СҮЗГӘ ТӨРЕП, ҖЫР-СЕР ИТТЕМ...
Һәркем белгән, аңлаганны,
Укыганны, ятлаганны,
һәр көн күргән, ишеткәнне,
Инде күрми дә үткәнне.
Сүзгә төреп җыр-сер итү—
Азмы, күпме бер шагыйрьгә?
Ел-гасырлар аша үтеп.
Сүзен сүзгә аннан сүтеп,
Серне ачу бар дөньяга,
Таң калдырып өр-яңадан—
Азмы, күпме бер шагыйрьгә,
Бер йөрәккә, бер бәгырьгә?
И түбәннән агылалар бу болытлар,
Уй-түбәмә кагылалар бу болытлар.
Туган йортым...
Менсәм аның түбәсенә.
Бер шигем юк түбәм күккә тиясенә.
Тик күптәннән минем анда менгәнем юк.
Күк күгәрчен балаларын күргәнем юк.
Җил малаен көнләштереп, көлә-көлә.
Кыек буйлап яланаяк йөргәнем юк.
Морҗаларның корымнарын борынымнан
Ничә җәйләр соңгы тапкыр сөрткәнемә?
Ничә көзләр, ничә кышлар, ничә язлар
Туган җирдән еракларга киткәнемә...
Сирень ЯКУПОВА - шагыйрә; «Яшәц сере* һ. 6. Казанда һәм Чаллыда дөнья кцрган
берничә китап авторы. Чаллыда яши
И түбәннән агылалар бу болытлар,
Йөрәгемә кагылалар бу болытлар.
...Менсәм дә мин Каф тавының түбәсенә,
Бер шигем юк түбәм күккә тимәсенә.
Бүген Назлы, җылы кулы белән
Минем күңел керпе инде. Балачагым тәме килгән,
Йомшагым, дип, әйтер иде Балачагым исе килгән
Тик әнием, исән булса... Алсу алма бирер иде,
Керпе күңел эрер иде,
Тырпаешкан энәләрдән Их, әнием исән булса...
Сыйпар иде тыны белән.
Соң булса да танысыннар дисәң,
Ялкыныңнан кабынсыннар дисәң,
Керә белү кирәк
Миләш булып янып көзләргә.
Йә, һичьюгы.
Төрә белү кирәк
Януыңны тәлгәш-сүзләргә.
Төкрек йота-йота өзсен кемдер
Иреннәре, юк, күңеле белән!
«Тфү, әче!»—дип сүксен дәме кемдер}
Исең киткән,
Балланулар алда—кышка керәм...
Егылсаң да, югарыга егыл!
Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп:
Күрәсезме, йолдыз тузанына
Батып ята берәү өстә 1!1 диеп.
Егылсаң да, югарыга егыл.
Күз яшьләрең тамсын—гүя яңгыр.
Корымасын дисәң нәсел гөлең,
Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр.
Егылсаң да, югарыга егыл,
Беркем килеп сиңа абынмасын.
Каргый-каргый тибәр түмгәк булу
Язмышыңа берүк язылмагын.
Егылсаң да, югарыга егыл!
Ай яктырак анда, кояш җылы.
һич сер түгел, күкләр аша кыска
Ак җаннарның мәңгелеккә юлы.
Егылсаң да, югарыга егыл...
Агачларның әле телсез мәле,
Иреннәре—ачылмаган бөре.
Мине генә шулай тилертәме
fi.jp н ( саен яшәрүләр сере?
С И Р Е Н Ь Я К У П О В
Мине генә шулай тилмертәме
Бу каеннар, серне җилгә чишеп!
Төннәр буе җаным сакта тора—
Бер ачылыр мәңгелеккә ишек.
Йолдыз булып атылыр да биге.
Күкрәү булып күгәннәре иңрәр...
Соңгы тапкыр шулчак әче сүгенеп
Тибәр йөрәк: «Ашыгасың, җүләр!»
Җиде кат үлчәдем, җиде кат,
Ә кискәч, аңладым—ялгыштым.
Үлчәмен алдым дип дөньяның,
Ачуын китердем язмышның.
Тегүче кызымын, югыйсә.
Өлгенең ниндиен күрмәдем.
Таррак, кыскарак иткәнмен
Ал ефәк бәхетем күлмәген.
Кемгәдер тап таман булачак,
Сөенеп киячәк бер ханым
Ачуын китердем язмышның,
Үлчәмен алдым дип дөньяның.
Дөя дә бүләк, төймә дә,
Диеп ялгышкан
Чаклар узды. Дөя көтәм
Бүген язмыштан.
Гел төймә генә дигәнме
Мнңа тигәне?
Сорамыйм, юк, таләп итәм
Бүләк-дөяне!
Чү, нишләвем?
Гел өлешсез
Калганнар күпме!
...Бәйрәм күлмәгемә тактым
Төймә-бәхетне!
Җилләр иркендә күңелем,
Ай-йолдызлар иркендә.
Күкләр кочып күтәрә дә,
Җирләр тартып төшерә.
Галәм таганында шулай
Атынамын тумыштан.
Елларыма исем китми—
Вакыт белән узышам.
Садәлекне сөрмә итеп тарттым,
Кершән итеп яктым тыйнаклыкны.
Керфекләрдән тамган оялчанлык
Күңелемнән юды уйнаклыкны.
Сөйләгәнем, аһ, пышылдау булды,
Җырлаганым? Мин тик тыңлый белдем.
Чишмә чагын хәтерләмим җанның—
Тумыштан ук салмак, уйлы идем.
Ялгармын дип хистән җепләр үрдем—
Йөрәк кылым калды өзелми дә.
Сизелми дә үтте яшьлек, димим,
Мин яшьлектән үттем сизелми дә...