ШИГЫРЬЛӘР
Минем йола
Җанны тышау белән берәү басса,
Сиңа качам—
һәм бу минем йола.
Сулыш саен барлыгыңны тоям—
Рәхәт шулай.
Шулай очып була...
Кемдер кача-поса гайбәт сатсын,
Ә бит синдә—
Мин үпмәгән ирен.
Каеннарда безнең төсме—саргылт?
Никтер килми
Кайтарасы кире...
Никтер йөрәк яңа җәйләр көтә.
Яшел түгел,
Быел төсе—бишни.
Яңа җәйгә яңа хыял белән:
Хәерлегә!—
Йолаларым төсле!
Һичкайчан
Бу язым—тәүгесе иң серле язларның,
Иң кайнар яшьләрнең тәүгесе...
Кочасы таңнарын, иңлисе бик килә,
Кулымда—йолдызлар дисбесе.
Эльвира ҺАДИЕВА-яшь шагыйрә; КДУ студенты, шигырьләре вакытлы
матбугатта даими басылып килә. Казанда яши.
Сагышлар эзләмә керфегем астьнда,
Ямам хис үткәннән кадалмый...
Йөрәктә—үзгәлек,
Һичкайчан Сөюдән
Каргышлар, үкенү яралмый...
һичкайчан... Акыллым, йә инде, моңайма,
Яз көлә, күзләрдән үпкәләп...
Кирәкми салкының, уен да кирәкми
Үткәнне яңадан сүткәләп...
Кояштан с о ң сиңа да кайнарлык йоктымы:
Сүзеңә чуалган наз исе...
Ә миндә язларның башкарак кайтышы.
Иң ярсу язларның тәүгесе!
Канга сеңгән сәер бер хис, бер сиземләү
Сирәк кенә җанга салкын өреп ала:
Тагы йолдыз сүнә бүген, күкләр тагы
Бер йолдызга караңгырак булып кала
һ ә м кемнәрдер диңгез буйлап, җилгә каршы.
Адашачак үз йолдызын табалмастан...
Бер яктыга күпме язмыш язган Тәнре.
Тик язмаган яну гына яңабаштан...
Канга сеңгән сәер бер хис, бер сиземләү—
Әнә анда безнен йолдыз җемелдәшә...
Йөрәк кенә белми, югарыда чын яктымы,
Әллә бары... төнге рәшә...
Безсез йортлар, ярымтере күлләр аша.
Проспектларны, мең урамны урап-урап,
Синең күзләр мине эзли. Ә мин никтер
Җир читендә онытылып басып торам.
Монда төн һәм август исе катыш яшьлек—
Саташмаска жанның көче җитсен генә:
Рәхәт шундый. Бары синең бүлмәдәге
Каударланган сәгать җыры читсендерә.
Туктат аны—тынычлансын һәм дәшмәсен:
Мәңгелекнең үз вакыты, үз дәвасы...
Син—аймыл бит. Хәзер безне көткәннәрнең
ГПюпТПИ якты тәрәзләрен без кагасы.
Без сүтәсе—хискә мөнбәр хыялларны,
Җанга изге чатырларны—без сүтәсе...
О син һаман, үзсүзләнеп, Кояш түгел.
Яңа таңнан мөлдерәмә наз көтәсең...