Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МӘКТӘП ВӘ МИЛЛИ ТЕЛ

 

Казанда Фатыйха ханым Аитова тарафындан тәэсис ителгән* мөселман кызларына махсус гимназиянең ачылу мәрасиме булды.

Бу эшне Казан матбугаты бер зур милли вакыйга итеп тәләкъкый[1] [2] итте «Йолдыз»нын бу тугърыда Г Баттал имзасы белән язылган баш мәкаләсе «Татар халкы дөньяда яши башлагандай бирле булмаган бөек бер вакыйга», диеп башлана.

Берничә еллардан бирле дәвам иткән бер мәктәпнең министр тарафындан тасдыйк ителүе олуг татар кавеменең тарихындагы иң бөек бер вакыйгамы, юкмы, буны, әлбәттә, һәркемдәй элек «Татар тарихы» язучы Г. Баттал әфәнде белергә тиеш. Ләкин шулкадәресе бар ки, Г Баттал әфәнде бу сүзе белән татарның мескин күңеленә вә беркатлы вөҗданына мәгьсум[3] [4] Тәрҗемандыр.

Русияне тәшкил иткән милләтләр арасында безнен татар вә мөселман халкы шулкадәр мескин вә шулкадәр канәгатькяр ки, ул бер милли мәктәпнең хөкүмәт тарафындан тасдыйк ителүенә булган шатлыгындан үзенен тарихында булган олуг вакыйгаларны онытадыр.

Буның өчен, әлбәттә, Баттал әфәндене һәм аның язганы кебек уйлаучы башка бик күп мөселман кардәшләрне гаепләп булмый. Буның өчен тарих гаепле, фәләк* гаепле. Йорты вә малы янып, тәләф булган бер бичара, күмер вә көлләр арасында эзләнгәндә, эшкә ярарлык кечкенә генә бер әйберен тапса да. башлары күккә тиячәк түгелме?

Фатыйха ханымның мәктәбе әллә кайчандан бирле бар иде һәм аның дәрәҗәсендә эш күрүче башка мәктәпләр дә юк түгел Министрның тасдыйкы ана һичбер права[5] бирми. Андан укып чыгучының хөкүмәт нәзарында һәнүз шул гади татар мәктәбендә укучы нелегальный шәкерттән гамәлдә бер аермасы юк

Шулай булдыгы хәлдә, буның өчен татарның күңеле бер мәмләкәт алган кадәр күтәрелә.

 

Бу мәкаләне язучы үзе дә бундан мөстәсна6 түгел. Беренче тәэсир мина да шулай булды. Ләкин инде анга килеп, мәсьәләгә аек караш салырга вә бунын сәбәпләрен, нәтижәләрен тикшерергә кирәк

Буннан 15—20 еллар элек хөкүмәтнен безнен тәгълим мәсьәләмезгә мөнәсәбәте безне бер милләт итеп танымау әсасына' бина кылынган иде. һәм анын буна. бер яктан караганда, хакы да бар иде. Чөнки безнен үзебездә дә бер милли әмат вә милли хәрәкәт юк иде Без миллиятнен ин беренче рөкене8 булган телемезгә әһәмият бирми, мәктәпләремездә төркичә китаплар илә бергә гарәби вә фарсыйны дә укыта һәм мәдрәсәләремездә бөтенләй гарәпчә белән кайнаша идек.

Хөкүмәткә якын торган бәгъзе бер даирәләр безнен шушы иске нигеземез өстенә руслаштыру орлыгын чәчеп карарга теләделәр, халыкнын ансыхтыгындан файдаланырга мөмкин булыр дип уйладылар. Ләкин халыкнын бу аңсызлыгы шулкадәр нык. бер тәгассыб уты берлән кыздырылмыш иде ки. анда руслаштыру орлыгына жимеш бирү түгел, тишелеп жир йөзенә чыгарга да имкян юк иде. Бу сәясәт сизелер-сизелмәс халыкны ифрат дәрәҗәдә сискәндерде. Хәтта бу. хөкүмәтнен дин вә миллияткә тәгаллекы’ булмаган эшләренә дә куркып, шөбһә белән карауга сәбәп булды.

Шунын өчен Ильминский вә иптәшләренә бары бер генә чара калды. Ул да бу халыкны үз көенчә куеп, анын бетүен, инкыйразын көтү. Иштә бундан чирек гасыр элек башлаган ысулы жәдидә хәрәкәте шуна протест булып туды. Бу: «Юк. сез аны котмәнез. без инде яшәмәкчс буламыз, татар вә мөселман булып дөньяда торырга телимез![††]—дигән сүз иде.

Теге тәгассыб уты белән кыздырылган ансызлык чүле, әлбәттә, бу орлыкны да бер юлы кабул итеп бетерәсе килмәде. Чөнки инде ул артык куркытылган, үзенен мулласына, хәлфәсенә ышанмаслык дәрәжәдә өркетелгән иде.

Шулай булса да, бу тишелде, үсте. Хәзер без анын чәчәк атканын, жимеш бирүен көтәмез. иштә Казанда булган сонгы вакыйга бундан күп еллар элек утыртылган шундый бер орлыктан тишелеп чыккан агачнын чәчәк атуы булмаса да. чәчәккә мөрөләнүедер"1.

Казанда бундан кырык еллар элек ачылган беренче тәртипле кыхтар мәктәбе хакында без 1909 нчы елда чыккан «Живая старина» журналынын 11 — 111 нче нумерларында" Радлов хакында язылган бер мәкаләдә ошбу сүхзәрне укыймыз

«Радлов хезмәткә башлагандай бирле, татар хатынының караңгы бүлмәсенә бер тишек тишүне, ана бераз якты кертүне максат итеп тота иде. Ләкин озак вакытлар кызлар мәктәбе ачу фикере мәйданга килүдән ерак торды. Чөнки мөгаллимә булырлык бер тагар хатыны табу мөмкин түгел, мөгаллим янына татар ничек кызын җибәрсен. Ләкин озак эзләгәндәй, сон бер тагар кызы табылды һәм мөгаллимәлеккә генә түгел, хәтта мәктәпне үз йортына урнаштырырга өстенә алды Мәктәп ачылды Укырга җиде фәкыйрь кыз табылды Ләкин министерство җиде кыз өчен нигә акча әрәм итәргә дип эшне туктатты Шулай итеп. Радлов татар хатынын яктырту юлында атлаган беренче адымында ук егылды

Радловнын тәшәббесе' белән ачылган бу мәктәпкә мин яна тасдыйк ителгән Аитова гимназиясе вә Казандагы башка кыхтар мәктәбенен анасы диеп карамыйм Радловнын кызлар мәктәбе безгә читтән китерелеп ябыштырылган бер нәрсә иде Шунын өчен ул бик тиз кубып төште Әмма Аитова мәктәбе вә иптәшләре татарнын үз куәтендән туган вә үзе илә берлектә органический үскән вә үсмәктә булган мөәссәсәләрдер'‘ Радлов мәктәбен бунда зикер итүдән максат- бундан 30-40 еллар элек бездә хатыннарны укыту эшенә мөнәсәбәтнең ничек булуыны. булган бер

 

вакыйга белән күрсәтү һәм ул чагында безнең эшләрне кемләр эшләгенлекне искә төшерүдер. 17 нче октябрь манифесты безне никадәр шатландырса, өметләндерсә, андан сонгы 8—9 еллык реакция (кысынкылык) безне шулкадәр ябыктырган, боектырган иде. Түгел ана телендә урта мәктәпләр ачу. хәтта ибтидаи укунын үз телемездә булуына өметләр какшаган иде. Бу елларда Русиянен мәгариф эше Кассо кеби бөтен сәясәте кысудан гыйбарәт булган бер түрәнен кулында булуы өстемездә олуг бер таш белән бастырып куйган кеби хис ителә, затән. бу ташнын агырлыгы Русиядәге бөтен милләтләрне баса вә хәтта русларнын үзләренен дә җанын сыкрата иде.

Безнең Русиядә унбер елдан бирле парламент бар. Анда безнен мөселманлар да үз вәкилләре аркылы иштиракь[14] [15] [16] [17] [18] [19] [20] [21] итәләр, ләкин бездә парламентның әһәмияте шулкадәр аз. анын эше шулкадәр акрын вә Сәмәрәсездер0 ки. мәсәлән: анын унбер еллык гомерендә безнен татар халкының уку эшенә даир китергән файдасы мәгариф министры граф Игнатьевның ошбу бер-ике ел эчендә китергән файдасына тормыйдыр. Шуның өчен күңел ихтыярсыз бундый сөкүт'6 туган «парламент.ка караганда, зыялы моталәкыйтны (просвещенный абсолютизм) әллә никадәр артык күрә, өметне әүвәлгесендән соңгысына күчерәдер.

Бездә хәзер куәт думада түгел, министерствода. Бу факт. Безнен мөселман депутатларының Петроградта торуларына ин зур бер файда да анларнын үзләренен депутатлык дәрәжәләре белән файдаланып төрле министрлар хозурына керә алулары вә анларга мөселманларнын төрле ихтыяҗларын вә теләкләрен аңлата алуларыдыр.

Министрларның мәрхәмәт вә сәдакаләре белән яшәүгә караганда, үз вәкилләремез аркылы канун юлы белән алынган хокук белән яшәү, әлбәттә, шәп булыр иде. ләкин ни эшләмәк кирәк, фәкыйрь булсан. көчсез булсан. сәдака сорамый нишлисен. Бу көндә Русиядәге поляк милләте Германия тарафындан бирелгән зур бер сәдаканы кабул итмәслек дәрәҗәдә бер галиҗәнаплык күрсәтә, әмма шул ук вакытта без үземезгә кечкенә генә бер сәдака бирелүгә — тарихымызда булмаган бөек вакыйга дип карыймыз.

Дөрест. бу зур вакыйга Ләкин бундан сон бундый зур вакыйгаларның һәрвакыт булып торуын вә бунларнын бара-тора бөтенләй кечкенә вә гади вакыйгага әйләнүен көтәмез. Бервакыт бунлар хакында баш мәкаләләр вә бундый озын фельетонлар да язылмасын, тик бунлар дахили1' хәбәрләрдә генә күренеп узсын иде.

Шул көнләрне көтәмез.

Аитова кызлар гимназиясе 1914 ел беренче июльдә хосусый мәктәпләр хакында падишаһ тарафындан тасдыйк ителгән закон буенча ачыла. Бу закон буенча хосусый кешеләргә яки җәмгыять вә моәссәсәләргә хосусый мәктәпләр, класслар, курслар ачарга рөхсәт бирелә. Бунлар гомуми тәгьлим бирүче (общеобразовательный) булган шикелле ихтисасый"1 (специальный) һәм сәнагый1’ (профессиональный) да булырга һәм ибтидаи, урта вә гали дәрәҗәдә булырга мөмкин.

Бу законның 7 нче матдәсендә бәян ителүенә күрә, бундый мәктәпләрдә тәдриснең10 нинди телдә йөртелүе аны таэсис вә тәрбия итүче кешенең ихтыярына тапшырыла. Тик рус теле, рус тарих вә жәгьрафиясе генә рус теле белән укытылачак.

Бундый хосусый мәктәпләрнең мөәссәсе вә мөдирләре һәм башка хадимләре. шул дәрәҗәдә булган хөкүмәт мәктәпләрендә хезмәт итүче кешеләрнен хокук вә Имтиязлары-’1 белән файдалана алмыйлар Шулай ук мәктәп үзенең шәкертләренә дә бундый бер хокук бирә алмый.

Буна башлыча сәбәп бунларда тәдриснен ана телендә йөртелүе булса кирәк.

 

милли мактап вә милли тел

Димәк ки, без бунын белән мөкатдәс телемез өчен праводан ваз кичкән буламыз. Шулай булгач, хәзер безнен каршымызда ике нәрсә тора

—Ана теле һәм право[22] [23] [24] [25] [26] [27].

Әгәр право теләсәк, яшьтән үк хөкүмәт мәктәбенә кереп укыймыз да милли тел вә әдәбияттан мәхрүм каламыз. Әгәр милли тел вә әдәбиятка малик23 булырга теләсәк, үз гимназиямезгә керәмез дә праводан мәхрүм буламыз.

Бездә хөкүмәт мәктәпләренә кереп уку, ирләр дә булсын, кызлар да булсын, әлбәттә, тукталачак түгел, ул Һәнүздә артачак Милли гимназияләр буна манить булачак түгел. Монда шөбһә юк, ләкин мәсьәлә шунда: бездә Аитова гимназиясе рәвешендәге милли урта мәктәпләргә ихтыяж котыймы'’ һәм әгәр ихтыяж булса, бунларнын санын күбәйтеп, тиешенчә дәвам иттерергә имкян бармы7

Бу сөальләрнең әүвәлгесенә, әлбәттә, ижаби-’4 рәвештә жавап бирәмез. Бер милләт булып яшәү өчен, шөбһәсез, милли булган урта мәктәпкә ихтыяж зур. Бу көндә Яуропанын мәхкүм2' булган мәдәни милләтләре хәтта үзләренә милли дарелфөнүн дәгъва кылалар Австриядә чехларнын үзләренә махсус милли университетлары 1882 нче елдан бирле дәвам итә. Хәлбуки, шул ук Прага шәһәрендә чехларнын илә янәшә нимес дарелфөнүне дә бар

Һәрбер мәктәпнен—ул теләсә генә нинди дәрәжәдә булсын—рухы милли тел вә әдәбият һәм милли тарихтыр Шунын өчен кайсы халыкнын мәктәбендә укысаң, шуның рухы белән сугарыласын. Ул синен милли мәгьнәвиянне югалта, сине үзенен мәгънәви баласы итеп чыгара.

Милли гимназияләр право бирмәсә бирмәс, дөньяда бит һәркем право өчен генә укымый Безнең кебек күбрәк тәшәббесе шәхси2'1 белән яши торган халыкка праводан бигрәк гыйлем кирәк. Бездә мешан сыйныфы баласын хөкүмәт гимназиясенә бирә алмый. Буна беренче манигь анда мохитнен вә телнен чит булып, рус балалары белән рәкабәт2’ итү агыр булуы вә баланын милли тәрбиядән чи калуыдыр. Иштә милли урта мәктәпләр безнен правота ул кадәр ихтыяҗы булмаган сәүдәгәр вә бай балалары өчен бик уңайлы бер гыйлем учагы булачак.

Милли урта мәктәпләренең кызлар өчен әһәмияте тагын да зуррактыр. Әүвәлән бездә халыкнын иң күп бер өлеше кыъларыны рус мәктәбенә илтеп кертүне күңелләренә сыйдыра алмыйлар Икенчедән, кызлар өчен правонын әһәмияте ирләргә булган дәрәжәдә түгелдер Ана булачак бер кыз өчен праводан бигрәк милли рух вә милли гыйлем вә тәрбия зарурдыр. Өченчедән, кызлар ирләр кеби төрле һөнәр вә сәнәгать мәктәпләренә (профессиональный школаларга) китмәгәнлектән, хөкүмәт гимназияләренә керү өчен яшь вә мәгълүмат жәһәтендән йортлар агыррак булганлыктан, анлар өчен милли урга мәктәпләр ин уңайлы бер уку йорты хезмәтен итәчәктер.

Бунда шуны әйтеп китәргә кирәктер ки, бу милли урта мәктәпләрдә рус теле бик киң бер урын алырга тиеш

Болай булган вакытта право мәсьәләсен дә рәтләргә мөмкин Шәйлә ки, урта мәктәп дәрәҗәсендә фәнләрне яхшы укып, рус телен дә яхшы белгән шәкерткә хосусый рәвештә имтихан тотып право алырга бик мөмкиндер

10 нчы июль канунында бу махсус искә төшерелә (матдә 29) Бунда әйтелүенә күрә хосусый мәктәп шәкертләре әгәр право алырга теләсәләр, хөкүмәт мәктәпләре хозурында яки махсус комитетларда имтихан бирә алырлар Хәтта мәгариф назиренен рөхсәте белән бу имтихан шул хосусый мәктәпнен үзендә, үз мөгаллимәләре хозурында, ләкин мәгариф округының вәкиле карамагында да булырга мөмкин

Инде бундый хосусый урта мәктәпләрнең безнен мөселманлар арасында мәйдан алуына имкян бармы мәсьәләсенә килик

Бу мәсьәләдә, әлбәттә, ин мөһим җәһәт —акча ягыдыр Бундый уку йортларының

 

мәсарифын2* кемләр күтәрәчәк. Бундый бер эштә хосусый кешеләрнен һиммәт вә сәдакаләренә таяну, әлбәттә, мөмкин түгел. Шундый зур милли планны хәйер вә ихсан[28] [29] кеби иттифакый нәрсәләргә генә ышанып корырга ярамый. Хәлбуки, бу көнгә кадәр зуррак милли уку йортларымызнын һәммәсе дип әйтерлек шул хосусый вә иттифакый[30] булган хәйер вә ихсанлар белән яшиләр. Хөкүмәт тарафындан тасдыйк ителгән өч урта мәктәбемезнен өчесе дә (икесе Троипкидә) Яушев балаларының кесәсеннән тәрбия ителәдер. (Фатыйха ханым Айтова да Троинкилы Яушев кызыдыр).

Киләчәктә байларымызнын һиммәте киселмәвенә, хосусый булган иганә вә ихсанәләренен истикъбальдә[31] дә милләтемезнен мәгариф эшендә зур урын тотанакларына ышандыгымыз хәлдә, санлары көндән-көн артуы мәтлуб[32] булган дөньяви, милли мәктәпләремезнен матди якларын тәэмин итү өчен тагын да ышанычлырак мәнбәгъләр[33] эзләү тиешлегендә шөбһә итмимез. Бу тугрыда безнен иң элек мөрәҗәгать итә торган урынымыз, әлбәттә, земство вә шәһәр идарәләре булырга тиеш. Мөселман күп булган җирләрдә хәзинәнен матди ярдәмендән мәхрүм булган бундый уку йортларыны күтәрешү земство вә шәһәр идарәләренең Вазыйфасыдыр.

Без бундый уку йортларына күп урында жирле җәмәгать һәм хәйрат[34] [35] [36] [37] ияләрендән кирәкле булган фонд (баш сәрмәясе)нен хәзерләнүенә ышанамыз. Шәһәр вә земство идарәләренең ин беренче Вазыйфалары, әлбәттә, шундый халык теләге вә халык көче белән аякка баскан гыйлем йортларын аяктан екмыйча саклау, акларны бара торган юлларында җитәкләүдер.

10 нчы июль законының 30 нчы матдәсенә бинаән”, бундый хосусый мәктәпләргә земство вә шәһәр мөәссәсәләре ярдәм бирә алырлар. Ләкин шул ук законный 7 нче матдәсендә әйтеләдер, земство вә шәһәр тарафындан тәэсис вә тәрбия ителгән яки бунларнын ярдәме белән файдаланган хосусый мәктәпләрдә, дин вә ана телендән башка бөтен фәнләр рус телендә тәгьлим ителергә тиеш.

Болай булганда, земство вә шәһәрдән файдаланган хосусый мәктәпләрнен миллилеге ноль дәрәҗәсенә якын калачак. Милли мәктәпләрне бу кысынкы шарттан коткару өчен ничек тә бер чара күрелергә тиеш

Хәзергә мәсьәләнең мәгънәви җәһәте дә бик мөһим. Акча мәсьәләсе илә бергә үк дәрес китаплары вә мөгаллимләр мәсьәләсе тора. Бундый рәсми уку йортлары гәрчә шәкертләренә права бирмәсә дә, анда укытучы мөгаллимләр шул дәрәҗәдә булган хөкүмәт мәктәпләрендәге мөгаллимләрнен мәгьлүмате кадәр мәгълүматка (ягъни шәһадәтнамәгә) малик булу шарт ителә (матдә IV).

Әгәрдә бунларда мөгаллимлек итү өчен гали тәхсил34 шарт ителә торган булса, бу кысынкы шарт бундый мәктәпләрнен арамызда таралуына мотлак бер киртә булачактыр. Бездә хәзергә гали тәхсил күрүчеләрнең саны бик аз булу белән бәрабәр бунлар арасында да мөгаллимлек мәсләгендә булганнары ин аз бер процент тәшкил итәдер. Мөселманларга урта дәрәжә рус мәктәпләрендә мөгаллимлек итүгә канун мөсагадә3' итмәгәнлектән, гали тәхсил юлына керүче яшьләремез дарелфөнүннең мөгаллимләр хәзерли торган филология шөгьбәсен һәм учительский институтларны ихтыяр итмиләр.

Ләкин бу мәсьәләнең бунда да мөһим бер җәһәте бар. Шәйлә ки. бу милли мәктәпләрдә тәдрис ана телендә булганлыктан, анда мөгаллимлек итү өчен татар әдәби теленә малик булу ин беренче шарттыр Хәлбуки, гали тәхсил күрүче яшыәремезнен бик күбесе хәзергә мондан мәхрүм тору мәжбүриятендәдерләр

 

Хәзергә урта мәктәптән шәһадатнамә булуда шарт ителмәсә. безнен өчен яхшырак булыр иде Чөнки безнен арамы зла Русиянен урта мәктәпләреңдәй мәэзүн* булмасалар да, аерым-аерым фәнләрдә урта мәктәп дәрәжәсендә яки андан ла артыграк мәгълүматка малик булган кешеләр байтактыр Тәдрис ана телендә булгач, мөгаллим өчен рус телен бик яхшы белүнен дә ул кадәр лөзүме булмаса кирәк

10 нчы июль законында бәян ителүенә күрә, бу тугрыда бәгъзе бер истисналар3’ ясарга мөмкин Ләкин һәр аерым хәлдә попечительный махсус рөхсәте белән (матдә! 8).

Аитова гимназиясенең ачылу мәжлесендә дә бу мәсьәләне искә төшергәнләр Фатыйха ханым Аитова мәктәбенә мөгаллимәләр җитештерү өчен татарчалары яхшы булган алты кыз баланы үз хисабына Шумкова гимназиясенә укырга биргән икән Мәҗлестә хазир булган Габдулла хәзрәт Апанай үз тарафындан киресенчә эшләүне гарыз кылган. Ягъни хәзерге көндә гимназияне тәмам итмәктә булган кызларны хәлфәләрдән мөселманча укытып алу мәгькүлрәк булыр иде. дигән

Минемчә, бу бик мөһим вә әсаси бер мәсьәлә.

Мин буны мөгаллимлек мәсьәләсенә генә хасламыйча, гомуми бер милли мәсьәлә итеп карыйм. Милли тел вә милли әдәбиятта җәяү булган хәлдә хөкүмәт мәктәбенә барып керергә мәҗбүр булган вә булачак егет вә кьшарга—гәрчә анлар тәгьлим эшенә хәзерләнмәсәләр дә —ана теле вә әдәбияты укытуга зур бер милли ихтыяҗ итеп карарга вә бунын мөмкин булган чараларына тизрәк керешергә тиеш

Безнен бөтен бер милләт булып яшәвемез өчен милли тел вә милли әдәбият мөгаллимләргә никадәр зарур булса, безнен арамыздан җитешкән доктор, адвокат вә Мөһәндисләргә[31] [32] дә шулкадәр зарурдыр. Бунлар шундан башка үзенен халкы кашында тиешле булган урынны тотачаклар түгел

Бунын өчен, минемчә, ин табигый вә гади булган бер чара —татар теле вә әдәбияте курслары ачудыр Кышкы кичләрдә яки жәйге көнләрдә булачак курсларга һәртөрле урта вә гали мәктәпләрдә укучы татар шәкертләре йөргән кеби. башка сыйныфтан булган һәртөрле яшь һәм яшьли кешеләр дә керә алырлар

Хәзергә бунын бер тәҗрибәсен мөселман мәркәзе һәм гали мәктәпле булган Казан шәһәрендә эшләп карарга мөмкин булса кирәк

Гасырлар буенча тыныч тәрәкъкый иткән һәм шулкадәр нык вә олуг бер мәдәният төзегән Яуропада хәзер коточкыч бер сугыш вә кырылыш бара Бу сугыш үлем өчен түгел, яшәү өчендер Бу сугышны хәят сусыны тудырды Шунын өчен бу сугыштан сон халыклар яна бер куәт белән яшәргә, мәдәнияткә яна нигезләр коруга башлаячаклар.

Бу сугыш инглиз, француз, рус вә нимес кеби берничә олуг милләтләр исемендән эшләнсә дә, сугышка катышучы вә анын агырлыгын күтәрүче бунлар гына түгел, бунларнын кул астында булган башка кечерәк милләтләр дә сугышка алар кеби үк катышалар вә сугышнын агырлыгын алар дәрәжәсендүк чигәләр Шунын өчен сугыштан алынган ганимәттән (хокук вә гайрәттән) бундый мәхкүм милләтләргә дә өлеш чыгарылырга тиеш.

Без, ошбу сугышта руслар кадәр үк мал вә кан түгүче татарлар, олуг Русиянен жинүен өмет итәмез Безнен бу өметемез никадәр куәтле булса, сугыштан сон Русиянен гражданы булган хокуклы бер милләт булып яшәү юлында хөкүмәтнен кысынкылык итмәвенә дә өметемез шулкадәр куәтледер

Тик безгә шул мөсагадәдән[33] файдалану өчен хәзерләнергә милли тәрәкъкый вә тәмәдден4-’ юлында сугыштан сон атланачак беренче алымга хәзерлән үк аякларны күгәреп торырга кирәк!

«Вакыт». —1916 —9. 11 ноябрь(№• 2125. 21261

 

[1]      Тәэсис ителү —төзелү,оештырылу.

[2]      Тәләкъкый итте — кабул итте

[3]      Мәгьсум - гөнаһсыз, керсез, кимчелексез

1 Фәләк-язмыш.тәкъдир

[5] Право-хокук.

[††] Mtx T.ii на аерым.башкалардан аерып алынган

’ Әсас ннгез.топ

" Рокен багана.терек

Тәгаллекъ бәйләнешле.бәйле

Мврвләнү бөреләнү

" Штернбе рг Л Из жн.ши и деятельности Василия Васильевича Раддова (Берлинекий .Алтайский и Казанский периоды) Живая старина. 1909 Вып II III-С I-XXX1I С-20-21 (ред )

” Тәцшббсч бер эшкә тотыну.керешү

" Моиссәсо оешма

" Иштиракь - уртак булу,катнашу.

' Самара — нәтиҗә.

[16] Сөкүт дәшми тору .сөйләшми тору

” Дахили-эчке

" Ихтисасый - берәр әйбергә хас булган.махсус.хосусый

'* Сәнагый һөнәргә бәйләнешле

[20]    Тәдрис-укыту.белем бирү

[21]    Имтияз - өстенлек.

" Право хокук

а Малик ия,хуҗа

” Ижаби уңай.уңайлы

Мәхкүм хокем ителгән

ж Ташәбесе шәхси шәхси гамәл.шәхси инициатива

Рәкабәт ярыш.кендәшлек.

[28]     Мәсарнф —тотылган акчалар, чыгымнар

[29]    Ихсан - ярдәм,булышлык.

[30]     Иттифакый - очраклы.

[31]     Истикъбаль - киләчәк,булачак.

[32]     Мәтлуб —соралган,таләп ителгән

[33]    Мәнбәгъ - чыганак

[34]    Хәйрат —изге эшләр,яхшылыклар.

[35]    Бинаән - нигезләнеп,таянып

[36]     Гали тәхсил — югары тәрбия, югары белем.

32 Мөсагадә— мөмкинлек бирү,булышу.

’• Мешүн рохсот ителү

» Истисна чыгарма.чыгарып алу

[32] Моһонднс инженер

" Месагалв момкннлек бирү

о Тамәлдсн мвдоииятлс булу.культуралашу