ҮСМЕР ЧАКТАГЫ «АЧЫШЫМ»
Үсмер чагымда күргән бер сәер төшемне үземә анлата атуым ул чакта ачыш булганын олыгаеп, «лаеклы» дип атала торган ялга чыккач кына аңладым Мина сигез яшь иле Әти фронтта. Әни эштән бик арып кайта. Керосин да юк Кичен йокларга бик иртә ятабыз. Без тишек борыннар, ягъни ике энекәшем белән мин. җылырак урында, ягъни сәндерәдә «төнибез» Туганыбыз Рәүф абый килеп, бихисап әкиятләре белән әсәрендермәсә. тиз арала «мәрткә китәбез»
Шундый төннәрнең берсендә чынбарлыкта булса бик озак, айлар буена дәвам итәрлек маҗаралар белән дыңгычлап тутырылган төш күреп куркып уяндым Фронтка, әтием янына ашкынам имеш Фашистларга каршы сугышасым килә икән Поездан поездга күчкаләп фронтка да барып җиттем Әмма әтиемне тапмадым Һәм мине бернинди частька да кабул итмәделәр. Ничектер фронт аша үтеп партизаннар отрядына кердем. Тимер юлда дошман эшелоннарын шартлата башладым Бер заман фашистлар кулына эләктем. Фашист офицеры, миннән сорау алганда берни дә әйтмәвемә жен ачуы чыккач, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды да көпшәсен чигәмә китереп терәде һәм шул мизгелдә уянып киттем Баксан, янда йоклаган энем ябык кына терсәген чигәмә терәткән икән
Бу төшем турында озак кына уйланып йөргәч, шундый нәтижәгә килдем бик озак дәвам игәрлек вакыйгаларны тасвирлый торган төшләрне кыска гына вакыт эчендә, мөгаен, бер мизгелдә күреп була икән. Үзенә күрә бер ачыш инде бу Әмма монын ачыш икәнен аңлар өчен белем дигәнен дә кирәк бит әле Бу очракта психофизиология дигән фәнне яхшы белү зарур Ләкин мәктәптә яна гына укый башлаган малайның башында нинди психология яисә физиология, бигрәк тә аларнын гибриды булсын ди инде?