«ШИГЪРИ ТАМЧЫЛАР» ЦИКЛЫННАН
АФОРИЗМНАР ҺӘМ ХИКМӘТЛЕ ФӘЛСӘФИ СҮЗЛӘР
Сиңа, Адәм—ике дөнья:
бакые вә фаные...
Икесен дә төзеп куйган
Аллаһ—Галәм баные1
Яшәү масштабым тар булса да,
Шигырь масштабым к и ң булды!
Киң карашлы, киң күңелле кем б а р -
Йөрәгемә тик шул т и ң булды...
Салмак кына тартып барам арбамны,
утырып барган белми безнең арганны...
Арбам гади—ишме асыл йөгемә?—
Тәгәрәтсәң, җитәр җирнең чигенә...
Картайгач дөнья әйттерә...
Дүрт кыйбла—бер җилгә,
дүрт хатын—бер иргә...
Җиде булса да ризамын,
ялгыз калмасам җирдә...
байый —архитектор
Лена ШАГЫЙРЬҖАН — шагыйре; *Ышанам кцңелемә», *Боҗра һәм хөҗрә»,
*Сагынмаклык» һ. 6. китаплар авторы. Татарстан Мәдәният министр чыгының һәм
Язучылар берлегенең һ Такташ исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши.
Элек һәм хәзер...
Бик күпләр бар дип тә белми
астрономия фәнен.
Аның каруы шәп белә
«гастрономия фәнен...»
һәрбер йөрәк эзли үз ритмын
Сикәлтәле чуар заманда,
һәр заманның уртак йөрәк тибешен
Шагыйрь теркәп бара һаман да...
Кесәңне сакла—базар юлында:
кошелёгың төшеп калмасын.
Намусың сакла—гомер юлында:
кешелегең төшеп калмасын...
Йөрәгемнең түрендәге «гадел сәгать»
гомер мизгелләрен санап, көн-төн йөри...
Шигырең түгел, дус йә дошман сүзе мәллә
иҗатыңа бәя биргеч «критерий»?..
Үзеңне сакла диючеләргә
Җир үзен ничек саклый!—дип,
ан,а рәхмәт яудырам:
бер ягы йоклаганда да,
бер ягы уяу тора...
Ярымшарлар картасына карап
Җир шары ул «тоташ савытлар» күк—
тигезләнеш сорап, «тулып тора»:
Бер ягына нәрсә койсаң, шуны
икенче ягына «куып» тора...
Диннәр бар да Хода бәндәләрен
татулыкка өнди үзара.
Диннәр арасында татулыкны
кемнәр икән менә бозалар?..
Каһәрләнде каһарманнар
каһкаһә белән һаман...
Инде килеп хуҗа булды
каһарманнарсыз заман...
Бик тиз оныталар икән
кул чапканнар кичә гөрләп,—
ЛЕНЛ ШАГЫЯРЬҖАН
«Онытмагыз аны!»—ди-ди,
кемедер чапмаса тирләп»
«Каян гына сүзен таба!»—
дип соклана шигыремә...
Сүз ул балык кебек каба
хисең белән фикереңә...
Шигырьнең аның «андые» да кирәк,
«мондые» да кирәк:
кайберәүләр өчен ярып әйтү зарур—
маңгаена терәп...
Онытма һич, сине Кеше итте
Шигырь дигән дан рух дирбиясе..
Барлык сабаклардан өстенрәк
Шигырь биргән тормыш тәрбиясе.
Бер филолог зары
Күчемле күчемсез фигыльне
күчемле-күчемсез милектән
аера белмәдек нилектән!..
Яшәп яталар ялгыз-йолгыз
Ничәмә-ничә шәхес йолдыз
Көнозын—күренми беркемгә,
төнозын—бер Ходай иркендә...
Кая очып китте дәртле Кошым
Әллә инде куймый калдым җимен?
Җавап килә Коштан: «Хафаланма,
Заманында куймадың һич кимен...»
Базарында артык күптер тормыш,
мазарында гүя чүптер үлем...
Бер карыйсың бу дөньяга җылап,
бер карыйсың—бар нәрсәдән көлеп.
Май язып карады берәү,
чыкмады май—«сөте» сыек..
«Зур эшләр» майтарды үзе,
әзер май-каймакны җыеп
Уең күбәйсә, уеның азая.
Эшең күбәйсә, дус-ишең азая.
|ЩИГЪРИ ТАМЧЫЛАР. ЦИКЛЫННАН
Мәхәббәт ул җәннәт икән, оҗмах икән,
бу дөньяда иң бәхетле почмак икән.
Мәхәббәтсез көн итүдә бер дә тәм юк,
ләззәтле газапсыз яшәү—тәмам тәмут...
Гайбәтләрнең чыгаралар төрлесен,
ялган кушып—серлесен вә керлесен.
Аямыйлар ялгызын да, парын да,
пыр туздырып—хатынлыгын, ирлесен...
***
М Исәнбаеяның -Кояш чыгуы-
дигән биюен карагач
Чәчәк таҗы ачылган «тизлектә»
Кояш күтәрелде офыктан...
Мәхмүт Исәнбаен «таңына»
тамашачы утыра калып таң...
һаваларда озак очтың,
Җитәр, җиргә төш, диләр...
Җиргә төшсәң дә ярамый,
Йөрмә монда, «кош!» диләр.
Һавалы мин, тик тәкәббер түгел,
«һавалана» алмый таш кына.
Тәкәбберләр—канатсыз бәндәләр,
Ә мин һаваларга ашкынам...
Хискә бирелүләр күпкә китсә,
зшкә бирелүдән бизәсең...
Эшли ми MI өшэнепләр бетсәң,
җаның корыганын сизәсең...
Вампирларга донор булып,
бушап беткәч, тагын тулып.
Яши шагыйрь, рыясыз җан,
чәчәк аткан саен, сулып...
Хаста адәм, хәл белергә
килгән һәрбер кешедән
дәва көткән күк, җылы сүз
көтә җаны өшегән...
Сүзләрне без ефәк җеп шикелле,
үткәрәбез ОШ күзеннән»:
буяшам лә гадел бүлә бел син,
яралган ул «бүлү» сүзеннән...
45
ЛЕНА Ш А Г Ы Й Р bjj^AJI
Тыныч яшәү—йолаларга,
кагыйдәгә сыюлык...
һәрбер кыюлык артында—
җимерелгән «тыюлык»...
Тукай белән бәхәсме?..
Бу дөньяда юкка гына
тумагандыр ул шөгыль:
Тәнгә мунча булган кебек,
жанга мунча—ул шигырь...
Тормыймын алдан юратып
язмышын киләчәкнең:
Еладым—елаячакмын,
көлдем һәм көләчәкмен!
Тарихың да артта кала
хурлык ояты белән.
Мәгәр Татар артта калмас
әдәбияты белән!..
Бу дөньяда яшәр өчен
көрәшергә көн дә кирәк.
Яшерен генә ярышырлык
көчле көндәше дә кирәк...
Без яшәгән заман искерде,
үзе бездән алда картайды...
Өлге итеп алу кирәк җанга
гел яңарып торган карт Айны.
Хисләреңне йотып барсаң гел эчеңә,
Җан чишмәсе акмый башлый—гаҗәп икән.
«Берәүгә дә кирәкми» дип хафаланма,
үз-үзеңне сугару да хаҗәт икән...
Язмышыңны эч төбенә хәтле,
калдырмыйча бөртек-тамчысын.
Татыр өчен килгән адәм Җиргә
перәннеге белән камчысын...