Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Исем
Булатлар бозавы белән
Икебезгә бер исем.
Булат үчекләгән була,
Ә минем китми исем.
Бозаулары матур чынлап
Сикерә генә уйнап,
Мангаенда бар агы,
Мөгезләре бар тагы.
Минме? Мин гади бер кыз.
Борыным да сипкелле.
Төскә дә бик матур түгел
Никтер әни шикелле.
Тик...
Башка төрле күренәм бугай
Күрше малай Булатка.
«Йолдыз, Йолдыз!» дигән тавышы
Сеңде тәмам колакка.
Үзе бозавын чакыра,
Күзе гел минем якта.
Өйрәнсен!
Сыерыбызга печән салдым,
Куеп киттем сәнәк тә.
Чәнечке белән ашасын,
Өйрәнсен дип әдәпкә.