Логотип Казан Утлары
Бәян

ЭЗЛӘМӘГЕЗ ҖИРДӘН...

 

Нәрсә булды? Нәрсә булды?.. Йә, җитте! Сез нишләп бертуктаусыз анын колагына пышылдыйсыз9' Төнге шәһәр давыл тоткынлыгында чәбәләнә: болыты белән ишеп-ишеп янгыр коя. Аяктан егарлык көчле җил эре-эре тамчыларны тәрәзә пыяласына китереп сылый Диварларда коточкыч сурәтләр биешә: алар әллә ничә төрле кыяфәткә кереп, ыржая-көлә. Менә елан сыман озынча хәшәрәт өстенә сикереп аны буарга тели. Чү, тилермә! Диварларда берни дә юк. Баядан бирле «Нәрсә булды?» дип тинтерәткән тавыш та юк! Болар барысы да саташу галәмәте A-а, баш гүелди! Аны мендәр астына яшерәсе иде! Әнә, яшен дә. кая барып бәрелергә белмичә, әле йорт түбәләрендә ялтырый, әле зәһәрләнеп һаваны кисә. Менә ул бар ачуы белән кизәнеп төн йөзенә сукты. Шәһәр тетрәнеп куйды, гүя күк йөзе урталай бүленеп, җиһаннын йөрәге ярылды. Аннан давыл капыл гына тынды... Гайрәт чәчкән болытлар, сулы итәкләрен җыеп, мыштым гына офыкларга табан шуышты.

Табигать чик-чамасын белә шул. Аңа да туктарга кирәк. Тән өшеп- тунып калтырана. Соңгы тапкыр бер йота да менә... Тамырларда оешып каткан канны сыегайтыр өчен генә... Нишләптер җимерек, шакшы, әшәке дөнья эчкәч яктыра-ачыла, ямьләнә-матурая, ә таш бәгырьле, миһербансыз бәндәләр фәрештәләргә әйләнә. Югыйсә алар җиргә канат очын да тидермәячәк. Аларнын урыны—югарыда. Һәм син шушы баткаклыкта илһамланып кара! Нинди тимер йөрәк тә чыдамас иде. Ул да чыдамады. Әкәм-төкәм кебек кабыгына бикләнде. Бу, әлбәттә, шаккатарлык хәл иде. Талантлы дигән бәя ишет тә, читтә басып кал, дан-шөһрәт артыннан кума, бүләкләр даулама имеш. Акыллы адәм үзен болай җәберләргә тиеш түгел. Нәкъ менә үзен! Ә монда киресенчә килеп чыкты. Зөлфия Солтанова исемле диктатор Зөлфия Солтанова атлы рәссамның иҗатын изеп-сытып

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА-прозаик: «Ак торна каргышы». «Талпыну». «Кыргый», «Сихерче». «Сәвилә». һ. 6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгатькәре. Казанда яши.
ташлады. Бер үк кеше кинәт кенә икегә аерылды Диктатор көчлерәк иде. ул рәссамны жинде. чөнки ана бу жәмгыятътәге икейөзле бәндәләр «бетсен, бетсен» дип көч-дәрт биреп торды һәм ахырдан корбанына куштанланып «Сина нәрсә булды9» дип төчеләнде.

«Нәрсә булды?» Хатын бу сораудан гел качып яшәде Ә бит ул җәллад балтасыдай баш очында эленеп җавабын көтә Зөлфия аны берничек тә сөртеп ташлый алмый иде инде, чөнки ул ана буйсынмаган мөстәкыйль билге иде. шуңа күрә һич югы тоныкланыр дип. рәссам сорауны кыйммәтле шәраблар белән юа башлады. Тик тегесе төссезләнмәде, кыскасы, бирешмәде, төннәрен колак төбендә гөжләде. Бу тавыш, вакыт-вакыт. ижатташларыныкына охшый иде. Югыйсә алар белән күрешмәгәненә дә биш былтыр Тугызынчы каттагы остаханәләрнен озын коридорында утыз ишек. Шунын берсе ярты ел бикле. Зөлфиянеке ул. Анда ижат уты мәнгегә сүнгән... Бүлмәне бушат, дип берлектән кичә генә хат юлладылар. Бушат, бушат! Алайса, үзен дә Гайшә Алиева язмышын кабатларсын. Урын өчен акчасы да түләнмәгән ичмасам Хәер, ана хәзер ижат куышы кирәк микән9 Гайшә язмышы дигәннән, әгәр ул бүген исән булса. Зөлфия анын аягына ятып, «кичерегез, кичер» дип ялварыр иде. Картаеп, бармаклары пумала тоталмаган Гайшә Ниловна бер җыелышта: «Остаханәгә йөрерлек рәтем юк. урынымны Зөлфиягә бирәм. кыз талантлы, әйдә, рәхәтен күрсен» дигәч, анын шатлыгы эченә сыймаган иде. Бүлмә! Көндез дә. төнлә дә синен карамактагы аерым бүлмә! Берәү дә сиңа комачауламаячак. Иске Бистәдәге ата йорты күптән тарайган иде инде үги ана көенә басып яшәү туйдырган иде.

Тик тилмереп көткән бәхетле көннәр тиз генә якынлашмады «Бирәм» әле ул «бирдем» түгел икән шул. Ай да узды, ел да узды Ахырдан Гайшә Ниловна вәгъдәсен онытып, хастаханәгә кереп ятты «Син күрше карчыкның хәтеренә ышанма, ачкыч ярат та. кер.»—диде тәрәзә төбендә тәмәке көйрәткән күршесе Василыч Әллә юри әйтте, әллә чынлап. Анысы кеше котыртырга дисән, ул бик оста иде инде Яшьлек кайнарлыгы белән Зөлфия ишекне каерып ачты. Бүлмә шыплап әйбер белән тулган иде. Кыз көнозын шуны чистартты, ә картиналарны коридор башына илтеп өйде Шул кичтә Ниловна үлгән... Их. хәзерге акылы булса! Һичьюгы күршесе мәгънәле булса! Кешенең жаны гәүдәсеннән арынгач та. фанилыкта үзе өчен газиз саналган җиренә ашыгыр һәм өстән генә шундагы тамашаларны күзәтер ди Иҗат кешесенең җаны тагын кайларга табан очсын?! (Ул бит ялгыз иде.) Билгеле. Ниловна тузанга буялып идәндә аунаган картиналарына карап сыкрангандыр Мондый мәрхәмәтсезлек кайдан килде икән аңа9' Бу хакта ул егерме елдан соң уйлана менә Жәмгыять каты бәгырьле икән, аны шул хәлгә җиткерүче—адәми затлар үзләре бит Ун кулын белән матурлык тудыр, сул кулын белән әшәкелек кыл. Бу ике нәрсә ничек бер гәүдәгә сыя икән ул? Күрәсең, сыядыр Әнә үзендә ике Зөлфия көрәшә Жинден. җинден, диктатор Зөлфия! Син рәссам Зөлфияне туфракка салып таптадың Ул, ниһаять иҗатыннан ваз кичә. Бәлки, сина буйсыну хәерлерәктер дә Бу гавам сәнгатькә багынган кеше өчен тәмугка тин. ул нечкә күнелле димиләр, тереләй яндыралар Хәтта берни белән дә исәпләшмәгән хыял да аның каты маңгаена бәрелеп кисәкләргә уала

Нәрсә булды? Житге. бүтән сорамагыз. Хәзер бер генә йота да

Ул калтыранган кулы белән өстәлдәге шешәгә үрелде, әмма ипсез һәм хәлсез бармаклардагы шома пыяла тыңламыйча идәнгә төшеп ватылды Хатын сусавын басарга теләгәндәй краннан су агызып, йотлыгы-йотлыга эчте. Хлор исе аңкыган су анын баш миен уятып җибәргән төсле тоелды Ә идәнгә хәмер җәелгән Үзе нәни генә күлдәвек, ә үзенең кодрәте дәрьяга тин: бер батырса—төпкә үк чумасың. Мөгаен, диктатор Зөлфиянең җиңүенә
сөенергә генә кирәктер. Акыл белән яшәгән кеше һәрвакыт ота ул, ә хис колы хыялый дивана исемен күгәреп көлкегә кала. Әтисе анын рәсем белән мавыгуын башта ук өнәмәгән иде. «Кеше балалары акыллы, алар акчалы һөнәрләргә укый, кызым,син нишләп кәкре сукмактан китәсе н?»—диде ул. Кәкре сукмак—туры гына йөри белмәгән хыялыйлар юлы икән! Рәссам Зөлфия егерме ел буе шуннан атлаган түгелме сон?!

Ул көзге каршысына басты. Хәмер парыннан тоныкланган күзләрдә сагыш бар иде. Хушлашу сагышы... Сау бул һәм бәхил бул, ижат! Иә, яна тормышыңны ни-нәрсәдән башлыйсын, диктатор Зөлфия? Әйе, сине: «Үзеңне тәртипкә китер дә, эшкә кил» дип кыстыйлар лабаса! Базарда чүпрәк-чапрак сатмыйсын—чыраеңны сытма! Үги анаң сине олы улынын дәрәҗәле оешмасына урнаштыра. Мәрхүм атан Ислам каберендә «кызым» дип борчылып ятмасын дип яхшылык эшли, янәсе. Үги ананын түрә малае нинди зур кәнәфи били (димәк, акчасы тау хәтле), ә карт әнкәсе мәчеттә идән юа, имеш. Боларны ишетеп кенә белә Зөлфия. Үги ана белән аралашканы юк. Ерактан гына күргән иде, ишегалдына ике катлы ташпулат төзегән түрә улы. Нишләптер иске агач өйне сүтмәгәннәр, ул, ятимлегенә әрнегәндәй, башын иеп, йокымсырап утыра шикелле.

Ай-Һай йөзе таушалган икән. Ничек кенә тәртипкә китерәсе моны... Диана, бәлки, рәтләп бирер. Ул, матбугатта, минем салонда дәваланган туксан яшьлек әбиләр дә яшь кызларга әйләнә дип, мактанып яза иде. Ә ана чиста, шома йөз нигә кирәк сон әле? Әйе, әйе, Зөлфия дөнья белән үзгәрергә җыена! Тукта, аның җанына тәңгәл килерлекме соң ул дөнья дигәнең? Зөлфия дә бүтәннәр кебек сөйләшергә, көләргә, еларга тиеш буламы? Кешеләр бер төсле көлә, бер төсле елый диләр. Ялган! Кемдер күңел белән, кемдер күз белән елый... Көлүләрдә дә аерма зур!

Ул таралырга торган аяк-кулларын көчкә селкетеп, ятагына ауды. Тәрәзәне ачып куясы иде... Янгырдан сон һава сафлангандыр Кара сөрем каплаган күк йөзен, бәлки, яшен чаткылары чистарткандыр. Хәл юк шул.. Тан аткач ул ничек тә аякланырга тиеш. Үзгәрергә диләр, ләбаса.

Диана аны танымады. Теләнергә кергән хәерче дип уйлады бугай, ишектән арырак үрә катып торган сакчы егеткә ым белән генә «чүпне урамга түгәргә» кушты. Зөлфиянең үпкәләргә хакы юк иде. Өстә иске йон свитер (җәй аенда!), аякта кайчандыр кыйммәт булып та, хуҗасы кебек төс җуйган түфлиләр. Үзе бизгәк тоткандай калтырана. Ул калтырау әзрәк тотсаң—басыла да анысы... Бәлки, шулай итәргәдер, ә? Анын тагын фатирында сатылмаган өч шәп картинасы бар. Жүн генә бәягә аткарсаң да, берсе-берсе йөзәр «биш йолдызлы» коньяк! Дөньясына кул селтәп эч тә, кабыгыңда бөгәрләнеп ят!

—Диана, бу мин, Зөлфия Солтанова,—диде ул үзенә табан ыргылган әзмәверне карашы белән абындырып. Ерткычка төбәп карасан—юашлана, имеш.

—Стоп, Вадим!—Салон бикәсенең күзенә җирәнү катыш гаҗәпләнү бәреп чыкты.—Зулямы? Шундый карачкы кыяфәттәме? Ужас!

—Курыкма, урындыгыңны буямам. Минем өс-башым юылган.—Зөлфия ишек төбендәге резин келәмгә кат-кат аягын сөртте —Гафу, әллә бай клиентларымны өркетер дисеңме?

—Уф- теле! Уз, югалган серле кош. Парижда сәяхәт итәсең дип ишеттем Йә, ни хәлләр анда?

—Әйбәт.

—Илдар чакырттымы? Арабыз өзелде дигән идеи, ялганчы. Нишләп болай алама киендең син, Зуля? Ужас, битеңә кислота сиптеләр мәллә? Может, Париж һавасы килешмәгәндер.

 

—Мине рәтләп буламы. Диана?

—Ужас! Тиреңне тунап янасын ябыштырсан гына инде

—Син могҗиза белән яшәртәбез дисен бит

—Әй, шулай алдамасан. аңгыра балыклар чиертәмени. Син совсем сәлперәймәгән әле. Ун сеанстан сон йөзен үтүкләнер, шәт Әйдә!

Түшәме көзгедән эшләнгән салон чит ил карабы шикелле ялтырый иде Шома идәндә таеп егылмас өчен үкчәсен без итеп кадый-кадый хужабикә артыннан иярде Зөлфия Чәч, тырнак буявы исе борынны әчеттерә иде

—Минем кабинетта бераз гайбәт тузаны кагыйк.—диде Диана. Мөгаен, ул, танышының тормышы маҗаралар белән шыплап тулган дип ялгыша иде —Йә, сиптер! Илдар белән бергә яшәдегезме?

—Кайда?

—Айда түгел, билгеле. Парижда!

Диана алтынсу тоткалы шкафтан чәркәләр чыгарып өстәлгә тезде. Йөрәк дәртләнеп типте. Салон хужасы статусына туры килер өчен ин кыйммәтле «Ьеннесси» коньягы гына тота иде.Тәннен сөягенә кадәр өши Мөгаен, дару урынына гына йотып куяргадыр Сонгы мәртәбә! Теле дә чишелер Әнә бит. үзе белән бергә сүзе дә кысылып беткән

  • Мин Казанда идем, Диана

—һы, кызык икән! Өй туена чакыртып мастерскоена кеше җибәргән идем. Андагылар сине чит илдә дигән. Нәрсә. Илдар белән янадан кавышуыңны бездән яшерәсеңмени?

—Яшермим, өйдә идем мин

—Кем белән?!

—Женнәр белән. Авырдым.

—Чирең нинди инде, ә?

—Аңламадым.

Диана күзне кыздырып чәркәләргә коньяк койды.

—Ярар, берәр суперкартина ясагансыңдыр әле. Сез ижат дип ай-кояшны сүндереп, дөм караңгыда да яшәргә риза. Шуна син бетәшкән дә. Әйд күрешү хөрмәтенә, яме!

Зөлфиянең өстәл кырыена ябышкан кулы кыяр-кыймас кына чәркәгә үрелде дә, утта пешкәндәй, кире аска салынды. «Сонгы тапкыр, сонгы тапкыр!—диде эчтән ялварулы тавыш —Дару итеп кенә!»

  • Рәхмәт, без бит моның белән дошман —Зөлфия йөзен читкә борды Бу алдашу анын үзен ышандырыр өчен кирәк иде.
  • Кыстамыйм,—диде Диана уймак иреннәренә сыланган коньяк тамчысын бармак очы белән сөртеп —Алайса, вакытны сузмыйк, мин хәзер сине егет-кызларыма тапшырам Сыларлар, буярлар, тигезләрләр

—Кара әле. Диана Акчасын бер-ике айдан бирәм. ярыймы ? Мин хәлле генә җиргә эшкә урнашам.

Салон хуҗасы аптырамады:

  • Мин акчага тук. дустым,—диде —Мәхәббәттә генә ач Син безнең хезмәт өчен бүтәнчә бәхилләрсең. Ирем белән аерылыштык бит без. Мин анардан ни наз. ни җылы сүз ишетмәдем Исемемне дә бозып Дию ана дия иде. Берәүне йортыма ияләштердем мин Яшь. дәртле, чибәр Ике метр буй. чем-кара чәч. күпертмә иреннәр Ужас чибәр' Менә син мина бәгырькәемнен портретын ясыйсын Түләү шул сина.

Зөлфия ялгыз чәркәгә күз сирпеп алды Ымсындыра, шайтан алгыры' Тәмен генә татыйсы мәллә?

—Бу альфонснын сурәте ниемә хажәт инде. Диана?

  • Миннән баерак хатыннар бармак селкесә ташлар инде ул. Шул чакта картинасын кочаклап йоклармын. Әй. шаяртам ла! Үзенен никадәр матур

 

икәнен күрсен дим. Марсымның туган көненә шундый шаккатыргыч бүләк бирәсем килә. Ну, син тәкъдимемә ризамы?

Ялкауланган баш мие җавап әвәләгән арада Диана аны кызларга илтеп тә тапшырды. Башта Зөлфияне коры саунада тирләттеләр, аннары ниндидер майлар тамызып ваннада җебеттеләр. Бу процедураларны үткәч, үлән чәе эчертеп ак жәймәләргә урап, сәкегә салдылар. Кытай массажына өйрәтелгән тар маңгайлы егетнең җитез бармаклары каткан буыннарын уып йомшартканда гына ялкау баш мие «уянды»: «Рәссам Зөлфияне гамәлдән сыздылар лабаса! Альфонс портретын кем ясый?!»

Зөлфия бурычка батканчы ычкыныйм дип сикереп тормакчы иде, зәңгәрсу савыт тотып баш очына икенче бер оста килеп басты.

—Массаждан соң битегезгә керешәбез,—диде кыз, аның яңакларына жинелчә генә кагылып.—Тирегез коры икән. Без сезгә майлы кремнар сайларбыз. Иртә-кич шуны сөртерсез.

Ул үзен куна тактадагы төче камыр кебек хис итте. Аны әвәлиләр, изәләр һәм шушы массадан нидер «пешерергә» өметләнәләр. Каш-күз, ирен-борын ясалыр, әлбәттә. Болар адәм баласының тышкы кабыгы. Ә эчтә? Анда кем генә шифалы һәм кодрәтле сүзләр иңдерер икән ? Кем жылы куллары белән иркәләп, жаннын сулкылдавын басар?

—Йөриләрдер, иеме?

—Нәрсә дисез?—Косметолог кыз аның йөзенә иелде.

—Сездәге яшәртү сеансларына йөриләрдер дим.

—О! Диана Мурзаевна иң югары даирәдәге ханымнарга гына хезмәт күрсәтә. Бездә мэр хатыннары даими клиент. Ә сез кем?

—Диктатор Зөлфия Солтанова.

—Ә, түрә алайса. Сезнең исем-фамилиягез таныш, тик ул башка кешенеке. Тагын рәссам Солтанова да бар. Элек мин театрда грим салучы идем, күргәзмәгә дә еш бара идек, безгә Солтанованын картиналары ошый иде.

—Сәлимова!—Ишек төбендә Диананын зәһәр тавышы яңгырады —Күпме кисәтергә була: клиентлар янында такылдама!

Киенү бүлмәсендә аның иске киемнәрен чүп савытына бөгәрләп тыкканнар иде. Диана элгечтәге костюм-итәккә ымлады:

—Әнә, шуларны ки. Безнең гәүдә үлчәмнәре бер. Мәскәүдәге модельер Зайцевның күргәзмәсеннән бу. Эксклюзив әйбер. Төсе чәчемә килешмәгәнгә күрә яратмадым.

Зөлфиягә бик кыен иде. Шулай ук мескенлекнең чигенә килеп терәлде микәнни?! Аны кычкыртып сатып алалар! Ә ул карышмый!

—Кыйммәттер. Акчасын бирермен. Соңрак.

—Вәгъдәләштек бит инде. Синнән—сөеклемнең портреты!

«Мин иҗат дөньясы белән саубуллаштым иңде!»—дип нишләп әйтмисен, җебегән?

—Бәлки, син аңа машина бүләк итәрсең, Диана?

—Жүләрем! Гаражда ике чит ил арбасы! Утырсын да чапсын. Бутиктан гына киендерәм, супермаркеттан гына ашатам, ефәктә генә йоклатам мин аны! Син бит әнә теге драматург абзыйны, кем әле ул. «Мәхәббәтем» авторын ничек оста чәпәдең! Тач үзе! Хәтерлисеңме, син шул абзыйны киндергә авыштырганда мин көн дә мастерскоена килеп, почмакка гына посып күзәтә идем. Гашыйк идем шул Мыекбайга. Аның самый популяр чагы иде. Үзем дә гади чәч кыркучы гына идем әле. «Миңа керегез, чәчегезне матурлап кисәм,»—дигәч, ул, мине түбәнсетеп көлде Һаман яшь калырмын дигәндер, карт аю. Кстати, театрда пьесалары һаман уйналамы’’

—Белмим, Диана.

 

аалэмвгЕа җирдән..

—Хи, син үлә-үлә ижат иткәнсен, Зуля! Дөньядагы яналыклардан да бихәбәр икәнсен. Да, костюм сина таман гына, йөзенне дә ача!

«Ник сырланасын син, ә?—диде диктатор Зөлфия.—Мә дигәндә ал. Бу ханымнын байлыгы савытыннан ташып ага. Ярар, тиз генә халтура әтмәлләп бирерсен шунда. Бүген киндер буяучы урта куллар заманы.»

Бу әзрәк күнелне тынычландырды кебек. Рәссам закапардан баш тартмый инде ул, тик объект кына күнеленне тырнамасын. Остаханәдә дистәләгән ижат әһелләренен сурәтен ничә еллар буе ник саклый икән ул. Барысы да өстәгеләрнен әмере белән эшләнгән. Арада теләр-теләмичә генә, теш кысып кына ясалганнары да күп.

Диана салоныннан Зөлфия тагын да авыраеп чыкты. Гүя ул үзе түгел: Зайцев киеме гәүдәсенә килешсә дә, хәрәкәтләрен чикли, ә аягындагы Диана чүәге очы белән асфальтка кадалып, тигез жирдә абындыра иде Ул ике квартал жәяү баргач, җимерек йортлар аша узып Татар Бистәсенә табан борылды. Шәһәр кешесе өчен нигез төшенчәсе бар микән ул? Менә шушы урамнарда анын балачагы йөгереп йөри Хатирәләр канат очы белән аның хәтеренә кагылып-кагылып ала. Ә ул—битараф Ичмасам күнелнен бер кылы чыңласа икән! Авыллар гына ул: «ата-баба туфрагы» дип аһ итә. Әнә Василыч, киндергә күз яше тамыза-тамыза Киеклесен күчерә. Ауган коймаларны, картаеп янтайган өен, капка төбендәге ялгыз имән агачын Фатирдан фатирга күченгән ташкала халкы кайда жанын утыртсын ди' Юкка гына космополитлар шәһәрдә тумыйдыр шул инде. Ә бит Зөлфиянең Татар Бистәсендәге йорты—төп нигез. Ул шунда туды, шунда үсте.. Ә нигә хатын аны сагынмый икән сон? Мона үги ана гаепле дисән—әтисеннән ун яшькә олырак карчык кызны кыерсытмады лабаса! Ул хәтта мәрхүмә әнисе урынына да дәгъва кылмады шикелле. Раушания апаны әтисенә димләгәндә анын бердәнбер олы малае чит илдә эшли иде Баш әйләнә Ул бит. бик теләгән тәкъдирдә, кара яндырып чәй эчә ала Хәер, аны хәлләндерсә, бары тик... Юк, юк, кайда син, ихтыяр көче?! Уйлатма хәмер турында, уйлатма! Үги анасы белән чәй эчә Зөлфия хәзер Турларына килеп җиткәч кенә ник туган йортын күрмәмешкә салышсын ди ул!

Хатын капка тоткасына орынган гына иде, ишегалдыннан йомшак тавыш ишетелде.

—Кер. кызым, кер, капка бикләмәгән —Раушания апа бауга керләр элә иде —Мәчет сөлгеләрен юып киптерәм,—диде карчык, күрешергә дип ике кулын сузып —Мин сине ерактан ук шәйләдем, урам очыннан ук. Кайларда югалдың син, кызым?

Зөлфия бу күрешүне өнәмәгән кыяфәт чыгарып, иске өйнең нүешенә сөялде. Карчыкка авыз турсайту—көлке иде. билгеле. Кайдадыр офыклар артында калган үсмер кыз үртәлә шулай. Ана килешә тагы!

—Әгәр керәм дисәң, ачкыч өйалды ишеге башында,—диде Раушания апа. Ул да каушаган иде кебек. Ничек каушамасын ди! Биш елдан соң үгиен белән йөзгә-йөз очраш әле син!

—Вакытым юк.—Зөлфия каядыр «ашыга» иде

—Анда һәммәсе дә элеккечә, кызым Инәсенә дә тимәдем

—Нишләп сүтмәдегез? Ишегалдыгызны ямьсезләмәс иде

—Аллам сакласын, сүтәмме сон. кызым Исламымнын ядкәре лә ул!

Бергә ун ел яшәп өлгермәделәр. «Исламым»га төрләнгән. Кавышканда инде берсенен чәче агарган, икенчесенең биле кәкрәйгән «яшьләр»дә ярату булган микәнни?

—Газ торбаларын да кистермәдем, җылы торсын дип. Туып-үскән нигезең лә, кил дә яшә. кызым

—Минем дә бу йортка дәгъвам юк инде. Фатирым бар чөнки,—дип Зөлфия
сүзен өзеп, кузгалып китмәкче иде, хәлсезлекгән чак кына егылмады.

—Туктале, тукта, кызым,—дип үги ана беләгеннән тотмаса, мөгаен ул, йөзтүбән җиргә кадалыр иде.—Авырыйсын, ахры. Йөзен шикәр төсле ап-ак. Мин сине болай гына җибәрмим, уйлама да.—Карчык көчле иде, ул аны баскычтан култыклап менгезде. Зал бүлмәсендәге озын диванга капчык кебек сөяп утырткач, атлый-йөгерә, икенче ишеккә чумды, аннан нечкә билле касә белән ниндидер сыеклык алып килде.

—Мә, эч. Сукыр кычыткан суы. Тынычландыра ул. Кап-кайнар. Термостан гына агыздым.

—Рәхмәт, ни...

—Ярый, апа диген. Әни дияргә зур иден шул син. Мин сине эзләп фатирына кат-кат килдем. Безнен мәчеттә сезнең йорттан Халисә атлы хатын дин сабагын өйрәнә. Сүз җебе тартыла-тартыла йомгакка син чорналдың, Алланын рәхмәте. Беләм мин аны , ди, түлке ди, өеннән урамга сирәк чыга, бик нык авырый, ахры, килеш-килбәте тач сырхауныкы, ди. И-и, үзәкләрем өзелде синен өчен. Рәсем сырлап кына кем тамак туйдырсын икән! Ач ята инде, дим. Илшатым кайтып, Казанда зур оешма җитәкли башлады.

—Мин улынны бер тапкыр да күрмәдем...—Төнәтмә әче иде, телен бөрештерә иде. Их, әче каптырып кына адәми затка әверелсәк иде.

—Күрерсең, боерса. Улым мәрхәмәтле минем. Сеңелеңне эшкә ал дигәч тә, килсен, әни, диде. Шуңа хат язып, почта тартмана Халисә аркылы салдырдым, кызым.

—Мин аңа нинди сеңел инде... Жиде ят...

—Син Исламымның газиз баласы, Зөлфия. Илшат сина абыең, бел!—диде үги ана кистереп.

—Ә мин дөньясына төкердем бит әле. Алты ай туктаусыз эчтем.—Ни кылана инде, ә? Нишләп ул тиктомалдан гына эчендәге чүп-чарын түгәргә тотынды? Кем итәгенә диген?! Үги анасының! Әрнеп әйтсә иде ичмасам, көлеп сөйли бит!

—Ләхәүлә... Газиз Аллам, үзен иман баганаларын ныгыт!—диде карчык үзалдына. Аның тавышында бер гаҗизлек сизелә иде. Менә ул хәзер битәрләргә керешер. Әгәр кыюлыгы җитмәсә (үги кыз ла!), Зөлфия аны үзе котыртыр. Әйдә, рәхәтләнеп тиргәсен!

—...күрше Вера базарда чүпрәк сата иде. Эчәргә җитмәгәч, табак- савытларны ана биреп саттырдым, киемнәремне, тунымны Бу өстемдәге костюм бер танышымныкы... Бурычка, диде. Мин анын бойфрендынын, ягъни яшь сөяркәсенең портретын сырларга тиеш.

—Кеше сурәте ясама! Теге дөньяда алар синнән жан сорарлар ди.

Үги анасы «эчәм» дигәнне ишетмәде мәллә?

—О, алайса минем бер җанымны ничәмә-ничә адәм бүлгәли икән. Остаханәдә җәмгысы ун портрет ята.

Юк, юк, карчык сангырау түгел иде, ул барысын да ишетте. Анын көләч йөзе сүрәнләнеп, күзләренә шом инде. Ул ачуланып камчысын болгаган тәкъдирдә дә файдасыз иде. Зөлфияне йокы басты, чуен кебек авырайган баш кырыйга янтая да янтая иде. Артык тынычландырды монын сукыр кычытканы... Әллә өй һавасы килештеме? Ишегалдында һаман гөлләр үсә икән. Мәрхүмә әнисе казыган түтәл урыннары да күчмәгән икән... Керфекләрен йомарга гына курка менә. Диварларда эреле-ваклы җанварлар тагын җанланыр кебек.

Карчык пош-пош дога укып, аның өстенә калын шәл япты. . Сонгы айларда Зөлфия тоташ өч сәгать тә йоклый алмый, саташып уяна иде. Беренче мәртәбә йокы аны тирбәтә-тирбәтә бишеккә салды... Ул хәтта төш 16

 

тә күрде. Матур, якты, илаһи төш иде бу. Ак болытлардан саркыгандай колакка тонык кына булып азан тавышы ишетелде. Анын моны тунып каткан йөрәкне сул кыллатып җибәргәндәй тоелды Иҗаттан гына тукылган җан мәңгегә шушы төштә калырга теләгәндәй, тән кабыгыннан чыгарга дип бәргәләнде. Уянгач та берара ул, кымшанмыйча ятты. Тәрәзә артында куркыныч дөнья! Анын ташкыны язмышларны йомычка төсле дәрьяга ташлый. Анда йөзә белгәннәр дә бата...

—Уяндынмы, кызым?

—Озак йокладыммы?

—Ярты сәгать. Тынычлыгын юк синен, кызым. Өшкерергә кирәк сине. Алла кушып, ярдәме тияр.

—Әкият!

—Чирен куәтле, чирен шайтаннан, кызым.

—Куәтсезләнер әле, көрәшәм бит менә шайтанын белән, икенче тәүлек иренемне дә чылатмыйм — Зөлфия үги анасы белән тырпаеп, тупас кына сөйләшә иде Капкадан кергәндә үк шуна көйләнгән тавышны ничек йомшарт. _ын ди! Ә күнелнен бер читендә чеметем генә яктылык шәйләнде Бәлки терелер... Бәлки, хәшәрәтләр бүтән эзәрлекләмәс Галлюцинация нәтиҗәсе ул, берни түгел. Чирен шайтаннан дип, үги ана әкият сөйли.

Капка төбендә Зөлфия шул чеметем яктылыкка сөенеп:

—Төшемдә кемдер азан кычкырды. Моны нәрсәгә юрарга икән?—диде. Үги ана белән коры гына саубуллашу унайсыз иде

Карчык, яулыгын төзәткәләп:

—Илшатым ул, бүген җомга көн, мәчеттә җәмәгать намазына барышлый өйдә азан әйтеп чыга,—диде —Абыена иртәгә үк сугыл, кызым

...Ә Зөлфия абый кеше белән очрашырга ашкынмый иде Ана бит әле өр-янадан туасы бар Шешенгән йөз, нурсыз күхтәр, чалшайган аяклар Шуна ул көзгегә артык карамаска тырыша. Абыйсынын кырыс сакчылары *Бу нинди убыр?»— дип, шикләнеп, тышкы ишектән дә уздырмас

Өенә кайткач, хатын бәләкәй сумкасыннан төргәк тапты. Биш мен сум акча! Монысы нәрсә? Абау, дога! Ә бусы әтисенен машина ачкычы. Бармаклары шешкәч, ул машинасын Зөлфиягә биргән иде. Иске «Ватта» нык иде әле Кыз, чит ил арбасын анардан өстенрәк күргән иде дә, бәрелеп, алдын җимерде шул. Алты ай стоянкада җил ашап күгәргәндер, төзәтерлеге юктыр иңде Болар, һичшиксез, юмарт үги ана күчтәнәчләре иде. Зөлфия доганы көзге кырыена ябыштырды, ачкычларны кире сумкага салды, ә акчалар тиз генә кулдан шумады, ул аларны бер урталай бөкте, бер турайтты. Ярыйсы гына байлык бит әле бу... Ипи-шикәргә дә җитә, тегесенә дә... Соңгы тапкыр дип ант итә ләбаса! Хәер, ул «сонгы»ларнын башы-азагы күренми инде. Ә монысы, чын мәгәр, сонгы тапкыр. Кемдер эчтән аны куәтли: • Әйдә, сонгы тапкыр!»

Әйтерсең ниндидер көч анын муенын ун якка каерды. Күз үзеннән-үзе догага төште. Яшел җирлектәге анлаешсыз хәрефләрдән нур сирпелә төсле иде. Ул сихерләнгәндәй карашы белән берәм-берәм аларны «чүпләде.» Әтисе кызынын ир балалар кебек машинаны оста йөртүенә шатлана иде. Ул чакта Казан урамнарында руль боргалаган хатын-кызлар сирәк иде Догадан җылы дулкын бәрелә Түз, чыда... Башында, дөбер-дөбер күк күкри. Анын кайтавазы дан-дон лепкәгә суга: «Сонгы тапкы-ы-р •

Ишек бикләнмәгән икән, күршесе Вера керде. Култык астына кыстырган шешәсен шык иттереп пианино өстенә бастыргач

—Фу, арыдым, биш күлмәк саттым, бик удачный көн,—дип. диванга кырын ауды —Икесен алама подружкам вечерга кигән иде, шәраб табы бар. тәки шуна бәйләнде бер түтәй. Пычрак, ди Менә этикеткасы, өр-яңа дип тәки күзен будым. Давай, унышны юабыз, бүген үзем сыйлыйм.

Зөлфия язудагы хәрефләр тәэсиреннән айнымаган иде. Югыйсә ул бу тәкъдимне ишетү белән бәллүр чәркәләрне чынлатып, Вера каршысына тезәргә тиеш иде.

—Әй, бабье! Нишләп һаман сураясын син? Давай!—диде күршесе, түземсезләнеп.

Үги ана бу доганы ник аңа бирде икән? Ни-нәрсәгә ишарәләде икән ул? Син иманлы нәсел кыйпылчыгы дип хәтерен уятасы килдеме9 Әтисе кайта- кайта сөйли иде шул: «Минем мөәзин бабайны кара елларда дин ялчысы дип гаепләп, атарга кушканнар. Моны авыл куштаны милисиәнер Гыйздулла башкарырга алынган. Аркасына мылтык түтәсе белән төя-төя япан кырга куган ул бабайны, үзеннән үк кабердә казыткан. «Улым,—дигән бабай,—үләр алдыннан ике рәкәгать намаз укырга рөхсәт ит,»—дигән. Кансызнын әзрәк мәрхәмәте уянгандырмы шунда, укы, түлке мин тәмәке тартып бетергәнче генә, дигән. Гыйздулла махрасын өч-дүрт суырып артына борылса, бабайдан җилләр искән, ди. Качкан дисән—әйләнә-тирәдә тау юк, чокыр юк, кабер дә буш ди. Куштан акырып-бакырып авылга чапкан. Авызыннан күбек ага ди, күзләре шар ди моның, шуннан ул акылдан язган. Гыйбрәт бу, кызым.»

«Матур әкият...—дип көлемсери иде Зөлфия —Бик матур әкият...» —Бабье, әй!—Вера шап та шоп кул чапты.—Кая карап катгын син? —Бар әле, тай моннан. Шешәңне дә ал!

—Нәр-сә?

—Вера, тай!

—Үзем сыйлыйм, ахмак! Бер әйбереңне дә сорамыйм. Похмель ярсыта сине, дускаем, сал әле менә, кәефен момент күтәрелә,—дип сайраган хатынга ул тагын кычкырды:

—Тай!

—Ярар, ярар. Иртәгә үк өстендәге тәти күлмәгеңне тотып керәсең әле син миңа. Сатып, баш төзәтергә акча бир дип, күз яшенне тамызасын әле син, киндер буяучы рәссам кисәге!

Зөлфия күршесенең базар теленә күнеккән иде, ләкин «рәссам кисәге» дип мыскыллау анын күңелен рәнҗетте. Ул Вера артыннан ишекне каты гына тартып япты, хәтта шкаф селкенде, хәтта догадагы бизәкле хәрефләр биеште. Бер уйласаң, хатын бары тик үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Рәссам исемен кем пычратты?—Зөлфия! Яшәү рәвеше белән кем анын дәрәҗәсен төшерде?—Зөлфия! Шуннан сон башкалардан нинди хөрмәт көтәсен ди! «Ярдәм ит,—диде ул билгесезлеккә пышылдап — Рәсемнән бизеп өр-янадан тормыш башларга ярдәм ит, зинһар!»

Жан сулкылдап җавап кайтарды: «Бизмә-ә-ә». Иҗат сагышы бәгырьне телә иде. Буяу-киндерләрен сагына мәллә Зөлфия? Моңарчы хәмер белән күмелеп торган үзе рәхәт,үзе газаплы мизгелләр тагын кайтырга маташа мәллә? Ник, нигә?! Ул алардан китте бит инде, китте... Диктатор Зөлфия төзегән канун буенча яши хәзер. Төс-битен ыспайлагач, җитди ханым кыяфәтенә кергәч затлы офиска эшкә урнаша. Кем сыйфатында? Идән юдыртмаслар, мөгаен. Шуңа күрә «абый» ла ул. Көлке, әлбәттә. Юк. кызганыч! Юк. катке дә, кызганыч та түгел! Бу—тормыш чынбарлыгы. Кешелек кыйммәтләре изеп- сытып корылган гарип җәмгыятькә киндер буячы кирәкми! Әйе. рәссамнарны шулай дип атыйлар бүген. Житге, күңелеңне кызган, елатма...

2

Аркасын таш баганага терәгән малай янында ул туктап калды. Бала теләнә! Иске кәләпүш төбендә вак тиеннәр ята Табыш әлегә бик сыек.

—Исәнме?—диде Зөлфия, якын танышына эндәшкәндәй —Ник соранасын, энем?

—Әни авырый, ана даруга акча җитми.

—Беренче көн мәллә? Элек күзгә чалынмадың,—«Чалынмадын» имеш Әйтерсен кеше күрерлек хәлдә иде,—Мәктәп бакчасында жәйге практика үтмисезмени?

—Төшкә кадәр су сибәм, аннары теләнәм.

—Әгәр мин сина кәгазь акчалар бирсәм, бу кәсебеннән баш тартасыңмы?

—Синнән кем алган ди сон!

—Бәй, нишләп?!

—Акчан хәрам синен, апа. Син хәзер генә «рюмочный»дан чыктын Анда абый-апалар хәмер чөмерә.

Зөлфия кызара-кызара акланды:

—Сатучыга элеккеге бурычларымны түләдем Мин ап-аек, энем. Син монда көнозын кояшта янып та дарулык акча жыялмассын. Мә, ике мен тәнкә. Тиз генә өеңә йөгер!

Үги анасының акчасына хужа табылды, шөкер

Малай кулын күгәреп укыгач, битен сыпырды

—Тукта, әз генә сабыр ит!—диде хатын, сумкасында актарынып —Бу нинди дога? Син андагы хәрефләрне таныйсыңмы?

—һе, танымыйча ни. «Лә-ә—иләһә илләләһү. Хаюл каюм, ләтәэхүзү...» Аятелкөрси лә бу, апа. Жен-пәридән саклый ул. Мин апа. ел саен жәйге каникулларда мәчеттәге лагерьда гарәпчә укырга өйрәнәм,—диде малай горурланып.

—Алайса теләнү ярамастыр инде сина, энем.

—Әнине үтерәсе килми лә, апа-а,—дип сузды яна танышы

—Чү,—Зөлфия анын башыннан сыйпады —Берүк савыксын анан Син алга табан ничек яшәмәкче буласын? Максатың бармы сон. дим.

Зөлфия, гүя үзенә теләктәш эзли иде Ул да. малай кебек үк. жәмгыятьнен артык ботагы, аның да тамырларына балта чабалар. Зөлфия ичмасам әзрәк яшәп карады, ә бу бала ни инде, аның дөньяга күзе дә ачылмаган, ә алдында кап-кара пәрдә.

Малай чалбар балакларының тузанын какты

—Үсим генә. апа. Мәктәпне тәмамлагач фиргавеннәр иленә китәм. бөтенләйгә, әнине алып. Анда мин ватылмый торган пирамидалар төзим.

Көлмәде Зөлфия. Чөнки танышының йөзе житди иде

  • Бар. әниенне зарыктырма,—диде ул, малайны жинелчә генә этәреп — Оч, энем!

Ул көләргә тиеш тә түгел иде Кайсы жире мәзәк сон әле моның? Бала фиргавеннәр иленә китәргә хыяллана, бала хыялы әллә ничә катлы офыкларны ертып уза, киресенчә, Зөлфиянен хәле көлке.Менә ул киләчәген билгеләп сызган юл бик кыска: матурлык салоны һәм офис

Диана аның килеш-килбәтен өнәмәде.

—Тагын иске чүпрәкләргә төренгән!—диде —Кайда минекеләр9 Аулак тыкрыкта чишендерделәр мәллә?

  • Мә!—Зөлфия төенчеген урындыкка атты —Кичтән юып киптердем — Һәм хатынның кулына акча сонды —Кичәге дәвалау сеанслары өчен Өч кенә мең, әз. билгеле. Соңрак бәхилләрмен, яме.’

-Ай-яй, хәтерең саеккан, дускаем Оныттыңмы, син портрет белән түлисең. Без шулай килештек ләса.

—Түләмим, чөнки альфонсның сурәтен ясамыйм

—Ужас! Ризалаштың ләса! Мин сиңа өстәп акча да бирәм, Зуля Күпме, йә.’ Йөз мең, йөз илле мен?

Моңа ничек аңлатырга икән? Хикмәт бәядәмени1 Байлар бөтен нәрсә
дә, шул исәптән иҗат кешеләре дә акчага сатыла дип уйлый. Анысы дөрес уйлый: дөньясы белән шул кәгазьгә табынгач ни...

Еларга җитешеп иреннәре дерелдәгән Диана тәкәбберлеген жинеп һаман аңа ялварды:

Үтенәм, яса инде, Зуля. Марсның ин зур хыялы—портрет!

—Үзен көзгедән күрмимени?

—Мин сине алдадым, Зуля. Бүләккә түгел ул. Фәлән-фәләннәрне күргәзмә түренә чәпиләр, минем дә алар янәшәсендә торасым килә, ди. Яшь нәрсәкәем, мәйтәм, фәләннәр танылган шәхесләр, дим, халык аларны белә, дим. Мине дә танырлар, ди. Шартымны үтәмәсән, китәм, ди.

Зөлфиянең җен ачуы кузгалды Башта байлык кирәк, аннары—дан- шөһрәт. Нишли бу адәм актыклары?!

—Китсен, тотма.

—Сиңа әйтүе җиңел. Син ирләр яратмыйсын. Илдарны да үзеннән биздердең,—дип шыңшыды Диана.

—Гафу ит, мин күргәзмә өчен альфонслар ясамыйм!—дип кырт кисте Зөлфия.

—Анысы минем хәсрәт, дускаем. Анысын үзем җайлыйм. Залдагы бөтен урынны сатып алам Марсым хакына! Йә, Зуля, ризалык бир!

—Авторын күрсәтмисез.

—Ә? Ну киребеткән син, Зуля. Хуп, хуп,—диде Диана, ул яңадан һавалы салон хуҗасына әйләнде. Бармак шартлатып кына кызларын чакырды — Клиентның бүген вакыты тыгыз, сеанслар иртәгә күчерелә —Һәм ул җитез генә өч меңне Зөлфиянең кесәсенә тыкты.

Иртәгә күрешәбез дип дустанә аерылышсалар да, ул әлеге заказга битараф иде. Жан да сызланмый хәтта. Халтура өчен ник сызлансын ди! Кан белән йөрәген аша юдырган әсәр генә төн йоклатмый. Бала тудырырга әзерләнгән ана кебек, син аның дөньяга аваз салганын дулкынланып та, хафаланып та көтәсең... Кемдер сабыеңның кимчелекләренә төртеп яманлар, кемдер мактар. Ә бала якын һәм газиз, ана берәүдән дә тел-теш тидертәсе килми! Ләкин иҗатташлар авызыннан гадел бәя сирәк ишетелә. Әлегә көнчелек чиренә дару табылмаган. Бердәнбер фикердәше Илдар чит илдә. Ирләр ярата Зөлфия, тик ул күплек санда түгел, ул—берәү генә... Илдар биш ай элек аны ташлап, Парижга очты. Шуннан бирле аралар өзелде. Сагыну бар, юксыну бар, мәхәббәт бар, Илдар гына юк...

Бу юлы үги анасы тагын да ачылып каршылады.

—И кызым, син капкага орынган саен атаңның рухы кинәнәдер. Кызым нигезенә баш иядер дип.

—Әтинең машинасын алсам, ачуланмыйсынмы?

—Бәрәкалла, ачкычын кулында, кызым. Рәхәтен күр! Гаражда шул килеш ул, Исламым төсе дип атна саен тузанын сөртәм.

Үзен хәлсез итеп тойган Зөлфия машина кузгатырлык көчем калмаган дип юкка борчылган икән, айгыр кебек зур «Волга» аңа бик тиз буйсынды: хатын аны кабызып, капка төбенә чыгарып та бастырды. Карчык янында кичәге кебек теленә салынмады ул. Юаш кына:

—Илшат абыйга сәлам әйт. Мин анын белән тиздән очрашам,—диде.

—Артык сузма, кызым.

—Дога өчен рәхмәт. Мөгаен, мине өшкерергәдер.

Бу теләк ничек кинәт кенә тел очыннан тамды соң әле? Әкият дип кәперәйгән иде бит...

—Өшкермичә ни! Мөслимә абыстай исән, диләр. Яшүсмер вакытымда ун аягым тартышкач, аңа күрендем мин. «Синен икс галушыңа да ырымлап кабер туфрагы сипкәннәр, сулын кагып кигәнсен, шуңар анысына бозым
зәхмәте тимәгән,»—дигән иде абыстай. Өч мәртәбә өшкергәч, тәки хутланды аяк. Мөслимә әбиеннен сулышы шифалы иде И Аллам, карттыр инде үзе Сез карендәшләр. кызым. Исламнын бабасы белән Мөслимә абыстай— туганнар.

—Абыстай кайсы урамда яши?

—Әтиеннәр авылында. Суык Чишмәдә. Минем дә авыл инде дә... кайтыр идек бергә дә...—Карчык нәрсәдер әйтеп бетермәде. Зөлфия исә «әйт», дип куәтләмәде. Ул күпме генә тырышса да үги ана белән икесенен арасындагы бозны эретә алмый иде Күнеленен ин читендә искерсә дә гел янарган үпкә елышкан... Югыйсә ул әллә кайчан жуелырга тиеш иде Раушания апа алар йортына аяк баскан көнне үк көндәшенен күлмәген киде, яулыгын бәйләде Әй шуна үртәлде дә сон Зөлфия! Сонра үртәлү рәнжүгә әверелеп йөрәккә төенләнде. Хатынынын башбаштаклыгын әтисе хуплады тагы'

—Әйберне сандыкта черетеп исраф итмәскә шул,—диде.

  • Кума, сакланып йөр. кызым.

Карчык анын уйларын укыса икән!

Машина хужа әмере белән остаханәгә турылады. Коридорда тынлык, идәндәге тузан, пырылдап очар өчен аяклар көтә иде. Гадәттә, жәй борын төртүгә, рәссамнар кошлар кебек жим эзләп, кайсы кая тарала. Василыч. мөгаен, урмандадыр, чөнки табигать анын стихиясе Бүлмәсен ачуга борынга кипсә дә дивар-түшәмнәргә сенгән таныш буяу исе бәрелде Таныш кынамы соң! Елатыр дәрәжәдә тансык та иде ул. Шуна күрә хәлсез йөрәк кызу-кызу тибәргә кереште. Их, хәзер үк киндерне өстәл-тактага беркетеп сызасы- бозасы иде. «Хисләреңне ташытма,— диде диктатор Зөлфия — Бүлмәнне чүп-чардан арындыр.»

«Чүп-чар » Бала итеп күргән картиналар хәзер шулай атала микәнни? Диктатор кызды: « Атала, әйе,—диде —Алар кемгә кирәк, ә? И үләсез инде халык дип җаныгызны фида кылып. Гавам бүген сезгә соклана, ә иртәгә шедеврларыгызны учакта яндыра!»

Яндыра? Менә бу ичмасам шәп идея! «Волга» иркен машина иде. ана берьюлы унбиш картина сыйды Зөлфия әкрен генә шәһәр читенә чыгып китте. Эч пошканда үзенә сыендырып юаткан каенлыкта жил сындырган ботак-санак күп иде Учак тергезер өчен коры-сары жыеп өйгән чакта гына анын янына тәбәнәк буйлы ир-ат килеп туктады Зөлфия ашыкмыйча гына «кәжә сукмагы»ннан бу тарафларга табан теркелдәгән кешене бая ук абайлаган иде. чөнки абзый дөньяны иңнәренә күтәргәндәй ярым бөгелеп атлый иде Килеп баскач та ул гәүдәсен турайтты Кулындагы сары бидонын җиргә куйды. Зөлфия картиналарны чирәмгә ташлаган иде. абзый аларга күз йөртеп алды. Шуннан сон гына:

  • Ни хәл. сенел?—диде —Каенлыктагы кош-кортлар өчен күргәзмә оештырасын мәллә?

Аңа дорфа гына «әйдә, юлында бул» дияргә иде дә. тик әдәп чабудан тартты Бу абзыйны кайдадыр күрде лә ул. Кайда?—анык кына хәтерләми Эчү жүнлегә илтмәде, баш миен сыеклатты

  • Инквизиция учагы якмакчы идем.
  • Егерме беренче гасырда кемне тәмуг угында көйдерәсең инде, сеңел ’ Бездә хәзер ут төртмичә генә кисәүгә әйләндерәләр түгелме сон'* Ни эзе. ни көле. Син бит рәссам, әйеме? Син—Рәшит Даниловичнын шәкерте идең теге заманнарда, эһе Без аны «матур бака» дия идек, авызы зур иде анын Үзенә охшый иде кушаматы «Мәңгелек йорт»ка иртәрәк күчте мәрхүм, эһе Ул сине: «Ин өметле укучым», дип мактый иде. эһе Менә хәтер иләге тишелмәгән икән әле безнең

—Сез кичләрен анын мастерскоенда эчеп утыра идегез, әйеме’

—И, сеңел, эчү дип аталса икән ул! Без анда сүз сөйләп, шул сүз тәменнән, сүз ләззәтеннән исерешеп таннар аттыра идек. Бүген бармы сездә андый кич утырулар?

-Юк.

—Беләм, юри генә сорыйм, эһе. Сүз тәме бетте шул. Жырлый-жырлый аккан күңел чишмәләре саекты шул. һәркем үз эченә бикләнеп ижат итә. Уртак сөенече генә юк...

—Син кем, абзый?

—Минме? Минем исем эчтәлексез, сенел. Гап-гади шагыйрь без. Көн- төн язабыз да язабыз. Шигырьләр биш капчык, ә китап берәү генә. Син инде йә бер китап белән шагыйрь буласың, йә... Йә, ниләр утка ыргытыла синең монда?

Шагыйрь арты белән яткан картиналарны берәм-берәм әйләндерде

—Эһе, Заһир яшьти! Атаклы драматург! Түшенә медаль-орденнарын такса—Брежнев каберендә көнләшер иде. Теге чорларда партия заказы белән күп язды Заһир, эһе. Пьесалары сәхнәдән төшмәде, тик нишләптер бүген күренми алар. Бер көнлек ижатнын гомере кыска, эһе. Ә бусы Ралиф каләмдәш. Мыегы шәп! Ул мәктәптә укыганда ук атказанган пионер исеме даулаган иде. Без бергә укыдык, сыйныфташлар идек. Эһе. Гаян Алиев та синең герой икән. Зыянсыз кеше иде, мәрхүм. Ләкин ялагай иде. Түрәләрнең аяк табанын ятып яларга әзер иде. Шуңа ижаты да бәләкәй булды, эһе. Бу шагыйрь абзый һәммәсен дә хурлый димә, сенел. Эчемдәге—тышымда Тел бәласе, эһе. Юксынып кына сөйлим. Аларнын эресе дә. вагы да, талантлысы да, уртакулы да сагындыра бүген. Бергә чакларның кадерен белмибез шул.

—Ниндидер тантана уңаеннан махсус ясаттылар. Өстән кушып, безнен ихтыярдан тыш.

—Ярамый, сенел.

—Нәрсә «ярамый?»

—Аларны яндырырга ярамый.

—Сурәтләр теге дөньяда да жан сорарлар ди.

—Калебең чиста икән, Ходай кичерер, сенел.—Шагыйрь һаман рәсем өемен тикшерде.—Ә боларнын ни гаебе бар?—диде ул натюрмортларны бер кырыйга аерып —Нишлисен син. сенел?! Йә, барысын да машинаңа ташыйк!—Кечкенә буйлы шагыйрьнең тавышы гайрәтле иде. ул Зөлфиянең кыймылдаганын көтеп тормады, картиналарны үзе багажникка тутырды.— Хәзер учагыңны яксаң да була.

Зөлфия коры-сары чүмәләсенә шырпы сызды.

—Йә. сеңел, хәзер сөйлә!

—Сөйләүдән ни файда? Сез бит мине исәргә чутлыйсыз.

Шагыйрь тыенкы гына көлде

—Ижат кешесенә акыл пычагымамы ул, ә? Ишәргә, ватарга, җимерергә акыллы башлар болай да күп.

Хатыннын бу бәндәгә ачуы кабарды. Нигә жан талкый икән?

—Яшәүнең кызыгы юк... Күңелдә кризис.. Жиңәлмим. Ижатны ташларга, диләр,—дип тезде ул.

—Кемнәр ташла диләр

—Мин. Үзем.

—Эһе. син икегә бүлендең, димәк. Безнең шулай үз-үзебез белән көрәшеп гомер уза, чөнки син дә мин ике дөньяда яшибез. Берсе аның—чынбарлык, икенчесе—хыял. Ә син нык бул, сеңел. Ишетәсеңме? Тыңлыйсын гына шул, ишетмисен.

—Акыл өйрәтүе җиңел, кем...

—Шагыйрь мин. Мулла колакка кычкырган исемем—Мингалим иде дә... —Нигә яшерәсен сон? Кеше исемсез булмас.

—Кеше түгел, ахрысы, мин. Шагыйрь бит ул йөрәктән генә тора, ә йөрәк—хикмәт иясе Бөтен әгъзаларга да яман шеш үсә. ә йөрәк чип-чиста. Ник дисеңме? Уйла әле, сенел. Безнен кыйблалар уртак. Кризис дисен син. әйе, ил-көндә искән салкын жил башкаларга караганда безне ныграк өшетә Чөнки безнен күнел нечкә. Ходай талантын шундыйрак адәм балаларына бирә шул, нишләтәсең Без тиз ватылабыз, тиз өзеләбез. Каты бәгырьле жәмгыятьтә безгә яшәве чамасыз авыр. Мин. мәсәлән, үзгәреш елларында бу якка чыгалмадым, тегендә калдым Ә бит шагыйрь өчен бернинди киртәләр булмаска тиеш, анын жаны теләсә кайсы чикне үтәргә тиеш, эһе Төшенкелек үтерә, яшермим, ләкин мин язам, мин сыктамыйм, сенел Яна кавем үзенчә яшәсен, ә мин үземчә яшим, эһе Үлгәч кешенен жаны күккә аша диләр, минеке исән килеш андадыр, бәлкем

Эзләмәгез җирдән, сез тапмассыз аны— Йолдызларга табан очты шагыйрь жаны.

Елмаясыңмы, сенел! Бигрәк гади шигырь дисенме? Һи, гадилек—бөеклек мисалы. Елмай, елмай! Ә мин юлыма кузгалам Үзем кебек картайган этемә шәһәрдән сөт ташыйм, тешләре коелган, ботка пешерәм Без ә-әнә теге бистәдәге агач йортта икәүләшеп жан асрыйбыз, эһе

Ничәдер минут эчендә дөньясын бутап ташлаганнан сон жил-жил атлап китеп барган Мингалим абзыйга ничек кычкырганын сизмәде Зөлфия!

— Йә, мин сине ишеттем ди. Шуннан ни0 Бер бәхетсезнен икенче бәхетсезгә акыл сатуы ич бу Яндырма, имеш'

Шагыйрь артына борылмыйча гына:

—Ә син ул акылны ал. бушлай бит. эһе,—диде —Бәхетсез дисенме9 Мин шушы бәхетсезлегем белән бәхетле, сенел.

Хатын бермәлгә андаешсыз халәттә калды Бу шагыйрьме соң? Хозер Ильястыр, бәлки. Менә ул әзрәк барыр-барыр да томандай эреп югалыр кебек иде. Әтисе бервакыт: «Буранда адашкач, ап-ак киемле, ак сакаллы карт мина авыл юлын күрсәтте дә шунда ук гаип булды И-и, ахырдан гына башыма сукты, ул бит Хозер Ильяс иде,»—дип сөйләгән иде Юк, бара, эреми. Димәк, адәми зат. Юк, ана да охшамаган «Шагыйрь йөрәктән генә тора. » диде. Ике аяклы йөрәк алайса, йөрәк Зөлфиянен уй-ниятләрсн аркылы-торкылы сызды да, сөткә китте әнә Картиналарны бушатып, иркенләп яндырыр иде, нигәдер теләк сүрелде

Ничек диде әле ул?

Эзләмәгез җирдән, сез тапмассыз аны, Йолдызларга табан очты шагыйрь җаны

Элгәре рәссамнарнын остаханәләрендә язучылар еш кунак була иде Бүген һәркем тычкан төсле үз бүлмәсендә кыштырдый Анын ишеге дә, күңеле дә бикле Һәркем бүтәннәргә сиздермичә эчтән генә шәхси күргәзмә турында хыяллана.

Зөлфия машинасын аркан белән сөйрәтеп кайткандай остаханәгә юнәлде Шагыйрь чынлап та анын дөньясын бутап ыргытты Ул хәзер төгәл генә кая табан карарга да белми иде. Унда—бай «абый«нын офисы, сулда—рәсем Беренчесендә ул җитди ханым кыяфәтендә җитди сүзләр сөйләп тоз басып йөрер. Ә икенчесендә—һәр туар ган ана яңадан-яна сюрпризлар әзерләр, чөнки иҗат илендә анык кына тәртип юк. ул сина Аллаһ канунын үтәп

 

һәрберсе үз урыныннан кымшанмаган, йолдызлы, айлы күк йөзе түгел, иртәгә күнел дигән дәрьянын кай тарафларга ургылып акканын берничек тә белә алмыйсын. Алай, кысаларга кертеп яшәтә торган булгач, ижат та түгел шул инде ул. Хәер, ник Зөлфия шагыйрьдән генә күрә әле? Анын үз күнеле дә үзгәрмәскә карыша лабаса!

...Остаханәдә хатын уйлардан уелып озак утырды. Менә кемдер дык- дык басып коридордан узды. Күршесе—Василыч ахрысы. Кулындагы ачкычлары күнелле чылтырый. Димәк, аучы аудан табыш белән кайткан. Ләкин күршесе үз оясына кереп чумарга ашыкмады, сызгыра-сызгыра Зөлфиянен ишеген ачты.

—Бәрәч! Сәяхәтче! Париж—Малмыж—Мамадыш! Французлар иленнән ычкындыкмыни?!

Зөлфия авызы ерылган Василычка кушылып елмайды.

—Ачуланмасан, кайттым әле.

—Куышыңны якладык бит, жаный. Бурычы хәттин, диләр. Мәйтәм, Париждан зур акча белән озаталар аны, алдагы еллар өчен дә түләр, мәйтәм. Йә, Илдар нишли анда? Сәламнәр күндердеме? Кемнәр белән дуслаштың?

—Дуслар күп иде. Биш йолдызлы коньяклар, вискилар, кызыл шәраблар, ак аракылар,—диде Затфия, катү өянәген басалмыйча. Гел шулай бит ул: дөресен әйтсән—ышанмыйлар, шуна күрә ялган белән вакланунын кирәге дә юк.

—Син хәтерлисен микән, бервакыт минем башыма чәкүшкә белән суккан идең. Мин бик каты эчүгә бирелгәч. Әкрен генә суктын анысы. Вәләкин сабак булды ул мина. Шуннан бирле курка башладым синнән. Мин генәме, хәтта Рәшит ага да синнән шүрли иде. Шкаф артына этә иде шәрабен. И-и, эчү дигәч тә, беребез дә егылып аракы чөмермәдек, шөкер! Бүген әнә көчләп авызга салсалар да капмыйбыз. Исәнлек чамалы, йөрәк вакыт санаган сәгать төсле гомеренең соңгы минутларын текелдидер бәлки, жаный.

—Парижда ничек соң?

—Диварларда коточкыч сурәтләр. Әллә жен, әллә. Күрсәң— имәнәсең.

—Париж матур диләр тагы.

—Юк, ямьсез. Син бер генә көеме?—Зөлфия сүз буасын башка якка ерды. Юкса тагын Илдар турында сораштырыр.

—Минем ал да гөл, жаный. Күргәзмә хәстәре белән чабам.

—Котлыйм! Кайда була?

—Киекледә, агач клубта, жаный. Казан сарайларында аренда бәяләре тәмам чишендерә. Соңгы чалбарымны сатыйммыни. Мәдәният министрлыгына гариза язар идем, мин—гади рәссам, атказанган исемем юк. Ә авылдашлар бушлай эләбез, Галимҗан малай, диләр. Кадак, чүкеч тотып килгән мөдир. Мәйтәм, бау белән генә асыгыз, зинһар, киндерләрне тишкәләмәгез! Ник көлмисен?—диде Василыч, күзен мөлдерәтеп —Монда жегетләр ишеткәч тә идәнгә тәгәрәде.

—Авыл жанлы рәссам син, Василыч! Мин кайчакта синнән көнләшәм. Үз мәсләгенә тугры булдың, шәһәрләшәм дип кала тормышына тыгылсаң, үзенне югалтыр иден, мөгаен.

Василыч учына йөткерде.

—Мине бәйләнчекләр гел сүкте, жаный. Имеш, Гайнетдинов һаман тирестә казына. Ә фәлән-фәлән рәссамнар прогресска омтыла, аларга афәрин! диделәр. Рәшит ага мәрхүм стилемне үзгәртергә, ягъни модага ияреп шәһәрләшергә маташуымны сизенгәч, пыр туздырды: «Матри. жегет, адәм баласы—табигатьнең бер кисәге, ул индустриялән туячак ате. табигыйлекне сагыначак әле, син дөньяның вакытлы ялтыравыкларына

 

эаламэпса җирдән.

кызыгып хаталанма,»— диде. Шуннан бирле тәнкыйтьләүче агай-энегә игътибар итмим, аларны тынласан—егылып үл.

Монысы хак, кем иренми, акыл сатып саташтыра. Зөлфиягә дә: •Хыялыйлар мөнбәреннән төш, чын тормышны чагылдырган картиналар яса,»—дип бәйләнделәр. Һәм ул ясады. Кызык өчен сатарга кибеткә куйды. Хыялый әйберләрен алып бетерделәр, ә «чын»ы калды, чөнки кеше урамдагы тормыштан болай да туйган, аны тагын фатирына да кайтарып эләсе килми иде.

—Авылдашларын өчен күргәзмә оештыруын искиткеч бит инде, Василыч!

—Карале, жаный, кәефен шәп синен. Мактауларны да кызганмыйсын.

—Мин бүген бик сәер бер кешене очраттым, Василыч' Шагыйрь атлы үзе. Син эшеңне эшлә, мин иртәгә остаханәгә сугылырмын —Хатын шулай диде дә, икеләнеп кенә:—Бәлки,—дип өстәде.

3

Зөлфия икеләнмәскә тиеш иде югыйсә. Өзәргә икән, өзәргә кирәк! Ә икеләнү күнелгә кергән саен керә. Башта ул энә күзе кадәр генә иде. соныннан үсә-үсә зурайды, дөньяга сыймый башлады Каяндыр шагыйрь калкып чыга.. Каяндыр ижат сагышы баса.. Инде ничә ай пумала тотмаган бармак очларына хәтле сызлап әрни Остаханәдәге бүлмәсе үзенә суыра Икеләнү дә шайтан галәмәте микән? Бу сина «алыргамы, алмаскамы?» дип кибеттә күлмәк сайлау гына түгел, бу—яшәү рәвешемне үзгәртәм дип уй-ниятләреңне утын әрдәнәседәй ыспайлап өйгәч, янадан ишү һәм берәмтекләп киредән тезгәч, тагын тузгытып ташлау Карарлар ансат кына кабул ителми икән. Әйдә, уй уйлатма әле баш' Менә Зөлфия авылга кайта. Әтисе авылына. Балачагында кыз кайсыдыр туганнарында кунак булган иде. Кемдә?—анык кына хәтерләми Әти-әниләре яшъләй гүргә ингәч, әтисе туган нигез дип өзгәләнмәде Зөлфия дә, әнә, әнисе үлгәннән сон Бистәдәге йорттан суынды

Урман артындагы Суык Чишмә авылын ул интекмичә генә эзләп тапты Туфракка сеңдереп яуган давыллы яңгыр юлларны сахлыкка әйләндергән иде. Зөлфия машинасын авыл башында туктатып, урамнан жәяү генә атлаганда аны кәжә сөйрәгән бер хатын куып тотты Шунда ике арада кызык кына сөйләшү булып алды

—Кемнәргә турыладын, канатым,—диде хатын

—Хәзер. . Исемә төшерәм,—диде Зөлфия ерак бабасынын туганын хәтереннән барлап.

— Быел бездә мәкнен әсәре дә юк, канатым.

—Нинди мәкнен?

—Атан башы хәтле мәкнен! Үткән елда да бакчамны тигехләдегез Чәчәм дип чәчәбезмени, орлыктан тишелә, хәерсез Элек аны кем бәла дигән, җырларда җырлыйлар иде бит, мәк чәчәген өздем ялгыш кына дип Наркоман яшьләр, паразитлар, каян шуна ияләштеләр Авыл борынча эзләнәләр.

—Мин наркоман түгел, апа.

—Түгелдер шул Ник алайса күхтәрен әрле-бирле тәгәри Кем бакчасына сикерим икән дип Берәрсенә турылап кайтсан, исемнәрен атар иден

—Мөслимә әби кайсы йортта яши? Исәнме ул9

—Исән, исән, йөз яшен бөкләп кесәсенә салды да, тәгәрәп кенә йөри Өшкерергәдер инде сина, канатым

Василыч: « Авыл кешесе күп лыгырдый, чөнки анын дала кебек кин күңелендә сүзнең очы-кырые юк,»—дип мактана иде Чынлап та шулай

 

икән. Хатын итәккә тагылгандай артыннан теркелдәде. Кәжә дә тизлеген арттырсын дигәндәй сыртыннан умырып-умырып чеметте.

—Кай җирен авырта соң, канатым9

—Әйтмим әле.

—Әйтмә дә. Син артык ябык. Шыр сөяк Мөслимә әби өшкереп, тәненә ит кундырыр, шәт. Әнә, сине көтәләр!—дип сөйләнгән кәжәле хатын тыкрыкка борылды.

Чынлап та, ул эзләгән йортнын капка төбендә таягына таянган бер карчык тора иде. Жир астыннан калыкты мәллә ул? Урам буш иде ләбаса. Тагын саташа, ахрысы. Зөлфия шикләнеп адымын әкренәйтте. Күзенә күренә микән? Әбинен килеш-килбәте бигрәк әкәмәт. Үзе җирдән әз генә калку, үзенен уч хәтле генә түгәрәк йөзендә йолдыз кебек ике күз жемелди. Ник җемелдәргә тиеш сон әле йөз яшьлек карчыкнын күзләре? Алар төссез һәм нурсыз булырга тиеш түгелмени? Сәнгать кануннары буенча—әйе. Әгәр син, рәссам, бу кемсәнен сурәтен ясыйсын икән, бу канунны боза алмыйсын: җемелдәгән күзләр урынына ботак тишеге утыртасын. Шулай итмисең икән, хәсрәт тәнкыйтьче синен эшеңне ясалма дип бәяләячәк.

Карчыкка якынлашкан саен гәүдәсе кечерәеп, җиргә сенә төсле иде. Кырмыскага әверел дә, ярыкка чум!

—Исәнмесез, Мөслимә әби?!

—Сез, сез,—дип мыгырданды кәрлә.—Кемнәр бар тагы? Мин үзем генә монда. Атаң ни атлы ие?

—Ислам, тулы исеме—Исламгали.

—Төшемдә күрдем атанны. Ап-ак келәм жәйде. Сиңа юл сабуы икән. Без вак гәүдәле нәсел. Абзый жинел сөякле ие, азан кычкырырга манара баскычларыннан очып кына менәр ие, кошлар күек, и-и. Син дә, Исламгали кызы, эрегә китмәгәнсең монау.

—Син мине каян таныдын, Мөслимә әби?

—Атаңның кызы синдер лә. Исламгали якын итмәде безне, аулдан эзен суытты. Мин синең, тасма чорнап, чәченне үргән ием. Туганлык җепләре черек ие Исламгалидә. Төшкә керә алай да.

«Димәк, балачагымда әти белән шушы әбиенә кунакка кайтканбыз икән,»—дип уйлады Зөлфия.

—Уз!—диде карчык, таягы белән капкага төртеп.

Ишегалдын ямь-яшел чирәм каплаган иде. И гүзәллек! Каз үләненен бер-берсенә чорналган нәзек сабакларына төркеме белән күбәләкләр кунган. Канат ялы... Арыганнар Күңел әлеге ят, әмма матур күренештән нечкәрде.

Их, боларны киндергә күчерәсе иде! Кара инде син, авылны яратмыйча гел Василычтан көлеп йөргән Зөлфиягә бер дә охшамаган ул бүген.

—Әйдә! Әүвәл пакьлән,—дип, карчык аны тәбәнәк кенә бина ишегенә китерде. Бина! Монысы шәһәр татарының сүзе инде! Ә авылда аны кара мунча диләр. Василыч картиналарыннан таныш ла инде ул.

—Мин пычранмадым, мин чиста,—диде Зөлфия, карышып. Бәй, ниндидер кәтәнә анын иреген кысып маташа!

—Дога ару тәнгә генә килешер! Тәһарәтсез син! Бауда күлмәк, юынгач, шуны ки!

Буйсынды тәкәббер Зөлфия. Мунча үзе дә анын горурлыгын сындыра: ул, хуҗасы кебек үк, җирдән әз генә күтәрелгән, тураеп бассаң, баш матчага бәрелә иде. Кул сыярлык кына тәрәзәчектән сирпелгән яктылыкка күз ияләшкәч, хатын, сәерсенеп, диварга бармагын ышкыды Абау, нинди йомшак буяу! Табигать көчәнмичә генә үз төсен чыгарган Ләгәннәрдә тум- тулы кайнар су... Пешмә, чү! Нишләптер курку юк... Кемдер аны саклый 26
кебек » Дога ару тәнгә генә килешер. » Ул бик-бик каралды микәнни’’ Кара анын жанына да йокты микән?

Зөлфия карчык кушканнарны төгәл башкарып, озын ак күлмәк киде. Анын хәзер үзенә дә кызык иде. Бу сәяхәтнен ахыры ни белән тәмамланыр икән0 Күнел буа кебек тулган, суын ерып агызыр өчен Алыплар көче дә җитмәс иде. ә ул ябык, кәтәнә карчыкка сыена, анардан ярдәм өметләнә Үги анасынын котырыгы белән юкны бушка аудара! Имеш әбекәй ана ерак туганы да икән: атасынын бабасынын сенелесе1 Нишләптер Зөлфия беркайчан да нәсел- нәсәбен барламады. Гүя аны Адәм ата белән Хәва ана турыдан-туры үзләре тудырган иде. Ә бит ул тарих китапларыннан атаклы рэссамнарнын жиде буынына хәтле жентекләп өйрәнде, хыялы белән алар яшәгән гасырларны урады, бу даһиларның ни-нәрсә ашаганы, ни-нәрсә кигәне бер могжиза сыман кабул ителгән иде. Һәм ул. һич тартынмыйча шулай тиеш санап, үзен аларнын дәвамы кебек тойды Талант жебе шул бөекләрдән үк тартыла дип эчтән генә масая иде. Хәтта Василыч иске машинасына әйберләрен төяп: «Ял көннәренә авылга киттем әле»,—дип, мактанганда Зөлфия «мескен» дип анын артыннан көлемсерәп кала иде. Мескен! Чабаталы нәсел баласы шул! Читәненә тартылмыйча, Парижларга бармас инде! Зөлфия кебек цивилизация казанында кайнамас! Ә ник ул бүген Эйфель манаралары биеклегеннән генә дөньяны күзләр өчен гүзәллек иленә очмый, ник караңгы авылда, кара мунчада юынып, басу капкасыннан гайре берни күрмәгән шыр надан карчык йортында аңгыраеп йөри?! Баксан, анын карт бабасы да гап-гади мөәзин икән Менә сиңа мә! «Мин-минлек» адәм баласын баскыч тездерә-тездерә болытларга кадәр менгезә, ә асылда исә ул үз буеннан ярты сүәм дә күтәрелә алмаган була..

Карчык сап-сары итеп юылган баскычта утыра иде.

Иә, хәзер ни кылмак инде син, олан?—диде ул, Зөлфияне күздән кичереп.

Бу: «Сина нәрсә булды?» дигән сорауның дәвамы иде Шуны ишетер өчен ул кырык биш чакрым килгән микән ? Хак. юкны бушка аудара!

—Утлы су белән эченә шайтан оялаган1 Һи. сез бисмилласызлар Яндырыгыз әүвәле ул суны, төтенсез генә зәңгәрләнеп яна. Иблис кавеменә шул гына кирәк, ана ут якын батчи, ут. Куркуын шуннан гына, олан Өшкерүче яшь ир заты булсын Аларнын сулышы кин. минеке батчи. тарая Зәхмәтенне жиналмам. Исламгали кызы! «Юныс» сурәсе килешер сина. «Та-ха» сурәсенен шифасы тияр. Догаларда сихәт хәттин күп

Ник мунчага кудың сон үзен укымагач,—диде Зөлфия, вакытын жәлләп. Әйе, жәлләп! Менә монысы үзенә дә гажәп иде Кая ашыга сон ул? Аны берәрсе тилмереп көтәме? Яисә остаханәдә кичектергесез эшләре сулкылдап ятамы? Әнә, алда күпме максатсыз, буш көннәр тезелгән

Пакьләнмичә мәежедкә кырык адым якынаймагыз дияр иде мулла абзый Кояш нурын «урлаган» карчыкның жемелдәвек күзләре ана шелтә белән карый иде — Ике жәпле адәм, батчи Монысы да шайтан жинүе Аллаһы Тәгалә адәмне бер жан илә бер рух белән яралткан, бер иман биргән Нәмә сез «мин» дә тагын «мин» булмыш дия-дия. ун ягыгыз белән фәрештәләрне, сул ягыгыз белән иблисне сәламлисез.

Карчык буталчык сөйләсә дә. Зөлфия анлады ана төрттерәләр, ана Ул бүленде ләбаса. Диктатор хатын жанына үрмәләде Үзенен нияте дә изге кебек иле яна тормыш башларга өнди! Ә анын иждты—ялгыз утрау Хисләрдән генә хасил булган чишмә-күлләрендә көмеш су ага. урманнарында сандугачлар гына сайрый, жәяүле сукмакларына тузан кунмый, анда хөсетлек, мәкер, ялган юк. анда чисталык, аклык, гаделлек хөкем сөрә Мөгаен, фәрештәләр вакыт-вакыт шул утрауга төшәдер Нишләргә сон. ә? Кайсысын сайларга’ Диктатор Зөлфия җәмгыяте ул бүгенге иртә. бүгенге кич. бүгенге көн

 

Караклар, алдакчылар, ялагайлар, кансызлар рәхәт чиккән дөнья белән бик куркыныч зат—шайтан идарә итә. Ул күзгә күренми, ул бик хәйләкәр. Иманлы кешенең эченә оялап, аны юлдан яздыра, моның өчен башта аны икегә аера һәм үз өлешен көчлерәк ясап, калган ягын зәгыйфьләндерә. Ә мескеннәрне бармак белән дә сыталар. Әбиен шуна ишарәли. Йә, Зөлфия, сиңа Эйфель манарасыннан шулай, өч-дүрт җөмлә белән фаҗигаңне аңлатканнары бармы? Надан карчык дип кимсетмә син.

—Әйдә!

Жинел сөякле әби жәлт кенә урыныннан купты. Әитерсен, ул баскычка кунган бала кош иде, пыр итте дә урамга очты. Зөлфия озын күлмәк итәкләренә абына язып аңа иярде. Койма кырыеннан барып ниндидер хәрабә янына туктадылар. Карчык җиргә тезләнде һәм эре тарак тешенә охшаган нәзек бармаклары белән мүкләнгән ташларны сыйпарга кереште. Хәрабәне чүп үләне күмгән иде.

—Нәрсә бу?—диде хатын.

Карчык ишетерлек хәлдә түгел, аның нәзек иреннәре генә селкенә, ул эченнән генә пышылдап нәрсәнедер кабатлый иде. Аннары кортка кулын кушырып дога кылды, анардан күрмәк Зөлфия дә битен сыпырды.

—Иске мәсжед нигезе бу, олан. Асты таштан, өсте бурадан ие. И-и, авыл күрке ие. Осталар аның һәр тәрәзә капкачын бизәк уеп ясады. Житмеш жиде манара баскычының һәркаюсы «бисмилла» белән сугарылган ие. Мөәзин абзыкаемның тавышы монлы ие, батчи. Ул көйләп укыганда аул этләре өрмәс, ат пошкырмас, мәче мияуламас, урындагы хасталар савыгып аякланыр ие. Зобанилар манарасын кисте шул, көмеш аен балта түгәсе белән кыйнап яньчеде. Инде гомерем очланадыр, иншалла. Мина да «мәңгелек йорт»ка күчәргә җитәдер. Бер генә баксам кана терек чагымда шушы мәсжедкә! Үкенечсез генә үләр ием. Ярамаган әйбер сорасам, гафу кыл, и кодрәтле Аллаһым!

Кинәт офык чите агарды һәм каяндыр ерактан карчык искәргән мәчет сурәте саркылып чыкты. Зөлфия бармаклары белән йөзен яшерде. Кайта, авыруы тагын кайта' Инде төнге фатирында гына түгел, аяз көнне—урамда да тилертә Шайтан кулы уйныймы, әллә табиблар галлюцинация дип атаган чирме бу? Хәер, нинди аермасы бар аның. Боларның икесе дә саташуга керә.

Хатын карчык янәшәсенә тезләнде. Икенче тапкыр караганда офык чип-чиста иде. Нинди саташу, нинди чир ди! Бәгырьне актарып, йөрәкне канатып иҗат кайта, иҗат! Билгесезлектән калыккан мәчет аның хыялында гәүдәләнде ләбаса! Кичектермә, тот та яса! Кем кулыңны бәйләде соң, рәссам? Кем?!

Карчык сыктый, ул да аңа кушылып елый.. Ник тиктомалдан күнел нечкәрде әле? Эйфель манарасы куенында еласа, француз җиле яшен тиз киптерер иде, ә монда ул гади авылда, гап-гади карчык ышыгында, күз яшьләре туп-туры җанга коела... Аның ерак бабасы нинди кеше иде икән сон? Нишләп буыннарны тоташтырган нәсел тамыры нәкъ менә Зөлфиягә җиткәч кенә өзелгән?

—Минем... Минем ерак мөәзин бабам ни исемле иде, әбекәй9

—Аллаһ колы Камил ие, олан.

—Бабай турында сөйлә әле, әбекәй.

—Ни белмәк син миннән, олан?

—Имеш ул япа-ялан кырда гаип булган ди.

—Эһе, Ходайның кодрәте кин, ниләр булмас дөнжада. Абзыкайны атарга әмер биреп, мылтыклы милсәнир Гыйздуллага тапшыралар. Гыйздулланың атасы имансыз адәм иде, мәчет манарасын шул бәндә аударды. Сонынтын кулы корыды монын. Угланы да атасыннан азган ие. Алчыга кырга абзыйны милсәнир, кабер казыта... Безгә шул гына мәгълүм, олан. Сонынтын Гыйздулла авылга акырып чаба. Мөәзин намаз укыганда югалды дип,

 

ЭЗЛӘМӘГЕЗ ҖИРДӘН

болыт суырды ахыры дип Шуннан жүләрләнде жегет. Шуннан нәселенә бәрде жүләрлек чире бу кавемнен. туган бер бала анкыш-минкеш. Абзыкай каргышы төшкән, димәкләр. Тик Аллаһ хөкемдар икәнен оныталар. Бәндәгә тиеш жәзасын бер Раббыбыз гына тәгаенли, олан.

Карчык ана табан янтайды.

—Олан, серем бар ие,—диде ул, пышылдап. Әйтерсен, ташлар колагын сагайтып аларны тынлый, ә бил тинентен үскән әрсез алабуталар, орлык белән бергә, авылга чәчә иде.

—Мин... Мин сер саклый беләм, әбекәй

—Шул, олан. Камунислар заманында безнен авылга чит кешеләр килде. Фин татарлары, имештер Таза-таза биш ир. шуларнын берсе буйга тәбәнәк, гәүдәгә—нәзек. Тач абзый мона Җимерек мәчет нигезе тирәли өч әйләнде Миңа сүз катмак итенә дә, райун кешесе арага кысыла. Сонынтын яшь муллабыз: «Чит мәмләкәт кешеләрен безнен белән аралаштырмыйлар, Мөслимәтгәй, сәвитне яманларбыз дип өркәләр,»—диде Абзый, мәйтәм, дога белән милсәнир Гыйздулланы оеткандыр. Син олан, Алла хакына, серемне тишмәсәнә. Финнәргә качкандыр абзый, өйләнгәндер Белгертмәгәндер исәнлеген, безне сәвит дошман туганы дип өтермәгә ябар, дигәндер Катыны Зәмзәмия үлгәнче көтте. Оланы да көтте атасын. Теге фин ире тәбәнәк ие, нәзек ие. Билләһи газыйм, абзый васыять әйткәндер, туган аулыма сәлам биреп үг , мәчеткә дога ирештер, дипләр. Мин гел күзлим моны, сәвитләр сизмәсен, мәйтәм. Ике-оч вак таш кисәге тыкты кесәсенә, кулъяулыгына төреп. Абзый каберенә алгандыр, мәйтәм

—Бүген бу серенне ачсан да куркыныч түгел, әби Коммунистлар фиркасе таралды бит инде.

—Һәр чор үзенчә куркыныч! Аждаһанын жиде башы, кискән саен үсә, Исламгали кызы.

...Карчыктан ул көчкә аерылды. Җемелдәвек күзләр сихерләгәндәй жибәрми иде Киемен алмаштырырга да онытты Зөлфия. Ак күлмәк салкыннан бөрешкән йөрәген җылыта иде Үги анасы мәчеттә идән юа иде Гомере буе заводта чиләнгән кортка ял тансыкламый микәнни9

Әстәгьфирулла!—диде Раушания апа, аны күргәч Синме сон. кызым?

—Мин.

—Танымыйча фирештә диярсен үзеңне. Ник болай киендең?

—Киендерделәр.Чиләген авыр, суын салкын, бармакларын күшеккән Акчага да тилмермисен инде .

—Әй, кызым, акчадамыни эш. Савап өчен юам. бер тиенсезгә, Алла боерса. Миндә йомышын бар мәллә?

Зөлфия мәчеттәге рәхәт тынлыкка шаккатты. Калын диварлар артында гүелдәгән доньянын сынар авазы да ишетелми Авылдан ук жанына сарыл ы п кайткан илаһи сурәтнен ауган манарасы белән чүкелгән ае гына иңрәп колакны чынлата Нишләп мәчет фаҗигасе белән бабай язмышы аны бу хәтле тетрәндерде икән’’ Мона охшаш хәлләрне элек тә белә иде Үзенә кагылгангадыр, могаен.

—Йомышмы?—Хис өермәсендә кайнаган Зөлфия айныды —Мине өшкертергә иде... «Юныс* сүрәсе, «Та-ха* сүрәсе.. Булыш мина, әни!

4

Юк. ычкындырмый' йөрәк—акылны биләп, буйсындырган саен буйсындыра бара Ул аны бик жинәргә тырышты «бай абыйсы*нын офисына эшкә урнашырга китте, әмма ишек төбеннән кире борылды Сурәт шымчы кебек эзәрлекли иле Җаны да сатлык бит анын газаплы

 

һәм татлы иҗат мизгелләрен көтеп сулкылдый... Ичмасам, ул төн карасы белән каплансын иде. Һичьюгы вакытлыча күз алдыннан сөртелер иде. Ләкин аның кодрәтле көченә каршы куярлык берни дә юк! Әнә манара очы күк гөмбәзенә тигән, орынып-кагылып узган болытлар аен ялтыратып бетергән... Мөәзин бабасы азан әйтә. Дога көмеш нурга әверелеп, авыл өстенә ява...

—Исәнме, сенел?!—Абау, каенлыкта агачлар җанланды мәллә? «Сенел» дип ана бары тик шагыйрь генә эндәшә иде,—Унга кара, уңга. Кушкаен кочагында мин. Исәрләндем, ахры, ботакка кунып сайрамакчы идем дә, тавышым карлыккан.

—Шагыйрьләрнең күңеле җырлый диләр.

—Нинди уй-ният белән киләсен, сенел?

—Борчылма, көн тәртибендә яндыру ише нәрсәләр каралмаган. Үземнеке куәтле әле. Бер сурәт белән саташам. И Алла, ди йөз яшьлек әби сүз саен, мин дә хәзер «И Алла» дим. Бүтән иҗатка багынмам дигәч кенә ник җәзалыйсың, дим.

—Шыпырт!—диде шагыйрь, бармагын ирененә тидереп —Яфраклар арасында пар сандугач пырхылдый! Үткән ел юк иде алар, ә быел килгәннәр Жан тарта, димәк. Син дә кайт үз асылыңа. Ал киндер, ал буяу, сенел.

«Ха, ишетәсеңме, диктатор Зөлфия, сиңа беркем дә теләктәш түгел!»

—Йә, шуннан ни, шагыйрь абый? Минем картиналарым кемгә кирәк? Син үзен дә безгә бу каты бәгырьле җәмгыятьтә яшәве чамасыз авыр дигән идең.

—Без барыбер яшик, сеңел. Кайчакта безне пәйгамбәрләргә тиңлиләр. Ә алар бөтен дәверләрдә дә кыен ашаган. Син Муса пәйгамбәрне кара. Кырык ел буе эссе чүлдән халкын Аллаһ тәгаенләгән җиргә табан әйдәгән ул. Аны тиргәгәннәр, гаепләгәннәр, сатканнар, ә Муса ниятеннән чигенмәгән: җәннәт почмагына китереп җиткергән кавемен. Әмма да ләкин үзенә генә шул җиргә аяк басарга насыйп итмәгән Аллаһ.

—Ник, шагыйрь?

—Үлгән чөнки. Менә без дә каләмне йөрәк канына мана-мана язабыз, янәсе милләтне рухи караңгылыктан, мәнсезлектән, динсезлектән яктылыкка табан сөйрибез һәм шуның әжерен дә күрмичә жан тәслим кылабыз. Пәйгамбәрлек вазифасы Аллаһнын иң зур әманәте. Ник ул мина йөкләтелгән дип зарлану—гөнаһ, сеңел.

—Син сүздән матур такыя үрәсең, шагыйрь.

—Тукта, бер сурәт белән саташам дигән идең.

—Әллә инде шунда... Жүләрлек ахрысы инде. Мин ничәмә-ничә ел күргәзмә залының иң түрдәге диварына бер картина элдем. Хыялымда — Зөлфия сусыл яфракларны сыдырып, учында изде. Шәфкатьсез! Бичара каеннарның чәчен йолкый! Учы ямь-яшел... Әнә юлдашы бу гамәлен ошатмыйча каш җыерды —Әйе, нибарысы хыялымда...

—Өзмәсәнә, сеңел! Рәнҗетмә каенны!

—... хыялымда гына, әйе. Мөгаен, шушыдыр дип тотынам да алданам, тотынам да алданам. Анысы да түгел, монысы да түгел икән. Аңлыйсынмы, шагыйрь?! Яфрак өчен гафу ит, яме ?

—Камиллекнең чиге юк диләр. Һәм син ул чикне эзләмә дә. Өч гомер яшәп, йөзәрләгән әсәр әмәлләсәк тә без аңа ирешмәячәкбез. Бер Аллаһны гына бөек иҗатчы дип таныйк без. Аның тарафыннан бар ителгәннәр генә—җанлымы ул, җансызмы, һич кимчелексез. Кодрәт иясеннән сирәк кешегә талант очкыны чәчридер. Бүләк инде ул. Язам дип кенә—язучы, ясыйм дип кенә рәссам булмыйсың.

—Миңа нишләргә соң шагыйрь?

—Бәй. бүләгеннән разый бул Ник һаман минем белән гәпләшеп вакытны үтерәсен9 Эшкә тотын! Сина бер зур үтенечем бар: күргәзмәнә чакыр! Хыялыңдагы сурәткә минем дә багасым килә Бистәдә ин бәләкәй йорт—шагыйрь абыеңныкы. «Китап Мингалим» дисән. эте-бете белә.

Жанда укмашкан соры болытларны куып таратыр өчен кайчакта көчле жил дә кирәкми, «өф» итеп өргән бер жылы сулыш та җитә икән Шагыйрь сулышы шундый иде. Күнел күге аязып, кояш елмайды. Уе белән хыял капкасына табан чапты Зөлфия. Ара ерак та. якын да иде Кемгәдер бирелгән вәгъдәләр, кемгәдер тиеш бурычлар аякка урала. Диана белән араны матур гына өзәсе иде. Ул дөнья сасытырга бик оста, «миннән акча суырды» дип, саесканнарны көнләштереп колактан калакка хәбәр очыртыр Аның салонында Зөлфиянен таныш-белешләре дә «яшәрә.»

...Күркә сыман кызылдан киенгән Диана күзен акайтып ана ыргылды —Жир йотты бугай сине! Ни өендә, ни остаханәңдә юк!

—Зинһар, кызма. Диана Мин синен яшь сөяркәнне ясый алмыйм'

—И кыланчык! Бәянне күтәрәсен, чистый Ясама-а.—диде «күркә •— Бигайбә! Сина бер сюрприз әзерләдем. Ни ул дип сора!

—Сорамыйм,—диде салон ишеге төбеннән ары узмаган Зөлфия, әмма Диана аны беләгеннән тотып эчкә тартты

—Аяк өсте генә саубуллаша, хәйләкәр! Утыр, ату шапылдап егыласын

Кибән хәтле таза гәүдәле хатыннын жиле дә аудара иде. ул ирексездән фойедагы йомшак кәнәфигә утырды

—Париждан Илдар кайтты.

—Нәрсә?!

—Илдарын Казанда, исәр. Сине таптыра.

«Ник аны таптыра, ник9

—Марс бәгыремнең чыраен мин анардан ясаттырам Кемнеке?—Париж рәссамыныкы дисеннәр! Илдар кире какмады Тәмам изгән-баскан француз инде үзе! Килеш-килбәте белән дим Чүпрәсе татарныкы, конечно, шулай булмаса сине сагынып кайтмас иде Туры сүземә үпкәләмә. Зуля Урманга утын ташымыйлар, анда анын муенына унлаган хатын асылыныр иде Их. башсыз да бит безнен ирләр!

Илдар аны сагынып кайткан. Берәүсе шатлыгыннан унлы-суллы сикерер иде... Егет аны иң авыр көннәрдә ташлады. Әгәр ул «тотын» дип чәнти бармагын гына сузса да. Зөлфия хәсрәт күленә батмас иде Онытылдымы Илдар9 О. юк! Аның шунысы көйдерә—онытылмады

Ә Илдар, чынлап та. чатыр чабып иске дустын эзли булып чыкты Кәгазь кисәгенә язып остаханә ишегенә кыстырган Озын сүзнен кыскасы, кичке сәгать биштә Бауман урамы башындагы сәгать янында түземсезләнеп көтә егет. Ә монарчы ул нишләгән9' Ник минутларны саный-саный вакытны ашыктырмаган91 «Барма!» ди акыл, чөнки хуҗасы өчен рәнҗегән. «Бар'» ди йөрәк, чөнки һаман ярата. Мәхәббәт дигәндә хатын-кызның жүләрлеге чиктән аша икән

Зөлфия акыл белән йөрәкне озак сугыштырды Ахырдан йөрәк җиңде «Француз» чабышкы аты кебек пырдымсыаланып сәгать төбендә таптана, әле уңга, әле сулга борылып карый иде.

Хатын кибет чатына посып аны күзәтте Их. берни булмагандай кочагына атыласы иде! Тик менә монысында йөрәк көчсез, акыл йөгәнне нык урал тота. Чү. дөнья агара . урамнан кешеләр югала. Алар бөтен шәһәрдә икәүдән-икәү генә, имеш Һай. гашыйк жан халәте лә бу! Ярату үлмәгән икән, үлмәгән Зөлфия, качышлы уйнагандай, өч хатын артыннан ышыкланып килде дә. Илдарнын каршысына чыгып басты Элеккеге гадәт белән егет кочакламакчы иде. ләкин хатын ике арага кулын куеп өлгерде

—Нихәл, Илдар?

«Хәл... әл... әл...» Колакта кайтаваз зенләде. «Әл... әл...» Ник дулкынланасын инде, ташлаган яр?! Телен йоткан Илдар ишарә белән әллә кая гына күрсәтте. Чәйханәгә керәсе иттеме, яшьләр хихылдашкан тимер эскәмиягә төрттеме. Бу очрашу аларнын икесен дә хәтәр генә каушаткан иде. Сыра чөмергән егетләр утыргычны бушаткан иде, Зөлфия сүзсез генә шунда елышты.

—Бәлки, кафеда чәйләрбез. Анда аулак.

—Һава сулыйк.

Бая югалган кешеләр кинәт кенә күбәйде, узган-барганнын һәммәсе дә аларга чекерәя кебек иде. Аяк астында өч күгәрчен нәрсәдер чүпли, югыйсә таш асфалтьта жим дә юк...

—Алайса, кичкырын икебез өчен генә мәжлес оештырырбыз,—диде Илдар, гаебен югандай.

—Озаккамы?

—Карарбыз әле. Өч-дүрт көн тоткарланырмын, ахрысы.

—Диананын яшь сөяркәсен ясыйсын икән. Ана ике ай кирәк

—Хи, ике ай! Күз йомып, бер сәгатьтә сызгалап атам мин аны. Кем сон ул хәчтерүш! Хатын-кыз кесәсен капшаган имгәк шунда.

—Халтура эшләдем дип ахырдан вөҗданын газапламас микән9

—Әйтәм бит, кешесе шуна гына лаек. Минем башка нәрсәгә вөҗданым борчый. Сине уйлап.

—Мине уйлап?!—Зөлфия гаҗәпләнгән кыланды. Югыйсә ул бөтен әрнүләрен яңгыр итеп шушы ирнең өстенә яудырырга тиеш иде —Нишләгән әле син мина?

—Хушлашмыйча да киттем. Качкан төсле.

«Ә син качмадыңмыни, Илдар? Зөлфия синен өчен укылган китап иде».

—Парижда кызыкмы, Илдар?

—Кызык. Иҗат өчен мөмкинлекләр зур. Анда талант хужа, блат дигәнен Рәсәй чигендә ботын сындырган.

—Хәзер бездә дә ирек...

—Ирек бар анысы, тик мәгънәсе юк.

Зөлфия юри үртәште:

—Кадеребезне дә беләләр.

—Шулайдыр. Мәрхүм рәссамнарның «алтын фонд»ка керерлек картиналары берлекнең юеш подвалында чери. Кая инде үлгәннәргә ихтирам, без—тереләр дә бер-беребезне хөрмәт итмибез.

Сәләмә киемнәргә төренгән ир чүпрәк букчасыннан ипи алып күгәрченнәргә ваклап сипте. Сукбай халкы юмарт, ризык тапса—кош-корт, эт-мәче белән бүлешә.

—Рейсынны әйттеләр дә... Самолетын артыннан карап калдым...

Йөрәккә рәнҗү-үпкә булып каткан ташны тамчы барыбер тишә!

—Кичер, җаным!—Илдар озын гәүдәсен урталай бөкләп, башын анын итәгенә куйды.—Синдә төшенкелек башлангач, мине дә үзен белән упкынга өстерәрсең дип курыктым. Көчсез инде без ирләр, ә!

—Тор, кешеләр сәерсенеп үтәләр.

—Ә син бездә ирек дисең.

Тезләрендә егетнен җылысы калды. Йә, гафу ит инде, Зөлфия. Әгәр син илаһи картина дөньясына ак килеш, пакь килеш керәм дисән, тотма күңелендә кара ачу шәүләсе!

—Без китәбез, җаным. Бу юлысы икәү. Билетлар алынган,—диде Илдар.

—Кая китәбез?

 

—Парижга, жаным. Мин сина кич белән барысын да тәфсилләп сөйләрмен. Хәзер мин тиз генә Лаештагы апанын хәлен белеп кайтам. Тугызлар тирәсендә синең фатирда очрашабыз. Кайсы ресторанда Казан белән саубуллашабыз, үзен сайла, яме!

Зөлфия тыны бетеп пышыллалы-

—Ярар...

Жиргә табаны әллә орынды, әллә юк. Көтелмәгән тәкъдим анын йөрәген җилкеткән иде. Иа Аллам! Илдар белән Парижга оча! Моннан сон алар гел бергә яшәр, гел бергә... Чын бәхет шушы түгелмени?!

Тукталышта ана кемдер:

—Апа,—диде. Баш түбәсенә яшел кәләпүш чәпәгән теләнче малай икән. Ул үз итеп Зөлфиянен беләгенә сарылды —Апа, мин сине ерактан ук таныдым. Әни терелде, апа. Синен исемен ничек, апа?

—Зөлфия. Ә синеке?

—Илһам. Мин, ант мәгәр, синен акчана дару алдым, апа.

— Ышанам, балакай. Бәлки, үскәч пирамидаларны үзебездә генә төзерсең, ә?

Малайнын вак-вак сипкелле көләч йөзе сүрәнләнде, ул борынын мыш- мыш тартып:

—Юу-ук, апа, бездә аларны җимерәләр шул,—диде.

Нәрсә дип әйтергә дә аптырап сүз эхләгәндә урам аркылы мәчет манарасыннан азан кычкырдылар.

—Селкенмә, тукта, апа! Мулла абый мондый чакта юлыгыздан киселеп торыгыз, дия.

Ул да Илһам кебек башын аска иде. Йөрәк чемер-чемер итә Анын ихтыярыннан тыш яңакларын чылатып күздән яшь ага.. Зөлфия элек тә азан укыганнарын ишетә иде, ләкин ана битараф иде. Эчен-тышын бергә сыктаткан нинди кодрәтле мон сон бу?! Ул ерактан ук урап килә. Әйтерсен, вакыт елларны сыза-сыза кирегә чигенде дә, Камил бабасынын тавышын ишеттерде. Ә ул Парижга җыена.. Дөньяда йөзәрләгән хыянәтләр бар Аларнын кайберләре онытыла, ә кайберләренә мәнге кичерү юк. Менә рәссам хатын да киндергә күчерәсе хыялына хыянәт итә. Мөәзин оныгынын баласына гафу булыр микән? Үзен сайлаган илләргә ялгызын гына ашык инде, Илдар!

5

Сары суккан каен яфраклары очып арган күбәләкләр төсле салмак кына тирбәлеп жиргә куна. Шагыйрь йөргән бормалы-бормалы кәжә сукмагы ерактан ук сагыш булып сузылып килә—килә дә. бөгәрләнеп ханга кереп ята. Әлләни аралашмадылар да... Ә бер-берсе белән гомер буе танышлар кебек. Кайда сон ул, шагыйрь? Өч тапкыр авылга барды Зөлфия. Хужанын капкасы ачык, ә өй ишеге бикле, карт эте генә һау-һау өреп тар ишегалдын саклый иде. Бу юлысы тамагы карлыктымы, ач идеме, ул өрүеннән тиз туктады һәм калтыраган аякларын бөкләп, такталар өстенә җәелде Урамнан бала җитәкләгән күрше хатыны узып бара иде, ул йорт тирәсендә еш күренә башлаган ят кешедән шикләнеп

—Син кем?—диде.

—Беркем дә түгел.

—Сез барыгыз да беркем дә түгел дисез, ә үзегез һаман иснәнәсез Ач этен ашатыгыз ичмасам. Мин ятим үстерәм, ипи валчыгы да исәптә Ана хуҗасы сөт кенә эчертә иде

зз

Зөлфия көн саен эткә сөт китерде Акбай хатынны шул хәтле якын итте ки. хәле булмаса да, күрешү шатлыгын белгертеп, унлы-суллы койрык болгады Ә бергәләшеп шатланырга хужа гына юк иде Калмады хастаханә, калмады

 

2. .к.у• мв

 

милиция бүлекчәләре—шагыйрь табылмады. Бер генә нәрсә тынычландыра: каядыр качып шигырь язадыр, бәлки күңелендә гаҗәеп поэма тугандыр, иҗатка чумсаң бөтенесе дә онытыла, хәтта үзеңнең исемен дә! Әнә бит, Зөлфия ике ай авылда хыялы белән яшәде. Һич кенә дә ычкына алмады, мен җепкә чолганды, аның каравы, җимерелгән мәчет кабат торгызылды. Әлегә киндердә, билгеле. Йөз яшьлек карчыкның хәтере тутыкмаган иде, ул: «Хәрәмләшмә, дөрес яса,»—дип җелекне суырды. Алтынсу рам белән каймаланган картина башка эшләре белән беррәтгән күргәзмәгә куелыр. Нәкъ хыялдагыча! Анда хәтле «чакыр» дип инәлгән шагыйрьне ничек тә табасы иде. Иң гадел бәяне ул әйтәчәк, ялагайланмыйча, куштанланмыйча, ялган кушмыйча. Зөлфия өчен иң сөенгән кеше дә шагыйрь булачак, чөнки Ходай аңа матурлыкны күрерлек могжизаи күңел күзләре биргән...

Соңгы килүендә күрше хатыны бик ачылып сөйләште.

—Әй интегәсендә, чибәркәем. Кая олактың икән син, Мингалим?! Дача- фәләндә микән әллә? Аның «Сандугач бакчасы»нда чиертергә яраткан дусты бар иде, ул бәндә эчә дә, икешәр атна махмырдан чирли, Мингалим инде аны тәрбияли, терелтә. Син шул тирәләрне караштыр әле, чибәркәем.

Җирдә казынуны өнәмәгәнгә күрә Зөлфия бакчалар белән мавыкмый иде. Бу исем, мөгаен, аның колагына чалынгандыр, әмма ул ана илтифат итмәгәндер. Ә Василыч бакчадан хәбәрдар иде

—«Сандугач бакчасы»мы? Совет заманында ул ижат йорты сымаграк урын иде. Тиеннәр генә түләп алган кечкенә-кечкенә агач өйләр, чәчәкле аллеялар, мәһабәт наратлар, балыклы һәм бакалы күл... Барлык хыялыйларны—төрле жанрда язган әдипләрне берләштергән жәннәт, валлаһи! Аннары рухы бай, үзләре ярлы хыялыйларны куып, рухы хәерче, ә үзләре бай башкисәрләр анда ташпулатлар тергезде. Нәрсә, син дә шуннан бер кисәк җир умырырга исәпләдеңме? Ха-ха, картиналарыңны сатып кына баермын димә шул. Ну, кызкай, шәп күргәзмә оештырып йөрисен икән син! Көнләшәм, валлаһи!

—Бакчага юлны өйрәт!—диде Зөлфия. Ул инде күргәзмә турында уйламас дәрәҗәгә җиткән, шатлыгын шагыйрь хәсрәте кысрыклаган иде.

Василыч чакрымнарны билгеләп маршрут сызды.

Ләкин «Сандугач бакчасы»нын биек тимер рәшәткәләре аша узу сират күперен кичүгә охшап тора иде. Биленә кораллар аскан яшел киемле егет ана:

—Рәиснең рөхсәтеннән башка чит кешеләр кертелми,—диде.

Рәис дигәнен сакчыдан да дорфарак иде. Зөлфиянең гозерен колак читенә дә элмәде.

—Безнең бакчада бомжлар яшәми, гражданка,—диде.

Ул инде өметен өзеп, машинасына утырганда гына каравыл өеннән бер хатын чыкты.

—Кем, син, наным, Мингалим югалды мәллә, Ходаем?

—Мәрхәбә апа, тыгылма, идәнеңне юууынны бел!—дип, бугаз ертып, рәис китеп барды. Мәрхәбә дә усал иде, чаш иттереп капканын тимер келәсен шудырды.

—Юармын, өйрәтмәгез! Мингалимне эзлисеңме, наным? Без бит анын белән кавышып алты ай яшәдек. Әнә-ә, куаклык эчендәге иске йортта. Икенче катында. Яраттым, яраттым да соң мин аны, наным. Әйдә, куышыбызны кара. Әй, син, сакчы малай, эт кебек ырылдамасана, керт кешене! Элсә идәнеңне юмыйм. Мин, наным, мондагы байбәтчәләрнең шакшысын чистартам. Биш былтыр шушы бакчада кизү идем. Бернәрсәгә дә тимиләр иде. Язучыларның кәгазь-каләмнән битәр урлатырлык малы юк иде. Боларныкы гына танк белән сакларлык.

Ярым ишелгән йортнын икенче каты чорманы хәтерләтә иде. Түбәсендә— буй-буй ярыклар, нүешләрдә—пәрәвез оялары...

—Мингалим абзан төннәрен тәрәзәдән карап шигырь яза иде. наным. Өстәл лампасы яктысында. И-и, гомер. Югалмагандыр ла ул, ә, наным9 Юкмы? Һаман да гыйшык турында поэмалар сырлыймы? Үзенә тишмә берүк, яме? Болай гына соравым ла. Безнен яшьтә дә мәхәббәт яңарталар, тик ул шигырьгә өйләнгән инде. Холкы кытыршырак иде анын. Җайсызрак кеше иде Мингалим. Исем-бүләкләргә хирыс, каләмдәшләренә, жый. җый. теге дөньяда, бәлкем, иманлымы син дип төпченмәсләр, югары исемлеме, дәрәҗәлеме диярләр дип чеметтерә иде.

Зөлфия терсәге белән буявы кыршылган тузанлы тәрәзә төбенә таянып, яңакларын учлады. Наратлар, ни буй үстереп тә. куып житәлмаган төпсез күк йөзендә тынлык. Менә караңгылык инәр... Җиһан шәмдәлләрен кабызыр, и Алла..

Эзләмәгез җирдән, сез тапмассыз аны.

Йолдызларга табан очты шагыйрь жаны

... Икенче көнне ул тагын Мингалимнәр авылына юнәлде. Нигәдер күңел шомлана иде. Тикмәгә түгел икән. Тәбәнәк өенен капкалары шар ачык, ишегалдында иске җиһазлар, кием-салым, китаплар, кәгазьләр ауный иде Мондый ямьсез күренешкә тап булса да, башта Зөлфия сөенде: шагыйрь исән-имин! Тик нишләп ул әйберләренә үчеккән икән? Кытыршы холкына дуамаллык та өстәлә микәнни?

Баласын чаптыра-чаптыра күрше хатыны килде.

—Әй, чибәркәем. кичә монда мәхшәр купты! Мингалимнен ишеген каерып, барлык әйберләрен урамга ташладылар Шикләнгән идем аны. элек тә... Алар күптән иснәнә иде

—Кемнәр «алар?»

—Туганнары, имеш Нинди туган ди?1 Мингалим ятим иде Җиренә ымсындылар, җиренә. Ялгызакларны йомдырып җир сата бүген бандитлар. «Нишлисез?» дип. койма аша гына кычкырган идем, берсе «Авызыңны яп, күзеңне капла, ату атам,»—дип янады Зинһар, аяк ал, чибәркәем моннан!

Зөлфиянең тамак төбенә таш бөялде.

—Ак... Акбай кайда, апа?

—Куркып оясына поскандыр.

Ул кулын оя авызына тыкты. Хайван, хәлсез генә чинап, анын учын ялады

—Әйдә, Акбай, әниләргә китәбез. Шулай кирәк, акыллым Мин абыеннын кулъязмаларын җыеп машинага тутырам да Кайчандыр ул минем картиналарымны уттан саклады, хәзер—минем чират Кайсыбыз үкси сон безнең. Акбай9 Синме? Минме? Икебез дә мени?.

Их. янадан диктатор Зөлфиягә әйләнәсе иде Беркатлы хыялыйлар өчен түгел бу замана, түгел! Менә чынбарлык аны кабат уңлы-суллы яңаклый Әй син, язмыш! Тупаслыкның тантана итүен күрсәтер өчен бүтән мисалларын беткән идеме, ә? Монын өчен шагыйрь фаҗигасе белән дә очраштырырга кирәк идеме9! Йөрәк канына манып язылган шигырьләрне чүплеккә себереп түккән җәлладларның чыраен күрсәтеп тормасан да була. Атар—күп. алар Әэжүс белән Мәэжүс кебек гүзәллек дөньясының туфрагына хәтле ашап килә Тиздән анда берни дә чәчелмәс Шытмас анда иҗат орлыклары

Фатирында ябылып ул тәүлек буе шигырь укыды Сүз көче, сүз кодрәте аны биһуш иткән иде. Ә төшендә хыялындагы мәчет манарасыннан, дога
булы ii, хәрефләр коелды. Монысын ни дип юрарга икән, и Алла?! Шагыйрь белән рәссам рухташ, берсе кәгазьгә язган, икенчесе киндергә төшергән илаһи иҗат бөртекләре уртак, димәк, куанычы да уртак. Әллә... Әллә... «Йолдызларга табан очты шагыйрь җаны...» Юк, юк, ул исән!

—Кызым, син алай бетеренмә әле.—Үги анасы һәр нәрсәдән хәбәрдар иде. Ияләште аңа Зөлфия, ниһаять йөрәге белән якынайды. Гүя бу карчык салкын шәһәрдә җылы учак иде —Мингалим дигән шагыйрьнең туганнарыдыр теге явызлар. Мал дип үлә бит кеше. Кайтыр, боерса, Мингалим. Абыена барысын да сөйләдем мин, кызым. Эзләттерәм, диде, милисәдән дә, егетләреннән дә. Акбай, хуҗасын сагынса да, тамагына каба. Күзе эренләгән иде, дару сөрткәч уңайланды. Синен машина тавышын әллә каян ишетеп колагын шомрайта, хайванкай. Син үзеңне жайла, кызым. Күргәзмәң борын төбендә. Абыең кушканнарны ярдәмчеләре җиренә җиткереп эшләгәндер, иншалла.

—Эшләде, әни. Зал зур, якты Картиналар эленгән. Абыйга рәхмәт, бөтен чыгымнар аның кесәсеннән. Уңайсыз да инде. Ана да күктән акча яумыйдыр.

—Акча ул, кызым, кулында да, кесәңдә генә булсын, йөрәгендә булмасын. Абыеңның ниятләре гел изгедән. Алла боерса, Суык Чишмәдә мәчет салдыртам, ди. Синең сурәтендәге күчермәсен, ди. И Алла, үзем дә шуны үтендем инде балакаемнан. Ни, кызым. —Үги ана, гадәттә, бик дулкынланганда йә яулык очын, йә алъяпкыч итәген бөтәрли иде —Ни инде менә... Мөслимә абыстай минем хакта әйткәндер инде..

—Әйтмәде, әни...

—Шулаймы? Кая, Акбайның сөтен җылытыйм әле.

—Этнең савыты тум-тулы бит, әни.

—Шулаймы? Ахшамга иртәрәктер, әйеме? Кояш баемагандыр ..

—Йә, әни, Мөслимә абыстай нәрсә әйтергә тиеш иде мина9—диде түземлеге төкәнгән Зөлфия.

Карчыкның күзләре дымланды.

—Атаңа мәгълүм иде инде болар, кызым. Рәхмәт, Исламгали ялгыш та битәрләмәде. Мин унбиш яшемдә Суык Чишмәдән кыяклаган бала, шуннан бирле оятымнан туган якка бер дә кайтмадым. Безнен нәсел—каргалган, кызым. Балаларда гел тилелек чире. Минем генә улым бәгырем камил акыл белән туды. Мөәзин бабагызны кырга атарга апчыккан Гыйздулланын төпчек сеңелесе лә мин.

—Елама, әни...

Күргәзмәгә халык күп җыелды. Иҗат әһелләре өчен мондый очрашулар тансык иде. Кырыс заман күмәк аралашуларны шактый гына чикләде. Зөлфия әрле-бирле зал буйлап йөрде. Йөрмәде, томанда йөзде Аны котлыйлар, анын кулын кысалар. Ин түрдә—хыялдагы мәчет сурәте. Әнә, чәчәк бәйләме тотып Илдар кереп килә. Тагын ни кирәк ана?! Бәхетеннән тәгәрә, ауна, көл! Ләкин кемдер җитми, аңардан башка зал буш, ятим... Чү, шагыйрь моңаеп кына ишек төбендә аңа кул селти! Зөлфия, кешеләрне ерып, шул якка атылды. Тик. . тик күз алдаган иде Ә күңел алдамады. Бу—йолдызларга очкан шагыйрь җаны иде. Ул анын шатлыгын уртаклашыр өчен бер генә мизгелгә җиргә төшкән иде

Октябрь. 2009— февраль. 2010