында сөйли
—Янгураз—спекулянт, алдакчы аферист Ул наркотиклар саткан, үзе дә кулланган. Бөтен байлыгы—пычрак акчалардан.
Шулайдыр... Ләкин мин аны яраттым!
—Янгураз—рәхимсез, кансыз бәндә Ул хатынын тилечә көнләгән, беркая чыгармый өендә бикләп тоткан.
Шулайдыр... Ләкин мин аны яраттым'
—Янгураз сине алдаган! Үзенә ир бала кирәк булганга гына яраткан булып кыланган.. Баланны тартып ала иде дә. артына тибә иде Үзбәкләр хатын-кыз белән санлашып тормый, аларнын үз законы
Шулайдыр. Ләкин мин аны яраттым!
Яхшы кешеләрне генә яратырга ярый дип кайда язылган сон?!
Минем тизрәк эшкә чыгасым. Ситараны күрәсем килә Ни хәлдә икән ул? Сиражетдин агай ни хәлдә икән? Аларга бер бүлмәле фатир бирелүе хакында газетта язылган иде. Ул кечкенә таш капчыкка ишәк белән эт сыймагандыр, әлбәттә. Алары кайда икән хәзер’’
Ләкин Ситараны күрергә насыйп булмады Мин эшкә чыкканда ул бакчада юк иде инде. Караташтагы фаҗига турында ишетеп. Тамараның туганнары килгән һәм Ситараны Новгородка алып киткәннәр Шулай итеп, сонгы юанычымны да тартып алдылар. Янгураз белән бәйле сонгы җеп тә өзелде...
Кеше үз-үзен юата белергә тиеш. Чөнки үз халенне синнән дә яхшырак аңлаучы юк Менә мин дә үз-үземне үзем юатып маташам. Бар шатлыктан мәхрүм калган шыр ялангач буш күнелемә көзге яңгыр булып акылымнын салкын тамчылары тама.
Дөньяның яме калмады, тормышның кызыгы бетте, дисен Уйлап кара әле. Наргизә. Майлысуга килгәндә ниен бар иде сон? Күз төбендә беренче мәхәббәтеңнең йодрык эзләре, ә күңелеңдә жилләр уйный иде Шулай булса да. син тыныч кына яшәден. тормышыннан бик риза-канәгать иден. Син әле ул чакта Янгураз дигән кешенең дөньяда барлыгын да белми иден Ләкин ансыз да бик яхшы яши иден. сиңа тыныч иде. рәхәт иде Шулай бит. Наргизә?! Янгураз сиңа кем сон9 Жиде ят кеше Әйләнә-тирәнә кара, егетләр беткәнме9 Аларнын кай жире ким? Әллә ярата белмиләрме9 Нәрсә дип Янгуразга капландың әле. кызый? Ни гомер жүләр сыман саташып йөрисен Ул инде. әнә. әллә кайчан үзенен яраткан хатыны янында Алар теге дөньяда да бергә. Оныт син аны. Наргизә' Якты дөньяга кара, башкаларны күр Тот га бер шәп кенә егеткә кияүгә чык. жанынны юатырга
бала тап. Үткәннәрне барыбер вакыт тузаны күмеп китә, аларны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый. Янгуразны да кайтарып булмый... Борчыма аның рухын. Оныт син аны, оныт. Бүгенге белән яшә, Наргизә, тормышның рәхәтен күр! Син исән ич, үлмәгән...
Мин үземне шулай дип юатам. Үземне юата-юата таш-балчык актарам...
Мин һәр көнне монда киләм. Кайчандыр Караташ дигән кышлак булган урынга....
Таудан төшкән ләм инде тыгызланган, утырган. Башта аны актарып, мәетләрне эзләп алмакчы булганнар да, файдасызлыгын анлап, бу эшкә кул селтәгәннәр. Караташ хәзер ачык каберлек.
Ә мин казыйм... Тәмам хәлдән тайганчы казыйм да, Аны табуыма өметемне өзеп, өзгәләнеп елый башлыйм. Каршымдагы таулар өстенә көлтә- көлтә үпкә-ләгънәтем ява: «Нигә шулай рәхимсез сез, таулар? Сез шундый биек, шундый көчле! Көчлеләргә рәхимсез булу килешми. Тау астында да тормыш бар! Тау астында сезгә бик кечкенә булып тоелган кешеләр яши. Алар бер-берсен яраталар, аларнын бәхетле буласы килә. Сезнең гомер чиксез, ә кешеләрнеке шундый кыска. Нигә сез минем сөйгәнемне тартып алдыгыз, таулар? Ул бит сезне шундый ярата иде! Кайтарыгыз миңа Янгуразымны! Кайтарыгыз!»
Ләкин таулар дәшми. Таулар мине күрми, ишетми. Алар артык зур, алар горург Алар куеннарына кояш хәтле кояшны яшерәләр...
—Йөрмә кеше көлдереп. Акылдан язган диярләр. Синдә генәме кайгы9 Бүтәннәр, әнә, хәтта ин якыннарын югалтканнар да алай кыланмый. Аларга жинел дип беләсеңме әллә? Сабыр булырга кирәк. Кем инде сөяркәсе өчен шулай өзгәләнә? Житәр, туганым, артыгын кыланасын, туктат бу эшеңне!
Мин Фатыйма апа белән килешәм. Балчык актарып, ләм-туфрак арасыннан Аны эзләп йөрүләрем бер кирәксез, файдасыз эш икәнен үзем дә аңлыйм. Янгуразның җансыз гәүдәсен табудан мина ни шатлык та, ни юаныч?
—Башка бармыйм, апа.
—Барма шул! Безнен халык кайгысын эчкә йота ул. Урыс кебек такмаклый-такмаклый уламый, әртисләнеп тә йөрми. Мине дә оятка калдырасын бит. Килешмәгәнне!
Миңа чынлап та оят.
Язмышка күнәргә кирәк. Нигә шул хәтле кайгырам сон әле? Бар газаплардан коткаручы үлем бар ләбаса. Ә үлгәч, анда... Анын белән очрашырбыз, бәлки. Сәер... Үлем мине Әни белән, Анын белән очраштырачак. Йә, җитте инде! Минем башка әллә нинди тиле уйлар оялап маташа. Әллә чынлап та акылдан язам инде?! Фатыйма ападан оят. Ул, әнә, гомер иткән ирен югалтып та, зарланмый, бәргәләнми. Көн саен, елый- елый, каберлеккә дә чапмый. Аңардагы сабырлыкка шаккатырлык.
Әкрен-әкрен генә мин дә айный, үз хәлемә кайта башладым. Янгураз белән бергә үткән көннәр ерагайган саен, алар чынлыгын югалта бара, гүя барысы да бер матур төш кенә булган...
Мин кайгы томаны эчендә адашып йөргәндә. Майлысудан унлап гаилә берьюлы күчеп киткән икән. Ничә елдан соң. корган ояларын ташлап, дәррәү кузгалып, Кырымга киткәннәр дә барганнар Гомерләре биредә үткән югыйсә. Гаҗәп хәлләр, сәер хәлләр
Кырым татарларының аягы жинел булды, алардан соң немецлар
кузгалды.. Аннары яхүдләр.. Кем Кырымга, кем Алман иленә, кем Израильгә.
Майлысуда күчеш чоры башланды.
Китәм дигән кешегә чикләр, капкалар, юллар ачылды...
Туган як дәшә, Ватан тарта, диләр
Мин әлегә бу сүзләрнен асылын, мәгънәсен аңлап та бетермим бугай. Әллә яшьлегем белән, әллә инде үзем башкаларга охшамаган үзгәрәк, сәеррәк затмы? Туган якны езелеп сагыну хисе юк миндә, юк нишләптер
Алай дисән, Фатыйма апа да бик өзгәләнми кебек. Югыйсә жаны теләгән вакытта туган якка кайтып китә алган. Беркем тыймаган, юлына киртә кормаган. Үз ирекләре белән килгәннәр, шунда гомер иткәннәр, беркая китмәгәннәр. Димәк, ошаган биредә, начар булмаган
Ә менә тегеләр китте... Ярый дигән сүз чыгуга дәррәү куптылар да киттеләр. Аларнын Ватаннары безнекеннән ямьлерәкме әллә'.’ Нигә миндә Ватан тойгысы, аны сагыну хисе юк икән сон? Бәлки минем Ватаным да юктыр...
Алар бит шулай диләр:
—Без Ватаныбызга кайтабыз,—диләр
Гомерләре Майлысуда үткән, күбесе шунда туган, үскән, укыган, эшләгән, оя корган кешеләр авыз тутырып, горурланып.
—Без Ватаныбызга кайтабыз!—диләр.
Аларны анда көтәләр, шатланып каршылыйлар.
Ә безне кайда көтәләр? Нигә мин дә немец түгел икән, мин дә Германиягә китәр идем.
—Китәр идеңме?—дип ышанмыйча кайтарып сорый Клара —Туган җиреңне ташлар идеңме?
Клара безнең бакчада тәрбияче булып эшли. Анын әтисе фашист булган, Сталинград сугышында әсир төшеп, бу якларга килеп эләккән Шунда бер украин кызы белән танышып, өйләнешкәннәр. Хәзер «фашист абзый» юк инде, ләкин Клара барыбер әнисе, ире. ике баласы белән Германиям китәргә җыена. Әтисенең туганнарын эзләп тапкан, хәбәрләшкәннәр, тегеләр чакыру җибәргән
—Синең дә туган җирен Германия түгел, китәсен ич,—дим мин
Ләкин Клара горур, анарда ариецлар каны кайный башлаган
—Минем тамырларым—Германиядә! Минем бабам барон булган'
Клараның тәккәбберлегенә ачуым килә.
—Әтиеннен каберен дә үзең белән алып китәсеңме9
Барон оныгы тиз генә җавап бирә алмыйча югалып кала, бер тын уйланып торганнан сон миннән кинәш сорый.
—Ә нишләргә соң?
Менә шулай шул, тамыр анда, ботак тегендә, яфраклар җирдә, чәчәкләр җилдә... Җый хәзер аларны.
Ләкин барыбер китәләр. Җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, инженерлар, кыскасы, укымышлы, зыялы халык, яхшы белгечләр китә. Атарнын күбесе китүчеләр милләтеннән булган икән Майлысуда кыргызлар күбәя башлады кебек. Элек болай еш очрамыйлар иде. Безнең бакчада да каратут йөзле, кысык күзле балалар ишәеп китте
Нәкъ Җинү көнендә мөдиребез Эльза Фридриховнаны озаттык Анын йөзендә сагышның әсәре дә юк. киресенчә, ул шул хәтле шат, бәхетле иде.
Гомер буе Майлысуда яшәгән кешенең Ватаны—Алман иле икән
Ә аннары Мона ышанасы да килми, ләкин шундый имеш-мимешләр йөри башлады имеш, озакламый, урысларны, татарларны да куачаклар
икән.. Кайбер зур калаларда «Русских—в Рязань! Татар—в Казань!» дигән язулар күтәреп митингалар үткәреп яталар ди, имеш...
—Юк, булмас,—ди Фатыйма апа.—Гомер буе шунда эшләдек, дус-тату яшәдек. Без дә китсәк, кем генә калыр сон? Монда күпчелек килгән халык лабаса.
Урыс-татар арасында китүчеләр әлегә күренми. Киресенчә, китүчеләрнең таза-шәп йортларын сатып алып, яхшылап төпләнергә, үлгәнче шунда яшәргә жыеналар кебек.
Әмма дөнья тыныч түгел. Әле тегендә, әле монда—чуалышлар. Кемгәдер әрмән, кемгәдер үзбәк, кемгәдер төрек ошамый. Әле бу, әле теге тарафтан шомлы-шомлы хәбәрләр килә. Чәчләрен үрә торырлык хәлләр турында сөйлиләр. Куасайда үзбәк белән мөсхет төрекләре арасында зур гауга чыккан да, бер-берсен суеп йөриләр, имеш. Тавыш юктан гына башланып киткән ди югыйсә. Бер төрек егете базарда җиләк сатучы үзбәк кызына яман сүзләр әйтеп, җиләген жиргә әйләндереп каплаган Моны күреп торган үзбәкләр кимсетелгән кызны яклап йодрык уйнатып алганнар. Мөсхет төрегенә дә үз теләктәшләре табылган. Кечкенә генә низаг зур гаугага әверелеп, чып-чын сугышка сәбәп булган. Очкыннан ялкын кабына диюләре шулдыр инде Хәзер ниндидер үзбәк оешмасы халыкны төрекләргә каршы котыртып йөри икән. Мөсхет төрекләрен үз җирләреннән куа. йортларын яндыра башлаганнар. Алар бик елгыр, шома халык, күбесе сату-алу белән эш итә, тормышлары нык, җитеш. Бәлки шул байлыктан көнләшүдә бардыр. Ялгыш корбаннар булмасын өчен, үзбәкләр үзләренекенә яшел әләм тараткан Түбәсендә шул әләм җилфердәгән йортка тимиләр икән... Талау-үтерештән куркып, төрекләр йортларын, бар мөлкәтләрен ташлап шәһәрдән кача ди... Кокандта да шул ук хәлләр. Ә Әндижанда бер төркем яшьләр әрмән белән яхүдләр яшәгән кварталны пыр туздырган Наманганда берничә урыс солдатын үтереп ташлаганнар.. Мондый куркыныч хәлләрдән сон Фирганә даласыннан төрекләр генә түгел, башка халыклар да качып китә башлаган. Аларнын әзер квартир-йортларына үзбәк-кыргыз кереп утыра икән. Аптырап-гаҗәпләнеп сөйләделәр: шәһәр йортын гомерендә беренче тапкыр күргән бер авыл сантые дүртенче каттагы квартирында атын да үзе белән асрый икән...
Тирә-яктагы кала-салалардан көн саен диярлек шомлы хәбәрләр ишетелеп торса да, Майлысуда тыныч әле, тормыш бер көйгә дәва.м итә. «Ник син минем кебек түгел?!»—дип, бер-берсенен бугазына ябышучы юк. Безнен күршегә Ош шәһәреннән бер татар гаиләсе күчеп кайтты. Элекке күршебез Зөлфия апа ире белән Кырымга киткән, ә йортын боларга калдырган икән. Румия—Зөлфия апага туган тиешле булып чыкты. Ул поликлиникага шәфкать туташы булып урнашкан. Яшь аралары шактый булса да. Фатыйма апа белән серләре килешкән. Менә шул Румия, безгә кергәч. Ошта булган коточкыч хәлләр турында сөйләп утырды. Бу турыда ни телевизордан күрсәтмәгәннәр, ни газетта язмаганнар. Үз колагым белән ишетмәсәм, ышанмас та идем.
—Быел җәй башында булды бу хәлләр.—дип сөйләде Румия —Мин эштә идем, бер хатынга операция ясарга әзерләнәбез. Шул чак урамда «гоу-гоу» дигән куркыныч тавышлар, кычкырышлар ишетелә башлады. Тәрәзәдән карасак, урам буйлап кара болыт булып, чалгы, көрәк-сәнәкләр күтәргән ирләр төркеме килә. Башта әле берни аңламадык. Аннары сөйләделәр, имеш, үзбәк белән кыргыз арасында җир өчен бик зур гауга чыккан. Үзбәкләр, бу безнен борынгы җир, монда гомер-гомергә безнен халык 110
яшәгән дип, кыргызларга дәгъва белдергән икән. Тегеләр дә кызу халык бит, авыллардан барча ир-ат халкын җыйнап үзбәккә каршы күтәрелгәннәр. Менә шул ярсыган халык, кулларына ни эләксә, шунын белән коралланып шәһәргә бәреп керә дә. бер-берсен кыра башлый. Галәмәт бит. Фатыйма апа, карап торсан, үзбәк ни дә. кыргыз ни, безгә барыбер кебек. Бер үк халык, бер үк дин, шаклар катырлык инде, ни кыланалар бит Дөньяга сыймагандай бер-берсенә ябырылмасалар сон, аннан башка да җирдә хәсрәт җитәрлек ләбаса.
Ул көнне кечкенә улым өйдә берүзе калган иде. Квартирыбыз беренче катта. Улым тәрәзәдән бөтенесен күреп торган. Мина шалтырата: «Әни. мин куркам, бүген мине үтерәләр,»—ди. Йөрәгем жу-у итеп китте, көне буе җаныма урын тапмый газапландым Өйгә йөгереп кайтыр идем. тик. кая ул, җибәрмиләр. Жай чыккан саен: «Зинһар, беркая чыкма, өйдә генә утыр,»—дип улыма шалтырам. Безнен йортка таба килүче котырган халыкны күргән дә, куркуыннан урамга атылып чыккан бит балакаем Улымны бер солдат күреп, үзе янына танк эченә алган. Рәхмәт яутыры. безнен солдатлар урамда буталып йөрүче байтак баланы коткарып калган шулай. Ләкин үлүчеләрдә шактый. Больницага яралыларны ташып кына тордылар Чып-чын сугыш булды, атышлар төнгә кадәр барды әле Фетнәчеләр тәмам акылдан язды. Имеш, шул кичтә, эштән кайтып баручы фабрика кызларын суыткычлы машиналарга төяп, туңдырып үтергәннәр дә. елгага ташлаганнар . Ул бичараларның ни гаебе бар инде?! Бу котырган халыкны көчкә бастырдылар. Армия катнашмаса, белмим, ни булып бетәр иде.
Тагы бер серне ачам инде сезгә. Бу кадәр галәмәтне гади халык оештырмаган, читтән котырту булырга тиеш. Төрле халык арасында юри ызгыш-талаш китереп чыгармакчы булалар, кемнәргәдер фетнәләр, сугыш кирәк. Больницага килеп эләккәннәрне яралардан гына түгел, наркотик сөременнән дә арындырдык бит. Чөнки кыргызларның барысы да диярлек наркотикка коенган, берни аңларлык хәлдә түгел иде Аларга шул төнне наркотик кушылган аракы эчергәннәр, имеш Әржә-әржә китереп торганнар, бушка булгач, рәхәтләнгәннәр шуны эчеп Шуна күрә акны карадан аермаслык булып ярсыган, шул кадәр яман кыланган да инде алар. Кыргызлар алай кансыз, агрессив халык түгел. Ничә ел шулар арасында яшәп бер начарлыкларын, кырын карашларын күргән булмады. Юмартлар, сабырлар, ярдәм итәргә генә торалар. Дөрес, бик горур, ирек ярата торган халык. Алла сакласын. Майлысуда шундый хәлләр була күрмәсен тагын Ике-өч еллар элек, Ошта чакта ук сөйләгәннәр иде, ап-ак сакаллы бер бабай хәбәр таратып йөргән, имеш. СССР бетә дә илдә гражданнар сугышы башлана икән Әзер торыгыз, дөньялар бик буталачак, ата—улны, ана кызны белмәячәк, дигән Күреп торабыз бит. ни генә кыланмыйлар, халык акылдан яза бугай. Ахырзаман җитә, имеш. Болай булса, җитәр дә шул. Китәргә кирәк моннан. Фатыйма апа, исән чакта китәргә кирәк.
—Кая булсын—туган якка!
—Әй, сенелем! Анда безне кем көтә? Безнен ише гади халыкка кайда да бер тары боткасы инде Күрәчәген булса, алдындагы ашка капланып та тончыгып үләсен. диләр.
—Мин куркам. Фатыйма апа Эчем тулы шом хәзер Улым өчен дер калтырап торам
Майлысуда урыс-татар күбрәк, укыган, культурный халык. Аннары Зөлфия апа да бик үгетләде, йортларын алучы булмады бит. Ташлап калдырырга жәл.
—Шулай диләр шул, алданрак кубучылар унган, ди. Ә хәзер бәяләр айлап түгел, көнләп төшә, чөнки китүче күп. Әнә, Куасайда квартирларын келәм бәясенә калдырып киткәннәр. Шул хәлгә калмагаек, Алла сакласын! Малга карый жан кадерлерәк, дисәләр дә, малы юкнын жаны да юк шул. Шыр ялангач калып булмый, гомер булса яшиселәр бар...
Фатыйма апа белән Румия шулай уфтанып-зарланышып шактый утырдылар. Мин аларга кушылмадым. Күрше хатыны күнелгә шом салып чыгып китте.
Ул төнне мин тынычлап йоклый алмадым, төне буе саташып чыктым. Әллә нинди буталчык, куркыныч төшләр кереп бетте. Имеш. Майлысу урамы буйлап барам икән. Каршыма сәнәк, чалгы күтәргән кап-кара киемле ирләр төркеме килә. Мин алардан куркып тауларга таба йөгерәм тырыша-тырыша өскә үрмәлим. Шул чак карасам, таудан вак-вак ташлар, балчыклар коела. Мин куркып калам, хәзер инде ни төшеп, ни менеп өлгерә торган түгел. Зур ташларга сыенып басып торам. Әгәр бу гарасат туктамаса, котылу юк. Янгураз кебек жир астында тереләй күмелеп калганчы сикереп үлүен яхшырак дип уйлыйм да, таш кебек түбән атылам. Инде үлгәнмендер мөгаен, шул хәтле биектән сикереп кем исән калсын? Ләкин, ни гажәп мин исән, чөнки Янгураз күтәреп алган, бер сүз дәшми елмаеп карап тора. Аннары мине җиргә бастыра да, кулы белән еракта күренеп торган олы юлга төртеп күрсәтә. Ләкин минем Янгураз яныннан китәсем килми, аны кочакламакчы, күкрәгенә сыенмакчы булам. Тик Янгураз этеп җибәрә, күз ачып йомган арада каядыр китеп тә югала. Анын артыннан йөгерергә телим, аякларым тыңламый, бер адым атлый алмый, тораташ катып басып торам. Ниндидер билгесез юл. дала, имеш. Шул чак каршымда әллә кайдан әни белән әти пәйда була. Әнинен өстендә кешелеккә кия торган яшел йон күлмәк, ә әти кыска жинле ап-ак күлмәктән. Әни үлгән иде бит. ул нишләп монда йөри икән, дип гаҗәпләнеп уйлыйм мин. Әти бик монсу гына мина карап тора, бер сүз дәшми. Әни исә яныма ук килеп: «Кайт инде, кызым, өйгә кайт син,»—ди.
Шулчак уянып киттем. Йокым качты. Башны уй басты. Әни мина, кайт. диде. Юкка гына төшемә кермәгәндер ул, юкка гына кисәтмәгәндер Кайтырга кирәктер.
Кайту...
Ничек булыр ул? Уйларым ерак юлга чыга. Иксез-чиксез галәмне колачлап, жир шарын иңләп, меңләгән чакрымнарны мизгел эчендә үтеп. Шатлыгыма килеп туктала. Туган йортка юнәлгәнче ин әүвәл юл буендагы зиратка керә, әнием кабере каршына тезләнә:
—Исәнме, әни, мин кайттым...
Авылда хәзер кыштыр инде. Урамнарны ап-ак кар күмеп киткәндер. Бәлки менә хәзер дә ишеп-ишеп кар явадыр, буран котырадыр Морҗалардан төтен чыгадыр Безнен якларда кышлар бигрәк матур бит Чү. мин дә сагынам түгелме сон? Сагынам икән шул.. Һәм бу сагыш ташкыны күнелемә ап-ак карлар булып ишелеп төште.
Мин бит кышны, бураннарны яратам. Кар яуганда күккә төбәләм дә «оча башлыйм». Чынлап шулай, кар агымына озак карап торсан. жирдән аерылып күккә күтәреләсең сыман тоела. Шундый хыялый, күңелле-рәхәт халәт.
Авыл кышлары тыныч, кичләре озын. Безнекеләр барысы да өйдәдер. Әбием аркасын жылы мичкә терәп оекбаш бәйлидер. Ә әти телевизордан яңалыклар карап утырадыр Кифая. Ул да бар бит әле бездә . Аны әти янына утыртмыйбыз. Ул өстенә алама халат, иске бишмәт, аягына кәлүш киеп сыер саварга чыгып китсен. .. Дилбәре дә шунда, әнисе янында буталсын. Ә малайлар Илнар алдына китап-дәфтәрен куеп тыныч кына дәрес әзерләп утыра. Әлбәттә, шулай, ул бит акыллы, тырыш малай. Ә тегесе, мин күрмәгән-белмәгәне... Анысын нишләтик икән9 Кифая баласы матур да. тәртипле дә булырга тиеш түгел. Ул. юньсез, мөгаен, тавышланып, бөтенесенә комачаулап йөридер
Шулайдыр, ә мин күнелем белән урам капканы ачып, ишегалдына үтәм. ишеккә кагылам. Тик ачмыйм. Никтер ача алмыйм Нәрсәдер тоткарлый. Никтер эчкә үтәсе килми. Һәм мин кире борылып чыгып китәм
Әй, саташу бу. төш белән өн арасында саташып йөрү
Бу Румиясе тагы... Төнгә каршы кеше куркытып, йокы качырып йөрмәсә сон. Ә мин. жүләр, авыртмаган башка таяк алып, ни дип тынлап утырдым инде аны? Күп белсән. тиз картаерсың, дигәннәре шулдыр инде ул.
Мине монда ни генә тота хәзер9 Югалтырлык ни-нәрсәм бар9 Төенчегеңне җый да. яхшы чакта ычкын. Наргизә. Әни әйтте бит. өйгә кайт. диде. Димәк, кайтырга кирәк. .
Майлысуны җирле халык баса. Аларга ни әйтәсен. үз илләре. Әлегә тыныч кына йөриләр дә... Әгәр алар да «Русские—в Рязань, татары—в Казань!» дип кычкыра башласа, сәнәк-чалгылар күтәреп урамга чыксалар9
Төне буе мине шундый ямьсез уйлар җәфалады Төнен өметсехлек бәйрәм итә шул. Иртән торгач, уйларым яктырып китте, бөтен шик-шөбхәләр дә чүп кенә булып тоелды.
Кырым татарларын да. немецларны да. башкаларны да беркем кумады ләбаса. Барысы да үзләре теләп китте. Беркемгә кагылганнары, кимсеткәннәре юк. Майлысу халкы әлегә тыныч кына, матур гына яшәп ята... Бәлки юкка хафаланабыздыр, бу чуалыш-буталышлар вакытлыча гынадыр?
Мин аны ерактан ук танып алдым Балалар белән уен мәйданчыгында йөри идек, урам яклап рәшәткәгә сыенган таныш сын күземә чалынды. Күзләрен кысып безнен тарафка төбәлеп карап торучы кеше Сиражетдин агай иде. Янына килеп исәнләштем тә:
—Әссәламегаләйкүм. Сиражетдин әкә' Хәлләрегез ничек9 Сигарадан хәбәр бармы? Кайда ул. кем белән9—дип бер-бер артлы сорау яудыра башладым. Барысы хакында да беләсем килә иде.
Тик жавап бирүче булмады. Сиражетдин агай мина сәерсенеп карап куйды да. бер сүз дәшми башын иеп китеп барды Үзбәк картлары хатын- кыз белән санлашмый Алайса, нигә килде икән сон ул бирегә9 Сигараны юксыныпмы9 Әллә үтеп барышлый, болай гына күз салганмы9
Артыннан йөгерәсем, бабайны юатасым килде. тик бу файдасыз эш иде. барыбер сөйләшмәячәк.
Икенче көнне ул тагын килде, тагын шулай рәшәткәгә сыенып басып торды Әллә акылы зәгыйфьләндеме икән? Мескен бабай, картлык көнендә япа-ялгызы калды Жанын кая куярга белмичә, ялгызлыктан аптырап- тилмереп йөрүедер инде Мин Сиражетдин агайга кызганып карап куйдым Шулчак үз янына чакырып ул мина кул изәде.
Койма аша сөйләшү җайсыз булганга, урам ягына чыктым. Сиражетдин агай мина ниндидер төргәк сузды. Бер сүз әйтмәде, сагышлы күхләре. ирен
чите белән көчәнеп елмайды да, минем янда озын-озак тоткарланмый, аксый-туксый китеп тә барды. Кабаланып төргәкне ачтым, аннан берничә фоторәсем һәм алтын балдак килеп чыкты. Рәсемнәрнен барысында да Янгураз иде. Хатыны, кызы белән, үзе генә... Арада саргаеп беткән бик күптәнге сурәт тә бар, анда бәләкәй Янгураз әтисе белән бугай. Шул фоторәсемнәрне берничә көн кулдан төшермичә, истәлекләргә чумып, ямансулап йөрдем. Аннары: «Житәр, кызый, болай ярамый, йә тагы чиргә сабышырсың,»—дип барысын да ераккарак жыеп куйдым..
Ә бер атнадан Сиражетдин әкәнен үлеме хакында хәбәр җиткерделәр. Сагышыннан китеп баргандыр инде бичара. Анын минем янга килүе, Янгуразга бәйле бөтен истәлекләрне кулыма тапшырып калдыруы бик сәер иде Күрәсең, Янгураз белән очрашуыбыз хакында ул сизгән-белгәндер Бәлки Янгураз үзе үк сөйләгәндер. Бердәнбер энекәшеннән калган бар ядкарьне тикмәгә генә мина тапшырмас бит.
Ә алтын балдакны ун кулымның атсыз бармагына киеп тә куйдым. Белмим, кемнеке булды икән ул? Янгуразныкымы, Тамараныкы, әллә Сиражетдин әкәнекеме? Мөгаен, соңгысыдыр Янгуразның балдагы юк иде сыман. Бәлки булгандыр да, минем янга килгәндә салып куйгандыр.. Сиражетдин агай бу балдакны нигә мина бирде икән? Әллә, Янгуразны онытма, аңа тугры бул, дип әйтергә теләдеме? Хәзер инде мин моны берничек тә белә алмыйм...
Румия сөйләгән ак сакаллы картның сүзе дөрескә чыкты: хәзер СССР дигән ил юк. Без хәзер чит ил кешеләре булып калдык. Кыргызстан аерым дәүләт булды. Хәзер инде Россиягә кайтулары жинел булмас. Гел елмаеп торучы, күп итеп тәмләп сөйләргә яратучы Горбачевны да урыныннан алганнар икән. Борчылма, хөрмәтле президент, тәхетенә дә. үзенә дә тимибез, дәүләтеңне генә тартып алабыз, дигәнәр Дәүләте булмагач, нинди тәхет, нинди патша булсын ди инде?! Башын иеп китеп барган тамгалы патшабыз. Менә шундый хәлләр...
Серле таулар, чүл-далалар, сусыз күл-дингезләр җирендә бөек күчеш чоры башланды. Инде урыслар да кузгалды Ләкин йортларын сата алмый интегәләр икән, алучы юк ди. Кыргызларның башы түгәрәк, бик эре кыланалар: «Барыбер калдырып китәсез, сатып алганчы, бушка эләктерербез,»—дигәннәр, имеш.
Бөкресен торгызып төзегән йортын кемнең бушка калдырып китәсе килсен? Мина юк икән, сиңа да булмасын дип. берәү кызган килеш куәтле бульдозер алып килгән дә, йортын жир белән тигезләп тә куйган. Бернәрсәсез чыгып киткәннәр Майлысудан. Алардан күреп, тагы берничә гаилә шулай иткән. Шуннан сон инде йортларны сатып алучылар да табыла башлаган...
—Китәргә кирәк... Безгә дә китәргә кирәк,—дип кабатлый Фатыйма апа.—Ичмасам, Ләбиб исән булса иде!
Әкрен генә җыенабыз... Тавык-куяннарны суеп ашап бетердек, мунча яккан саен өйдән кирәкмәс әйберләрне жыеп яндырабыз. Арзан бәягә булса да диван, кәнәфиләрне, телевизорны сатып җибәрдек. Әнәс паспортлар, документлар белән йөри. Анда кем ничек булдыра, шулай каера, бөтенесен майларга, акча төртергә кирәк ди. Чит илгә китәргә җыенабыз бит...
Румияләр дә китте, апасы янына, Кырымга. Алар йортында хәзер биш балалы кыргыз гаиләсе яши. Фатыйма апаларның йортын шулармын туганнары алмакчы була икән. Инде килеп карадылар, йортның эчен- тышын тикшерделәр, бәяләр дә килешенгән, бушатасы да китәсе генә.
Безнен бакчада элеккеләрдән Вера апа да. Динара гына калды бугай. Динаранын ире кыргыз, теләсә дә, беркая китә алмый. Ә Вера, барыр җирем юк, үлсәм шунда гына үләм, ди. Майлысуда урыс, татар, үзбәк, кыргызлар гына калып бара бугай Имеш, киләчәктә бакчада да. мәктәптә дә, эштә дә—һәркайда бары кыргызча гына сөйләшергә, укырга кирәк булачак. Таләп шундый: биредә яшәүче һәр кеше, нинди милләттән булуга карамастан, җирле халыкнын телен, тарихын, мәдәниятын белергә тиеш! Белмисен икән, эшсез-урынсыз каласын. Замана шуна бара. Без. татарлар, телләр охшаш булгач, әкрен генә сукалар идек анысы. Ә урысларның мәнге дә ни кыргызча, ни үзбәкчә өйрәнәсе-сөйләшәсе юк. Аларда тәккәбберлек баштан ашкан. Без—бөек милләт, дип саташып йөриләр
Беркөнне бездә эшләүче кыргыз кызы Алтынай белән сөйләшеп кайттык.
—Китмәсеннәр иде урыслар. Татарлар да китмәсен иде. Аларны беркем кумый ич. Ник китәләр инде?—ди Алтынай.
Мин Клараның сүзләрен искә төшереп:
—Ватан дәшә!—дим.
—Син дә китәргә җыенасынмы?
—Әйе.
-Кая?
—Үз Ватаныма—Татарстанга.
—Алдама, андый ил юк,—ди Алтынай —Татарларның Ватаны— Монголия.
Анын сүзләреннән соң мин тетрәнеп китәм, барган җиремнән кинәт тукталып, ачу-үпкә белән Алтынайның күмер күзләренә төбәләм
—Кем әйтте? Каян ишеттең бу әкиятне9
—Дәреслеккә шулай язылган ич. Монгол-татарлар урыс авылларын яндыралар, чиркәүләрне җимерәләр, кешеләрне суялар, дигән. Унөченче гасырда алар безнен җирләрне дә басып алган әле. Татарлар яман халык, варварлар, баскынчылар.
Минем чын-чынлап хәтерем кала, эчем-тышым ярсый, Алтынайның хаксыз сүзләренә карата йөрәгемдә дөрләп нәфрәт уты кабына нишләп әле татарлар варвар булсын ди?! Әллә кайдагы монголларга безнен ни катнашыбыз бар? Ни сөйли бу Алтынай?! Тарих китабына чынлап га шулай язылган микәнни? Һич хәтерләмим. Шуңа күрә Алтынай белән бәхәсләшә дә алмыйм. Белмим мин тарихны. Мәктәптә жүнләп укытмадылар. Тарих, география, ботаника дәресләре бездә булмады да диярлек. Институт бетереп, шул фәннәрне укытырга дип җибәрелгән яшь кызларнын кайсы кияүгә, кайсы декрет ялына, кайсы шәһәргә китеп бара да, бу дәресләр үзеннән-үзе хезмәт дәресенә әйләнеп куя иде. Көзләрен колхоз басуларында бәрәнге- чогендер алабыз, язларын мәктәп бакчасында эшлибез, кышын кар көрибез. Инде бернинди дә эш булмаса, алар урынына башка фәннәр керә иде.
Училищеда тарихны укыттылар укытуын, тик анда инде мин үзем укып интекмәдем. Дилбегә буе шпаргалка ярдәмендә имтиһан тапшырып чыктым да, дәреслекләрне сөенә-сөенә китапханәгә илтеп тә аттым. Мине ул чакта үткәннәр түгел, киләчәк күбрәк кызыксындыра иде.
Алтынайның сүзләреннән соң күңелдә икеләнү туды; татарларның Ватаны чынлап та Монголия микәнни’! Юктыр ла, бер дә монголларга охшамаган ич без.. Тарих китабын өр-янадан укып чыгарга кирәк әле. Кеше үз халкының, иленең тарихын белергә тиеш! Әгәр надан бу 1масам. у з милләтемне яклап. Алтынай белән аяк терәп, бәхәсләшер идем. Наданлыгым аркасында телемне тешләргә туры килде. Ләкин сер бирәсе, кимсенеп каласы да килми:
—Безнен халык варвар түгел!—дим.
Әмма бу сүзләр генә аз иде, дәлилсез, көчсез иде. Бераз уйланып баргач, кыргыз кызы алдында мактанасым, горурланасым килеп:
—Беләсен килсә, безнен Муса Жәлил кебек батырларыбыз бар! Аны бөтен дөнья белә! Ул—герой-шагыйрь!— дип тә өстим.
Алтынай да җавапсыз калмый:
—Ә безнен Чынгыз Айтматов бар! Аны да бөтен дөнья белә!
Шул мизгелдә үзем өчен мөһим бер ачыш ясыйм: илен, милләтен белән мактанасың, горурланасың килсә, ин беренче булып танылган, затлы шәхесләрнең исемен атыйсын икән. Хәтта аерым бер кеше дә үз милләтенең данын, абруен күтәрә ала! Их, шундый бөек шәхес була алсан икән ул...
—Без кунакчыл, кин күнелле халык, беркемне дә кумыйбыз, беркемгә дә тимибез,—дип кабатлый Алтынай.
—Аркашаны үтерделәр бит әле,—дим мин.
Теге чакта автобуста ду килеп кыргыз-үзбәкне хурлап кайткан Аркадий безнен бакчада эшләүче Камилә-Клаванын ире булып чыкты бит Өч көн элек менә шул бәндәнең үле гәүдәсен тапканнар.
—Анын үлемендә безнең ни катнашыбыз бар? Бәлки аны урыслар йә татарлар үтергәндер?
Алтынай хаклы, ул абзыйнын үлеме сер булып калды. Аркадийның гәүдәсен Әндижан белән Ният арасында, юл буеннан табыл алганнар. Нишләп йөргән ул анда? Әллә теленә салынып, теләсә ни лыгырдавыннан туеп, автобустан бәреп төшергәннәрме? Кем белә инде, кем тикшереп тора моны хәзер?
Китәләр, китәләр, китәләр...
Без дә китәбез...
Җизни белән хушлашырга дип бергәләп мөселман зиратына мендек. Биредәге зиратлар безнен яктагылардан аерыла, монда кабер өстенә агач- куак утырту гадәте юк. Бары язулы ташлар гына рәт-рәт тезелеп тора.
Жизнинен кабере әтисе-әнисенеке белән янәшә. Таштагы язуга карагач, исән чакта әйткән сүзләре искә төшә: «Яшәгән көннәрдән сызык кына кала...» Тагы бер илле-алтмыш елдан сон Ләбиб Хәбировнын тормышы да, үлеме дә беркемне дә кызыксындырмас. Тормыш мәгънәсе хакында баш ватулар каберлектә башланадыр да әле. Бу хакта тирән китеп уйлыйсы килми, ләкин ачы булса да мәңгелек хакыйкать шул: һәр кешенен гомере балчык-туфрак өеме һәм ташка уелган «кечтеки генә» сызык белән тәмамлана... Жирдә бары хәтер кала. Ул да мәңгелек түгел.
—Әллә бер уч булса да туфрак алыйкмы?—Фатыйма апа сораулы карашын Әнәскә төби.
—Ниемә кирәк? Анын белән нишлисең?—ди Әнәс.
—Шундый йола бар.
—Әтинең гомер буе яшәгән җире шунда, әби-бабай шунда... Ул туфрак белән нишләмәкче буласың, әни?
—Без монда башка килә алмабыздыр, улым. Инде беркайчан да... Ичмасам, фотога төшерәсе иде. Ни дисәң дә. бөтен гомер шунда үткән. Сагынганда карар идек.
Әнәс моңсу гына җавап бирә:
—Мин төшердем, әни. Барысын да төшердем. Йортны да, каберләрне дә. Хәтта урамны да төшердем.
Фатыйма апа сөенеп Әнәснең аркасыннан кага:
—Рәхмәт, улым.—Аннары икебезгә дә карап:
—Сез кайта торыгыз, мин куып җитәрмен.—ди.
Гомер иткән ире белән икәүдән-икәү калып сөйләшәсе, ана сонгы сүзләрен җиткерәсе киләдер инде Мәнгегә аерылышалар бит.
Әкрен генә чыгу юлына юнәләбез.
—Китәсен килмидер, әйеме. Әнәс?—дим мин.
—Нишләргә сон’! Барыбер үзебезчә яшәтмәячәкләр. Китәсе килми дип кыргызга әйләнеп булмас инде Балалар турында уйларга кирәк. Аларнын үз илләре, үз Ватаннары булырга тиеш
Аның бу сүзләре мина бик сәер тоела. Әле өйләнмәгән дә Әнәс тумаган балалары турында кайгырта...
Кичен мин ялгызым гына Караташ ягына юнәләм. Бусы—кышлак каберлеге, чардугансыз, ташларсыз. Хәзер монда үле тынлык, әйтерсен. биредә беркайчан да тормыш әсәре булмаган. Жир астында күмелеп калганнарның исемен язып, туганнарына уртаклашу белдереп, берәр истәлек ташы куярга кирәк булгандыр бәлки? Тик бу хакта беркем дә уйламаган Кышлак та юк. кешеләр дә... Хәтер дә юк. .
Кышлакны ташкын күмеп киткәндә Янгураз белән Тамара кай тирәдә булды икән? Уртак каберләре кай тарафта9
Мин җиргә тезләнәм дә карашымны җиргә төбим:
—Хуш. Янгураз... Мин сине онытмам. Гомерем буе яратырмын, сагынырмын. Кичер мине. Янгураз, авыр минутларыңда янында була алмадым. Син өзелеп көткән газиз улыбызны саклый алмадым. Хуш. рәнҗеп калма мина.
Ул мине ишетми. Ул җир астында Ясин да укылмаган килеш тереләй күмелгән изге жан. Аның рухына багышлап дога укучы булдымы икән9 Сираҗетдин агай укыгандыр, тик инде ул да юк. Ә мин бернинди дә дога белмим Ни дияргә кирәк икән сон? Туфрагын жинел. җанын тыныч булсын, дияргәме9 Жаны тыныч булмас инде анын. туфрагы да жинел бул алмас. .
Ә таулар тыныч Үзләренең яман эшләрен кылганнар да. берни булмагандай битараф карашларын күккә төбәп эре генә яталар Мин бу тауларны беркайчан да сагынмам, мин аларга үпкәләп-рәнҗеп китәм. Бу таулар сөеклемне, мәхәббәтемне, бәхетемне, киләчәгемне тартып алдылар...
—Хуш, Янгураз... Мин китәм.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Без Ор каласында аерылыштык. Фатыйма апаларны җизнинен туганнары каршы алды. Поезддан төшкәндә мин дә әйберләрен ташышмакчы идем. Сабир абый якын да китермәде «Борчылма, сенел. кызларга авыр күтәрергә ярамый Үзебез карарбыз, җайларбыз! Әнәс белән икебезгә ярты минутлык эш бу.»— дия-дия бик гайрәтләнеп берьюлы икешәр-өчәр төргәк күтәрде Уртача буйлы, таза-нык бу абыйда җизнәй чалымнары шәйләнә иде Тик ул, гәрчә аннан олырак булса да. яшьрәк күренә, гәүдәсе шәмдәй төз. йөзе шоп-шома, әби әйтмешли, кәртинкә кебек Хатыны иркә, көяз затлардан булса кирәк, фырт киенгән, ясанган-төзәтенгән. Башын югары чөеп, иренен кысып, ханбикә сыман басып тора Сабир абый Фатыйма апага якты чырай күрсәтеп: «Жинги-җинги.»—дип өзелеп торса да. монын авызыннан җылы сүз чыкмады Кершән яккан йөзендә, сүнгән карашында аптырау-чарасызлык. хәсрәт—газаплар кичергән кешенекедәй мескен бер кыяфәт иде
Кул бирешеп, кочаклашкандай итенеп күрешкәннән соң Фатыйма апа килендәшен минем белән таныштырды
—Бу чибәркәй сеңелемнең кызы Наргизә була инде.
Нәжибә апа көчәнеп кенә елмая:
—Бик яхшы... Безнең Азатка әзер кәләш булыр.
Фатыйма апа яратып аркамнан кага:
—Наргизәдә кияү кайгысы түгел әле. Шулай бит, туганым? Үзләренә кайта ул. Әтисе, туганнары янына.
Нәжибә апаның катып калган хәсрәтле йөзе язылып китә:
—Шулаймыни? И-и-и.. Кайтыр урыны булгач, бик яхшы инде.
—Әйе, яхшы... —дип мыгырданам мин.
Чынлыкта исә мина ифрат ямансу. Бүген, менә шушы чит каланын җиде ятлар таптаган бусагасында ин якын кешеләрем белән аерылышам. Ә алда билгесезлек кенә көтә.
Хәл-халәтемне анлап, Фатыйма апа артымнан ияреп кабат вагонга керә.
—Син безгә үпкәләмисеңме, туганым?
—Нигә үпкәлим ди, апа?
—Калырга кыстамаганга, чакырмаганга.
—Кая чакырмакчы буласың сон, апа... Үзегез дә кеше өстенә кайтасыз ләбаса.
—Шулай шул, туганым... Ни хәл итмәк кирәк. Алдагысын уйларга да куркам, ничекләр генә яшәп бетәрбез...—Фатыйма апанын күзләренә кабат яшь тула. Артык боек иде ул. карашында тормыш уты сүнгән, күңел канатлары салынган иде. Мин аны кочып алам. Бер-беребезгә сыенып байтак кына дәшми утырабыз.
Майлысуда чакта ук кай тарафларга барып урнашу турында сүз күп булган иде. Әнәс белән бу хакта байтак бәхәсләштеләр. Фатыйма апанын күңеле үзенең туган авылы Юкәлегә тартты. Анда чыбык очы булса да туган-тумача бар, сыйдырырлар, ярдәм итәрләр, дип өметләнде. Әмма шәһәр һавасы сулап, «асфальтта тәгәрәп» үскән Әнәснең авылга кайтырга исәбе юк иде. «Нишлим мин анда?»—дип аяк терәп каршы торды. Ахыр чиге Ләбиб абыйның энесе белән кинәш-табыш итеп. Ор шәһәренә кайтасы иттеләр. Ә Рамиләләр әлегә кузгалмаска карар кылып, яхшы заманнарга өметләнеп, Ташкентта яшәп калды. Фатыйма апа: «Бергә китик.*—дип аларны күпме үгетләсә дә, күндерә алмады. Кызыннан, оныкларыннан аерылу аның өчен зур тетрәнү, фаҗига иде. Бергә яшәмәсәләр дә. Ташкент кул сузымында гына, теләгән чакта бар да кайт, телефоннан да көн саен сөйләшеп, хәл белешеп була. Ә хәзер ике араны чакрымнар гына түгел, чикләр бүләчәк. Рамиләләр безне озатырга килде, аерылышу кыен булды Фатыйма апанын йөзенә еламый карарлык түгел, күзләреннән генә түгел, суырылып, саргаеп киткән йөзеннән дә яшь тамар төсле, бу жан гүя тоташ сагыштан тора иде. Соңгы көннәрдә генә түгел, хәтта сонгы айларда да мин аның йөзендә шатлык та, елмаю да күрмәдем. Картлык көнендә гомер иткән ояңны ташлап, газизләреңнән аерылып, жиде-ят җирләргә чыгып кит әле. Тормышны юктан башлыйсы, өр-янадан оя корасы...
— Поезд кузгалмасын тагын, төшим мин,—ди Фатыйма апа моңсу гына.—Хәбәрләшеп торыйк, сендем, яме. Мин сина үзем хат язармын.
Аның калтыранган салкын кулларын кысып:
—Ярар,—дим.
Аннары мине Әнәс килеп кочаклый. Ул да хушлашырга дип менгән икән. Колагыма шыпырт кына:
—Үпкәләп китмә, сестренка. Минем тилелекләрне кичер, кайчакта бик яман булдым,—дип пышылдый.
Поезд кузгалып китә. Ор вокзалы перрорында төргәк-төргәк чемодан-
сумкалар арасында, аптыраулы-уйлы. сагыш-хәсрәт тулы карашларын китеп баручы поездга төбәп, кадерле туганнарым басып кала. Кыргызстаннан кайтучы качаклар... Аларны хәзер шулай дип йөртәчәкләр Кашларга гына барып сыенырлар икән илсез-йортсыз калган ул качаклар? Качаклар Бигрәк котсыз сүз.
Вагонда безнен ише «куылган-сөрелгән» качаклар гына түгел, зур- зур букча-капчыклар аскан кара халык та бар. Болар—Россиягә әйбер сатырга баручылар. Рубль Азия илләрендә бик кыйммәттән йөри, хәзер инде ул валюта булып санала. Кайчандыр Россиядән озатылып. Ташкент. Сәмарканд, Әндижан базарларында еллар буе эссе кояш астында тузан жыеп, көя күбәләге ризыгы булып яткан әйберләр дә безнен кебек поездларга-самолетларга төялеп кабат үз ватаннарына кайта.
Минем янда урын бушагач, каршыма чем кара күхле, шикалат йөзле бер егет килеп утырды. Анын әрсез-комсыз карашы Ташкенттан бирле мине ашап-ялап бара иде инде, тик әлегәчә яныма килергә жөръәт итмәде, Әнәстән шикләнде бугай. Инде ялгызым калганны белгәч, кыюланды бу. каршыма ук килеп утырды. Ут күзләрен туп-туры төбәп.
Мин анламаганга салышып дәшмәдем
—Сиз узи узбекми, асалим? Узбекча тушунасинми?
Сөйләшергә теләгем юклыгын анлагач китеп барыр дип өметләнгән идем, кая ул, кымшанмый да! Очкынлы күмер күхләре белән бораулап утыруын белә. Алай булмаса—болай дигәндәй, урысчага күчте:
Бу әрсез, бәйләнчек юлдаштан тел яшереп кенә котылып булмасын чамалап дәшәсе иттем:
—Мәскәүгә.
-У-у-у, Мәскәүгә?!—дип баш чайкады ул.—Ерак!
—Ерак шул.
—Атын ничек синен?
—Айсара.
Әнәсне ирем дип уйлагандыр инде
—Ул минем абыем иде
—Ә ирен кайда?—Егет балдагыма ишарәләде
—Ул Куйбышевта каршылый.
—Андый шәһәр юк. Хәзер аны Самара диләр
Мин гаҗәпләндем
—Шулаймыни?
—Ирен Самарада каршылый, ә үзен Мәскәүгә барам дисен.—диде кара егет.
Мин аптыраганнан гына сөйләшеп утырам Югыйсә беркемне лә күрәсем килми Жаным өши. туганнар белән аерылышканнан сон әйтеп бетергесез ямансу. Сүзләремнең рәте-чираты юк. белмим, бу адәм миннән ни генә өметләнәдер.
—Айсара, әйдә мин синен янга күчеп утырам' Бергә күңеллерәк булыр.
Шул гына житмәгән иде!
—Мина болай да күнелсез түгел
Шактый тупас җавап бирсәм дә, егет бәйләнүдән туктамады
—Миндә сина таман гына ситсы халатлар бар. аласынмы9 Сөлгеләр бар.
эчке күлмәкләр, ыштаннар... Алып җибәр, асалим.
Бар икән! Әрсез тигәнәк булды чисти. Күлмәк-ыштан кайгысы ди миндә...
—Кирәкми, акчам юк.
Егет тагын бераз лыгырдап утырды да. ниһаять, үз урынына китеп барды. Миннән өметле сүз булмасын анлап, кул селтәде, ахры Бу майлы күзгә юлны тизрәк, вакытны күңеллерәк үткәрү өчен үзе сыманрак бер жилбәзәк юлдаш кирәк иде бугай.
Юлда ялгыз йөрүләре куркыныч икән шул хәзер. Үткән төндә генә бер хатынның сумкасын урлаганнар. Вагон буйлап елап чапты мескен, бөтен документларым, акчаларым шунда иде, ди. Ана беркем ярдәм итә алмады. Каракның бүреге яна дисәләр дә, ул үзен эләктергәннәрен көтеп утырмаган, бүреге-ние белән чыгып шылган. Монда самолет түгел шул. поездда пассажирлар үтәли йөрүче жил кебек, керә тора-чыга тора. Кем кемне күзләп, тикшереп бетерсен? Әле берничә .мәртәбә поездыбызга һөжүм дә булды, төнлә тәрәзәләргә таш аттылар. Бала-чага кызык эзләп шулай кыланамы, әллә өлкәннәр уенымы бу, билгесез. Поездны туктатып кем хулиган эзләп йөрсен ди?! Ташларнын берсе безнен вагон тәрәзәсен ваткан иде, аны одеял белән каплап куйдылар
Менә шундый заман.
Юллар тыныч түгел... Еллар да тыныч түгел.
Автобус магнитофоныннан үзәкләрне өзәрлек мон агыла:
—Үз ягыма кайтсам, жиргә ятып.
Тынлар идем үлән үскәнен.
Тынлар идем чалгы тавышларын.
Кичке жылы җилләр искәнен...
Әйтерсен лә. минем кайтуымны белеп махсус җырлыйлар.
Кем язган икән бу жырны? Чит җирләрдә тилмереп йөреп, туган ягын өзелеп сагынган бер бичара жандыр инде. Нишләп элек ишеткәнем булмады икән? Әллә ишетеп тә тынламаганмынмы? Әллә бу яна жырмы?
Үз ягыма кайтсам, яланаяк
Эзләр идем тәүге юлымны...
Язып та куйган, әй... Күңеленә ишелеп төшкән сагыш болытларын берьюлы күтәрә алмый, барган җиреннән жиргә сузылып ятып, тәгәри- тәгәри еларсын, валлаһи!...
Чү, Наргизә, син сөйлисенме моны? Синме ул туган ягын сагынып кайтучы нечкә күңелле, хисле зат?
Мин ул, мин... Күрмисезмени, күзләрем дымлы. Ә йөрәгемнән- бәгыремнән тамган яшьләрне беркем күрмәс, беркем күрмәс Кеше күрсен, тамаша кылсын өчен түгел алар. Үз хәлемне үзем генә беләм, үзем генә аңлыйм... Чит җирләрдә ни югалттың, Наргизә? Ничә еллар буе нигә каңгырып йөрдең син анда, ни эзләдең, ни таптың?
Әгәр автобус тулы халык булмаса, сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп елар идем. Үз ягымның жылы, йомшак туфрагына йөзем белән капланып, чүп үләннәрен үбә-үбә, елар идем! Ник болай әкрен бара сон бу автобус?!
Ниһаять! Ниһаять, безнен тукталышка да килеп җиттек. Автобустан төшеп, балачактан ук таныш юл чатында ялгызым басып калдым. Безнен
авылга илтүче таш юл озын тасма булып офыктагы ак болытларга барып тоташа. Юлнын ике ягында да ямь-яшел иген диигезе чайкала. Күптән түгел янгыр явып узган ахры, жир дымлы. Дымлы, ләкин шундый жылы Һәм ул җирдән, ни гажәп, бал исе килә!
—Исәнме, Ватаным!
Мин туфлиләремне салып кулыма тотам да, басу кырындагы такыр юл буйлап авылга таба атлыйм. Аякларыма жир җылысы ягыла, йөземне, чәчләремне йомшак жил иркәли Ул жил иген исләре, баллы чәчәкләр, дымлы чирәм исләрен алып килә. Гүя өр-янадан яланаяклы балачагыма, кояшлы, ваемсыз балачагыма кайтып төшәм.
— Исәнме, Ватаным!
Бу иксез-чиксез кыр-басулар минеке, бу аяз күк, якты, нурлы кояш минеке, алтын нурларга манылган офык та, шул офыкларга тоташкан яшел болыннар, зәнгәр таулар да минеке, бу жылы, дымлы туфрак та, юл буенда үскән ялгыз каен да минеке! Бу—минем Ватаным! Моннан мине беркем дә, беркайчан да кумаячак, беркемнен дә мина «килмешәк* дияргә хакы юк. Мин хәзер беләм: һәр адәм баласынын Ватаны кендек каны тамган туфрактан, тәүге тапкыр аяк баскан сукмактан, тәүге тапкыр учларына алып эчкән чишмә суыннан башлана.
Ашкына-ашкына авылыма кайтам. Туган авылыма, балачагым, яшьлегем иленә кайтам Күнелемә тулган хисләрем күхтәремнән шатлык яшьләре булып тама. Иннәремдә гүя очар канатлар талпына. Мин шулай сагындым микәнни? Мин дә шулай сагына алдыммы9!
Алда мине күпме күрешүләр көтә. Күпме гаепләүләр, аңлашулар
Ләкин барыбер йөрәгемә кунып бәхет кошы сайрый
Үз ягыма, үз илемә кайттым!
—Исәнме, Ватаным!
Дәвамы киләсе санда